Курсовая работа
«Словообразовательные особенности терминов рыболовства в татарском языке»
- 32 страниц
Кереш….3
Төп өлөш
Беренче бүлек
Татар телендә балыкчылык лексикасының
ясалыш - төзелеш структурасы.11
§1. Исем структурасы….11
§2. Балыкчылык лексикасында кушма сүзләр ысулы.11
§3. Атамаларның кушымча ярдәмендә барлыкка килүе. .12
§4. Атамаларның кушма сүзләр ярдәмендә барлыкка килүе.15
§5. Лексик - синтаксик ысул.19
§6. Конверсия .21
§7. Лексик-семантик ысул.21
§8. Күп компонентлы атама.21
Икенче бүлек
Татар халык авыз иҗатында балыкчылык лексикасы. .25
Йомгак….29
Библиография….30
Һәрбер телнең лексик составы бер катламнан гына тормый. Аның стратификациясе төрле нәтиҗәләрдә барлыкка килә: эмоциональ-стилистик сурәтләүдә, килеп чыгышыннан кулланылышы буенча шул рәттән һәрбер телнең лексикасы бар, аның куллануы чикләнгән XX гасырның 90нчы елларыннан лексиканың кулланылышы һәм килеп чыгышы, кайбер терминологик системаларга зур урын бирелә, сүзлекләр чыга, мәкаләләр бастырыла, шулай ук аерым термосистемаларга Г.Г. Сабероав "Название растений в татарском литературном языке" (1996); З.Р. Садыкова "Зоонимическая лексика татарского языка" (1994); Г.И. Одикова "Формирование юридической терминологии в современном татарском литераиурном языке" (1995); А.Р. Рахимова "Промысловая и хозяйственная лексика диалектов сибирских татар" (1998); P.P. Шамсутдинова "Медицинская терминология в татарском языке" (2000).
Шулай да кайбер лексик төркемнәр дә аз өйрәнелгән. Шундыйларга балыкчылык лексикасы да керә.
Балык тоту кешенең иң борынгыдан кулланылган шљгыле. Балык тоту төркләр өчен зур урын алып торган, чөнки малчылык кына халыкны сатучылык белән тәкъмин итә алмаган. Бүген дә балыкчылык читкә китмәгән.
Балыкчылык лексикасы татар телендә аерым монография булып моңарчы тикшерелмәде. Шулай да без күрүебезчә, кайбер терминнар этимологик анализга дучар булдылар, фонетикада, татар теленең лексикасын өйрәнүдә. Шуны да әйтергә кирәк барлык балык атамалары сүзлекләрдә теркәлгән. Шуңа күрә дә татар теленең балыкчылык лексикасын өйрәнгәндә төрле балык атамаларын китереп чыгару, тоту коралларын, шулай ук ал аларның кулланылуы. Шулай итеп тикшерү объекты бу мәсьәләнең үз өйрәнү генә түгел, практик мәгънәсен дә күрсәтү [10: 27].
Безнең эшебезнең төп максаты – татар телендә балык атамаларының ясалыш-төзелешен өйрәнү һәм эшебезнең төп мәсьәләсе – татар телендә балыкчылык лексикасын өйрәнү. Без сүзлекләрдән балык атамаларын, тоту коралларын алдык, чөнки алар безнең карашка балыкчылык лексикасында иң мөһим урын алалар.
Күчеп йөрү атамалары һәм балык тоту ысуллары детәльчә генә тикшерелә. Географик,гидрологик атамалар, балык (бөәк атамалары) кулланыла торган бөҗәк атамалары, җим безнең эштш каралмый. Безнеә уйлануыбызча, алар мөһим тугел.
Безнең эш терминологик сүзлек, 3 томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, диалектологик сүзлек, чит тел сүзлекләре, этимологик сүзлек ярдәмендә язылды.
Шулай ук пресса, научно-популяр художество мисаллар җыелды. Шулай итеп, фольклор, иске төрек язма ядкәрләре, сәяхәтче язмалары кулланылды.
С.А. Бурнашеваның “Изменение словарного состава татарского языка в советскую эпоху” (1950), К. Айтазина “Профессиональная лексика рыбного хозяйства Казахстана” (1973), К. Ибрахимов “Древнетюркские названия ңивотных в лексике современных тюркских языков” (1975), Е.А. Лебедова “Чувашские названия рыб: опыт сравнитель исторического анализа” (1987), Ш.В. Нафикова “Принципы номинации,структура и происхождение названии рыб в башкирском языке” (1987), Д.С. Сетарова “Именование животных: принципы и типы мотивации в славянских и тюркских языках” (1992), бу эшләр теоретик нигезгә алынды.
Бу эш татар теленең балыкчылык лексикасында беренче монографик тәҗрибә.
Балык атамаларын һәм тоту коралларының комплекслап тикшерү татар лексикологиясендә зур өлеш кертә. Моның нәтиҗәләре лекциядә, китапларда кулланылачак. Шулай ук балык тоту кораллары икетеллек ярдәмендә, татар телендә, балык белән бәйле булган төрле фирмалар да кулланылыр, балыкчылык лексикасы лексикология, ихтиология, экология белән эш иткән кешеләр кызыксыныр диеп ышанасы килә.
Электән үк төркиләр малчылык белән шөгелләнгәннәр, тарихчылар башка төр шөгылләрен дә читтә калдырмаганнар, мәсәлән, балыкчылык белән төркиләр катнаш хуҗалык алып барганнар. Малчылык кына халыкны азык белән тәэмин итә алмаган, чөнки төрле чирләр чыгып күпләп мал кырылган. Шул уңайдан, яшәү урыны сайлаганда аның көтүлеге һәм суы булуы да зур роль уйнаган.
Төркиләр электән үк балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр һәм аны ашамлык итеп кулланганнар.Моны Страбон язмаларыннан күрергә була: сазлыкта яшәгән кешеләр балык ашый һәм тюлень тиресеннән кием кия, җирдә яшәгән кешеләр балык һәм сарык ите ашаганнар.
Каспий диңгезе халыкны балык белән туйдырган. Лепехин язуынча, татарлар бу диңгезне Мозандеранж дип йөрткәннәр, перслар – Кулсум. Диңгездә балык күп булган, кыйммәтле балыклар белән бер рәттән, кырпы,чөгә, җәен, акбалык, сөләйман балыгы һәм шулай ук вак балык, кәлчәк, бәртәс, чабак, алабуга, сазан һ.б.
Балыкның халык өчен зу роль уйнаганын археологик казылмалар күрсәтеп тора. Мәсәлән, соңгы Мелеозолит чорның һәм Казан Кремлендәге караганда бу җирләрдә беренче балыкчыларның һәм аучыларның төпләнгән урыны булган дип әйтергә мөмкин. Соңгы неолитта аучылык белән бергә хуҗалык өлкәсендә балыкчылык зур урын ала. Балыкчылык өчен агачтан күп әйберләр кирәк була: сал, көймә, төрле тоткычлар, тозак. Үрү уйлап чыгару белән балыкчылар җәтмә үрә башлыйлар. Корылык елгаларның ярларын үзгәртүгә китерә, ярлар кырында ком ярлары килеп чыга, алар балыкчылыр өчен бик уңайлы була. Халыкның яшәү урыны булып зур кырлары тора. Татарларга бәйле күпчелек тукталышлар урыннары Идел һәм Кама елгаларының кушылган урыннарында урнашкан (3:67).
Кылчык, батыргыш, таш табылулары бу өлкәдә балыкчылык белән шөгылләнүнең күрсәткече булып тора. Бөек Болгар вакытында балыкчылык зур урын биләп тора. Кама елгасы койган җирләрдә, олы күллүрдә балык күп була. Бу турыда Абу Хамид-Гарнати да табырга була. Ул Идел балык тотуны сурәтли. Балыкчылар җәтмә куеп балык тоталар. Балык шул кадәр күп – тотып бетерлек түгел. Абу Хамидне балыкның күплеге генә түгел, ә аның төрләре һәм сыйфатлы Идел балыклары хайран калдыра. Анда балык төрләре күп. Бер төр икенчесенә ошамаган. Бар олы балыклар, бар озыннар, аның хобот бар, зурлыгы белән 100 манн булганы бар, бәләкәй авызлы, сөяксез һәм ит астына салган кебек дөге салалар, ә ул барлык итләрдән дә тәмлерәк, аны симез тавык ите белән, мае белән ите иссез һәм чит тәмсез, ул – дөньядагы иң әйбәт. Кисәкләп киптерәләр, дөньядагы киптерелгән итләрдән иң яхшысы, кызыл төстә, аны күмәч белән ашыйлар. Кипкән килем, пешерергә дә кыздырырга да кирәкми.
Тасвирлауларга караганча бу балык – кырпы. Ал- Гаракти әйтүенчә, бер балыкны уөчле ир генә күтәрә ала, ә бар балыклар, аларны дөягә генә салып алып кайтып була. Монда арттырулар юк, кырпы авырлыгы белән 1 тоннага җитә ала, ә кайбер чакта 1 тон ярым. 1921нче елда Тәтештә кырпы балыгы тоталар, аның авырлыгы 960 килограмм була. Бу балыкның фотосүрәте Таратстанның дәүләт музеенда саклана. Әл-Гаранти дөрес өйтә микән соң? Бу балыкның юк диеп – осетрларның сөяге скелетлары Ал-Гаронетидан башка болгарларның балык белән сәүдә итүләре турында чыгышы белән аерым булган X гасырның тарихчысы Мөкәддәси яза, ул Болгардан сатуга киткән товарлар арасында балык та бар ди, ә иң мөһиме алар эре балык, балык җилеме һәм балык теше.
Болгарларда балыкчылык белән шөгылләнү турында Ибн Фадлан да язып калдыра. Ул язуынча: “болгарларда балык маеннан башка май юк, - ди – аны эретелгән май, сало һәм ашый торган май урынына да кулланалар” (8:80).
Шуны да әйтеп үтәгә кирәк: болгар рәссамнарының яраткан төшерү мотивлары – ул хайваннарны сурәтләү. Бу сурәтләүләр арасында без балык күрәбез, пошый, балыклар һәм кошлар. Авторлар бер балыкка сурәтләр, чөнки бу үз чиратында күрсәтә. Болгарлар балыкларны яхшы белгәннәр.
Болгарда һәм суварда җәтмә, ыргак, ялтырча табылулары күрсүтү. Бу шәһәрнең халкы балыкчылык беләншөгелләнә. Шулай ук Джукетау шәһәрнең халкы балыкчылык белән шөгылләнә. Шулай ук Джукетау шәһәрендә ул Болгарда урнашкан 19 батыргыч табыла. Шулай ук әллә ничә савыт табыла алар инде балык тәңкәсе белән тулган булалар, ә бер савытта 100 дән артык балык сөяге табыла. Тарихчылар әйтүенчә, бу савытларда балык сакланган булган.
Джукетаудагы ыргаклар табылуы бу биләмәдә Алтын Урда ук балыкчылык булуы турында сөйли.
Казан шәһәре шундый әйбәт урында урнашкан, кешегә яшәүе бик яхшы булган. Монда малчылык, корт, йорт хайваннары һәм балыкчылык белән шөгылләнгәннәр.
Мондый әйбәт җир бөтен Россиядә дә юк дип язган XVI гасыр азагында Казан тарихчысы.
Таратларда балыкчылык булуы ХУШ-ХХ гасырларга барып тоташа. Лепехин үзенең язмаларында Черелешән елгасы турында яза, ул хәзер татарстан аша ага.
Славян теленең әлеге тормышында, гомумән рус телендә, күп төрле хезмәтләр белән тасвирлана, шуның төп объекты булып балыкчылык тора, аның терминологиясе һәм лексикасы күп төрле сүзлекләр, балыкчы белешмәсе, энциклопедияләр аерым монографияләр күп. 1948 елда Л.С. Берегның "Название рыб и этнические взаимоотношения славян" дигән статьясы чыга, ә 1959 елда В.И. Вакуровның "Из истории терминологии рыбаловного промысла в русском языке" дигән статья, И.У. Линдбергның "О народных названиях рыб" дигән статья 60-70 елларда балыкчылык лексикасы күзәтелү астына алына: И.Д. Гриценко " Промысловая лексика русских рыбаков дельты Дуная" (1964), А.А. Воронова "Русская промысловая лексика рыбаков Беломорья". (1908), А.С. Герда "Проблемы формирования научной терминологии" (рус телендәге балык атамаларына нигезләнеп) (1968), Д.С. Сетарова "Тюркизмы в русских названиях животного мира" (1971).
И.Д. Гриценковның диссертациясе "Промысловая лексика русских рыбаков дельты Дуная" (1964) рус балыкчыларының терминологик лексикасын тасвирлауга багышланган, алар Дунай елгасының аскы ягында яшәгәннәр. Бу эштә балык тотуда кирәк эш коралларын, эш коралларын 2 төргә бүлә: иске һәм яңа, кош атамалары, бу промыселга ярдәм иткәннәре карала Л.А. Ворокованың Беломорье балыкчыларының сөйләшенә багышланган хезмәте. Бу тикшерүгә автор балык атамаларын һәм балык тотуга кирәк коралларны сайлап ала, болар тулысынча яктыртыла бу исследованиядә. Мәсәлән, кайбер әйберләр детальне тикшерелгән: мәсәлән, суда йөрер өчен кулланган әйберләр. Автор бу якларда балыкчылык ничек килеп чыкканын да тикшерә. Бу эштә рус атамалары һәм шулай ук фин- угордан кергән атамалар тикшерелә.
"Пролемы формирования научной терминологии" (рус балык атамаларына нигезләнеп) (1968), балык атамаларына багышланган өлешендә А.С. Геро рус ихтигологик терминологиясенең килеп чыгышын тикшерә, ул аны 4 чорга бүлә.
1. Индоевропей чорыннан алып прославян чорына кадәр ХIХ-XX гасыр. Автор күрсәтүенчә, рус телендә балык атамалары бу чорда телдә генә булган.
2. XIII- XV гасырлардан XVIII гасыр башына кадәр рус балык атамалары язу ташларына керәләр, әкренләп үз нормаларында кулланыла башлыйлар.
3. XVIII гасыр башыннан алып XIX гасырның 50 елларына кадәр рус сәяхәтчеләренең һәм укымышларының эшләрендә языла (И.Герги, С.Г Гмелин, И.Лепехин, Н.С. Наллас, В.Ф. Зцев).
4. XIX гасырның 50-60 елларыннан башлап К.Ф. Кесслер, К.А. Вапһаховский эшләреннән башлап - әкренләп китап телендә балык атамаларының әдәбиятка кереп китүе (А.М. Никольский, А.С. Берг, В.К.
Солдатов, Г.У. Линдберг, А.Я. Паранец, Г.В. Никольский, А.Н. Световядов, А.П. Андрияшев һ. б).
Автор рус телендә мәрсин балыкларының килеп чыгышын тикшерә, шулай ук сельдсыманнар (2 бүлек), карпсыманнар (4 бүлек), лосось сыманнар (3 бүлек) бу төркемнәргә кергән балык атамаларын тикшерә, сүз структурасын тикшерә. Бу эш рус телендәге ихтитерминологиядә зур урын алып тора.
Ихтитерминология шулай ук А.С. Герданың "Формирование терминологической структуры биологического текста" (1981) дигән эшендә тикшерелә. Бу эштә зур урын латин билгеләмәләренә, алар үз чиратында рус терминының төгәл семантик тасвирламасын сүрәтли.
Д.С. Сетаровның "Тюркизмы в русских названиях животного мира" диссертациясендә (1971) балык атамалары тикшерелә. Сетаров язуынча, "күпчелек" рус телендә балык атамалары, төрк телләреннән кергән, төп тел итеп татар теле күрсәтелгән, ләкин шуны әйтеп үтергә кирәк, бөтен очракта да төрк түгел. Шулай ук төрк, кырым татарларыннан да кергән.
Киләчәктә балыкчылык лексикасы В.И. Гончаровның "Лексик прослов в русском языке, рыбная ловля, охота" диссертациясендә дә чагыла. Шулай ук (1983) Е.М. Отузенко "Морская рыболовецкая терминология Северо-западного Причерноморье" (1987). В.И. Петроченко "Лексика рыбного промысла в русских говорах северного Приангарье" (1992) һ. б.
Славян телләрндә күрсәтелә:
- күп очракта балыкларның фәнни атамасына урын бирелгән.
- 2 пласт бүленеп чыга: балык атамалары һәм балык тоту атамалары.
- балыкчылык лексикасын өйрәнүгә чагыштырма-тарихи анализ
бирелә.
Бирелгән мәсьәлә тюркологиядә дә тикшерелә. Азаккы елларда балыкчылык лексикасы аерым төрк телләренең лексикасы монография тикшеренүләрдә мәкаләләрендә яктыртыла.
Балыкчылык лексикасы берникадәр Ж. Доскареваның (1958) «Материалы профессиональной лексики в языке аральских каспийских рыбаков", Г. Бижановның (1964) "Лексика по рыболовству" дигән эшләрендә яктыртыла. Шулай да әйтергә кирәк, бу эшләрнең авторлары балыкларны сурәтләү, коралларның исемнәрен атау белән генә Балыкчылык лексикасы берникадәр Ж. Доскареваның (1958) "Материалы чикләнмәгәннәр.
К.К. Антоновның "Материалы по исторической лексике Якутского языка" (1971) дигән эшендә якут телендә балык атамаларына һәм тоту кораллары чагыштырма планда күрсәтелгән. Шулай ук автор башка төрки телләр белән дә чагыштырып карый. Кайбер терминнар мәсәлән тузак "сеть" балыкчык "птица рыбалов" А. Биляев белән "Кызгыздарның аңчылык кесибдинин әлдик терминдири" дигән монографиясендә тикшерелә (1972).
К.Айтазин үзенең "Профессиональная лексика рыбного хозяйства Казахстана" (1973) дигән диссертациясендә балык атамаларын, тоту коралларын сүрәтли, аларны төрк телләре һәм диалектлары белән параллелькитереп чагыштыра. [5: 236].
С.Ф. Миржанова башкорт теленең гайнә сөйләшен тикшергәндә кайбер бәләкәй балыкларның һәм тоту коралларын чутлап китә. Балыкчылык лексикасын өйрәнњдә зур урын шулай ук Е.А. Лебедеваның "Чувашские названия рыб" (1987) дигән диссертациясе алып тора, һәм аның мәкаләләре «К этимологии чувашских названий рыболовных спастей» (1981) "Заметки по истории чувашских названий рыб" (1986). Автор зур урынны балык атамаларына, тоту коралларына бирә. Башкорт телендә балык атамалары килеп чыгышы турында Ш.В. Нафиков үзенең "Исследование принципов номинации структуры и происхождения названий рыб в башкирском языке" дигән кандидатлык эшендә яктырта. Башкорт телендәге балык атамалары башка төрки телләрдә, фин-угор, монгол, алтай телләре белән чагыштырылып карала. Төркмән телендәге балыкчылык лексикасы М. Сарыхановның "Рыболовная лексика в турекменском языке" дигән кандидатлык диссертациясендә өйрәнелгән. Монда автор балык атамаларын һәм тоту коралларын тикшереп карый.
Беренче бүлек
Татар телендә балыкчылык лексикасының ясалыш-төзелеш
структурасы
§ 1. Исем структурасы
Исем структурасы, беренчедән , тамыр һәм ясалма нигез белән каралырга мөмкин.
Татар теленең балыкчылык лексикасында тамыр нигез булып түбәндәгеләр килә:
а) тамыр сүзләр (тогы "осетр"). Татар теленең балыкчылык лексикасында мондый сүзләр бик әз;
б) хәзерге торышта мзгънәле морфемаларда таркалмый торган сүзләр, әмма алар элек кушымча ярдәмендә барлыкка килгәннәр.
Мондый сүзләр булып, мәсәлән, чуртан "щука", суалчан "дождевой червь", кырпы "белуга" керә. Әлеге карашта исем структурасында -тан, -чан, -пы кушымчалары бүленеп чыкмыйлар.
в) тамыр нигез булып алынмалар санала: горчан, гольян, зубатка, закидушка, донка һ. б.
Ясалма сүзләр булып түбәндәгеләр килә:
а) кушымчалы сүзләр (балык+чы "рыбак", ялтыр+ча "блесна", батыр+гыч "грузила", әләц+ләү "удить (от әләц "удочка");
б) бер лексик-грамматик төркем икенчесенә күчү юлы белән җитештерүче нигездән барлыкка килгән сүзләр: йөзү (җылым) "невод".
в) кушма сүзләр (кылычбалык "рыбамеч", майчабак "шемая" һ. б.)
§ 2. Балыкчылык лексикасында кушма сүзләр ысулы
Сүзьясалыш ысулы - нинди дә булса телнең материаль берәмлекләреннән, алар арасында сүзьясалыш мөнәсәбәтләре хасыйл итеп яңа сүзләр ясау алымы, методы.
Үзенең барлык чаралары һәм типлары белән барлык ысуллар телнең сүзьясалыш системасын тәшкил итә. Татар телендә сүзьясалышының түбендәге ысуллары бар:
1. фонетик ысул;
2. кушымчалау ысулы;
3. сүзләр кушылу;
4. сүзтезмәнең кушма сүзгә күчүе;
5. сүзтезмәнең кушымча алып кушма сүзгә күчүе;
6. конверсия (лексик-грамматик ысул);
7. лексик-семантик ысул;
8. аббревиация (кыскартылмалар ясалышы).
Балык атамалары һәм ысуллары төрлечә булалар һәм ул кадәр үк продуктив түгелләр.
§ 3. Атамаларның кушымча ярдәмендә барлыкка килүе
Татар телендә балык лексикасының күп атамасы кушымча ярдәмендә барлыкка килгәннәр.
Нигез+ -чы/-че кушымчасы. Бу кушымчалар исемгә кушылып т
түбәндәгеләрне белдерәләр:
а) ясаучы нигез белдергән материалдан берәр әйбер ясаучы яки аның белән эш итүче затны: балыкчы, бакырчы, көмешче, алтынчы;
б) теге яки бу балыкчылык кораллары белән эшләүче затны: җитмәче "рыбак, ловящий рыбу неводом", кармакчы "удильник", җылымчы "рыбак, ловящий рыбу неводом", чыракчы "рыбак", гарпунчы "гарпунур", торчи "рыбак"(тор нигезеннән - чы кушымчасы ярдәмендә барлыкка килгән);
в) ясаучы нигез белдергән эш өлкәсендә эшләүче затны. И. Гиганов сүзлегендә андүвце "рыболовец" сүзе килеп очрый. Бу сүз нигезгә кушылу юлы белән андү "промысел" -це кушымчасы ярдәмендә барлыкка килгән (фонетик ысулда -че).
Көмешче "рыбак" фигыль нигезе көтмеш -че кушымчасы ярдәмендә барлыкка килгән.
Нигез + - гы/ -ге (-кы/ -ке) кушымчалыры фигельгә кушылып эш яки хәлнең предметын белдерә. Мәсәлән, сййрәт+ке "волокуша", чәнеч+ке
"острога", сөз+ге "цедило", диал. Калат+кы "поплавок", диал. пас+кы "давилка", диал. цәнец+ке "острога".
Нигез+ -ча/ -чә кушымчасы. Калын нигезләргә -ча, нечкә нигезләргә -чә ялгана. Бу кушымчаны белдергән терминнар, бигрәк тә техник терминнар ясау өлкәсендә кулланалар: йодрыкча.
Аның этимологиясе турында бердәм фикер юк. Мәсәлән, Г. Рамстедт -ча кушымчасы, мөгаен, -ч ның -ай кушымчасы белән кушылуыннан килеп чыккан дип саный. Н. А. Баскаков белән А. Г. Голәмев аны -чык дигән кечерәйтү кушымчасының фонетик үзгәрешенең нәтиҗәсе дип карыйлар. Г. У. Линдберг, А. С. Герд сүзлегендә исем + -ча/ -чә моделендә ясалган еланча "голец" балык атамасын күрәбез -ча кушымчасы исемгә ялганып (елан), ясаучы нигез белдергән хайванга охшатуны аңлатып килә.
Нигез + -гыч /-геч (-кыч/-кеч). Бу кушымчаларга йөз+геч "плавник", батыр+гыч "грузила", сөйрәт+кеч "водокуша", чирт+кеч "поплавок", төз+геч "орудие" кебек сүзләр керә. Бу кушымча елтыр+гыч "блесна" дигән сүздә дә күзәтелә.
Нигез + -ыч/ -еч, -ч кушчмчасы. Бу кушымчалар фигыль нигезенә кушыла. Фигыль + -ыч/ -еч теге яки бу хәлнеэ үтәлүен белдерә: алда+в+ыч "дурилка", калка+в+ыч "поплавок", карма+в+ыч. Бу мисаллардан күрүебезчә, кушымча сузык авазларга тәмамланган нигезләргә ялганганда нигез белән кушымча арасында w элементы барлыкка килo, ул нигез белән кушымча арасында хиатусны (ачыклыкны) бетерү өчен хезмәт итә. Кушымча составына ул керми, морфонологик чара булып тора: чорна+в+ыч, үрмә+в+еч һ. б. Ясаучы нигезләре булып һәрвакыт татар сүзләре килә.
Нигез+-лач/ -ләч кушымчасы. Бу кушымча исемгә ялганып борынлач, иренләч, мыеклач атамаларын ясаучы нигез белдергән билгегә ия затны аңлатып килә.
Нигез+-лай/ -ләй кушымчасы. Сирәк очрый торган әлеге кушымча, исем сүз төркеменә кергән сүзгә ялгана, сүзгә "кебек, шикелле" мәгънәсен
өсти:эш+ләй "вьют", кора+лай (кора нигезе борынгы төрки телдә "җитез" мәгънәсен белдергән).
Нигез+-ыш/-еш кушымчасы. Бу кушымча бары тик фигыль нигезләрдән генә яңа сүзләр ясый: Ертыш атамасында да ерт фигыленң -ыш кушымчасы кушылып ясалган.
Нигез+-ым/-ем, -м. Фигыль+-ым/-ем, -м кушымчасы түбәндәге мәгънәләрне тәгъбир итә:
а) ясаучы нигез белдергән эш-хәрәкәтнең атамасын: аг+ым "течение";
б) ясаучы нигез белдергән эш-хәрәкәтнең нәтиҗәсе булган предметны (әйберне): тот+ым "улов";
в) ясаучы нигез белдергән эш-хәрәкәт өчен билгеләнгән әйберне: җи+м "корм, наживка", җыл+ым/йыл+ым "невод, большая рыболовная сеть".
Нигез + -ка/-кә кушымчасы. Кушымча бары берничә сүздә генә очрый. Исемнәргә (би+кә), фигыльләргә (сөяр+кә) ялгана. Н.К. Дмитриев к элементын кушымча составыннан чыгара, -а элементын гарәп теленнән алынган кушымча дип карый, -кә кушымчалы исемнәр түбәндәге мәгънәле тәгъбир итә:
а) ясаучы нигез белдергән ирнең хатыны яки хатын-кыз җинесендәге затны: бикә;
б) ясаучы нигез белдергән эш-хәрәкәтнең объекты булган хатын- кыз җинесендәге затны: сөяркә.
Кортка сүзендә ясаучы нигез ачык түгел.
- ыш. Бу кушымча фигыль нигезенә кушылып килә: ерт+ыш "ерш".
- ләй. Татар телендә һәм аның диалектларында егермегә якын балык исеме кернән, шуларның берсе эт нигезеннән -ләй кушымчасы ярдәмендә барлыкка килгән: эт+ ләй "вьюн".
- дык кушымчасы фигыль нигезенә кушылып килә: уыл+дык "икра".
- чылык кушымчасы. Исемнәргә кушылып эшнең төрен белдерә. Мәсәлән, балык+чылык "рыболовство".
- дык. Бу кушымча фигыль нигезгә ялгана: уыл+дык "икра".
- ман, -мән кушымчасы булган исем ниндидер эшкә яраклы эш коралы аңлата. Мәсәлән, сөй+мән "пемни" (борынгы төрки телендә нигез "сөй", ә хәзерге татар телендә"суй" сүзе "отодрить" мәгънәсен аңлата).
§ 4. Атамаларның кушма сүзләр ярдәмендә барлыкка килүе
Кушу - ул ике яки сирәк кенә берничә гади нигезнең бер сүз булып кушылуы.
Татар телендә сүзләр кушылуында тезүче һәм ияртүче теркәгечләр
продуктив булып киләләр. Балыкчылык лексикасында күп атамалар ияртүче
теркәгеч ярдәмендә барлыкка килгән.
Балыкчылык лксикасында куш сүзләр барлыкка килгәндә күбрәк
продуктив типлар булып түбәндәгеләр тәгъбир итә:
Исем+исем тибы. Бу тип буенча барлыкка килгән сүзләр, беренче
икенчесен конкретлаштырып килә. Болар бик тә балык исемнәрендә ачык
күренә: балык "рыба" һәм баш "голова", реже -күз "глаз", борын "нос",
корсак "живот" һәм башка сүзләр.
Мәсәлән, айбалык (ай "луна" + балык "рыба") "луна-рыба", еланбалык
(елан "змея" + балык "рыба") "вьют", җилембалык (җилем "клей" + балык
"рыба") "уклейка", җимбалык (җим "наживка" + балык "рыба") "рыба,
используемая в качестве наживки", майбалык (май "масло", "жир" + балык
"рыба") "шемая", телбалык (тел "язык" + балык "рыба") "морской язык",
еланбаш (елан "змея" + баш "голова") "змееголов", ташбаш (таш "камень" +
баш "голова") "бычок", чүкечбаш (чүкеч "молот" + баш "голова")
"молотоглов", телескопкүз (телескоп + күз "глаз") "рыба телескоп",
көрәкборын (көрәк "лопата" + борын "нос") "лопатонос", энәкорсак (энә
"игла" + корсак "живот, брюхо") "иглобрюх" һәм башкалар. [1: 46].
Бу тип кушма сүзләрнең беренче компонентлары булып түбәндәге
мәгънәләрне белдерәләр:
1) форманы яки аналогия буенча форманы: атбалык "губарь",
еланбалык "вьюн", айбалык "луна-рыба", еланбаш "змеяголов", чүкечбаш
"молотоголов", көрәкбаш "лопатонос", шарбалык "рыба-шар", капчыктән "мешкотел", укбаш һәм укборын "севрюга", телбалык "морской язык", телескопкүз "рыба телескоп", энәкорсак "иглобрюх", мөгезтеш "рогозуб", кәпшәавыз "трубкорот", шикәкборын "веслонос", кылычбалык "рыба-сабля", чүкечбалык " рыба-молот".
Безнең уйлар буенча, В.Б. Сабунаеваның "Кызыклы ихтиология"сендә беренче компонент икенчесен форма буенча конкретлаштыра: токман балык "лапша-рыба", тиен балык "рыба-белка", сандык балык "рыба-сундук", солдат балык "рыба-солдат", пычак балык "рыба-нож", кувалда балык "рыба- кувалда", кояш балык "рыба-солнце", капитан балык "рыба-капитан", җайдак балык "рыба-всадник", чүкеч акула "акула-молот", келәм акула "акула ковровая", каеш балык "рыба-ремень", мәче балык "морской кот", клоун балык "рыба-клоун", төлке акула "лисья акула".
2) материалны: ташбаш (от таш "камень" + баш "голова") "пескарь" һәм комкорсак (от ком "песок" + корсак "живот, брюхо") "пескарь".
3) икенче компонентның характерын, сыйфатын: майбалык "шемая", җилембалык "уклейка", майчабак "шемая", итбалык ""голец";
4) төсне: алтын балык "золотая рыба", көмеш кәрәкә "карась серебряный", көмеш хек "хек серебряный";
5) функциясен, нәрсә өчен билгеләнүен: җимбалык "живец", шәмбалык "рыба-свеча";
6) урынны: янсызык "боковая линия".
Сыйфат+исем тибы. Күп кенә кайбер балык исемнәре сыйфат+исем
тибы буенча барлыкка килгәннәр, монда икенче компонент беренчесенә
конкрет булып килә. Конкрет компонент ролендә күбрәге төсне белдергән
сыйфатлар кулланыла: сары кыртыш "ерш желтый", кызыл кыртыш "ерш
красный", ак акула "акула белая", зәңгәр акула "акула синяя", күк акула
"акула голубая", зәңгелә балык "гольян", күк кыртыш "ерш голубой", кара
кыртыш "ерш грязный морской". Беренче компонент икенчесен балык формасында билгели: йомры чабак "елец", тукмак балык "валек"; бөтен тибы буенча: китсыман акула "акула китовая"; балыкларның характеры, органы буенча: мыеклы балык "усач", ялангач балык "голец", майлы йөзгеч "жировой плавник",сәләмә балык "рыба-тряпочник", йолдызлы скат "скат звездачатый", үрмәләч балык "анабак", ябышкак балык "рыба-прилипала", чәнечкеле акула "акула колючая", тәңкәчел балык "чешуйчатник", җилкәнле балык "парусник", плащлы акула "плащеносная акула", ялангач карп, тәңкәсез карп "карп без чешуи", ялтыравыклы карп "карп зеркальный", тәңкәле карп "карп чешуйчатый", сиптергеч балык "брызгун", сугышчан балык "бойцовая рыба", шыгырдавык касатка "касатка-скрипун", электрлы скат "скат электрический", панцирьлы чуртан "щука панцирная". [12: 65].
Исем+кушымча кисәкле исем. Төрк телендә күп исемнәр төрк конструкция изафетасының II тибында барлыкка килә. Ләкин шуларның арасында берсе килеп чыкса, икенчесе - сүзләр кушылу ярдәмендә.
Күп кенә исемнәрдә икенче компонент булып балык "рыба" сүзе килә, ул беренче компонент белән конкретлаша һәм түбәндәге мәгънәләрне белдерә:
1. Балыкларның яшәү урыны буенча. Бу төркемгә кергән сүзләр беренче компонентны белдерәләр:
а) балыкларның тозлы яки төче суларда яшәвенә карап: диңгез энәсе "игла рыба", диңгез чабагы "корюшка", диңгез еланы "пеламида", диңгез чуртаны "морская щука", диңгез фәрештәсе "морской ангел", диңгез төлкесе морская лисица", диңгез төлкечеге "морская лисичка", диңгез мичманы "морской мичман", диңгез клоуны "клоун морской", диңгез атчыгы "морской конек", диңгез аҗдаһасы "морской дракон", диңгез юнкеры "юнкер морской", диңгез эте "собака морская", диңгез чуллыгы "бекас морской", диңгез попугае "попугай-рыба", диңгез бөресе "волк морской", диңгез бөркете "беркут морской", күл зәңгәләсе "гольян озерный", күл чабагы "снеток";
б) яшәү тирәлегенә карап: су әтәче "тригла", ләм балыгы "рыба ильная";
в) нинди якларда яки регионнарда бу балыклар яши: Мисыр җәене "сом египетский", Европа җәене "сом европейский", Европа хариусы "хариус европейский", Кырым мыеклачы "усач крымский", Балкан мыеклачы "усач балканский", Керчь селедкасы "сельдь керчская", Алтай зәңгеләсе "гольян алтайский", Шим балыгы "навага";
г) балыклар нинди күлләрдә яшәве яки беренче балыкларның килеш чыгышы ачылган: Нева чабагы "плотва невская", Дон балыгы "рыба донская", Ладога фореле "форель ладожская", Каспий сельде "сельдь каспийская", днепр мыеклачы "усач днепровский", Идел подусты "подуст волжский", Идел сельде "сельдь волжская", Дон шыртлакасы "ерш донский", Днепр подусты "подуст днепровский", Батлаш маринкасы "маринка балканская", Балкаш әңгеләсе "гольян балхашский", Атлантика сельде "сельдь атлантическая", Арал щиповкасы "щиповка аральская",Амур җәене "сом амурский", Амур сазаны "сазан амурский", Амур мәрсине "осетр амурский", Амур зәңгеләсе "гольян амурский", Амур горчаны "горчак амурский", Амур бәртәсе "язь амурский", Азов перкаринкасы "перкаринка азовская".
2. Балыкларның эчке органнарының төзелешенә карап: арка йөзгече "спинной плавник", йоткылык теше "глоточный зуб", корсак ябышкычы "брюшная присоска".
3. Беренче компонент - галим фамилияләре беренче мәртәбә бу төрне атаган: Солдатов җәене "җом Солдатова", Черский спарусы "спарус Черского", Чекановский зәңгелңсе "гольян Чекановского".
4. Беренче компонент икенче компонентның функциясен күрсәтә: кармак балыгы "живец", җим капчыгы/балык савыты "садок", ишетү ташы "отолит".
5. Беренче компонент - милләт исемнәре, икенче компонент - балык исеме. Бу төркемгә мондый исемнәр керә: рус мәрсине "осетр русский", япон скумбриясе "скумбрия японская", кытай чабагы "плотва китайская", монгол хариусы "хариус монгольский".
6. Беренче компонент бөтенләй предметны күрсәтә, ә икенчесе - аның өлешен: уылдык бөртеге "икринка", уылдык сүрүе "паюс", кармак сабы "удильник", кармак җебе "леса", кармак кылы "леса", кармак теле "жало крючка",җәтмә көреге "мотня у бредня", тәтәл ташы "грузила", җылым калкавычы "бабашка", җәтмә соскычы "ковш".
7. Беренче компонент предметның нәрсәгә дә булса якынаюын күрсәтә. Бу төркемгә мондый балык исемнәре керә: балык җәтмәсе "наметка", балык авы "сеть"; балык органнары: балык куыгы "плавательный пузырь", балык агы "мольки", балык канаты "плавник", балык орлыгы "молоки", балык колагы "жабры". [13: 29].
§ 5. Лексик-семантик ысулы
Лексик-семантик ысул яңа сүзләр тоташтыру юлы белән гади нигезнең бер сүз булып кушылуында төгәлләнә.
Анализ күрсәтүе буенча, компонентлар һәм атамалар арасында атрибутив элемтә барлыкка килә, монда икенче компонент беренчесе белән конкретлаша һәм түбәндәгеләр барлыкка килә: а) сыйфат+исем тибы
сүзтезмәләр:
ак күз "белый глаз"
зур авыз "большой рот"
кара канат "черное крыло, плавник"
кызыл күз "красный глаз"
кызыл канат "красное крыло, плавник"
ярты авыз "половина рта"
сары яңак "желтая щека"
очлы канат "острое крыло, перо, плавник"
киң маңгай "широкий лоб"
кушма исемнәр:
аккүз "белоглазка" зуравыз "большерот"
караканат "лещ"
кызылкүз "красноглазка"
кызылканат "красноперка"
яртавыз "полурыл"
сарыяңак "желтощек"
очлыканат "остролучка"
киңмаңгай "широколоб".
Күрүебезчә, беренче компонент икенчесен ныграгы төс белән (ак, кызыл, сары) конкретлаштыра. Конкрет ролендә кушымча ярдәмендә барлыкка килгән сыйфат кулланыла (очлы "острый"),
б) сан+исем тибы:
сүзтезмәләр: ике теш "два зуба"
дүрт күз "четыре глаз"
кушма исемнәр:
икетеш "двузуб"
дүрткүз "тетрафтальмус".
Татар телендә беренче атаманың синонимы булып күштеш "двузуб" сүзе килә, беренче компонентта куш сүзе "парлы" дигәнне аңлата.
Балыкчылык лексикасы татар телендә аерым монография булып моңарчы тикшерелмәде. Шулай да, без күрүебезчә кайбер терминнар этимологик анализга дучар булдылар, фонетикада татар теленең лексикасын өйрәнњдә. Шуны да әйтергә кирәк, барлык атамалары сүзлекләрдә теркәлгән. Шуңа күрә дә татар теленең балыкчылык лексикасын өйрәнгәндә төрле балык атамаларын тикшерү, балык тоту коралларын тикшерү, шулай ук аларның куллануы мөһим. Шулай итеп, тикшерү объекты бу мәсьәләнең әз өйрәнү генә түгел, практик мәгънәсен дә күрсәтүе. Безнең курс эшенең төп мәсьәләсе - татар телендә балыкчылык лексикасын өйрәнү. Без сүзләрдән балык атамаларын, балык тоту коралларын тикшердек. Чөнки, алар безнең карашка балыкчылык лексикасында иң мөһим урын алалар. Тоту ысуллары һәм транспорт атамалары детальчә генә тикшерелә. Географик, гидрологик атамалар, балык тотуда кулланыла торган атамалар, бөҗәк атамалары, җим безнең эштә карамый. Минем уйлавымча, алар мөһим түгел. Мин үз эшемдә терминологик сүзлек, өч томлы, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге", диалектологик сүзлекләре, этимологик сүзлек, Бятикова О.Н "Лексика рыболовства в татарском литературном языке", фольклор, иске төрк язма ядкәрләре сәяхәтче язмалары кулланылды.
1. Айтазин К. Профессиональная лексика рыбного хозяйства Казахстана: Автореф. дис. канд. филол. наук. - Алма-Ата, 1973.- 45 с.
2. Ахметьянов Р.Г. Этимологические основы лексики татарского языка: Дис. канд. филол. наук. - Казань, 1969.- 89 с.
3. Бурнашева С. А. Изменение словарного состава татарского языка в советскую эпоху. - Казань, 1950. - 70 с.
4. Бятикова О. Н. Лексика рыболовства в татарском литературном языке. -Казань, 2005.- 160 с.
5. Ганиев Ф.А. Образование сложных слов в татарском языке. - М., 1882.- 276 с.
6. Ганиев Ф.А. Суффиксальное словообразование в татарском языке. - Казань: Татар, кн. изд-во, 1974.- 397 с.
7. Ибрагимов К. Древнетюркские названия животных в лексике современных тюркских языков. - М., 1975. - 153 с.
8. Лебедева Е.А. Заметки по истории чувашских названий рыб // Проблемы составления этимологического словаря отдельного языка. - Чебоксары, 1986. 152-158 с.
9. Рахимова А. Р. Промысловая и хозяйственная лексика диалектов сибирских татар. - Казань, 1998. - 75 с.
10. Русско-татарский словарь биологических терминов. - 1985.
11. Русско-татрский словарь. Термины по естествознании и биологии. - 1935.
12. Русско-татарский словарь: в 2-х т. - Казань, 2001. - 600 с.
13. Сабанеев Л.П. Рыбы России: В 2 т. - М., 1993. – 298 с.
14. Садыкова 3.Р. Зоонимическая лексика татарского языка. - Казань, 1994.-87 с.
15. Сетаров Д.С. Тюркизмы в русских названиях рыб // Советская тюркология. - Баку, 1984. - №5. - 10-17 с.
16. Татарско-русский словарь. – 1998.
Тема: | «Словообразовательные особенности терминов рыболовства в татарском языке» | |
Раздел: | Иностранные языки | |
Тип: | Курсовая работа | |
Страниц: | 32 | |
Цена: | 1300 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Обучение особенностям гастрономических заимствований в английском языке
Дипломная работа:
Развитие лингвокультурологических компетенций русскоязычных учащихся на уроках татарского языка
Дипломная работа:
Учебники по татарскому языку для школ Башкортостана
Дипломная работа:
Интернационализмы в английском языке и их изучение в средней общеобразовательной организации
Дипломная работа:
Методическое обеспечение обучению родному языку в условиях местных татарских народных говоров