ВКР
«Концепт “моң” в татарской языковой картине мира»
- 65 страниц
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ 3
Төп өлеш 7
БҮЛЕК I 7
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ «МОҢ» КОНЦЕПТЫН АЧЫКЛАУЧЫ ТЕЛ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ 7
1.1. Тел белемендә концепт төшенчәсе һәм аны өйрәнүдәге юнәлешләр 7
1.2. Татар телендә моң төшенчәсе 9
1.3. Татар телендә «Моң» концептосферасының төзелеше 18
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 32
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ “МОҢ” КОНЦЕПТЫН 32
ФАЙДАЛАНУ 32
2.1. Яңа басма татар теле дәреслекләре нигезендә “Моң” концептын белем чыганагы буларак куллану 32
2.2. “Моң” концепты ярдәмендә укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү 39
2.3. “Моң” концептын сүзләр бәйләнешен өйрәнгәндә кулланышка 47
кертү 47
ЙОМГАК 56
Файдаланылган әдәбият исемлеге 59
КЕРЕШ
Татар теле дөнья телләре арасында бай һәм озын тарихи үсеш юлы үткән телләрнең берсе санала. Аның байлыгы, беренче чиратта, сүзлек запасының киңлегендә, сүз мәгънәләренең катлаулы үсеш-үзгәрешендә, төрле мәгънә төсмерләрен чагылдыручы грамматик күрсәткечләрнең, чараларның күп булуында чагылыш таба. Татар дөньяви тел картинасының үзенчәлекләрен, татар менталитетын ачыклау бүгенге көндә төрле фәннәрдә, тармакларда (лингвокультурология, психолингвистика, этнолингвистика һ.б.) бик актуаль мәсьәлә. Аны хәл итү югарыда күрсәтелгәннәрнең асылын ачып бирүче төп концептлардан башка мөмкин түгел. Кешенең фикерләү дөньясын телдә чагылдыручы буларак, «концепт» төшенчәсенең гомум тел белемендә фәнни әйләнешкә керүе шулай ук татар милли концептуаль системасы формалашуга, аерым концептларның асылын өйрәнүгә этәргеч булды. Теләсә нинди милләтнең дөнья тел картинасын өйрәнүдә, гомумән, «Кеше» концепты, аның эчке – рухи дөньясы, хис-тойгы һәм кичерешләрен ачыклаучы төшенчәләр аеруча әһәмиятле. Татар телендә шундый үзенчәлекле концептларның берсе – «моң» концепты.
Дөньяны күрү-аңлау үзенчәлекләрен үзендә туплаган концептлар ярдәмендә дөнья тел күренеше формалаштырыла. Телдә кешенең иҗади һәм танып белү эшчәнлеге генә чагылмый, анда кешенең дөнья турында ирешкән белемнәрен эзләп тапкан шартлар да гәүдәләнә. Болар фәнни терминологиядә менталь категорияләр дип аталалар. Алар халыкның табигый үзенчәлекләренә, тарихи язмышына, көнкүреш үзенчәлекләренә, тормыш тәҗрибәсенә бәйле була. Моң – татар халкы рухи мәдәниятенең милли төсмерен, дөньяны тоюның хосусый үзенчәлеген, эчке сагыш-кайгыны чагылдыручы төп аһәңнең төсмерләрен билгели торган атама. Димәк, чыгарылыш эшенең актуальлеге «моң» концептының татар дөньяви тел картинасында функциональ (тарихи-этимологик, аңлатмалы, ассоциатив) әһәмиятле булуы, семантик яктан бай, әйләнә-тирәне кабул итүнең милли үзенчәлекләрен ачык күрсәтә алу мөмкинлеге белән билгеләнә.
Татар тел белемендә когнитив лингвистика юнәлешендәге, дөньяви тел картинасы белән бәйле төшенчәләрне тикшерү, концептларны системалаштыруга юнәлгән хезмәтләр соңгы дистә елларда гына дөнья күрә башлады. Күрсәтелгән мәсьәләләрне чишү шулай ук хезмәтнең актуальлеген күрсәтә.
Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты – татар дөньяви тел картинасында моң концептының үзенчәлекләрен, аны ачыклаучы тел берәмлекләрен комплекслы тикшерү. Куелган максат теоретик һәм практик яссылыктагы бурычларны чишүне күз уңында тота:
• Тел белемендә концепт төшенчәсен тикшерүдәге юнәлешләрне өйрәнү, төп терминнарга билгеләмә бирү;
• «Моң» концептын ачыклаучы (репрезентацияләүче) тел чараларын туплау, аларның картотекасын төзү;
• «Моң» концептосферасына караган тел берәмлекләре арасындагы системалы мәгънә мөнәсәбәтләрен тикшерү;
• «Моң» концептын ачыклаучы кайбер тел берәмлекләренә тарихи-этимологик анализ ясау;
• Мәктәптә Яңа басма татар теле дәреслекләре нигезендә “Моң” концептын белем чыганагы буларак куллану концептларны тикшерү мөмкинлекләрен билгеләү.
• “Моң” концепты ярдәмендә укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү мөмкинлекләрен ачу.
• Татар дөньяви тел картинасында «Моң» концептын тикшерү нәтиҗәләрен схема ярдәмендә күрсәтү.
Хезмәтнең тикшерү объекты булып татар телендәге моң концептын төрле яклап ачыклаучы лексемалар тора. Сүзләр барлык формаларында һәм мәгънә күләмнәрендә лексема термины белән белдереләләр.
Татар әдәби теленең лексик һәм фразеологик берәмлекләре, кайбер диалекталь тел чаралары, борынгы язма истәлекләрнең чыганаклары, халык җырлары һәм авторлар иҗат иткән җырлар, ХХ йөз язучылары әдәби әсәрләре теле тикшерү өчен материал булып торды. Материалларны туплау өчен «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (III томда), “Борынгы төрки сүзлеге” (Л., 1969), диалектологик сүзлекләр, әдәби әсәрләр (Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Г.Бәширов, Ә.Еники һ.б.), татарча җыр җыентыклары чыганак булды.
Чыгарылыш эшенең методологик нигезен лексик берәмлекләрнең семантикасын тикшерүдә системалы караш, когнитив лингвистика принциплары, татар дөньяви тел картинасында татар халкының әйләнә-тирәне кабул итү үзенчәлекләре чагылышы турындагы фикерләр тәшкил итә. Шулай ук гомум тел белемендәге чит ил, рус, төрки тикшеренүчеләрнең (В. фон Гумбольдт, А.А.Потебня, Ю.Д.Апресян, Е.С.Кубрякова, Д.С.Лихачев, Т.А.Кильдибекова, Р.Х.Хайруллина, Р.Р.Җамалетдинов һ.б.) хезмәтләрендә китерелгән карашлар нигез булды.
Татар телендәге «Моң» концепты түбәндәге метод-алымнар ярдәмендә төрле яклап анализланды:
• структур тел белеменең методлары (компонентларны анализлау, оппозитив анализ) концептның мәгънә төзелешен тикшергәндә кулланылды;
• семантик кырлар методы ярдәмендә «Моң» концептын ачыклаучы тел берәмлекләре тупланды;
• тарихи-чагыштырма метод «Моң» концепты белән бәйле тел берәмлекләренә диахрон яссылыктагы күзәтүләр ясаганда кулланылды;
• ассоциатив алым тикшерелгән концептны стимул сүз буларак анализларга ярдәм итә.
Концептуаль анализ түбәндәге эш төрләрен һәм алымнарны башкаруны күз уңында тота:
1. Татар телендәге моң лексемасының барлык мәгънәләренә аңлатма бирү;
2. Моң тамырыннан ясалган берәмлекләрнең концептуаль үзенчәлекләрен ачыклау;
3. Этимологик (тарихи-чагыштырма, тиңләштермә) анализ;
4. Моң тамырыннан ясалган лексик берәмлекләр белән синонимик һәм антонимик мөнәсәбәттә булган лексик һәм фразеологик берәмлекләрне туплау;
5. Күрсәтелгән берәмлекләрнең перифериясен (ассоциатив мөнәсәбәтләр, синтагматик мөнәсәбәтләр) ачыклау;
6. «Моң» концептының моделен төзү (схема ярдәмендә күрсәтү).
Квалификацион чыгарылыш эшенең тикшеренү материалы һәм нәтиҗәләре хәзерге лингвистиканың кайбер теоретик мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә, лингвокультурология тармагы өчен фактик материал булып тора, идеографик яссылыктагы сүзлекләр өчен нигез була ала.
Тәкъдим ителгән хезмәт Кереш, Төп өлеш, Йомгак, Әдәбият исемлегеннән тора. Төп өлеш өч бүлекне үз эченә ала, шулай ук татар телендә «Моң» концептын сурәтләгән схема китерелә.
ТӨП ӨЛЕШ
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ «МОҢ» КОНЦЕПТЫН АЧЫКЛАУЧЫ ТЕЛ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ
1.1. Тел белемендә концепт төшенчәсе һәм аны өйрәнүдәге юнәлешләр
Әйләнә-тирә дөньяны аңлау-төшенү проблемасы инде бик күптәннән кеше игътибарын үзенә җәлеп иткән. Дөнья моделен иҗат итү мифология, дин, табигать фәннәре кысаларында гына түгел, ул тел һәм чынбарлык бәйләнешен аңлау-төшенү процессында, тел турындагы фән үсешенең төрле этапларында “сүз һәм әйберләрне” бәйләп караганда да барган. Соңгы дистә елда популярлашып киткән “концептуальләштерү” термины белемнәрнең төрле структураларын һәм алар белән бәйләнгән танып белү процессларын тикшергәндә кулланыла. Танып белү процессларын мәгънә тудыру һәм трансформацияләү процесслары дип исәплиләр, ә аларны тикшерүне семантиканы тикшерү белән бәйлиләр.
Галимнәр дөнья тел һәм концептуаль күренешен аерып өйрәнәләр һәм аларны фәнни яктан төрлечә аңлаталар. Дөньяның концептуаль күренеше дигәндә универсум турындагы глобаль, өзлексез хәбәр ителеп, расланып (констатацияләнеп) торучы мәгълүматләр системасы аңлашыла һәм индивид әлеге системадан хәбәрдар була. Бу кешенең дөнья турындагы бербөтен итеп тупланган барлык күзаллаулары һәм белемнәре, алар кешегә әйләнә-тирә дөньяны бертөрле аңларга һәм танып белергә мөмкинлек бирә. Е.С.Кубрякова фикеренчә, дөньяның концептуаль күренеше кеше психикасында яки интеллектында менталь яки фикерләү дәрәҗәсенең функциональ үзенчәлеген күрсәтә. Эчке лексикон бөтен корылышы, күптөрле вазифалары, эчтәлеге, тамырлары белән үзара бәйләнгән вербаль челтәрләргә таяна. Алар бер-берсе белән бәйләнгән хәлдә, эчке лексиконны бербөтен итеп туплыйлар, аны күпкырлы, катлаулы, иерархик система итеп тасвирлыйлар. “Нәкъ менә лексиконда әйләнә-тирә чынбарлыкның бүлгәләнүе күренә һәм шәхеснең тышкы һәм эчке дөньясындагы аерым әһәмиятле яклары чагыла. Телдә теркәлгәннәр кешелек белемнәре фондын тәшкил итә” [Кубрякова, 1996].
Катлаулы структурага ия булып, тел тамгасының семантикасы бу структураның барлык компонентларын өйрәнүне, аларны идентификацияләүне һәм тасвирлауны таләп итә. Монда лексик системаның лингвистик һәм экстралингвистик бәйләнешләренең, мәгънә структурасының билгеле бер мәдәни гомумилек вәкиле булган кеше аңына бәйле рәвештә семантик яктан тулылануы ачык чагылыш таба. Әлеге мәгънә аңлатмалы сүзлекләрдә тулы күләмдә тәкъдим ителмәгән.
ЙОМГАК
Традицион тел белемендә тел, фикерләү, чынбарлыкның күпкырлы бәйләнешләре сүз һәм төшенчә мөнәсәбәте буларак күрсәтелгән. Хәзерге лингвистик күзәтүләрдә тел һәм фикерләү мөнәсәбәте концептуаль яссылыкта, кешенең менталь (акыл, фикерләү) тәҗрибәсен гомумиләштерү ягыннан тикшерелә. Телдә әйләнә-тирә дөньяның аерым элементлары белән беррәттән, кешененең вакыйгалар, ситуацияләр, эпизодларга бәйле катлаулы, комплекслы белемнәре гәүдәләнә. Галимнәр билгеләвенчә, семантиканың максаты сүзнең тышкы формасы артына яшерелгән фикер төзелешен (структурасын) ачыклау булырга тиеш. Шуның нәтиҗәсендә теге яки бу халыкның дөньяви тел картинасы формалаша. Татар дөньяви тел картинасы татар халкының чынбарлыкны үзенчәлекле итеп күрүен һәм үзләштерүен, аңлау-төшенүен үзендә туплый. Конкрет тел вәкиленең дөньяны танып белү эшчәнлеген фикерне гомумиләштереп бирүче концептлар ачыклый. Татар телендә кешенең хис-тойгылар белән бәйле өлкәсен сурәтләүче әһәмиятле концептларның берсе – “Моң” концепты. Мондый концептлар үзләренең мәгънә киңлеге, семантик бәйләнешләре катлаулы булуы нәтиҗәсендә үзләре тирәсенә тулы сфералар, семантик кырлар туплый алу мөмкинлеге белән билгеләнәләр. Төп концептны ачыклаучы семантик кырдагы берәмлекләр кешенең фикер эшчәнлеген чагылдыралар һәм фәнни терминологиядә менталь категорияләр дип аталалар.
Концепт структурасы буенча катлаулы, күп баскычлы (иерархияле) къпкырлы төзелмә. Концепт төзелешенең төрле баскычларында аның килеп чыгышы, этимологиясе, барлык мәгънә төсмерләре, деривацион мөнәсәбәтләре, төрле заманча ассоциацияләр, бәяләмәләр чагылыш таба. Икенче төрле әйткәндә, ул кеше аңында төшенчәләр рәвешендә түгел, ә сүз белән бергә булган күзаллаулар, төшенчәләр, белемнәр, ассоциацияләр, кичерешләр “йомгагы” кебек яши.
Концепт үзе күрсәткән сүзне барлык бәйләнешләрендә һәм мөнәсәбәтләрендә күрсәтә. Алар төрле күренешләрне бер рубрикага туплыйлар, дөнья турындагы белемнәрне сакларга ярдәм итәләр, концептуль системаны төзүче берәмлекләр булып торалар.
Татар телендә сөйләшүчеләр аңында моң концепты сагыш, моңсулык, тирән кичереш, сагыну, эчкерсезлек, лиризм, көй, гармония кебек хисләр төсмерләрен берләштерә. Моң тамырыннан ясалган сүзләр кайгыру, хәсрәтләнү, күңелгә моң салу, сагыш төшүне белдерәләр.
Концептны тулы семантик сурәтләү дигәндә аны ачыклаучы төп сүзне парадигматик һәм синтагматик мөнәсәбәтләрдә тикшерү, ул сүзне мәгънәви яктан билгеләүче синонимнар, антонимнар рәтенә куеп карау күз уңында тотыла. Концептологик яктан әһәмиятле бәяләмә буларак ачкыч сүзнең “семиотик тыгызлыгын”, ягъни мәгънәдәш сүзләрнең күпсанлы булуын күрсәтергә кирәк.
Татар телендә “Моң” концептын тикшерү нигезендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды.
• Гомумтөрки моң лексемасының мәгънәсе, беренче чиратта, михнәт, кайгы, сагыш, уй, хәсрәт, акыл мәгънәләрен аңлата, ягъни кешенең хис-кичерешләр, фикер дөньясын ачыклый, синкретик характерда була. Икенче яктан, моң – тавыш ярылары ярдәмендә башкарылган көй, хисләр җыелмасы, җырның бер сыйфаты буларак аңлашыла. Бу очракта моң – күңелдән чыккан хисләр нәтиҗәсе. Татар халкының дөньяви картинасында җыр, моңлы тавышка ия булу хис-кичерешләр, тирән тойгы, сагыну, сагыш нәтиҗәсе буларак кабул ителә.
• Моң тамыры белән алдагы сүзләр деривацион мөнәсәбәттә торалар: моңлы – кайгылы, хәсрәтле, ямансулата, уйга сала торган, тирән хисле (җыр турында), моңлану – кайгыру, хәсрәтләнү, борчылу, күңелсезләнү, уйлану, юксыну == моңаю, моңлылык – ямансулык; моң, сагыш булу, моң-зар – кайгы-хәсрәт, моңсыз – гамьсез, игътибарсыз, моңсу > моңсулык – күңелсезлек, ямансулык, моңлылык һ.б.
• “Моң” концептын түбәндәге парадигматик мөнәсәбәттә (синонимик, антонимик) булган тел берәмлекләре ачыклый:
моң == кайгы ↔ шатлык == сагыш == хәсрәт == борчу == боегу == көй1. (көю ф.) > көенеч > көяләнү;
көй 2. (исем) > көйле > көйләү;
җыр > җырчы > җырлау.
• “Моң” концептының перифериясен ассоциатив һәм синтагматик мөнәсәбәттә булган тел берәмлекләре тәшкил итә:
- моң – тарала, агыла, сузыла, түгелә, тула ала, аны салып була;
- моң субстанция буларак субъект, ниндидер башка бер субъектның билгесе һәм объект мөнәсәбәтендә кулланыла ала;
- моң, моңаю, моңлану – сагыну, борчылу, кайгыру, юксыну, ярату, өзгәләнү, үрсәләнү, уйлану, күңелсезләнү нәтиҗәсендә туа;
- моңның атрибутлары – сары, кара, авыр, әкрен, тыныч һ.б.;
- моң тупланган урын – күңел, йөрәк;
- моң җансыз һәм җанлы табигать күренешләре, конкрет предметлар белән бәйләнештә була, алар аны алыштыра ала: каен, миләш, аккош, кәккүк, ай, йолдыз, буран, гармун, скрипка һ.б.
Теге яки бу телнең сүзлек байлыгы бөтен корылышы, күптөрле вазифалары, эчтәлеге, тамырлары белән үзара бәйләнгән вербаль челтәрләргә таяна. Алар бер-берсе белән бәйләнгән хәлдә, эчке лексиконны бербөтен итеп туплыйлар, аны күпкырлы, катлаулы, иерархик система итеп тасвирлыйлар.
Димәк, концептларны тикшерүдә тел һәм кешенең фикерләү процессының тыгыз бәйләнеше ачык чагылыш таба. Ул тел берәмлекләре арасында логик, семантик, ассоциатив бәйләнешләр урнашуында, үзәкләре (төп концептлар) һәм шушы үзәкне ачыклаучы, киңәйтүче, тулылындыручы төшенчәләр, аларны белдерүче сүзләр, тотрыклы сүзтезмәләр булуы белән исбатлана.
1. Апресян Ю.Д. Образ человека по данным языка: попытка системного описания // ВЯ, 1995, №1.
2. Арутюнова Н.Д. Типы языковых значений: Оценка. Событие. Факт. – М., 1988.
3. Аскольдов С.А. Концепт и слово // Русская словесность: антология. – М., 1997.
4. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. – М.: Наука, 1981.
5. Ахунзянов Г.Х. Сопоставительное изучение национального своеобразия лексических значений (на материале русского и татарского языков). – Казань, 1963.
+ еще 63 источника
Тема: | «Концепт “моң” в татарской языковой картине мира» | |
Раздел: | Литература и лингвистика | |
Тип: | ВКР | |
Страниц: | 65 | |
Цена: | 2600 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Анализ культурных концептов: национальная специфика языковой картины мира
Дипломная работа:
Анализ культурных концептов: национальная специфика языковой картины мира
Дипломная работа:
Трудности передачи адекватной языковой картины мира при переводе лингвокультурной информации в художественном тексте
Дипломная работа:
Различия в английской и русскойязыковых картинах мира
Дипломная работа:
Лексика природоописания в языковой художественной картине мира