Дипломная работа
«Учебно-методическое обеспечение курса “татарская диалектология”»
- 91 страниц
Кереш.
Төп өлеш
Беренче бүлек.
Татар диалектологиясе буенча программа һәм
гамәли дәрес үрнәкләре .
Икенче бүлек.
Татар диалектологиясе курсы буенча күнегү һәм
тест үрнәкләре.
2.1. Татар диалектологиясе курсы буенча күнегү үрнәкләре .
2.2. Татар диалектологиясе курсы буенча тест үрнәкләре .
Йомгак.
Хәзерге вакытта татар тел белемендә диалектология – алга киткән тармакларның берсе. Диалектларны өйрәнүнең һәм фәнни, һәм гамәли әһәмияте бик зур. Җирле сөйләшләрдә борынгы күренешләр сакланып килә. Телнең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым этаплары теге яки бу сөйләштә әле кулланылышта булуы, яшәве мөмкин.
Диалектларны өйрәнү әдәби тел белән җанлы сөйләм теле арасындагы үзара мөнәсәбәтне ачыклау өчен, гомумән тел белеме фәне өчен әһәмиятле. Бу мөнәсәбәт ике яклы. Беренчедән, җирле сөйләшләр әдәби телне баету чыганагы булып тора, чөнки аларда әдәби телдә булмаган, теге яки бу төшенчәне белдерү өчен әдәби телдәгегә караганда уңышлырак сүзләр табылырга мөмкин. Алар, әдәби әсәрләрдә кулланылганнан соң яки диалектологик, яисә башка сүзлекләрдә чагылыш тапкач, әдәби телгә дә кереп китәләр. Икенчедән, әдәби тел үзе җирле сөйләшләргә тәэсир итә. Диалектларны, үзеңнең туган җирле сөйләмеңне яхшы белү тел культурасын үстерүдә, укытучыларга исә балаларны әдәби телдә генә түгел, җирле сөйләү телендә матур итеп сөйләшергә өйрәтүдә дә нәтиҗәле булышлык күрсәтә. Шуңа күрә төрле уку йортларында диалектология фәнен өйрәнү зур әһәмияткә ия һәм бик кирәкле.
Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДБС) диалектологияне өйрәнүгә дә яңа таләпләр куя. Бу ФДБС ярашлы рәвештә татар диалектологиясен укыту өчен яңа уку-укыту методик комплексларын һәм төрле методик асбапларны булдыру кирәклеге ачыкланды. Бу яктан караганда безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы бик актуаль санала.
Теманың яңалыгын да шушы сәбәпләр билгели. ФДБС-3 ярашлы татар диалектологиясен укыту өчен уку-укыту методик комплекслары булырдай үрнәкләр төзү теманың яңалыгын тәшкил итә.
Хезмәтне башкару өчен ФДБС-3, татар диалектологиясе буенча күпсанлы фәнни, уку-укыту, методик хезмәтләр төп чыганаклар булып файдаланылды.
Диплом эшенең төп максаты – ФДБС-3 ярашлы татар диалектологиясен укыту өчен уку-укыту методик ярдәмлек булырдай үрнәкләр төзү, методик материаллар тәкъдим итү.
Максатка ярашлы түбәндәге бурычар куелды:
1) яңа ФДБС, аларның эчтәлегенә кагылышлы кирәкле чыганакларны барлау һәм аларны өйрәнү;
2) яңа ФДБС таләпләренә җавап бирердәй татар диалектологиясе буенча фәнни, уку-укыту, методик хезмәтләрне барлау һәм аларны өйрәнү;
3) югарыда күрсәтелгән төп чыганаклар нигезендә һәм үзебезнең практик тәҗрибәгә таянып ФДБС-3 ярашлы татар диалектологиясен укыту өчен уку-укыту методик ярдәмлек булырдай үрнәкләр төзү, методик материаллар тәкъдим итү;
4) барлык туплаган материалларны практик эшчәнлектә куллану мөмкинлекләрен ачыклау.
Хезмәтнең практик әһәмияте тупланган, системага салынган матриалның һәм ирешелгән нәтиҗәләрнең югары, урта махсус, гомуми урта белем бирү йортларында татар телен, аның тарихын өйрәнү процессында кулланыла алу мөмкинлегендә.
Диплом эшебезнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла исемендәге БДПУ студентларының еллык фәнни-гамәли конференцияләрендә, хәзерге татар әдәби теле, татар диалектологиясе курсларының гамәли дәресләрендә чыгышларда апробацияләнде.
Безнең хезмәт теманы яктыртуда соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Диплом эшендә билгеле чыганаклар нигезендә һәм үз тәҗрибәбезгә таянып, ФДБС-3 ярашлы татар диалектологиясен укыту өчен уку-укыту методик ярдәмлек төзү өчен кайбер методик материалларга үрнәк буларак тәкъдим ителде.
ТӨП ӨЛЕШ
Беренче бүлек
ТАТАР ДИАЛЕКТОЛОГИЯСЕ БУЕНЧА ПРОГРАММА ҺӘМ ГАМӘЛИ ДӘРЕС ҮРНӘКЛӘРЕ
Диалектолгия фәне югары уку йортларында тел һәм әдәбият укытучыларын әзерләүдә мөһим предметларның бересе. Аның фәнни-практик әһәмияте шактый зур. Ул тел тарихын, аның үсеш юлларын билгеләргә, хәзерге әдәби телнең күп кенә мәсьәләләрен ачыкларга, аерым үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итә, аның сүзлек составын баету чыганагы да. Диалектология буенча алынган фәнни мәгълүмат телнең төрле тармакларын тиешле дәрәҗәдә өйрәнүгә хезмәт итә, тел тарихын, тарихи грамматика һәм төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын үзләштерүдә нигез булып тора. Мәктәп балалары сөйләмендәге кимчелекләрне бетерүдә дә аның файдасы чиксез.
Татар диалектологиясе югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә өйрәнелә. Махсус урта белем бирү йортларында татар теле программаларының кереш бүлегендә аңа шулай ук берникадәр игътибар бирелә [Педагогия училищелары өчен программа. Казан: Мәгариф, 1994. 14 бит. Һ.б.]. Урта мәктәпләр өчен төзелгән татар теленнән яңа программада татар диалектлары буенча башлангыч белешмә алу каралган [Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 1996. һ.б.].
Югары уку йортларында бу курс алдына булачак укытучыларга татар теле диалектлары һәм сөйләшләренең фонетик, лексик-грамматик үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларга хас гомуми сыйфатларны фәнни өйрәнү, диалекталь материалны җыйнау һәм фәнни эшкәртү, укучылар сөйләмендәге диалекталь хаталарны бетерү методикасы белән танышу максаты куела.
Түбәндә тәкъдим ителүче программаның һәм практик дәресләрнең эш планнары эчтәлегендә моңа чаклы төзелгәннәрдән берникадәр аермалы яклары бар. Алар берничә сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, гамәлдәге программаларның күпчелеге бүгенге көн таләпләренә җавап бирә алмый, чөнки татар диалектологиясе соңгы ике дистә ел эчендә зур фәнни үсеш алган тел тармакларыннан санала [Татар диалектологиясе. Студентлар өчен программа / Төзүчесе М.А.Сәгыйтов. – Казан: КДПИ, 1978; Татар диалектологиясе. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен программа / Төзүчеләр А.Х.Нуриева, Г.Ф.Саттаров. – Казан: КДУ, 1976; Татар диалектологиясе. Студентлар өчен программа / Төзүчесе Г.Х.Әхәтов. – Брежнев-Алабуга: АДПИ, 1983 һ.б.]. Бу вакыт эчендә диалектларның яңа сөйләшләре бүлеп чыгарылды, аларның территориаль таралышы төгәлрәк ачыкланды, тел үзенчәлекләре ассызлыкланды. Алар буенча күп яңа фәнни чыганаклар дөнья күрде [Хәкимҗанов Ф.С., Хәйретдинова Т.Х. Татар тел белеме библиографиясе (1981-1997). Казан: Татар дәүләт гуманитар институт нәшрияты, 1998. – 107 -127, 171 һ.б.]. Икенчедән, ул кулланмаларда практик дәресләрнең тематикасы һәм кирәкле әдәбиятның тулы исемлеге урын алмаганлыктан, курсны үзләтерүдә студентлар кайбер уңайсызлыклар кичерә. Өченчедән, Башкортстан Республикасы шартларында “Татар диалектологиясе”н укытуның үзенчәлекле яклары бар. Бу, беренче чиратта, предметның эчтәлегенә кагыла.
Гамәлдәге программаларда каралган гомуми мәсьәләләр (гадәттә, аларга кереш бүлекләрдә күзәтү ясала), диалектларны өйрәнү тарихы, методлары һәм алымнары һ.б. турында белешмә бирү барлык уку йортларын өчен дә мәҗбүри. Калган бүлекләрне (“Урта диалект һәм аның сөйләшләре”, “Көнбатыш диалект һәм аның сөйләшләре”, “Көнчыгыш диалект һәм аның сөйләшләре”) үзләштерүдә, безнең крашка, күләм ягыннан да, эчтәлек буенча да аерма булырга тиеш. Без Урал алды татар халык сөйләшләренә игътибар арттыруны күз уңында тотабыз. Чөнки Башкортстан югары уку йортларында әзерләнгән белгечләрнең күбесе республика мәктәпләренә эшкә җибәрелә.
Соңгы елларда татар теле һәм әдәбяты мәсьәләләре буенча берничә фәнни практик конференция оештырылды [“Татар телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсәләләре”, I региональ фәнни-практик конференция, СДПИ, 17-18 ноябрь, 1994, Стәрлетамак шәһәре; “Татар телен һәм әдәбиятын укытуның көнүзәк мәсәләләре”, II региональ фәнни-практик конференция, СДПИ, 14-15 май, 1998, Стәрлетамак шәһәре; “Проблемы изучения и преподавания филологических наук”, Всероссийская научно-практическая конференция, СГПИ, 12-13 мая, 1999, г.Стериламак; “Татар теле һәм әдәбияты программаларында региональ компонент”, Республика фәнни-практик конференция, СДПИ, 4 апрель, 2000, Стәрлетамак шәһәре.]. Бу конференцияләрнең эше нәтиҗәсендә кабул ителгән карарларда Башкортстан Республикасы югары уку йортлары өчен “Татар диалектологиясе” курсы буенча программа һәм уку әсбабы төзү эше йөкләтелгән идее [Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүнең көнүзәк мәсьәләләре. Фәнни-методик мәкаләләр җыентыгы. – Стәрлетамак: СДПИ, 1998. – 196-199 б.]. Конференцияләрнең материаллары җыентыклар булып бастырылып чагырылды [Татар теле һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре. Фәнни-методик мәкаләләр җыентыгы. – Стәрлетамак: СДПИ, 1997; Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүнең көнүзәк мәсьәләләре. Фәнни-методик мәкаләләр җыентыгы. – Стәрлетамак: СДПИ, 1998; Проблемы изучения и преподавания филологических наук. – Ч. IV (Татарская и чувашская филология). – Стерлитамак: СГПИ, 1999; Татар теле һәм әдәбияты программаларында региональ компонент. – Стәрлетамак: СДПИ, 2001. – 22-30 б.].
ПРОГРАММА
Кереш
Татар диалектологиясе курсының күләме һәм максаты.
Диалектология фәне, аның предметы һәм бурычлары. Җирле (территориаль) һәм социаль диалектлар. Диалектология фәненең теоретик һәм практик әһәмияте. Мөстәкыйль бер тармак буларак аның тел гыйлеменең башка тармаклары белән тыгыз бәйләнеше. Хәзерге татар әдәби телен, матур әдәбият телен өйрәнүдә диалектологиянең әһәмияте. Диалектология һәм сөйләм культурасы. Диалектологиянең тарих, этногенез, этнография, археология, география һ.б. фәннәр белән бәйләнеше.
Татар диалектологиясенең төп чыганаклары. Борынгы төрки тел. Борынгы төрки язма истәлекләр: уйгыр язулы истәлекләр, Орхон-Енәсәй язмалары, М.Кашгариның “Диване лөгать-ит төрк” сүзлеге, “Codicus cumanicus” (“Коман мәҗмүгасе”). Болгар кабер ташларындагы язмалар. Борынгы һәм урта гасыр татар әдәбияты, Халык авыз иҗаты . Иске татар әдәби теле истәлекләре. Кардәш төрки телләр һәм аларның сөйләшләре. Кардәш булмаган күрше (финн-угор, славян һ.б.) телләр.
Диалектологиянең төп төшенчәләре: диалект, сөйләш, урынчылык, сөйләшләр төркеме, абориген сөйләшләр, күчмә сөйләшләр, контакттагы сөйләшләр, изоляцияләнгән сөйләшләр, маргиналь сөйләшләр, утраучык сөйләшләр, катнаш сөйләшләр, диалектолог, информатор, тәңгәллекләр һ.б.
Диалектларның тарихи үсеше. Ыруг һәм кабилә диалектлары (телләре), гомумхалык теле, милли тел турында төшенчә. Әдәби сөйләм, гади сөйләм, диалекталь сөйләм, аларның үзара мөнәсәбәтләре.
Диалектологиянең методлары һәм алымнары. Диалекталь материалны туплауда төп өч этап. Сораулыклар, анкеталар ярдәмендә диалектларны өйрәнү. Кыр (экспедицион) методы һәм аның үзенчәлекләре. Монографик тасвирлау методы һәм аның үзенчәлекләре. Тарихи-чагыштырма метод һәм аның үзенчәлекләре.
Диалектологиянең төп методы буларак лингвистик география методы һәм аның үзенчәлекләре. Изоглосса, изоглоссалар бәйләнеше, ареаль күренеш, диалектара зона, сетка һ.б. төшенчәләр турында белешмә.
Диалекталь материалны җыйнау методикасы. Тупланган материалны паспортлаштыру. Татар диалектларын өйрәнү өчен сораулыклар. Диалекталь материалны туплауда, системалаштыруда һәм өйрәнүдә техник чаралардан файдалану.
Транскрипция турында төшенчә. Татар диалектологиясендә кулланылуга алынган транскрипция. Төрки телләрдә кулланылуга алынган латин графикасы нигездәге халыкара транскрипция.
Диалектларны әдәби тел белән чагыштырып өйрәнү. Сөйләшләрне бер-берсе белән чагыштырып өйрәнү. Сөйләшләрне кардәш телләр һәм аларның сөйләшләре, кардәш булмаган телләр һәм аларның сөйләшләре белән чагыштырып өйрәнү.
Диалектологик карталар, атласлар төзү принциплары. “Татар теле диалектологик атласын төзү өчен материал җыйнау программасы” (Казан, 1959). “Идел буе һәм Урал алды татар халык сөйләшләренең диалектологик атласы” (Казан, 1989).
Нигез диалект төшенчәсе. Татар теленең нигез диалекты. Татар диалектларының татар әдәби теленә мөнәсәбәте.
Татар диалекталь сөйләме турында беренче мәгълүматлар (О.Н. Бётлингк, Л.З. Будагов, Д.С. Дамаскин, В.В. Радлов, И.И. Гиганов, Н.И. Золотницкий, В.А. Казаринов, А.Г. Бессонов, Н.Ф. Катанов, Е.А. Малов, С.Е. Малов, Г.Н. Ахмаров һ.б.). Татар диалектологиясенең фән буларак формалашуы (Җ. Вәлиди, Л. Җәләй, В.А. Богородицкий). Күренекле татар диалектологлары (Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов, Г.Х. Әхәтов, Ә.Ш. Әфләтунов, Р.Г. Әхмәтҗанов, Ф.С. Баязитова, А.Г. Борһанова, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Д.Г. Тумашева, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, Ф.Й. Йосыпов һ.б.). Татар диалектларын өйрәнү буенча фәнни үзәкләр: Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогия университеты, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибрагимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Алабуга дәүләт педагогия институты, Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты.
Татар диалектологиясенең бүгенге казанышлары, үсеш тенденцияләре, перспективасы һәм проблемалары. Мәктәптә, махсус урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә диалектологияне тел белеменең аерым тармагы буларак өйрәнү.
Җирле сөйләш шартларында туган тел укыту методикасы. Җирле сөйләш үзенчәлекләренең ана телен үзләштерүдә тоткарлык булып торуы. Диалекталь хаталар һәм аларны бетерү алымнары. Мәктәптә җирле сөйләшләрне өйрәнү эшен оештыру.
Татар халкы. Татар теленең сөйләшләргә бүленеше
Татар халкы, аның саны һәм географик таралышы. Татар халкының төп этник төркемнәре: казан (болгар) татарлары, мишәрләр, типтәрләр, себер татарлары, астрахан татарлары, касыйм татарлары, керәшен татарлары һ.б. Татар теленең төрки телләр арасында урыны. Башкорт, чуваш телләр белән уртак һәм аермалы лингвистик үзенчәлекләре. Татар теленең күрше фин-угор һәм славян телләре белән үзара мөнәсәбәте, моның сөйләшләрдә чагылышы.
Татар телен диалектларга бүлү, бу мәсьәләдә галимнәр арасында фикер төрлелеге (В.В. Радлов, Н.Ф. Катанов, В.А. Богородицкий, Җ. Вәлиди, Л. Җәләй).
Диалектларны бүлү, аеру принциплары. Бүгенге татар диалектологиясендә татар телен диалектларга бүлү: урта диалект, көнбатыш (мишәр) диалект, көнчыгыш (себер) диалект. Татар диалектларының атамалары һәм аларга аңлатма.
Урта диалект
Урта диалект (казан-татар, болгар-татар диалекты). Аның сөйләшләргә бүленеше һәм территориаль таралышы. Урта диалект вәкилләренә кыскача этник характеристика. Урта диалектның татар теленең нигез диалекты булып торуы. Аның татар әдәби теленә мөнәсәбәте. Урта диалектның төп фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләре.
Урта диалектның Татарстан Республикасында таралган төп сөйләшләре.
Казан арты сөйләшләре төркеме (балтач сөйләше, дөбъяз сөйләше, казан арты керәшеннәре сөйләше, лаеш сөйләше, мамадыш сөйләше, әтнә сөйләше) һәм тау ягы сөйләшләре төркеме (тау ягы кама тамагы сөйләше, тау ягы керәшеннәре сөйләше, тау ягы норлат сөйләше, тау ягы тархан сөйләше). Бу сөйләшләрнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшләрне өйрәнү тарихына кыскача күзәтү, алар буенча төп фәнни чыганаклар. Сөйләшләренең уртак һәм аермалы төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Башкортстан Республикасында таралган урта диалект сөйләшләре.
Минзәлә сөйләше. Минзәлә сөйләшенең урынчылыкларга бүленеше (урта урынчылык, әгерҗе урынчылыгы, янавыл урынчылыгы, бәләбәй урынчылыгы) һәм аларның таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Минзәлә сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Бөре сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Бөре сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Турбаслы сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Турбаслы сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Златоуст сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Златоуст сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Бакалы керәшеннәре сөйләше. Аның түбән кама керәшеннәре сөйләшенең урынчылыгы булуы. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Бакалы керәшеннәре сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Тепекәй сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Тепекәй сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Танып буе татарлары сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Танып буе татарлары сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Учалы татарлары (типтәрләре) сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Учалы татарлары (типтәрләре) сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Кормантау сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Кормантау сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Башкортстан Республикасы белән чиктәш зонада һәм Урал буенда таралган урта диалект сөйләшләре.
Ырымбур татарлары сөйләшләре: абдуллин сөйләше һәм каргалы сөйләше. Бу сөйләшләрнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшләрне өйрәнү тарихына күзәтү, алар буенча төп фәнни чыганаклар. Абдуллин һәм каргалы сөйләшләренең уртак һәм аермалы төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Пермь татарлары (гайнә) сөйләше Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Пермь татарлары сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Красноуфим сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Красноуфим сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Нократ сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Нократ сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Эчкен сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Эчкен сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Сафакүл сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Сафакүл сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Нагайбәк сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Нагәйбәк сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Көнбатыш диалект
Көнбатыш диалект (мишәр, мишәр-татар диалекты). Аның сөйләшләргә бүленеше һәм территориаль таралышы (карсун сөйләше, калда сөйләше, кузнецк сөйләше, күршә сөйләше, ләмбрә сөйләше, мордва-каратайлар сөйләше, мәләкәс сөйләше, темников сөйләше, хвалын сөйләше, чүпрәле сөйләше, чистай сөйләше, чистай керәшеннәре сөйләше). Бу диалект вәкилләренә – мишәрләргә кыскача этник характеристика. Мишәр диалектының татар әдәби теленә мөнәсәбәте.
Көнбатыш диалектның төп фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләре. Көнбатыш диалектның төп сөйләшләре һәм аларның гомуми фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләре.
Башкортстан Республикасында, аның белән чиктәш зонада һәм Урал буенда таралган көнбатыш диалект сөйләшләре.
Байкыбаш (мишкә) сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Байкыбаш сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Стәрлетамак сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Стәрлетамак сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Шарлык сөйләше. Бу сөйләшнең таралыш җирлеге. Этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре. Сөйләшне өйрәнү тарихына күзәтү, аның буенча төп фәнни чыганаклар. Шарлык сөйләшенең төп фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.
Көнчыгыш диалект
Көнчыгыш диалект (себер татарлары теле, себер-татар диалекты). Бу диалект вәкилләренә – Көнбатыш Себердә яшәүче татарларга кыскача этник характеристика. Татарлар һәм себер татарлары. Себер татарлары теленең татар әдәби теленә мөнәсәбәте. Себер татарлары телен татар теленең диалекты дип билгеләү мәсьәләсе.
Көнчыгыш диалект яисә себер татарлары теленең (диалектының) сөйләшләргә (диалектларга), сөйләшләрнең (диалектларның) урынчылыкларга (сөйләшләргә) бүленеше һәм аларның территориаль таралышы. Бу мәсьәләдә галимнәр арасында фикер төрлелеге (В.В.Радлов, Л.Җәләй, Г.Х.Әхәтов, Д.Г.Тумашева, Д.Б. Рамазанова, Х.Ч. Алишина һ.б.).
Тубыл-иртыш диалекты: төмән сөйләше, тубыл сөйләше, саз ягы сөйләше, тәвриз сөйләше, тары сөйләше.
Том диалекты: эшутин-чат сөйләше, калмак сөйләше.
Бараба диалекты.
Көнчыгыш диалектның төп фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләре.
Татар диалектларының үзара мөнәсәбәте
Урта (казан-татар) һәм көнбатыш (мишәр-татар) диалектларның уртак һәм аермалы тел үзенчәлекләре. Урта (казан-татар) һәм көнчыгыш (себер-татар) диалектларның уртак һәм аермалы тел үзенчәлекләре. Көнбатыш (мишәр-татар) һәм көнчыгыш (себер-татар) диалектларның уртак һәм аермалы тел үзенчәлекләре. Урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектларга хас гомуми диалекталь күренешләр. Алар нигезендә татар диалекталь тел үзенчәлекләрен билгеләү.
Диалекталь лексика һәм аның төрләре
Диалекталь сүз һәм аны билгеләү критерийлары [Татар теленең диалектологик сүзлеге. Казан: ТКН, 1993. 6-7 б.]:
1. әдәби телгә хас булмаган сүзләр, ягъни саф диалекетизмнар: алсузма каз.ар. – әтн., каз.ар. – крш. “сөлге”, арый стрл. “мәртәбә”, айайулы абдл., карс. “кадерле”, бағанчағ каз.ар. – әтн. “койка”, баткылчык хвл. “чокыр”, бексәм мәл. “кыса, күлмәкнең өске өлеше”, дегәч т.я. – крш. “май канаты”, деңгезләү чст. – крш. “сикергәләү, тыпырдау”, иртчақ “иртән”,қабызлық ка.ар. – лш. “ут кабызгыч чыра, йомычка”, қаса ка.ар. – әтн. “ак ситсы”, қулбашлы нокр. “уңган”, мешә злт. “сазлыкта үскән яшь нарат”, озан гәй., злт. “көртлек”, песийут гәй. “сукыр лампа”, рәшмән трбс. “үрмәкүч”, тәлпәк мәл. “түбәтәй”, кргл. “йон эшләпә”, кмшл. “самовар томалагычы, самовар эшләпәсе”, чабырма ка.ар. – мам. “аш күбеге”, энәлек т.я. – трх. “тырманың тешләре куйыла торган агачы”, чпр. “сәке тактасы куела торган аркылы агач”, эшкинү тпк. “эшкә яраклы булу”, әйтем гәй. “киләптәге дүрт бөртек җеп”, әрлүс злт. “таган” һ.б.
2. әдәби сүзләр белән аваздаш, ләкин сөйләшләрдә бөтенләй икенче мәгнәдә кулланыла торган сүзләр: думбыра “төклетура”, матур “әйбәт, яхшы; хуш исле”, песнәк “сукыр лампа”, қабырға II “шәл читендәге ачык күзләр рәте”, қурқыныч “карачкы”, чардақ “чардыган” һ.б.
3. әдәби телгә караганда сөйләшләрдә киңрәк мәгънәдә кулланылган сүзләр. Модный очракларда сүзләрнең диалекталь мәгънәләре яки мәгънә төсмерләре генә алына: қатлама каз.ар.мам., минз. “юка гына итеп җәелгән камырны майлап, өстенә киндер орлыгы сибеп, аны катлы-катлы итеп шакмаклап төргәч, кисәкләп мичтә пешерелә торган азык” һәм әд. “өстенә май, шикәр, мәк кебек тәмләткечләр ягып, кат-кат бөкләнгән төче камыр җәймәсендә пешерелгән ашамлык”, зур кмшл. “озак”, мәл., шрл., срг. “күп”, шрл, мәл. “нык, көчле, каты” һәм әд. зур “күләме, микъдәре гадәтидән артык”, қалақ т.я. – норл. “янавыч”, злт. “металл аш кашыгы”, каз.ар. – лш., каз.ар. – дөб. “моржаның тартып яки этеп ябыла торган тимере” һәм әд. калак “берәр нәрсәнең киң яссы очы (мәс., ишкәкнең, балчык изгечнең һ.б.), қойо злт. “бәке”, минз., тпк. “чишмә”, гәй. “кайнап чыга торган су чишмәсе” һәм әд. кое һ.б.;
Татар диалектологиясе татар тел белемендә иң алдынгы өлкәләрнең берсе санала. Тел белеменең бу бүлеге бүген дә үз казанышлары белән төрки тел белеме арасында аерылып тора. Татар диалектлар системасы ныклы фәнни нигездә өйрәнелгән. Күренекле татар диалектологлары бүген дә үзләренә чаклы булган телчеләрнең традицияләрен дәвам итеп, нәтиҗәле фәнни тикшеренү эшләре алып баралар. Бу яктан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чын мәгънәсендә фәнни үзәк булып тора.
Татар диалектологиясе югары уку йортларында предмет буларак укытыла. Диалектлар турында урта мәктәптә, педагогия көллиятләрендә туган тел дәресләрендә билгеле күләмдә мәгълүмат бирелә. Ләкин студентлар һәм укучылар еш кына теге яки бу диалектның һәм сөйләшнең исеме ни өчен шулай аталуы турында сорауга җавап бирүдә, аларның ни өчен аерым сөйләш булып билгеләнүе мәсьәләсендә кыенлыкларга очырый. Шуңа күрә бу мәсьәләләргә махсус тукталу бер дә артык түгел.
Билгеле булуынча, диалектология фәне диалектларны билгеләүдә һәм аларны мөстәкыйль сөйләшләргә, урынчылыкларга бүлүдә түбәндәге принциплардан чыгып эш итә:
1. лингвистик (төп) принцип – тел үзенчәлекләренә таянып эш итү;
2. тарихи-этник принцип – теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның этник үзенчәлекләренә, тарихына, диалект яки сөйләшнең формалашу үзенчәлекләренә игътибар бирү;
3. географик принцип – җирле диалектның, сөйләшнең яки урынчылыкның территориаль таралыш үзенчәлекләрен исәкә алып эш итү.
Татар теленең диалектларын билгеләүдә бу принциплар барсы да исәпкә алынган. Төп принцип – лингвистик принцип булганлыктан, иң беренче чиратта, һичшиксез, тел үзенчәлекләре исәпкә алынган. Бу тел үзенчәлекләре аларның дифференциаль билгеләре. Аларны монда асызлыклап тормыйбыз, чөнки алар барлык татар диалектологиясе дәреслекләрендә күрсәтелгән [мәсәлән, кара: ТХС 1: 21-22, ТХС 2: 10-11, 250-251].
Диалектларга атама бирүдә шулай ук тарихи-этник принцип та, географик принцип та урын алган. Мәсәлән, “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларында географик принциптан чыгып эш итү күзәтелә. Бу очракта “урта диалект”, чөнки ул калган ике диалект “көнчыгыш диалект”ка һәм “көнбатыш диалект”ка мөнәсәбәттә географик яктан урта җирлектә таралган. “Көнчыгыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнчыгыш җирлектә, “көнбатыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнбатыш җирлектә таралган.
Соңгы елларда “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларын тарихи-этник принцтан чыгып атау да күзәтелә. Мәсәлән, урта диалектны казан-татар яки болгар-татар диалекты дип исемләү бар. Монда урта диалект вәкилләренең нигездә Казан ханлыгының төп җирләрендә яшәгән һәм тарихта казан татарлары дип йөртелә торган этник төркемнәрдән торуына басым ясала. Шулай ук аларның төп өлеше этник яктан болгарларга бәйле булуына да ишарә ителә.
Көнбатыш диалектны мишәр диалекты яки мишәр-татар диалекты дип атауда кулланыла. Монда инде бу диалект вәкилләренең тарихи-этник яктан татар халкының икенче зур төркеме булган мишәрләргә мөнәсәбәте урын ала. Көнчыгыш диалектны себер-татар диалекты яки себер татарлары теле, көнбатыш себер татарлары теле дип исемләү дә кулланыла. Бу инде көнчыгыш диалект вәкиләренең тарихи-этник яктан себер татарларына мөнәсәбәтле булуына бәйле.
Без, чыгарылыш квалификацион эшнең максаты һәм бурычларына яраклы рәвештә, татар теленең Урал (нагайбәк, сафакүл, эчкен һәм красноуфим) сөйләшләренең татар диалектлар системасында мөстәкыйль сөйләшләр буларак билгеләнү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләренә игътибар бирдек. Һәм бу мәсьәләдә без түбәндәгеләрне билгели алабыз.
Нагайбәк сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик үзенчәлекләре дә бар. Бу фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләр. Ә атамасы татар халкының керәшен татарларының бер этник төркеменең нагайбәкләр сөйләше булуына бәйле. Үз чиратында бу төркем атаманы элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе җирлегендә Нагайбәк авылы һәм Нагайбәк крепосте тирәсендә формалашуына бәйле алган.
Сафакүл сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең зур өлеше Курган өлкәсе Сафакүл районына карган унлап татар авылларында яшәүләренә бәйле. Бу районның атамасы үз чиратында элек-электән бу тирәдә иң эре булган Сафакүл авылы исемен йөртә. Аларның бер өлеше Чиләбе өлкәсе Конашак районының өч авылында да яшиләр.
Эчкен сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең Чиләбе һәм Курган өлкәләренә караган 15 авылында яшәүләренә һәм бу авылларның Исетька коя торган Эчкен елгасы буенда урнашкан иң зур Эчкен авылына якын булуларына бәйле.
Без, чыгарылыш квалификацион эшнең бер мөһим бурычына яраклы рәвештә, җирле диалект шартларында туган тел укыту методикасына игътибар бирдек. Шулай ук җирле диалект шартларын исәпкә алып татар теле укыту дәресләрендә файдалану өчен күнегү үрнәкләре тәкъдим иттек. Бу күнегүләрне төзүдә темадан читкә китмәскә тырышып, хезмәттә өйрәнелгән сөйләшләр материалларына таянып эш иттек. Бу күнегүләрне, безнең карашка, урта мәктәптә билгеле максатларда уңышлы файдаланып булачак.
1. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья // Электронный ресурс: nwipi.antat.r*
2. Ахатов Г.X. Татарская диалектология: средний диалект (учебное пособие). Уфа, 1979. 80 с.
3. Ахатов Г.Х. Мензелинский говор татарского языка // Диалектология и топонимия Поволжья. –Вып. 4. – Чебоксары, 1981. –С. 38-51.
4. Ахатов Г.Х. Мишарский диалект татарского языка. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1980. – 82 с.
5. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Средний диалект. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1979. – 78 с.
6. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1977. – С. 25-28.
7. Баязитова Ф.С, Бурганова Н.Б. Новые данные о говоре причепецких татар // Исследования по лексике и грамматике татарского языка.— Казань, 1986.— С. 91—109.
8. Баязитова Ф.С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. – М.: Наука, 1986. – 248 с.
9. Баязитова Ф.С. Мензелинский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 7. – Казань: ИЯЛИ, 1989. – С. 67-83.
10. Булатова М.Р. Морфологические особенности татарских говоров ареала «юг Башкортостана». – Казань: ИЯЛИ, 2014. – 214 с.
11. Булатова М.Р. Общность курмантауского говора с восточными диалектами татарского языка // Сулеймановские чтения: сборник статей XVI-й Всероссийской научно-практической конференции (28 мая 2013г.). г.Тюмень: Изд-во Тюмен.гос.ун-та, 2013г. С. 51-54/
12. Бурганова Н.Б. О формировании татарских говоров Заказанья // К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. Казань, 1985. С. 3-31.
13. Бурганова Н.Б., Махмутова Л.Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань, 1962. С. 7-18.
14. Диалектологик сүзлек. I. Казан, 1948; II. 1953; III. 1958.
15. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. –214 с.
16. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1984. – 216 б.
17. Әхмәтҗанов Р.Г. Турбаслы төбәге (диалектологик күзәтүләр) // Исследования по татарскому языкознанию. – Казань, 1984. – С. 138-146.
18. Җәләй Л.Җ. Татар диалектологиясе. – Казань: Таткгосиздат, 1947. – 15 – 78, 118-127 б.
19. Махмутова Л. Т. Опыт исследования тюркских диалектов (мишарский диалект). – М.: Наука, 1978. – 272 с.
20. Махмутова Л.Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 2. – Казань, 1962. – С. 57-85.
21. Миржанова С.Ф. Северо-западный диалект башкирского языка. Формирование и современное состояние. – Уфа: Башкнигоиздат, 1991. – 291 с.
22. Насипов И.С. Башкортстан Республикасында татар телен яңа программа нигезендә укытуның кайбер үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты программаларында региональ компонент. – Стәрлетамак: СДПИ, 2000. – С. 22-33.
23. Насипов И.С. Профессор Н.Ф. Катанов исследователь татарских народных говоров // Катановские чтения. Сборник статей. Казань: Мастер лайн, 1998. С. 94-101.
24. Насипов И.С. Татар диалектологиясе. Биоблиографик белешмә. Стәрлетамак: СДПИ нәшр., 2004 155 б.
25. Насипов И.С. Татар теленең төп диалектлары // Татар теле: Программа һәм методик күрсәтмәләр. Стәрлетамак: СДПИ нәшр., 1999. – 47-53 б.
26. Нуретдинов Р.Ф. Язык Пританыпских татар. – Казань: ИЯЛИ, 1998. – 119 с.
27. Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии: По данным архивных исторических источников // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1985. С. 5-36.
28. Рамазанова Д.Б. Историко-лингвистические особенности формирования и функционирования Западноуральского ареала татарского языка. Диссертация в виде научного доклада на соискание ученой степени доктора филологических наук. – Казань, 1998. – 100 с.
29. Рамазанова Д.Б. К вопросу истории заселения Закамья татарами и формирования некоторых прикамских говоров татарского языка // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода.— Казань, 1990.— С. 20—35.
30. Рамазанова Д.Б. К вопросу о роле поволжско-тюркского компонента в формировании Приуральских говоров среднего диалекта татарского языка // Пируральские татары. – Казань, 1990. – С. 110-122.
31. Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора среднего диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1979. С. 4-43.
32. Рамазанова Д.Б. К вопросу об истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии (дополнительные материалы) // Исследования по лексике и грамматике татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1986. С. 70-79.
33. Рамазанова Д.Б. К вопросу формирования татарских говоров на западе Башкирии (с учетом архивных и исторических данных) // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. Казань, 1982. С. 88-97.
34. Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии: По данным архивных исторических источников // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – С. 5-36.
35. Рамазанова Д.Б. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре // Татарстан. – 1991. № 11. 43-47 б.
36. Рамазанова Д.Б. Тепекеевский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 6. – Казань: ИЯЛИ, 1988. – С. 20-43.
37. Рамазанова Д.Б. Урал буе татарлары: тарихы һәм теле // Казан утлары. – 1993. № 8. 141-162 б.
38. Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1984. – 191 с.
39. Рамазанова Д.Б. Татар диалектларыннан сөйләү үрнәкләре. Хрестоматия. – Казан: Татар.кит.нәшер., 2011. 565 б.
40. Рамазанова Д.Б., Хайрутдинова Т.Х. К вопросу о формировании байкибашевского говора мишарского диалекта татарского языка // Исследования по истории и диалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – С. 62-92.
41. Садыкова З.Р. Говоры оренбурских татар. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1985. – 159 с.
42. Сибагәт Р. Башкортстан татарлары һәм аларның теле // Казан утлары. – 1992. № 1. 129-140 б.
43. Сибәгат Р. Көнбатыш Башкортстанның борынгы теле // Казан утлары. – 1993. № 5. 157-165 б.
44. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Төзүчеләр: Н.Б. Борһанова, Л.Т. Мәхмүтова, 3.Р. Садыкова, Г. К. Якупова. Казан: Таткнигоиздат, 1969. 643 б.
45. Татар теленең диалектологик сүзлеге/ Төз. Ф.С.Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, З.Р. Садыкова. – Казан: Татар. кит. нәшер., 1993. – 362 б.
46. Татар теленең зүр диалектологик сүзлеге / Төз. Ф.С.Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, З.Р. Садыкова. Казань: Татар. кит. нәшер., 2009. – 839 б.
47. Татар халык сөйләшләре: Ике китапта / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. – Казань: Мәгариф, 2008. 1 нче китап. 463 б.
48. Татар халык сөйләшләре: Ике китапта / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. – Казань: Мәгариф, 2008. – 2 нче китап. 463 б.
49. Текучев А.В. Преподавание русского языка в диалектных условиях. – М., 1974. – 201 с.
50. Укучылар телендә диалектизмнар һәм аларга каршы көрәш // Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни-практик конференция материаллары. – Казань: Татар.кит.нәшер., 1953. – 71-82 б.
51. Хайрутдинова Т.Х. Бирский говор среднего диалекта татарского языка // Иследования по истории и идиалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – С. 36-62.
52. Хайрутдинова Т.Х. Говор златоустовских татар / Отв. ред. Л.Т. Махмутова. – Казань: ТКИ, 1985. – 157 с.
53. Хайрутдинова Т.Х. О взаимодействии татарского и башкирского языков (На материале местных говоров) // Конференция по татарскому языкознанию, посвященная 50-летию СССР: Тез. докладов. – Казань, 1972. – С. 88-90.
54. Юлдашев А.А. Говор тептярей Учалинского района Башкирской АССР // Академику Владимиру Александровичу Гордлевсому. К его семидестипятилетию. Сб. статей. – М.: АН СССР, 1953. – С. 329-342.
55. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. Укытучылар өчен ярдәмлек. –Казан: Татар.кит.нәшер., 1987. – 44-48 б.
56. Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Татар.кит.нәшер., 1983. – 137 б.
57. Юсупов Ф.Ю. Говор татар Свердловской области и его отношение к диалектам татарского и башкирского языков // Всесоюзная тюркологическая конференция. Секция № 1. Советская тюркология и развитие тюркских языков в СССР. Тезисы докладов и сообщений. Алма-Ата, 1976. С. 238-240.
58. Юсупов Ф.Ю. Җирле сөйләш шартларында фонетика укыту. – Казан: Татар.кит.нәшер., 1977. – 160 б.
59. Юсупов Ф.Ю. Изучение татарского глаогола. – Казань: Татар.кн.изд-во, 1986. – 310 с.
60. Юсупов Ф.Ю. Историческое развитие неличных и индикативных форм диалектов татарского языка // Вопросы советской тюркологии: Тез. докл. и сообщений. Ашхабад, 1985. С. 149-151.
61. Юсупов Ф.Ю. Көньяк Урал һәм һәм Урал Арты сөйләшләре. Казан: Татар.кит.нәшер., 1979. – 187 б.
62. Юсупов Ф.Ю. Неличные формы глагола в диалектах татарского языка. – Казань: Татар.кн.изд-во, 1985. – 278 с.
63. Юсупов Ф.Ю. Тарих сукмаклары буйлап // Социалистик Татарстан. 1985. 13 февраль.
64. Юсупов Ф.Ю. Татар теленең диалектлары. Урал сөйләшләре. – Казан: Мәгариф, 2003. – 351 б.
65. Юсупов Ф.Ю. Говор татар Свердловской области и его отношение к диалектам татарского и башкирского языков // Всесоюзная тюркологическая конференция. Секция № 1. Советская тюркология и развитие тюркских языков в СССР. Тез. докладов и сообщений. Алма-Ата, 1976. С. 238-240.
66. Юсупов Ф.Ю. Из истории развитии неличных и личных форм глагола в диалектах татарского языка // Формирование и функционировании татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1986. С. 34-43.
67. Юсупов Ф.Ю. Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендәге татар сөйләшләренең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре). Казань: Татар.кит.нәшер., 1979. 184 б.
68. Юсупов Ф.Ю. Некоторые итоги изучения причастных форм диалектов татарского языка // Вопросы диалектологии тюркских языков. – Уфа, 1985. С. 140-146.
69. Юсупов Ф.Ю. Некоторые фонетические особенности ичкинского говора татарского языка // Тез. докладов научной конференции молодых ученых. Вып. 2. Казань, 1971. С. 14-19.
70. Юсупов Ф.Ю. Неличные формы глагола в диалектах татарского языка / Науч. ред. Э.Р. Тенишев. – Казань: КГУ, 1985. – 319 с.
71. Юсупов Ф.Ю. О некоторых особенностях сафакульского говора // Вопросы татарского языка и литературы. Кн. 4. Казань, 1969. С. 61-66.
72. Юсупов Ф.Ю. Проявление ассимиляции и диссимиляции в говоре сафакульских татар в сопоставлении с тюркскими языками Урала, Сибири, Казахстана // Фонетика языков Сибири и сопредельных регионов. – Новосибирск, 1986. С. 78-82.
73. Юсупов Ф.Ю. Семантические особенности некоторых форм причастий настоящего времени в диалектах татарского языка // IX конференция по диалектологии тюркских языков: Тез. докл. и сообщений. – Уфа, 1982. С. 90-91.
74. Юсупов Ф.Ю. Татар теленең эчкен сөйләше // Материалы по татарской диалектологии. Учен. зап. КГПИ. Вып. 166. Казань, 1976. С. 72-149.
75. Юсупов Ф.Ю. Татарские говоры Южного Урала и Зауралья (Челябинск. и Курган. обл.): Автореф. дис. . канд. филол. наук. Казань, 1972. 42 с.
76. Юсупов Ф.Ю. Татарский глагол в ареальном освещении: Автореф. дис. . д-ра филол. наук. – Алма-Ата, 1988. 35 с.
77. Юсупов Ф.Ю. Тел тарихы халык тарихы // Социалистик Татарстан. 1980. 16 декабрь.
78. Юсупов Ф.Ю. Урта диалектның нагайбәк сөйләше // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1974. С. 74-149;
79. Юсупов Ф.Ю. Җирле сөйләш шартларында фонетика укыту. Казань: Татар.кит.нәшер., 1977. 160 б.
80. Юсупов Ф.Ю. Фонетические особенности говора татар Свердловской области // Историческая диалектология и история татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1982. С. 43-50.
81. Юсупов Ф.Ю. Функционально-семантичекие особенности инфинитивных форм в татарских диалектах // Языкознание: Тез. докл. и сообщений. Ташкент, 10-12 сентября 1980 г. Ташкент: Фан, 1980. С. 90-91.
82. Юсупова А.М. Лексические диалектизмы в произведениях Г.Кандалый // IХ конф. по диалектологии тюркских языков: Тез. докл. и сообщений. Уфа, 1982. С. 33-34.
83. Якупова Г. Башкортстан татарларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү // Кызыл таң. – 1952. 8 январь.
84. Якупова Г.К. Камышлы сөйләшенең фонетик үзенчәлекләре // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 3. Казань, 1974. С. 121-129.
Тема: | «Учебно-методическое обеспечение курса “татарская диалектология”» | |
Раздел: | Иностранные языки | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 91 | |
Цена: | 1800 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Разработка учебно-методического обеспечения
ВКР:
Учебно-методическое обеспечение курса “татарская диалектология”
Дипломная работа:
Разработка электронного учебно-методического комплекса «компьютерное моделирование»
Дипломная работа:
Разработка электронного учебно-методического комплекса «введение в специальность»