Дипломная работа

«БатыршаныҢ Әби патша елизавета петровнага язган хатыныҢ тел ҮзенчӘлеклӘре»

  • 56 страниц
Содержание

Кереш 3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Батырша һәм аның әби патша Елизавета Петровнага язган хаты 8

Икенче бүлек

Батырша хатының фонетик үзенчәлекләре 17

§ 1. Вокализм өлкәсендәге үзенчәлекләр 18

§ 2. Консонантизм өлкәсендәге үзенчәлекләр 19

Өченче бүлек

Батырша хатының лексик үзенчәлекләре

§ 1. Хат теленең лексик нормалары 22

§ 2. Алынма лексика 30

Дүртенче бүлек

Батырша хатының грамматик үзенчәлекләре

§ 1. Морфологик үзенчәлекләр 33

§ 2. Синтаксик үзенчәлекләр 40

§ 3. Батырша хатының стиле 41

Йомгак 44

Библиография 48

Кушымта 1

Батырша хатының типографиядә басылган титул бите 52

Кушымта 2

Батырша хатының кулъязмада оригиналенең ксерокопиясе 53

Кушымта 3

Батырша хатының 1 нче битенең транскрипциясе 54

Кушымта 4

Батырша хатының 1 нче битенең тәрҗемәсе.55

Введение

XVII-XVIII гасырларда татар-башкорт восстаниеләре тарихта феноменаль күренеш булып санала. Аларның күбесе ислам динен саклап калу һәм халык тормышын яхшырту максатларында алып барыла [2: 96].

Шул чорларда халык күтәрелешләренә кагылышлы Идел-Урал буе төрки телендә язылган бик күп документлар төзелә: гарызнамәләр, прошениеләр, указлар, суд кәгазьләре, рапортлар, челобитныйлар һ.б

Аларны тарихи чыганаклар буларак һәм тел үзенчәлекләре ягыннан тикшерү эшен революциягә кадәр үк В.Радлов, И.Н.Березин, В.Д.Смирнов, Н.И.Ильинский кебек рус галимнәре башлый.

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң да чыганакларны тикшеренүдә совет галимнәре С.Е.Маловның, Э.Р.Тенишевның, М.А.Батмановның, С.Н.Ивановның, А.Н.Кононовның һ.б. хезмәтләре әһәмиятле урын алып тора.

Әйтеп үткән глаимнәрнең эшләрендә документларны публикацияләүгә һәм тел үзенчәлекләренә анализ бирүгә зур игътибар бирелә.

Соңгы елларда кулъязмаларның лексик, фонетик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләренә багышланган монографияләр, диссертацияләр, күп санлы мәкаләләр бастырылып чыгарыла.

Әзербайҗан, төркмән, казах, кыргыз, башкорт лингвистларының хезмәтләре мөһим урын алып торалар: М.Джангиров, Т.Гузычев, З.Б.Мухамедова, Т.Р.Кордабаев, А.К.Курышҗанов, Р.Х.Халикова, М.Г.Гәләүетдинов, Р.Г.Кузеев, Г.Б.Хөсәенов һ.б.

Татар галимнәренең бу өлкәдәге фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәләре булып М.А.Усмановның, Ф.М.Хисамованың, А.Х.Нуриеваның, М.Әхмәт-җановның, Д.Г.Тумашеваның, Ф.С.Фассеевның, М.В.Гәйнетдиновның, В.Х.Хаковның монографик эшләре тора.

Идел-Урал буендагы восстанияеләргә килгәндә, XVIII гасырның 40-50 елларындагы Батырша восстаниесе дә мөһим урын тота. Күренекле дин әһеле һәм акыл иясе, татар халкының милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Батырша мулла җитәкчелегендәге татар һәм башкорт күтәрелеше, анда катнашучыларның үзләрен аямыйча көрәшүе генә көчләп чукындыру сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары ул гына Русия империясендә Ислам динен саклап калырга мөмкинлек бирә. Изге ниятләр белән алып барылган көрәшләрдә әллә күпме корбаннар ятып кала, Батырша үзе дә батырларча һәлак була.

Мөселманнарны икътисади бөлгенлектән, рухи, дини изүдән коткаруның бердәнбер юлын – баскыннарга каршы корал тотып көрәшүне яхшы аңлый Батырша. Ул 1755 елның яз айларында, мөселманнарны восстаниегә чакырып өндәмә яза һәм аны шәкертләре, таныш-белешләре аша халык арасында тарата. Ә инде восстание уңышсыз үтеп, тар-мар ителгәч, Батыршаны Шлиссельбург төрмәсенә ябалар. Аны патшабикә Елизавета исеменә язма мәгълүматлар бирергә күндерәләр. 4-21 ноябрь көннәрендә Батырша көн саен патшабикә исеменә хат яза, тик ул адресатына барып җитми. Тарихта ул «Гарызнамә» исеме белән билгеле. Төрки телендә язылган бу хат гамәлдә 140-150 битле һәм XVIII гасырның тарихи-әдәби чыганагы булып тора.

Бу хатка галимнәр XIX гасырда ук игътибар итәләр. Бигрәк тә соңгы елларда язма чыганакларның әһәмияте арта һәм бу гарызнамә татар-башкорт филологларының игътибарына эләгә. 1969 елны Г.Б.Хөсәенов «Башкортстан советы» газетасында һәм 1970 елны чыккан «Агыйдел» журналының 10 нчы санында хатның фрагментларын бастырып чыгара. Ә инде шул ук авторның 1978 елны чыккан «Заман. Әзәбият. Әзип» китабындагы «Батыршаның патшабикәгә язган хаты» исемле мәкаләсендә Батырша шәхесе, хатның язылу тарихы турында, аның әдәби әсәргә хас үзенчәлекләре карап үтелә. Шул ук Г.Б.Хөсәенов 1979 елны «Башкорт әзәбиәтенең текстологияһы мәсьәләләре» җыентыгында хатның шактый зур өлешен кертә.

1985 елны М.В.Гәйнетдинов «Исследования по исторической диалектологии татарского языка» дигән җыентыкта үзенең «Гарызнаме Батырши – памятник татарского XVIII века» мәкаләсен басып чыгара. Монда шулай ук восстаниегә, хатның язылу тарихына кагылышлы мәгълүматлар бирелгән. Берникадәр тел-стиль мәсьәләрен тикшереп үткән. Азактан хатның фотокопиясе һәм текстның транскрипциягә күчерелгән тәрҗемәсе китерелгән.

Э.Ф.Ишбирдин, И.Г.Гәләүетдинов һәм Р.Х.Халикова төзегән «Башкорт әдәби теленең тарихы» китабында Батырша хаты катнаш стильле язма чыганак диелгән. Бигрәк тә анда рәсми һәм публицистик стильләр өстенлек итә [9].

1993 елда Г.Б.Хөсәеновның «Письмо Батырши императрице Елизавете Петровне» исемле китабы чыга. Бу хезмәт М.В.Гәйнетдиновның мәкаләсе белән беррәттән диплом эшебезнең төп чыганагы булып тора.

Китапта хат тарихи һәм лингвистик яктан эзлекле тикшерелгән. Автор кулъязманың лексикасына, фонетикасына, грамматикасына аерым тукталып үткән. Хаттагы кыпчак һәм угыз элементларына игътибар итә. Шулай ук текстның транскрипциясе, рус телендәге тәрҗемәсе, гарәп графикасы нигезендә язылган тексты, глоссарий бирелгән.

Ф.Хисамова «Функционирование старотатарской деловой письменности в первой половине XVIII века» дигән мәкаләсендә [23: 452-457] Батыршаның гарызнамәсе турында язып үтә. Аның телен башка официаль актлардан үзенең гадилеге, эмоциональлеге, нәзакәтлеге белән аерылып торуын әйтә. Хаттагы чагыштыруларны, фразеологизмнарны, диалогик сөйләмне тикшерә. Түбәндәге чагыштыруларны мисалга китерә: Бундагы аз мөселманларымыз илә һиммәтләнүр булсақ, тубрақ, тик күб гәскарле кяфирләргә җау аблаша алмасмыз. 'Если решимся выступить теми многочисленными мусульманами, мы не сможем противостоять многочисленным как песчинки кяфирам'; алар чебен дилдүр, йил исдүп тарафга мәил идәрләр 'они ака мухи, их унесет туда, куда ветер подует' [23: 493].

Гарызнамә теленең поэтик сөйләм белән уртак якларын таба, аны Утыз-Имәнинең поэтик теле белән чагыштыра.

Югарыда искә алынган авторлар XVII-XVIII гасырларда татар, башкорт телләренә хас булган үзенчәлекләрне башка документлар белән, хәзерге татар, башкорт телләре нигезендә чагыштырма рәвештә тикшергәннәр.

Батырша һәм аның хатларына башка бик күп тарихи тикшеренүләр дә багышланган. Бу тема төрле елларда төрле тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә күпсанлы газета-журнал мәкаләләрендә дә яктыртылды.

Шулай да, беренчедән, Батыршаның шәхесенә, икенчедән, татар-башкорт башкүтәрүләрен берьяклы яктыртуга булган карашлардан арыну кирәклеге «Гарызнамә» әсәренә тагын һәм тагын әйләнеп кайтуга этәрәчәк. Өченчедән, «Гарызнамә»гә татар теленең тарихы чыганагы буларак башка иске татар әдәби телендә язылган чыганаклар белән чагыштырма планда әле булса да татар галимнәре тарафыннан тиешле бәһа биреп бетерелмәгән. Дүртенчедән, Батырша җитәкчелегендә алып барылган милли азатлык көрәше үзе үк татар тарихчылары игътибарыннан я читтә кала килде, я тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәде. Нәтиҗәдә татар халкы тарихының озын бер сәхифәсе тулысынча объектив яктыртылмады һәм аның елъязмасында ак таплар барлыкка килде. Бу җитешсезлекләр белән башкалар бик оста файдаландылар һәм файдаланалар. Мәсәлән, әле булса да Батыршаның милләтенә кагылышлы спекуляицяләр дәвам итә, туган авылындагы музейда тупланган материаллар берьяклы яктыртыла, хаттә, аларга аңлатма текстлар да даһи мулланың туган телендә языла алмый.

2005 елда Батыршаның тууына 290 ел (ул якынча 1710-1715 елларда туган: төгәл датасы билгеле түгел) һәм ул җитәкләгән башкүтәрү кабынып китүгә 250 ел вакыйгалары «Гарызнамә»гә бу кечкенә хезмәттә игътибар бирүне тагын бер аклый шикелле.

Югарыда искә алынган бу сәбәпләр диплом эшенең актуальлеген билгели.

Бу диплом эшендә без билгеле фәнни чыганакларга таянып Батыршаның әби патша Елизавета Петровнага язган хатының фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләрен билгеләп, аларны тикшереп күрсәтүне максат итеп куйдык. Анализланган фонетик-грамматик үзенчәлекләр, лексик берәмлекләр, ирешелгән нәтиҗәләр «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар диалектологиясе» курсларының гамәли дәресләрендә рефератив планда уңышлы файдаланырга мөмкин.

Эшебезнең төп нәтиҗәләре «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар диалектологиясе» курсларының гамәли дәресләрендә, студентларның еллык фәнни конференцияләрендә апробацияләнде.

Хезмәт студентларның фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр кысаларында башкарыла һәм соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъвә итми. Гомумән, Батыршаның барча кылган хезмәтләре, аның иҗаты татарның үз тарихи мирасына әверелсен өчен шактый эш башкарасы бар.

Фрагмент работы

Дүртенче бүлек

Батырша хатының грамматик үзенчәлекләре

§ 1. Морфологик үзенчәлекләр

Хатны морфологик яктан тикшергәндә, тексттан мөстәкыйль һәм мөстәкыйль булмаган сүз төркемнәрен аерып карарга була. Мөстәкыйль сүз төркемнәре итеп исемне, сыйфатны, санны, алмашлыкны, фигылҗне һәм рәвешне аерым алып тикшердек. Мөстәкыйль булмаган, ярдәмлек сүз төркемнәренә теркәгечләр, бәйлекләр, кисәкчәләр керә.

1.1. Исем.

Хатта ялгызлык һәм уртаклык исемнәр дә бирелгән. Ялгызлык исемнәрнең ономастик сүзләре арасында кеше исемнәре, фамилияләре, шәһәр, авыл, елга атамалары күп очрый: Яныш, Мөслим, Мансур, Исмагил, Өфө, Оренбург, Троицкий, Кузьма, Торна, Мирасум авыллары, Аксаков, Луткин фамилияләре, Идүл елгасы, Танүб суы һ.б.

Хатта исемнәр синтетик һәм аналитик юллар белән дә ясалганнар. Синтетик ысул нигез һәм аффикс кушу юлы белән барлыкка килә [13: 74].

Исемнәр түбәндәге аффикслар ярдәмендә барлыкка килгән:

-лык // -лек. Бу сүзъясагыч кушымча иң продуктив формантлардан санала. Аның дүрт фонетик варианты бар: -лоқ // -лөк, -луқ // -лук, -лық // -лек. Иренләшмәгән -лық // -лек доминант булып килә. Ул хезмәт урынын, вазифаны белдергән сүзләрне ясый: падишаһлык, башлык. Иң күбе абстракт төшенчәләрне белдергән сүзләрне ясый: ғилемлек, ризалық, залимлык, миһманлык, имаматлык һ.б.

-даш // -дәш. Бергәлек төшенчәсен белдергән сүзләр керә: юлдаш, кәрендәш, кардәш.

-у // -ыу // -ағ, -ү // -еү. Ниндидер эшчәнлек нәтиҗәсен белдергән предмет атамалары: сорағ, үтенеү, языу.

-чы // -че. Эш башкаручы атаган исемнәр барлыкка килә: озатучы, сәбәбче, ялчы, йөрөгүче.

-мақ // -мәк. Эш-хәрәкәтнең нәтиҗәсен белдерүче исемнәр: инанмақ, сукмақ, уғырламақ һ.б.

-ма // -мә: туғма.

-к // -қ // ақ: кунақ, теләк, пычак һ.б.

-ош // -уш // -ыш: орош, йомош, алыш-биреш һ.б.

Аналитик юл белән ясалган кушма һәм парлы сүзләр дә очрый: аръяк, Габделрахман, Котлымөхәммәт, ук-сөңгө, алыш-биреш, җәбер-золымлар, ғосол-тәһарәт, гөл илаһы – тезмә исем.

Исемнәрнең форма ясалышына килгәндә, сан, тартым, килеш белән төрләнү кебек грамматик категорияләрен карап үттек.

Без тикшергән чыганакта исемнәрнең сан категориясе берлек һәм күплек саннары белән бирелгән. Берлек санының махсус морфологик күрсәткече юк.

Күплек саны -лар // -ләр аффиксы белән бирелгән: халайыклар, мосолманнар, коллар, исемләр, ауыллар һ.б.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Чыганак телендә алты килеш күзәтелә: баш, иялек, юнәлеш, төшем, чыгыш, урын-вакыт (основной, родителҗный, дательно-направительный, винительный, исходный, местно-временной) [13: 79].

1. Баш килеш. Бу килешнең махсус кушымчасы юк, сүзнең нигезе белән туры килә. Ул эшнең субъектын белдерә: Вә ләкин мөлла Йософ әйтде; Халык арасына ғауға дөшде.

2. Иялек килеше -ның // -нең аффиксы ялганып ясала: күзүмнең нурлары, җәмәгәтләремнең хәсрәтендән, камандаңызның имамы һ.б.

Бу килеш өчен (для, ради), берлә // илә // белә // берлән (с, вместе с) бәйлекләре белән килә.

3. Юнәлеш килешенең аффикслары булып -ға //-гә, -қа // -кә, -на // -нә килә. Бу килеш юнәлеш, эшнең максаты мәгънәләрен белдерә: падишаһға, тәмуғтан оҗмахға, падишаһымыз хәзрәтләренә, Гәйнәгә.

4. Төшем килеше туры объект мәгънәсен белдерә, аның махсус кушымчалары булып -ны // -не: уғымны төсәб, Халләрне күрүб, кешеләрне, галимнарны һ.б.

5. Чыгыш килешенең киң кулланылган аффиксы иске уйгур теленең форманты -дын // -дин. -дан // -дән аффиксы да еш очрый: Ун күн кәдәре тургандин соң, ислам динендән; Сәфәр ауыллар – ундан һ.б.

Бу килеш соң // соңра бәйлекләре белән кулланыла: турғандин соң.

6. Урын-вакыт килешенең кушымчалары булып -да // -дә килә: Карыш авылында турдым; йәй көнендә, кайткан вакытымда, Идүл урманында һ.б.

Тартым категориясенә килгәндә, ул түбәндәге аффикслар ярдәмендә барлыкка килә. I һәм II зат күплек санындагы тартым кушымчалары хәзерге татар әдәби теле кушымчалары белән туры килми: -быз // -мыз; -гыз // -ңыз [13: 77].

Берлек сан:

I зат -ым / -ем / -м башым, бәндәм

II зат -ың / -ең / -ң башың, бәндәң

III зат -ы / -е / -сы / -се башы, бәндәсе

Күплек сан:

I зат -ымыз / -емез / -мыз / -мез башымыз, бәндәмез

II зат -ыңыз / -еңез / -ңыз / -ңез башыңыз, бәндәңез

III зат -лары / -ләре башлары, бәндәләре

1.2. Сыйфат.

Кулъязмадагы сыйфатлар үзенең лексик составы, мәгънәсе, сүз ясалышы һәм синтаксик функциясе буенча хәзерге татар әдәби телендәге категорияләрдән әллә ни аерылмый.

Чыгышлары ягыннан сыйфатларны татар теленең үз сыйфатлары, фарсы, гарәп һәм русныкына бүлеп карарга була:

1) татар теленең үз сыйфатлары: олуғ, яқын, яман, ақ, йырак, йәш һ.б.;

2) фарсы: пәнһан – скрытый, хуш – милый, мәст – исерек, демиад – довольный һ.б.;

3) гарәп: ғәзиз – дорогой, камил – совершенный, мәхкәм – прочный, тәкабел – равный һ.б.;

Рус алынма сыйфаты бер сүз белән генә бирелгән: вернай – верный.

Сыйфатларны төзелешләре буенча тамыр һәм ясалмага аерып карарга мөмкин [13: 90].

1) тамыр: буш, йәш, ғәзиз, лайык, камил һ.б.;

2) ясалма сыйфатлар исем һәм фигыль нигезләренә аффикслар кушылып ясала:

-лы // -ле: рәхимле, ғәйебле, охшашлы, йомошлы, атлы һ.б.;

-сыз // -сез: хәдсез, сансыз һ.б.;

-(е,ү)к // -(о)қ: терек, бозок, олуғ, кечек һ.б.;

-и: бу аффикс тик алынма сүзләрдә генә очрый: ғаскәри, қәдими, даими һ.б.;

-рак // -рәк кушымчасы ярдәмендә чагыштыру дәрәҗәсе формалашкан: мөшкөлрәк, кечерәк һ.б.

1.3. Сан.

Сан төркеме хат телендә еш очрый, алар вакыт исәбен (ел, көн), акча суммасын, предметларның исәп-тәртибен күрсәтә.

Хат телендә микъдар, тәртип, бүлем, чама сан төркемчәләренең кулланылуы күзәтелә [13: 88].

1. Микъдар саны: етмеш, ун, егерме биш, йөз, йөз илле, бәң (мең), екерме һ.б.;

2. Тәртип саны: өчөнчө, алтынчы. Беренче (первый) тәртип саны урынына әүүәл сүзе еш кулланыла: Әүүәл золомлоко улдур кем, һич бер вакыт тәһарәтләнеп, ходайга сәҗдә қылмышы юкдур;

3. Бүлем саны: екермешәр, өчәр, дүртәр һ.б.;

4. Чама саны. Бу төркем саннары бер-берсенә янәшә булган микъдар саннарын теркәү юлы белән ясалган: түрт-биш, бер-ике, биш-алты.

Саннарның тартым кушымчалары алулары исемләшүгә китерә: «Анлар түртесе килделәр», «Икесе генә калды», «Яхия атлы шәкертүм илә икүмез юкүрүб китдүк».

4.1.4. Алмашлык.

Алмашлыклар функцияләре буенча күрсәткеч сүзләр һәм текстта җөмләләрне бәйләүче элемент ролен уйный [13: 85].

Мәгънә һәм вазифаларына карап, алмашлыклар түбәндәге төркемнәргә бүленә:

1. Зат алмашлыклары. I һәм II зат алмашлыклары берлек санда бән // мән (я), сән // син (ты) формаларын алган. Без (мы), сез (вы) алмашлыклары күплек сан -ләр аффиксын алалар: безләр, сезләр. Күплек сандагы III зат алмашлыгы алар // анлар // бунлар // унлар сзләре белән бирелгән: Анлар әйтделәр: «Динемез хакына өйөмөзгә кайтайук».

III зат берлек сандагы ул алмашлыгы күрсәтү алмашлыгының функциясен дә үти: Андан соң хак җәл вә ғилләнең тәкдире бу илә ирмеш, диб хәсрәтләнеб, ул төнне йокламадым.

Зат алмашлыклары килеш белән исем кебек үк төрләнәләр.

2. Күрсәтү алмашлыклары арасында киң кулланылганнары бу, шул, ул, бунлар, ошбу, ошбудур булып торалар.

3. Билгеләү алмашлыклары барча, һәммә, һәр, һәркем, һәрнәрсә, бәғзе (некоторый), һәрбер сүзләре белән бирелгән. Үз алмашлыгының кәнд варианты очрый.

4. Хатта санап үтелгән сорау алмашлыклары очрый: кем, нәрсә, ни / нә, кайыу (который), ниндәй, қая, ничә, ничек / нитағ, қайдан, қандин һ.б.

1.5. Рәвеш.

XVIII гасыр язма телендә рәвеш лексик һәм грамматик яктан мөстәкыйлҗ сүз төркеме булып формалашкан һәм ул эш яки хәрәкәтнең билгесен белдерә.

Рәвешләрне төзелешләре буенча тамыр, ясалма һәм кушма итеп карап була [13: 91].

1. Тамыр: күб, гаять, элек, тәмам, тиз һ.б.

2. Ясалма рәвешләр тамыр төренә караганда сирәгрәк очрый: кыш күнендә, заманында, таңда, анда, бушлай, юқаруда һ.б.

3. Хатта сүзтезмәләр моделе буенча төзелгән кушма рәвешләр үзенчәлекле урын алып торалар: бер күн, шуның өчөн, бу кадәр, бер заман, үз кулы берлә, андан суң, анда һ.б.

Мәгънәләренә карап, рәвешләрне түбәндәге төркемчәләргә бүлергә була:

1) вакыт рәвешләре: бер күн, иртәсендә, таңда, кыш күнендә, бу йыл һ.б.;

2) урын рәвешләре: югарыда, анда, йырак һ.б.;

3) саф рәвешләр: тиз, бергә, бәс (таким образом), әбдан (целиком) һ.б.;

4) күләм-чама рәвешләре: күп, чүк, аз, байтак, гаять, тәмам, бу кадәр һ.б.

1.6. Фигыль.

Язма чыганакта фигыльләр төзелешләре буенча тамыр, ясалма һәм кушма төрләргә бүленәләр [46: 89]. Тамыр нигезнең махсус күрсәткече юк: ал-, бат-, бул- // ул-, ет- // җит-, кер-, кит-, көт-, куш-, күм-, күр-, кайт-, кара-, куй-, кун-, сал-, тот- һ.б.

Ясалма фигыльләр синтетик һәм аналитик юл белән ясала. Синтетик юл белән ясалганы исемгә яки сыйфатка аффикс кушылу ярдәмендә барлыкка килә:

-ла // -лә: аңла-, башла-, кышла-, уғырлы- һ.б.;

-а // -ә: ата-, телә-, йәшә- һ.б.;

-р // -ар // -әр // -ыр: тазар-, ебәр- // җибәр-, чакыр- һ.б.

Аналитик юл белән кушма фигыльләр ясала. Алар исем яки сыйфат һәм ярдәмче фигыльләрдән торалар: и- // е- // э- // ир-: хөкөм итүб; бул- // ул-: мәст улдук (исердек, исерек булдык).

Күпчелек очракта ярдәмче фигыльләр мөстәкыйль мәгънәгә ия булып, үзләре генә кулланылалар.

Сыйфат фигыльнең (причастие) хәзерге, үткән, киләчәк заман формалары очрый.

1. Үткән заман сыйфат фигыле -ған // -гән, -қан // -кән аффикслары ярдәмендә ясала: куйынундан китмәгән, килүб җитмәгән, барган ерләрүмез һ.б.

2. Хәзерге киләчәк заман сыйфат фигыле аз очрый, юк диярлек. Ул -(а, ә, у, ү) р аффикслары кушылып барлыкка килә: күргәзүр өчөн, түләнүр ақча һ.б.

3. Хәзерге заман сыйфат фигыле аналитик юл белән формалашкан: -а // -ә, й + торган: Түләй торған ясақымыз.

Хәл фигыленең иң таралган төре -(а, ә, ы, е, о, ө, у, ү) б кушымчасы ялганып формалашкан: көчләб, ташутуб, бозоб, әйтүб, тартуб һ.б.

Заключение

XVIII-XIX йөз татар-башкорт телләренең фонетик үзенчәлекләренең формалашуы – аның катлаулы һәм дәвамлы тарихи үсешенең нәтиҗәсе. Без тикшергән Батыршаның әби патша Елизавета Петровнага хаты Идел-Урал буйларында иске татар әдәби теле киң таралган чорда язылган һәм аның фонетик үзгәрешләрен игътибарга алу XVIII гасырда Идел-Уралда бу әдби теленең фонетик закончалыкларының үсеш процессын күзалларга мөмкинлек бирә.

Татар телендә вокализм системасы орфоэпик яктан кыпчак төркемендәге башка телләргә якын. Бу системада тәмам ачыкланып, чишелеп бетмәгән мәсьәләләр дә күп. Читенлек шунда ки, гарәп хәрефләре белән бирелгән борынгы текстларда, шул исәптән без тикшергән чыганакта да, барлык сузык авазларны да төгәл билгеләп булмый.

Текста сүзләрнең беренче иҗегендә сузык авазлар үзләренең тотрыклыгы, ныклыгы һәм дәвамлылыгы белән аерылып тора. Шунлыктан аларда диалекталь үзенчәлекләр күбрәк саклана. Кыпчак телләрендә сузык авазларның калын-нечкә төре гаять ачык беленеп тора һәм шул җирлектә анда сингармонизм законының зур урын тотуын күрәбез. Сүзнең беренче һәм аннан соңгы иҗекләрендә иренләшүнең тигез булуы, хәтта кушымчада да дәвам итүе күзәтелә (бозок, өчөн, көнөндә, борон, хөкөм). Лабиаль гармония икенче һәм соңгы иҗекләргә дә җәелә (укутуб, улуңуз, сүндүрүб, улуб, уруш, сугушуб).

Текста о ~ у, у ~ о, ы ~ у, и ~ ә, ә ~ а, е ~ ү тәңгәллекләре (отунч – үтенеч; отуз– утыз; алтун–алтын, хатун–хатын; бән, сәнең; халдә, тамам; итүб, Идүл, китүб), ив // әв, үз – үй – өй дифтонглары (сәвенеч – сәүенеч, сәвәпле – сәүепле, ивенә – өенә; сүзлә – сүйлә – сөйлә), йай трифтонгы (йайлау, йайа) кебек үзенчәлекләр күзәтелә.

Тартыклар өлкәсендә дә болгар-кыпчак телләренә хас үзенчәлекләр төп урынны алып тора. Сүз уртасында ғ (туғры, йағшы, ағча), сүз ахырында ғ, г (короғ, кечег, улуғ), сүз ахырында у урынында ғ, г куллану (тағ–тау, бағ–бау). Сүз уртасында ғ авазының әйтелеше: сығыр (сыер), бағлау (карау), ағырлык (авырлык). Б авазы сүзнең төрле позицияләрендә кулланыла: бәнүм, ошбу, диб. П авазы төрки сүзләрнең башында күзәтелми, ул сүзнең я уртасында, я ахырында кулланыла, соңгы позициядә һ урынына б авазы килә: булуб, диб, сораб. Рус һәм фарсы сүзләрендә барлык позицияләрдә п авазы (падишаһ, пахут, пулк, пашпурт), сүз башында п ~ б (булк, бахут, бамушник) дә очрый. Шулай ук б ~ м (бән ~ мән, бең ~ мең), б ~ в (варды, вар, вирде), д ~ т (дел ~ тел, диң ~ тиң, деләк ~ теләк) чиратлашулары, й–лаштыру (йәй, йер, йитдем), з ~й (сүзләшдем – сүйләштем), р, д ~ т, т ~ д вариантлыгы (берлә – белә – белән, ирде – иде, куртармак – кутармак; түрт – дүрт, түртенче – дүртенче; дел – тел, дегүл – түгел, дөшерү - төшерү) һ.б. күзәтелә.

Чыганакның лексик нормалары болгар-кыпчак телләре җирлегендә формалаша. Батырша халык сөйләмен үзенчә эшкәртеп әдәби теле формаларына якынайта. Гарызнамәнең сүзлек составы бертөсле булса да, ул лексик яктан шактый зур иреклек белән аерыла.

Хатның сүзлек составы һәм төп фонды хәзерге татар әдәби теленнән әллә ни аерылмый. Аның сүзлек хәзинәсендә бик күп катламнар бар. Алар арасында борын-борыннан Идел буенда яшәгән болгар һәм кыпчак халкының лексик байлыгы төп урынны алып тора.

Батырша үзенең гарызнамәсендә сүзләрнең синонимик, омонимик, антонимик мөмкинлекләреннән, күпмәгънәлелек күренешеннән оста файдаланган.

Батырша хатының сүзлек хәзинәсенең зур өлешен алынма сүзләр тәшкил итә. Хат текстында гарәп-фарсы алынмалары 30-40 процент алып тора, шуңа күрә бу телләр яисә иске текстлар белән таныш булмаган кешегә ул беренче карашка аңлаешсыз булырга мөмкин. Аерым бер өлешне рус теленнән кергән алынмалар били. Алар нигездә татар теле закончалыкларына буйсынганнар, ләкин чыганак семантикаларын саклаганнар.

Хатта архаизмнар да, мәгънәләре бүгенге көн белән чагыштырганда икенче төсмер алган сүзләр дә очрый. Әлбәттә, хатның нигезен татар-башкорт халыкларының теле, шулай ук гомум төрки тел сүзләре тәшкил итә.

Хатны морфологик яктан тикшергәндә, текст мөстәкыйль (исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш) һәм мөстәкыйль булмаган (теркәгеч, бәйлек, кисәкчә) сүз төркемнәренә аерып карарла. Нәтиҗәдә хатта чагылган морфологик күренешләр иске татар әдәбителенә хас булган үзенчәлекләрне билгели. Дөрес, кайбер аермалыклар да юк түгел, ләкин алар авторның мөмкинлекләренә бәйле.

Бу чордагы Идел-Урал буе төрки теленең синтаксисы өчен язма чыганакларның характеры һәм идея эчтәлеге, авторларның белем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә төрле катмарлы конструкцияләр характерлы булган.

Гади сөйләм табигать күренешләрен, тормыштагы чынбарлыкны, авторның теге яки бу вакыйгага карата уй-фикерләрен тасвирлау өчен кулланыла. Мәсәлән: Ачлык зәхмәте сәбәбдән бер ай микъдары тәнүмез шешүб, қеүәтсез булуб йөрөдөк.

Текста гади сөйләм андагы хис-тойгыларны ачыграк һәм ышандырырлык итеп тасвирлау өчен кулланыла. Мәсәлән: Бундан яманырак эш булурму? Вәй хәсрәт! Ни өчөн бәнем әмеремне еренә еткүрмәйсез?

Автор җөмләләрдә халыкның рухын чагылдырган фразеологик әйтемнәр, мәкальләр файдалана: көндә бөтәр эшне айга, айда бөтәр эшне йылга суздылар мал алур өчөн; атымызны аргутуп, тунымызны туздуруб һич нәрсәсез кайтабыз; файда итәйүк ди торгач зыян күрәмсез; халык теленә төшкән буш булмас һ.б.

Хатта сөйләмнең теркәгеч белән һәм теркәгечсез килгән тиңдәш кисәкләрен еш очратырга мөмкин: Вә ләкин падишаһлар гәзизләр вә шәрифләрдүр вә һәрнәрсәгә кем кадерлү вә ғәзиздүр.

Катмарлы конструкцияләр текстта еш очрый.

Хатта туры сөйләм белән кыек сөйләм янәшә килә. Кыек сөйләм автор сүзләренең катнашлыгы белән генә аерыла. Авторның сөйләме төрле урында килергә мөмкин. Автор сөйләме функциясен фигыльләр үти. Күпчелек очракта кыек сөйләмдә зат алмашлыклары кулланылмый, авторның заты фигыль формалары белән билгеләнә.

Хат үзенең композициясе һәм характеры белән бик катлаулы әсәр. Шуңа күрә дә бу хатта төрки теленең һәм аның локаль варианты – XVIII гасыр урталарындагы Идел-Урал буе төркиенең – традицион яклары чагылыш тапкан дип санарга кирәк.

Анда төрле стильләр катнаша. Әдәби әсәр кебек ул әдәби теленә якынайтып язылган. Шулай эш кәгазьләре, публицистика, хат стильләре кушылган. Шулай да рәсми һәм публицистик стиль элементлары күбрәк урын алган.

Батырша хатындагы күп кенә юллар публицистикага хас булган патетика, хис-тойгы, зәһәр көлү, әченү кебек алымнар белән сугарылган.

Батырша хатын рәсми эш стилендә башкаруга рус теленең ул вакытларда формалашып өлгергән рәсми эш стиле йогынты ясый. Бу чорда гаризалар, прошениеләр, указлар, актлар күпләп языла. Бу хатны язар өчен Батыршага рус теленнән тәрҗемә ителгән сораулык та китереп бирәләр.

Бу чорга караган төрки теле, хат текстыннан күренгәнчә, аңлаешлы, бай һәм күләмле. Аның үзенчәлеге булып еш кына югары стильгә характерлы сүзләр гади халыкның сөйләм телендәге сүзләр белән чиратлашып килә.

Төрле стильгә караган сүзләрнең катнашып китүе, гарәп-фарсы сүзләренең сөйләм теле сүзләре белән чиратлашуы – авторның үзенең язма телендә, элеккерәк чордан аермалы рәвештә, традицион әдәби формалар белән исәпләшми, үзенчә иҗат итүгә омтылышын күрсәтә.

Анализланган фонетик-грамматик үзенчәлекләр, лексик берәмлекләр, ирешелгән нәтиҗәләр «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар диалектологиясе» курсларының гамәли дәресләрендә рефератив планда уңышлы файдаланырга мөмкин.

Эшебезнең төп нәтиҗәләре «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар диалектологиясе» курсларының гамәли дәресләрендә, студентларның еллык фәнни конференцияләрендә апробацияләнде.

Хезмәт студентларның фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр кысаларында башкарыла һәм соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъвә итми. Гомумән, Батыршаның барча кылган хезмәтләре, аның иҗаты татарның үз тарихи мирасына әверелсен өчен шактый эш башкарасы бар.

Список литературы

1. Азнабаев А.М., Псянчин В.М. Историческая морфология башкирского языка. – Уфа, 1976.

2. Акманов И.Г. Башкирские восстания XVII–XVIII вв. – феномен в истории народов Евразии // Ядкяр. – 1995. – № 1. – С. 95–103.

3. Алишев С.Х. Батырша батырлыгы // Казан утлары. – 1986. – № 2. – 164–170 б.

4. Ахметзянов М. О лексике эпитафий XVII-XVIII вв. // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. – Казань, 1983.

5. Ахметзянов М.И. Татарские шеджере (Исследование татарских шеджере в источниковедческом и лингвистическом аспектах по спискам XIX–XX вв.). – Казань: ТКИ, 1991. – 158 с.

6. Ахметьянов Р.Г. Служебные слова в татарской прозе XVIII в. // Анализы текстов по истории татарского литературного языка. – Казань, 1988.

7. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: ТКН, 1995. – 94 б.

8. Башкирские шежере (Филологические исследования и публикации): Сборник статей. – Уфа: БФАН СССР, 1985. – 163 с.

9. Башкорт әдәби теленең тарихы. – Уфа: Китап, 1966. – 276 б.

10. Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1981. – 248 б.

11. Галяутдинов И.Г. Общенародный башкирский язык – источник литературного языка // Ядкяр. – 2000. – № 4. – С. 93–99.

12. Галяутдинов И.Г. Основные этапы развития башкирского литературного языка // Ядкяр. – 1995. – № 1. – С. 140–145.

13. Галяутдинов И.Г. «Тарих нама-и булгар» Таджетдина Ялсыгулова (Лингво-текстологический анализ списков памятника. Грамматический очерк, лексика, сводный текст и перевод). – Уфа: Башк. книжн. изд-во, 1990. – 240 с.

14. Гәләүтдинов И.Г., Һазыева Г.Р. «Рисаләи Гәзизә» әсәре теленең морфологик үзенсәлектәре // Йәдкәр. – 2001. – № 2. – 49–61 б.

15. Җәләй Л. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар. – Казан, 1964.

16. Җәләй Л. Татар теленең тарихи грамматикасы. – Казан, 1999.

17. Закиев М.З. Койне, традиционные нормы, старотатарский и современный татарский литературный язык. – Казань, 1988.

18. Зәкиев М.З. Идел буе татарларының оешуы // Мирас. – 1996.– № 1-2. – 143–149 б.

19. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. – 208 б.

20. Ислаев Ф. Исемендә җисеме // Мәдәни җомга. – 2005. – 25 март.

21. Исследования по исторической диалектологии татарского языка (Материалы и исследования). Сборник статей. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – 160 с.

22. Исследования по татарскому языку: Сборник статей. – Казань: Изд-во КГУ, 1977.

23. История татарского литературного языка (XIII – первая четверть ХХ в.). – Казань: Фикер, 2003. – 656 с.

24. Киекбаев Җ.Г. Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе. – Уфа: Китап, 1966. – 276 б.

25. Махмутов М.И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге (татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре). – Казан: «Иман» нәшрияты, 1993. – I том.

26. Махмутов М.И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге (татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре). – Казан: «Иман» нәшрияты, 1993. – II том.

27. Миңлебаев К. Батырша // Мирас. – 1994. –№ 4. –67 б.

28. Мухаметрахимова Р.З. Язык Г.Утыз-Имяни: Автореф. … канд. филол. наук. – Казань, 1990.

29. Мәскәү.Борынгы Актларның Үзәк Дәүләт архивы, фонд 7, 1781 нче эш.

30. Нуриева А.Х. Татар теленең лексикасының угыз, кыпчак элементларын билгеләүгә карата // Исследования по татарскому языку. – Казань, 1977.

31. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. – Казан, 1975.

32. Радлов В. Опыт словаря тюркских языков. – СПб., 1893–1911. – Т. I-IV.

33. Рамазанова Д.Б. Урал буе татарлары // Казан утлары. – 1993. – № 8. – Б. 141-162.

34. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (Югары уку йортлары студентлары өчен). – Казан: «Хәтер» нәшрияты, 1999. – 288 б.

35. Серебренников Б.А., Гаджиева Н.З. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Синтаксис. – М., 1986.

36. Сибәгатов Р. Көнбатыш Башкортстанның борынгы теле // Казан утлары. – 1993. – № 5. – 157–165 б.

37. Татар грамматикасы. – Т. I. – М.: «Инсан», Казань: «Фикер», 1998. – 512 с.

38. Татар грамматикасы. – Т. III. – М.: «Инсан», Казань: «Фикер», 1998. – 512 с.

39. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле: морфология. – Казан: КДУ, 1978.

40. Тумашева Д.Г., Усманов М.А., Хисамова Ф.М. Об особенностях развития старотатарской деловой письменности // Советская тюркология. – 1977.

41. Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–ХVIII вв. – Казань 1972.

42. Фассев Ф.С. Старотатарская деловая письменность XVIII в. – Казань, 1982.

43. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. – Казан: КДУ, 1993. – 328 б.

44. Хаков В.Х. Тел һәм стиль мәсьәләләре. – Казан: КДУ, 1961. – 160 б.

45. Хаков В.Х. XIX гасыр татар әдәби теленә кыскача күзәтү // Мирас. – 2001. – № 9. – 59 б.

46. Халикова Р.Х. Язык башкирских шежере и актовых документов XVIII–XIX вв. – М.: Наука, 1990. – 200 с.

47. Хисамова Ф.М. XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре (Е.И.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышына кагылышлы материаллар буенча). – Казан, 1980.

48. Хусаинов Г.Б. Письмо Батырши императрице Елизавете Петровне. – Уфа: УНЦ РАН, 1993. – 250 с.

49. Хөсәйенов Г.Б. Заман. Әзәбият. Әзип. – Өфө: Башкортостан китап нәшрияте, 1978. – 432 б.

50. Чулошников А.П. Восстание 1755 г. в Башкирии. – М.-Л., 1940. – С. 64–65.

Покупка готовой работы
Тема: «БатыршаныҢ Әби патша елизавета петровнага язган хатыныҢ тел ҮзенчӘлеклӘре»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 56
Цена: 2100 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы

У нас можно заказать

(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)

Контрольная на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Решение задач на заказ

Решение задач

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Лабораторная работа на заказ

Лабораторная работа

от 200 руб.

срок: от 1 дня

Доклад на заказ

Доклад

от 300 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

42 задания

за последние сутки

10 минут

время отклика


Возможно Вас заинтересует