Дипломная работа
«Романтизм в поэзии х. такташа»
- 63 страниц
ҺАДИ ТАКТАШ ИҖАТЫНДА РОМАНТИЗМ
ЭЧТӘЛЕК
1. КЕРЕШ.3
2. ТӨП ӨЛЕШ
1 БҮЛЕК. РОМАНТИЗМ ТӨШЕНЧӘСЕ.7
2 БҮЛЕК. ҺАДИ ТАКТАШ ИҖАТЫНДА РОМАНТИЗМНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ
2.1. Һади Такташ романтизмының чыганаклары. 17
2.2. Романтик герой эволюциясе.24
2.3. Һади Такташ романтизмының югары үрнәге буларак “Җир уллары трагедиясе” әсәре.33
2.4. Һади Такташ әсәрләрендә романтик образлылык.39
2.5. Һади Такташ әсәрләрендә тел-сурәтләү чаралары.46
3БҮЛЕК. Һади Такташ әсәрләрен мәктәптә өйрәнү буенча методик күрсәтмәләр.52
ЙОМГАК.62
Һади Такташ – ХХ гасыр татар поэзиясенең күренекле вәкиле. Шагыйрь иҗатын фәнни өйрәнү эше ХХ гасырның кырыгынчы-илленче елларыннан ук башлана. Г. Гали, Г. Нигъмәти, Ш. Маннур, Х. Госман, Г. Халит, Н. Юзиевларның хезмәтләрендә Һ. Такташның тормыш юлы һәм иҗатына бәя бирелә, әдәбият үсешендә әдипнең роле ачыклана.
Фәнни хезмәтләрдә Һ. Такташның шигърияте ике этапка бүлеп анализлана. Әйтик, шагыйрь иҗатының беренче этабы Х. Госман фикеренчә, 1917-1922 елларны икенче этап 1923-1931 елларны үз эченә ала [28;18]. Шул ук вакытта Х. Хәйри хаклы искәрткәнчә, «Шагыйрьнең иҗат үсеше шартлы рәвештә генә чорларга бүленә, әлбәттә, «беренче» белән «икенче» чор арасында бернинди дә стена юк, чөнки иҗади үсеш процессын механик рәвештә чикләп булмый» [60;47].
Һади Такташ иҗатына һәм тормыш юлына багышланган фәнни тикшеренү эшләре байтак. Г.Галинең «Шагыйрь Һади Такташ турында» (1931), Г. Нигъмәтинең «Һади Такташ» (1932), Ш. Маннурның «Һади Такташ поэзиясе турында» (1940) кебек очеркларын, М.Маминның «Һади Такташ поэзиясе» (1952), Х.Хәйринең «Һади Такташ (Тормыш һәм иҗат юлы)» (1949), Х.Госманның «Такташ поэзиясе» (1958), Г.Халитның «Шагыйрь, чор, герой (Һади Такташ иҗатын өйрәнү тәҗрибәсеннән)» (1971) кебек монографик хезмәтләрен әйтеп китә алабыз. Ләкин әлегә кадәр Һади Такташ поэзиясенең үзенчәлеге, башлыча, совет чоры әдәбият белеменә хас идея-эстетик принциплар җирлегеннән шактый берьяклы бәяләнде. Бу, аеруча, аның иҗатының беренче романтик этабына мөнәсәбәттә күренә. Хезмәтнең актуальлеге Һади Такташ иҗатындагы романтизмның чыганакларын, үзенчәлекләрен бәяләү, комплекслы анализ мөһимлеге белән билгеләнә.
Һади Такташ иҗаты «давыллы» елларда – Беренче бөтендөнья сугышы, Бөек Октябрь революциясе, Идел буенда җәелгән ачлык елларында формалашты. Романтизм һәм реализм, үсеш алып, үзара бәхәскә кергән бу вакытта әдип романтик геройны яклап чыкты. Романтизм юнәлешендә иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе буларак үзен танытты. Хисләргә бай, дәртлелеге, кызыклы әдәби образлары һәм үзенчәлекле ритмикасы белән аерылып торган “Зәңгәр күзләр” циклында мәхәббәткә, яшьлеккә, сихри табигатькә дан җырлаган әдипне күрәбез (“Урман кызы”, “Сагыну”, “Зәңгәр күзләр” һ.б.). «Карурманнар» , « Таң кызлары» , тирән уйларга баткан юлчы образлары чын романтик Такташны ачалар. Фәрештәләр, газраилләр һәм башка романтик образларны шагыйрь үз караш-максатларына карап үзгәртә, яңабаштан кора.
1923-1924 еллар – Такташ романтик шигърияте үсешендә яңа этапны ачып җибәрә. Бу этапта шагыйрьнең гыйсъянчы герое үз индивидуальлеге формалашкан шәхес буларак күзаллана, ул көрәш юлына баса. Әдипнең беренче шигырьләрендә (“Газраилләр”, “Караңгы төннәр”, “Төркстан сахраларында”) көрәшче образы ачыктан-ачык күренмәсә дә, аның сугышка, илдә барган вакыйгаларга каршы булуы, канәгатьсезлеген белдерүе сизелеп тора[41; 12]. Алга таба аның “Янар таулар трагедиясе”, “Еллар таңында” һәм башка шигырьләрендә кануннарга, аллаларга каршы чыккан көчле шәхес образы ассызыклана.
Гыйсъянчылык – яшь татар совет әдәбияты үсешенең закончалыклы һәм табигый этабы, дип билгели Г. Халит [60; 183]. Ул безгә читтән кергән агым түгел, ә шул чор һәм милли җирлек тудырган мөстәкыйль эстетик күренеш. Һади Такташ шушы агымнан үсеп чыккан шагыйрь. Аның гыйсъянчы герое гуманистик характер алып илдәге бар вәхшәткә каршы чыккан образ. “Без” исеменнән сөйләүче лирик герой кешеләрнең, замандашларының бар хисләрен, кичерешләрен күңеле аша үткәреп бәян итә, һәм шуның белән ул, һичшиксез, халыкчанлык сыйфатына ия.
Такташ поэзиясенең новаторлыгы да, барыннан да элек, аның лирик героеның яңачалыгы белән билгеләнә. Такташ үзе дә – яңа чор тудырган яңа буын вәкиле. Шул көрәштә шагыйрь һәм гражданин буларак формалашкан шәхес тә.
Чыгарылыш эшендә төп игътибар Һади Такташ иҗатының гомумкешелек һәм гомумфилософик нигезләрен анализлауга юнәлтелгән. Чыгарылыш эшнең максаты итеп Һади Такташ иҗатында романтизмның үзенчәлеген тикшерү мәсьәләсе куела.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
– Романтизм теориясен өйрәнү, аның татар әдәбиятындагы үзенчәлеген анализлау;
– Һ.Такташның романтик шагыйрь буларак формалашуына тәэсир иткән факторларны билгеләү;
– Романтик герой эволюциясен тикшерү;
–“Зәңгәр күзләр” лирик циклында, “Җир уллары трагедиясе”ндә романтизм иҗат принципларының конфликт кору, образлар системасы, тел-сурәтләү чараларында чагылышын тикшерү;
– Дж. Байронның “Каин” һәм Һ. Такташның “Җир уллары” трагедисенә интертекстуаль анализ ясау аша Такташның романтик концепциясенең милли һәм гомумкешелек эчтәлеген ассызыклау;
– Һади Такташ иҗатының татар әдәбияты үсешендәге ролен билгеләү.
Фәнни тикшеренү эше өч бүлектән: кереш, төп өлеш, методик бүлек һәм йомгактан тора. Кулланылган әдәбият исемлегендә 62 чыганак тупланды.
Фәнни хезмәтнең теоретик, методологик нигезен Х. Госман, Х. Хәйри, М. Мамин, Г. Гали, Г. Халит, Ф. Галимуллин, Т. Галиуллин, Д. Заһидуллина хезмәтләре тәшкил итте. Чыгарылыш эшен башкару барышында комплекслы анализ, чагыштырма анализ, тарихи-чагыштырма анализ кебек методлар кулланылды.
1 БҮЛЕК. РОМАНТИЗМ ТӨШЕНЧӘСЕ
Романтизм – әдәби юнәлеш (метод, ысул), иҗат тибы. Ул ХVIII – XIX гасырлар чигендә фәнни күтәрелеш китереп чыгарган, тормыш-яшәешне аңлатучы механистик концепциягә бербөтен тере яшәеш образын каршы куя, кешедә аң төпкеле, күзаллау-хыял белән бәйле яңа яклар ача, акылның хакимлек итүен кире кага, әдәбиятта тормышның чиксезлеген белдерүче һәм кешедәге иррациональ тирәнлекне күзалларга ярдәм итә торган ирекле формалар тудыра дип санала. Романтизм төшенчәсе роман телләрендәге уйлап чыгарылган сюжетка иҗат ителгән эпик әсәр атамасына барып тоташа. XVII гасырда Англиядә « романтик» төшенчәсе « уйлап табылган, хыялый» дигән мәгънә белдерә башлый. ХУШ йөздә киң таралыш ала, мәсәлән, Россиядә пейзажның хыялыйлыгын аңлату өчен хезмәт итә. 1790 елны Эдисон « романтик» сүзен хыялны уятучы әдәби текстка карата куллана. Иҗат юнәлеше барлыкка килүгә дини-мистик өйрәнүләр И. Гердерның һәр милләтнең иҗат индивидуальлеге хакындагы фикерләре, алман классик философиясенең күренекле вәкилләре И. Кант, И. Г. Фихте, Ф. Шеллинг концепцияләре этәргеч бирә. Бөек Француз революциясе уяткан рухны халыкка җиткерү, тарату, популярлаштыру омтылышы гомуми хәрәкәт төсен ала. Бу да тәэсир ясамыйча калмый.
Әдәби юнәлеш буларак романтизм ХVIII-XIX гасырлар чигендә формалаша. Беренче әсәрләр булып В. Г. Ваккенродерның « Сәнгать яратучы монахның күңел моңнары» (1797), Новалисның « Чәчәк серкәсе» исемле шигырьләр җыентыгы (1798), Ф. Р. Шатобрианның « Атала» (1801) повесте һ. б. санала. Алман романтиклары субъектив хис-ки-черешләрне, иҗади « мин» проблемасын үзәккә куялар. Кешенең үзен, тормыштагы урынын эзләве әһәмиятле санала.
Германия, Англия һәм Франциядә бер үк вакытта диярлек башланып, романтик хәрәкәт тиз арада Даниягә, Италиягә, Россиягә, Австриягә, Швециягә, Америкага, Польшага, Грециягә җәелә. Күренекле вәкилләре булып Дж. Купер, Э. По (Америка), А. Мицкевич (Польша), Ш. Петефи (Венгрия), А.С.Пушкин, В. А. Жуковский (Россия), соңрак Дж. Байрон, Ж. де Сталь, О. Бальзак, В. Гюго (Франция), В.Скотт (Англия, тарихи романнар) һәм башкалар аерылып чыга.
Романтизм юнәлешенең теоретиклары төсендә Иен мәктәбе вәкилләре — Новалис (чын исеме — Фридрих фон Гарденберг), Людвиг Тик һәм бертуган Шлегельләр калкып чыга. Алар романтик шәхесне эстетик идеал итеп күтәрә, романтик иҗатның әкияти характерлы булырга, күнегелгән чикләрне җимереп, әсәр эчендә синтезга омтылырга тиешлеген билгелиләр. Гейдельберг мәктәбе романтиклары (Клеменс Брентано, Людвиг фон Арним, Якоб һәм Вильгельм Гриммнар, Адальберт Шамиссо) башкарак юл сайлый: халыкның тарихи үткәненә, милли үзенчәлекләренә, фольклорына йөз белән борыла. Ләкин аларны кешенең һәм халыкның рухи яктан тулы канлы тормыш белән яшәвенә ирешү теләге берләштерә. Романтикларның яңа буыны шваб мәктәбе, исә Дж. Байрон, Дж. Китс, П. Б. Шелли, А. де Ла-мартин, В. Гюго исемнәре белән мәгълүм.
Башлангычыннан ук романтизм милли төсмерле икәнлеген белдерә. Алман романтиклары күбрәк фәлсәфилеккә, тормышны серле-магик яссылыкта тасвирлауга тартыла. Француз романтиклары психологик аналитизмга ия була, тормышның пессимистик картинасын сурәтләүне өстен күрә. Англиядә романтизм (Колридж, Водсворт) шулай ук трансцендент, ягъни теге дөнья белән кызыксына, аның тормыш-чынбарлык белән тоташуын табигатьтә, балачак хатирәләрендә таба. Россиядә романтизм үткәнгә борылган: кешенең һәм кешелекнең идеаль халәттәге вакытларын сагыну, тормышны җаннар өчен төрмә дип хисаплау, шушы караңгылыкта күкләрдән төшкән пәйгамбәр-шагыйрьне аерып чыгару күзәтелә.
Бер үк вакытта романтизмга хас уртак сыйфатлар да калкып чыга. Кешене әйләндереп алган дөньяның чиксезлеге, ике тормыш: күнегелгән җир тормышы һәм илаһи-идеаль дөнья хакындагы күзаллау үзәккә куела. Кеше серле көчләр җимеше, үткән һәм киләчәкне тоташтыручы күпер итеп карала. Тормыш-чынбарлыкны тәнкыйтьләү, кире кагу алга чыга, һәм пессимистик компонент ачык билгеләнә башлый. Романтизм әдәбиятны кешеләргә яшәеш нигезләре хакында сөйләүче, белем-мәгълүмат бирүче дип карый. Сәях образы, мәңгелек буйлап сәяхәт итүче, шушы мәңгелектә үз урынын эзләүче герой өчен тарихи-географик чикләр, бу һәм теге дөнья, өн һәм төш, хакыйкать һәм хыял арасындагы чикләр җуела. Үткәнне, тарихны идеаллаштыру, экзотик материалга мөрәҗәгать итү, авторның субъектив позициясе ачык билгеләнү, фәлсәфи һәм лирик чигенешләр ясау күзәтелә. Романтизм иҗат юнәлешенә түбәндәге сыйфатлар хас:
Беренчесе – хыял-идеалдагы тормыш моделе тудыру, субъективлык (язучы фикер-карашы беренчел булу). Җәмгыятьнең үсеш-үзгәрешендәге реаль закончалыклар белән романтик исәпләшми, тормыш материалын ул үзенең романтик идеалына буйсындыра. Аның геройлары социаль хәлләреннән чыга торган логика буенча түгел, бәлки индивидуаль характерлары, шул характердагы билгеле бер хирыслары (страсти) кушканча, ахыр чиктә, авторның романтик идеалы белән билгеләнә торган теләге буенча гамәл кылалар, хәрәкәт итәләр.[45;261] Субъективлыктан чыга торган сыйфатларның менә тагын кайберләре: кешенең эчке дөньясына зур игътибар бирү, эмоциональлек, лиризм.
Эпик жанрлардан һәм драматургиядән качмасалар да, романтиклар башлыча лирик һәм лиро-эпик жанрларга мөрәҗәгать итәләр. Моңа ышану өчен романтизм корифейлары Байрон һәм Шелли, Ламартин һәм Гейне, Жуковокий һәм Рылеев, яшь Пушкин һәм Лермонтов, Петефи һәм Мицкевич, С.Рәмиев һәм Дәрдмәндләрнең яисә бу әдәби юнәлешкә зур өлеш керткән бүтән күп кенә каләм ияләренең шагыйрьләр булганлыгын искә төшерү дә җитсә кирәк, һәм гомумән, Гофман яки безнең Г. Ибраһимов шикелле бер-ике язучыны искә алмаганда, лирика һәм лиро-эпикада уңыш казанмаган романтиклар юк. [45;89]
Романтизмга тагы мондый сыфатлар хас: 1)эстетик идеалны укучының күз алдына бастыру, идеалның канунга таянып иҗат ителүе; кеше гипербола дәрәҗәсенә җиткерелеп, кайбер сыйфатларны калкыту ярдәмендә фрагментар, бөек һәм көчле, җир йөзендәге иң камил зат кебек сурәтләнү; 2) ике катлы тормыш моделе төзү; рухи башлангычның өстенлеге ассызыклану; хисләр байлыгы, тәэсирлелек, гадәттән тыш итеп тасвирлау;
3) әсәрдә сурәтләнгән хәл-вакыйгаларның сәбәбе язмышта, кеше аны үзгәртү хәлендә түгел; яшәеш, явызлык һәм яхшылык арасындагы мәңгелек көрәш кебек аңлатылу; 4) тормыш-чынбарлыкны кире кагу; кешенең, чынбарлыкта каршылыкка кереп, аннан качуы, китүе, үзенә чынбарлыкта табылмаган таяну ноктасын башка яссылыкларда эзләве; 5) сурәтләнә торган хәл-вакыйгаларның аңлаешсыз үткән белән билгесез киләчәк арасында бер өзек, очраклылык булуы, аларның гомумән тормыш-яшәешкә бәя бирү өчен файдаланылуы; 6) әдәби фикерләүдә миллилек һәм тарихилык беренче планга чыгу һ. б.
Романтизм иҗат юнәлеше аерым бер темалар һәм мотивларны үстерә, кабатлый. Югалган бәхет; кешеләрдән читләшү; ялгызлык; ялгышлык, хата кылу һәм җәза алу; тәртип-кануннардан риза булмыйча, баш күтәрү; көчсезлектән газап чигү; илаһи көч эзләү яки аннан баш тарту һ. б.
Романтизм иҗат юнәлеше аерым тарихи чорларда төрле агымнар хасил итә. Урта гасыр татар әдәбияты хакында сүз барганда, шәркый кануннар, бизәклелек, эстетик алымнар файдаланылу сәбәпле, романтик иҗат тибына караган әдәбиятны Көнчыгыш романтизмы дип әйтү кабул ителгән. Төп тема буларак мәхәббәтне сурәтли торган әсәрләрдә геройларның батырлыгы һәм матурлыгына дан җырлана, азат, хөр кеше идеалы югары күтәрелә. Батырлыкны сугышта күрсәтә алучы герой мәхәббәткә ирешә алмаудан газап кичерә. Ул ярымгерой, ярымбәхетсез, газап чигүче образ буларак тасвирлана. Бәхетсез төгәлләнүче сюжеты белән дә, кайбер геройларның тарихи шәхесләр белән охшашлыгы ягыннан да мондый әсәрләр мавыктыргыч. Чынбарлыкка охшатып иҗат итү, тормыш детальләре белән баету чынлык эффекты тудыра. Яхшылык һәм явызлыкны, рухи һәм җисмани, идеаль һәм матди дөньяны, илаһи һәм шайтани башлангычны, җир тормышын һәм күк-галәм өлкәсен кискен аерып кую Көнчыгыш романтизмының әдәби концепциясен тәшкил итә. С. Сарайның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» ен, « Дастане Бабахан» һәм башкаларны шушы агым кысаларында карыйлар. Бу тенденция XVIII гасыр ахырына кадәр өстенлек итә, хәтта XIX гасыр ахырында язылган әсәрләрдә (Ә. Уразаев-Курмашиның «Таһир-Зөһрә» , «Бүз егет» , Ф. Халидинең «Әлфе Ләйлә вә Ләйлә» әсәрләре) дә сизелә.
Татар әдәбиятында романтизм XX йөз башында иҗат юнәлеше (методы) булып формалаша. Әдәбиятка милли-азатлык идеяләре тирән үтеп керә. Ул исә халыкта милли аң, милли горурлык тәрбияли, үз милләтен бүтән милләтләргә тиң итеп раслый башлый. Халыкның тарихы белән, фольклоры белән якыннан кызыксына, милләтнең үткәнен һәм хәзергесен күпмедер дәрәҗәдә идеаллаштырырга керешә.[35;95] Әнә шул җирлектә романтизм куәтләнеп үсеп китә. С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Г. Тукай, Ш. Бабич, С. Сүнчәләй һәм башка шагыйрьләр иҗатының күп кенә сәхифәләре, Ф. Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә» (1907), «Кадерле минутлар» (1912) хикәяләре, Г. Ибраһимовның «Диңгездә» (1911), «Сөю-сәгадәт» (1911), «Карак мулла» (1911) хикәяләре, «Яшь йөрәкләр» (1912) романы, М.Фәйзинең «Тәкъдирнең шаяруы» (1913), «Галиябану» (1916) драмалары һәм башка бик күп әсәрләр кыска гына вакыт аралыгында үз укучысын таба.
XX йөз башында иҗат ителгән әсәрләргә карата кайбер галимнәр (Гали Халит, Й. Нигъмәтуллина) идеяләр романтизмы дигән төшенчә кулланалар. Бу очракта романтизмның реалистик үзенчәлекләр, мәгърифәтчелек карашлары белән баетылган булуы күздә тотыла. Галимнәр бу күренешне тизләтелгән үсеш юлы үткән әдәбиятларга (азәрбайҗан, болгар һ. б.) хас дип күрсәтәләр, мәгърифәтчелек реализмы һәм романтизмның янәшә формалашу нәтиҗәсе итеп карыйлар. Рус әдәбиятында, киресенчә, реализмның романтик хасиятләргә байлыгы синкретик реализм дигән термин китереп чыгара. Идеяләр романтизмы кысаларында карала торган әсәрләргә рациональ һәм публицистик башлангычларның алга чыгуы хас. Татар әдәбиятында ул милләт язмышына бәйле уйланулар булып төгәлләшә.
Гыйсъянчылык (гар. гыйсъян буйсынмау, баш күтәрү, баш тарту, каршылык күрсәтү, закон бозу) романтизм юнәлешенең бер агымы, демонизмга якын тора. Ул тамырлары белән Шәрык суфи поэзиясендәге гадел булмаган дөньяны үзгәртеп корырга, яшәештә гармонияне саклау өчен, кешенең үз күңеленнән илаһилык чаткысын табарга («Әна әл-хак» ), һәр кешенең үз күңелендә Алла кыйпылчыгын йөртүен, ягъни үзенең илаһилыгын танырга чакыру яңгыраган агымга; җир тормышының камил түгеллеген раслаган, кешенең шушы дөньяда үзен саклап кала алуы, тормышның гаделсезлегеннән төрле юллар (җир ләззәтләренә бирелү, аскетлык һ. б.) белән котылу хакында сөйләүче агымга барып тоташа.
Гыйсъянчылык җир тормышыннан һәм күк кагыйдәләреннән риза-канәгать булмауны үзәккә куя. Барыннан да бигрәк, яшәеш кануннарына, Аллага, дин-шәригать кагыйдәләренә каршы күтәрелгән бунтарь, гыйсъянчы герой тудырылу белән билгеләнә. Яшәп килүче рухи һәм матди кыйммәтләрне җимерү, хәтта дөньяны юкка чыгаруны максат итеп куйган әлеге герой, ярсып, тәртип-богауларга каршы чыга: аның өчен иң мөһиме – рухи азатлык, хөрлек. Күңелендә гыйсъян уты йөртүче шашкын халәттә, аның хисләре бер чиктән икенчесенә күчеп, үсеп-үзгәреп тора. Татар әдәбиятында XX гасыр башында, Шәрык йогынтысы һәм Европа-рус тәэсире астында көчле агым булып оешкан гыйсъянчылык башлап С. Рәмиев иҗатында идея-эстетик яктан нигезләнә. Бу чорда фәлсәфи башлангыч көчәю үзен нык сиздерә. Рәмиев шигъриятендә галәм һәм җир тормышы ике чик кебек аерыла. Гыйсъянчы герой җирдәге гаделсезлекләрдән качып күккә омтыла («Күрәм: гали.» , 1908), тормышның ялган булуын ассызыклый («Алданган» , 1908), күктән дә күңеленә шатлык таба алмыйча, җиргә-күккә бергә ләгънәт укый («Пәйгамбәр» , 1909). Шул рәвешле ике чиккә бүленгән яшәешкә фәлсәфи бәя бирелә. Гыйсъянчы герой, һичшиксез, каһарман булырга тиеш. Агым, шәхесне данлау, югары күтәрү хисабына, кеше — яшәеш каршылыгын китереп чыгара. Рәмиев шигырьләрендә дә кеше Алла белән тигезләштерелә, илаһилык сыйфатына ирешкән җан иясе буларак, җиргә-күккә хуҗа булу һәм тормыш кануннарына каршы чыгу хокукы раслана («Мин» , 1907). Кеше, илаһи тәртипләрне җимереп, кешелек тәртипләре урнаштырырлык биеклеккә күтәрелә. Сәгыйт Рәмиев традицияләре Шәехзадә Бабич иҗатында дәвам иттерелә. «Телимен» (1916), «Кызгана» (1912) кебек шигырьләрдә, дөньяны кабызырга дип, аждаһа-гыйфритләр ярдәменнән дә баш тартмыйча, әкияти көрәшкә чыккан гыйсъянчы лирик герой тудырыла. Явызлыкка каршы чыгу, каршы тору фәлсәфәсе, кешенең хөрлеген раслау, яшәешне серле, иррациональ ноктада кабул итү белән бергә, Бабич иҗатына гротеск һәм ирония үтеп керә. Фаҗигалелек, иң беренче чиратта, лирик герой-шәхеснең характерына бәйләп куела, дөнья хәсрәтен үзенә җыйган кеше образы тудырыла. Бабичның лирик героен милләт, халык хәле борчуга сала, хисләрнең бер чиктән икенчесенә ташлануын китереп чыгара. «Бер минут» (1914) шигыренең гыйсъянчы герое дөньяны аклык эчендә күрергә теләүче, шуңа күрә ул бер минут эчендә дөньяны яндыра, бер минут эчендә туңдыра ала.
Такташ – новатор әдип. Рухы белән дә, аһәңе белән дә яңа шагыйрь. Ул татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачты, шагыйрьләрне үзенә тартып торган шигърият мәктәбен тудырды. Чор әдәбиятына хас романтизмны, реализмны, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын үзләрендә сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән Һади Такташ татар совет әдәбиятының классик әдибе булып танылды. “Һади Такташ иҗаты – безнең чордагы татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы.”, – ди Муса Җәлил.
Һ. Такташ үз поэтик стилен тудырды. Анда традиция дә, новаторлык та бергә үрелеп килде. Стильне билгеләүче булып әдип иҗатында лирик герой торды. Ул һәрвакыт зур ышаныч белән алга омтылучы, кешенең рухи һәм физик халәтен күздә тотучы, туры, гади, тынгысыз, эзләнүче герой, аның эчке дөньясы хис-кичерешләргә бай, саф, самими.
Г. Тукай татар шигъриятендә халыкчанлык һәм реализм принципларын үстереп, милли җирлек тудырса, Такташ аны тагы да үстерде, революция, яңа тарихи чор рухы белән сугарды.
Романтик Һ. Такташның формалашуында заманның тарихи-иҗтимагый торышы, әдәби-мәдәни традицияләр, тирәлеге, шәхси сыйфатлары йогынты ясый. Һ. Такташ иҗаты “давыллы” елларда формалашты. Халыкның зур сугыш афәтләреннән, иҗтимагый тетрәнүләрдән газап кичергәнен күргән яшь шагыйрь сугышка, кан коюга карата ризасызлыгын шигырьләрендә чагылдырып, көрәш юлына баса. Беренче шигырьләрендә бу позиция ачыктан-ачык көрәш дәрәҗәсенә күтәрелмәсә дә, лирик геройның эчке протесты рәвешендә чагыла. Шартлы-метафорик сурәтлелек, символлар теле аша шагыйрь канга баткан, сөякләр белән тулган, зобанилар хакимлек иткән чынбарлыктан ризасызлыгын белдерә, “китү” юлын карый. (“Газраилләр”, “Күктән сөрлгәннәр”, “Төркстан сахраларында”). Олы тарихи тетрәнүләр чоры шагыйрьне дә үзе артыннан ияртә. Алга таба лирик геройның эчке каршылыгы бунтка үсеп җитә, герой көрәшкә күтәрелә, гыйсъянчыга әверелә (“Антым”, “Җир уллары трагедиясе”, “Мәңгелек әкият” һ.б.).
Шагыйрьнең образлы фикерләвенә С. Рәмиев, Дәрдемәнд иҗатларының йогынтысы да зур булуы бәхәссез. Рус әдәбияты аша Һ.Такташ иҗатына Дж. Байрон, рус модернистик әдәбияты традицияләре үтеп керә.
Һади Такташ шигърияте хис-тойгыларга байлыгы, образлар төрлелеге белән аерылып тора. Һ.Такташның герое тирә-якта барган вакыйга һәм күренешләргә үз күзлегеннән чыгып бәя бирә, субъективлык алга чыга. Бу герой мифик образлар, илаһи затлар арасында яшәп, шул дөньяда хакыйкать, хәят эзләүчедән, актив көрәшчегә кадәр үсеш юлы үтә. “Җир уллары трагедиясе” әсәре, бу уңайдан, дөнья әдәбияты җәүһәрләре рәтендә лаеклы урын алырлык көчле әсәр.
Давыллы заманның алдынгы фикерле, бунтарь табигатьле һәм нечкә күңелле баласы Һ.Такташ татар романтик поэзиясен яңа сыйфатлар белән баетты. Дөрес, тормышта туып килгән яңа матурлыкның сәнгатьчә сынын эзләү Такташ иҗатында да җиңел һәм каршылыксыз гына бармады. Бер яктан, әдипнең эзләнүләрен чорга хас булган соцреализм кануннары үз идеяләре ягына борса, икенче яктан, шәхси тормышындагы авырлыклар да аның иҗатына йогынты ясамый калмый. Ләкин шагыйрь авырлыкларны җиңә алды, чын мәгънәсендә новатор, чын талант иясе буларак танылды.
1. Такташ Һ. Шигырьләр һәм поэмалар.3 томда. 1 том. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980, 1 том.
2. Такташ Һ. Әсәрләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1950.
3. Такташ Һ. Мәхәббәт дәресләре. – Казан: тат. кит. нәшр., 2007.
4. Такташ Һ. Әсәрләр, 1 том – Казан: Тат. кит. нәшр., 1950.
5. Такташ Һ. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976.
6. Такташ Һ. Пьесалар. Хикәяләр. Мәкаләләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1953.
II.
7. Ахунов Г. Язучы һәм заман // Казан утлары – 1967, – №5.
8. Әдәбият белеме сүзлеге /Төз. А. Г. Әхмадуллин/. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.
9. Әминев Ф. Г., Әдһәмова Г. М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1986.
10. Әхмадуллин А. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары: 5-11 сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2005.
11. Байрон Д. Г. Стихотворения, поэмы, драматургия. Пер. с англ. (Коментарии О. Дорофеева). – М.: “Рипол Классик”, 1996.
12. Батулла Р. Такташ: Истәлекләр, шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001.
13. Бахтин М. М. Эстетика словесного творчества. – М.: Просвещение, 1994.
14. Беленький Г.И. Приобщение к искусству слова. – М.: Просвещение,1990.
15. Белинский В. Г. Полное собрание сочинений. Т. 4. М., 1954.
16. Галиуллин Т. Бизмәндә – шигъри роман. // Казан утлары. – 2005. - №11. – 101б.
17. Блок А. Лирика. – М.: Правда, 1985.
18. Богданова О.Ю., Леонов С.А., Чертов В.Ф. Теория и методика обучения литературе. М., 2007.
19. Бурнаш Ф. Әдәбият һәм сәнгать турында.// Казан утлары. – 1967, - №8 – 113б.
20. Гали Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1958.
21. Галимуллин Ф. Әдәбият: Урта мәктәпнең 11 сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1995.
22. Галимуллин Ф. Әле без туганчы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001.
23. Галиуллин Т. Социалистик реализм юлыннан // Казан, 1977.
24. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.
25. Галиуллин Т. Яңа үрләр яулаганда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1972.
26. Гинзбург Л. О лирике. – М.: Интрада, 1997.
27. Голубков В.В. Методика преподавания литературы. – М.,1962.
28. Госман Х. Һ. Такташ. – Казан: Татгосиздат, 1953.
29. Гуляев Н. А. Теория литературы в связи с проблемами эстетики. – М., 1970.
30. Гыйльманов Г. Образ. Символ. Рухи кодлар.// Казан утлары. – 1999, – №4 – 143б.
31. Днепров В. Проблемы реализма. – М., 1960.
32. Дәрдмәнд. Агарган кыл.Шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999.
33. Дронина Т. В., Францова Н. В. Анализ стихотворения: учебное пособие. – М.: Экзамен, 2009.
34. Заһидуллина Д. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.
35. Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
36. Заһидуллина Д. Ф., Ибраһимов М. И., Әминева В. Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.
37. Литературные манифесты заподноевропейских романтиков. – М., 1980.
38. Лихачев Д. С. Внутренний мир художественного произведения // Вопросы литературы. – 1968, – №8.
39. Лотман М. Ю. Анализ поэтического текста. – Ленинград: Просвещение, 1972.
40. Мамин М. Һади Такташ поэзиясе. – Казан: Татгосиздат., 1952.
41. Маннур Ш. Безнең поэзия турында уйланулар // Совет әдәбияты – 1941, – №5/6. – 84-85б.
42. Миңнуллин Ф. Якты юллар сызып // Казан утлары. – 1967, – №10.
43. Мусин Ф. Тарих һәм заман. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.
44. Нуруллин И. З. Әдәбият теориясе. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1977.
45. Плеханов Г. В. Искусство и литература. – М., 1948.
46. Тарановский К. Ф. О поэзии и поэтике. – М.: Просвещение, 2000.
47. Татар әдәбияты тарихы 6 томда. Т. 5 – Казан: Раннур, 2001.
48. Татарский энциклопедический словарь / Ред. М. Х. Хасанов/. – Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
49. Тимофеев Л. И. Основы теории литературы. – М.: Просвещение, 1959.
50. Тынянов Ю. М. Проблема стихотворного языка: Статьи. М., 1965.
51. Фатыйхова М. “Канга батты кулларым.”.// Казан утлары. – 1999, – №7 – 171б.
52. Хабутдинова М. М. Проблема личности в творчестве Х. Такташа / автореферат/. – Казань, 2001.
53. Хализев В. Е. Теория литературы. – М.: Высш. шк., 2007.
54. Халит Г. Шагыйрь, чор, герой. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1971.
55. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе – Казан: Раннур 2002.
56. Хатипов Ф. М., Галимуллин Ф. Г. 11нче сыйныф укучылары өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф,1997.
57. Хатипов Ф. М., Галимуллин Ф. Г. 7нче сыйныф укучылары өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф,1997.
58. Храпченко М. Б. Творческая индивидуальность писателя и развитие литературы. – М., 1972.
59. Хәйри Х. Һади Такташ (Иҗат һәм тормыш юлы). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.
60. Галимуллин Ф. Шагыйрьне ачу юлында: Һ. Такташның 3нче томына бәяләмә// Социалистик Татарстан. – 1984. – 29 март.
61. Шәйдуллин С. Романтик герой эзеннән // Казан утлары – 1973, – №3.
62. Эйхенбаум Б. М. Статьи о Лермонтове М. – Л., 1961
Тема: | «Романтизм в поэзии х. такташа» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 63 | |
Цена: | 1900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Двоемирие в поэзии Высоцкого
Дипломная работа:
Библейские мотивы в творчестве м. волошина: литературоведческий и методический аспекты изучения в школе
Дипломная работа:
Модерн в архитектуре Европы и России XIX-XX вв.
Курсовая работа:
Война в поэзии Ю. Друниной и В. Высоцкого.