Дипломная работа
«Роман жанрында уңай яклары, кимчелекләре»
- 61 страниц
КЕРЕШ….….
1 бүлек. Роман жанрында уңай яклары, кимчелекләре….….
II бүлек. Повесть жанрының үзенчәлекләре….
III бүлек. Хәзерге прозада хикәя жанрының тоткан урыны….….…
ЙОМГАК….….….…
БИБЛИОГРАФИЯ….….
Озак дәверләр поэзия өстенлек иткәнлектән, татар әдәбиятында проза жанрының урыны чикләнгән иде. Шуңа күрә үсеш процессы да чагыштырмача акрын барды, бары тик Х1Х гасырның икенче яртысында гына оригиналь проза үрнәкләре дөнья күреп, чәчмә төр поэзия белән тигез хокук яулады. М.Акъегет, З.Бигиев, Г.Исхакый, С.Максуди, Р.Фәхретдинов, Ф.Кәрим, З.Һади, М.Гафурилар прозаның куәт алып үсеп китүенә җирлек әзерләделәр. С.Хафизов раславынча: «Мәгърифәтче әдипләр чәчмә иҗатны гади, халыкчан һәм эшлекле стиль дип исәпләп, аны камилләштерүгә, колачын киңәйтергә зур игътибар бирделәр» . Татар иҗтимагый тормышында «уяну дәвере» буларак характерланган әлеге чор үз ихтыяҗларына хас форма һәм эчтәлек эзли башлады. Шунлыктан мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятта яңа жанрлар, стильләр урын алуына, яңа жанр атамаларының кулланышка керүенә этәргеч булды.
«Яңа реалистик татар прозасы Х1Х йөз ахырында барлыкка килеп, ХХ йөз башында тәмам формалашты. Аның шул вакыт эчендәге үсешендә ике этап күзгә ташлана: беренче – мәгърифәтчелек реализмы белән бәйле этап. Икенчесе – 1909-1910 еллар тирәсендә башланганча, аны унынчы еллар прозасы дип атау урынлы булыр. Аермалы буларак, соңгысында прозаның эчтәлеген һәм сәнгатьчә дәрәҗәсен билгеләгән яңа сыйфатлар барлыкка килеп, өстенлек ала» .
Икенче этапның беренче үрнәкләрен Ф.Әмирхан бирде. Аның «Гарәфә кич төшемдә» (1907), «Бәйрәмнәр» (1908), «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1909) һәм «Картайдым» (1909) кебек хикәяләрендә татар прозасындагы реализмның идея-эстетик борылышына, үзгәрешенә хас беренче күренекле билгеләре чагылды. Аннан соң Ш.Камалның «Уяну» (1909) һәм Г.Ибраһимовның «Яз башы» (1910) хикәяләре прозадагы үзгәрешнең икенче сыйфатларын алып килде.
Элеккечә ак һәм кара буяулар белән генә сурәтләүдән читләшү, төрле буяуларга мөрәҗәгать итү көчәйде. Геройларның тормыш шартларындагы һәм үзара мөнәсәбәтләрендәге үзгәрешләргә нисбәтен, аларның уй-фикер һәм психологияләрен тасвирлауда да яңа төсләр, нюанслар барлыкка килде.
Гади кеше образы белән бәйләнештә унынчы еллар прозасында хезмәт темасына, хезмәт поэзиясенә игътибар артты. Ул да шушы образ эволюциясенә нисбәтен билгеле үзгәреш кичерде. Әгәр дә М.Гафуриның «Ярлылар, яки өйдәш хатын», С.Рәмиевнең «Нәҗметдин агай бәйрәме», Ш.Камалның «Козгыннар оясында» яки Г.Ибраһимовның «Карт ялчы» кебек әсәрләрендә гади кешенең хезмәте башлыча рухи һәм физик изелү объекты буларак аңланса, «Акчарлаклар»да, «Табигать балалары»нда һәм «Солдат хатыны Хәмдия»дә инде гади кешенең эчке дөньясында хезмәт поэзиясе белән тулган матурлыкны сурәтләү алгарак куелды. Бу әсәрләрдә геройлар авыр хезмәттән изелү газабын кичермиләр, ә киресенчә - хезмәт аша бәхетле булырга телиләр.
Унынчы еллар прозасы татар хатын-кызлары образларын сурәтләүдә яңа идея-эстетик ачышларга иреште. Аларның сәнгатьчә осталык белән эшләнгән үрнәкләре татар прозасының уңай геройлар галереясен бизәде. Хатын-кыз образларының чынбарлык, тирәлек белән бәйләнешен һәм әхлакый дөньясын психологик яктан, тирәнрәк итеп, төрле аспекта тасвирлау үрнәкләрен күпләгән әдипләр иҗатында табарга мөмкин.
Егерменче елларда проза активлаша. Әмма әдипләр вакыйга-күренешләрне чынбарлыктагыча, реаль тормышта булган хәлләрне нигез итеп алып, иҗат фантазиясенә урын азрак биреп иҗат итәләр. Моңа 1921 елда Идел буендагы коточкыч ачлык һәм аны әдәби сурәтләүдә бирү омтылыш йогынты ясаган. Г.Ибраһимовның «Адәмнәр», М.Гафуриның «Кеше ашаучылар», К.Нәҗминең «Тукран даласы» әсәрләрендә натуралистик тасвирларда ачык фаҗигасе күрсәтелә. Бу елларда кечерәк жанрларга өстенлек бирү хас булды.
Утызынчы елларда проза әдәби хәрәкәтнең алгы сызыгына чыга, үсү, җитлегү дәрәҗәсе ягыннан поэзия һәм драматургия белән тигезләшә. Бу елларда озын хикәя һәм повесть жанрлары аеруча үсеш ала. Дөрес, берничә роман да дөнья күрә. Арада иң уңышлылары – Ш.Камалның «Матур туганда» һәм М.Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһәҗирләр» романнары. Бу еллар әдәбиятына хас үзенчәлекләр һәм тенденцияләр аз өйрәнелгән. ләкин, утызынчы еллар – шактый үзенчәлекле һәм кызыклы чор.
Бу еллар әдәбиятында чорның уңай героен иҗат итү юлында уңышлы адымнар ясала. Мисал рәвешендә Ш.Камалның «Матур туганда» романын, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын, Г.Бәшировның «Сиваш»ын, М.Әмирнең «Агыйдел»ен, һ.б. күп кенә уңышлы хикәя-повестьларны күрсәтергә мөмкин.
Бөек Ватан сугышы елларарында очерк һәм хикәя әйдәп баручы жанрлар булды. Чөнки бу жанрлар хәрби заман тормышының кызу агымын тиз арада күрсәтергә мөмкинлек бирәләр, шул ук вакытта, сурәтләнгән реаль сугыш күренешләре, конкрет геройлар, конкрет вакыйгалар, яу хакыйкате укучы өчен мөһимрәк иде.
Авыр чорның әһәмиятле темалары күтәрелде, Ватан азатлыгы алгы планга чыкты.
Г.Әпсәләмовның «Ватан улы» (1941), «Үлемнән көчлерәк» (1943) хикәяләре, «Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше» романнары, Ә.Еникинең «Бер генә сәгатькә» (1944), Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» повесте, И.Газинең «Алар өчәү иде» (1944), «Әхмәт бабай» (1942) хикәяләре, Г.Кутуйның «Без - сталинградчылар», «Сагыну» (1944) дигән нәсерләре аеруча популяр булдылар.
Татар совет прозасының сугыштан соңгы еллар әсәрләрендә совет кешесенең Бөек Ватан сугышы елларындагы каһарманлыгы, ил хуҗалыгын аякка бастыру, тыныч тормыш чорындагы фидакяр хезмәте катлаулыгында ачыла.
Беренче чиратта, совет сугышчысының героик образын сурәтләүдә яңа адым ясалды. Бу образ – киң колачлы романнарга килеп керде. Шуның белән бергә, кичәге сугышчының тыныч хезмәткә кайтуын чагылдыру әдәбиятта һаман киңрәк урын ала барды. Сугыш елларындагы тыл тормышы, бигрәк тә совет хатын-кызларының фидакяр хезмәте дә, шактый тулы сурәтләнә башлады.
А.Расихның «Бәхет орлыклары» исемле маҗаралы хикәясендә, Ә.Айдарның «Солдат хикәясе», Н.Яһүдинең «Даладагы сугыш» (1946) дигән әсәрләрендә сугыш еллары вакыйгалары тасвирланды.
А.Шамовның «Агач башмаклы кыз», М.Әмирнең «Якташ» (1946), Ф.Хөснинең «Берәү һәм без» (1948) һәм башка хикәяләрдә герой психологиясенә игътибар арту сизелә.
Бөек Ватан сугышы темасы балалар әдәбиятында зур урын ала. Совет балаларының да бөтен көчләре белән фронтка ярдәм итүләре, аларның патриотик эшләре бигрәк тә Г.Гобәйнең «Замана балалары» (1948) һәм Г.Бакирның «Партизан малай» (1953) исемле повестьларында уңышлы сурәтләнә.
Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллардагы татар әдәбиятының иң күренекле әсәрләреннән берсе булган Г.Бәшировның «Намус» романының замандаш темалары хәл итүдә һәм алдынгы совет хатын-кызлары образларын сурәтләүдә роле зур. Аның уңай йогынтысы М.Әмир, Ф.Хөсни кебек инде танылган прозаикларның повесть һәм хикәяләрендә колхоз тормышын сурәтләүдә дә, алдынгы хатын-кыз образларының сәнгатьчә эшләнешендә дә шактый ачык сизелде.
Илленче еллар башыннан алып әдәбиятта Татарстан нефтьчеләре тормышы белән кызыксыну көчәйде. Республика нык күтәрелеп киткән нефть промышленносте һәм кешеләре әдәбиятның барлык жанрларында зур урын алды. Прозада ул иң элек очеркларда күренде (Ш.Маннурның «Карт оста» (1953) исемле очеркы).
Соңрак бу тема зур күләмле әсәрләрдә дә сурәтләнелә башлый: И.Газиның «Гади кешеләр» (1955) романы. Үзәк тема булып – хезмәттә кеше характеры формалашуы.
Илленче елларның икенче яртысындагы татар прозасында эшчеләр тормышын сурәтләгән иң зур әсәрләрнең берсе итеп Г.Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романын (1958) күрсәтергә булла.
Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда тормышның катлаулы күренешләрен һәм проблемаларын күтәреп чыгуда повесть жанрының роле зур булган. Повестьның бер яктан, хикәяләргә хас булган кыскалык һәм җыйнаклыкка омтылуы, икенче яктан, роман өчен табигый булган психологизмнан иркен файдалана башлавы – аның жанр буларак та баюына, төрләнүенә китерде. Бу елларда язылган дистәләрчә повестьларның авторлары арасында Ф.Хөсни, И.Гази, Ә.Еники кебек, инде утызынчы елларда һәм Бөек Ватан сугышы чорында тәҗрибә туплаган өлкән буын язучылар белән бергә, илленче елларда күтәрелеп киткән Г.Ахунов, Р.Төхфәтуллин, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев, Б.Камалов һәм башка яшь прозаиклар бар.
Илленче елларда язылган күпчелек повестьларда мораль-әхлак проблемаларының күтәрелүе безнең әдәбиятның үз үсешендә яңа этапка күчүе белән дә бәйләнгән иде. Һәр җитлеккән әдәбият әхлакый мәсьәләләргә зур игътибар бирә («Йөзек кашы», «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Алмагачлар чәчәк ата», «Авылдашым Нәби» һ.б. повестьлар).
Әдәбият халыкның революцион үткәнен, аның социаль һәм милли азатлык өчен көрәшен чагылдырган һәм татар халкының күренекле вәкилләренең тормыш юлын яктырткан әсәрләр белән баеды. Мондый әсәрләр арасында иң күренеклеләреннән – И.Газиның «Онытылмас еллар» трилогиясе, К.Нәҗминең «Язгы җилләр» романы һәм Ә.Фәйзинең татар халык шагыйре Габдулла Тукай турындагы «Тукай» исемле тарихи биографик романы иде. А.Расихның «Ямашев» трилогиясе, Г.Шәриповның «Гафурлар гәйләсе», Г.Әпсәләмовның «Сират күпере» романнары шундый якны яктырткан әсәрләр.
Илленче еллар уртасыннан әдәбиятта башланган җанлану 60-80 елларда конкрет нәтиҗәләрен бирә.
Утызынчы еллар натурализмннан аермалы буларак, алтмышынчы елларда төп игътибарны детальләп, җентекләп өйрәнүгә игътибар юнәлтелә.
Бу тенденция үткәнгә багышланган әсәрләргә еш кына зур иҗтимагый кузгалышлар чорында геройларның каршылыклы рухи үсешен, психологиясендәге үзгәрешләрне детальләп күрсәтү төсен алды: Ф.Хөснинең «Утызынчы ел» романы.
Алтмышынчы елларда халык тарихының башлангыч этапларына игътибар арта: Н.Фәттахның «Әтил суы ака торур» романы (1969), «Сызгыра торган уклар» (1982), М.Хәбибуллинның «Кубрат хан» романы (1984); Казан ханлыгы чорына игътибарны юнәлтәләр: М.Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романы (1992), Р.Батулланың «Сөембикә кыйссасы» (1991). Шулай ук, үткәнне документаль тасвирлауга бәйле автобиографик повесть жанры да үсеш ала. Проза тематикасы белән дә, проблемалар үткенлеге белән дә һәм бер үк вакытта ул үзенең сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да игътибарны тарта, аңа бәйле күп кенә гыйльми мәсьәләләр кузгатыла.
Ә соң милли прозабыз туксанынчы елларда нинди үзгәрешләр кичерә? Бу дәвер чәчмә иҗатында нинди кызыклы табышлар, талантлы үрнәкләр бар? Һәм үсеш тенденцияләре ничек характерлана? Язучыларны һәм тәнкыйтьче, укучыларны нәрсәләр сөендерә һәм нәрсәләр борчый?
Менә шушы сорауларны ачыклау безнең диплом эшенә куелган максат булып тора. Ләкин без аларны турыдан-туры чәчмә иҗатның үзен өйрәнү, күзәтү алымнарыннан бигрәк тәнкыйть хезмәтләре аркылы ачыкларга телибез. Шул уңай белән без туксанынчы еллар прозасына кагылышлы тәнкыйть дискуссияләренә игътибар иттек, матбугаттагы аерым чыгышларны да искә алдык.
Шулай итеп, безнең алда түбәндәге мәсьәләләрне ачыклау бурычы тора:
- Тәнкыйть һәм әдәбият, бу очракта чәчмә иҗат арасында бәйләнеш куәте нинди?
- Прозада нинди мәсьәләрне, тенденцияләрне бүгенге тәнкыйть игътибар үзәгенә алган?
- Кайсы язучылар бүгенге проза өлкәсендә әһәмиятле урын тота һәм тәнкыйть аларга кагылышлы нинди үзенчәлекләр турында фикер йөртә?
- Бүгенге гомуми проза иҗатын өйрәнү аркылы әдәбиятта нинди кызыклы әдәби-эстетик проблемалар күтәрелә?
- Һәм ниһаять бүгенге тәнкыйть үзе нинди бәягә лаек?
1 бүлек. Роман жанрының уңай яклары, кимчелекләре
Бүгенге көн татар прозасында роман жанрын актив жанрларның берсе дип әйтергә булла. Аның үсүе күп тармаклы булуында күренә: тарихи, психологик, публицистик, биографик һ.б. Шулай ук вакытлы матбугат битләрендә романнарга багышланган әдәби тәнкыйть материалларын да күпләп күрергә була. Әйтик, «Казан утлары» журналындагы «Проза турында сөйләшү» бүлегендә Рафаэль Сибат, Гурий Тавлин, Фоат Галимуллин, Әхсән Баянов, Рифат Сверигин мәкаләләре, шулай ук Сәгыйдулла Хафизовның «Кайда безнең рыцарьлар?», Рифат Сверигинның «Яңа замана, яңа геройлар», Дания Заһидуллинаның «Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр», Рафаэль Мостафинның «Перспективаны югалтмыйк» дип исемләнгән мәкаләләре моңа ачык мисал. Мәкаләләр эчтәлекләре белән генә түгел, ә роман жанрына карата булган карашлары белән дә үзенчәлекле. Роман жанры аеруча ХХ гасырда үсеш ала. Ләкин романнарда кытыршылыклы яклар да аз түгел. Алар заман сулышлары аша үтеп, тәнкыйть киртәләре аша укучыларга җиткерелде.
Сүзне күренекле галимнәребездән берсе профессор Латыйф Җәләйнең 1969 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан хатыннан бер өзек белән башлыйсы килә: «… «Совет әдәбияты» журналы быел берничә «роман» чыгарды, - ди ул 1964 елда Афзал Шамовка язган хатында. – Мин аларны көч-хәл белән укыдым. Ник дисәң, аларның берсе дә романның киртәсенә керү түгел, хәтта ул киртәнең янына да килми ич! .Бу «романнар» минем вөҗданымны җәберләделәр.
Әдәбият кануннары дигән нәрсә бар һәм анны бүген генә төземәгәннәр дә. Чөнки ул кануннар бөтен кешелек дөньясы уздырган, туплаган тәҗрибә нигезендә үсә-үстерелә килгәннәр. Мәсәлән, роман (грек сүзе) жанр буларак дөньяга китерелгән тарихи сәбәпләре бар. Һәм шунда ук романның стилистик яклары да инде урнашканнар, законлашканнар. Теоретиклар романда өч элемент табылырга тиеш диләр: а) әкиятчелек, б) мавыктыргычлык, в) уйландыргычлык…
«Совет әдәбияты»ның быелгы саннарында басылган «романнар» бүгенге көнне бездә әле роман яза алучылар аз дип торалар. Ник дисәң, ул, ягъни быелгы, романнарда әнә шул югарыда саналган өч шартның берсе дә табылмый» , - ди.
Ул елны журналда А.Расихның «Ике буйдак», Н.Фәттахның «Бала күңеле далада», Э.Касыймовның «Гомер ике килми» дигән романнары басылган иде. Өчесе дә прозабыз үсешендә күпмедер эз калдырган әсәрләр. «Ике буйдак»ны әле хәзер дә әдәбиятыбызның бер казанышы дип йөртәбез. Л.Җәләй аларны «романнарның киртәсенә керү түгел, хәтта ул киртәнең янына да килмәслек» әсәрләр дип бәяли. Бу аның шәхси карашы.
Фәрвәз Миңнуллин үзенең «Талантлар юлы» китабында мондый фикер әйтә: «1964 елдан бирле проза өлкәсендә хәлләр шактый үзгәрде. Ләкин үзгәрешләр роман файдасына булып чыкмады. Татар әдәбиятында роман сугыштан соңгы чорда, аннары 50 нче еллар ахырында һәм 60 нчы еллар башында нык активлашып алды да тыныбрак калды. Сан ягы зарланырлык түгел. 70 нче елларда чыккан романнарның саны да 25ләп, 60 нчы еллардагы кебек үк. Борчыган проблема – аларның сыйфаты. Һәр яктан килгән, һәркемгә охшарлык романнар соңгы вакытта сирәк языла. Татар романы акрын гына, сиздерми генә тарая, сыегая, ваклана бара. Аларны Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы», М.Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр»е, И.Газиның «Онытылмас еллар»ы, Г.Бәшировның «Намус»ы, Ф.Хөснинең «Җәяүле Кеше сукмагы» кебек мавыгып, тәмам онытылып һәм рәхәтләнеп укып булмый», – ди.
Соңгы елларда дөнья күргән романнарның һәммәсе диярлек шәһәр материалы җирлегендә язылган. Аннары, Н.Фәттах белән А.Расих романыннан кала, ул әсәрләрнең барысы да заман темасына, бүгенге кешеләр тормышына багышланган. М.Хәсәновның «Шөгеровлар» романы белән Ш.Бикчуринның «Тирән катлам»ы бүгенге нефтьчеләребезнең тормышы һәм хезмәте турында, М.Маликованың «Ак давылда тал бөресе»ндә - врачлар һәм авырулар галәме, Ә.Баяновның «Таш китаб»ында – төзүчеләр, М.Хәбибуллинның «Сулар үргә акса да» романында милиция хезмәткәрләре белән танышабыз. Димәк, авторларга утырып, калыплашып җитмәгән тормыш материалы белән эш итәргә туры килгән. Бүгенге романнарыбызда сәнгатьчә эшләнеше хакында сүз барганда, мәсьәләнең бу якларын да искә алмый булмый, - дип кисәтә, - Сталин культы фаш иткәннән соң матур әдәбиятта гади кешегә, кешенең эчке дөньясына, язмышына игътибар артты, әхлак мәсьәләләре алгы планга чыкты. Әдәби әсәрдә психологик анализ көчәйде һәм тирәнәйде. Әгәр егерменче һәм утызынчы еллар әдәбиятындагы күпчелек әсәрләрнең композицион структурасын, сюжетын драматик вакыйгалар һәм кискен сыйнфый көрәш билгеләсә, алтымышчы еллардан башлап прозада социаль-психологик сызык аеруча активлашты, алгы планга шәхси як чыкты. 70 нче елларда дөнья күргән романнарның күбесендә бер уку белән истә кала торган көнкүреш эпизодлар күп очрый, аларда геройларның, бигрәк тә икенче һәм өченче дәрәҗәдәге геройларның гаилә шартларындагы үзара мөнәсәбәте, кылган гамәлләре һәм эш-хәрәкәтләре, интим хисләре табигый, тормышчан һәм ышандырырдык булып чыга.
Бүгенге романчыларыбызны яза торган материалларын, геройларның эшен һәм хезмәтен белмиләр дип гаепләп булмый. Алар язган романнарда тормышчан һәм ышандырырлык гадәти геройлар күп. Әмма нигездә әйбәт дип саналган, әдәбият үсешенә күпмедер яңалык алып килгән романнарыбызның да я сюжет-композициясе таркау чыга, я булмаса бүтән бер җитди кимчелеге табыла. Пешүе җитмәгән аш кебек» , - ди күренекле тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин.
Минемчә, роман – прозаның аеруча катлаулы һәм кыен төре, язучыдан зур осталык, масштаблы фикер, искиткеч куәт һәм дәрт сорый торган төре. Ул – заманның үзәгеннән, тормышның магистраль юлыннан бара торган жанр. Әдәбият галимнәребезнең берсе Ф.Миңнуллин романны бөтен фронт буйлап һөҗүм итеп килүче гаскәргә тиңли. Бу хәтле көч белән җитәкчелек итү өчен, шәп гаскәр башлыгы, оста полководец булу шарт. Романчыларны шундый полководецка тиңләргә мөмкин. Иң мөһиме – роман язарга җитәрлек көч-куәт, әдәби-эстетик карашлар киңлеге һәм роман язарга алынган кешенең кешегә һөм тормышка мөстәкыйль карашы, үз мөнәсәбәте булу шарт.
Шулай ук «әдәбият теориясендә роман формасы, роман герое, роман конфликты кебек төшенчәләр бар. Димәк, романның формасы да, герое да, конфликты да үзенчәлекле булырга тиеш. Кызганычка каршы, безнең язучылар романның формасы» турында да, ул форманы төрләндерү хакында да аз кайгырталар. Роман жанрында конфликт кешеләрне, дөньяны танып-белүгә булышырга, яңалык ачарга тиеш. Безнең романнардагы конфликтлар исә күпчелек очракта укучыны мавыктыру өчен уйлап чыгарылган була. Бетмәс-төкәнмәс аварияләр, үлем-китемнәр шул хакта сөйли. И.Гази «Юл барганда» мәкаләсендә болай дип яза: «Илле еллык әдәби хәрәкәт тарихында минем күзгә ташланган нәрсә шул, татар әдәбиятында роман барлыкка килде. Роман элек-электән бар иде дип әйтүләре бар. Хак сүз. Ләкин зур социаль вакыйгаларны эченә алган, заманга хас җанлы образлар тудырган романнар бары тик Ватан сугышыннан соң гына дөньяга килде. Элекке романнарны без роман-вакыйга дип атый алабыз. Хәзерге романнарны исә роман-образлар дип, яки образлы романнар дип атау дөрес булыр. Классик рус романнарының күп еллык тәҗрибәләре нигезендә туган бу романнар татар әдәбиятының соңгы егерме-егерме биш елдагы зур уңышы» .
Ә соңгы ун-унбиш ел әдәбиятына килгәндә роман жанры тагын да акивлаша төште, моны Р.Сверигин сүзләре белән дәлилләргә була: «Әдәбиятыбызның казанышы дип саналырдай байтак әсәрләр иҗат ителде. Шуңа күрә, әдәбият ярлыланды, саекты дияргә җирлек юк. Матур, тирән мәгънәле әсәрләрнең бүген дә язылып һәм басылып торган көне. Тик соңгы вакытта күрә-күрсәтә белү ягы гына шактый кыенлашты» .
Әлбәттә соңгы ун-унбиш елда татар әдәбиятының казанышы булырдай әсәрләр иҗат ителде.
«Казан утлары»ның 1999 елгы 5 санында Туфан Миңнуллин мондый сүзләр әйтә: «Рәсәй демократиясенең йөгәнсезлеге янәшәсендә уңай як шул булды: фикер ияләре үзләренең сүзләрен ачыктан-ачык әйтә башладылар. Шул исәптән без – язучыларга да иҗат сере килде. Аны язарга ярамый, моны гына яз дигән идеологик күсәк безнең баш өстебездә янап тормый иде. Без рәхәтләнеп уңга-сулга селтәнергә тотындык. Элек әйтә алмаган ачулы, рәнҗүле сүзләребезне әйтеп өлгерергә ашыктык. Бик кирәкле сүзләр иде алар. Әмма ашыгу, кабалану аркасында тирәнгә чумып уйланулар, мөхитне, заман кешесен төрле яклап өйрәнергә вакыт җитмәде. Бу – табигый. Әдәби процесс өчен ун ел күп түгел. Шунысы әһәмиятле: без инде бүген «сукыр» да, «чукрак» та түгел, үз аягыбыз белән үзебез йөрергә өйрәнеп киләбез» .
Әдәбиятта чагылган заман җилләренә карата язучы Фәнис Яруллин да үз карашларын белдерә: «Туксанынчы елларның егерменче елларга караганда тагын үзгәлеге бар. Ул замандагы инкыйлаб асылда югарыдан өстән ясалмады, анда киң халык массалары, хезмәт ияләре, шул исәптән әдипләр һәм зыялылар да катныштылар. Әдәбиятта, безнең татар әдәбиятында да, бу инкыйлабның ничек әзерләнүе, барышы һәм җиңелүе тәмамлануы киң чагылыш тапты. Әдәбият бит ул тормыш барышыннан каядыр читкә тайпылып, үз юлы белән генә китә алмый. Бу һәркемгә мәгълүм. Ул вакыттагы әдипләр дә, кайсысы тормыш агышына ияреп, ә зур күпчелеге аңлы рәвештә инкыйлабны кабул иттеләр, аның иделларына хезмәт итә башладылар. Моның белән әдәбият үз-үзенә дә хыянәт итмәде, үзе тоткан юлдан да аерылмады. Чөнки аның тоткан кыйбласы – халыкка хезмәт итү. Ә ул заманда халык шушы юлны сайлады, – ди. - Ә менә туксанынчы еллар инкыйлабы асылда югарыдан, өстән ясалды, анда халык хезмәт ияләре бөтенләй дә катнашмады. Гәрчә зыялылар һәм әдипләр социалистик җәмгыятьнең төссезләнә, какшый, югарыдан һәм түбәннән таркала баруын әсәрләрендә, публицистик язмаларында күрсәтеп, туксанынчы еллар инкыйлабын әзерләүдә зур гына өлеш кертсәләр дә, аны башкаруда урын тотмадылар. Шунлыктан барышын да яктырта алмадылар. Бу вакыйганы яктырткан бердәнбер әсәр Ринат Мөхәммәдиевның «Утлы таба өстендә» романы булды. Анны укып бик күп мәгълүмат алабыз. Чөнки автор үзе дә шул вакыйгада кайнаган, аларны оста сурәтләгән дә», - ди ул үзенең «Казан утлары» тарафыннан оештырылган сөйләшүләрнең берсендә.
Чыннан да, әсәр кайнарлыгы, кыюлыгы белән аерылып тора. Илдә барган катаклизмнарны телевизор аша күрү, радиодан тыңлау бер нәрсә, ә шунда үзе катнашкан, вакыйгаларның шаһиты булган кешенең кемнең кем булуына карамастан үз исеме белән атап, халыклар язмышы белән уйнаучы түрәләрнең чын йөзләрен ачып бирүе – бөтенләй башка нәрсә. Р.Мөхәммәдиев бу әсәре белән күпләрнең күзен ачты дияргә мөмкин. Бүгенге прозабызда сөенечле як - әнә шул илдә барган катлаулы вакыйгаларга әдипләребез үз мөнәсәбәтен белдерүе.
Туксанынчы еллар инкыйлабы турында Радик Фәезов та үзенең фикерен әйтте. Ул: «Туксанынчы еллар инкыйлабы әдәби агымга бернинди дә киртә салмады. Киресенчә! Аның нәтиҗәсендә без зыялылар өчен иң кыйммәтле, газиз нәрсәләрне – сүз һәм вөҗдан иреге алдык. Әле кайчан гына безне чикләп торган киртәләр алып ташланды», - ди язучы. - Әдәбият төрле юнәлештә үсте. Соңгы елларда никадәр романнар, истәлек-публицистик әсәрләр, хикәяләр, эсселар, шигырьләр һәм поэмалар, тарихи һәм фантастик әсәрләр иҗат ителде.
Шушы уңайдан һәм соңгы елларда басылган әсәрләрдән әдәбиятыбызның бер казанышы итеп Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәрен күрсәтергә була. Гади халык турында, аларның тормышын һәм хезмәтен сурәтләп, аларның язмышы өчен ачынып язылган әсәр бу», - ди.
Тормыш һәм әдәбият – аерылгысыз. Илдә нинди генә җилләр исеп тормасын – татар, урыс яисә дөнья әдәбиятымы ул – һәммәсе, тормыш елъязмасы булып, язучылар иҗатына бәреп-саркып керә. Әллә кайларга китмичә, Джек Лондон әсәрләрен, Шолоховның «Тын Дон»ын яисә Г.Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр»ен генә хәтерлик. Никадәрле язмышлар, бәрелешләр, дәверләр давылы…
Ришат Низами сүзләре белән әйткәндә: «бүгенге татар прозасы үзенең өр-яңа үрнәкләре белән мактана алмыймени соң? Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах кебек әдипләребезнең соңгы ун-унбиш елда иҗат иткән әсәрләре – вакыт сынавын узган, тарихта калырлык, картаймаслык әдәби сәхифәләр» .
Күпмедер дәрәҗәдә өстән кушылганча, совет заманында күп кенә әдипләребез социалистик реализм дигән метод белән эш иттеләр. Хәзер инде моны кайберәүләр гаепләргә тырышалар… Ләкин шул заманның көчле художестволы әсәрләре рухи яшәешебез мәйданында үз урыннарын тапты лабаса. Ф.Хөснинең «Йөзек кашы», Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», А.Гыйләҗевның «Өч аршин җир», Г.Ахуновның «Идел кызы», М.Хәсәновның «Язгы аҗаган» әсәрләрен искә алу җитәдер. Димәк, хикмәт нинди метод белән язылуда түгел, ә әсәрнең эстетик-художество тәэсир итү көчендә, аның халык күңеленә, язмышына никадәр якын торуында икән.
«Хәзер чыннан да ябык-ябылган темалар юк. Яз да яз! Бер идеология астына басылып яшәү – Рухны үтерә, җанны көйдерә. Чын язучы – ирекле кош ул. Әгәр ул кошны идеологик читлеккә япсаң, бетте инде – саф сайравын көтмә. Тагы…
Бүгенге прозабызда миллилек: милли аң, милли җан, милли рух, милли горурлык үзен нык сиздерә башлады. Тарихыбызны чын дөрестән яктырту йөзеннән язылган романнарыбыз бар. Ә «Идел»дәге тарихи хикәяләр конкурсы – асылыбызга кайтуның матур күренеше түгелмени?! Нурихан Фәттах, Мөсәгыйть Хәбибуллин , Рабит Батулла, Җәмит Рәхимов, Вахит Имамов, Флүс Латыйфиларның тарихи романнары – урланган үткәнебезне, көлләр астына күмелгән яшәеш хәзинәбезне кире кайтару ич! Шунысын да искәртик: тарихчыларыбызның язганнарын аз белә халык, ә тарихи әдәби әсәрләрне күп укый. Тарих хет шул формада булса да кайта торсын», - ди Р.Сибат үзенең «Казан утлары»ндагы «Проза турында сөйләшү» бүлегендәге мәкаләсендә.
Татар милли сүз сәнгате зур традицияле, күп этаплы әдәбиятлардан санала. Һәр төрнең катлаулы үсеш юлы, кызыклы тенденцияләре, мөһим казанышлары бар. Татар прозасы да зур язмышлы әдәби төр.
Узган гасырның соңгы еллары, атап әйткәндә, 80-90 еллар чәчмә иҗатында нинди яңалыклар, казанышлар, проблемалар бар? Без әнә шул сорауга җавапны шул чор әдәби тәнкыйтеннән эзләдек. Узган гасыр азакларында әдәбият проблемаларына кагылышлы дискуссия булып узды. Мәсәлән, 1997 елда «Казан утлары» журналының һәр санында «Туксанынчы еллар әдәбияты» анкета сорауларына җавап бастырылды. Анда бик күп автор катнашты, аеруча әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләрнең чыгышлары урын алды. Р.Мостафин, Ф.Галимуллин, Г.Тавлин, Р.Сверигин, Р.Сибат, Д.Заһидуллина мәкаләләре дөнья күрде.
ХХ1 гасыр башында, 2004 елда да традицияләрне дәвам итеп Р.Мостафинның «Чорлар чатында үзгәрешләр», Д.Заһидуллинаның «Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр», С.Хафизовның «Кайда безнең рыцарьлар?», Р.Сверигинның «Яңа замана, яңа геройлар» һ.б. мәкаләләре басылды.
Бу күтәрелгән мәсьәләләр буенча бәхәсләр тәнкыйтьчеләр сафының шактый зур абруйлы булуын күрсәтте. Аерым алганда, алар бүгенге көн мәсьәләләрен кыю хәл итә башладылар. Без менә шуларга таянып эш иттек.
Фикер алышуда катнашулар иң элек шуны билгеләп үттеләр:
Татар прозасының бай һәм көчле традициясе бар. Г.Исхакый, Г.Ибраһимов кебек каләм осталарының әсәрләре бүген дә укучылар йөрәгендә яши, алар өчен җан азыгы булып тора.
Үзгәртеп кору, демократик бәйсез дәүләт төзүгә омтылыш татар халкының милли үзаңын уятып-кузгатып җибәрде. Шуның нәтиҗәсендә татар прозасында тарихи һәм документаль жанрлар алга чыкты. Милләтнең күренекле уллары һәм кызлары турында кызыклы әсәрләр, аеруча романнар, дөнья күрде. Шулай ук, проза жанрында сурәтләү ысулларының төрләнүе, байый төшүе дә күзәтелә: кыйссалар, истәлек-мемуарлар күренә башлады.
Ләкин, кызганычка каршы, соңгы елларда өлкән яшьтәге әдипләрнең байтагы гүр иясе булу сәбәпле, татар теленең байлыгы, табигый сыгылмалыгы, нечкәлеге, миллилеге яшь әдипләрнең әсәрләрендә әлегә шактый сыек чагыла. Шунлыктан кимчелекле якларыбыз да килеп чыга.
Мәсәлән, күп кенә әсәрләрдә авторларның рухи-әхлакый һәм гражданлык позицияләре ачык тәгаенләнми. Вакыйгаларны һәм күренешләрне битараф сурәтләү өстенлек итә. Нәтиҗәдә әсәрнең тәэсир көче кими.
Чама хисен югалтып күләм артыннан куу да язучыны бизәми. Калын-калын роман-повестьларның мәгънәви эчтәлеге тар булу нык күзгә ташлана.
Әсәрнең тематик яктан тарая баруы да күпләрне борчый. Элекке елларда татар прозасында шахтерлар тормышы, туган җирен ташлап киткән мөһәҗирләр язмышы, һ.б. дөньясы тасвирлана иде. Ә хәзер мондый әсәрләребез кая?
Мәкалә авторларын борчыган мәсьәләләрнең берсе тагын шул: соңгы елларда прозада «негатив», «кара» проза үрнәкләре артык ишәеп китте. Әйе, бер караганда, авторларны аңлап та була. Чыннан да, урыс империясе эчендә озак еллар яшәп һәм совет чоры диктаторлары заманында халкыбыз, аның намуслы уллары, кызлары гаять зур авырлыклар күрде. Бүгенге тормыш та кара төскә, җинаятькә, пычракка үтә бай. Монысы – һич тә кире кагып булмастай тормыш хакыйкате.
Геройлары романтик күтәренкелек белән тасвирланган әсәрләрне соңгы елларда безнең китап укучылар бөтенләй диярлек күрми башладылар. Бүгенге көндә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсендә уңай герой югалу күренеше җәмгыять каршына да катлаулы педагогик һәм социаль проблемалар килеп чыгуга сәбәп булды. Хәзер басыла торган роман һәм повестьларда композиция-сюжет таләпләренең санга сугылмавын дискуссиядә катнашучылар аеруча борчылу белән билгеләп үтәләр.
Хикәя жанрына килгәндә, без аның сүз кадерен белергә өйрәтүче, аз күләм белән зур мәгънәләр бирергә сәләтле, тирән фәлсәфи фикерләр сыйдыра алган җитди жанр булганлыгын онытып җибәрәбез.
Юмор-сатира әсәрләре аз. Тормыш күпкырлы булган сыман, безнең проза да аны бөтен булган төрлелегендә, җанлылыгында чагылдырырга тиеш.
Бүгенге проза проблемаларына килгәндә Р.Сверигин сүзләрен искә төшерми мөмкин түгел ул: «Проза мәсьәләсенә килгәндә әдәби хәрәкәтнең агышын, йөрәк тибешен, зур һәм кечкенә борылышларын, уңыш-ачышларын, табыш-югалтуларын искә алмыйча калырга мөмкин түгел, - ди. – Тик зур казанышлар турында сөйләшергә иртәрәк әле. Бүгенге хәлләребез, эшләребез Габдулла Тукай әйткән замандагы кебегрәк:
Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас…
…Сатучылык итә бездә мөхәррир,
Әдип исме аңар тагылыр-тагылмас.
Мәкаләбез рухына якынрак туры килә төшсен дип «милләт», «мөхәррир» кебек атамаларның мәгънәләрен бүтәнчәрәк – киңәйтебрәк яисә тарайтыбрак аңлаткан булып кыланасы да юк. Әле шагыйрьдән дә туры үткен һәм күзеңә карап дөреслекне әйтүче тумаган. Шулай шул! Әгәр дә милләт үзе салмак атлый икән, аның әдәбияты-сәнгате дә шуннан артыгын тизләнә алмый» , - ди үзенең «Яңа замана, яңа геройлар» мәкаләсендә. Галимне аңларга мөмкин: ХХ гасырның тәүге елларында Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, М.Гафури, Дәрдмәнд, Фәйзиләр белән бергә татар халкы зур рухи күтәренкелек кичергән. Галимебезнең яңа ХХ1 гасырда да халкыбызны талантлы әдипләр белән бергә күрәсе килә. Дөрес фикер бу.
Гомумән алганда, матбугатта егерменче гасыр ахры татар прозасына кагылышлы булып үткән бәхәсләр «Казан утлары» журналы ачып җибәргән дискуссиядә катнашкан язмалар чәчмә иҗатта бик кызыклы, яңа күренешләр, иҗат тенденцияләре, рухи-әхлакый мәсьәләләр куелышын искәртте. Дискуссия бу төр иҗатка карата тәнкыйтьчеләрдә шактый каршылыклы бәяләр яшәп килүне, фикер төрлелеге хөкем сөрүне дә ачты, һәм ул тәнкыйди барышны җанландырды. Соңгы еллар әдәбиятында проза һичкайчан булмаганча гаять әһәмиятле роль уйный башлады.
1. Ахунов Г. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №1.
2. Әдәбият. ХХ йөзнең 30-90 елларындагы татар әдәбияты: 11 нче сыйныф өчен дәреслек. А.Әхмәдуллин редакциясендә. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2000.
3. Әдәбият белеме сүзлеге. Төз. Әхмәдуллин А.Г. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990
4. Әхмәдулла Ш. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №7.
5. Әйди Т. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1997. – №7.
6. Баянов Ә. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №6.
7. Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Фикер, 2002.
8. Вәлиев М. Гамәл дәфтәре. Әдәбият һәм тормыш турында уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
9. Гази И. Чикләвекләребез төшле булсын. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.
10. Галимуллин Ф. Әле без туганчы… (1920-1930 нчы еллар әдәби хәрәкәтенә бер караш). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
11. Галимуллин Ф. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1999. - №7.
12. Галимуллин Ф. Табигыйлеккә хилафлык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.
13. Галимуллин Ф. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999.- №7.
14. Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра: әдәби тәнкыйть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,
15. Ганиева Р.К. Татарская литература: традиции, взаимосвязи. – Казань: Изд-во КГУ, 2002.
16. Гыйльманов Г. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. - №11.
17. Дунай Ф. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. - №11.
18. Заһидуллина Д. Әдәбият кануннары һәм заман (Татар әдәбият нәзариясенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.
19. Заһидуллина Д. Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
20. Заһидуллина Д. , Закирьянов Ә., Гыйләҗев Т. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.
21. Заһидуллина Д. Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр // Казан утлары. – 2004. - №10.
22. Зәйдулла Р. Татар таҗы. – Казан: Мәгариф, 2004.
23. Латыйф Җәләйнең Афзал Шамовка язган хаты // Казан утлары. –1969. - №11.
24. Мансур Вәли-Барҗылы. Күңел кемне көтә? // Казан утлары. – 2004. - №6.
25. Миңнуллин Т. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. -№5.
26. Миңнуллин Ф. Затлылык: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.
27. Миңнуллин Ф. Прозаның гражданлык йөзе (Бүгенге прозада повесть жанры): әдәби тәнкыйть очерклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.
28. Миңнуллин Ф. Талантлар юлы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.
29. Мостафин Р. Перспективаны югалтмыйк // Казан утлары. – 1983. - №3.
30. Мостафин Р. Тема, идея, әдәби осталык // Казан утлары. – 1972. - №9.
31. Мостафин Р. Чорлар чатында үзгәрешләр // Казан утлары. – 2004. - №5.
32. Мусин Ф. Заман сулышын тоеп. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967.
33. Мусин Ф. Чор белән аваздаш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.
34. Низамов Р. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. 1997. - №10.
35. Нуруллин И. Кыскалык турында // Совет әдәбияты. –1963. - №6.
36. Рәшит Ә. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. - №5.
37. Сафиуллин Ә. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. -№1.
38. Сверигин Р. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. - №6.
39. Сверигин Р. Яңа замана, яңа геройлар // Казан утлары. – 2004. - №11.
40. Сибат Р. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. - №8.
41. Сибат Р. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. - №2.
42. Тавлин Г. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. - №11.
43. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. Т. 3: ХХ гасыр башы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.
44. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. Т. 4: Татар совет әдәбияты (1917-1941). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.
45. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. Т. 5: 60-90 нчы еллар әдәбияты. – Казан: Татар. кит. нәшр.,
46. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. Т. 6: 40-60 нчы еллар әдәбияты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
47. Тинчурин К. Әсәрләр. Өч томда: Т.3. Проза, әдәбият-сәнгать турында мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.
48. Фәизов Р. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. –1999. -№1.
49. Фәизов Р. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997.- №2.
50. Фәтхерахманов Р. Тормыштан килгән геройлар // Казан утлары. – 1996. - №6.
51. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002.
52. Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда: Иҗат портретлары, тәнкыйди-теоретик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
53. Хатипов Ф. Эпик жанрлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973.
54. Хафизов С. Х. XIX йөз татар прозасы. – Уфа: БДУ нәшр-ты., 1979.
55. Хафизов С.Х. Кайда безнең рыцарьлар? // Казан утлары. – 2005. -№4.
56. Хафизов С.Х. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. –1999. - №12.
57. Хәйри Х. Язучы һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.
58. Хәйри Х. Яңалыкны раслаучы роман // Социалистик Татарстан. – 1963, 23 сентябрь.
59. Хәлим А. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. -№4.
60. Хөсни Ф. Карурманга керәм. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.
61. Хуҗин М. Ерактагы хыяллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.
62. Шәрәфиев Р. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. - №2.
63. Шәрәфиев Р. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. 1999. - №1.
64. Эсалнек А. Своеобразие романа как жанра. – М.: Изд-во МГУ, 1979.
65. Юзиев Н. Заман һәм роман // Совет әдәбияты . – 1962. - №11.
Тема: | «Роман жанрында уңай яклары, кимчелекләре» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 61 | |
Цена: | 1500 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика