Курсовая работа
«Концепция Судьбы в романе “Татарское время” Айдара Халима»
- 27 страниц
1. Кереш.3
2. Төп өлеш
а)Беренче бүлек
- Айдар Хәлимнең язмыш һәм иҗат юлы.6
б)Икенче бүлек
- Романда язмыш концециясе.10
3. Йомгак.23
4. Библиография.25
Җанны тетрәндереп, күңелләрне айкап чыгарырлык әсәрләр күп язылмый. Андыйлар унъеллыкларда да бармак белән санарлык кына туа. Әдәби елларның кайберләре бөтенләй ук кысыр булып чыккан чаклар да юк түгель. Бәхетнең чын тәмен кайгы- хәсрәт килгәч кенә аңлаган кебек,талантлы әсәрнең зурлыгына да уртакул әдәбиятны укып шактый ук талчыккач кыны төшәнәсең. Күнел кәләбне сафландыручы чын сәнгәтькә сусый,җан милли рухка хыянәт итмәгән әдәбиятка тилмерә. Һәр әсәргә өмет белән багасың. Күпчелек очракта өметләр таптала,хыяллар сүнә, уртакулдан да түбәнрәк әсәрләрнең чын сәнгәть дип тәкъдим ителүенә үрсәләнәсен, әдәбиятнең киләчәге шомлы булып тоела.
Шундый чакта кулга күңелнең көткәне килеп керә дә- рух канатлана, йөрәк шатлыктан кысылып тибә башлый. Айдар Хәлимнең “Татар моңы” җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел) нәкъ әнә шундый йөрәк таләп иткән китап булып чыкты. Татвр тормышына аналитик карашның әдәби формага төренеп, сәнгатьнең югары алымнары ярдәмендә нәфис прозаның уңышы, казанышы дәрәҗәсенә җиткән очрагына тап булдык без бу китапны укыганда! Тәкыйкәтьтәге купшылыкны, көязлекне сөйлибез. Куштан тәнкыйтьнең купшы ялтыравыгы укучыны әдәби әсәрдән биздерү ихтималын дә истә тотабыз. Шулай да Айдар Хәлим прозасы турында гель уңай фикерләр генә әйтәсе килә. Талант- Аллаһ бүләге, шуңа да татар җанлы әдипнең повесте яисә романы турында мактау фикерләрен әйтәбез икән, ул мактауның галәмнәр Хуҗасына икәнлеген укучы аңласын иде. Инде килеп әлеге әсәрләрдә аерым кимчелекләр булуын дәлилләучеләр табылса, алар белән дә килешик: адәи баласы абсолют камиллеккә беркайчан да ирешә алмаячак.
Җыентыкка бер роман һәм повесть,ңиде хикәя тупланган. Аларның барысын да берләштерә торган уртак сыйфат- татар һәлакәтенең якынаюын тоеп чаң сугу,битарафлык,гамьсезлекнең рухи тамырларыбызга яман шеш булып ябышуын сүрәтләү аша инкыйразның җиңүле адымнарына аяк чалырга омтылу. Айдар Хәлим прозасы- яшәешебезнең көзгесе,милли сүрәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү,ваемсызлык йокысына талган милләтәшне уяту идеясенең нечкә сәнгәть алымнарына төренеп, әдәби формада чагылыш табыу.
Әдип нәфис прозага үзенең публицистикасы аша килде, аның әсәрләрендә кайчакларда ачыктан- ачык публицистик рух хөкем сөрә башлый икән,моңардан курыкмаска кирәк. Идеянең зурлыгын әдәби алымнар гына сыйдыра алмаганда мөрәҗәгать итә язучы публицистикага һәм бу үзенчәлекле сәнгать алымына әверелә башлый. Соңгы еллар әдәбиятенда мондый синтез кайбер башка әдипләрдә дә күзәтелә. Айдар Хәлимдә исә ул,безгә калса,уңышлы гына башкарыла. Хәер,милләт язмышы турында сөйләгәндә Гаяз Исхакыйның “Инкыйраз” ында ук бу алым кулланылган иде инде. Айдар Хәлимнең наваторлыгы шушы алымны уңышлы үстереүндә.
Тарихи хәлләр,аларның үзәкләре өзеп сызланырга мәҗбүр итүче сәбәпләре- Айдар Хәлим каләмен кызыксындырган өлкә менә шул. ХХ гасыр татарның авыр моңы-елата торган моң, уйлата торган моң. Әдип шул моңны укучы күңеленә салырга омтыла. Шуны тоярлык сизгер күңелләр генә киләчәккә ышаныч белән карый алу сәләтенә ия булачак. Уяну өчен уйларга кирәк. Айдар Хәлим иҗатының төп мотивы шуннан гыйбарәт.
Бүгенге көндә әдипнең дөньяда бар икәнен күп кеше белми. Айдар Хәлимнең иҗаты мәктәп программаларына кертелмәгән.
Хәзерге әдәбият фәнендә Хәлимнең прозасын тирәнрәк өйрәнү ихтыяҗы барлыкка килде.
Курс эшебезнең максаты А.Хәлимнең “Татар вакыты” романында язучының язмышка бәйле фикерләрен ачыклау һәм аның татар язмышына кагылышлы яктыртылуын билгеләу.
Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- А.Хәлимнең иҗтимагый эшчәнлегенә гомуми күзәтү ясау;
-А.Хәлимнең әдәби концепцияләр эшчәнлегенә гомуми күзәтү ясау;
-А.Хәлимнең публицистик эшчәнлегенә гомуми күзәтү ясау;
-Әдәби концепцияләр хакында фәнни әдәбият өйрәнү;
- Язучының “Татар вакыты” романында язмыш концепцияләр ачыклау.
Төп өйрәнү объекты булып Айдар Хәлимнең “Татар вакыты” романы тора.
Курс эшен фәнни-методик нигезен Р.Фәйзуллиның, Р.Фәтрахмановның, Р.Рәхминең, Ә.Дусайлинең, М. Әхмәтҗановның һәм башкаларның фәнни эшләре тәшкил итә.
Курс эшебез темасы Стәрлетамак Дәүләт Педагогия Академия студентларының фәнни-практик конференциясендә апробацияләнде.
Курс эшебез кереш, төп, йомгак һәм библиография исемлегеннән тора.
Төп өлеш
Беренче бүлек
Айдар Хәлимнең язмыш һәм иҗат юлы
Язучы, сәятче һәм җәмәгать эшлеклесе Борис Нәҗметдин улы Хәлимов (әдәби тәхәллүсе- Айдар Хәлим) 1942 елның 1 гыйнварында Башкортостанның Мияки районында Бәләкәй Кәркәле (тарихи исеме- Кәркәлетамак) авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.
Ул Бәләкәй Кәркәле башлангыч (1949-1953), Олы Кәркәле җидееллык (1953-1956), Миякә урта мәктәбен (1956-1959) тамамлый. Айдарның беренче шигыре “Ленин байрагы” исемле район газетасында дөнья күрә. Бу- 1958 елда була. Авылына кайтып, төрле эшләрдә эшле. Ә газетада тәнкыйть мәкәләләре басыла тора. Бу нәрсә “хуҗаларга” охшамый. Шуңа күрә яшь журналистка Октябрьский шәһәренә (Башкортостан) күчеп китәргә туры килә. Егет техник училищеда бораулачы һөнәренә авырлыктагы танкларны йөртүче сержант Борис Хәлимов Урта Идел буе гаскәрләре хәрби округыың “За Родину” газетасы белән хезмәттәшлек итә.
1964 елда Айдар Хәлим Казан дәүләт университетының журналистика факультетына, зур конкурс үтеп (бер урынга 5 кеше), укырга керә. Бервакытта да лекцияләр тыңлау белән чикләнми, китапханәдән башы чыкмый. Бихисап санда китаплар укый, Америка артыннан Америка “ача” [1:143].
1966 елда “Казан утлары” журналының сентябрь санында Б.Хәлимнең бер шәлкем шигырьләре Башкортостанның халык шагыйре Мостай Кәрим сүз башы белән дөнья күрә һәм яшь шагыйрь зур әдәбиятка юл ала. 1967 елда “Казан утлары” журналының сентябрь санында аның “Калмак җыя кызлар” һәм “Тальян моңы” дигән шигырьләре беренче тапкыр Айдар Хәлим тәхәллүсе үзен дә нык борчыган була,әлбиттә. Әммә татар өчен гадәти булмаган Борис исемен Айдарга алыштыруда этәргеч ролен күренекле телче (хәзерге филология фәннәре докторы) Хэлиф Курбатов һәм “Казан утлары” журналының ул чаклы шигърият бүлеге мөдире шагыйрь Нури Арслан уйный.
1967 елның җәендә КДУның журналистика бүлеге студентлары район газеталары редакцияләренә эш тәҗрибәсе туплау өчен тарала. Аларга Советлар Союзында чыккан җиде мең район газетасының теләсә кайсысын сайлау мөмкинлеге тудырыла. Айдар Хәлим Баймакны (Башкортостан) сайлый. Бер үк вакытта Баймак район газетасы- “Октябрь байрагында” аның дистәләгән сүрәтләмә, мәкалә, репортажлары дөнья күрә[1:143].
Айдар Хәлим яшь татар әдипләрнең 1967 елның ноябрендә Казанда үткәрелгән Бөтенсоюз конференциясендә катнаша. Бу иҗади форум соңыннан ХХ гасырның икенче яртысындагы татар мәдәнияты тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе буларак бәяләнә. Үз каләмдәшләре яшь шагыйрьләр Фаиль Шәрифигуллин, Тәүфыйк Камалиев, Гәрәй Рәхимнәр белән бергә аның әсәрләре дә, Хәсән Туфан һәм Нәби Дәули җитәкчелек иткән семинарда тикшерүгә куела һәм югары бәя ала[5:111].
Студентлар елларында язучыларның Тукай клубы аның иң яраткан урынына әйләнә. Яшь шагыйрь анда еш чыгышлар ясый, тора- бара үзе дә кичәләр оештыра һәм алып бара башлый. Театрны ярату аны Профсоюз урамында урнашкан Татарстан укытучылары йортына (хәзер анда яһудиләрнең мәдәни үзәге) атказанган сәнгәть эшлеклесе Хәбиб Хәбиб улы Хәбибовҗитәкчелегендә эшләп килгән театр студиясендә, аннан Казан университетының халык артискасы Гәүһәр Насрыйның “Яшел эшләпә”, Әнгәм Атнабаевның “Ул кайтты” пьесаларындагы баш рольләрне ул башкарган спектакльләр дипломнарга лаек була һәм Татарстан телевидениясе буенча да күрсәтәләр.
Уфа чорындагы 1988-1991 еллар Айдар Хәлим тормышында аерым әһәмияткә ия. Илдә һәм шул исәптән Башкортостанда килеп туган тарихи шартлар аны Башкортостан татар милли- азатлык хәрәкәтенең лидеры итеп үстерә. Язучы Йосыф Гәрәй, милләтпәрвәр Мәсгуть Салихов,Сәед Еникәев, Кадерле Имаметдинов, Мәҗит Нугаев, Марат Бакиев һәм башкалар белән берлектә Айдар Хәлим 1988 елның башында “Татар клубы” исеме астында татар иҗтимагый- сәяси милли хәрәкәтен оештыра. Кыска гына вакыт эчендә Уфаның татар милли иҗтимагый- сәяси оешмасы республиканың абруйлы һәм җитди сәяси көчләрнең берсенә әверелә[6:40].
Башкортстанның татар милли- азатлык хәрәкәте Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеген кайнар яклап чыга, әммә ул мөстәкыйльлекне татар теленә, башкорт һәм рус телләре белән тигез рәвештә, дәүләт статусы бирү белән бәйли. Региональ суверенитет өчен көрәштә башкотрчылык экстремизмының иң нык көчәйгән көннәрендә Айдар Хәлим Уфаның үзәк Советы мәйданына ун көнлек (5-15 октябрь, 1990 ел) сәяси ачлыкка чыга. Бу вакыйгалар соңыннан аның “Гомеремнең ун көне,яки “Бер җинаять эзеннән” (Тольяти,1996) дигән киң танылган китабында чагылыш таба.
“Дружба народов” журналында нибары кечкенә өлешендәге дөнья күргән “Книга печали” кулъязмасында Уфада да, Казанда да, Мәскәүдә дә чыга алмагач, автор иң авыркөннәрендә аңа мәрхәмәтле кулын сузган Вильнюска юлга чыга һәм анда литва дусларының тулы мөстәкыйльлек игълан иткән Литва Республикасын совет гаскәрләрен алар басып алган көннәргә туры килә. Литва милләтпәрвәрләренең совет гаскәрләрен алар басып алган Литва телевидениясеннән чыгару өчен игълан иткән ачлык акцияләренә теләктәшлек күрсәтеп, Айдар Хәлим Вильнюсның Югары Советы бинасы каршында ике көнлек ачлык тота.
Китап чын-чынлап бестселлергә әйләнә. Татарның иҗтимагый- сәяси дөньясында бу кадәр йотлыгып, кулдан кулга йөретелеп укылган китап булмагандыр да бәлки.
Айдар Хәлим Казанда шагыйрь буларак туса да, Уфада шагыйрь һәм шәхес буларак чәчкә атса, Чаллыда ул публицистика һәм чәчмә әсәрләр остасы буларак киң танылды. Уфада язылып (1985-1990), Казанда басылган һәм татар әдәбияты дөньясына зур яңалык алып килгән “Өч аяклы ат” повесте (Казан утлары,1992,июнь-июль),күләмле мәкәләләр җыентыклары һәмипублицистик, чәчмә әсәрләре- “Акылга мәдхия”(Казан,1994), “Кыйбла” (Казан утлар,1996,август), “Веселая книга”(1998,Чаллы), “Татар вакыты” романы (Казан утлары,1999) һәм башка публицистик язмалары,иҗади портретларны, тәнкыйть мәкәләләре, фольетоннары, шигъри скетчлары шул хакта сөйли [2:245].
Элегрәк без Айдар Хәлимне талантлы шагыйрь, публицист, драматург, тәнкыйтьче итеп кенә белә идек. Бүген килеп, бер генә әсәренә ясалган кыскача гына анализ да Айдар Хәлимнең, һичшиксез,сирәк талантка ия булган прозаик та икәнлеген ачык дәлилли. Аның әсәрләрен кат- кат укыйсың, һәм аларны укыганда, киләчәктәге иҗатында ул үзе башланган яңа геройлар галереясын тудыруны армый- талмый дәвам итәр, татар әдәбиятенең алга таба усешендә үзенең җуелмас эзен калдырыр, әдәбиятыбызга яңа чор, яңа геройлар алып килер, дигән ышаныч тагы да көчәя.
Сиксәненче еллар уртасында сәяси мәйданда үзен башбирмәс көрәшче итеп таныткан Айдар Хәлимне күпләр аңлап бетермәделәр, милли хәрәкәттә катнашкан үз мәнфәгәтьләрен алга куйган бәндәләр белән бутадылар, милләтләр арасында каршылык китереп чыгаруда тырышучылар булды. Туган халкы өчен иң кискен минутларда аваз салган әдипнең тавышын өнәмәүчеләр дә җитәрлек иде. Шундый минутлар була: үзен татар әдибе дип санаган шехескә эндәшмичә калырга һич ярамый. Шул чакларда сәяси мәйданда дәвыллы һәм гаугалы итеп хакыйкәтьләре ятканлыгы иртәме- соңмы милләткә фаш була, һәрнәрсәне әз урынына куя. Чын милләтчелеге нигезенә балачактан ук тәрбияләнгән хакыйкәтькә омтылыш салынган. Шушы сыйфат аңа беркайчан да тыңгылык бирми, совет чорында УК сәяси әзерлекләнүләр аша узып чыныккан әдип әле бүген дә актив көрәш мәйданында, һәм аның кәрәше милләтләргә карты тугел, ә икейөзлек сәясәткә каршы юнәлгән.
Бер сүз белән язучының, “Татар вакыты” романында гына түгел, ә бөтен әсәрләрендә дә бер зур проблема куелган, ул- иң төп идея, иң төп проблема булып тоела. Монда инде, тел мәсьәләсе дә бар. Ә инде, Айдар Хәлим үзенең иҗатының төп проблемасы- татар халкының бүгенге язмышы күзалларга тырышуы. Аның иҗатында тән ( матдә, материя) һәм җан (рух, субстанция) гаҗәп дәрәҗәдә бергә үрелгән.
А.Хәлим моһаҗирлектә “Татар вакыты” романын, “Өч аяклы ат” повестен, “Кылганнар чәчкә атканда” һ.б. күп кенә әсәрләрен иҗат иткән. Үз әсәрләрендә ул совет шартларында башка сыймаслык кыюлык һәм тәвәккәлек белән татар тарихының һәм язмышының үтә “авыру” мәсьәләләрен күтәрә.
1. Хәлим А. Өч аяклы ат: Повесть .-Казан: Татар кит. нәшр.,1998.
143б.
2. Хәлим А. Татар моңы: Хикәяләр, повесть, роман.- Казан: Татар
кит. нәшр.,2002.-383б.
3. Хәлим А. Милли шигырьләр.- Казан, 2001.-40-46 б.
4. Хәлим А. Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән-
Казан,1996.-672 б.
5. Хәлим А. Сез беләмсез кая барганны ? // Казан утлары. – 2005.
№1.-109- 136 б.
6. Хәлим А. Хакыйкатькә шагыйрь туры керә.( Рәвиль Фәйзуллин
шигърияте турында уйланулар) // Идел.- 1996.-№12.- 39-41 б.
7. Хәлим А. Яңа сагыш китабы, яки Минзәлә Гаадан еракмы?
Казан : Идел- Пресс, 2002- 5-9 б.
8. Хәлим А. Кыйбла: Хикәяләр, новеллалар.- Казан: Татар. кит.
нәшр., 2005.-382 б.
9. Хәлим А. Шагыйрь һәм җәмәгәть эшлеклесе // Казан утлары.-
2001.-№6.-56-57 б.
10. Хәлим А. Совет мәйданы. Поэма // Мирас.-1994.- №11-12.-38-49
б.
11. Хәлим А. Көрәштән читтә калып // Казан утлары.- 2003.-№9-15-
21 б.
12. Хәлим А. Хәзеоге татар прозасы : Бер җыентык.- Казан :
“Хәтер” нәшр. 2003.- 14-16 б.
13. Хәлим А. Ут һәм аны табучы (Эссе) // Мирас.- 2002.- №
10(131).- 118-133 б.
14. Хәлим А. Чәчмә әсәрләр. Хикәяләр // Казан утлары.- 2007.-№4.-
6.
15. Әхмәтҗанов М. Милләт каһарманы (Эссе) // Мирас.-2000.-
№10,11,12.
16. Дусәйлы Ә.А. Хәлим прозасы // Хәлим А. Татар моңы.- Казан.-
2002.-359-382 б.
17. Рәхмәни Р. Иңнәрендә- милләт вазыйфасы // Хәлим А. Тилергән
сирень.- Казан.- 2003.-562-597 б.
18. Рәхмәни Р. Сталин заманы диярсен.// Мирас.- 2001.-№4.-82-83
б.
19. Фәтхрахманов Р. Йөрәкнең җәназасы. Татар тормышына Айдар
Хәлим прозасы аша бер караш // Казан утлары.- 2003-№9- 27-31 б
20. Юныс М. Бәхетле мескенлек // Казан утлары.- 2002.- №2.- 167-
172 б.
Тема: | «Концепция Судьбы в романе “Татарское время” Айдара Халима» | |
Раздел: | Литература и лингвистика | |
Тип: | Курсовая работа | |
Страниц: | 27 | |
Цена: | 900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Воскресение в романе Ф. М. Достоевского «Преступление и наказание»
Дипломная работа:
Народные обряды и ритуалы в романе-эпопее л.н. толстого «война и мир»
Дипломная работа:
Антитеза как стилистический прием в романе
Курсовая работа:
Семейные обряды и ритуалы в романе-эпопее л.н. толстого «война и мир»
Курсовая работа:
Женский образ в романе «Преступление и наказание» Ф.М. Достоевского