Дипломная работа
«Ф.Латыйфиның «Хыянәт» романында милли тормыш картинасын бирү үзенчәлеге»
- 58 страниц
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ….….
ТӨП ӨЛЕШ
I бүлек.
Татар әдәбиятында милли тормышны чагылдыруның кайбер үзенчәлекләре….
II бүлек. Ф.Латыйфиның «Хыянәт» романында милли тормыш картинасын бирү үзенчәлеге….
2.1. Милли тормыш картинасын бирүдә табигать күренеше.
2.2. Милли характерны гәүдәләндерү үзенчәлеге.
2.3. Милләтнең фикерләү рәвеше.
ЙОМГАК ….….….
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ….
Сиксәненче еллар уртасында башланып, туксанынчы еллар башында илдә үсеш алган тирән сәяси, иҗтимагый һәм икътисади үзгәрешләр, моңарчы хакимлек иткән идеологиянең таркалуы нәтиҗәсендә, беренчедән, милли-иҗтимагый тормышта тамырдан борылыш башласа, икенчедән, шуңа бәйле рәвештә, заман һәм милли яңарыш әдәби процесска карата әдипләр алдында өр-яңа таләпләр куйды. Әдәбиятта башка мәсьәләләр белән беррәттән милләтнең тарихы, аның киләчәге өчен борчылу, рухи кыйммәтләр, кешелеклелек һәм әхлаклылык мәсьәләләрен үзәккә алган әсәрләр туды.
Туксанынчы еллар башында милли әдәбиятыбызга килгән үзгәрешләр әсәрләребездә милли идеяне үзәккә куярга булышлык итте. Әдәбиятның йөзе, алдагы үсеш юнәлеше хакында уйланып язучылар үзләре дә чыгыш ясады. Мәсәлән, Г.Тавлин: «Без татарны татар иткән үзебезгә генә хас сыйфатларыбызны онытып, тәмам урыслаштык. Бу – телебезгә, мәдәниятебезгә, иманыбызга, милли традицияләребезгә – буыннардан-буыннарга сакланып килгән гадәт-йолаларыбызга, әхлак нормаларына кул селтәүгә, аларны үгисетүгә китерде» [45; 147] – дип искәртте, үткәннәргә бәя биреп.
Шуны аерып билгеләп үтәргә кирәк, туксанынчы еллар башында әдәбиятта тематик чикләр бетерелде. Кайбер талымсызрак язучылар моннан үзләренчә нәтиҗә чыгарып куйдылар, реалистик әсәрләрдә дә чынбарлык кануннары, логика белән исәпләшмәскә мөмкин дигән фикергә килделәр, тормышка хилаф күренешләрне, җинаятьчел гамәлләрне табигый хәл итеп сурәтләргә керештеләр. Кайберләре исә милләтнең үткәненә, халыкның ачы язмышын күрсәтергә алындылар. Бер төркем язучылар хәтирәләргә бирелеп, шәхси тормышларындагы вакыйгаларны иҗтимагый-сәяси даирә киңлегенә чыгарып, субъективлыктан арынмаган үзенчәлекле жанрда иҗат итә башладылар.
Сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башы татар әдәбиятының төп казанышы булып миллилек принцибының үзәккә алынуын билгеләргә кирәк. «Тарихилык һәм миллилек принципларына таянган яңа иҗат методы әдәбиятларны буржуаз әдәбиятка һәм социалистик әдәбиятка бүлгән большевиклар идеологиясен инкарь итеп, алгы планга гомум милли мәнфәгатьләрне һәм халык язмышы мәсьәләләрен, милләт язмышын объектив сурәтләү принципларын куйды» [41; 48], – дип билгеләде әлеге сыйфатны әдәбият белгече М.Сәхапов.
Тарихилыкның тамырлары хәтер белән тыгыз бәйләнгән. Соңгысы бүгенгене үткәннәр белән тоташтыра. Ул халык тормышының, мәдәниятенең, дөньяны һәм җәмгыятьтәге үзгәрешләрне танып белү процессының иң мөһим катламнарын, чорларын барлый һәм шул нигездә тарихилыкның ныгуында, үсешендә әһәмиятле роль уйный Әдәбият галиме Р.Мостафин: «Милләт яшәсен өчен, аның тарихы да җанлы образларда яшәргә тиеш. Тарихсыз милләт – хәтерсез, үзаңсыз милләт дигән сүз» [32; 148], – дип билгеләде.
Соңгы еллар әдәбиятында тарихи һәм милли аңның үсүе күзәтелү уңаеннан тәнкыйтьче А.Хәлим: «Тарихи Аң исә үткәндәге тарихи шәхесләрнең – ил агаларың һәм каһарманнарың, руханиларың һәм остазларың, матурларың һәм батырларың, чичәннәрең һәм җырчыларың, ханнарың һәм биләрең, байларың һәм ярлыларың турында тарихи хәтер саклау» [57; 121] дип әйтте. «Татар әдәбиятының соңгы ун еллыкларындагы иң зур казанышы, мөгаен, ул тарихи теманың киң колач алуы, үткәннәребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы караш урнашу булгандыр» [4; 137] – дип билгеләде Р.Әхмәт. Язучы Н.Акмал да соңгы елларда бик күп әсәрләрнең тарихка багышланып язылганын ассызыклады: «Бу әсәрләр бүгенге көнгә үткән чорларның бик күп геройларын алып кайтты» [1; 160].
Буыннар арасындагы бәйләнешне тәэмин итүче, хәтта әйтергә мөмкин, аны ныгытучы, тарих һәм хәтер бердәмлеге милләткә үз асылын саклап калырга, үткән-бүген-киләчәк чылбырын ялгап торырга ярдәм итә. Татар прозасында туксанынчы еллар башындагы миллилек принцибы үз эчендә төрле юнәлештәге әсәрләрне билгеләп чыгарды дияргә була. Аларны якынча түбәндәге төркемнәргә туплау урынлы һәм дәлилле булыр. Беренчедән, язучылар тарихи үткәнне, милләтнең ерактагы авыр тарихи юлын чагылдыруга алындылар. Әлеге әсәрләр арасында киң масштаблы тарихи вакыйгаларны үз эченә алган романнар (Н.Фәттахның «Сызгыра торган уклар», «Итил суы ака торур», М.Хәбибуллинның «Илчегә үлем юк», Ф.Латыйфиның «Хыянәт» һ.б.) һәм икенчедән, милли каһарманнарны, татар халкының каршылыклы тарихында тирән эз калдырган шәхесләрне гәүдәләндергән чәчмә әсәрләр иҗат ителде (Җ.Рәхимовның «Батырша», В.Имамовның «Сәет батыр», Р.Батулла «Сөембикә», М.Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», Р.Мөхәммәдиевның «Сират күпере» һ.б.). Шулай ук милләт язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылуга бәйләнешле рәвештә тел, гореф-гадәт, традиция мәсьәләләре әдәби чараларда гәүдәләндерелә. Милләтнең күп гасырлар буена тупланган зирәк акылы, тирән фәлсәфәсе М.Мәһдиевнең «Бәхилләшү», М.Галиевнең «Нигез» һ.б. әсәрләрендә чагылыш таба.
Әдәбият белгече Д.Заһидуллина туксанынчы еллар прозасын тикшереп, нәкъ шул чорда Ф.Садриев, Ф.Латыйфи һ.б. иҗатлары мисалында милли реализм аваз бирде дип билгеләп үтте [21; 152].
Гомумән, милли реализм милләт тормышын тергезүче үзәк каршылыкларны милли яссылыкта күренүен, милли характер тудыруны күз алдында тота. «Татарлыкның» асылын эзләү, тарихи вакыйгаларның сәбәбен татар менталитетына бәйләп аңлату үзен сиздерә. Бу агымда иҗат итүчеләр милләт язмышындагы әһәмиятле вакыйгаларны үзәккә куялар. Милли көнкүреш сурәтләренә зур урын бирәләр.
ХХ гасыр ахырында, татар әдәбиятын үзгәртү мөмкинлекләре эзләү башланган бер вакытта, Ф.Латыйфи да иҗат эшендә үз сукмагын билгели, укучы өчен кызыклы һәм яңа булып торырлык тематик юнәлеш сайлый.
Ф.Латыйфи иҗатына Х.Әшрәфҗанов, Д.Заһидуллина, Р.Фәизов һ.б. тарафыннан объектив бәя бирелде. Әдәбият белгече Х.Әшрәфҗанов язучының «Хыянәт» романын тарихи-психологик төргә кертеп карады һәм әсәр «…милли тарихыбызның гаять катлаулы һәм фаҗигале дәверен (Казан ханлыгы дәверен) чагылдыру белән бергә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең сафлыгын, мәхәббәт һәм дуслыкның тирәнлеген, хыянәтнең ачылыгын тасвирлаудагы тормышчанлыгы белән игътибарны җәлеп итә», – дип билгеләде [2; 254].
Д.Заһидуллина исә әсәргә милли тормыш картинасын бирү яссылыгыннан чыгып әдәби-фәнни күзәтү ясый [21]. Галимә Ф.Латыйфиның иҗат сукмагы башка татар язучыларыннан аерылып тора һәм ул милли реализм иҗат методын уңышлы сайлый дигән фикер әйтә. Һәм гомум әсәргә карата нәтиҗә ясап: «…табигать һәм тирәлек, холык-фигыль һәм дөньяга караш үзенчәлекләре аркылы Ф.Латыйфи милли тормыш картинасын, татар тормышының тулы сурәтен тудыруга ирешә» [21; 137], – дигән фикергә килә. Язучы иҗатының татар прозасында тоткан урынына бәя биреп: «Милли реализм агымында иҗат итү Ф.Латыйфига, татар тарихындагы аерым бер сәхифәләрне тергезү белән чикләнмичә, милләтнең бөтенлекле сурәтен тудыруга ярдәм итә». – дип тә өстәп куя.
Р.Фәизов: «…роман үзенең аз һәм төгәл сүзле, вакыйгаларның мавыктыргыч һәм табигый булуы, гомумән, яңалыгы белән җәлеп иткән иде», – дип язып чыкты [46; 153].
Мәгълүм булуынча, Ф.Латыйфиның тәүге китабы «Кырагай» да татар авылын, татар кешеләрен милли характер буларак ачуга багышланган. Мәсәлән, «Себер хикәясе»ндәге татар карт-карчыкларының холык-фигыле, бай рухи дөньясы, күңел киңлеге сокландыра, «Рустик» хикәясе балалары, оныклары шәһәргә китеп, ялгыз яшәүче картлар сагышын, бабаларсыз үскән малайлар үкенечен бар тулыгында ачуы, гомумән, милләт фаҗигасен художестволы күрсәтә алуы белән кызыклы.
Чыннан да, язучының нинди генә әсәрен алсаң да, анда милли мәсьәләрне күтәрү проблемасы чагылыш тапкан. Хәзерге әдәби тәнкыйть Ф.Латыйфи иҗатына игътибарлы булса да, язучының «Хыянәт» романына тулы комплекслы бәяләмәдә чагылыш тапмады. Шуңа да бүгенге әдәби тәнкыйть яссылыгыннан чыгарылыш эшенең темасы ифрат актуаль булып тора.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, Ф.Латыйфиның «Хыянәт» романында чагылдырылган милли тормыш картинасын өйрәнү максаты куела.
Максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны чишү күз уңында тотыла:
– ХХ гасырның туксанынчы елларыннан башлап яңа үсеш юлына аяк баскан татар прозасында Ф.Латыйфиның «Хыянәт» романының тоткан урынын билгеләү;
– Ф.Латыйфиның «Хыянәт» романында тергезелгән милли тормыш картинасының тулы чагылышын өйрәнү;
– романда милләтнең бөтенлекле тормыш чагылышын бирү уңаеннан табигатьнең тоткан урынын ачыклау;
– язучының милли характерны гәүдәләндерүдәге табышларын барлау;
– милләтнең күпгасырлык тарихи яшәешендә формалашкан милли логика чагылышын тикшерү;
– милләтнең универсаль яшәү моделе кысаларында ышану-юрауларның, гореф-гадәтләрнең мөһим компонент булуын ассызыклау.
Чыгарылыш эше керештән, ике бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
I бүлек. Татар әдәбиятында милли тормышны чагылдыруның кайбер үзенчәлекләре
Татар әдәбиятында милләт язмышы өчен борчылу ХIХ йөзнең азагында, мәгърифәтчелек дәверендә үк үсә башлый. Мәгърифәтчеләр үз әсәрләрендә татарның шул вакыттагы хәле, киләчәге турында уйланалар. Мәсәлән, М.Акъегет «Хисаметдин менла» әсәрендәге үзәк герой татарларның иҗтимагый, икътисадый яктан артта калуына көенеп, бу хәлдән котылуны халыкны белемле итү аша күрә. Шулай ук ХХ гасыр башындагы татар әдәбияты да үз максатын милләт турында кайгыртуга багышлый. Әдәбият белгече С.Хафизов: «ХХ гасыр башында Г.Исхакый, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирханнар буыны исә милләтне яңа үргә күтәрү, прогрессив идеяләр белән сугара һәм, мөһим сыйфатлар белән баетып, халыкны туплый» [53; 160] дигән хаклы фикер әйтте. Моңа мисал итеп Г.Исхакый әсәрләрен китерергә була. Яшь язучы барлык әсәрләрендә диярлек «Тормышмы бу?» дигән сорау куйды. «Бу милләт язмышы өчен бөтен җаны-тәне белән янган шәхеснең киләчәгебез хакында үзедәй зыялылар белән берлектә уйлануы, ягъни аларның да игътибарын төн йокыларын качырырдай шул мәсьәләләргә юнәлтүе иде» [12; 147], – дип билгеләде тәнкыйтьче Ф.Галимуллин.
«…Инкыйраз» чаңы, чыннан да, татар җәмгыятен йокымсыраган хәленнән арындырды, күзе ачылуга сәбәп булды. Аның артыннан Г.Тукай, С.Рәмиев кебекләрнең көчле шигъри авазлары яңгырады.
Совет заманы исә әдәбият үсешенә башка максатлар куйды. «Әдәбият тормышны бөтен барлыгында танып белү вазыйфасыннан азат ителеп, эчтәлеге белән социалистик формасы белән милли калыпка кертелә» [40; 61], – дип язды бер мәкаләсендә әдәбиятчы Ә.Сәхәпов. Формаль яктан гына милли булып калган әдәбиятның йөзе тоныкланды, геройларда ап-ачык милли сыйфатлар югала барды. Интернациональ рухта тәрбияләнгән буын миллилекне кимсетү итеп кабул итүгә кадәр барып җитте.
Илленче елларда Х.Хәйри әдәбиятта милли форма һәм милли үзенчәлек турында уйлана. Ул милли форманы бары тик тел һәм сурәтләү чараларына гына кайтарып калдыруга каршы чыга һәм бу төшенчәгә халыкның милли характер сыйфатларын да чагылдыруны кертә [56]. Ф.Хөcни әдәбиятта милли үзенчәлекләрне күрсәтүне өнәмәүчеләр белән бәхәскә кереп, икенче читкәрәк ташлана, ягъни соңрак И.Нуруллин хаклы әйткәнчә, әдәбиятның милли үзенчәлеген «милли колорит» мәсьәләсенә генә кайтарып калдыра».
Язучы Р.Сибат «Татар өчен Азия Медиумы белән Европа Прагматлыгыннан торган симбиоз Әдәби Концепция һәм Фәлсәфә кирәк!» дип күп еллар дәвамында үзенең матур традицияләре булган татар әдәбиятын бөтенләй башка юнәлешкә бәйләп күз алдына китерде [44; 147]. Әлеге фикергә әдәбият белгече С.Хафизов каршы чыкты һәм киләчәктә әдәбиятыбызда «милләт рухын җимерү»үче «гибрид геройлар» күпләп барлыкка килүгә китерәчәк дип хафаланып язып чыкты [53; 159]. Язучы Р.Сибат фикерен кире кагып башка галим, язучылар да чыгыш ясады [47]. Шулай итеп, соңгы еллардагы «…әдәби тәнкыйть милли җирлеккә нигезләнгән, халкыбызның меңәр еллар дәвамында сакланып килгән характер сыйфатларын туплаган геройлар тудыруны яклап чыкты һәм үзгәртеп кору чорыннан соңгы әдәбиятның кыйбласын миллият белән бәйләде» [58; 92].
Шуңа да артытабан әдәбиятыбызда «тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, телебезгә, ата-бабаларыбызга, дингә, гасырлар дәвамында кыерсытылган, кимсетелгән милләтебезгә багышланган язмалар, мәкаләләр, шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, повестьлар, романнар бер-бер артлы дөнья күрде» [45; 147]. Бу чорда бигрәк тә тарихи һәм документаль жанрлар алга чыкты. Мәсәлән, Җ.Рәхимовның «Батырша» романы XVIII гасырның дөньяви, дини, әхлакый атмосферасын, татар халкының фаҗига белән тулы аянычлы язмышын төгәл күзәтүләр, ачык буяулар аша күрсәтүгә багышланган. Татар прозасында Сөембикәгә багышланган чәчмә әсәрләр дә тарихи шәхеснең иң күркәм сыйфатларын югары күтәрүгә багышланган. Язучылар миллилек һәм тарихилык принципларыннан читләшмичә башка милләт вәкилләре өчен дә үрнәк булырлык каһарман образын тергезәләр.
Әдәбият гыйлемендә миллият төшенчәсенең асылын ачуда күп кенә галимнәр катнашты. Л.Н.Гумилев, Л.Г.Юдкевич, И.С.Кон, Г.Д.Гачев, Җ.Вәлиди, С.Максуди, К.Т.Гыйззәтов, Й.Г.Нигъмәтуллина һ.б. тормыш картинасы, әдәби әсәрдәге образларны һәм идеалларны миллилек аспектыннан чыгып тикшерделәр. Алда күренүнчә, әлеге эштә татар галимнәре дә тикшеренүләр алып бардылар.
Бу җәһәттән беренче чиратта күренекле җәмгыять эшлеклесе, галим, төрки халыкларның азатлыгы һәм бердәмлеге идеясе тарафдары, милләттәшебез Садри Максуди (1878-1957) караш-фикерләренә мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Галим үзенең хезмәтләрендә милләт мәсьәләсенә кагылышлы катлаулы сорауларны тикшерә, аларга һәрьяклы фәлсәфи һәм социологик анализ ясый. Әлеге планда аның «Миллият тойгысының социологик әсаслары» дигән хезмәте аеруча мәгълүматлы һәм әһәмиятле. Кавем һәм милләт аңлатмаларының мәгънәсен ачыклап, галим болай дип яза: «…Тарихи вә сәяси үсеш нәтиҗәсендә формалашуы тәмамланган һәр кавем – милләттер» [30; 48]. Шулай итеп, милләтнең аерым бер кавемнең үсеп җитлегүен күрсәтүче шарт булуын ассызыклап, С.Максуди кавем һәм милләт билгеләмәре арасында мөнәсәбәтне ачыклый. Милләт төшенчәсенә ул биргән аңлатма үзенең тулылыгы һәм аның оешуы өчен кирәкле барлык факторларны колачлавы белән аерылып тора. «Кавем-милләт билгеле бер җир-мәйданда (территориядә) яшәгән, этнологик яктан бер тамырдан чыккан оймак вә кабиләләрнең иң куәтлесе җитәкчелегендә дәүләт булып берләшүе нәтиҗәсендә туган һәм бер телдә сөйләшүче, бер үк дингә ышанучы, уртак гореф-гадәтләре вә үзенә генә хас милли холкы булган, бер-беренә теләктәшлектә торучы охшаш кешеләр төркемедер» [30; 58], – дип яза С.Максуди. Шул хезмәтендә галим кавем-милләт оешуының төп шартларын тагын да нечкәләп, аларны түбәндәгечә күрсәтә:
1. Милләтне төшкил иткән инсаннарның бер дәүләттә яшәве яки яшәмәве. (Милләт оешу өчен кирәк булган шартларның берсе – берләшүче гаммәнең (төркемнең) озак заманнар буе бер үк дәүләттә, бер үк тәэсир тоеп, бер үк хокукый кагыйдәләргә буйсынып яшәве).
2. Халкы (нөфүс). (Билгеле бер кавемнең милләт булып оеша алуы өчен, аның составында җитәрлек санда халык гаммәсе булуы шарт).
3. Географик урыны (җир-мәйданы). (Ил-йорт (ватан) берлеге – милләт оешу шартларының берседер. Бөтен милләтләр ил-йортка мөкатдәс бер нәрсә итеп карыйлар).
4. Бәйсезлеге.
5. Тел берлеге.
6. Гореф-гадәтләр берлеге. (Аларның милләт үсеше өчен бик куәтле берләштерүче роле бардыр).
7. Гомуми дини инанулар.
8. Милли холык (Милләтнең бөтен гаммәсе арасында таралган уртак рухи максат вә бу максатлардан туган гамәл вә төшенчәләр рәвешенә милли холык диләр).
9. Милләтнең күпчелеге бер ырыктан, ягъни этник бер тамырдан булуы» [30; 49].
Алга таба ул милләт формалашуының психологик нәтиҗәләреннән берсе булган милләткә бәйлелек хисенең, милләт тойгысының тууы, таралуы турында әйтеп, әлеге төшенчәгә бик үзенчәлекле һәм тулы аңлатма бирә. «Миллият тойгысы инсаннарның үз милләтенең үткәненә, киләчәгенә, теленә, мәдәниятенә, җир-мәйданына, ил-йортына кагылышлы карашларның тирәнәюе, нәселдән-нәселгә күчүе белән бәйле рухи бер халәттер», – дип яза галим. Бу бик төгәл билгеләмә. Чыннан да, милли хис халыкның үз милли тарихына, үткәндәге халәтенә изге бер нәрсә итеп каравында чагыла. Милли хис, милли тойгы турындагы фикерләрен тагын да үстереп, С.Максуди мондый нәтиҗә ясый: «Милләт тойгысы, беренче чиратта, теге яки бу милләткә караган кешеләрнең үзләренең милли тарихларына, милләтләренең үткәндәге уңышларына яки бәхетсезлекләренә изге бер нәрсә итеп караулары рәвешендә сиземләнә. Милләтче инсан милләтенең тарихта шанлы булган дәверләрен, тәрәккыйлеккә илткән заманнарын горурлык вә зур канәгатьләнү хисе белән искә алыр. Караңгылык чорлары, бәхетсезлекләре вә газап китергән заманнар исә аңарда кайгы хисе уятыр» [30; 56].
Л.Гумилев үзенең «Пассионар кыр теориясе»ндә милләтка карата үзенчәлекле фикер тәкъдим итә, мәсәлән, ул милләтне социаль күренеш итеп түгел, ә табигый, географик күренеш буларак бәяли. Аныңча, милләт «үзенә генә хас эчке структурасы һәм үз-үзен тотышының тотрыклы үзенчәлеге булган кешеләр төркеме» [19; 285]. Галим фикеренчә, милләт иҗтимагый формация продукты булудан бигрәк, катлаулы үсеш процессын кичерүче берәмлек. Шул ук вакытта Л.Гумилев этнос, субэтнос, суперэтнос һ.б. төшенчәләрен дә карый.
Бүгенге көндә галимнәр әдәбият-сәнгатьнең милли үзенчәлеген билгели торган факторлар турында сүз алып баралар. Биредә башлыча дүрт төрле факторга дикъкат ителә. Алар арасында иң әһәмиятлесе итеп тел факторын карыйлар.
Икенчедән, милли үзенчәлек хакында сөйләгәндә этник фактор мөһим роль уйный. Милли психологиянең йогынтысы, гүзәллекне милли аңлау үзенчәлекләре бигрәк тә башка халык вәкилләре белән чагыштырма планда гәүдәләндерелгәндә ачык күренә.
Өченчедән, милли үзенчәлекне билгеләүдә географик фактор катнаша. Биредә сүз теге яки бу халык яшәгән җирнең географик торышы, табигате белән бәйләнгән җирле яшәү һәм хезмәт шартларының, үзенчәлегенең сәнгатьчә фикерләүгә йогынтысы турында бара. Тикшеренүчеләр георафик факторның сәнгатьчә фикерләүгә тәэсире сынлы сәнгатьтә аерата ачык күренүен әйтәләр. Мәсәлән, сугыш елларында бер төркем Литва рәссамнары, эвакуациягә эләгеп, Россиянең төрле төбәкләрендә яшиләр. Әмма шушы төбәкләрнең табигатен сурәтләгән картиналарында алар үзләренең милли пейзаж мотивларын да чагылдыралар. Бу картиналарда Литва табигате белән аваздашлык ачык сизелә.
Дүртенчедән, милләтнең йөзен билгеләүдә халыкның тарихи һәм рухи мирасы, традицияләре мәгълүм роль уйный.
Н.В.Гогольнең «Чын миллилек сарафаны сурәтләүдә түгел, ә халыкның үз рухында. Шагыйрь хәтта бөтенләй чит дөньяны сурәтләгәндә дә милли булырга мөмкин, чөнки ул аңа үзенең милли стихиясеннән чыгып карый. аны ватандашлары үзләре тойган һәм сөйләгән кебек тоя һәм сөйли» [18; 34]. Димәк, әдип халык тормышын никадәр тирән белеп сурәтләсә, аның әсәре дә шулкадәр милли үзенчәлекле төс ала булып чыга.
Әдәбият белгече С.Хафизов та 1994 елда «Казан утлары» журналында басылган «Ислах, яки яманаттан ярлыкау» мәкаләсендә миллилекнең 4 позициясен билгели:
1) халыкның холык-фигылен, йола-гадәтләрен, тарихын ышандырырлык итеп тасвирлау;
2) милләт яшәгән заманны, кайгы-хәсрәтләрен, рухын халыкча нечкәләп сиземләү һәм сурәтләү;
3) аерым төркемнең генә түгел, бар милләтнең уртак мәнфәгатьләрен чагылдыру осталыгы;
4) ил каршында башка милләтләр алдында үз милләтенең таланты буларак танылу [55].
Гомумән, татар сүз сәнгатендә миллилекнең чагылышын күздән кичергәннән соң, мәсьәләнең теоретик аспектында карашлар төрлелеге барлыгын да искә алырга кирәк. Әмма шул ук вакытта галимнәр кайсы гына милләтне алсак та, аның булмышында гуманистик аспекттан чыккан сыйфатларның булырга тиешлеген күрсәтәләр, шуның белән беррәттән этник төркемнең үзенә генә хас калку сыйфатлары да ачылырга тиешлеген исбатлыйлар һәм милләтнең асылын ачуда тел, табигать, гореф-гадәтләр һәм милли характер факторларын мөһим итеп алалар.
Әдәбиятыбызда Г.Тукай, С.Рәмиев, Дәрдмәндләр чорында тагын бер күтәрелеш алган миллият хисе янәдән татар сүз сәнгатенә әйләнеп кайтты.
Гомумән алганда, тормышның теләсә кайсы өлкәсендә милли башлангычка игътибарлы булуның, аңа дөрес караш булдыруның зур тәрбияви әһәмияте бар.
Туксанынчы еллар әдәбиятында төп үзенчәлекләрнең берсе булып тарихи прозаның тернәкләнүе торды. Әлеге яңалык әдәби тәнкыйтьтә хуплап каршы алынды һәм тарихыбызда булган каһарманнарыбызны гәүдәләндерү югары бәяләнде. Әлеге фикерне Ф.Латыйфиның «Хыянәт» романы мисалында да исбатларга була. Әмма билгеләнгән әсәр тарихи вакыйгаларны үз эченә алудан бигрәк, милли тормыш картинасын тергезү, аны уңышлы күрсәтә алу яссылыгыннан да югары бәягә лаек. Романда милләтнең яшәү моделен, аның чагылышын тикшереп чыккач түбәндәгеләрне билгеләп була:
1. ХХ гасырның туксанынчы еллар башындагы җәмгыятьтә милли азатлык проблемасы күтәрелү, матур әдәбиятта да милләт язмышы өчен борчылып язылган әсәрләр тууга сәбәпче булды. Әдәбиятыбыз яңа юнәлештә, тәнкыйтьчеләр үзләре билгеләгәнчә – милли реализм иҗат методына нигезләнеп иҗат ителә башлады. Бу төр әсәрләрдә милли характер тудыру, милли тормыш картинасын бирү алгы планга чыкты. Әдәби тәнкыйть тарафыннан әлеге әсәрләр югары бәягә лаек булдылар.
2. Ф.Латыйфи романда табигать белән кеше бәйләнешен, бердәмлеген үзгә бер эчке халәт, тирән лиризм белән сурәтли, әсәрнең буеннан-буена сузылган табигать манзарасы психологизмны көчәйтә. Табигатьтәге һәр тереклекне, хәтта бал кортлары, шөпшә, чекерткәләрне аерым сурәтләп, язучы үзенчәлекле күренеш тудыруга ирешә, милләтнең яшәү фонын ачыклый төшә. Табигать, шулай ук милләтнең аерым сыйфатлары формалашуга да этәргеч ясый.
3. Роман геройлары үзенчәлекле, кабатланмас, тулы канлы милли характерлар буларак ачылалар. Ф.Латыйфиның «Хыянәт» романында Сәет, Кол Шәриф, Мәмәт би, Нургали, Әҗем, балыкчы карт һ.б. образларда татар халкының сабырлык, кунакчыллык, чисталык, ватанга тугрылык кебек күркәм сыйфатлары тупланган, әлеге геройлар чын мәгънәсендә милли тип буларак гәүдәләндерелгәннәр.
4. Романда халыкның үзенчәлекле фикерләү рәвеше, тормышка карашы да ачык чагыла. Мәмәт бинең шәҗәрә хакында сөйләү вакыйгасы милләтнең кыйммәтләр системасын гына биреп калмый, ә Шәһит характерын тулырак ачарга да ярдәм итә. Милли логиканың үзенчәлеге булган тел, сөйләм структурасы да персонажлар аралашуында ачык чагыла.
5. Ф.Латыйфиның “Хыянәт” романында төрле йолаларның, гореф-гадәтләрнең шактый киң урын алуы борынгы бабларыбызның яшәү рәвешен, дөньяга карашын, теләк-омтылышларын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Романда сөннәт йоласының мәгънәви асылы, кунак каршы алу, аны сыйлау, төрле мәҗлесләр ачык күрсәтелгән.
6. Романдагы сурәт-чаралар байлыгы, мәкаль-әйтемнәрнең, афоризмнарның урынлы кулланылышы әсәр теленең җанлылыгын, эмоциональ яңгырашын, сыгылмалылыгын тәэмин итә, ерак дәвер күренешләрен бүгенге заманнан торып тулы аңларга мөмкинлек бирә.
7. Тарихи жанрга бәйле буларак, әсәр стилендә вакыйгалар лирик чигенешләр, публицистик уйланулар белән кушылып китә, реалистик һәм романтик сурәтләр муллылыгы аны кызыклы, тәэсирле итә; үткәннәр белән бүгенгенең бәйләнешенә, аваздашлыгына ирешелә.
Шунысы кызыклы, язучы милли тормыш картинасын бирүдә уңышлы чара тапкан: ул тамырларында ике милләт каны аккан Сәет-Александр язмышы һәм аның уйлары аша урыс һәм татарлар тормышына чагыштырма бәя бирә, шуның нәтиҗәсендә ислам кануннарына, татар тормышына өстенлекле мөнәсәбәтне ачык күрсәтә.
Шулай итеп, ерак тарихның күптармаклы тормыш картиналарын кеше язмышлары, үзенчәлекле яшәү рәвеше аша әхлакый-фәлсәфи яссылыкта җанлы һәм мавыктыргыч бербөтен дөнья тудырырлык итеп сурәтләгән «Хыянәт» романы хәзерге татар прозасында үзенең идея-эчтәлеге, художество эшләнеше һәм милли тормыш картинасын чагылдыру уңаеннан югары бәһагә лаек.
1. Акмал Н. Әллә каян эзләп йөрисе юк… // Казан утлары. – 2005. – №8.
2. Әшрәфҗанов Х. Тарихка әдәби сәяхәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2000.
3. Әхмәд Ибне Фадланның Ител елгасына сәяхәте. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1999.
4. Әхмәт Р. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №5.
5. Бахтиярова Ч. Обновление национальной традиции. //Национальное и интернациональное в литературе и искусстве. – М.: Мысль, 1964.
6. Бәширов Г. Туган ягым – яшел бишек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1968.
7. Белинский В.Г. Собр. сочин. В 3-х т. т.I. – М.: Художественная литература, 1948.
8. Белинский В.Г. Собр. сочин. Т.8. – М., 1982.
9. Вәлиди Җ. Милләт вә миллият //Мирас. – 1994. – №4.
10. Вундт В. Проблема психологии народов //Преступная толпа. – М.: КСП +, 1998.
11. Галимуллин Ф. Гыйбрәтләр алсак иде. // Казан утлары. – 1993. – №7.
12. Галимуллин Ф. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №2. – 147 б.
13. Ганиева Р. Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали. – Казань: изд-во КГУ, 1988.
14. Гачев Г.Д. Национальные образы мира. – М.: AcademA, 1998.
15. Герой. Стиль. Осталык. (Татар совет әдәбиятының кайбер мәсьәләләре). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1972.
16. Гизатов К. Диалектика национального и интер-национального в советском искусстве. – М.: Знание, 1982.
17. Гизатов К. Национальное и интернациональное в советском искусстве. – Казань: Тат. кн. изд., 1974.
18. Гоголь Н.В. Собр. сочин. В 6-ти т. Т. 6. – М., 1959.
19. Гумилев Л. Этногенез и биосфера земли. – Л.: Гедрометеоиздат, 1990.
20. Гумилев Л. Этносфера: История людей и история природы. – М.: Экопрос, 1993.
21. Заһидуллина Д. Милли реализм юлыннан // Казан утлары. – 2003. – №6.
22. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык) – Казан: Мәгариф, 2006.
23. Заһидуллина Д. Яңа дулкында // Казан утлары. – 2003. – №1.
24. Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият кануннары һәм заман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000.
25. Заһидуллина Д.Ф. Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр //Казан утлары. – 2004. – №10.
26. Касьянова К. О русском национальном характере. – М.: Институт национальной модели экономики, 1994.
27. Кон И.С. К проблеме национального характера. В кн.: История и психология. Под ред. Б.Ф.Поршнева и Л.И.Анцыферовой. – М.: Наука, 1971.
28. Латыйфи Ф. Хыянәт: Роман. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1993.
29. Литературный энциклопедический словарь / Под общ. ред. В.М.Кожевникова, П.А.Николаева. Ред. кол.: Л.Г.Андреева, Н.И.Балашов, А.Г.Бочаров и др. – М.: Советская энциклопедия, – 1987.
30. Максуди С. Миллият тойгысының социологик әсаслары – Казан, 1999.
31. Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994.
32. Мостафин Р. Чорлар чатындагы үзгәрешләр // Казан утлары. – 2004. – №5.
33. Мусин Ф. Көмеш көзге.– Казан: Тат. кит. нәшр., 1989.
34. Нигматуллина Ю. Национальное своеобразие эстетического идеала. – Казань: изд-во КГУ, 1970.
35. Нигматуллина Ю. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литератур. – Казань: Фән, 1997.
36. Нуруллин И. Әдәбият теориясе. Әдәби процесс. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. – 144 б.
37. Русские писатели о литературном труде. В 4-х т. Т.I. – Л.: Советский писатель, 1954. – 759 с.
38. Салихов Р.Г. Характерны тасвирлауда детальнең һәм тирәлекнең роле. // Татар әдәбияты мәсьәләләре. / Ред. Сәлимова Э.А. – Казан: КДПИ, 1978. 97-110 б.
39. Сәхапов Ә. Хакыйкать йөзе. Монография. // Мирас. – 1999. – №6.
40. Сәхапов М. Татар ренессансының алтын дәвере // Мирас. – 2003. – №6.
41. Сәхәпов М. Г.Исхакыйның татар милләтен берләштерүдә хезмәт иткән «бердәм агым» теориясе // Мирас. – 2002. – №9. – 48 б.
42. Сверигин Р. Гасырлар чатында //Казан утлары. – 2002. – №4.
43. Сверигин Р.Х. Яңа герой һәм яңа алымнар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – 118 б.
44. Сибат Р. Проза турында сөйләшү //Казан утлары. – 1997. – №8.
45. Тавлин Г. Иман яңартканда // Казан утлары. – 1993. – №2.
46. Фәизов Р. Алар безнең арада // Казан утлары. – 2004. – №2.
47. Фәтхерахманов Р. Татарга сатма матбугат… // Казан утлары. – 2004. – №3.
48. Фрэзер Д. Золотая ветвь: Исследование магии и религии. Пер. с анг. М.К.Рыклина. – М.: Политиздат, 1980.
49. Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Репринтное воспроизведение с приложением. – Казань: Фонд ТЯК, 1991.
50. Хализев В. Теория литературы. – М.: Высшая школа, 1999.
51. Хатипов Ф. Романнарда – Сөембикә образы // Казан утлары. – 1993. – №12.
52. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, пед учил-ры, колледж студетлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000.
53. Хафизов С.Х. Әдбиятта базар заманы // Казан утлары. – 1998. – №8.
54. Хафизов С.Х. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №2.
55. Хафизов С.Х. Ислах, яки яманаттан ярлыкау. // Казан утлары. – 1994. – №4.
56. Хәйри Х.Ф. Язучы һәм тормыш. Әдәбият теориясе, әдәби хәрәкәт мәсьәләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.
57. Хәлим А. Сез беләсезме кая барганны? // Казан утлары. – 2005. – №1.
58. Хәлиуллина А.Г. Заман һәм герой. Хәзерге татар әдәбиятында герой һәм тип тудыру мәсьәләсенә карата. – Уфа: БДПУ нәшр-ты, 2007.
59. Хөсни Ф. Уйланулар: (Әдәби осталык мәсьәләләре). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1961.
60. Шәрәфиев Р. Төзәтәсе иде дөньяны // Казан утлары. – 1996. – №6.
61. Шәрәфиев Р. Киләме, күрәбезме? // Казан утлары. — 2004. — №1.
62. Юдкевич Л.Г. Проблема национального характера в литературе // Гуляев Н.А., Богданов А.Н., Л.Г.Юдкевич. Теория литературы в связи с проблемами эстетики. – М.: Высшая школа, 1970.
Тема: | «Ф.Латыйфиның «Хыянәт» романында милли тормыш картинасын бирү үзенчәлеге» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 58 | |
Цена: | 1900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика