ВКР
«Эпистолярный стиль татарского языка и особенности его изучения в школе»
- 80 страниц
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ 3
Беренче бүлек. Татар теленең стильләр системасы һәм аның өйрәнелү тарихы 5
1.1. Европа һәм рус әдәбиятында эпистоляр жанрның барлыкка килүе 5
1.2. Татар телендә стильләрне өйрәнү тарихыннан 17
Икенче бүлек. Татар теленең эпистоляр стиле һәм аның үзенчәлекләре. 20
2.1. Эпистоляр стиль турында төшенчә 20
Өченче бүлек. Мәктәптә стилистика мәсьәләләрен өйрәнү 50
3.1. Мәктәптә татар теле дәресләрендә стилистиканы өйрәнүнең үзенчәлекләре 50
3.2. Бәйләнешле сөйләмне үстерүдә эпистоляр стильнең урыны 55
3.3. Татар теле дәресләрендә эпистоляр стильне өйрәнүгә бәйле күнегүләр системасы 61
Йомгак 67
Әдәбият исемлеге 69
Кушымта 74
КЕРЕШ
Соңгы вакытлардагы лингвистик хезмәтләрдә текст төрле аспектларда өйрәнелгән: лингвостилистик [Виноградова 1991, Баланчик 1992], социолингвистик [Данкер 1992], лингвопрагматик [Ковалева 2000, Курянова 2001]. Типологик жанр өлкәсендә дә [Акишина, Формановская 1981, Гулякова 1999, Белунова 2000] хезмәтләрне күрсәтергә була.
Тел белемендә төрле хат типлары өйрәнелгән: әдәби [Виноградова 1991, Ковалева 1993 һ.б.], рәсми булмаган шәхси хат [Данкер 1992, Ковалева 2002]. Дуслык хатларын рәсми булмаган шәхси аралашу феномены итеп карауга башкаруга омтылыш булган, аның синтаксик һәм композицион үзенчәлекләре, хатларның диалогик структурасының спецификасы каралган [Ковалева 2000, Белунова 2000, Катаржина 2001 һ.б.].
Әлеге тел белеме, антропоцентрик фәнни тикшеренүләрдә гомум тенденцияләргә буйсынып, тел шәхесе гәүдәләнгән текстка игътибар итә. Эпистоляр мирас, синхрон формада да бирелеп, аерым кисешләрдә диахрон яссылыкта да күрсәтелгән. Ул, тел шәхесе чагылышын үзендә туплап, авторның сөйләм портретын торгызырга мөмкинлек бирә. Без хат язышуны онытып барабыз, гомумән, эпистоляр сәнгать кискен рәвештә юкка чыга бара. Телефон ярдәмендә актив аралашулар, тормыш темпы тизәю эпистоляр стиль үсешенә зыян китерә.
Без Пушкин, Толстой, Чеховның хат томнарын укып сокланабыз. Ә инде борыңгы Рим чоры хатлары бигрәк тә исне китерә. Ул чор хатлары үзләренең эчтәлекләре һәм формалары белән үзләренә тартып тора. Шулай ук хатларны билгеле бер калыпка салу, тышкы яктан бизәү мәсьәләләренә дә игътибар ителгән. Мондый хатларда адресатка карата хөрмәт чагыла.
Хатлар ярдәмендә даһи үзенең замандашларына һәм киләчәк буынга шәхес буларак ачыла, үзе белән берсе дә беркайчан да белмәячәк нәрсәләрне алып китә. Һәр кеше даһи язучының хатлары аша үзенә бүген кирәк булганны, мөһим булганны укый һәм ишетә ала.
Татар теленең эпистоляр стиле, эпистоляр жанр мәсьәләләре бик аз өйрәнелгән өлкә булып тора. Шуңа күрә дә хатларның структур мөмкинлекләрен, тел үзенчәлекләрен ачыклау хезмәтнең актуальлеге булып тора. Әйтергә кирәк, хатлар жанры тел ягыннан гына түгел, сөйләм ягыннан да тикшеренүгә дучар ителмәгән. Шуңа да ул актуаль тема булып тора.
Мәктәптә укыту программасында эпистоляр стиль стилистика бүлегендә өйрәнелә. Шулай ук бу проблема бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә дә урын ала.
Хезмәтнең максаты: эпистоляр стильнең үзенчәлекләрен тикшерү һәм аның мәктәптә татар теле ләресләрендә эпистоляр стильне өйрәнү үзенчәлекләрен тикшерү.
Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куела:
1. Европа, рус һәм татар әдәбиятларында эпистоляр жанрның барлыкка килү тарихына күзәтү ясау.
2. Эпистоляр стиль һәм жанр турында төшенчә бирү.
3. Хатның төп структур компонентларын билгеләү.
4. Татар хатларын тел үзенчәлекләре ягыннан тикшерү.
5. Мәктәптә эпистоляр стильне өйрәнү үзенчәлекләрен анализлау. Аны дәрестә куллануга бәйле күнегүләр системасы булдыру.
Хезмәтнең яңалыгы шунда: монда татар теленең эпистоляр стиле системалы рәвештә тикшерелә, татар язучылары хатлары структур, грамматик яктан анализлана, мәктәптә татар теле дәресләрендә эпистоляр стильнең урынын билгеләү һәм күнекмәләр булдыру буенча эш алып барыла.
Структур яктан хезмәт керештән, өч бүлектән, йомгактан, кулланылган әдәбияттан, кушымтадан тора.
Беренче бүлек. Татар теленең стильләр системасы һәм аның өйрәнелү тарихы
1.1. Европа һәм рус әдәбиятында эпистоляр жанрның барлыкка килүе
«Эпистоляр» сүзенә бәйләнешле рәвештә берничә төрле терминнарны аерырга мөмкин. Алар эпистола, эпистоляр стиль, эпистоляр жанр төшенчәләре.
«Эпистола» термины «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә «хат формасында язылган әсәр», дип аңлатыла. [5; 10]
«Эпистоляр» терминының аңлатмасы берничә:
Эпистоляр стиль әдщбиятта: 1. Эпистолага хас. Эпистоляр стиль.// Хатлар формасында язылган. Эпистоляр роман. 2. Кемнең дә булса хатлар җыелмасын тәшкил иткән. Пушкинның эпистоляр мирасы. [5; 11]
«Эпистола» сүзенә бәйле рәвештә «эпистоляр форма», «эпистоляр жанр», «эпистоляр стиль» терминнары ясалган.
Эпистоляр форма, яки эпистоляр жанр, - хатлар формасында язылган матур әдәби әсәр жанры. Ул эпистоляр әдәбияттан аерыла. Эпистоляр әдәбият, гомумән, дәүләт эшлеклеләренең публицистик, политик һәм шәхси хатларын тәшкил итә.
Эпистоляр форма эпистоляр жанр төшенчәсе белән параллель рәвештә кулланыла. Эпистоляр жанр хат алышу формасындагы әдәби жанр булып тора. Ул эпистоляр повесть, эпистоляр роман рәвешендә язылган.
Эпистоляр жанрның актив рәвештә ятучылар тарафыннан кулланылган бер төре – эпистоляр роман.
Эпистоляр роман бер яки берничә геройның хат циклын тәшкил иткән роман төре булып тора. Монда әсәрнең буенннан-буена хатлар ярдәмендә персонажның эволюцион үсеше, тормышка карашлары бәян ителә.
XVII-XVIII гасырларда Европа әдәбиятында бу жанрның беренче үрнәге булып Габриэль Жозеф Гийерның (1699) «Португальские письма» романы тора. Әсәрнең үзәген Португалия монахинясы Мариананың мәхәббәт хатлары җыентыгы тәшкил итә. Шулай ук бу чорда билгеле булган эпистоляр романнардан С.Ричардсонның «Памела» һәм «Кларисса»сы, Ж.Ж.Руссоның «Юлия, или Новая Элоиза»сы, И.В.Гетеның «Страдания молодого Вергера» исемле китапларын күрсәтергә кирәк.
Йомгак
Татар теленең эпистоляр стиле, эпистоляр жанр мәсьәләләре бик аз өйрәнелгән өлкә булып тора. Шуңа күрә дә эпистоляр стильнең хәзерге уку системасындагы урынын ачыклау хезмәтнең актуальлеге булып торды да. Әйтергә кирәк хатлар жанры тел ягыннан гына түгел, сөйләм ягыннан да тикшеренүгә дучар ителмәгән.
Эпистоляр форма, яки эпистоляр жанр хатлар формасында язылган матур әдәби әсәр жанры. Ул эпистоляр әдәбияттан аерыла. Эпистоляр әдәбият гомумән дәүләт эшлеклеләренең публицистик, политик һәм шәхси хатларын тәшкил итә.
Эпистоляр стиль проблемасы тел белемендә А.Г.Тартаковский, Н.Л.Лейдерман, А.Я.Гуревич, Л.Д.Люблинская, Т.А.Марахова, Ә-М.П.Алексеев, Ю.И.Айхенвальд, А.М.Малахова, Б.Л.Модзалевский һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә күтәрелде.
Композицион яктан хат өч өлештән торуын билгеләргә кирәк. Ул:
- хат башы;
- информацион өлеш;
- хатның төмамлану өлеше.
Анализланган хатларда күзгә ташланганы ышанычлы, адресатка дустанә мөнәсәбәтләр булуы, образлы мөрәҗәгать итү формаларының төрлелеге. Алар катлаулы эпитетлар, чагыштырулар ярдәмендә барлыкка киләләр.
Хатларда төрле стиль чаралары бергә кушылган. Ул, гомумән, җанлы сөйләмә стиль белән әдәби стильнең бер-берсенә кушылуыннан гыйбарәт.
Хатлар кемгә адресланган булулары белән дә аерылалар. Кечкенәләргә язылган хатлар белән өлкәннәргә язылган хатлар, хатын-кызларга язылган хатлардан ирләргә язылган хатлар мөрәҗәгать формалары белән, тел үзенчәлекләре ягыннан аерылалар.
Хезмәттә татар язучылары һәм шәхесләрнең бер-берсенә, гаиләсенә, дусларына язган хатлар да анализланды. Хатлар язучыларны иҗатчы буларак кына түгел, шәхес буларак та характерлыйлар, алар турындагы информацияне тулыландыралар.
Хезмәттә рәсми-официаль хатлар һәм шәхси хатлар үрнәкләрен күрсәтеп үттек.
Эпистоляр стиль үз эченә күп кырлы проблемаларны ала. Һәм ул проблемалар татар тел белеменең киләчәктә тикшерү объекты булып торырга тиеш.
Әдәбият исемлеге
1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
2. Авхадиева А. И. Лексические особенности эпистолярного стиля в татарском языке // Востоковедение: сб. ст. и докл. Вып. 2, 3. – Казанҗ: КГУ, 2005. – Б. 103-104.
3. Акишина А.А., Формановская Н.И. Этикет русского письма. 2-е изд. М.: Русский язык, 1983.
4. Афзал Шамов-Гомәр Бәширов. Фронт һәм тыл хатлары.//Казан утлары.,-№7, Б.148-153
5. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.
+ еще 68 источников
Тема: | «Эпистолярный стиль татарского языка и особенности его изучения в школе» | |
Раздел: | Литература и лингвистика | |
Тип: | ВКР | |
Страниц: | 80 | |
Цена: | 2800 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Типы и виды заимствований в татарском языке
Дипломная работа:
Новеллы о живой природе в повести «скитники» Камиля Зиганшина: литературоведческий и методический аспекты изучения
Дипломная работа:
Учебники по татарскому языку для школ Башкортостана
Курсовая работа:
Народный суверенитет и формы его выражения в Российской Федерации