Дипломная работа
«Башкортстанның Авыргазы районы Яңа-Карамалы авылы ономастикасы»
- 88 страниц
Кереш….…3
Төп өлеш
Беренче бүлек
Ономастика бүлеген өйрәнүнең теоретик нигезләре
§ 1. Татар ономастикасын өйрәнү.7
§ 2. Татар антропонимикасының үзенчәлекләре.11
Икенче бүлек
Башкортстанның Авыргазы районы Яңа-Карамалы авылы ономастикасы
§ 1. Яңа – Карамалы авылының тарихы һәм исеменең килеп чыгышы.32
§ 2. Яңа – Карамалы авылының топонимикасы.51
§ 3. Яңа – Карамалы авылы антропонимикасы.64
Өченче бүлек
Урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү
§ 1. Туган як ономастикасын өйрәнү алымнары.66
§ 2. Татар теле дәресләрендә туган як
ономастикасын өйрәнү күнегүләре.74
Йомгак.81
Библиография.84
Кыскартылмалар исемлеге….….…88
Ономастика фәне үз эчендә географик атамаларны өйрәнә торган топонимиканы (топонимиканың су чыганакларның исемнәрен – гидронимнарны тикшерә торган бүлеге гидронимика дип, ландшафт-рельеф атамаларын өйрәнә торган бүлеге оронимика дип, торак җирле географик объектларның атамаларын өйрәнә торган бүлеге ойконимика дип, зур булмаган җирле географик объектларның атамаларын өйрәнә торган бүлеге микротопонимика дип атала), шәхесне атау категорияләрен (кеше исеме, әтисенең исеме, фамилия, псевдоним һәм кушамат) өйрәнә торган антропонимиканы, ыруг-кабилә, халык һәм милләт исемнәрен өйрәнә торган этнонимиканы, кош-корт һәм хайван кушаматларын тикшерә торган, зоонимиканы, күк җисемнәренең исемнәрен өйрәнә торган космонимиканы һәм төрле әйбер, тавар билгеләрен-исемнәрен, маркаларын тикшерә торган прагматонимиканы, матур әдәбият әсәрләрендәге барлык төр ялгызлык исемнәрен (поэтонимнарны) өйрәнә торган поэтик ономастиканы (ономатопоэтиканы) ала.
Топонимияне һәм микротопонимияне тирән һәм күпъяклы итеп өйрәнү зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды. Бүгенге көндә, бигрәктә туган як ономастикасын өйрәнү актуаль проблемаларның берсе. Кечкенә авылларны зур авылларга күчерү гамәлгә керде. Авылларның эреләндерүе беткән кечкенә авыллар тирәсендә урнашкан вак географик берәмлек атамаларының, ягъни микрогидронимнарның онытылуына сәбәп була. Димәк, аларны җыйнап, теркәп калдыру зур әһәмияткә ия.
Бүгенге көндә татар ономастика мәктәбенә нигез салган профессор Г.Ф.Саттаров һәм аның күпсанлы шәкертләренең бай һәм нәтиҗәле хезмәтләре ономастика фәнен яңа баскычка күтәрүдә төп җирлек булып торалар [58: 14]. Соңгы елларда төрки топонимияне һәм гидронимияне өйрәнү нык үсте. Төрки җөмһүриятләр арасында гидроним һәм топонимнарны төрле яклап фәнни эшкәртү Башкортстанда шактый алга киткән. Башкортстан топонимнарын өйрәнүдә беренче фәнни фикерләр Җ.Г.Киекбаев тарафыннан әйтелә. Аның хезмәтләрендә топонимнар чагыштырма-тарихи метод кулланып анализлана. Башкортстан гидронимнарын А.А.Камалов өйрәнә. Дим елгасы бассейны топонимнары Р.З.Шәкүров тарафыннан тикшерелде. Башкортстан топонимиясендәге иран катламы Н.Д.Гарипова һәм Т.М.Гарипов хезмәтләрендә урын таба. Б ашкортстан топонимиясенең аерым аспектлары З.Г.Ураксин, Ф.Г.Хисаметдинова һ.б. мәкаләләрендә карала.
Төрки-татар географик атамаларына Мәскәү топонимистлары А.В.Суперанская, Б.А. Серебрянников, Э.М. Мурзаев, Г.Ф. Саттаров һ.б. игътибар бирә.
Хезмәтнең актуальлеге. Ономастика бүгенге көндә фән генә түгел. Ономастика халыкның тарихын, чыгышын, үзаңын билгели. Л.Ш.Арсланов гидронимикага багышланган хезмәтендә моның турында болай дип яза: “В последнее время возрос интерес к истории, происхождению татарского народа, возникновению сел. Начали печататься статьи, книги по истории сел. В сельских школах открываются краеведческие музеи” [1: 77]. Ономастика мәгълүматлары (башлыча топонимика һәм микротопонимика, антропонимика һәм антропотопонимика, этнонимика һәм этнотопонимика һ.б.) тел тарихы, диалектология, тарихи лексикология, этнолингвистика, халык тарихы, краеведение, этнология, этногенез, археология, философия, этика, эстетика, геология, география, биология һ.б. фәннәр өчен кыйммәтле чыганак булып торалар, бу фәннәр үстерүдә шактый зур роль уйныйлар.
Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан буынга күчә барып, төзелеш-ясалышлары ягыннан әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр. Менә шуңа алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматларны хәбәр итә торган “тарих хәбәрчеләре” булып санала.
Башкортстанның Авыргазы районы Яңа – Карамалы авылының топонимнарын барлау hәм тасвирлау безнең хезмәтебезнең яңалыгын тәшкил итә, чөнки бу төбәк жирле географик атамалары бүгенге көнгә чаклы махсус фәнни тасвирланмаган.
Материал туплау өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланды: “Словарь топонимов Башкирской АССР” (Уфа, 1980), “Словарь топонимов республики Башкортостан” (Уфа, 2002), “Русско-башкирский словарь-справочник названий населенных пунктов Республики Башкортостан” (Уфа, 2001), “Татар теленең этимологик сүзлеге” (Бөре, 2005), “Татар исемнәре сүзлеге” (Казан, 1981), “Исемнәр дөньясында. Башкорт исемнәре сүзлеге” (Уфа, 1991). Шулай ук галимнәрнең хезмәтләрендәге практик һәм теоретик материаллар да диплом эшендә зур урын алды.
Диплом эшебезнең максаты булып Башкортстан республикасының Авыргазы районы Яңа – Карамалы авылының топонимикасын өйрәнү hәм аларны лексик-семантик, структур-грамматик дәрәжәдә тасвирлау тора.
Максатыбызга ирешү өчен без түбәндәгеләрне бурыч итеп алдык:
1. ономастика фәненә кагылышлы гомуми проблемалар яктыртылган
фәнни чыганакларны барлау hәм өйрәнү;
2. фәнни чыганаклар нигезендә “ономастика”, “топонимика”, “антропонимика”, “гидронимика”, “микротопонимия”, “ойконимия” төшенчәләренә аңлатма биру;
3. Авыргазы районы Яңа – Карамалы авылы тарихын өйрәнү һәм аңа караган топонимнарны аерып чыгару;
4. тупланган материалларны фәнни-теоретик нигезләргә таянып анализлау;
5. тупланган материаллар нигезендә географик атамаларны мәктәптә өйрәнү күнекмәләре системасын булдыру.
Хезмәтебезнең практик әhәмияте – тупланган материалны мәктәпләрдә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерүдә, аларга таянып сүзлекләр төзү мөмкинлегендә.
Тема Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә үткәрелгән студентларның еллык фәнни конференцияләрендә (2008; 2010), татар теле буенча практик дәресләрдә апробацияләнде.
Диплом эшебез керештән, төп өлештән, йомгактан, библиографиядән hәм кыскартылмалар исемлегеннән тора.
Беренче бүлек
Ономастиканы өйрәнүнең теоретик нигезләре
§ 1. Татар ономастикасын өйрәнү
Тел бүлегенең ялгызлык исемнәрне һәм аларның җыелмасын өйрәнүче бүлеге – ономастика дип атала. Элек-электән мәгълүм шушы белем өлкәсе соңгы унъеллыкларда гына киң үсеш алды. Ономастика ялгызлык исемнәренең барлык бүлекләрен берләштерә. Ул үз чиратында: оронимика, гидронимика һәм микротопонимиканы кертеп топонимика – географик атамаларны өйрәнә; антропонимика – шәхси исемнәрне; этнонимика – ырулар һәм халыклар атамаларын; зоонимика – хайваннар кушаматларын; космонимика – җиһан объектлары атамаларын; шигъри ономастика – нәфис әдәбиятта һәм фольклорда ялгызлык исемнәрен өйрәнә; һәм исемлектә ономастиканың соңгы өлкәсе-предприятие, кибет, кафе, кораб, товар, вакытлы басмалар һ.б. исемнәре өйрәнү объекты булып торган әйбер исемнәре [61: 3]
Ялгызлык исемнәрен өйрәнү тулаем алганда тарих һәм, атап әйткәндә, тел тарихы өчен зур әһәмияткә ия. Ономастика мәгълүматлары тел тарихы, диалектология, халык тарихы, этнография, археология, геология, философия, география, биология һ.б. өчен шактый кыйммәтле чыганак булып тора. Аның мәгълүматлары атап үтелгән фәннәрнең арытабангы үсешенә билгеле бер өлеш кертә.Үз чиратында ономастика, югарыда телгә алынган фәннәр, аеруча география, тарих, этнография һәм археология белән тыгыз бәйләнгән.
Ономастика тел белеменең (үзенә иң якын торган тармагы диалектология белән бергә) халык (этнос) һәм тел тарихын тикшерә торган бүлеге этнолингвистиканың состав ѳлешен тәшкил итә һәм бу гаять мѳһим, яңа тарихи-лингвистик фәнне (ягъни этнолингвистиканы) тудыруда һәм үстерүдә ифрат зур роль уйный.
Топонимияне һәм антропонимияне тирән һәм күпьяклы итеп ѳйрәнүнең зарурлыгы һәм мѳһимлеге хәзерге вакытта бѳтендѳнья күләмендә танылды. Бу турыда күренекле галим, СССР Фәннәр академиясе академигы Б.А. Серебренников бик хаклы рәвештә: “Бѳтендѳнья тел белеменең хәзерге этаптагы үсеше бик күп тѳрле телләр материалында алып барыла торган тикшеренүләрнең куәтле үсеше белән характерлана. Табигый ки, топонимиканы тел тарихын ѳйрәнү максатында файдалану мәсьәләсе килеп туа”, – дип язды.
Танылган рус язучысы К.Паустовский сүзләре белән әйткәндә: “Урын исемнәре – халыкның үз илен шагыйрәнә бизәве ул. Аларда – халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм кѳнкүреш үзенчәлекләре”.
Хәзерге вакытта ономастика фәне үзе дә дөньякүләм игътибарга ия һәм кызу темплар белән үсә бара.
Күренекле рус ономасты В.А. Никонов хәзерге вакытта махсус тикшерүне кѳтеп ята торган ифрат һәм кичектергесез проблемаларга: татар һәм башкорт халыкларының кеше исемнәрен, кушаматларын һәм фамилияләрен ѳйрәнүне, Идел буе топонимиясенең тѳрле тѳрки телләргә караган барлык катламнарын аеруны, фин-угыр топонимиясен ѳйрәнүне һәм башкаларны кертә. Татар теле тарихын (борынгы татар теленә хас булган фонетик, лексик һәм грамматик күренешләрне) чагылдыра торган язма истәлекләр безнең кѳннәргәчә аз сакланган. Аерата татар теленең тарихи лексикологиясе (тюркологиядә, гомумән, тарихи лексикологиянең антропонимика һәм топонимика тармаклары) әлегә аз эшкәртелгән. Шуңа күрә татар тарихын ѳйрәнү, борынгы тел күренешләрен ачу ѳчен ономастика фәненең роле ифрат зур.
Татар ономастикасын, ягъни тел гыйлеменең барлык тѳр ялгызлык исемнәрен тикшерә торган тармагын фәнни ѳйрәнүнең борынгы телебезгә һәм тарихыбызга хас булган үзенчәлекләрне танып-белү жәһәтеннән әһәмиятен ачыграк итеп күз алдына китерү ѳчен, бу мәкаләбездә татар теле тарихында “шәһәр” һәм “авыл” тѳшенчәләрен белдергән ойконим терминнарга һәм алардан ясалган географик атамаларга киңрәк тукталыйк.
Ономастика фәнендә торак пунктларның барлык тѳрләрен (шәһәр, авыл, крепость,кышлак һ.б.) жыйма рәвештә атау-белдерү ѳчен ойконим термины кулланыла.
Тѳрки халыкларның байтагының, шул исәптән болгар бабаларыбызның, моннан мең еллар элек үк күчмә тормыштан утрак тормышка күчүләре тѳрле тип торак пунктлар (шәһәр, калькалар, авыллар, кышлаклар һ.б.) тѳзүдә бай тәжрибә туплауга һәм камил осталыкка китергән. Идел-Кама Болгар иле, Сәмәрканд һәм Харәзм осталары – тѳзелеш-архитектура эшенең атаклы милли-профессиональ мастерлары – үз илләрендә генә түгел, бәлки тирә-юньдәге дәүләтләргә дә яхшы билгеле булалар.
Татарстан топонимиясендә борынгы тѳрки балык “шәһәр” ойконимик терминына нисбәтле рәвештә Балык бистәсе районының үзәге Балык бистәсе авылы исеменнән барлыкка килгән булырга мѳмкин. Безнең регионда шулай ук “шәһәр” яки “крепость” мәгънәсен белдергән кар, кирмән, ката-катау,(рус. катав), курган, ор, тау (соңгысы күчерелмә мәгънәсендә) кебек архаиклашкан ойконимик атамалар жирле топонимнар составында сакланганнар.
Татарстан топонимиясендә кала (“шәһәр”) ойконимик терминына нигезләнеп ясалган микротопонимнар да чагылыш тапкан: Кала сазы – саз исеме (Биектау районы Юртыш авылы), Кала тавы – тау исеме (Мѳслим районы Яңа Сәет авылы), Калатау асты урманы – урман исеме (Зеленодольск районы Югары Шырдан авылы), Кала юлы – юл исеме (Лаеш районы Татар Сараланы авылы), Калаек басуы – басу исеме (Биектау районы Урта Алат авылы) һ.б. Составларында кала ойконимик термины булган географик атамалар.
Авыл ойконимик термины – гомум татар телендә киң таралган, әдәби телебезгә дә, барлык татар сѳйләшләренә дә хас булган һәм актив кулланыла торган лексик берәмлек.
Татарстан микротопонимиясендә, авыл ойконимик термины катнашып, байтак кына микротопонимнар ясаганнар: Авыл асты – болын исеме (Биектау районы Чәмәк авылы), Авыл елгасы – елга исеме (Чирмешән районы Туймәк авылы), Авыл башы – авылга тоташкан кыр исеме (Зеленодольск районы Кече Шырдан авылы) һ.б.
Күреп үткәнебезчә, татар теле тарихында “шәһәр” һәм “авыл” тѳшенчәсен белдерүче ойконимик терминнар шактый күп була һәм алар, тарихның билгесе бер чорында кулланылышта йѳреп, аерым тарихи-лингвистик сәбәпләр белән бәйләнешле рәвештә бер-берсенең эзлекле алмаштырганнар һәм күбесе, безнең регионның топонимик берәмлекләре составында урын алып, бүгенге кѳнгәчә сакланып килеп житкәннәр. Әлеге ойконимик терминнарны һәм алар катнашында ясалган жирле топонимнарны жентекләп тикшерү исә туган телнең тарихи лексикологик үзенчәлекләрен һәм үсешен, татар халкының тарихын ѳйрәнүдә үзеннән шактый зур фәнни ѳлеш кертә.
Тел белеменең барлык тѳр ялгызлык исемнәрен ѳйрәнә торган ономастика дигән бер ѳлкәсе - шагыйранә (поэтик) ономастика. Ул, матур әдәбият әсәрләрендә барлык тѳр ялгызлык исемнәрен атау вазифасыннан тыш, характерлау, стилистик һәм идеологик функцияләрне ѳйрәнү белән дә шѳгыльләнә. Шагыйранә ономастиканы, икенче тѳрле, матур әдәбият әсәрләренә һәм әдәби каһарманнарга исем бирү сәнгате дип тә саныйлар.
Атаклы сүз остасы Г.Ибраһимов татар прозасының шагыйранә ономастикасын тудыру, үстерү-камилләштерүдә дә матур үрнәкләр барлыкка китерде, күп кенә каләмдәшләренә бу ѳлкәдә дә остаз була алды. Аның әдәби әсәрләренең исемнәре жисеменә туры килә, эчтәлекне дѳрес һәм тулы итеп ача. Ул үзенең кайбер хикәяләрен бер сүз белән, мәсәлән, “Диңгездә”, “Адәмнәр”, “Кѳтүчеләр” һ.б. дип атый. Тамырдан гыйбарәт әлеге атама килеш яки күплек кушымчасы алган була. Урын-вакыт килеш кушымчасын алган “Диңгездә” хикәясенең исеме вакыйганың кайда баруын анык-тѳгәл атап белдерә. Күплек кушымчасы алган “Кѳтүчеләр”, “Адәмнәр” хикәяләрендә тасвирланучы тѳп каһарманнарның берәү генә булмавы аңлашыла.
§ 2. Татар антропонимикасының үзенчәлекләре
Антропонимика – (грек. теленнән антропо-кеше һәм опута - исем, атама), кешеләрнең ялгыз исемнәрен, аларның чыгышын, таралышын, җәмгыяви кулланышын һ. б. өйрәнә торган ономастика фәненең өлеше.
Татар телендә антропонимика өйрәнү зур үсеш алды. Бүгенге көндә бу өлкәдә Г.Ф. Саттаров һәм аның шәкертләре зур эш алып баралар.
Соңгы йөз ел эчендә татар антропонимикасы шактый үзгәрешләр кичерде. Моның турында тирәнрәк Г.Р. Галиуллина хезмәтләрендә белеп була. Татар исемнәр системасы тарих эчендә берничә тапкыр киң борылышлар ясады. Бу үзгәрешләр, беренче чиратта экстралингвистик факторлар белән аңлатыла. Г.Р. Галиуллина фикере буенча, “после принятия Ислама относительно продолжительное время система личных имен татар развивалась по одному направлению. Это – внедрение арабо-персидских имен и их распространение во всех слоях населения”.
Октябрь инкыйлабы, әлбәттә, ономастикада кинәт борылыш ясау сәбәбе булып тора. Г.Р. Галиуллина моның турында түбәндәгечә яза: “Отрыв религии от государства, свобода выбора имени, появление новых понятий, влияние русского и западноевропейских языков и многие другие факторы способствовали коренному изменению традиционного татарского именника”.
Соңрак татар антропонимикасы тагын үзгәрешләр кичерә. Әйтик, 20-40 нчы елларда шул ук хезмәт буенча, түбәндәге юллар буенча үсеш ала: “обновлялся состав традиционных имен; вошел обиход совершенно чужой, новый пласт личных имен; изменилось содержание именника”.
Шуннан ук тагын бер цитата китерәбез: “Начатые в 20-х-30-х гг. ХХ столетия изменения определяли дальнейшее развитие антропонимической системы татарского языка”.
Татар телендәге кеше исемнәрен өйрәнү һәм камилләштерү, һичшиксез, телебездә үстерү юлында гаять зур эш булып тора. Хәзерге вакытта татар телендә 15 меңгә якын кеше исеме бар дип исәпләнә. Алар бик җентекләп өйрәнү-тикшерүгә һәм унификацияләүгә мохтаҗ.
Татар телендәге кеше исемнәре һәм фамилияләр, аларны рус телендә бирү фән һәм белем учреждениеләрендә генә түгел, дәүләт һәм муниципаль структураларда да өйрәнү, куллану объектына әйләнде. Бу хәл бигрәк тә паспорт алыштыру вакытында ачык күренде. Татар телендәге кеше исемнәрен унификацияләү, аларны рус телендә бирүнең актуальлеге загс һәм информация чараларның көндәлек эшчәнлегендә нык сизелә.
Шул рәвешле кеше исемнәре һәм фамилияләрнең татарча-русча сүзлеген төзүнең, аларны рус телендә бирү һәм бастырып чыгаруның кирәклеге тулысынча ачыклады. Безнең уйлавыбызча, әлеге хезмәт уникаль басма булачак. Чөнки бу турыда берничә дистә еллар сүз алып барылса да, моңа кадәр татар телендә кеше исемнәрен язу, унификацияләү һәм рус телендә бирү буенча бердәм база, гомум кабул ителгән принциплар юк иде.
Алда әйтелгәнчә, сүзлекнең төп максаты татар телендәге кеше исемнәре һәм фамилияләрнең язылышын, аларны рус телендә бирүне мөмкин кадәр зуррак күләмдә унификацияләүдән гыйбарәт.
Әлбәттә, галимнәр тарафыннан җыелган материалны унификацияләү мәсьәләсе, бу өлкәдә тиешле тәҗрибә булмаганлыктан, шактый катлаулы эш. Татарча кеше исемнәре һәм фамилияләрнең орфографиясе, аларның рус телендә бирелеше аерым очракларда яңалык та булып тора. Бу – табигый күренеш. Күп гасырлар буена хата белән язылып килгән кеше исемнәренең дөрес язылышын берьюлы тулысынча хәл итәргә мөмкин түгел.
Сүзлек кешеләрнең гражданлык һәм рәсми хәлләренә караган документлар төзәтү өчен түгел, ә бүгенге көндә яңа документлар эшләгәндә, исем сайлаганда куллану өчен чыгарыла.
Татар исемнәренең килеп чыгышы, лексик мәгьнәсе, төзелеш-ясалыш һәм таралыш-кулланылыш үзенчәлекләре, исем кушу мотивлары , йолалары, үсеш тарихы һәм динамикасы һ. б. яклары белән кызыксынучы һәркем сүзлектән үзенә кирәкле күп кенә мәгълүмат ала алачак.
Хәзерге татар антропонимиканы (кеше исемнәре хәзинәсе) – уннарча гасырларны эченә алган тарихи-иҗтимагый дәверләр жимеше.
Хәзерге татар исемнәре хәзинәсе берничә саф этнолингвистик катламлы һәм катнаш исемнәрдән торган катламнарны үз эченә ала:
Гомумалтай катламы
Бу катлам алтай телләре дип атала торган төрки, монгол компонентларын эченә ала. Мондый исемнәрдә Алтай эпохасында уртак кулланылышта йөргән борынгы лексик элементлар чагылыш таба. Мәсәлән, кыйммәтле, кадерле металл атамасына (татар телендә – алтын, борынгы төрки телдә – алтун, тунгус-манъчҗур телләрендә – алтан, монгол телендә – алтан, бурят телендә алта(н) сүзенә) нигезләнеп, татарларда: Алтын, Алтынбай, Алтынбәк, Алтынбикә, Алтынчәч һ.б. Бурятларда: Алтан, Алтан Шаган һ.б. борынгы төркиләрдә: Алтун качан, Алтун кара кебек исемнәр ясалганнар.
Борынгы төрки катлам
Бу катламга хәзерге төрки телләрнең барысы өчен дә гомуми һәм уртак булган борынгы төрки кеше исемнәре керә: Айбикә, Адай, Аяз, Бактимер, Биктимер, Илбарс, Котлыбикә, Тимербай, Тимерхан, Колымбай, Тулыбай, Хантимер һ.б.
Иске татар теле катламы
Татар исемнәренең шактый зур өлеше гомум төрки һәм саф татар сүзләренә нигезләнеп ясалган. Аларда борынгы лексикабызга хас булган байтак кына элементлар безнең көннәргәчә сакланып килеп җиткәннәр. Иске татар теле катламына карый торган исемнәр килеп чыгышларының төрлелеге белән аерылып тора. Аңа генезислары борынгы төрки тел (мәсәлән, Айсылу, Карабай, Карачура, Таңсылу, Тимербикә, Туйбикә һ.б.), кыпчак теле ( м-н, Айдар, Айтуган, Бикташ һ.б.), беркадәр өлеше угыз (м-н, Абас, Аслан, Кортай һ.б. ) белән мөнәсәбәтле кеше исемнәре карый.
Югарыда күрсәтелгән этнолингвистик катламнарга мисал итеп китерелгән кеше исемнәренең байтагы татарларда хәзерге вакытта кулланышта йөрми. Әмма алар бер дә эзсез югалмаганнар, башлыча борынгыдан килә торган фамилияләребезгә һәм антропонимнарга әверелгәннәр һәм безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр.
Татар антропонимикасында төрле структурылары телләрдән: гарәп, фарсы, рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән алынган исемнәр дә байтак һәм алар аерым лингвистик катламнар тәшкил итәләр.
Гарәп теленнән кергән исемнәр катламы
Татар антропонимикасында гарәп исемнәре (м-н, Асия, Габдрахман, Габдулла, Гали, Нурия, Рәмзия, Сабир, Сабира, Сания, Фәрит, Фәридә, Әлфия, Хәсән һ.б.) сан ягыннан иң зур күпчелекне тәшкил итә һәм бүгенге көндә дә актив кулланыла. Болгар ханы Алмыш тарафыннан 922 елда ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң, Идел-Кама болгарларына гарәп исемнәре интенсив рәвештә үтеп керә башлый. Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән татар теленең дә, башлыча ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта гасырларда фарсы теле шактый нык арадашлык иткән исемнәр.
Фарсы теленнән алынган катлам
Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Көнчыгыш илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (м-н, Бану, Гөлнара, Гөлсинә, Гѳлшат, Гөлҗиһан, Зифа, Наһар, Рушания, Рушат, Рөстәм һ.б.) килеп кергән.
Татар антропонимикасында меңнән артык ел дәвамында (X гасырдан башлап) саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән алынган исем компонентларының үзара кушылуы аркасында байтак кына катнаш төзелешле кушма исемнәр барлыкка килгән һәм алар үзләре берничә катнаш катлам тудырган.
Татар антропонимикасының катнаш катламнарын барлыкка китергән гибрид исемнәр түбәндәге лексик-генетик калыплар белән ясалганнар:
а) “төрки-татар исем компоненты + гарәп компоненты”: Акназар, Илморат, Колгали, Тимергази, Тимергали һ.б.;
б) “гарәп компоненты + төрки-татар компоненты”: Әсмабикә, Нурсылу, Сәлимхан, Әмирхан һ.б.;
в) “төрки-татар компоненты + фарсы компоненты”: Айгөл, Айназ, Бикморза, Ильназ һ.б.;
г) “фарсы компоненты + төрки-татар компоненты”: Гөлбикә, Гөлүсә, Морзахан һ.б.
Татар антропонимикасында саф алынма гибрид исемнәр дә байтак. Алар түбәндәге лексик-генетик калыпларга салынып ясалганнар:
а) “гарәп компоненты + фарсы компоненты”: Гаделша, Гаделҗан, Фаягөл, Әмирҗан һ.б.;
б) “фарсы компоненты + гарәп компоненты”: Бибинур, Маһикамал, Маһинур, Ясминур һ.б.
Бирәдә татар теленә (гомумән төрки телләргә), рус һәм башка славян телләреннән аермалы буларак исем компонентларының урыннары алмаштырылу нәтиҗәсендә кушма төзелешле кеше исемнәре ясалу күренеше хас булуын да әйтергә кирәк. Мәсәлән, Айтуган-Туганай, Байморза-Морзабай, Гөлназ-Назгөл һ.б.
Математикада “кушылучыларның урыннарын алмаштурыдан аларның суммасы үзгәрми” дигән коммуникатив закон бар. Кушма төзелеш тәшкил иткән кеше исеме компонентларының урыннарын алмаштыру исә аның мәгьнәсен, ягъни суммасын, кыйммәтен дә үзгәртә. Мондый исемнәрнең күбесендә мәгънәви-семантик, ә кайберләрендә җенси аерма ачык сизелә. Мәсәлән, Хантимер-олы, мәртәбәле тимер, Байкотлы-бай, мул бәхетле, Сылубай-сылу, чибәр, бай һ.б. Бер үк компонентларның урыннары алмаштыру юлы белән ясалган кушма төзелешле кеше исемнәрен без метакомпонентонимнар дип атадык.
Шунысын да әйтергә кирәк: төрки телләрдәге (шул исәптән татар телендәге) ике компонентлы исемнәр системасы кеше исемнәрен чиксез төрләндерергә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, тасвирлап әйтү-атау формасын барлыкка китерә. Чагыштыру: Сылу, Айсылу, Миңсылу, Таңсылу, Байсылу; Әхмәт, Нуриәхмәт, Галиәхмәт,Вәлиәхмәт һ.б.
Рус теленнән һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән интернациональ исемнәр катламы: Айвар, Альберт, Альбина, Венера, Клара, Ландыш, Лена, Лилия, Луиза, Радик, Роза, Марсель, Марат, Рафаэль, Резеда, Ренат, Роберт, Светлана, Эльза, Эльмира һ.б. Мондый исемнәр татар антропонимикасында Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң алындылар. 1930-1940нчы елларда шактый актив кулланыла башладылар.
Бөек Октябрьдән соң барлыкка килгән яңа татар исемнәре катламы: Айгөл, Айзат, Айзирәң, Айназ, Алсу, Айсылу, Гөлназ, Гөлсу, Гөлчәчәк, Гөлшат, Гөлүсә, Гүзәл, Гүзәлия, Ильдус, Ильнар, Ильнара, Илсөя, Илсөяр, Ильшат, Илүсә, Кояш, Офык, Очкын, Таң, Энҗе һ.б.
Татар антропонимикасының югарыда сүз алып барылган катламнардан гыйбарәт ифрат бай һәм катлаулы мозайкасы хәзерге исемнәребезнең бик борынгыдан килә торган үзенчәлекле тарихын, формалашу һәм үсү юлларын, үзтелгә яшәешен шактый тулы чагылдыра.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң татар антропонимиясендә баю, тулылану, яңару процессы, нигезендә, дүрт төрле юл белән бара.
1. Борынгыдан килә торган традицион исемнәрне яшь буынга бирү дәвам итә.
Килеп чыгышлары ягыннан төрле гореф-гадәтләр, мәҗүси йолалар белән бәйләнешле борынгы төрки-татар исемнәре (м-н, Айбәк, Айдар, Айсылу, Алмаз, Алтын, Алтынчәч, Арслан, Аяз, Йолдыз һ.б.) һәм Х гасырдан башлап болгар-татарларга ислам дине аша кергән гарәп һәм фарсы исемнәренең җыйнак-җиңел әйтелешкә (күбесенчә ике иҗеккә корылып), матур яңгырашка һәм дөньяви мәгьнәгә ия булганнары кулланылышта кала. Мәсәлән, Гадил, Гали, Галим, Галия, Гомәр, Госман, Гөлчирә, Зифа. Зөлфия, Зөбәйдә, Зөбәрҗәт, Зөфәр, Ләлә, Ләйлә, Ләйсан, Мансур,Мансура, Мәдинә, Мөнирә, Самат, Сания, Сара һ.б.
2. Борынгы дини ышанулар (тотемизм һәм анимизм), ислам дине йолалары, туганлык терминнары, колбиләүчелек һәм феодализм чорындагы сан-дәрәҗә (сословие) титуллары, кәсеп-һөнәр атамалары белән мөнәсәбәтле кеше исемнәренең күбесе аркасында социалистик җәмгыять кешесенең югары әхлак сыйфатларына, аны һәм культурасының үсеш дәрәҗәсенә, эстетик зәвыгына туры килми торганнары, Октябрьдан соң кулланылыштан төшеп кала бардылар.
Чыннан да, хәзерге яшь буын исемнәре арасында: Аллабирде, Аллагөл, Байбүре, Балтабай, Биккол, Бикбулла, Бугарслан, Колгали, Кочкар (татар теленең көнбатыш (мишәр) диалекты сүзе, үзбәк телендә дә кочкар, татар әдәби т. тәкә), Ташбай, Ташбикә, Таштимер, Тозак, Чурабай, Чалбай, Үтәмеш һ.б. кебек бик күп исемнәрне очратмыйбыз диярлек.
Телебездә гарәп, фарсы исемнәренең һәм кушма төзелешле гибрид исемнәрнең таралышы һәм кулланылышы төрле дәвердә төрлечә булган. Болгар- татар теленә гарәп һәм фарсы исемнәре Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәннән соң алына башласалар да ХIХ йөзгә кадәр халыкта киң таралышка һәм популярлыкка ия булганнар. Бу чорга кадәр татарларда борынгы-татар кеше исемнәре күбрәк кушылган. Болгар-татар кабер ташларындагы, сан алу кенәгәләрендәге һәм башка тарихи чыганаклардагы татар кеше исемнәре нәкъ менә шуны раслыйлар. ХIХ йөздә исә бу хәл бик нык ү згәрә. Татарлар арасында ислам дине белән бәйләнешле гарәп һәм фарсы исемнәре киң тарала. Алар башлыча ислам динен, Мәхәммәт һәм башка пәйгамбәрләрне, алланы олылауда, аларның илаһи сыйфатларын атауга нигезләнгән (Каюм, Кәримулла, Мостафа, Рәсүлулла, Саттар, Хәйбулла һ.б. кебек) исемнәр иде.
Татар балаларына исем кушуда әлеге дини-реакцион тенденцияне Бохараның схоластик мәдрәсәләрендә укып кайткан һәм барлык изүче көчләрнең милли-рухи терәге булып әверелгән мулла-мөдәррисләр алга сөрә. Октябрьга чаклы яңа туган сабыйга исем бирү һәм аны рәсми теркәү эшенең татарларда муллалар кулында булуы шуңа китерә.
Дин әһәлләре мондый исемнәрне махсус пропагандалап, аларны туплап, аерым китаплар бастырып чыгарганнар. 1848 елда Казанда “Исме иллаһе тәгале әл-хәсәни”, 1865 елда “Аврадия Фәтхия”, 1899, 1900 елларда ахун Бендуковның “Исем. Балага күркәм исем бирергә киңәш һәм укучы сабыйларга һәдия кылырга муафикъ китап” һ.б. китаплар бастырып таратыла. Бу китапларда исемнәрнең дини ягы макталып, аларның шәригатькә туры килүе таләп ителә. Аллаһе тәгаләнең 99 күркәм исеме санап чыгыла һәм аларның мәгънәләренә аңлатма бирелә.
Диплом эшендә без Башкортстанның Авыргазы районы Яңа – Карамалы авылына кepгән топонимнарны аерып чыгару, фәнни-теоретик фикерләргә таянып анализлау hәм жыелган материалларны төрле типтагы уку йортларында hәм мәктәптә татар телен укытуда куллану методикасын эшләү, өйрәнү күнекмәләре системасын булдыруны максат итеп куйдык.
Башкортстанның Авыргазы районы Яңа - Карамалы авылында җыелган материалларны без ике зур төркемгә бүлеп, hәрберсен аерып параграф итеп карадык.
Беренче төркемгә микротопонимнарны кepттек: Торна сазы, Чыршылык, Имәнлек, Биек тау, Очлы тау, Яманташ тау, Борама таулары, Тегермән чокыры, Өч күпер чокыры, Кургы чокыры, Совет урамы, Курорт арамы, Ишбуллы урамы, Полковниклар урамы.
1.
Шулай итеп, микротопонимнарны лексик-семантик, структур- грамматик яктан анализлау түбәндәге нәтижәләргә китерде:
Кеше исемнәренә һәм кушаматларына нигезләнеп ясалган микртопонимнар: Хәдия күле, Имай Герман тугае, Назар басуы, Хәсән басуы, Ишбулды урамы.
Үсемлекләр дөньясы белән бәйләнешле микротопонимнар: Шомыртлык, Усаклык, Имәнлек, Камышлык, Андызлык, Каенлык, Чыршы посадкасы, Кечерткән төбәге, Кургы чокыры.
Хайваннар дөньясы белән бәйләнешле микротопонимнар: Торна сазы, Кәҗә кырыны акланы, Тора сазы.
Географик объектның зурлыгына, күләменә, формасына, санына карап аталган микротопонимнар: Очлы тау, Биек тау, Борама тау, Озын урман, Пыраулык, 39 нчы басу, Озын куак.
Географик объектның урнашу урынына карап карап исемләнгән микротопонимнар: Тимерлек тавы, Үзән буе, Болын чишмәсе, Өч күпер чокыры, Тегермән чокыры, Аралы, Имәнлек арты басуы, Көрҗә басулары, Талбазы тау башы басуы, Базар урамы, Түбән оч, Нугазак урамы.
Берәр әйбернең, билгенең табылуы, булуы белән бәйләнешле микротопонимнар: Мүкле күле, Саз күле, Салкын чишмә, Ташлы күл, Тере чишмә, Салабаш күле.
Башка телләрдән кергән сүзләргә нигезләнеп ясалган микротопонимнар: Махавай басуы, Ленка арты басуы.
Октябрь революциясеннән соңгы вакыйгаларга, тормыш-көнкүрешкә бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән микротопонимнар: Авыргазы елгасы, Матросов урамы, Ленин урамы, Совет урамы, Ферма урамы, Колхоз бакчасы, Полковниклар урамы, Курорт урамы.
Югарыда китергән мисаллардан ачык күренгәнчә, микротопонимнарга бик тирән мәгънәви көч салынган. Аның кешегә тәэсир итү көче урын белән дә, вакыт аралыгы белән дә чикләнмәгән. Атаманың эчтәлеге тар кысада гына калмый, ул эчтәлек чагыштырмача чиксез.
Һәp микротопоним объектив чынбарлыкның субъектив күренешен тәшкил итә. Алар әллә ни күзгә бәрелми, кычкырып тормыйлар. Әмма аларда тарих “язылган”. Зур географик объектларга караганда, микротопонимнарда чынлык, табигыйлык күбрәк. Аларда һәp вакыйга, һәр яшәү рәвеше, һәр урын үз исеме, үз төсе белән атала.
Микротопонимнарның төгәл авторы юк, ягъни алар халыкныкы.
Аларның авторы билгеле бер төбәк халкы. Географик реалийларның үзгәрүе, илдәге сәясәт, сугышлар нәтиҗәсендә, билгеле бер вакыт аралыгы аңа үз буяуларын өсти. Моңа мисал итеп Яңа – Карамалы авылындагы рус атамаларын китерергә мөмкин (Матросов урамы, Курорт урамы).
Яңа – Карамалы авылының микротопонимнарның төп төзелеш-ясалыш ысулын сүзтезмә яки кушма сүз тәшкил итә. Төзелеш моделенә килсәк, “аергыч-исем” төзелмәләре күпчелекне тәшкил итә. Мәсәлән: Биек тау, Мүкле күле, Саз күле, Салабаш күле.
Икенче төркемдә антропонимнар урын алды. Яңа – Карамалы авылы кеше исемнәренә килгәндә, без аларны:
1. Өч яки ике иҗекле тамыр сүздән торган сүзләрнең кеше исеменә әверелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән: Чулпан, Фидан, Нурлан һ. б.
2. Бер яки ике ижекле тамыр сүзләр кушылып ясалган: Алсу, Айгөл, h.б. булеп карадык.
Яңа – Карамалы авылындагы кеше исемнәре һәм алардан ясалган отчестволарнын: килеп чыгышында, ясалыш-төзелеше һәм кулланылыш башка авыллардагы hәм шәhәрләрдәге татар кеше исемнәреннән hәм отчестволарыннан әллә ни зур аермалар юк дип әйтә алабыз.
Кеше исемнәре, отчестволар hәм фамилияләр белән беррәттән, шәхесне атау өчен кушаматлар киң кулланыла. Авылда киң таралган кушаматларны өч төркемгә бүлеп карадык:
1. Нәсел-ыру кушаматлары: Борханнар – Борхановлар, Акбашлар – Акбашевлар, Полковниклар – Фаткуллинар, Шакмаклар – Нигъмәтуллинар, Чүлмәкләр – Фәйзуллиннар.
2. Шәхси кушаматлар а) кош-корт, хайваннар, жәнлекләр, бөҗәкләр исеме белән аталганнары: Тәкә Миневали, Куян Фәрит, Әтәч Абдулла, Пәри Рәшит; б) кешенең физик җитешсезлеген яки характер билгесен белдерә торган сүзгә нигезләнеп ясалганнары: Тукал Ринат, Сакбай Рим, Чатан Абдулла, Будулай Фәрит, Аккорсак Тәнзилә, Алтынпеси Фәрит.
Диплом эшенең өченче бүлеге урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнүгә багышланды. Безнең тарафтан төрле ономастик материаллардан файдаланып төзелгән күнегүләр системасы тәкъдим ителде, шулай ук “Туган авылның яки төбәкнең ономастик материалларын җыйнау өчен сораулык” кертелде.
Топонимияне hәм антропонимияне тирән hәм күпьяклы итеп өйрәнү зарурлыгы hәм мөhимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды. Ономастик тикшеренүләрне тел тарихы, аның иҗатчысы булган халык тарихы hәм этногенез мәсьәләләрен өйрәнү өчен зур ярдәме, сиземле булышлыгы hәм фәнни-теоретик әhәмияте бар. Meнә шуңа күрә ономастика мәсьәләләренә соңгы елларда игьтибар hәм илтифат артканнан-арта, үскәннән-үсә бара.
1. Арсланов Л.Ш. Топонимия финно-угро-самодийского происхождения в устье Белой // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни-методик мәкаләләр җыентыгы. I кисәк: Тел белеме. – Стәрлетамак: СДПА, 2004. – 291 б.
2. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана. Справочная книга. – Уфа: Китап, 1997. – 224 с.
3. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М.: Наука, 1989. – 250 с.
4. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.
5. Аургазинский район. Годы ти судьбы. 75-летию района посвящается. – Уфа: Новый стиль, 2005. – 165 с.
6. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Бирск: Бирск гос. пед. ин-т, 2005. – 233 с.
7. Башкирско-руский словарь / Отв. ред. З.Г.Ураксин. – М: Дигора, 1996. – 884 с.
8. Бондалетов В.Д. Русская ономастика. – М.: Просвещение, 1983. – 224 с.
9. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 с.
10. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә. – Казан: Мәгариф, 2007. – 95 б.
11. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 264 б.
12. Камалов А.А. Башкирская топонимия. – Уфа: Китап, 1994. –
304 с.
13. Краткий топонимический словарь Урало-Поволжья. Материалы и методические указания к спецкурсу «Ономастика в краеведении Волго-Камско-Уральского этнолингвистического региона» / Сост. Шайхулов А.Г., Равилова Г.Р. – Уфа: БГУ, 2005. – 148 с.
14. Кусимова Т. Исемдәр донъяһында. Башкорт исемдәре һүзлеге, башкорт һәм рус телдәрендә. – Өфө: Башкорт. кит. нәшр., 1991. – 192 б.
15. Кусимова Т., Биккулова С. Башкорт исемдәре. - Өфө: Башкорт. кит. нәшр., 2005. – 224 б.
16. Маҗитова Ф. Исемең матур, кемнәр куйган // Мәгариф. – 1995. – № 11. – 21-22 б.
17. Мазитова Ф. Учащимся об антропонимике // Совет мәктәбе. – 1985. – № 6. – 27-28 б.
18. Миңнеәхмәтов Р.Г., Миңнеәхмәтова Т.Ф. Татар теле: 6нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек. – Уфа: Китап, 2004. – 272 б.
19. Мурзаев Э.М. Словарь народных географических терминов. – М.: Мысль, 1984. – 653 с.
20. Мурзаев Э.М. Тюркские географические названия. – М.: Вост. литература, 1996. – 193 с.
21. Насипов И.С. Татар диалектологиясе: Биобиблиографик белешмә. – Стәрлетамак: Стәрлетамак дәүләт пед. ин-ты, 2004. – 156 б.
22. Русско-башкирский словарь: в 2 т. / Под ред. З.Г.Ураксина. – Уфа: Башкир. энциклопедия. – 2005. – 806 с.
23. Русско-башкирский словарь: в 2 т. / Под ред. З.Г.Ураксина. – Уфа: Башкир. энциклопедия. – 2005. – 677 с.
24. Руско-татарский словарь / Под ред. Ф.А.Ганиева. – 4-е изд., испр.– М: Инсан, 1997. – 718 с.
25. Русча-татарча сүзлек. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 752 б.
26. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 240 б.
27. Саттаров Г.Ф. Ни өчен шулай аталган (Татарстан топонимнары). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 89 б.
28. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1981. – 256 б.
29. Саттаров Г.Ф. Татарская ономастика за 50 лет // Вопросы татарского языкознания. – Казань, 1971. – 52-66 с.
30. Саттаров Гомәр Фәез улына 75 яшь // Фән һәм мәктәп – 2007. – № 3. – 51 с.
31. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1984. – 256 б.
32. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.
33. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары өчен. – Казан: Мәгариф, 2002. – 344 б.
34. Словарь топонимов Башкирской АССР. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1980. – 200 с.
35. Словарь топонимов Республики Башкортостан / Составитель А.А.Камалов и др. – Уфа: Китап, 2002. – 256 с.
36. Сөләймәнова Р.А. Хәзерге башкорт телендәге антропонимдар һәм уларзың үçеш тенденциялар. – Өфө: Fилем, 2006. – 148с.
37. Татарско-русский словарь / И.А.Абдуллин, Ф.А.Ганиев, М.Г.Мухамадиев, Р.А. Юналеева; Под ред. Ф.А.Ганиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 462 с.
38. Хаҗиев Р.И. Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы ойконимиясенә этнолингвистик анализ. – Казан, 2005. – 168 б.
39. Хисамитдинова Ф.Г., Сиразитдинов З.А. Русско-башкирский словарь-справочник названий населенных пунктов Республики Башкортостан. – Уфа: Китап, 2001. – 320 с.
40. Шайхулов А.Г., Раемгужина З.М. Башкирские и татарские имена собственные. – Уфа, 2006. – 92 с.
41. Шайхулов А.Г., Раемгужина З.М. Башкирские и татарские личные имена тюркского происхождения. Учебное пособие. – Уфа: ИЦ «Аэрокосмос и ноосфера», 2006. – 72 с.
42. Шакуров Р.З. По следам географических названий. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1986. – 184 с.
43. Шәкүр Р.З. Исемдәрзә – ил тарихы. – Өфө: Китап, 1993. – 256 б.
44. Шаһиев Р. Татар микротопонимиясенең концептуальләшкән семантик кыры // Фән һәм тел. – 2007. – № 3. – 14-17 б.
Тема: | «Башкортстанның Авыргазы районы Яңа-Карамалы авылы ономастикасы» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 88 | |
Цена: | 1600 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика