Курсовая работа
«Проблема счастья в творчестве зифы кадыровой»
- 21 страниц
Кереш 3
1. Зифа Кадырова һәм татар әдәбияты
1.1. Язучының тормышы һәм иҗат юлы 5
1.2. Зифа Кадырова иҗатының гомуми үзенчәлекләре 7
2. Зифа Кадырова иҗатында бәхет темасы
2.1. «Бәхет» турында төшенчә 11
2.2. Зифа Кадырова әсәрләрендә бәхет проблемасы һәм аның чишелеше 13
Йомгак 17
Файдаланылган әдәбият исемлеге 19
Ни син, бәхет?
Бер мине генә мени
Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.
Гомер буе бер таң көткән кеше,
Гомер буе аңа таң атмаган.
(И.Иксанова)
Тормыш һәм бәхет, аерылгысыз ике төшенчә. Нәрсә соң ул бәхет? Бу гомерлек сорау. Аңа җавап эзләп карамаган кеше юктыр. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый, шуңа күрә аның соравы җавабына караганда да мөһимрәк. Мондый сорауларны үз-үзебезгә биреп, тормышның, җир йөзендә яшәвебезнең мәгънәсенә төшенергә телибез, мөгаен.
Атаклы фәлсәфәчеләрнең акыллы фикерләрен, шагыйрьләрнең шигырь өзекләрен мисал итеп китерергә, аның белән ризалашырга яисә кире кагырга була. Кирәкле төшенчә табырга һәм башкаларны шуңа төшендерергә була. Бәхетне эзләп табырга, югалтырга мөмкин.
Яшәү никадәр дәвам итә, бәхет төшенчәсе дә шулкадәр вакыт яшәячәк. Билгеле ки, ул үз сыйфатларын, формаларын, яшәү дәверләрендә үзгәртәчәк, ләкин асылларын югалтмаячак. Бәхет турында булган фикерләрен өлкән буын яшәеш нигезләреннән, тәҗрибәдән чыгып йөртсә, сабый бала бәхетне бөтенләй икенче төрле аңлый. Һавадагы көләч кояш та, бергә туп уйнаган иптәш тә, һәрчак яныңда булган әниең дә - бәхет чыганаклары.
Бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышындагы роле турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән: Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф", Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр", Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр", Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме", Фоат Садриевның "Бәхетсезләр бәхете" һәм Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” һәм башкалар.
Зифа Кадырова татар әдәбиятына үзенең гадилеге, балаларга хас самимилеге, укучы күңеленең иң тирәнтен хисләрен дә тибрәндерерлек көче белән килеп керде. Аның әсәрләрен кулдан-кулга күчереп, атналар буена китапханәгә янә кайтканын көтеп, елый-елый укыдылар.
Хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән яралы язмышлар, шатлыгын да, газабын да үзенә сыендырган мәхәббәт – Зифа Кадырова әсәрләрендә әнә шул темалар чагыла. Зифа Кадырова әсәрләрендә чагылган иң төп мотивларның берсе – бәхет категориясе һәм аның чишелеше.
Әлеге хезмәтебезнең максаты итеп, Зифа Кадырова иҗатында бәхет темасын өйрәнүне алдык. Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар калкып чыкты:
1. Зифа Кадырованың тормыш юлын һәм иҗатын карап үтү
2. «Бәхет» төшенчәсе турында терминологик аппарат туплау;
3. Зифа Кадырова әсәрләрендә бәхет темасының чагылышын тикшерү;
Тикшерү объекты: Татар әдәбиятында “бәхет” төшенчәсе һәм аның чишелеше.
Тикшерү предметы: Зифа Кадырова иҗатында бәхет проблемасының бирелеше.
Эзләнү методлары:
1. Табылган материалларны, матбугат басмаларын, матур әдәбиятны җентекләп тикшерү, өйрәнү.
2. Фәнни-эзләнү эшен язу рәвешендә, мәгълүматларны йомгаклау, анализлау.
Курс эшенең структурасы. Түбәндәге эш керештән, ике төп бүлектән, йомгактан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. Курс эше татар теле укытучыларына, Югары һәм Урта белем талипларына, мәктәп укучыларына һәм татар теле белән кызыксынган, телне камилләштерергә, тирәнтен өйрәнергә тырышкан барлык кешеләргә кызыклы булачак.
1. ЗИФА КАДЫРОВА һәМ ТАТАР әДәБИЯТЫ
1.1. Язучының тормышы һәм иҗат юлы
Кыска гына вакыт аралыгында “Сагынырсың — мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа Кадырова әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.
Кадыйр Сибгатуллинның: “Җырчы да, шагыйрь дә булма ди, монда ту, монда үс, яшә дә!” дигән шигъри юлларыннан башлыйк әле. Башкортостанның күз явын алырлык табигате — чылтырап аккан тау чишмәләре, сер-тылсым тулы куе урманнары уртасында яшә дә, язучы булма ди. Зифа Кадырова Башкортостанның Учалы районы Ахун авылында туа.
“Тау битендә генә каенлык, җәй көне иртән торуга чәй эчәргә шуннан каен җиләге җыеп төшәбез. Ул урманы, буасы… Печәнлегебез дә гел чиялектән, җиләклектән тора. Хәтерлим әле, печән чапканда әнием җирдән сәнәк белән генә чокып, кәрәзле бал — шөпшә балы ала иде. Үземне белгәннән бирле иртә яздан чыгып китә, ничәмә-ничә тау бар, барысын да барлап кайта идем. Кайда умырзая чыккан, кайда кар суы җыелып ята — берсе дә калмый” – ди Зифа Кадырова.
Бишенче сыйныфтан соң ук җәйге каникулда ел саен колхозда сыерлар саудым. Миңа җиде яшь чагында әти белән әни аерылыштылар. Ике өй аша гына бер урамда яшәдек. Әти яшь хатын белән тора башлагач та гел аралаша идек. Гадения апа әти вафат булгач та әни янына килеп, хәл-әхвәл белеп йөрде. Югыйсә, көндәшләр булырга тиеш иде бит алар. Никадәр сабырлык, зирәк акыл булган бу ике авыл хатынында! Болар барысы да әсәрләремдә чагылмый калмады, әлбәттә», – дип искә ала. Зифа Әбделвәли кызы Кадырова.
Ахун авылында унынчы классны тәмамлагач, Учалыга музыка училищесына укырга керә. Тик озак та вакыт үтми, күңеле талпынган кыз, дөрес юлдан бармавын аңлап, музыка училищесын ташлап балалар бакчасына юллана, уңышлы гына эшли башлый.
Кызларның кайсы кая таралыша башлагач, мин дә комсомол юлламасы белән Чаллыга китеп бардым. Маляр булып та эшләдем, диспетчер булып та утырдым, кондуктор да булдым, - дип искә ала ул.
Заводта кыскартулар башлангач, эшсез калган чаклары да була. Хәзер дә ул – төзелештә, ирләр бригадасында бердәнбер хатын-кыз монтер, җир астыннан кабельләр суза. Ир-егетләр эшен башкаручы бу ханымның халык шулай егылып укырдай тормышчан, гыйбрәтле язмышлы әсәрләр иҗат итүе гаҗәп тә, серле дә кебек. Югары белем дә алмаган, яшьтән дә бернәрсә дә язмаган З. Кадырова кулына каләмне 48 яшендә генә ала.
Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова бер дә көтмәгәндә үзенең өч китабы белән ("Язмыш сынавы", "Сагынырсың - мин булмам", "Көтеп узган гомер") әдәбият мәйданына дәррәү килеп кереп, китап сөючеләрнең мәхәббәтен яулап өлгерде.
Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә. Тугыз ел эчендә биш китабы дөнья күрде, дүртесе республиканың «Ел китабы» конкурсында җиңде.
Бер тында укып чыгыла торган Зифа Кадырованың повестьләре үз укучыларын, әллә нинди санап бетергесез, тойгылар диңгезендә йөзәргә мәҗбүр итте.
Зифа ханым тарафыннан иҗат ителгән: “Көтеп узган гомер”, “Язмыш сынавы”, “Сагынырсың мин булмам” повестьләре өлкән яшьтәгеләр өчен үткәннәргә анализ ясау, яшь буынга чын мәхәббәт хисләренә тап төшерми саклау, ата-анага карата кадер-хөрмәт кебек сыйфатларны чагылдырган тырышкан автор, югары нокталарда. Язучы иң үзәккә кешеләр язмышын, аларның рухи дөньясын куйган.
Әсәрләренең сәнгатьчә эшләнешендәге төп үзенчәлекләреннән берсе –геройларының эчке дөньясын тулы ачып бирү. Рухи кичерешләрне автор тәэсирле итеп, төгәл сүзләр һәм образлар ярдәмендә чагылдыра.
“Иҗат — ул каты күңеллеләрнең күңелен эретергә тырышу”, — дигән күренекле шагыйрь Рәзил Вәлиев. Зифа Кадыйрованың әсәрләре күңелләрне эретеп кенә калмый, үткән тормыш юлыңа борылып карарга, уйланырга, кылган гамәлләргә нәтиҗә ясарга этәрә.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, Зифа Кадырованы һич тә арттырмыйча бәхет җырчысы, дип атарга мөмкин. Аның элекке «сукбайлары», кайгы утында янучылары, газап-җәфа эчендә кешелеклелек сыйфатын, матурлык, мәхәббәт хисләрен саф саклый белгән якты романтика белән тулы геройлары да чынында бәхет эзләүчеләр, киләчәк яктыга ышанучы, өмет белән яшәүчеләр бит. Аларда халкыбызның иң нечкә күңелләре, бөтен милли үзенчәлекләре белән, психологик яктан гаять тирән мәгънәле итеп чагылып калган.
1. Бәхеткәем синдә генә. // Гаилә. - 13.04.2012. - № 66-67
2. Ермолаева К. “Бәхеткә юл кайдан?” “Зәй офыклары” URL:http://zai**k-rt.ru/news/yaңalyiklar/bkhetk-yul-kaydan
3. Замалетдинов Р.Р. и др. Татарская лингвокультурология: концепты духовного мира человека / Р.Р.Замалетдинов, Г.Ф.Замалетдинова, Р.С.Нурмухаметова, З.А.Мотыгуллина, Р.Р.Данилова, А.Ш.Василова, Р.Р.Закирова, Ф.Р.Сибгаева, Ф.Х.Габдрахманова / Под ред. проф. Р.Р.Замалетдинова. – Казань: ИПК “Бриг”, 2011. – 300 с.
4. Заһидуллина Д.Ф. Символизмны яңартып / Д.Заһидуллина // Мәйдан. - 2005. - №2. - 37 б.
5. Зифа Кадырова: “Кешедә начарлык күрә белмим” URL:https://www.liv**ib.ru/author/728717-zifa-kadyrova
6. Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы» повесте буенча куелган спектакльне ирләр дә елый-елый карады. “Шәһри Казан” URL:http://shahr**azan.ru/news/mәdәniyat/zifa-kadyiyrovanyi-yazmyish-syinavyi-poveste-buenc
7. Җәлилова Г. Зифа Кадыйрова: «Минем көчем – көчсезлегемдә». “Шәһри Казан”. URL:http://tatar-con**ess.org/yanalyklar/zifa-kadyyrova/
8. Иң популяр татар язучысы Зифа Кадырова: язучылар бөеклеккә омтылган әсәрләр иҗат итә, ә мин бөек нәрсәләр турында яза алмыйм инде. http://inte**at.tatar/madaniyat/i-populyar-tatar-yazuchysy-zifa-kadyyrova-yazuchylar-b-eklekk-omtylgan-s-rl-r-i-at-it-min-b-ek-n-rs-/
9. Нигъмәтҗан Э. Зифа Кадыйрова: “Изге гамәлләрнең нур булып кайтуына ышанам”. Электрон сылтама: URL:http://ya**rysh.ru/зифа-кадыйрова-изге-гамәлләрнең-ну/
10. Равил Һади. Дингә бер караш // Идель. – 2002. - №1.
11. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Матбугат йорты, 2005. – 848 б.
12. Урманче Ф. И. Татар мифологиясе: Энциклопедик сүзлек. Т. II. Казан: Мәгариф, 2009. – 360 б.
13. Хөснетдинов Р.М., Сәфәров Р.Т., Бәдертдинова Л.Ш. XXI гасыр фәне: Филология һәм сәнгать белеме мәсьәләләре. – 6 нчы чыгарылыш: Яшь галимнәр һәм аспирантларның Халыкара фәнни конференциясе материаллары (Казан, 18 май, 2012 ел) / Р.М.Хөснетдинов, Р.Т.Сәфәров, Л.Ш.Бәдертдинова. – Казан, 2012. – 292 б.
14. Хуснуллина З. Антропонимнарга нигезләнеп барлыкка килгән татар фамилияләре // Гасырлар авазы. – 2009. - №1. 59-63 б.
Тема: | «Проблема счастья в творчестве зифы кадыровой» | |
Раздел: | Литература и лингвистика | |
Тип: | Курсовая работа | |
Страниц: | 21 | |
Цена: | 1200 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Библейские мотивы в творчестве м. волошина: литературоведческий и методический аспекты изучения в школе
Курсовая работа:
Древняя Русь в творчестве Н.К. Рериха
Дипломная работа:
«мысль семейная» в осмыслении л.н. толстого и с.а. толстой
Дипломная работа:
Образ человека на войне в творчестве Э. Хемингуэя
Дипломная работа:
Праведность и плутовство в рассказах Н.С. Лескова: культурологический и методический аспекты изучения