Дипломная работа
«Изучение особенностей выделения татарских народных говоров приуралья»
- 63 страниц
Кереш.4
Төп өлеш
Беренче бүлек.
Татар теленең урта диалекты, кыскача өйрәнелү тарихы һәм сөйләшләргә бүленү мәсьәләсе.8
1.1. Диалектология һәм татар теленең
диалектларга бүленеше.8
1.2. Урта диалект һәм аны сөйләшләргә бүленү мәсьәләсе.13
1.3. Урта диалектның төп дифференциаль билгеләре.20
1.4. Урта диалектны өйрәнү тарихыннан.22
Бүлек 2.
Татар теленең урта диалекты сөйләшләрен бүлеп чыгару һәм аларга атама бирү үзенчәлекләре.29
Бүлек 3.
Диалект шартларында туган тел укыту методикасы һәм җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып урта мәктәптә татар теле укыту өчен күнегү үрнәкләре.63
3.1. Диалект шартларында туган тел укыту методикасы.63
3.2. Җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып урта
мәктәптә татар теле укыту өчен күнегү үрнәкләре.66
Йомгак.72
Билгеле бер территориядә яшәгән халыкның җирле сөйләмен өйрәнү фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия. Җирле сөйләштә телнең бик борынгы күренешләре сакланып калырга мөмкин. Татар теленең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым чорлары теге яки бу җирле сөйләштә бүген дә кулланылышта булуы, яшәве очраклары күп күзәтелә. Бу яктан карганда тел белеменең бу өлкәсе телнең тарихи катламнарын ачу ягыннан, аның үсү-үзгәрү юлларын өчен кыйммәтле бай чыганак булып тора. Шул ук вакытта диалектология татар әдәби теленең сүзлек составын баету чыганагы да. Әдәби тел терминологиясен тулыландыруда ул саф чишмә ролен үти, чөнки телдә даими барлыкка килеп торган яңадан-яңа күренешләрне, предметларны атау мәҗбүрилеге бар. Халыкның җирле сөйләме мөмкинлекләрен күренекле әдипләр дә үтемле сурәтләү чаралары буларак матур әдәбият әсәрләрендә оста файдалана.
Татар диалектологиясе татар теле белеменең иң югары дәрәҗәдә өйрәнелгән өлкәсе. Бу фән 19 гасыр азакларында формалаша башлый. Бу өлкәдә күренекле галимнәр Г.Ф. Миллер, П.С. Паллас, И.М. Лепехин, Н.П. Остоумов, А. Воскресенский, тюркологлар Н.И. Зотлотницкий, В.А. Казаринов, В.В.Радлов, А.Г. Бессонов, Н.Ф. Катанов һ.б. хезмәтләре зур роль уйный. А.Г. Бессонов белән Н.Ф. Катановны чын мәгънәсендә татар диалектологиясенә нигез салучылар дип атарга мөмкин.
20 гасыр башының беренче яртысында С.Е. Малов, Г.Н. Әхмәров, Җ. Вәлиди, Н.К. Дмитриев, Л. Җәләй, Н.К. Дмитриев, С. Әмиров, Җ. Вәлиди һ.б. татар диалектологиясе үсешенә зур өлеш кертәләр.
20 гасыр уртасында инде татар диалектларын планлы һәм максатчан рәвештә өйрәнү оештырыла. 20 гасырның икенче яртысында Л.Т. Мәхмүтова, Ф.Ю. Юсупов, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйков, А.Г. Шәйхулов, Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов һ.б. тикшеренүләре нигезенд ә татар диалектологиясе татар тел белеменең иң нык өйрәнелгән өлкәсенә әверелә. Аның казанышлары тюркология өлкәсендә гомум танылган.
Бүген өлкән буын галимнәр белән беррәттән татар диалектологиясенең формалашкан бай традицияләрен яшь галимнәр А.Р. Рәхимова, А.Х. Насыйбуллина, Г.М. Сөнгатов, И.С. Насипов, Р.С. Барсукова, М.Р. Хәбибуллина, М.Р. Булатова һ.б. дәвам итәләр.
Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар диалектларын бүлеп чыгаруда дифференциаль билгеләрне барлау зур роль уйный. Шулай ук диалектларны сөйләшләргә бүлүдә тел үзенчәлекләрен исәпкә алу төп принцип булып торса да, аларның формалашу тарихы, бу сөйләш вәкилләренең этник яктан оешу һәм сөйләшнең географик-территориаль таралышы ягыннан аермалы яклары да хәлиткеч булырга мөмкин. Бу үзенчәлекләргә игътибар бирү ягыннан диплом эше темасы бик актуаль булып тора.
Безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы “Татар теленең урта диалекты сөйләшләрен бүлеп чыгару принциплары”. Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү объекты һәм предметы билгеләнде. Тикшеренү объекты булып татар теленең урта диалектының төп сөйләшләре торса, предметы – урта диалекты сөйләшләргә бүлеп чыгаруда кулланылган принциплар, аларны атаудам үзенчәлекле-аермалы эчтәлеге.
Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – татар теленең урта диалектының төп сөйләшләрен бүлеп чыгару принципларының үзенчәлекле-аермалы эчтәлеген ачыклау, аларны билгеләүдә галимнәр нинди лингвистик, ареаль-территориаль һәм тарихи үзенчәлекләргә мөрәҗәгать итүләрен ассызлыклау, урта диалект сөйләшләренә атама бирүдә алар нәрсәгә игътибар итүләрен күрсәтү. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:
- Татар теленең урта диалекты һәм аның тып сөйләшләре буенча фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү, аларны иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;
- Татар теленең урта диалекты һәм аның төп сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләрне билгеләү, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклау һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлекне ачыклау;
- Җирле халык сөйләшләре шартларында туган телне укыту методикасына кагылышлы мәсьәләләргә игътибар юнәлтү;
- Җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен күнегү үрнәкләрен төзү.
Диплом эшенең яңалыгы шунда: бу тикшерүдә югары уку йортлары студентарының квалификацион чыгырылыш эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр татар теленең урта диалекты һәм аның тып сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләр тулысынча аерып бирелә, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклана һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлек ачыклана; җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен автор тарафыннан төзелгән күнегү үрнәкләре тәкъдим ителә.
Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак татар диалектологиясенә кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр һәм дәреслек-әсбаплар файдаланылды. Төп чыгынак итеп «Татар халык сөйләшләре» хезмәтенең 1нче китабы алынды, чөнки бу хезмәттә татар теленең урта диалектының барлык сөйләшләре буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган, ул татар диалектологиясенең күпсанлы чыганакларына таянып язылган. Методик өлешне башкаруда Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров, Ф.Ю. Юсупов һ.б. галимнәрнең җирле халык сөйләшләре шартларында хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту методикасына кагылышлы хезмәтләре файдаланылды.
Чыгырылыш квалификацион эшнең фәнни-методологик нигезен татар диалектологиясе буенча эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә (Г.Х. Әхәтов, Л.Ш. Арсланов, Х.Ч. Алишина, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Г. Тумашева, Д.Б. Рамазанова, Л. Җәләй, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, З.Р. Садыкова, М.З. Зәкиев һ.б.).
Бу диплом эшен язуда тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, лингвистик анализ һ.б. метод-алымнар комплекслы файдаланылды.
Диплом эшенең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗңләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, башка төр уку йортларында «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар теле тарихы», «Татар теле диалектологиясе» курсларын укыту барышында файдаланыла алуында һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак диплом һәм курс эшләрен башкару өчен нигез була тора алауында.
Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.
ТӨП ӨЛЕШ
Беренче бүлек
УРТА ДИАЛЕКТЫНЫҢ ТӨП СӨЙЛӘШЛӘРЕНӘ ХАС ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР ҺӘМ АТАМА БИРҮ ҖИРЛЕГЕ
1.1. Урта диалектының казан арты сөйләшләре төркеме
Дөбъяз сөйләше
Бу сөйләш Татарстанның Дөбъяз, Әтнә, өлешчә Биектау һәм Арча районнарында таралган.
Фонетик үзенчәлекләр
Сузык һәм тартык авазларның составы ягыннан дөбъяз сөйләше әдәби телдән, нигездә, аерылмый. Шулай да кайбер авазларның ясалышында һәм кулланылышында аерымлыклар бар.
Сузыклар. Дөбъяз сөйләше сузыклар ясалышына караган шушы үзенчәлек белән генә казан арты сөйләшләреннән аерылып тора. Калган үзенчәлекләр аваз тәңгәллекләренә кайтып кала.
о—ө ирен авазларын иренсезләштерү: кен — көн, тетен — төтөн (төтен), йез — йөз, эс — өч, кетү — көтү, сет — сөт, кемеш — көмөш (көмеш) һ. б.
Кайбер тәңгәллекләр аерым сүзләрдә генә күзәтелә: а—ы: дҗас- маҡ — йасмык (ясмык); ы~а:дҗылымсы — җылымса, баргынчы — барганчы;
э (е)~ә: килгенче — килгәнче; ә~и:имеш-мэмеш — имеш- мимеш; и~ә:эзрик — диал. әзрәк — азрак; о~а:тотош — тоташ һ. б.
Тартыклар. Дөбъяз сөйләшендә әдәби телдәге өрелмәле җ авазы кушык дҗ авазы итеп әйтелә: дҗил — җил, дҗиде — җиде, дҗимеш — җимеш, дҗанындагы — йанындагы (янындагы), дҗэйеэн — җәйгән һ.б. Сөйләү барышында шартлау элементы төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин: дҗ/дҗ.
Сүз башында д шартлау элементы үзе генә дә әйтелә: д'ымырңа — йомырка, д 'омах — әкият, д'итен — җитен, д аулыҡ — җаулык (яулык) һ.б.
Әдәби телдән һәм урта диалектның башка сөйләшләреннән аермалы буларак, чавазы да дөбъяз сөйләшендә кушык тч/ тч булып әйтелә. Тик шартлау элементы көчле булган вариант сирәк очрый: тчандыр— чандыр, тчамасы чамасы, тчалш — чалгы һ. б.
Ассимиляция-диссимиляция күренешләре. Шушы, шушында алмашлыклары, кире диссимиляция нәтиҗәсендә, тушы, тушында рәвешле әйтеләләр.
н авазына беткән сүзләргә л авазына башланган кушымчалар ял-ганганда л~н:
пес'әллек — печәнлек, эстеллек — өстенлек, дҗүлле — йүнле (юньле), урмаллы—урманлы, тчыллап — чынлап, көлләшү — көнләшү, ҡуйаллар — куйаннар (куяннар).Мәсәлән: Хәзер апа инде,әwәл түтәй дигәлләр. Лашмаллар булган әшәле, агас' ташыгаллар, урман кискәлләр.
Алынма сүзләрдә регрессив ассимиляция күренешләре: лампас — монпансье, пуссыз - рус. путь + -сыз һ. б.
Авазлар төшү. Тамырыңдар булган фигыльләргә –ыр/-ер ку-шымчалары ялганса, бер р авазы кыскара: устерегә — үстерергә, үрем/уререм — үрермен һ. б.
Икеләтелгән тартыкларның берсе кыскара: апаҡ— диал. аппаҡ (бертуган апа яки сөйләүченең үзеннән олырак булган теләсә нинди хатын-кыз туганы).
Иҗекләр төшү:тирмән — әд. тегермән; чытҡан — кычыткан; шау — тышау.
Аваз өстәлү:кәтәнәк — диал. кәтәнә (тәбәнәк буйлы); йәнәмәсе — янәсе, алдырым ҡош — алырым кош — алырмын кош (яшьләр уены вакытында әйтелә торган сүз), тәгәлдәш — тәлгәш.
Метатеза (авазларның үзара алмашынуы): күгәлә — күләгә, нилет — лента һ. б.
Морфологик үзенчәлекләр
Сүз төркемнәре, аларга хас грамматик категорияләрнең ясалышы, мәгънәләре буенча аермалар бар, ләкин алар күп түгел.
Тартым категориясе. Тартымлашкан исемнәр һәм кайбер фигыль формалары юнәлеш килешендә -ңар/-ңәр, -ңғар/-ңгәр кушымчалары алалар. Мәсәлән: Күз ҡабагым тартҡан ийе, кеше киләсеңәр икән. Кийәү буласыңғарға дҗегерме дә тулмаған икән әле.
Алмашлыклар. Зат алмашлыкларының иялек килешендә ң авазы сирәк кулланыла: безнен — безнең, синен — синең һ. б.
Без зат алмашлыгын иялек килешендә безен дип әйтү очраклары кү-зәтелә: Безен (безнең) аюылнын бер кийәү бабаларына цунацца барган ди.
Мин, син зат алмашлыкларының юнәлеш килеше түбәндәге вари-антларда кулланыла: миңа/миңға/мийа, сиңа/сиңға/сийа.
Фигыльләр. Теләк фигыльләрнең составы һәм кулланышлары әдәби телдәгечә: барыйм әле, барсыныйы — барсын иде, барасым килә, барса иде һ. б.
-мағайы/-мәгәйе кушымчалы фигыльләр хәвефләнүне, фараз итеп шикләнүне белдерәләр: Игә кеше-фәлән кермәгәйе (керүе бар). Былыт тчыҡты, дҗаңғыр дҗаумағайы (явуы бар).
Боерык фигыльнең ясалышы һәм мәгънәләре, нигездә, әдәби телдәгечә. 3 нче зат берлек сан формасы юнәлеш килеш кушымчасы ала һәм максат, теләк белдерә: Былар ҡыйаш батсынға (батсын дип) түгел, эш бетсенгә (бетсен дип) эшләгәлләр.
Лексик үзенчәлекләр
Диалекталь сүзләрнең составы һәм генетик характеристикасы белән дөбъяз сөйләшенең Казан артындагы башка сөйләшләр белән уртаклыгы зур. Шуның белән бергә аерымлыклары да бар. Кайбер моментларны искәртеп үтик.
Туганлык терминнары:түтәй — үзеңнән өлкән кыз туган; тудығастай (< тудыҡ + абыз + тутай) — өлкән кыз туганына эндәшү сүзе; тута — бертуган апа, әти яки әнинең сеңлесе; тийешле — туган, туган-тумача; нәни абый— абыйларның иң кечесе; туганым астай/тудыгастай— җиңгиләргә эндәшү формасы, йортбаш— йортка кергән кеше һ. б.
Йолаларны белдерә торган диалектизмнардан кайберләрен күрсәтеп үтик: җаусы-— яучы, дҗегереп чығу— ябышып чыгу, тартым— кыз килешкәч егет ягыннан бирелә торган акча; кийәу пәкесе— хатынының энесенә бүләк ителә торган пәке; ширбәткә салу— туй мәҗлесендә кияү белән киленгә бүләк салу;
Кешенең төрле сыйфатларын тасвирлый торган специфик сүзләр: сыйаҡсыз— тупас, дорфа, җарау— зур гәүдәле, чаҡ — начар, әшәке; тутут — бугаз, шенҗү— сизенү һ. б.
Хуҗалык һәм тормыш-көнкүреш белән бәйле сүзләр: аҡтанасты— өйалды асты, банкы— чүлмәк, кәбәрткә/кәбәртмә— мич белән стена арасында калдырылган урын, ташийаҡ — касә һ. б.
Кием-салым һәм бизәнү әйберләре:бәлүнкә(<рус. валенки) — киезката, бештерә— чабатаның киндерә тишеге, тәҡыйа— бала башлыгы, изү— изүчә (укалар, ефәк тасмалар тегеп, тәңкәләр, асылташлар тезеп ясалган хатын-кыз бизәнү әйбере, алга киелә һәм муенга бәйләп куела.
Аш-су атамалары:бағынчаҡ— койка, бийетке— бәлеш тышының бәрелгән җире, мирза бөккән— эченә корт, җимеш салып пешерелгән пирог, кәтәрмәч— солы оныннан майда әвәләп пешерелгән төче күмәч.
Мамадыш сөйләше
Бу сөйләш Саба, Мамадыш, Теләче, өлешчә Питрәч, Балык Бистәсе һәм Кукмара районнарында таралган. Зур өлеше элекке Мамадыш өязенә кергән, сөйләшнең исеме дә шуннан чыгып бирелгән.
Фонетик үзенчәлекләр
Сузыклар. Аларның ясалышы һәм составы ягыннан сөйләш әдәби телдән аерылмый. Бары тик а авазының гына көчле иренләшкән аваз булып әйтелүен күрсәтергә кирәк:ҡа°ла°,ҡа°ҡ— как, ба°ҡча°— бакча һ. б.
Бу сөйләштә дә берничә иҗекле сүзнең ахырына таба иренләшү төсмере кими: ба°ҡча°ларда,ба°ла°ларғаһ. б.
Калган авазлар ясалыш ягыннан әдәби телдәге шундый ук аваз* лардан аерылмыйлар.
Мамадыш сөйләшендә сузыклар тәңгәллегенең түбәндәге очраклары
теркәлгән:
и~э(е).Аерым сүзләрдә әдәби телдәгеэурынынаиавазынәйтү; инә — әнә, ире — әре.
э (е)~ә:тәкермәч — тәгәрмәч.
и~ә:сике— сәке,җийәү — җәйәү,чикчәги — чәкчәк,пирәмәч— пәрәмәч.
Бу рәвешле иренсезләштерү күренешләренең кулланылышы бик чикле.
у~о:суң — әд. соң, суңгы — соңгы; ү~ ө:үмә — әд. өмә, үнәр — һөнәр.
Дифтонглар.-өй дифтонгы, нигездә, әдәби вариантта кулланыла. Шуның белән бергә, аның -и/-и(и)/-ий булып әйтелү очраклары да бар:сөйләшә/ сийләшә — сөйләшә, көйсез/кийсез — көйсез, чөйөл- дерек/ чийелдерек/ — чөелдерек һ. б.
с~ч тәңгәллеге Шәле авылында очрый: ҡалас — калач, кумәс —күмәч, ҡысҡырғас — кычкыргач, сабағаш — чабагач.
Мамадыш сөйләшенә җ-ләштерү хас: җитен, җәй, җиләк, Гөлҗа- мал, морҗа һ. б. Әдәби телдә й белән башлана торган сүзләрдә җ//й: җаwым//йаwым — йаwым (явым), җөгөр//йөгөр — йөгер, җуҡ//йуҡ — йук (юк), җәшләр// йәшләр — йәшләр (яшьләр), җалҡау//йалҡау — йалкау (ялкау) һ. б.
Ассимиляция һәм диссимиляция. Тулы, кире ассимиляция сүз башындагы с, ч авазларының ш тартыгына охшашлануында чагыла: шаршау — чаршау, шыршы — чыршы, шыбағаш — чабагач, шуғыш — сугыш.
Түбәндәге сүзләрдә тел очы с тартыгы үзеннән соң килгән ч авазына тулысынча охшашлана: чийырчыҡ — сыйырчык (сыерчык), чөйөнче/чийенче — сөйенче (сөенче), бачҡыч— баскыч, ҡычңыҡ — кыскыч; алынмаларда шул ук с авазының тулы уңай ассимиляциясе күзәтелә: чичла — число, чичтыра — сестра.
Диссимиляция:пирмән — пилмән, сиклатар — секретарь; тушы — шушы, тишмә — чишмә; пыркарул — прокурор, калидур — коридор.
Аваз төшеп калу. Күпчелек сөйләшләргә хас булганча, ике сузык арасындагы ғ/г тартыгы төшеп кала: җерләү — җегерләү — әрләү, тее — теге, чыып — чыгып һ. б.
Аваз өстәлү,ҡ: тулыҡ—тулы; н: өтөрмән — төрмә; р: ҡортлау—котлау, г: иңгелек — иң элек; л: миллек/минек(рус. веник) — себерке (яфраклы агачтан яки мунча өчен әзерләнә).
Метатеза—янәшә яки арадаш торган авазларның урыны алышыну түбәндәге сүзләрдә теркәлгән: җегерем бер—йегерме бер (егерме бер); күсәртү— күрсәтү, бергадир— бригадир.
Морфологик үзенчәлекләр
Мамадыш сөйләшендә бу төр үзенчәлекләр аз табыла.
Исемнәр. 1 нче, 2 нче зат берлек сандагы тартымлы исемнәрнең төшем килеше кыпчак тибында да, угыз тибында да формалашырга мөмкин, соңгысы активрак күзәтелә: ҡулымы — кулымны, айағыңы— айагыңны (аягыңны), үземе— үземне, үзеңе — үзеңне һ. б.
Алмашлыклар әдәби телдәгечә. Тик нәрсә сорау алмашлыгы нәстә вариантында да кулланылуын күрсәтеп үтәргә кирәк: Тағы бер гәрәбәм бар әле, ансысы(анысы) нәстәнекедер (нәрсәнекедер).
Рәвешләр. Ел фасылларын белдерә торган сүзләрдән -лый/-ли(й) кушымчалары ярдәмендә дәвамлы вакыт белдерә торган рәвеш ясау.
Вакыт рәвешләрен беләнбәйлеге ярдәмендә ясауның активрак булуы үзенчәлекле. Мәсәлән, иртә беләндип сөйләү әдәби телдә дә күзәтелә. Мамадыш сөйләшендә тагын көндез беләнформасы да бар: Көндез белән ураҡ урабыз, төнлә белән ындырда җилгәрәбез.
Фигыльләр.Хикәя фигыльләрнең 2 нче зат күплеген катлаулы кушымча ярдәмендә ясау: Ҡура җиләгенә ҡортлоҡ(умарталык) йағына барасығызмы (барасызмы)? Җыраҡтан килгәнсегез (килгәнсез) икән.
Тамырлары -р сонорына беткән хикәя фигыльләрнең киләчәк заман 1 нче зат берлек сан формасы тулы һәм кыска вариантларда кулланыла: Миллек бәйләрем (бәйләрмен), миллек бәг әйбәт инде ул бәкәйләргә. Мин бераwыҡтан ашарым (ашармын).
Сыйфат фигыль. Сөйләштә –ышлы/-ешле, сирәк кенә -малы/
-мәле формалары кулланыла, алар даими була торган билгене белде-рәләр: Анан айаҡҡа кийешле (кия торган) итек була. Шыбын баудан була, сәнәклекнең астына тайаҡ тығып ҡалдыралар да, шыбынны әйләндереп алалар, ул ике йаҡтан да ләктермәле (эләктереп куя торган).
Ярдәмлек сүз төркемнәре. Теркәгечләр. Мамадыш сөйләшенең характерлы үзенчәлекләреннән берсе – дағын/дәген, тағын/тәгентеркәгечен яки кисәкчәсен куллану:Соңға ҡалыпкиттек тәген (киттек тә), кич ҡойаш байғач ҡына ҡайттыҡ. Мин дәген (мин дә) күрми калдым аны, бәк күрәсем килгәнийе. Барасыйы дағын (барасы иде дә), машина wатыҡ бит әле. Ат белә килә дәген (килә дә) төйәп китә.
Бу үзенчәлек татар телендә генә түгел, гомумтөрки масштабта да бик сирәк күзәтелә.
Бәйлекләр. Сөйләштә урын яки вакыт ягыннан чикләүне белдерә торган бәйлекләр (кадәр/хәдәр, хәтле, чаҡлы, тикле) арасында чиклебәйлеге дә күзәтелә. Казан арты сөйләшләреннән ул тагын бары лаеш сөйләшендә генә билгеләнеп үтелгән. Мисал: Ҡаты суҡаға төшәләрийе, парлыйларыйы җирне көзгә чикле (чаклы).
Ымлыклар. Лаеш сөйләше белән чиктәш авылларда гаҗәпләнү катыш аптырап сорауны белдерә торган чы ымлыгы күзәтелә: Чы, нишлисең?!
Лексик үзенчәлекләр
Бөтен казан арты сөйләшләренеке кебек үк, мамадыш сөйләшенә хас лексик-семантик система да татар әдәби теленең сүзлек фондына бик якын. Ул төп татар сүзләреннән һәм алынмалардан (рус, гарәп- фарсы, фин-угыр) тора. Кайбер аерымлыкларны күрсәтеп үтик.
Туганлык-кардәшлекне белдерә торган сүзләр:нә- нә — әни, нәнәм — әнигә эндәшү сүзе, тәтә — да бертуган апа һәм сөйләүчедән өлкәнрәк яшьтәге хатын-кыз туганнар, кечкенәттә — бертуган апаларның иң кечесе, үз әби — үзләре белән бергә торган әнисенең яки әтисенең әнисе һ. б.
Мамадыш сөйләшендә кайбер йолаларның атамаларында да аерымлыклар күзәтелә: дәрә боткасы — сабан туе алдыннан төрле ашамлыклар (ярма, май һ. б.) җыеп алып чыгып, болында пешерелә торган ботка, ҡолаҡ чөйөнчөсе — кыз килешкән чакта ризалык билгесе итеп кыз ягыннан бирелгән бүләк; чумәчлеки, чөмәлчеки — яңгыр теләү йоласы; исәкәй — каз өмәләре вакытында егетләр һәм кызлар төрлечә киенеп йөрү, нигез боткасы — өйнең нигезен коргач пешерелә торган ботка, мәҗлес.
Кешене тасвирлый торган сүзләр һ.б.: биречләнү — бирчәю, исәйү — үсеп китү, иңке-тиңке — ава-түнә, титаҡлап — аксаклап, көйәләк — юкка-барга да бик тиз борчылучан, эйтүле — атаклы, чучаҡ — сабырсыз, тынгысыз һ. б.
Йорт-җир, хуҗалык эшләре һ. б.: ҡычыйаҡ / кечейаҡ — өйнең кухня өлеше, мич алды ягы, суҡыр пич — мич астында ясалган аерым урын, бадийан — агач табак,дәстүк — тимер көрәк, бөгө / бейә/ җабышҡаҡ — вак кигәвен төре, бөйә/бүгә — буа, шыбын — юкә кабыгын төшергәндә кулланыла торган өтерге сыман агач, чәки — чирек литрлы шешә.
Кием-салым һ. б.: тупсалы — каптырмалы, шыраз — сәдәп тишеге; ҡысҡа кәстә — мамык сырып тегелгән кыска җылы кием, чәчтәңкәсе —чәчкап, күн кәлүш — күн батинка, мачалау — типчү, типчеп ямау, ышлапыр — күлмәкнең якасына, күкрәк турысына тегеп куела торган тар бала итәк.
Аш-су:сосын — яшь бозау ите, чырымталы — җепселле (ит турында), чупай — имезлек, чебрик — пәрәмәч, чабырма/чабыршы — итле ашның өстенә чыга торган күбек һ. б.
1.1.3. Балтач сөйләше
Бу сөйләш Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Киров өлкәсенең һәм Удмуртиянең көньягында таралган (Шушма һәм Бурец елгалары бассейны). Шуңа карамастан, аның төп таралу җирлеге хәзерге Татарстан Республикасының Балтач районы административ территориясе. Сөйләшнең атамасы да шуңа бәйле. Галимнәр фикеренчә, балтач сөйләше казан арты сөйләшләре арасында әдәби телгә иң якын торганы. Шулай да бу сөйләштә диалекталь үзенчәлекләр юк түгел.
Фонетик үзенчәлекләр
Сөйләшнең авазлар системасы, аларның ясалышы әдәби телдәгечә.Аерымлыклар позицион күренешләргә һәм аваз тәңгәллекләренә кайтып кала.
Сузыклар. Балтач сөйләшенә а авазының көчле иренләшкән варианты хас: а°т, ба°л, ка°ра° һ. б. Бу үзенчәлек — мамадыш һәм балтач сөйләшләре өчен уртак күренеш.
Сөйләштә сузыклар өлкәсендә түбәндәге тәңгәллекләр теркәлгән:
а~у:аҡлау — уклау; а~ы:сазамаҡ — сазамык; ы~а:чыныйаҡ ~ чынаяк; ә~и:бәк — бик; о~у:җоҡ — йук (юк); и~э (е):инә — энә, ире— әре; ү~ө:йүгерү — йөгерү.
Тартыклар. п~ф тәңгәллеге. Түбәндәге сүзләрдә этимологик п сак-лана: керпек — керфек, җапраҡ — йафрак (яфрак), тупраҡ — туфтан, ҡалпаҡ — калфак. Бу күренеш өлкәннәр телендә генә күзәтелә.
з~д тәңгәллеге: сызырып — сыдырып, сизерәү — сидерәү, ҡазаҡ — кадак, Изел — Идел, йозороҡ — йодрык һ. б.
Аерым сүзләрдә генә күзәтелә торган тәңгәллекләр. м~ б: әрәмә — хәрабә; с~ч:сабыршы — диал. Чәберше – итле аш шулпасы өстендәге күбек; н~л: гөрнәwек — гөрләвек; р~ л: сарулау – cалулау; л~р:чабылшs — диал. чәберше — ит шулпасы өстемдәге күбек.
Аваз төшеп калу. Сөйләштә аерым сүзләрдә тел очы ч,д, с тар-тыклары алдындагы н төшә:мосо — монсы, муча — мунча, мучала — мунчала, ниди — нинди. Сүз азагында: белә — белән, Әрәмә (< хәрабә) сүзендә сүз башындагы х (>һ) авазы төшә. Кайбер сүзләрдә тулы иҗекләр төшә: әпкил— алып кил, ачыйғанып— ачыргаланып һ. б.
Грамматик үзенчәлекләр
Әдәби телгә барысыннан да якынрак торган сөйләш буларак, балтач сөйләшендә бу өлкәдә дә диалекталь күренешләр күп түгел.
Исемнәр. 1 иче һәм 2 нче зат тартым кушымчалы исемнәрнең төшем килеше кыпчак тибында да, угыз тибында да формалашырга мөмкин: бозаwымы/бозаwымны – бозавымны, үлчәwеңе/үлчәwеңне— үлчәвеңне һ. б.
Алмашлыклар. 1 нче һәм 2нче зат алмашлыкларының юнәлеш килешен мийа вариантында да куллану очраклары күзәтелә. Бу күренеш бигрәк тә дөбъяз сөйләше белән чиктәш авылларда очрый.
Күрсәтү алмашлыкларының юнәлеш килешендә борынгы –ар/әр кушымчасы саклана: Моңғар(моңа) да кирәк була бер күлмәк.Шуңғар (шуңа)җаңа өй салалар икән, шул башҡа чыҡҡан улларына.
Фигыльләр.Затланышлы формалар. 2 нче зат күплектәге хикәя фигыльләрдә катлаулы кушымчалар куллану: Менә барғач күрерсегез(күрерсез). Сез кем буласығыз(буласыз)?
Күргәнебезчә, казан арты сөйләшләренең барысында да бу үзенчәлек бар, тик аның активлыгы төрле сөйләшләрдә төрлечәрәк. Балтач сөйләшендә ул системалы түгел.
Затланышсыз формалар. Инфинитив. Балтач сөйләшендә инфинитивның, әдәби -ырға/ -ергәбелән беррәттән,- маға/ - мәгәформасы да шактый актив кулланыла: Бала ҡарамаға(карарга) борған. Печән җиймаға(җыярга) киттеләр.
Санап үтелгән үзенчәлекләрдән тыш, балтачсөйләшендә күрше мамадыш һәм дөбъяз сөйлшләренә хас күренешләрнең дә табылуын күрсәтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, шундыйлардан дағын/дәген (да/дә) теркәгечен куллану: Урман булғач, су дағын булған. Җир кирәк булғач урманны әрчегәннәр дәген, таҡырайып ҡалған бу җирләр.
Лексик үзенчәлекләр
Сөйләшнең лексик-семантик системасы даәдәби телнең сүзлек фондына бик якын.Шулай да аерымлыклар да берникадәр табыла.Сөйләшнең үзенә генә хас диалектизмнар тормыш-көнкүрешнең төрлеөлкәләренә карый.
Җәмгыять һәм кеше темасы белән бәйле сүзләрдән түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин. Туганлык терминнары, гореф- гадәт һәм йола исемнәре нигездә әдәби телдәгечә. Шуның белән бергә кайбер аерымлыклар да күзәтелә: ләҡәй — зурлар кечкенәләргә йомыш кушканда, иркәләп эндәшү сүзе, йәшүсем — яшүсмерһ. б.
Кешене физик һәм рухи яктан тасвирлый торган сүзләр:җоғанаҡлы — йогышлы, келкөнөч — кызык, көлке, буйдаҡ — җәяүле, тустыру — баланың тәпиен тоту, сатай — тилемсә, шаҡай-маҡай— мәгънәсез, рәтсез, тылыҡый — җилбәзәк, гидай— ялангач һ. б.
Хуҗалык, тормыш итү:бачҡыч тәлинкәсе — баскыч басмасы, әче — тавыкларга ашату өчен ясалган болгама, лап — тигез, анныҡ — аңа җитәрлек, чыныйаҡ өстәре — чынаяк япкычы, чалмалы җеп — уртасын буш калдырып, түгәрәк итеп чорналган җеп, әрәмә — ташландык, җимерек һ. б.
Аш-су: ҡара аш — үпкә-бавырлар белән пешерелгән аш, җылғыр бөккәне — киндер орлыгын төеп салып пешерелгән пилмән, сабыршы/ чабылшы — итле шулпа өстендәге күбекһ. б.
Кием-салым:тәлинкә күкрәкле алдапҡыч — баштан киелә торган алъяпкыч, кәпә бүрек — хатын-кызлар кия торган, түгәрәк, тәбәнәк бүрек, күзелдерек — күзлек, ңуштанны күлмәк — балайтәкле күлмәк, муйын тапасы — муенса һ. б.
Терек һәм терек булмаган табигать:сарулау — салулау, тип — суның күтәрелеше һәм җәелүе (мәсәлән: Йылға тибе баҡчаларға килеп җитә ҡайсы җылны), күгә йаңғыр — вак яңгыр, сибәләп ява торган яңгыр, селәү — суалчан, ғәйшәбикә — камка, чуар таракан һ. б.
Татар диалектологиясе татар тел белемендә иң алдынгы өлкәләрнең берсе санала. Тел белеменең бу бүлеге бүген дә үз казанышлары белән төрки тел белеме арасында аерылып тора. Татар диалектлар системасы ныклы фәнни нигездә өйрәнелгән. Күренекле татар диалектологлары бүген дә үзләренә чаклы булган телчеләрнең традицияләрен дәвам итеп, нәтиҗәле фәнни тикшеренү эшләре алып баралар. Бу яктан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чын мәгънәсендә фәнни үзәк булып тора.
Татар диалектологиясе югары уку йортларында предмет буларак укытыла. Диалектлар турында урта мәктәптә, педагогия көллиятләрендә туган тел дәресләрендә билгеле күләмдә мәгълүмат бирелә. Ләкин студентлар һәм укучылар еш кына теге яки бу диалектның һәм сөйләшнең исеме ни өчен шулай аталуы турында сорауга җавап бирүдә, аларның ни өчен аерым сөйләш булып билгеләнүе мәсьәләсендә кыенлыкларга очырый. Шуңа күрә бу мәсьәләләргә махсус тукталу бер дә артык түгел.
Билгеле булуынча, диалектология фәне диалектларны билгеләүдә һәм аларны мөстәкыйль сөйләшләргә, урынчылыкларга бүлүдә түбәндәге принциплардан чыгып эш итә:
1. лингвистик (төп) принцип – тел үзенчәлекләренә таянып эш итү;
2. тарихи-этник принцип – теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның этник үзенчәлекләренә, тарихына, диалект яки сөйләшнең формалашу үзенчәлекләренә игътибар бирү;
3. географик принцип – җирле диалектның, сөйләшнең яки урынчылыкның территориаль таралыш үзенчәлекләрен исәкә алып эш итү.
Татар теленең диалектларын билгеләүдә бу принциплар барсы да исәпкә алынган. Төп принцип – лингвистик принцип булганлыктан, иң беренче чиратта, һичшиксез, тел үзенчәлекләре исәпкә алынган. Бу тел үзенчәлекләре аларның дифференциаль билгеләре. Аларны монда асызлыклап тормыйбыз, чөнки алар барлык татар диалектологиясе дәреслекләрендә күрсәтелгән [мәсәлән, кара: ТХС 1: 21-22, ТХС 2: 10-11, 250-251].
Диалектларга атама бирүдә шулай ук тарихи-этник принцип та, географик принцип та урын алган. Мәсәлән, “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларында географик принциптан чыгып эш итү күзәтелә. Бу очракта “урта диалект”, чөнки ул калган ике диалект “көнчыгыш диалект”ка һәм “көнбатыш диалект”ка мөнәсәбәттә географик яктан урта җирлектә таралган. “Көнчыгыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнчыгыш җирлектә, “көнбатыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнбатыш җирлектә таралган.
Соңгы елларда “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларын тарихи-этник принцтан чыгып атау да күзәтелә. Мәсәлән, урта диалектны казан-татар яки болгар-татар диалекты дип исемләү бар. Монда урта диалект вәкилләренең нигездә Казан ханлыгының төп җирләрендә яшәгән һәм тарихта казан татарлары дип йөртелә торган этник төркемнәрдән торуына басым ясала. Шулай ук аларның төп өлеше этник яктан болгарларга бәйле булуына да ишарә ителә.
Көнбатыш диалектны мишәр диалекты яки мишәр-татар диалекты дип атауда кулланыла. Монда инде бу диалект вәкилләренең тарихи-этник яктан татар халкының икенче зур төркеме булган мишәрләргә мөнәсәбәте урын ала. Көнчыгыш диалектны себер-татар диалекты яки себер татарлары теле, көнбатыш себер татарлары теле дип исемләү дә кулланыла. Бу инде көнчыгыш диалект вәкиләренең тарихи-этник яктан себер татарларына мөнәсәбәтле булуына бәйле.
Татар диалектологиясе татар теле белеменең иң югары дәрәҗәдә өйрәнелгән өлкәсе. Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар диалектларын бүлеп чыгаруда дифференциаль билгеләрне барлау зур роль уйный. Шулай ук диалектларны сөйләшләргә бүлүдә тел үзенчәлекләрен исәпкә алу төп принцип булып торса да, аларның формалашу тарихы, бу сөйләш вәкилләренең этник яктан оешу һәм сөйләшнең географик-территориаль таралышы ягыннан аермалы яклары да хәлиткеч булырга мөмкин.
Урта диалектка түбәндәге төп сөйләләр керә: Казан арты сөйләшләре төркеме (Балтач, Дөбъяз, Казан арты керәшеннәре, Лаеш, Мамадыш), Тау ягы сөйләшләре төркеме (Норлат, Кама Тамагы, Тархан сөйләшләре). Балтач, Дөбъяз, Лаеш, Мамадыш, Кама Тамагы, Нурлат районнарында таралган, сөйләшләрнең атамасы да шуңа бәйле.
Әхәтов Г.Х. Җирле диалект шартларында ана телен укыту методикасы мәсьәләре. – Тобольск, 1958.
Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: ТКН, 1978. – 98-140 б.
Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: ТКН, 1978. – 98-140 б.
Саттаров Г.Ф. Мәктәптә тел культурасы. – Казан: КДУ, 1965. – 151 б.
Юсупов Ф.Ю. Җирле сөйләш шартларында фонетика укыту. – Казан: ТКН, 1977. – 160 б.
Абдуллин И.А. Индивидуализация речи персонажей в татарской драматургии (к постановке вопроса) // Вопросы татарского языка и литературы. – Кн. 4. – Казань, 1969. – С. 19-25.
Аванесов Р.И. Русская литературная и диалектная фонетика. – М., 1974.
Алимова Р. Хаталарны бетерү өстендә эш // СМ, 1961, # 6, 23-24 б.
Ахатов Г.Х. На что должно быть обращено внимание учителей русского языка в татарской школе Западной Сибири // СМ, 1959, #5, с. 36.
Ахатов Г.Х. Некоторые особенности преподавания татарского языка в условиях восточного диалекта татарского языка // Вопросы диалектологии тюркских языков. – Казань: ИЯЛИ, 1960. – С. 101-105.
Баязитова Ф.С. Укучыларның теле саф булсын // СМ, 1972, # 10, 27-29 б.
Вәлиева Ф. Укучылар телендәге кайбер ялгышларга каршы // СМ, 1961, #10.
Җәләй Л. Мәктәп балаларының тел культурасын үстерү өчен // СМ, 1950, # 2, 35-42 б.
Җәләй Л. Укучылар телендә диалектизмнар һәм аларга каршы көрәш // Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни-практик конференция материаллары (17-20 март, 1952). – Казан: Татгосиздат, 1953. – 71-82 б.
Насипов И.С. Укучыларның язма һәм сөйләмә телендәге кайбер фонетик диалекталь хаталар турында // Татар теленең һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре. – Стәрлетамак: СДПИ, 1997. – С. 33-40.
Насипов И.С. Башкортстан Республикасында татар телен яңа программа нигезендә укытуның кайбер үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты программаларында региональ компонент. – Стәрлетамак: СДПИ, 2000. – 22-33.
Рамазанова Д.Б. Жирле диалект шартларында ана теле укытудагы кайбер үзенчәлекләр // СМ, 1967, # 5, 31-35 б.
Рамазанова Д.Б. Укучыларның язма эшләрендәге диалектизмнар // СМ, 1969, 31-32 б.
Сабиров К. Диалекталь үзенчәлекләрдән арынуга карата // СМ, 1978, # 10, 32-33 б.
Саттаров Г.Ф. Укучылар телендәге диалектизмнарга каршы көрәш алымнары // СМ, 1959, # 10.
Саттаров Г.Ф., Гыйбадуллина Җ. Телдәге лексик диалектизмнарны бетерү алымнары // СМ, 1987, # 12, 26-27 б.
Сәгыйтов М.А. Гади сөйләм проблемасын өйрәнүгә карата // Ученые записки Казан. пед. ин-та. – Вып. 162. – Казань: КГПИ, 1976. – С. 33 – 47.
Сәгыйтов М.А. Г.Ибраһимов әсәрләрендә җирле сөйләм // Совет мәктәбе. – 1978. № 3. 37-38 б.
Сөнгатов Г. Диалекталь сөйләм турында // Совет мәктәбе. – 1990. № 5. 27-29 б.
Текучев А.В. Преподавание русского языка в диалектных условиях. – М., 1974. – 201 с.
Укучылар телендә диалектизмнар һәм аларга каршы көрәш // Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни-практик конференция материаллары. – Казань: ТКН, 1953. – 71-82 б.
Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. Укытучылар өчен ярдәмлек. – Казан: ТКН, 1987. – 44-48 б.
Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: ТКН, 1983. – 137 б.
Тема: | «Изучение особенностей выделения татарских народных говоров приуралья» | |
Раздел: | Языковедение | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 63 | |
Цена: | 1900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Островные татарские говоры южного Приуралья: кугарчинский говор
Дипломная работа:
Островные татарские говоры южного Приуралья: кугарчинский говор
ВКР:
Изучение особенностей выделения татарских народных говоров приуралья и их наименований
Курсовая работа:
Изучение особенностей формирования навыков самообслуживания у дошкольников с нарушением зрения
Дипломная работа:
Изучение особенностей внимания младших школьников в психолингвистическом аспекте