Дипломная работа
«Конфликты и характеры в драмах и комедиях хая вахита»
- 80 страниц
Кереш.3
Төп өлеш.8
1 бүлек. Хәй Вахит драмаларында конфликт үзенчәлеге.8
2 бүлек. Хәй Вахит комедияләрендә конфликт үзенчәлекләре.33
3 бүлек. Хәй Вахит драматургиясендә характерлар бирелеше.49
Методик бүлек.61
Йомгак. 68
Кулланылган әдәбият.73
Алтмышынчы-сиксәненче еллар – татар драматургиясенең үсеш кичергән чоры. Драматургия тематикасы һәм пафосы, проблематикасы, геройлар сурәтләнеше, жанрлар төрлелеге, поэтик яңарышы ягыннан яңа сыйфат югарылыгына күтәрелә. Драматургия тормышка, кешенең катлаулы рухи дөньясына тирәнрәк үтеп керә. Бу үзгәрешләр шактый дәрәҗәдә драматургиягә яңа көчләр килү белән бәйле иде. Ш.Хөсәенов, Х.Вахит, А.Гыйләҗев, И. Юзеев, Т.Миңнуллин, Ю.Әминев кебек язучылар иҗаттагы беренче адымнарыннан ук үзләрен ялтыравыклы ясалмалылыкка каршы чыгулары белән таныталар, заман турында үз фикерләрен әйтергә омтылалар.
Чор әдәбиятында Хәй Вахит юл ярып баручыларның берсе булды. Аның геройны ничек булса шулай итеп, “җир кешесе” итеп сурәтләргә кирәк дигән позициядән чыгып иҗат итә башлавы күп тә үтми чынбарлыкка тәнкыйди карашлы әсәрләрен барлыкка китерде һәм алар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр. Аның \"Күк капусы ачылса \"дигән водевиленең яңалыгын һәм уңышын Г.Халит югары бәяләп, \"Хәй Вахит каршылыклы геройны әхлакый кимчелекләре белән күрсәтүдән тартынмаска чакыра. Болар барысы да замандашның тормышчан образын тудыруның катлаулылыгы турында сөйли\" , - дип язды.
Хәй Вахит милли драматургияне җанлы сюжетлы, вакыйгалы, ачык билгеләнгән характерлы әсәрләр белән баетты, заман темаларын һәм проблемаларын сәхнәгә чыгаруда оригинальлек күрсәтте. Ул үзеннән соң иҗатка килгән Туфан Миңнуллин һәм Аяз Гыйләҗевлар буыны өчен җирлек салды, тамашачыны җитди рухлы һәм тирән фикерле пьесаларны кабул итәргә хәзерләде .
Габделхай Каюм улы Вахитов 1918 елның 20 декабрендә Татарстанның элекке Дөбьяз (хәзерге Биектау) районы Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе үлеп, яшьтән ук ятим кала, туганнары тәрбиясендә үсә. Габделхай кечкенәдән әдәбиятка һәм сәнгатька гашыйк була. Сәнгатькә тыелгысыз омтылыш аны Казан театр техникумына, аннары музыка училищесына алып килә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты булып эшли. Бөек Ватан сугышының беренче елларында Х.Вахит Кызыл Армия җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә, җыры белән сугышчыларның күңелен күтәрә. Моннан соң ул разведчик була, Белоруссия һәм Польша җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.
Сугыштан кайткач, әле өстеннән шинелен дә салмаган Х.Вахит, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Гәрчә консерваторияне теория буенча белгечлек алып, уңышлы тәмамласа да, үзе шулай да музыкага түгел, әдәби иҗатка омтыла. Монда беренче адымнарын ул сугышка кадәр ук ясый. 1937 елда яшь драматург \"Соры кортлар\" дип аталган пьеса яза, ул 1938 елда \"Пьесалар\" исемле җыентыкта басыла. Шул ук вакытта яшь автор балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшли: 1939-1940 елларда аның \"Уңган сыерчык белән шапшак сыерчык\", \"Якты юллар\", \"Әкиятләр\" җыентыклары басылып чыга. Болар әле өйрәнчек әсәрләр, әдәбият дөньясында үзен расларга омтылган, әмма әдәбиятның һәм сәнгатьнең нечкә серләренә төшенүдән шактый ерак торган яшь авторның каләм сынаулары гына була. Аларда сюжет төзүдә әзер схемалар белән эш йөртү, вакыйгаларның тормыштан аерылган булуы, үзенчәлекле характерлар иҗат итә белмәү сизелә. Музыкадан теоретик белем алганнан соң, Х.Вахит опера, балет, симфония төрләренең мөһим компоненты булган конфликтны, аның дра-матургик әсәрне оештырудагы ролен һәм табигатен тирәнрәк аңлый башлый. Бу исә аның әсәрләренә кискенлек тә, тормышчан үткенлек тә бирә. Моны авторның “Самат” опера либреттосында да, “Яшерен эзләр” драмасында да күрергә мөмкин. Композитор Хөснул Вәлиуллин музыкасына язган “Самат” операсы татар опера сәнгатендә мактаулы урын алды. “Яшерен эзләр” драмасы Татарстан Культура министрлыгы һәм Татарстан Язучылар союзы оештырган конкурста бүләкләнә, 1958 елда аерым китап булып басылып чыга.
Алга таба драматург иҗади эзләнүләрен төрле жанрларда алып бара. Иң элек ул опера либреттосы өлкәсендә уңышка ирешә. Аның яратып һәм нәтиҗәле эшләгән өлкәләреннән берсе дип тагын скетчны санарга мөмкин. Ул күп кенә кыска күләмле (бер-ике пәрдәле) сәхнә әсәрләре яза, аларда тормышыбызда урын алырга дәгъва кылган һәм кешеләрдә очраган аерым кимчелекләрне фаш итә. Һичшиксез, бу әсәрләр автор өчен драматик һәм комик-сатирик характерлар тудыруга өйрәнү ягыннан үзенә бер мәктәп булып тордылар.
Х.Вахит 1956 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1968 елда драматургка “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелә . 1960 елда Татар дәүләт академия театрында Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” исемле пьесасы куела. Тамашачылар һәм театр тәнкыйте спектакльне хуплап каршы ала. Спектакль өчен Хәй Вахитка, режиссер Р.Бикчәнтәевка Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Бу әсәре белән зур уңыш казанган язучы алга таба көчен драма һәм комедия жанрларында туплый. Аның “Рәхим итегез!”, “Ике килен-килендәш”, “Күк капусы ачылса”, “Оныта алмасаң, нишләрсең” һ.б. әсәрләре зур уңыш белән илнең төрле сәхнәләрендә уйнала. “Хәй Вахит сәхнә әдәбиятының драма төрен торган саен җитдирәк үзләштерә бара. Сәнгатьчә эшләнешләре яхшыра барулары белән бергә, аның драмаларында фикернең эрелегенә һәм тирәнлегенә ирешүдә дә алга китеш сизелә. Комедия жанрына килсәк исә, авторның уңышлары тагын да күбрәк һәм аны, һич шикләнмичә, бүгенге комедиографларның күренекләреннән берсе дип атарга мөмкин”, - дип язды әдәбият галиме Н.Ханзафаров.
Заманның әйдәп баручы драматургы Хәй Вахитның иҗатын тикшерүгә багышланган гыйльми, әдәби-тәнкыйди материаллар бихисап. Б.Гыйззәт , Г.Кашшаф , А.Әхмәдуллин , Т.Миңнуллин һ.б. әдип иҗатының мөһим сыйфатларын анализлыйлар. А.Әхмәдуллин: “Хәй Вахит илленче елларда иҗат кризисы кичергән сәхнә әдәбиятыбызны җанландыручылардан, тамашачыны театрга кайтарган авторларның күренеклеләреннән берсе дип санала” , - дип язды, дистәләгән тәнкыйть мәкаләләрендә аның иҗат үзенчәлекләрен өйрәнде.
Бәян Гыйззәт “Хәй Вахит һәм аның геройлары” мәкаләсендә Х.Вахитның иҗатына карата: “Хәй Вахит драматургиядә үз проблемаларын, үз юлын тапкан язучы, ул һәр әсәре өчен яңа, оригиналь конфликтлар, образлар иҗат итәргә омтылды, жанр һәм стиль өлкәсендә туктаусыз эзләнде. Язучы иҗатының үзәгенә куелган яшьләр образлары белән пьесаларга яшьлек эчкерсезлеге, яшьлек романтикасы килеп керә, дәвер үзенчәлекләре чагыла”, - диюе белән хаклы.
Шагыйрь Әнгам Атнабаев исә “Кызыл таң” газетасында мәкалә белән чыгыш ясый һәм тамашачы авызыннан ишетелгән кызыклы (һәм бик мөһим!) бер фикерне китерә: “Мин Хәй Вахит пьесаларын карарга яратам. Гади кешеләр турында яза ул. Безнең турыда. Молодец!”.
Һичшиксез, татар драматургиясе тарихында Хәй Вахитның үз лаеклы урыны бар. Аның әсәрләре эшләнеше, төзелеше, кискен каршылыклы булуы белән үзенчәлекле, аларда кешеләр галәменең үзәгендә торган намуслылык, мәхәббәт, хезмәткә тугрылык, чын дуслык кебек әхлакый төшенчәләр үзәккә куела. Ул хезмәт кешеләрен данлый, яшьлекне җырлый иде. Нәкъ менә шул сыйфат аның иҗатын заманның актуаль идея-эстетик проблемалары белән бәйли иде. Алтмышынчы елларга хәтле җанлы характерлар арасындагы конфликтлар, фикерләр башкалыгы нәтиҗәсендә туган бәрелешләр урынына еш кына хезмәт урыны таләп иткәнгә күрә генә көрәшкә керергә мәҗбүр булган персонажлар сәхнәне тутырган вакытта Х.Вахитлар иҗаты белән башланган борылышның үзенчәлекләреннән берсе – әнә шул “вазифа конфликтларын” чын драматургик конфликтларга күчерүдә булды .
Чыгарылыш эшен башкару барышында чор драматургиясе үсешенә, язучы иҗатына багышланган бик күп фәнни-тәнкыйди материаллар анализланды.
Чыгарылыш эшенең максаты булып Хәй Вахитның драма һәм комедияләрендә конфликт бирелеше һәм характерлар гәүдәләнеше үзенчәлекләрен тикшерү тора. Тикшерү барышында язучы иҗатының идея-эстетик табышлары, новаторлыгы, әдәби традицияләрне үстерү осталыгы күрсәтелә. Проблема өч бүлектә өйрәнелә. Беренче бүлек Хәй Вахитның драмаларында конфликт үзенчәлеген тикшерүгә багышлана, икенче бүлектә игътибар Хәй Вахитның комедияләрендә конфликт төзү осталыгына юнәлтелә, өченче бүлектә Хәй Вахит драматургиясендә характерлар гәүдәләнеше мәсьәләсе ачыклана. Методик бүлектә Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” драмасын өйрәнүгә багышланган дәрес
ТӨП ӨЛЕШ
1 бүлек: Хәй Вахит драмаларында конфликт үзенчәлеге
Конфликт – вакыйга-күренешләрнең, гомүмән, хәрәкәт нигезенә салынган характерлар һәм хәлләрнең, карашларның һәм тормыш принципларының бәрелешүе. Драматургия сүз сәнгатенең башка төрләреннән конфликтның үткенлеге ягыннан аерылып тора. Билгеле булганча, әдәбият белемендә конфликтның ике төре аерып куела: эчке һәм тышкы конфликт. Тышкы конфликт үз эчендә герой белән герой, герой белән табигать, герой белән җәмгыять, герой белән яшәеш кебек төрләргә бүленә. Эчке конфликт психик хәрәкәт буларак билгеләнә һәм персонажның күңел каршылыгы булып төгәлләшә .
Татар драматургиясендә 1960-1970 елларда Н.Исәнбәт, Ю.Әминев, Ш.Хөсәенов, З.Шаһиморатов һәм башкалар янына С.Шәкуров, А.Гыйләҗев, Т.Миңнуллин, Ә.Бәянов, И.Юзеев, Р.Мингалим, Ф.Яруллин кебек әдипләр килеп кушыла. Аларның пьесаларында конфликтның кеше һәм кеше, кеше һәм коллектив, кеше белән җәмгыять, кешенең эчке каршылыгы кебек төрләре чагылыш таба һәм ул драматик хәрәкәтнең җанлануына, тыгызлануына китерә.
Әлеге чорның күренекле драматургларның берсе – Хәй Вахит сәхнәгә бер-бер артлы үзенчәлекле драма әсәрләре алып килде.
1960 елда Татар дәүләт академия театрында Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» исемле пьесасы куелды. Тамашачылар һәм театр тәнкыйте спектакльне хуплап каршы алды. Спектакль өчен драматургка, режиссерга һәм берничә артистка Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Иң элек авторга заманча образлау сизгерлеге хас. Урта мәктәп тәмамлап тормыш сукмагы сайлау, профессия табу кебек, үзләре өчен гаять мөһим мәсьәләләр каршында калган Тәлгать һәм Рәхимә образлары аша автор илленче еллар яшьләре өчен актуаль саналган проблемаларны яктырта. Физик хезмәтне намус эше санаган, колхоз производствосында җиң сызганып эшләүне читтән торып уку белән бергә алып барган Тәлгатьне драматург заманының алдынгы герое төсендә тәкъдим итә. Мондый кешене ул тормыш сукмагын таба алмый, яшәүнең ямен белми аптыраган Рәхилә өчен генә түгел, гомумән, яшь буыннарның киләчәге өчен үрнәк итеп сурәтли. Бу әсәре белән Х.Вахит драматургиябездә яшьлек һәм мәхәббәт темаларын яңа бер югарылыкка күтәреп, жанландырып җибәрде.
Яшьлек – олы дөньяга чыгуга үзеңне әзерләү, тормыш тәҗрибәсен туплауда еллар аша килә торган, яшәүнең мәгънәсен һәм принципларын аңлауда һәм ачыклауда беренче адымнар һәм ирешелгән башлангыч казанышлар. Кешене кеше итә торган хезмәт, намус, батырлык, дуслык, ватанпәрвәрлек кебек төшенчәләрнең асылына төшенү һәм шуларга ирешү юлындагы беренче адымнар. Яшьлек – кеше тормышында тулы бер дөнья, гүзәл чор, зур мәктәп ул. Күпчелек нәкъ менә шул дәвердә үзенә гомерлек яшәү сукмагын сала башлый. Яшьлек, әлбәттә инде, иң тәүге мәхәббәт хисләре бөреләнгән чор, гаилә нигезләренең оешуы белән тәмам өлгереп җитә. Менә нинди зур мәгънәле, мөһим ул яшьлек темасы! Шуңа күрә дә ул – мәңге актуаль. Һәркемгә яшьлек бер генә бирелә. Аны мәгънәле һәм эчтәлеген бай итеп күрәсе килү, шуңа өйрәнәсе килү – табигый хәл. Кабатланмас шул чор һәркемгә үзенчә изге, үзенчә кадерле. Шуларның һәммәсе өстенә яшьлек – социаль проблема, аның тормышчан нигезләре һәр дәүләтнең иҗтимагый асылына, икътисади, сәяси һәм этик нормаларына барып тоташа.
Х.Вахит әсәрендә әлеге мәсьәләләр турында җитди уйлана. Әсәрдәге вакыйгалар бик гади генә башланып китә. Мәктәп директоры һәм укытучы Сәлим Гәрәевичның йортына бер яшь егет килеп керә. Аның әнисе тиздән үләсен сизеп, бер хат язып калдырган һәм, үзе үлгәч, шул хатны Сәлим абыйсына бирергә кушкан икән. Егет килә, тик директор өйдә юк. Матур гына җыештырылган бүлмәдә бер кыз гына моңлы итеп скрипкада уйный. Бу –Сәлим Гәрәевичның кызы Рәхилә, ул әле быел гына унынчы классны тәмамлаган, үзе шат, шаян, чая, чикерткәдәй сикергәләп, уен-көлке яратып йөри торган яшь кызның күрәсең, бер кайгысы юк. Ул авырлык күрми үскән, әти-әнисе канаты астында иркәләнеп яши, үзе берни дә кайгыртмый һәм аның әле алдагы тормышына планы төзелмәгән. Алдан үк әйтеп куйыйк: әнисе кая кушса, Рәхилә шунда барырга әзер.
Рәхилә өчен Камилә кайгыртып йөри һәм, җае туры килгәндә, кияүгә биреп, башлы-күзле итәргә ашкынып тора. Ә җае чыгып тора. Рәхиләнең укытучысы Госман Әкбирович аңа өйләнергә тели, моның өчен тырышлыгын сала. Бер яктан әнисе, икенче яктан Госман Рәхиләне кияүгә чыгу кирәклегенә күндереп килгән. Тәлгатькә Рәхилә бик ачык итеп әйтә: “кияүгә” чыга алмасам, укырга китәм”, - ди ул. Ләкин, ул моны йөрәге кушканга эшлиме? Сөяме соң ул Госманны?
Тәлгать тә бик яшь, Рәхилә кебек ул да быел гына унынчы классны тәмамлаган. Ул да тормышка хәзерлекле түгел. Аңа зурларның киңәше, ярдәме кирәк. Әнисе аңа шундый киңәшче итеп Сәлим Гәрәевичне күрсәткән. Ләкин Тәлгать үзе яшь булса да, тормыш авырлыгын татыган. Әнисенең язмышы аңа тормышның катлаулы булуын ачкан. Шуңа күрә ул тиз генә мавыгучы да түгел, туры әйтүчән, горур, үз сүзле. Тиздән Тәлгать колхозда көтүче булып эшли башлый. Күңел биреп эшләгәндә, һәрбер хезмәт әйбәт һәм кешегә шатлык, бәхет китерә ала дип исәпли ул.
Тәлгать үз эшеннән канәгать, ләкин ул зур омтылышны икенче нәрсә белән дә бизи. Көтүче булып эшләгән хәлендә, читтән торып институтка укырга керергә хәзерләнә. Аның шундый кыю омтылышы Рәхиләне сокландырмый калмый, билгеле. Башта колхозда вакытлыча гына сыер савудан баш тарткан кыз фермага килә. Сыер савучы булып китә. Рәхилә инде тормышта яңа интереслар белән яши башлый: әнисенең итәгеннән аерыла, үз башына фикер йөртергә өйрәнә. Тәлгатьнең туры әйтелгән шелтәле сүзләре тәэсиренә бирелә. Бу хәл аңарда чын мәхәббәт уты да кабызып җибәрә. Тәлгатькә карата ул саф, көчле мәхәббәт хисләре кичерә башлый. Без бу мәхәббәтнең очраклы бер мавыгу түгеллеген, хезмәткә, яшьлек хыялларының тормышка ышаныч белән каравына нигезләнгәнен күрәбез.
Әсәрнең мәхәббәт сызыгы шундый. Монда, билгеле, өстән караганда, яңа сюжет, фабула төзелешләре юк, классикадан сузыла торган өчпочмак: ике егет, бер кыз – монда шул килеш калган, ләкин без шушы сюжетта заман кешеләрен, аларның хисләрен ишетәбез. Бер караганда, бу әллә ни катлаулы да кебек түгел. Ләкин автор җыйнак кына тасвирда заман яшьләренә хас сыйфатларны, аларның шәхес буларак формалаша баруларын өйрәнә. Тәлгать тә, Рәхилә дә, Нурсанә белән Әпсәләм дә үз эшләрендә алдынгы булу өчен көрәш өстенә югары культуралы, киң карашлы кешеләр, сәнгать-музыканы аңлау осталыгына омтылучы булып күз алдына басалар. Бүгенге көн кешесе буларак Тәлгатьнең яңалыгы нәрсәдә? Язучы Тәлгать образына яңа заман кешесенә хас сыйфат өстәгәнме? Бу сорауга “әйе” дип җавап бирәсе килә. Дөрес, Тәлгатьнең колачы да бик киң җәелми. Ләкин ул, иң беренче чиратта, үзен дөньякүләм ярышка чыккан көрәшче итеп сизә, бу көрәшнең җиңел булмаганын да аңлый, һәрвакыт укырга, өйрәнергә кирәклекне дә белә һәм үзенең коммунизм җәмгыяте төзүче гади бер кеше икәнен белеп, шул чорның алдынгы кешеләренә хас сыйфатларны үзендә булдырырга омтыла. Ул тар карашлы булудан саклана, белем алырга тырышу өстенә сәнгать-музыкадан да артка калмаска ниятли, ул мораль яктан да үзен бик югары тотарга тиеш саный. Алда бу образ Сәлим белән мөнәсәбәтләрдә тагын да тирәнрәк ачыла бара. Бер уйлаганда, Сәлимне танымыйча, аңа үтергеч ачы җәза бирүе тәккәберлек булып күренергә мөмкин. Геройның бу халәте психологик яктан бик төгәл уйланган: Тәлгатьнең – мораль саф кешенең – бозыклыкны, начарлыкны кичерә алмавыннан, принципиальлегеннән килә ул. Образның яңалыгы нәкъ шунда. Драматург һәр характерны тулы ачарлык ситуацияләрдә күрсәтә алган. Шуңа күрә без аларны кызыксыну белән күзәтә алабыз. Рәхилә белән Тәлгатьнең матур, ягымлы мөнәсәбәтләренә, бер-берсе арасында чын мәхәббәт хисләре кабынып китүенә шатланабыз. Бу ике яшь йөрәк бер-берсен аңлый, алар шаяра беләләр, сөя беләләр, аларның бүгенгесе бәхетле, якты.
Ләкин интриганы көчәйткән тагын бер момент бар: Тәлгать һәм Рәхилә бер-берсенә гыйшык тоталар. Әмма укучы һәм тамашачы аларны бер ата балалары дип белә. Димәк, мәхәббәт ялган юлдан бара. Бу матур башланган тәүге мәхәббәтнең ахыры бик ямьсез тәмамланырга тиеш булып чыгамы? Яисә үзләренең агалы - сеңелле булуларын аңлау белән шушы кайнар мәхәббәт туганлык хисенә әверелеп китә алырмы?
Сәлимне беренче күрүдә үк якын кеше итеп таный башлыйсың. Менә ул җиңнәрен сызганып, тузан-туфракка батып килеп керә. Мәктәп директоры ул, бүген кырда, укучы балалар белән бергә хезмәттә булган, шул чакта аңа машина астына үк кереп ятарга туры килгән. Ул шулай файдалы эш эшләвеннән тәм табып, күтәренке рух белән өенә кайтып керә. Ул хезмәт итүе белән, кешеләргә ярдәм күрсәтүе белән бәхетле. Шушында ук аның Госманны яратмавын беләбез, чөнки Госман тормышка җиңелчә карарга күнеккән. Сәлимнең үтә бала җанлы кеше булуы күренә. Кызы Рәхилә аның белән ничек шаяра, очынып, сикергәләп йөри, әтисенең муенына сарыла. Сәлим бала яратмаса, Рәхилә шулай иркәләнә алмас иде ич.
Тәлгатьнең бу гаиләгә килеп керүе Сәлим Гәрәевичны бөтенләй яңа яктан ачарга мөмкинлек тудыра. Ата һәм ул бер-берсенең каршында торалар, алар әле бер-берсен белмиләр. Тамашачы да берни белми тора. Бу билгесезлекне хат бетерергә тиеш. Сәлим хатны ала, ача, күтәренке күңел белән укырга тотына һәм беренче сүзләреннән үк аның йөзе үзгәрә. Тәлгать - Сәлимнең улы булуы ачыклана.
Сәлим үзенең хатынына – Камиләгә мәсьәләне аңлатып бирә. Әсәрнең барышыннан без Камиләнең бу мәсьәләдә хәбәрсез түгеллеген күрәбез. Сәлим үзендә читтә үсә торган улы турында Камиләгә электән үк сөйләгән. Киңәшеп, алар егетне үз гаиләләрендә калдыралар.
Шул рәвешчә, автор бер-бер артлы Сәлимнең яхшылыгын, олы җанлылыгын күрсәтә килә. Тамашачыда аңа уңай караш урнаштыра тора.
Өч пәрдә буена Сәлим Тәлгать өчен “абый” булып кала әле. Чөнки язучының олы фикере – драманың төп идеясе нәкъ шул моментка нигезләнгән. Сәлим Гәрәевич аның әтисе турында сөйләшергә тырышып карый, ләкин сөйләшү барып чыкмый:
“Сәлим ( үзеннән - үзе канәгать булмыйча, икеләнеп костюмны бөгәрләп тора да читтәге урындыкка ташлый). Тәлгать, кил, утыр әле. Рәхилә, син чыгып тор .
Рәхилә чыгарга юнәлә, ләкин ишек буенда тукталып кала. Соңыннан аның янына Камилә дә килеп туктала.
Син әтиеңне белмим дисең инде?
Тәлгать. Белмим .
Сәлим. Ә син аның минем кебек кеше булуын теләр идеңме?
Тәлгать. Сезнең кебек? Ул бит .
Сәлим. Нәрсә - ул бит?
Тәлгать. Ул бит . кеше түгел, ә . кабәхәт. Ул сезнең кисеп ташлаган тырнагыгызга да тормый.
Камилә. Тәлгать, үз атаң турында шулай сөйләргә ничек телең бара?!
Тәлгать. ( Камиләгә күтәрелеп карый да җавап бирми. Сәлимгә.) Сез аны белми идегезме?
Сәлим (уеннан айнып) Кемне? Ә әтиеңнеме ? Нишләп . Юк, белми идем. Аның турында, алайса, кабахәт кеше дигән фикер туган? Әйе.
Тәлгать. Әни башта алдап килгән. Әтиең фронтта үлде, дип әйтә иде. Мин шуңа күнеккән идем инде. Ничектер шулай тиеш шикелле иде. Моннан өч ел элек, миңа унбиш яшь тулгач . ул көнне безгә әнинең дуслары җыйналганнар иде. Менә шунда, минем туган көнемне котлап, әти булган кешедән мең сум акча килеп төште. Аныңчы күңелле генә йөргән әни кинәт боегып калды, уйчанланды. Бераздан эзлим – әни бүлмәдә юк. Күршеләргә керсәм, мендәргә капланып елап ята. Шул чакта әйтте ул: “Әтиең исән. Тик, зинһар, аның турында сорашма”, – диде. Мин исемен белергә теләдем: “Кем ул, кайда ул?” – дидем. Әйтмәде. Әни аның исемен әйткән булса, ихтимал, нәрсә булса да кылган булыр идем.
Рәхилә. Нәрсә?
Тәлгать. Мин аны, мин анымы . Әнине шулай җәберләгән өчен мин аны . ( Тәлгать уен әйтә алмый, өстәлгә каплана. Бераздан башын күтәрә, Сәлимгә текәлә) Сәлим абый, аның аркасында әни күпме газап кичерде, күпме яшь түкте. Әниемнең шулкадәр иртә кабергә керүен мин аннан гына күрәм.
Ярый әле, җибәргән мең сумын әни үзенә кире салды.
Сәлим. Нигә?
Тәлгать. Безгә сәдака кирәкми.
Камилә. Я, бетерегез инде.
Сәлим. Алай. ( Авыр тынлык )” .
Бу сөйләшүдән соң Сәлимнең тагын да ныграк күңел газаплары кичерүен күрәбез.
Әсәрдә Сәлимнең үз баласын ташлап китү сәбәбе күрсәтелә. Сәлим үзе генә гаеплеме, әллә баланың анасында да бераз гаеп бармы? Язучы бу мәсьәләгә тукталмый, ләкин тамашачы бу хакта да уйлана. Тәлгатьнең әнисе кем? Ул үзе сәхнәдә күренмәсә дә, аның характеры әсәр барышында ачыла бара: башына төшкән авырлыкны кичерә алган, җәберләү- кимсетүләргә түзеп яшәгән, гаҗәп көчле мәхәббәт белән сөйгән һәм шул мәхәббәтен ул кабергә алып киткән.
Хәй Вахит – татар драматургиясе үсешенә зур өлеш керткән талантлы язучы. Әдип 1960-1970 еллар татар драматургия сәнгатен төрле жанрдагы әсәрләре белән баетты, сәхнәгә яшьлек романтикасын алып килде, аның пьесалары бу чор татар театрлары репертуарында үзәк урыннарның берсен биләде. “Х.Вахит – илленче елларда шактый төссезләнеп калган театр сәхнә сәнгатенә яңа сулыш өрде, театрга халыкны кайтарды” , - дип билгели Т.Миңнуллин. Язучының әсәрләре Татар дәүләт академия театрында, Татар дәүләт күчмә театрында, шулай ук Башкортстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан һ.б. республикалар театрларында уйналды.
Әдәбият һәм сәнгать сөючеләргә Х.Вахит, башлыча, “Беренче мәхәббәт” (1960) пьесасы белән танылды. Бу әсәре өчен аңа Г.Тукай исемендәге премия бирелде. Анык билгеләнгән конфликт, заманга хас сыйфатларны чагылдырган күренешләр, шактый җентекләп эшләнгән характерлар – бу пьесаның уңышлы яклары иде. Тормышның катлаулы сорауларын хәл кылуда үзендәге мораль һәм ихтыяр көчен эшкә җиккән Тәлгать образы заманның алдынгы кешесе буларак тәкъдим ителә. Бердәм хезмәтнең иҗтимагый әһәмиятен аңлаган, гади физик эштән үзенә тәм тапкан бу егет дөньяның матурлыгын күрә белүе, тормыш юлын дөрес сайлый һәм яшәүнең чын мәгънәсен төшенә алуы белән сөйгәне Рәхиләгә дә хәлиткеч йогынты ясый. Рәхилә образы да үзенең оригинальлеге белән аерылып торды. Автор бу кызның табигый тотышына нык игътибар бирә, аның характер үзенчәлекләре ачылырлык ситуацияләр тудыра. Шаян һәм тапкыр, баштарак тормышка җиңел караган, ләкин акрынлап җилбәзәклектән котылу юлына чыккан яшь кыз образлары сериясендә бу образ – беренче уңышлы башлангыч, сәнгатьчә ачыш буларак бәяләнә. Яшьләр монда дөньяга үз карашы булган, рухи яктан нык, чын мәхәббәтнең асылына төшенгән, кыю һәм принципиаль итеп сурәтләнәләр.
Х.Вахитның күпчелек пьесаларында бер буын кешеләре – бер үк шартларда тәрбияләнгән, хәтта бер үк мәктәптә яки югары уку йортында белем алган кешеләр үзара бәрелешкә керәләр. Чөнки алар тормышка караш, яшәүнең, җәмгыятьтә үз урыннарының мәгънәсен аңлауда төрле позициядә торалар. Мисал өчен “Рәхим итегез!” (1961) комедиясендә Марс һәм Зәйтүнә җилбәзәк кыз Рәйсәне җәмгыятькә файдалы кеше итеп саклап калу өчен көрәшәләр. “ Кайда соң син?” (1963) пьесасында яшь эшче Шәүкәт мәкерле Ренатка каршы чыга, аның кыек эшләрен фаш итә. “Соңгы хат” (1966) драмасында медицина институтын тәмамлаган дуслар – Нияз һәм Зөфәр икесе ике юлдан: берсе намуслы хезмәт, ә икенчесе карьера һәм алдашу юлыннан китәләр, шул нигездә үзара низагка керәләр. Мондый конфликтлар нәтиҗәсендә уңай геройлар үзләре дә үсеш-үзгәреш кичерәләр, рухи байыйлар, аларның дөньяга, тормышка һәм кешеләргә карашлары киңәя. Язучының драма әсәрләренең үзәгендә заманның әһәмиятле рухи-әхлакый мәсьәләләре калкытыла. Хезмәт сөю, намуслы яшәү, илгә һәм халыкка тугрылык, югары омтылыш белән яшәү, кешелеклелек, олы йөрәкле булу, тыйнаклык кебек мәсьәләләр әдип иҗатының үзәгендә ята дип икеләнмичә әйтергә мөмкин.
Х.Вахит пьесаларына лиризм, якты фикерләр һәм оптимизм хас. Драматург әсәрдән әсәргә фикер тирәнлегенә ирешү юнәлешендә үсә бара. Моны “ Туй алдыннан” (1969) драмасы да раслый. Әсәрнең үзәгендә дуслык, иптәшлек проблемасы куела. Дуслыкны ничек аңларга кирәк? Җәмгыятьтә ул нәрсәгә корыла, нәрсәгә хезмәт итә? Чын дуслыкны ялган белән буташтыру нәрсәгә китерергә мөмкин? Драмадагы вакыйгалардан шул сорауларга җавап табарга була. “Дуслык бер-береңә корбан бирүдә түгел, таләпчән булуда икән”, – ди төп геройларның берсе бу әсәрдә. Шул рәвешчә, кеше, иң элек, үз тормышы, сайлаган юлы өчен үзе җаваплы дигән бик әһәмиятле фикер уздырыла.
Автор тормышчан конфликтлар белән эш итә. Мәсәлән, “Беренче мәхәббәт”тәге Тәлгать белән Сәлим Гәрәевич язмышлары. Укытучы, мәктәп директоры Сәлим Гәрәевичны утызынчы-кырыгынчы еллар сәхнәсендә тормышында ялгыш адым эшләргә мөмкин герой буларак берничек тә күз алдына китереп булмас иде. Әмма чын тормыш күпкә катлаулырак. Яшьлегендә эшләгән зур гөнаһы өчен Сәлим үкенеп яши. Вакытлар узу белән үз гаебен аңласа да, аны төзәтергә инде соң. Улы белән аңлаша алмыйча яшәү, Тәлгатьнең дә аны “әти” дип әйтә алмавы геройны эчке газапларга дучар итә, күңел конфликты тудыра. Драманы “Беренче мәхәббәт” дип атавы белән автор беренче, саф, чиста хис белән үзенең геройларын сыный. Берәүләр аңа хыянәт итеп, көчсезлекләрен күрсәтеп, гомере буе бәхетсез булып һәм үкенеп яши, икенчеләр исә мәхәббәткә, үз-үзенә тугры кала, олы сөю хисе тормыш каршылыкларын җиңеп чыгарга көч бирә.
Х.Вахит иҗатында сәхнәгә төрледән-төрле профессия кешеләре күтәрелә, тәрбия һәм әхлак проблемаларының яңадан-яңа яклары яктырыла. Бу пьесаларда укытучыларны һәм водолазларны да, очучы һәм врачларны да, ферма эшчеләрен һәм артистларны да күрергә мөмкин. Вакыйгаларның тормышчан нигезләре әсәрдән-әсәргә ныграк, сюжет кызыклырак һәм төзегрәк, персонажлар, характер буларак тулырак һәм җанлырак була бара. Фидакарь яшь кешенең автор үрнәк санаган характеры “Соңгы хат” драмасында Нияз, “Кайда соң син ?”дә Шәүкәт, “Туй алдыннан”да Марат, “Мәхәббәтең чын булса” драмасында Мөршидә, “Давыл”да Мансур һ.б. образларда тәкъдим ителде. Мондый геройның үсеш сызыгын һәм ныгу процессын ачу өчен драматург лаеклы драматик ситуацияләр таба. ( Мәсәлән , “Соңгы хат”та Ниязның аспирантурадан баш тартып, авылга эшкә китүе , “Туй алдыннан”да Маратның үз хатасын соңарып булса да аңлавы һ.б.).
Шул ук вакытта автор каләменең йомшак яклары да юк түгел. Кайвакыт ул сюжетны кискенләтү максаты белән комедия төрендә үзен аклый алган, әмма драма төре өчен ят булган өстәмә чараларга яки әдәбиятта инде кабатланганга мөрәҗәгать итә, шуның белән пьесаның художество эшләнешенә зыян килә. Мәсәлән, “Беренче мәхәббәт”тә Тәлгать һәм Рәхиләнең бертуганнар булу мөмкинлеге инде безнең драматургиядә файдаланылган ситуация (Ф. Бурнашның “Хөсәен мирза”сында бар ул), монда ул мелодраматизмга тартып, әсәрнең сәнгатьчәлеген йомшарта. “Мәхәббәтең чын булса” әсәрендә ялгыш сүндерелгән “мәңгелек ут” тормышчан булудан шактый ук ерак. Кыскасы, драма төрен үзләштерү Х.Вахит өчен комедиягә караганда кыенрак булуы да күренә.
Комедия жанрында Х.Вахит җитди уңышка иреште. “Күк капусы ачылса” водевиле – бу жанрның нечкә серләрен яхшы белгән, чын осталарча язылган, сәнгатьнең олы таләпләренә җавап бирерлек әсәр. Х.Вахитның комедияләре лиризмга һәм йомшак юморга байлыгы, романтик пафосы һәм музыкальлеге белән аерылып торалар. Комедия поэтикасы ноктасыннан торып караганда, аның әсәрләре сюжет эшләнеше ягыннан җанлылык, тапкырлык белән характерланалар. Мисалга “Илһамия”(1964) пьесасын алырга була. Бу – Х.Вахитның жанр ноктасыннан караганда да иң бербөтен, уңышлы комедияләреннән берсе һәм беренчесе. Дөрес, конфликт тулаем оригиналь дип әйтеп булмас иде, Х.Вахит әдәбиятта күп тапкырлар кабатланган алдынгы агроном белән консерватор председатель көрәшен үзәккә куя. Әсәрнең безнең сәхнә өчен яңалыгы исә шул конфликтны юмор планында хәл итүдә, кайбер характерларның эшләнешендә, ситуацияләрне һәм детальләрне (хәтта “теге дөньядан кайткан” Нигъмәтҗан картны да) бер комик җепкә тезүдә, аларны төзек бер сюжет формасына кертүдә. Тамашычыны көлдерү өчен автор инде халыкчан чара-алымнардан һәм тел үрнәкләреннән оста файдалана.
Драмаларын һәм комедияләрен уку һәм карау өчен кызыклы, мавыктыргыч итү максаты белән Х.Вахит сюжеттан тыш һәм өстәмә элементларга да еш мөрәҗәгать итә. Музыка һәм җыр – аның драматургиясенең аерылмас юлдашы. “Беренче мәхәббәт”тә ярдәмче персонажлар Әпсәләм белән Нурсанә карамагында гына булган, күбрәк җорлык, шаянлык атмосферасы тудыруга гына хезмәт иткән җыр жанры алга таба үзәк геройларның эчке кичерешләрен ачуга ныграк хезмәт итә башлый. Ә инде “Кайда соң син?” ( икенче исеме “Җырым табар сине”) драматик әсәрендә музыка һәм җыр төп компонентларның берсенә әверелә.
Әсәрләрнең поэтикасына лирик чигенешләр, киң фәлсәфи уйланулар, иркен ремарка-аңлатулар да характерлы. Татар драматурглары арасында бу җәһәттән Х.Вахит, гомумән, аерылып тора. Һәм бу өлкәдә ул сизелерлек уңышларга иреште. Кайбер әсәрләрендә автор прологны да урынлы файдалана ( “Кайда соң син?” , “Соңгы хат” ). Мондый алымнар пьесаларны карау өчен генә түгел, уку өчен дә кызыклы итәләр, автор әйтергә теләгәннәрне укучыга тулырак җиткерәләр. Бу – бердән. Икенчедән, андый ремарка-чигенешләр, лирик хикәяләү- кичерешләр әсәрләрнең романтик рухын арттыралар.
Шул рәвешле, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәй Вахит татар сәхнә әдәбиятын заманча эчтәлек, яңа караш-концепцияләр белән баетты, үзенчәлекле геройлар галереясе тудырды, драматургиянең сыйфат дәрәҗәсен үстерүгә лаеклы өлеш кертте. Язучының егерме бишләп пьесадан, дистә ярым скетч, дүрт опера либреттосыннан, күп кенә җыр текстларыннан, балалар өчен язылган әсәрләрдән, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләреннән гыйбарәт булган бай һәм күпкырлы иҗади мирасы онытылмаска, өйрәнелергә тиеш!
1. Вахит Х. Беренче мәхәббәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1962.
2. Вахит Х. Рәхим итегез. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1963.
3. Вахит Х. Карлыгач канат кага. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1965.
4. Вахит Х. Беренче мәхәббәт: Пьесалар, скетчлар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1968.
5. Вахит Х. Күк капусы ачылса: Пьесалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976.
6. Вахит Х. Мой депутат. (лит. пер. О. Сосина) – М.: ВААП, 1977.
7. Вахит Х. Яшьлек юллары: Пьесалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1978.
8. Вахит Х. Если любовь настоящая: Пьесы. (пер. с тат.яз.) – М.: Сов. писатель, 1979.
9. Вахит Х. Тормыш дөреслеге өчен.// Социалистик Татарстан, 1962, 11 ноябрь.
10. Арсланов Т. Кеше булу җиңелме? // Социалистик Татарстан, 1981, 13 март.
11. Әдәбият белеме сүзлеге./Төзүче редакторы А.Әхмәдуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.
12. Әмир М. Драматург һәм уңай герой.//Социалистик Татарстан, 1961, 6 октябрь.
13. Әхмәдуллин А. Драматург һәм аның геройлары. // Совет әдәбияты, 1964, №12.
14. Әхмәдуллин А. Сәхнәгә гашыйк.// Казан утлары, 1968, № 12.
15. Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980.
16. Әхмәдуллин А. Дөреслеккә ирешү юлында. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1993.
17. Әхмәдуллин А.Г. Галимуллин Ф.Г., Галиуллин Т.Н., Ганиева Ф.Э., Әдәбият ( 11 нче сыйныф өчен дәреслек). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1995.
18. Әхмәдуллин А. Эзләнүләр бәрәкәтлеме? // Казан утлары, 2000, №8.
19. Әхмәдуллин А. Хәзерге татар драматургиясе. Монография. – Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007.
20. Әхмәдуллин А. Яңарыш юлында. // Мирас, 2006, № 11.
21. Әхмәдуллин А. Яңарыш юлында. // Мирас, 2007, № 1.
22. Әхмәдуллин А. Яңарыш юлында. // Мирас, 2007, № 2.
23. Әхмәдуллин А. Яңарыш юлында. // Мирас, 2007, № 3.
24. Әхмәдуллин А. Яңарыш юлында. // Мирас, 2007, № 4.
25. Әхмәзиев Р. Драматургияла жанр формалары. Монография. - Өфө: Китап, 2003.
26. Әхмәтйәнов К. Әзәбият теорияһы. - Өфө: Башк. кит.нәшр., 1985.
27. Булгаков А. Мир современника (пьеса “Перед свадьбой”). // Советская Татария, 1970, 8 февраля.
28. Герой, стиль, осталык. – Казан: Тат кит. нәшр. – Казан, 1972.
29. Гыйззәт Б. Бүгенге драматургия турында. // Совет әдәбияты, 1961, №9.
30. Гыйззәт Б. Хәй Вахит һәм аның геройлары.//Казан утлары, 1978, №12.
31. Гыйләҗев А. Хәрәкәттә бәрәкәт. //Социалистик Татарстан, 1971, 21 ноябрь.
32. Гыймранова Д. Мәхәббәтең чын булса.// Социалистик Татарстан, 1973, 1 февраль.
33. Гыймранова Д. Эзләсәң, эзле булырсың. // Мәдәни җомга, 1999, № 50.
34. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986.
35. Заһидуллина Д. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
36. ЗаһидуллинаД., Закирҗанов Ә., Гыйләҗев Т. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
37. Заһидуллина Д., Ибраһимов М., Әминева В. Әдәби әсәргә анализ. – Казан: “Мәгариф ” нәшрияты, 2005.
38. Иделле Г. Иҗади уңыш. // Совет Татарстаны, 1966, 24 январь.
39. Исмәгыйлев Ә. Комедияләр турында: Комедиянең жанр үзенчәлеге. – Казан, 1986.
40. Исмәгыйлева С.Г. Мәктәптә драма әсәрләрен өйрәнү .– Казан : Тат. кит. нәшр., 1983.
41. Камалов Б . Кешелеккә имтихан. // Социалистик Татарстан, 1981, 13 март.
42. Кашшаф Г. Яңалык нәрсәдә. // Совет әдәбияты, 1960, № 3. – 98 -105 бб.
43. Кумысников Х. Он поет о молодости: к 60 летию Х. Вахита.// Советская Татария, 1968, 20 декабря.
44. Лейдерман Н. Л., Липовецкий М. Н. Современная русская литература. 1950 -1990 гг. В 3 частях. Часть 1. – М., 2000.
45. Махмутов Х. В почетном ряду: к 60-летию Х. Вахита.// Советская Татария, 1978, 18 декабря.
46. Миңнуллин Т. Шатлыклар һәм борчылулар. // Казан утлары, 1974, №10.
47. Мөсәгыйть Ф. Матур яшьлек турында.//Совет Татарстаны, 1960, 6 февраль.
48. Мухамедова Г. Будь всегда верен себе. // Советская Татария, 1983, 27 март.
49. Рафиков М. Ихтирам билгесе.// Социалистик Татарстан, 1967, 30 июль.
50. Сәлимҗанов М. Уртак бурычыбыз. //Социалистик Татарстан, 1971, 21 ноябрь.
51. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. Т.6. – Казан: “Раннур” нәшрияты., 2001.
52. Татар драматургиясе (1960-1980): Сайланма пьесалар: “Мәктәп китапханәсе”сериясе. – Казан: ТаРИХ, 2003.
53. Татар драматурглары. Биобиблиографик белешмә. // Казан: Тат. кит. нәшр., 2007.
54. Хализев В.Е. Драма как род литературы. – М., 1986.
55. Хализев В.Е. Теория литературы. – М., 1999.
56. Халит Г. Әдәби тәнкыйтебез киң колачлы һәм кыю булырга тиеш. // Совет әдәбияты, 1963, № 4.
57. Ханзафаров Н. Татарская комедия (истоки и развитие). – Казань, 1996.
58. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. – Казан: “ Раннур” нәшрияты, 2002.
59. Чернышевский Н. Возвышенное и комическое. // Полн.собр.соч. в 15-ти т. – Т.2.
60. Шакирова С., Хусаин М. Творческий взлёт спектакль «Если улыбнётся счастье» в гос. акад. театре им. Г. Камала.// Советская Татария, 1967, 18 декабря.
61. Яхин А. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”, 2003.
Тема: | «Конфликты и характеры в драмах и комедиях хая вахита» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 80 | |
Цена: | 2300 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Творчество и.а. фролова
Дипломная работа:
Особенности познавательной сферы детей с синдромом дефицита внимания и гиперактивности
Дипломная работа:
Этика PR и социальная ответственность в торговле
Контрольная работа:
Интеллект и речь в онтогенезе и филогенезе
Контрольная работа:
Социальный работник как субъект конфликта