Дипломная работа
«Лингво-структурные особенности названий головных уборов в татарском языке»
- 59 страниц
Кереш 5
Төп өлеш 9
Беренче бүлек 9
Татар телендә баш киеме атамалары 9
§ 1. Баш киеме атамаларын өйрәнү әһәмияте. 9
§ 2. Татарларның милли баш киемнәре турында. 10
§ 3 Татар телендә баш киеме атамаларының лингво-структур үзенчәлекләре. 15
§ 4. Татар телендә баш киеме атамаларының халык авыз иҗатында чагылуы. 24
Икенче бүлек 43
Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә 43
баш киеме атамаларын куллану 43
§ 1. Урта мәктәптә татар теле лексикасын өйрәнү методикасы. 43
Йомгак 53
Библиография 57
Тел белемендә баш киеме атамалары галимнәрнең игътибарын күптәннән җәлеп итеп килгән. Татар тел белемендә диалекталь лексиканы системалы рәвештә өйрәнү 80 нче еллар уртасында башланып китә, тик күпчелек хезмәтләрдә баш киемнәре атамалары өлешчә генә бирелгән. Мишәр диалектының кайбер сөйләшләрендәге баш киеме атамалары Л.Т. Мәхмутованың хезмәтләрендә күрсәтелгән. Л.Ш. Арсланова, Н.Б. Бурганова, Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова, Р.Р. Шамгунова, Ф.Ю. Юсупова, Г.К. Якупова хезмәтләрендә бу төр лексика турында күп мәгълүмат бар. С.А. Бурнашева, Р.Г. Әхмәтҗанов хезмәтләрендә кайбер күзәтүләр бирелгән. Баш киемнәрен җитештерү белән бәйле лексика Р.К. Рәхимованың монографияләрендә чагылган. Бу тематика буенча зур материал диалектологик сүзлекләрдә, «Татар диалектологиясе буенча материаллар» җыентыкларында чагылыш тапкан. Кайбер баш киеме атамаларының таралу ареалы «Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья» һәм аңа «Комментарияләр»дә бирелгән.
Төрле телләрдәге баш киеме атамалары турында С.А. Сухарева, С.П. Исенко, Ә.Б. Плаксина, В.П. Бойко, И.В. Захарова, Р.Д. Ходжаева, Г.М. Гусейнов, В.В. Ермилова, Д.Ю. Ермилова, С.П. Крашенникова, Г.И. Демидова, Л.П. Долгополова, Ю.Г. Сапронов, Е.И. Шайкевич, Т.Л. Беркович һ.б. галимнәрнең хезмәтләре билгеле.
Халык киеме миллилекне күрсәтеп торучы бик көчле билге. Аның стиле, рәвеше күп гасырлар буена формалашкан. Кием үзенчәлекләрендә халыкның табигый яшәү һәм хуҗалык шартлары, рухи дөньясы чагылган. Бигрәк тә бәйрәм киемнәре йола һәм гореф-гадәтләрнең мәҗбүри атрибуты булып тора.
Татар халык киемендә традицион милли мәдәниятнең чагылышы нык сизелә. Бу мәдәният чыгышы белән бик борынгы чорларга карый һәм бүгенге көндә дә башка халыклар белән берләшкән шартларда үсүен дәвам итә.
Татар халкының этник формалашу тарихы һәм мәдәнияте киемнәрнең төрле өлешләрен белдерүче төшенчә-терминнарда эз калдырган. Димәк, кием төшенчәләре белән бәйле лексик-семантик төркем халыкның формалашу чорында барган иң мөһим иҗтимагый-тарихи процессларның күрсәткече булып тора. Шулай да мәдәни-икътисади яшәү шартлары үзгәрү белән бу лексик грүппа берникадәр үзгәрешләргә дучар була. Бу лексемаларның күпмедер өлеше күлланылыштан чыгуда һәм шүл ук вакытта яңа исемнәр барлыкка килүдә чагыла.
Кием исемнәрен тикшерүне халыкның материаль мәдәниятенең үсеше, аның үзаллы этнос буларак формалашуының төрле этапларында башка халыклар белән тарихи-мәдәни, икътисади бәйләнешләргә керүе белән тыгыз бәйләнештә карарга кирәк.
Баш киеме атамаларын өйрәнү аларның төрле үзенчәлекләрен ачык күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу үз чиратында, татар теленең тарихы, яшәеше, тарихи лексикологиясе, татар халкының этник тарихы буенча сорауларга җавап биргәндә ярдәм итә.
Соңгы вакытларда татар халкының тарихи үткәне аеруча интенсив тикшерелә башлады. Җыеп әйткәндә, ХХ гасвыр азагында җәмгыятьтә татар теленә карата кызыксыну арта, аның абруе бераз күтәрелә башлады. Татарстан республикасында туган якны өйрәнү юнәлешендәге фәнни эзләнүләр еш күзәтелә, чөнки туган як тарихын өйрәнмичә торып, тарих, тел һәм мәдәният буенча тулы бәя бирердәй хезмәтләр әзерләп булмый.
Безнең диплом эшенең темасы бик актуаль, чөнки тема бүгенге көнгә кадәр югары уку йорты студентларының чыгарылыш (диплом) эше дәрәҗәсендә өйрәнелмәгән, һәм киләчәктә аны тагын да югарырак дәрәҗәдә җентекле фәнни өйрәнү бик кирәкле.
Татар телендә баш киеме атамалары диплом эшенең тикшерү объекты булып тора. Эшебезнең яңалыгы бу төр атамаларны системага салу һәм аларның лингво-структур үзенчәлекләрен барлау аша татар теленең сүз төзелеше һәм сүзъясалышы калыпларына ярашлы төркемнәргә бүлеп карау.
Билгеле галимнәр хезмәтләренә, теоретик тәгълимәтләренә таянып татар теле баш киеме атамаларының лингво-структур үзенчәлекләрен фәнни тасвирлау диплом эшенең төп максат итеп билгеләнде.
Бу максатка ярашлы без түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүне бурыч итеп алдык:
1. Тема буенча фәнни әдәбият туплау, аны өйрәнү һәм теманың өйрәнелү тарихын ачыклау;
2. Татарларының милли баш киемнәрен барлау, аларның татар телендә атамаларын ачыклау;
3. Татар телендә баш киеме атамаларына лингво-структур анализ ясау;
4. Татар телендә баш киеме атамаларының халык авыз иҗатында чагылышын күзәтү;
5. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә туган телне өйрәнүдә баш киеме атамаларыннан файдалану мөмкинлекләрен ачыклау, бу максатта куллану өчен күнегүләр төзү.
Тупланган материалның баш киеме атамалары татар теле сүзлек составының бер өлеше буларак югарырак фәнни дәрәҗәдә тикшерү өчен нигез булып тора алу, безнең тарафтан ирешелгән төп нәтиҗәләр урта мәктәптә һәм башка төрле уку йортларында татар телен уку-укыту процессында ирекле куллану мөмкинлеге диплом эшенең теоретик һәм практик әһәмиятен тәшкил итә.
Күелган максатка ярашлы рәвештә без лексик материалны төрле чыганаклардан әзмә-эзлекле сайлап алу юлы белән тупладык, аны анализлаганда эзләнү, тарихи-чагыштыру, тиңләштерү, санау метод һәм алымнарын кулландык.
Куелган бурычларны хәл итү өчен «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (Казан 1969, 1993), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (Казан, 1977, I 1979, 1981), «Татар теленең этимологик сүзлеге» (Бөре, 2005), шулай ук Д.Б. Рамазанова, Р.К. Рәхимова һ.б. хезмәтләре төп чыганак буларак кулланылды.
Тикшерү, югары педагогия уку йортлары укучыларының чыгарылыш эше кыссаларында башкарылганлыктан, соңгы дәрәҗәдәге фәннилеккә дәгъвә итми. Эшнең төп нәтиҗәләре гамәли дәресләрдә, студентларның фәнни конференцияләрендә апробацияләнде.
Төп өлеш
Беренче бүлек
Татар телендә баш киеме атамалары
§ 1. Баш киеме атамаларын өйрәнү әһәмияте.
Тел белемендә баш киеме атамалары галимнәрнең игътибарын күптәннән җәлеп итеп килгән. Татар тел белемендә диалекталь лексиканы системалы рәвештә өйрәнү 80 нче елларның уртасында башла, тик мондый күпчелек хезмәтләрдә баш киеме атамалары өлешчә генә бирелгән. Татар халык сөйләшләренә карган кайбер баш киеме атамалары Л.Т. Мәхмүтованың хезмәтләрендә күрсәтелгән. Л.Ш. Арсланова, Н.Б. Бурганова, Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова, Р.Р. Шамгунова, Ф.Ю. Юсупова, Г.К. Якупова хезмәтләрендә күп мәгьлүматлар бар. С.А. Бурнашева, Р.Г. Әхмәтҗанов хезмәтләрендә кайбер күзәтүләр бирелгән. Баш киемен җитештерү белән бәйле лексика Р.К. Рәхимованың монографияләрендә чагылган. Бу тематика буенча зур материал татар теленең диалектологик сүзлекләрендә, «Татар диалектологиясе буенча материаллар» җыентыкларында чагылыш тапкан. Кайбер баш киеме атамаларының таралу ареалы «Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья» һәм аңа «Комментарияләр» дә бирелгән [16: 6].
Төрле телләрдәге баш киеме атамалары турында С.А. Сухарева, С.П. Исенко, Ә.Б. Плаксина, В.П. Бойко, И.В. Захарова, Р.Д. Ходжаева, Г.М. Гусейнов, В.В. Ермилова, Д.Ю. Ермилова, С.П. Крашенникова, Г.И. Демидова, Л.П. Долгополова, Ю.Г. Сапронов, Е.И. Шайкевич, Т.Л. Беркович кебек галимнәрнең хезмәтләре билгеле.
Халык киеме миллилекне күрсәтеп торучы бик көчле билге булып хезмәт итә. Аның стиле, рәвеше күп гасырлар буена формалашкан. Кием үзенчәлекләре халыкның табигый яшәү һәм хуҗалык итү шартларына, тормыш-көнкүрешенә һәм җитештерү осталыгына бәйле. Киемдә халыкның сәнгати-эстетик идеаллары, рухи дөньясы чагылган. Бигрәк тә бәйрәм киемнәре тантаналы йола һәм гореф-гадәтләрнең мәҗбүри атрибуты булып торган.
Татар халык киемендә традицион мәдәниятнең чагылышы нык сизелә. Бу мәдәният чыгышы бик борынгы чорларга карый һәм бүгенге көндә дә башка халыклар белән үзара аралашу шартларында үсүен дәвам итә.
Татар халкының этник формалашу тарихы һәм мәдәнияте киемнең төрле өлешләрен белдерүче төшенчә-терминнарда эз калдырган. Димәк, кием төшенчәләре белән бәйле лингво-структур төркем халыкның формалашу чорында барган иң мөһим иҗтимагый-тарихи процессларның күрсәткече булып тора.
Киемнәрнең исемнәрен тикшерүне халыкның материаль мәдәниятенең үсеше, аның үзаллы этнос буларак формалашүының төрле этапларында башка халыклар белән тарихи-мәдәни, икътисади бәйләнешләргә керүе белән тыгыз бәйләнештә карарга кирәк.
§ 2. Татарларның милли баш киемнәре турында.
Ир-егетләрнең баш киемнәрен эчке һәм өске төрләргә бүлергә мөмкин. Эчке баш киемнәренә түбәтәй керә. Түбәтәй үл зүр булмаган, баш очына гына киелә торган баш киеме. Түбәтәй өстеннән төрле тукымадан яки тиредән тегелгән башлыклар, киез әшләпәләр, чалмалар киелгән. Иң борынгы һәм иң киң таралган түбәтәй төре дүрт өлеш түкымадан торган һәм ярымшар формасына ия булган. Тегүдә төрле түкымалардан кулланү һәм аларда терле бизәкләр тешерү һөнәрчеләргә түбәтәйнең төрле вариантларын барлыкка китерергә мемкинлек түдырган. Төрле төсләр белән чигелгән түбәтәйләр яшь егетләр өчен тегелгәннәр, ә гадирәкләре олы яшьтәге ир-егетләр өчен. Соңга таба каты кырлы, яссы өсле түбәтәйләр таралыш алган. Баштарак бү тертүбәтәйләр шәһәр казан татарларында еш очрый торган булган бү төрки-ислам традицияләренең йогынтысы, булса кирәк [17: 176].
Өске баш киемнәре формалары бүенча конүсны хәтерләткән, дүрт өлеш түкымадан тегелгән һәм кырлары тиредән әшләнгән. Мондый баш киемнәрен Казан гүбернасыньң урыслары гына кигән. Шәһәр халкы формасы бүенча цилиндрны хәтерләткән башлык кигән. Ул яссы өсле һәм каракүлдән ясалган каты кырлы булган.
Борынгырак чорларда татар хатын-кызлары баш киемнәрендә яшь бүенча дифференциация булуы күзгә ташлана. Кызларньң баш киемнәре бүрек яки калфак формасында булган. Чәч толымы аркага салынган һәм ачык калган яки махсүс бизәү әйберләре белән капланып күелган.
Кызлар кия торган иң попүляр баш киеме калфак булган. Ул башка махсус тасма-бизәк (ука-чәчәк) белән бергә киелгән, ә конүс формалы чугы очы белән бергә аркага салынган. Ак мамык җепләрдән бәйләнгән калфак (ак калфак) аерүча киң таралышны алган. Күбрәк үл авыл кызларында очраган, аеруча, керәшеннәрдә. Шәһәрләрдә (Казан, Уфа) «шәһәр калфакчыклары» шактый киң таралыш алган. Алар төрле төсле ефәк җепләрдән бәйләнгән. Шүларның арасында бик сирәк очрый торган үрнәкләр дә бар. Алар чигүләр һәм башка бизәкләр белән бик бай орнаментланган [17: 177].
Ирле хатын-кызларның баш киемнәре тагы да катлаулырак булган Ьәм күптөрлелеге белән аерылып торган. Кызлар кия торган башлыклардан аермалы буларак, алар хатын-кызларның башларын гына түгел, ә муеннарын, иңбашларын һәм аркаларын да каплап торган. Формаларның, декоратив үзенчәлекләрнең күптөрле территориаль аермалыкларына карамастан, татар хатын-кызларының баш киемнәре өч мәҗбүри өлешләрдән торган: аскы, төп һәм өске баш киемнәр. Аскы баш кием (башкигеч) чәчләрне җыярга һәм капларга тиеш булган, шүңа күрә аларның формалары прическа белән бәйле булган. Меселман хатын-кызлары чәчләрен ике толым итеп үргән һәм аркаларына салган, шуның өчен аларның башкигечләрен башлык (тышлык) һәм җилкәлек тәшкил иткән. Керәшен кызлары да чәчләрен ике толым итеп үргән, ләкин аркаларына түгел, ә урыс хатын-кызлары кебек җыеп, баш тирәли салган. Төп баш киеме «бөркәнчек»не олы яшьтәге хатын-кызлар кигән. Бу «бөркәнчек»ләр бер-берсеннән күптөрле үзенчәлекләре белән аерылып торган: яшь аермасына бәйле рәвештә, формалары буенча (сөлгесыман, өчпочмак, квадрат һ.б.), яшәгән территориягә һәм чорга ярашлы. Аларның атамалары борынгы мәдәни традицияләр белән бәйле (мәсәлән, тастар термины чыгышы белән фарсы сүзе, яулык, кыекча төрки сүзләре). Өске баш киемнәр беркәнчек өстеннән киелгән (бәйләнгән). Бу төр баш киемнәренә төрле-төрле тасма-яулыклар (кыска һәм озын сөлгеләр, яулыклар һәм ак яулыклар) һәм бүрекләр кергән [17: 178].
XVII гасырдан алып XIX гасырның үрталарына кадәр актив күлланылышта йөргән тәңкәле бүрек аерым кызыксынү уята. Бу бүрек формасы бүенча биек конусны хәтерләткән һәм каты төпле булган. Ул ефәк түкыма белән капланган һәм алтын тәңкәләр, сәйлән, энҗе-мәрҗәннәр һәм асыл ташлар белән бизәлгән булган. Мондый бүрекләрне күбрәк казан татарлары кигән. Мишәр һәм керәшеннәр йомшак төпле тәңкәле бүрек кигән.
Традицион хатын-кыз баш киемнәре милли костюмнарның этнотерриториаль вариантларын аерып чыгаруның нигезендә ятүчы иң чагу һәм үзенчәлекле әлемент [16: 15].
Казан һәм Казан арты татар хатын-кызларының миллилеген күрсәтеп торучы баш киеме калфак. Моданың төрле стиль юнәлешләре үзгәргән чорларда калфак бик күп төрле үзгәрешләргә дучар булган. Мәсәлән, төрле формалар һәм үлчәмнәр кабул иткән кию ысүллары (бөркәнчек белән һәм бөркәнчексез) һәм хүдоҗестволы бизәлеше (алтын җепләр белән тегү, энҗе-мәрҗәннәр, төсле ташлар, сәйлән, вак алтын тәңкәләр белән бизәү һ.б.) белән аерылып торган. Асылда исә, калфак башкигеч ролен үтәгән һәм шуның өчен еш кына бөркәнчек белән бергә киелгән. Казан татар хатын-кызының төп баш киеме булып 2,5 метрлы гипотенузалы япма рәвешендә эшләнгән яулык торган. Ул нәфис ак яки күк төсле түкымадан яки челтәрдән тегелгән һәм терле төсле чигүләр белән чуарланган, ә битлеге тәңкәләр белән бизәлгән булган. Бу яулык өстеннән кыры тиредән эшләнгән һәм яссы өсле бүрек кигәннәр. Барлык мишәрләр өчен дә хатын-кыз киеме арасында тастар комплекслы баш киеме булуы мотлак. Тастар үл сөлгесыман, гадәттә, ак төсле япма. Ул йорт шартларында тукылган кызыл тасмалар белән һәм ике очы бай орнаментлар белән бизәлгән булган. Бер төркем мишәрләр тастарны башкигеч һәм җилкәлек белән бергә кигән. Ләмбрә мишәрләренең тастар комплексына шул ук өлешләр кергән, тик тастарны бәйләү ысулы белән генә аерылып торган аның иң нык бизәлгән очы башта урын алган, икенчесе аркада. Тастар өстеннән тәңкәле баш киеме кашбау кигәннәр. Аерым бер теркем мишәрләренен, тастар комплексының үзенчәлеге булып аларның декоратив-хүдоҗестволы бизәү үзенчәлеге алтын җепләр белән югары хүдоҗестволы тегү ысулын куллану торган. Шүлай ук бу ысул белән башкигеч, җилкәлек һәм тастар очлары да бизәлгән була. Мишәр хатын-кызларының тагын бер төр баш киемнәре, аерүча, кызыксынү үята. Яшь кызлар капюшон формасындагы, башны тыгыз кысып торган, башкигеч кигән. Бу башкигеч тукыма кисәкләре белән бизәлгән булган. Аның өстеннән формасы буенча яулыкны хәтерләткән һәм почмак итеп бөкләнгән махсус бөркәнчек бәйләнгән һәм баш артында бәйләп куелган. Олы яшьтәге хатын-кызларның баш киемнәренең төп элементы булып тастар торган, ләкин ул озын, киң, бер очлы һәм тукыма кисәкләре белән бай бизәлгән булган. Мондый тастар чалмасыман итеп башкигеч (салавыч) естеннән бәйләнгән, ә бизәкле очы аркага салынып куелган.
Касыйм татарларының тастар комплексы да үзенчәлеге белән аерылып торган. Башкигеч ике өлештән торган: башлык һәм толым тышлыгы. Касыйм шәһәрендә шулай ук башкигеч урынына казан-татар кызларыныкына охшаш зур трикотаҗ калфаклар да кигәннәр. Тастарны калфак өстеннән бәйләгәннәр. Касыйм тастарларының, гадәттә, бер генә бизәлгән очы булган һәм ул еш кына аркага яки иңгә салып куелган. Ә бизәлмәгән икенче оч, бит тирәли әйләнеп чыгып, ияк астына кереп китеп, чигәдә махсүс кыстыргыч-бизәнү әйбере белән беркетеп куелган. Шәһәр хатын-кызларының тастарлары фабрикалар җитештереп чыгарган ачык төсле челтәр тукымалардан профессиональ осталар тарафыннан эшләп чыгарылган [16: 19].
Татар баш киеме атамаларының лингво-структур үзенчәлекләрен ареал, синхрон һәм, берникадәр дәрәҗәдә, диахрон планда тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, баш киеменә караган атамалар татар телендә кушымчалау, нигезләр кушылу, лексик-грамматик (конверсия), лексик-семантик ысуллары белән барлыкка килә.
1. Баш киеме атамалары татар теленә хас сүзъясалыш ысулларына нигезләнеп, туган телебезнең үз җирлегендә һәм үз чаралары ярдәмендә барлыкка килә.
2. Структурасы буенча баш киеме атамалары синтетик һәм аналитик атамаларга аерыла. Синтетик төренә тамыр, тамырлашкан атамалар, алынмалар, аналитик төренә парлы (кушма), саф кушма һәм тезмә атамалар керә.
3. Тамыр һәм тамырлашкан атамаларның морфема кисәкләрен телнең хәзерге торышыннан чыгып аерып булмый. Этимологиясен өйрәнү генә күпмедер дәрәжәдә ясалышына ачыклык кертергә мөмкинлек бирә.
4. Баш киеме атамаларының ясалышында кушымчалау ысулы актив чара булып тора. Тамыр сүзгә хәзер да продуктив булган чы/ че, лык/ лек, ма/ мә, га/ гә, ым/ ем сузъясагыч кушымчалар ялганган. Тармак атамаларын ясауда чык/ чек, са/ сә кушымчалары аз продуктивлыгы белән аерылып тора.
5. Өйрәнелә торган тармак лексикасында аналитик төзелешле атамалар компонентларның үзара бәйләнешеннән чыгып ясалалар.
6. Тезүле бәйләнештә, ягъни сүзләр бер-берсенә тезү юлы белән ялганып һәм грамматик яктан мөстәкыйльлеген саклап, парлы атамалар хасыйл була.
7. Ияртүле бәйләнештә, ягъни сүзләрнең бер-берсенә иярүеннән һәм буйсынуыннан саф кушма һәм тезмә атамалар барлыкка килә. Алар арасында исем + исем, исем + тартымлы исем, сыйфат + исем конструкциясенә нигезләнеп ясалган атамалар шактый.
8. Атаманы төзүдә катнашкан компонентларның мөстәкыйльлеген саклап ясалган терминологик сүзтезмәләрне күпләп очратырга була. Аларның бер компоненты башка шундый ук төшенчәдән аерып, конкретлаштырып күрсәтә.
9. Баш киеме атамаларынын ясалышында лексик-грамматик ысулының кулланылышы аз дәрәжәдә. Мондый атамаларга исемләшу юлы белән барлыкка килү хас, ягъни исемнән башка сүз теркеменә кергән сүзләр субстантивацияләнеп, тармак атамасы функциясендә кулланыла.
10. Лексик-семантик ысул нигезендә телебездә кулланылып килгән әзер сзләрнең яңа төшенчәне исемләү максатыннан семантик мәгънәсе киңәю юлы белән тармакка караган атама барлыкка килү ята. Нәтижәдә сүз омонимлаша, яңа сүз барлыкка килә.
Татар әдәби телендә һәм татар халык сөйләшләрендә кулланылучы баш киеме атамаларының күпчелегенә уртаклык хас. Бу бигрәк тә төп төр атамаларын белдерүче сүзләргә кагыла: бүрек, яүлык, бөркәнчек һ.б. Аңлашыла ки, берүк вакытта диалектлар һәм сөйләшләр өчен хас булган фонетик вариантлылыкны да истә тотарга кирәк.
Баш киеме атамаларының сөйләшләрдә кулланылу вариантлары, аларның лингво-структур үзенчәлекләре татар тел белемендә кабул ителгән татар телен диалектларга бүлүнең дөрес икәнлеген дәлилләүче факт буларак та хезмәт итә.
Диалектлар, аерым сөйләшләр кайбер атамаларның, аларның диалекталь синонимнарының кулланылышы ягыннан капма-каршы куела. Диалектлар, бик сирәк очракларга игътибар итмәгәндә, кайбер атамаларның семантик үзенчәлекләре буенча да аермлана. Мәсәлән, камчат - мишәр диалектында "кыйммәтле тиредән тегелгән бүрекне бизәкләү", урта диалектта "яулыкның кабарыңкы чигүе яки кайма". Себер татарлары теле теге яки бу атаманы куллану ягыннан бер очракта урта диалект белән берләшсә, икенче очракта -мишәр диалектына якынлык күрсәтә. Бер ук вакытта бу диалект үзенә генә хас үзенчәлекләр белән дә характерлана.
Без туплаган баш киеме атамаларын аларның төрле үзенчәлекләре ягыннан төркемләргә мөмкин. Иң беренче чиратта аларны «ир-ат» һәм «хатын-кызлар» баш киемнәренә бүлеп йөртәләр. Ир-ат баш киемнәренә бүрек, башлык, калпак, түбәтәй, кәллә, кәпәч, тәлпәк, кәләпүш, чалма һ.б керә. Хатын-кыз баш киемнәренә такыя, маңгайча, яулык, бцркәнгеч, шәл, тастар, кашбау, кокошник, калфак һ.б. карый.
Баш киеме атамаларын тарихи-генетик яктан да төркемнәргә мөмкин. Бу яктан аларны төп ике төркемгә аерып карыйлар: 1) төрки-татар сүзләр һәм нигезләр; 2) алынмалар.
Беренче төркемгә түбәндәге атамаларны кертергә кирәк: бүрек, яулык, калпак, түбәтәй, чалма, бөркәнчек, кәпәч, калфак һ.б.
Алынма баш киеме атамалары татар сүзлек составында шулай ук очрый. Аларны, гадәттә, нинди телдән алынуларына карап бүлеп йөртәләр. Мәсәлән, фарсы теленнән кәллә, кәләпүш, тастар, гарәп теленнән такыя, шәл, рус теленнән кокошник, кукушка, шартланка яулык, барашковый шәл һ.б.
Баш киеме атамаларын урта мәктәптә, башка төр уку йортларында туган телне үзләштерүдә, татар халкының матди-мәдәни тормышын өйрәнүдә уңышлы файдаланып була. Моның өчен татар теле дәресләрендә баш киеме атамаларын үз эченә алган күнегү үрнәкләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Чөнки халык киеме миллилекне күрсәтеп торучы бик көчле билге. Аның стиле, рәвеше күп гасырлар буена формалашкан. Киемнәрнең үзенчәлекләре халыкның яшәгән табигый һәм хуҗалык шартларына, йорт-шөгыленә бәйле. Киемдә халыкның сәнгати-эстетик идеаллары, рухи дөньялары чагылган. Бигрәк тә бәйрәм киемнәре йола һәм гореф-гадәтләрнең мәҗбүри атрибуты.
Татар халкының этник формалашу тарихы һәм мәдәнияте киемнәрнең төрле өлешләрен белдерүче төшенчә-терминнарда эз калдырган. Димәк, кием төшенчәләре белән бәйле лингво-структур үзенчәлекләре халыкның формалашу чорында барган иң мөһим иҗтимагый-тарихи процессларның күрсәткече булып тора. Шулай да мәдәни-икътисади яшәү шартлары үзгәрү белән бу лингво-структур үзенчәлекләр берникадәр үзгәрешләргә дучар була. Бу лексемаларның купмедер өлешенең кулланылыштан чыгуында һәм шул ук вакытта яңа исемнәр барлыкк килүдә чагыла.
Баш киемнәр исемнәрен халыкның материаль мәдәниятенең үсеше, аның үзаллы этнос буларак формалашуының төрле этапларында башка халыклар белән тарихи-мәдәни, икътисади бәйләнешләргә керүе белән тыгыз бәйләнештә карарга кирәк. Бу, үз чиратында, татар теленең тарихы, яшәеше, тарихи лексикологиясе, татар халкының этник тарихы буенча сорауларга җавап биргәндә ярдәм итә.
1. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татар. китап нәшр., 1995. – 936 б.
2. Әхмәтянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Бирск: Бирский государственный педагогический институт, 2005. – 233 б.
3. Беркович Т.Л. Формирование тематической группы «головные уборы» в русском языке (ХI-ХХ в. в.): Автореф. дисс… канд. филол. наук. – Москва, 1981. –23 с.
4. Блейз А.И. История в костюмах: от фараона до денди. – Москва: ОЛМА – ПРЕСС, 2002. – 175 с.
5. Бойко В.П. Народный ансамбль одежды как модель Вселенной // Образование в современной школе. – 2008. – № 8. – С. 38-52.
6. Вәлиева Ф.С. Урта һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.
7. Долгополова Л.П., Сапронов Ю.Г., Шайкевич Е.И. Изготовление головных уборов на предприятиях бытового обслуживания. – Москва: Легпромбытиздат, 1990. – 144 с.
8. Ермилова В.В., Ермилова Д.Ю. Моделирование и худоҗественное оформление одеҗды: Учебное пособие для студентов учреҗдений среднего профессионального образования. – Москва: Мастерство; ИЦ «Академия»; Высшая школа, 2000. – 184 с.
9. Зәкиев М.З. Татар теле. 7-8 кл. өчен дәреслек. Унберенче басма. - Казан: Татар. китап нәшр., 1988. – 154 б.
10. Исәнбәт Н. Отканга мәкаль, тапкырга табышмак. – Казан: Татар. китап нәшр., 1973. – 127 б.
И. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре: 3 томда – Казан: Татар. китап нәшр., 1959. – 1 том. – 455 б.; 1963. – 2 том. – 501 б.; 1967. – 3 том. – 434 б.
12. Казахская национальная одежда: XIX- начало XX века / И.В. Захарова; И.В. Захарова, Р.Д. Ходҗаева; АН КазССР, Институт истории, археологии и этнологии имени Ч.Ч. Валиханова. – Алма-ата: Наука, 1964. –176 с.
13. Композиңия костюма: Учебное пособие для студентов высших учебных заведений / Г.М. Гусейнов, В.В. Ермилова, Д.Ю. Ермилова и др. – Москва: ИЦ «Академия», 2003. – 432 с.
14. Насипов И.С., Вапапов Н.Х. Татар теле: 9 нчы сыйныф. Башкортостанда татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек. – Уфа: Китап, 2005. – 200 б.
15. Плаксина Ә.Б. История костюма. Стили и направления: Учебное пособие для студентов учреҗдений среднего профессионального образования. – 2-ое изд. – Москва: ИЦ «Академия», 2004. – 224 с.
16. Рамазанова Д.Р. Названия одеҗды и украшений в татарском языке в ареальном аспекте. – Казань, 2002. – 352 б.
17. Рамазанова Д.Р. О некоторых аспектах изучения названий одеҗды и ее деталей // Языковая ситуаңия в Республике Татарстан: Состояние и перспективы. – Ч. II. – Казань, 1999. – С. 176-178.
18. Русский народный костюм и его сценическое воплощение: Учебное пособие для студентов вузов культуры и искусства. – Москва: Изд-во МГУК, 2002. – 143 с.
19. Саттаров Ф.Г. Мәктәптә тел культурасы. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1965. – 243 б.
20. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары ечен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 344 б.
21. Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни-практик конференция материаллары. – Казан: Татар. китап нәшр., 1953. – 215 б.
22. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татар, китап нәшр., 2006. – 776 б.
23. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда – Казан: Татар. китап нәшр., 1977. – 1 том; 1978. – 2 том; 1981. – 3 том.
25. Татар теленең диалектологик сүзлеге. Төзүчеләр Н.Борһанова, Л.Мәхмутова, З.Садыйкова, Г.Якупова. – Казан: Татар. китап нәшр., 1969. – 643 б.
26. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Төзүчеләр Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, З.Садыйкова, Т.Х.Хәйретдинова. – Казан: Татар. китап нәшр., 1993. – 459 б.
27. Татар урта мәктәпләре очен татар теленнән программа. – Казан: Мәгариф, 1996. 9-17 б.
28. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан: Татар. китап нәшр., 1980. 320 б.
29. Татар халык иҗаты. Табышмаклар. – Казан: Татар. китап нәшр., 1977. – 271 б.
30. Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. – Казан: Татар. китап нәшр., 1988. – 488 б. .
31. Текучев А.В. Методика преподавания русского языка в средней школе. – Москва: Уч. Пед. гиз., 1958. –253 с.
32. Ушаков М.В. Обучение орфографии в средней школе. – Москва: АПН РСФСР, 1950. – 243 с.
33. Фазлулин М.А. Татар теле методикасы. – Казан: Татар. китап нәшр., 1954. – 179 б.
34. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татар. китап нәшр., 2005. – 248 б.
Тема: | «Лингво-структурные особенности названий головных уборов в татарском языке» | |
Раздел: | Иностранные языки | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 59 | |
Цена: | 1900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Развитие лингвокультурологических компетенций русскоязычных учащихся на уроках татарского языка
ВКР:
Структурно-семантическая характеристика этимологического корня *jal
ВКР:
Анализ лингво-семантических особенностей концепта «труд» на занятиях по английскому языку (на материале английских и русских пословиц и поговорок)
Дипломная работа:
Островные татарские говоры южного Приуралья: кугарчинский говор
Дипломная работа:
Изучение истории татарского языка в школе