Дипломная работа

«Ономастика фәне һәм аның тармаклары. Татар диалектлар системасында тепекәй сөйләше»

  • 82 страниц
Содержание

Кереш.3

Беренче бүлек

Ономастика фәне һәм аның тармаклары.10

§ 1. Ономастика – тел белеменең мөстәкыйль тармагы.10

§ 2. Халык географик терминологиясе турында төшенчә.16

§ 3. Татар ономастикасы тарихына кыскача күзәтү. 19

Икенче бүлек

Татар диалектлар системасында тепекәй сөйләше.25

Өченче бүлек

Тепекәй сөйләше зонасында топонимик система.45

§ 1. Тепекәй сөйләше зонасында үзенчәлекле

топонимик терминнар.45

§ 2. Тепекәй сөйләше зонасында топонимик берәмлекләр.46

3.2.1. Ойконимнар.46

3.2.2. Гидронимнар.56

3.2.3. Оронимнар.67

3.2.4. Микротопонимнар.73

Йомгак.75

Библиография.77

Введение

Ономастика – ялгызлык атамаларны, ягъни топоним, гидроним, антропоним, этнонимнарны һ.б. өйрәнә торган тел гыйлеменең мөстәкыйль тармагы. Географик терминнар (атамалар) ономастиканың аерылгысыз өлеше һәм телнең лексик системасының специфик өлкәсе буларак күптөрле һәм кыйммәтле лингвистик, этнографик һәм тарихи-географик мәгълүмат бирә. Э.М. Мурзаев, үзенең бар гомерен топонимнарны һәм халык телендәге географик терминнарны өйрәнүгә багышлаган галим, болай язган: «Географические названия вызывают глубочайший интерес не только у ученых, в первую очередь языковедов, историков, географов, но и у каждого любознательного человека. Совокупность географических названий, или топонимия, – народное творчество, создаваемое веками, а иногда и тысячелетиями. Искусственных книжных имен в процентном отношении очень мало» [Мурзаев 1984, 322]. Рус ономасты В.А. Никонов географик терминнарның мәгълүмати эчтәлегенә зур бәя бирә. Ул болай дигән: «.подчас географические названия – единственное эхо умолкшего языка, исчезли народы, забыт язык, в прахе мощные сооружения, а хрупкое слово названия оказалось прочнее гранита» [Никонов 1974, 9].

Топонимнарның уникаль мәгълүмати мөмкинлеге бар дөнья галимнәренең игътибарын үзенә җәлеп итеп торган, һәм бу бүген дә шулай. Ялгызлык атамаларын ныклы өйрәнү XX гасырның 20–30 елларында башлана – бу чорда чит илдә ономастика фәне интенсив үсеш ала. Лингвистик энциклопедик сүзлектә I Халыкара ономастик конгресс (1930) Франциядә А. Доза инициативасы белән оештырылган дип билгеләнә (1985 елга чаклы 15 конгресс үтә).

1949 елда Бельгиядә ЮНЕСКО каршында Халыкара ономастика комитеты төзелә. Комитет «Onoma» исемле журнал чыгара башлый (1950), анда ономастика буенча тикшеренү нәтиҗәләре белән бергә яңа фән өлкәсе буенча тулы библиография дә бастырыла. Топонимик тикшеренүләр Болгария, Германия, Польша, Чехия, Словакия (элекке БХР, ГДР, ПХР, Чехословакии, ЮСФР) һ.б. бик күп Көнчыгыш Европа илләрендә зур үсеш ала. Көнбатыш Европа илләрендә (Франция, Бөек Британия, Нидерландия һ.б.) ономастика тел гыйлеменең мөстәкыйль тармагы буларак формалаша.

3 елга бер тапкыр ономастика фәннәре конгрессы уздырыла, аларда топонимика мәсьәләләре өстенлек итә. Топонимика буенча тикшеренүләр "Beitrage zur Namen forschung" (ФРГ), "Names" (США) һ.б. журналларда урын ала [Гарипова 1998, 347, 516].

XVII конгресс 1990 елның13-18 августында Финляндиянең башкаласы Хельсинки шәһәрендә уза.

Ономастика чит ил һәм безнең ил галимнәренең тикшеренүләр нигезендә зур үсеш ала (В.А. Никонов, 1965; А.И. Попов, 1965; В.А. Жучкевич, 1968, 1980; Е.М. Поспелов, 1971; А.В. Суперанская, 1973, 1990; И.Г. Добродомов, 1966, 1976, 1984; В.П. Нерознак, 1983; Г.П. Смолицкая, М.В. Горбаневский, 1983; А.К. Матвеев, 1984, 1986; О.Т. Молчанова, 1979, 1982; Н.В. Подольская, 1988; Р.А. Агеева, 1990; О.П. Воронцова, И.С. Галкин, 2002 һ.б.).

Төрки-татар ономастикасы мәсьәләләре Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, К. Туйкә, А.Б. Булатов, Г.В. Юсупов, А.Х. Халиков, Ф.С. Фасеев, И.А. Абдуллин, М.З. Зәкиев, Ф.С. Хакимҗанов һ.б. хезмәтләрендә урын алды. Татар ономастикасын мөстәкыйль тел белеме тармагы буларак үстерүгә Г.Ф. Саттаров, М.И. Әхмәтҗанов, Ф.Г. Гарипова, Л.Ш. Арсланов, А.Г. Шәйхулов, Х.Ч. Алишина һ.б. өлеше бәяләп бетергесез. Аларның хезмәтләре татар ономастикасын тулы фәнни система буларак күзалларга мөмкинлек бирә, аңа теоретик һәм практик нигез сала һәм яшь буын галимннәрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Бу чорда казан лингвистик мәктәбенең бер юнәлеше буларак татар ономастика мәктәбе барлыкка килде дип белдерергә тулы хокук бар, югарыда аталган татар галимнәренең хезмәтләре дөньяви ономастиканы баетты һәм тулыландырды.

ХХ гасырның азагында татар ономастикасында аеруча нык җанлану күзәтелде. Бу чорда Г.Ф. Саттаров, М.И. Әхмәтҗанов, Ф.Г. Гарипова, Л.Ш. Арсланов, Х.Ч. Алишина һ.б. шәкертләре үзләре үк галим буларак үсеп җитеште һәм татар ономастикасының киләчәге алар кулына күчте. Бу үзе үк татар ономастикасының үсешенә өр-яңа сулыш өстәде. Яшь буын галимннәрдән төрки-татар ономастикасына З.Ф. Әхәтова, Г.Р. Галиуллина, Р.Х. Гаррапова, А.Р. Биктимерова, Р.И. Хәҗиев, В.М. Гарипова-Хәсәншина, Г.Ф. Тимканова, Г.Х. Зиннәтуллина һ.б. өлеш керттеләр.

Көньяк Урал топонимик системасы берничә гасыр дәвамында катлаулы географик, тарихи һәм лингвистик шартларда формалашкан. Бу төбәк бик борынгы чорларда ук кардәш һәм кардәш булмаган халыкларның даими бәйләнешләре, бәрелешләре һәм үзара йогынтысы җирлеге булып торган. Һәрбер миграция дулкыны монда үз топонимик, бигрәк тә гидронимик катламын калдырган. Бу катламнарны бүген ономастик тикшеренүләр нигезендә күтәреп була, аларның нинди халыкларга карганлыгын ачыклу мөмкинлеге туа.

Төбәкчелек ономасиологик системасын тикшергәндә җирле халык теле материалыннан файдалану иң отышлы санала. Халык сөйләшендә җирле географик атамалар урын ала, аларның этимологиясе аңлатыла. Халык авыз иҗаты да бу яктан ярдәмгә килә. Халык сөйләшендә җирле географик терминологияне ачыклау эше бу җәһәттән беренче адым булып тора.

Башкортостан Республикасының көньягы төрле халыкларның тупланып яшәү урыны. Алар бүген төрки, фин-угор һәм славян телләрендә сөйләшә. Төрле тел гаиләләренә караган бу халыкларның телендә җирле үзенчәлекләр дә чагыла. Географик терминнар – алар тарихи һәйкәлләр. Шуңа мондый атамаларда бу төбәктә яшәүче халыкларның тормышы, көн-күреш һәм гореф-гадәтләре, фикер-уйлары чагылыш ала. Бу топонимик атамалар вакытында һәм сакчыл язып алынса, аларга дөрес аңлатма бирелсә фән өчен бик кыйммәтле һәм бай мәгълүмат саклана, чөнки топонимик атамалар – алар тел законнары буенча үсеш алган ялгызлык исемнәр. Димәк, топонимик система мәсьәләләрен фәнни өйрәнү һәм дөрес хәл итүгә кайбер гомум фәнни тел проблемларын күзалларга мөмкинлек бирә. Бу яктан караганда диплом эше темасы бик актуаль булып тора.

Башкортостан Республикасының көньяк төбәгендә, конкрет алганда Гафури, Ишимбай һәм өлешчә Стәрлетамак районнарында Җигән елгасысының ике як ярына урынашкан бертөркем авылларда татарлар яшиләр. Аларның җирле телен татар диалектлар системасында урта диалектның мөстәкыйль бер сөйләше – тепекәй сөйләше дип карала. Бу сөйләш вәкилләре телендә үзенчәлекле җирле географик терминнар кулланыла. Тепекәй сөйләшенең тел үзенчәлекләре татар диалектологиясендә һәм бу сөйләш вәкилләре яшәүче төбәк ономастикасы туган якның тарихы белән кызыксынучыларның хезмәтләрендә билгеле дәрәҗәдә тикшерелсә дә, җирле географик терминнар бүгенгә чаклы махсус комплекслы тикшеренү объекты булмаган әле. Бу диплом эшенең яңалыгын билгели.

Тепекәй сөйләше вәкилләре телендәге региональ топонимик терминологиясен барлау һәм бу лингвистик берәмлекләрне системага салып тикшерү гомум татар халык географик терминологиясен тулыландырырга ярдәм итә, бу төбәктә яшәүче татарларның башка халыклар белән аралашу һәм үзара йогынты ясау үзенчәлекләренең лингвистик һәм экстралингвистик характерен ачыкларга мөмкинлек бирә. Төбәк бик борынгы чорларда ук бу регионда барган төрле этник бәйләнешләрнең кечкенә көзгесе-моделе була алу ягыннан отышлы, чөнки тепекәй сөйләше вәкилләре яшәгән җирлек элек тә, бүген дә төрле милләт-тел вәкилләренең этно-лингвистик аралашу зонасы булып тора. Бу яктан ул галимннәрнең игътибарын даими һәм күптән үзенә тартып торса да, элегә чаклы махсус күпьяклы, системалы ономастлар тарафыннан тикшерелмәгән.

Ономастик материалны кичектергесез, фронталь туплау һәм системалаштыру җирле географик терминологияне, бай топонимик материалны белүче олы буын вәкилләренең көннән-көн азая баруы, яшьләрнең төбәк тарихы, этно-лингвистик материалы белән аз кызыксынуы белән дә аңлатыла. Төбәк тарихын һәм халык авыз иҗатының иң яхшы үрнәкләрен яхшы белүче информаторлар бүген үк инде бик сирәк очрый, алар да мәгълүматны гадәт буенча телдән саклый, гүзәл үрнәкләр язма теркәлми кала бирә.

Чыгарылыш квалификацион (диплом) эшенең максаты Башкортостан Республикасының көньяк төбәгендә, конкрет алганда Гафури, Ишимбай һәм өлешчә Стәрлетамак районнарында Җигән елгасының ике як ярына урынашкан бертөркем татар авылларда яшәче тепекәй сөйләше вәкилләре телендә үзенчәлекле җирле географик терминнарны барлау, системалаштыру һәм студент фәнни эше дәрәҗәсендә анализлау.

Куелган максат түбәндәге бурычларны хәл итүне күз уңында тота:

– ономастика фәне турында гомуми мәгълүмат бирү, аның лингвистиканың мөстәкыйль тармагы булуын ассызлыклау, тармакларына күзәтү ясау, тел гыйлемендә тоткан урынын билгеләү;

– татар ономастикасының тарихына кыскача күзәтү ясау, үсеш юнәлешләрен күрсәтү, казанышларын барлау һәм көнүзәк проблемаларын ачыклау;

– татар диалектлар системасында тепекәй сөйләшенең урынына кыскача күзәтү ясау: бу сөйләшнең таралыш җирлеге, этно-лингвистик формалашу үзенчәлекләре; өйрәнү тарихы, аның буенча төп фәнни чыганаклар; тепекәй сөләшенең төп фонетик, лексик-грамматик үзенчәлекләре;

– төбәкнең җирле географик терминнарын барлау, топонимик материал туплау; тупланган топонимик материалны төркемләү һәм тарихи-лингвистик анализлау.

Чыгарылыш квалификацион (диплом) эшенә материал туплау өчен төп чыганаклар:

– ономастика, татар ономастикасы, татар диалектологиясе буенча фәнни-теоретик хезмәтләр, фәнни-практик һәм методик кулланма әсбаплар;

– «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (Казан, 1969, 1993), «Татар теленең зур диалектологик сүзлеге» (Казан, 2005), А.А. Камалов, Ф.Ү. Камалованың «Башкорт теленең тарихи-этимологик топонимик һүзлеге» (Өфө, 2007), «Словарь топонимов Республики Башкортостан» (Уфа, 2002), «Словарь топонимов Башкирской АССР» (Уфа, 1980), Э.М. Мурзаевның «Словарь народных географических терминов» (М., 1984), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (өч томда, Казан, 1977, 1979, 1981) һ.б. тарихи-лингвистик сүзлекләр, хезмәтләр;

– төбәк тарихына бәйле тарихи, географик, социаль-иктисади һәм туган якны өйрәнү чыганаклары;

– төрле язма-басма һәм сөйләмә халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар фольклоры буенча чыганаклар;

– Зәйнәб Биишева ис. Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе татар бүлеге студентларының диалектология һәм халык авыз иҗаты буенча җәйге практикалар вакытында тупланган кыр материаллары, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы каршында студентларның Көньяк Урал төрки, фин-угор һәм славян халыкларының рухи мәдәниятын өйрәнү фәнни лабораториясе фонды материаллары;

– Авторның Зәйнәб Биишева ис. Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә уку елларында (2005-2012) Гафури районында тепекәй сөйләше вәкилләре яшәүче татар авылларында кыр методы белән туплаган материаллар.

Тикшеренүнең төп метод һәм алымнары. Хезмәтнең теоретик һәм методологик нигезе булып хәзерге ономастика һәм диалектология, гомум лингвистика, тюркология, татар тел белеме казанышлары тора. Чыгарылыш квалификацион (диплом) эшеның максаты һәм бурычлары топонимик материалны комплекслы тикшерүне таләп итә. Бу хезмәттә төрле метод һәм алымнарны – тарихи, этимологик, семантик, структур-лингвистик, тарихи-чагыштырма, тиңләштермә, тасвирлама, статистик, картографик һ.б. – куллануны күз уңында тота.

Теоретик яссылыкта В.А. Никонов, О.Т. Молчанова, Э.М. Мурзаев, Н.А. Баскаков, М.З. Закиев, Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов, Г.Ф. Саттаров, Ф.Г. Гарипова, А.Г. Шәйхулов һ.б. күренекле галимнәрнең фәнни хезмәтләрендә эшләнгән фәнни-теоретик нигезләмәләренә, кагыйдә-күрсәтмәләргә таянабыз. Топонимик материалны анализлауда татар, кардәш төрки, гомумтөрки, кардәш булмаган халыкларның телләрендәге тәрҗемәи, аңлатмалы, диалектологик, этимологик и топонимик сүзлек, белешмә чыганаклар файдаланылды.

Чыгарылыш квалификацион (диплом) эшенең практик әһәмияте ирешелгән теоретик нәтиҗәләр һәм тупланган практик материалларның тепекәй сөйләше таралаган төбәк һәм күрше регион ономастикасын тагын да югары фәнни дәрәҗәдә тикшерү өчен нигез була алуында. Шулай ук хезмәтнең төп нәтиҗәләре Көньяк Урал ареалы топонимикасын өйрәнүне тирәнәйтү өчен файдаланыла ала.

Хезмәтнең практик материаллары мәктәптә һәм башка төрле уку йортларында ономастика һәм туган якны өйрәнү дәресләрендә, туган телне тирәнтен үзләштерүдә, уку-укыту әсбаплары төзүдә уңышлы кулланыла ала.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре Зәйнәб Биишева ис. Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе татар бүлегендә диалектология, халык авыз иҗаты һәм татар теле гамәли дәресләрендә, студентларның фәнни-практик конференцияләрендә чыгышларда апробацияләнде.

Фрагмент работы

Беренче бүлек

Ономастика фәне һәм аның тармаклары

§ 1. Ономастика – тел белеменең мөстәкыйль тармагы.

Ономастика – ул ялгызлык исемнәре турындагы фән. Аны ономатология дип тә йөртәләр. Ономастика термины грекча ὀνομαστική [о́номастикё] сүзеннән һәм «атамалар бирү осталыгы, сәнгате» дигән мәгънәне белдерә (ὄνομα [о́нома] – иcем, атама һәм λέγω [ли́го] – сайлау, сөйләү, хәбәр итү). Бу фән лингвистиканың мөстәкыйль тармагы һәм ялгызлык исемнәренең барлыкка килүен, телдә озак вакыт кулланылганлыктан үсеш–үзгәрешләр кичерү яисә аралашу нәтиҗәсендә башка телләрдән алыну үзенчәлекләрен тикшерә. Тар мәгънәдә ономастика – төрле типтагы ялгызлык исемнәр җыелмасы (ономастик лексика) [h**t://ru.wikipedia.org/wiki].

Ономасиологик тикшеренүләр төрле халыкларның күченү-миграция юлларын һәм элекке яшәү урыннарын, тел һәм мәдәни бәйләнешләрен, телләрнең бик борынгы халәтен һәм аларның диалектларының мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итә. Ялгызлык атамаларны тикшерү аларның саклануында һәм бирелешендә булган үзенчәлекле закончалыклары булуы белән бик зур әһәмияткә ия. Ялгызлык исем, үзенең социаль вазифасына (функциясенә) бәйле рәвештә – билгеле предметка индивидуальләштереп күрсәтү өчен хезмәт итүе белән – этимологик мәгънәсе бөтенләй билгесез булган яисә аңлашылмаган очракта да, ягъни шул ук телнең башка сүзләре белән тулысынча бөтенләй бәйләп булмаган чакта да, үз төп әһәмиятен саклый. Мәсәлән, төрки-скиф Дон, фин-угор Москва, Волга һ.б.

Ялгызлык исемнәр (ономастик берәмлекләр) билгеле телнең тарихындагы эволюцион күчешләр һәм революцион үзгәрешләр вакытында да үз ныклыкларын һәм яшәүчәнлекләрен саклап кала. Шуңа күрә теге яки бу атамага этимологик анализ ярдәмендә ул беренче барлыкка килгән телнең характерын, үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкинлек туа [h**t://ru.wikipedia.org/wiki].

Ялгызлык исемнәр бик борынгы чорлардан ук гади кешеләрнең һәм галимнәрнең игътибарын үзенәренә җәлеп иткән. Бүген язгызлык атамалар күптөрле фән өлкәләренең тикшеренү объекты булып тора – телчеләр, географлар, тарихчылар, этнографлар, психологлар, әдәбиятчылар алар белән кызыксына. Шулай да мондый берәмлекләр беренче чиратта лингвистлар тарафыннан ономастик лексика буларак җентекле тикшерелә, чөнки ялгызлык атамалар, нинди генә тере яисә тере булмаган тәбигатькә карамасын (кешегә, хайваннар дөньясына, йолдызларга, шәһәр-авылга, урам-тыкырыкка, елга-чишмәгә, китапка яисә коммерция фирмасына) – ул барыбер тел системасына караучы, тел законнары буенча барлыкка килүче һәм үзгәрүче, аның билгеле закончалыклары буенча яшәүче һәм кулланылучы сүз. Шуңа күрә дә бу төр сүзләрне өйрәнүче фән өлкәсе – ономастика – лингвистика фәненең мөстәкыйль тамагы булып тора.

Изге китапларда, борынгы легендаларда ялгызлык исемнәр иң беренче кешеләргә, алар яшәгән урыннарга, хайван-җанварларга һәм күк җисемнәренә бирелгән, дип әйтелә. Бу объектлар һәм аларның исемнәре борынгы кешенең ономастик пространствосын тулыландырган. Вакыт үтү белән бу аралык тулыланган, башка төр яңа объектлар исем алганнар.

Без яшәгән тирәлекне, дөньяны, чын мәгънәсендә исемнәр һәм атамалар дөньясы дип әйтеп була. Чөнки һәр бер реаль (һәм реаль булмаган) объектның үз исеме бар, я ул үз ялгызлык атамасына ия була ала. Бер үк вакытта кайбер атамалар шул чаклы борынгылар, аларны кеше үзеннән-үзе барлыкка килгән кеби кабул итә, чөнки аның авторы да, аерым очракта бу сүз кергән телдә сөйләшүче халык та билгесез.

Андый атамларның чын мәгънәсе бездән гасырлар пәрдәсе белән капланган. Мәсәлән, Уфа, Казан атамалары турында кемнәр генә һәм нинди генә фикерләр әйтмәгән. Дөньяда күпме диңгез-елга, ил-шәһәр, тау-таш, күк җисемнәре исемнәре үз серләрен әле булса ачмыйлар. Киресенчә, башка атамаларның мәгънәләре дә аңлашыла, аларның барлыкка килү вакытлары да билгеле. Гадәттә, алар яңа гына яисә күптән түгел барлыкка килгән, аларның авторлары да билгеле.

Мондый исем-атамаларның тарихы ономастика фәне белгечләренә күбесенчә таныш. Ләкин аларның да фикер-аң даирәләреннән яшеренгәннәре дә байтак. Ономастиканың чикләре киң. Шуңа күрә хәзерге ономастика комплекслы лингвистик фәнни дисциплина, аның үз тикшеренү методлары һәм алымнары бар.

Ономастик тикшеренүләрнең аспектлары күптөрле. Тасвирлама ономастика – ономастик тикшеренүләрнең объектив нигезен тәшкил итә, тупланган материалга гомумфилологик анализ ясый һәм аны лингвистик интерпретацияли. Теоретик ономастика – ономасиологик системага хас гомуми закончалыкларның үсешен һәм яшәешен тикшерә. Гамәли ономастика – исем бирү-тагу практикасы белән бәйле, исемнәрнең җанлы сөйләм телендә яисә язма телдә кулланылыш үзенчәлекләрен тикшерә, атау яисә исем бирү белән бәйле проблемаларны өйрәнә, картографларга, биографларга, библиографларга, юристларга гаммәви киңәшләр бирү, күрсәтмәләр эшләү белән шөгыльләнә. Әдәби ономастика – поэтиканы бүлеге, матур әдәбият әсәрләре, халык авыз иҗаты үрнәкләрендә әдәби ономастиканы өйрәнә. Тарихи ономастика – ялгызлык атамаларның барлыкка килү тарихын, исемнәрнең төрле эпоха, чор реалийларында чагылышын билгели. Этник ономастика – этнос һәм аларның төркемнәре, кабилә, халык атамларының барлыккка килүен, этнонимнарның башка төр атамалар (топоним, антропоним, зооним) белән үзара мөнәсәбәтен, этнонимнарның тел атамалары – лингвонимнар белән бәйләнешен тикшерә [h**t://w*w.onoma.newmail.r*/onomastika.htm].

Ономастиканың максат-бурычларына бәйле рәвештә, тикшерү материалына карап күптөрле гамәли эчтәлеге булган тармаклары бар.

Антропонимика кеше исемнәренә, фамилияләренә, кушаматларына һ.б. бәйле ялгызлык атамаларны тикшерә. Алар барсы да антропонимнар дип йөртелә (грекча anthropos – «кеше» һәм onyma – «исем»). Мәсәлән, Фәрит, Булат, Ләйсән, Бәширов, Сафин, Тыпыш, Олыколак, Кәкере һ.б. Патроним – атага, карт әтигә, баба һ.б. ир-атка нәселгә бәйле антропоним. Матроним – анага, карт әнигә, әбигә һ.б. нәселгә бәйле антропоним. Криптоним – яшерен исем, антропоним. Кайбер кушаматлар криптоним булып санала.

Топонимика (грекча topos – «урын», «урынчылык» һәм onyma – «исем») географик объектларның ялгызлык атамаларын тикшерә. Мәсәлән, Урал, Уфа, Казан, Идел, Чулман, Агыйдел һ.б. Топонимика узе үк берничә бүлектән тора. Макротопонимнар (грекча makros – «зур, topos – «урын», «урынчылык» һәм onyma – «исем») – зур географик объектларның атамаларын өйрәнә. Мәслән, ил яисә тарихи өлкә атамаларын: Аргентина, Себер, Саксония, Аквитания, Русь, Болгар, Кырым һ.б. Микротопонимнар (грекча mikros – «кече, бәләкәй», topos – «урын», «урынчылык» һәм onyma – «исем») – кече, бәләкәй географик объектларның атамаларын өйрәнә. Мәсәлән, кыр, ялан, көтүлек, кое, баткаклык, саз һ.б.

Топонимиканы вагырак төркемчекләргә бүлеп карау да бар.

Оронимнар (грекча oros – «тау» һәм onyma – «исем») – тау, кыя, оч, үзәнлек, тарлавык һ.б. җирле рельеф элементлары атамалары: Килиманджаро, Кордильеры, Урал. Спелеонимнар (грекча spēlaion – «мәгарә, тау куышы» һәм onyma – «исем») – мәмерҗә, мәгарә, тау куышы, тау тишеге, кое, упкын, төпсез чокыр атамлары: Крубера–Воронья мәгарәсе, Морадым мәгарәсе, Шүлгән таш мәгарәсе.

Гидронимы (грекча hydros – «су» һәм onyma – «исем») – океан, диңгез, елга, кул, буа, сусаклагыч һ.б. су окъектлары атамалары: Тын океаны, Обь елгасы, Чулман елгасы, Нократ елгасы, Караидел елгасы, Ладога күле, Байкал күле. Гидронимнар ягъни су объектлары үзләре үк төркменәргә бүленә. Мәсәлән, лимнонимнар – күл атамалары (Кандра күл, Якты күл һ.б.).

Дримонимнары (грекча drymos – «урман» һәм onyma – «исем») – урман яисә аның өлеше атамалары, куак исемнәре: Булон урманы, Вальдив урманнары.

Ойконимнар (грекча oikos – «йорт», oikēo – «тору, яшәү» һәм onyma – «исем») – торак пункт, шәһәр, авыл атамалары: Санкт–Петербург, Великие Луки, Алабуга, Әлмәт, Баулы, Туймазы, Кандра, Илеш, Гафури һ.б.

Урбанонимнар (грекча urbanus – «шәһәр» һәм onyma – «исем») – шәһәр урамнары, тыкрыклары, пропектлары, һәйкәлләр, театр, музей, кунакханә һ.б. атамалар: Ленин проспекты, Ибрагимов урамы һ.б. Урбанимнар үз чиратында кечерәк төркемчекләргә төркемләнә.

Годонимнар (грекча hodos – «улица» һәм onyma – «исем») – урам атамалары: Ходайбердин урамы, Артема урамы, Сакко и Ванцетти урамы, Татар урамы. Агоронимнар (грекча agora – «мәйдан» һәм onyma – «исем») – мәйдан атамалары: Кызыл мәйдан, Ленин мәйданы, Базар мәйданы.

Дромонимнар (грекча dromos – «хәрәкәт», «юл» һәм onyma – «исем») – юл атамлары: Төньяк тимер юлы, Комсомольск–на–Амуре тимер юлы.

Зоонимика – хайваннар дөньясына караган атамаларны өйрәнә. Мәсәлән, Мухтар, Буцефал, Ак җилкә, Кара борын.

Хрононимнар – вакыт арлагы берәмлекләре атамалары: Петр эпохасы, Җиңү көне, Яңа ел, Сигезенче март, Татяна көне.

Теонимнар – алла һ.б. мифик затлар исемнәре: Перун, Шива, Зевс.

Этнонимы – кабилә, халык, милләт атамаларын өйрәнә.

Космонимика – космик объектлар, галактика, йолдызлыкларны, планета атамаларын тикшерә: Үлчәү, Орион, Киек каз юлы. Астронимика – аерым күк объектлапры атамаларын өйрәнә: планета, комета, астероид һ.б.: Юпитер, Марс, Юпитер, Ай, Кояш, Венера.

Карабонимика (элек аны наутонимика һәм каронимика терминнары белән дә йөрткәннәр) – кораблей, судно, катер, көймә һ.б.: Аврора, Варяг.

Хрематонимики – материальной культура казанышлары атамалары: Орлов алмазы, Дюранадаль кылычы, Царь-пушка.

Эргонимика – кеше берләшмәлләре, коммерция оешмалары атамалары. Мәсәлән, эмпоронимнар – магазин, кибет исемнәре, фирмонимнар – фирма, оешма исемнәре.

Прагматонимика – товар, кешенең практик эшенә бәйле атамалар. Мәсәлән, арфюмонимнар – парфимерия, аромат атамалары, чоконимнар – названия шоколадной продукции («Кара-кум», «Бәхетле»).

Агионимика (грекча «изге» һәм onyma – «исем») – изге кеше-затларның атамалары: Иоанн Креститель, Илья-пророк, Мөхәммә пәйгамбәр, Гайса.

Эпоним (грекча eponimus, латинча heros – исем бирүче) – ходай, алла затыннан, реаль яисә легендар кеше, геройга бәйле исем алган географик объектлар (шәһәр, елга, тау, һ.б.). Мәсәлән, Плей – Экак улы исеменнән Пелия тавы, ягъни Охомен – шул исемдәге шәһәр), халык, кабилә яисә вакыт аралыгы, шулай ук уйлап табучы кеше исеменә бәйле атамалар [h**t://w*w.onoma.newmail.r*/onomastika.htm].

Ономастикага бәйле башка бик күптөрле терминар, махсус сүзләр дә кулланыла. Мәсәлән, астионим – шәһәр яисә авлылның ялгызлык исеме (Кострома).

Тел системасында ялгызлык атамалары сүз буларак үзенчәлекле урын алып тора. Без алар белән көн дә даими очрашабыз, аларга реаль кеше-зат, шәһәр-авыл, елга-күл кебек тә, кеше фантазиясе уйлап тапкан аерым предмет-объект атамалары кебек тә карыйбыз. Шуңа күп очракта кеше теге яки бу исем, фамилия, елга, күл, шәһәр, авыл һ.б. атамалары белән кызыксына, аланың килеп чыгышын белергә омтыла. Аларның мәгънәсен күп очракта аңлату бик кыен, чөнки ялгызлык атамаларының асылына төшенү, эчтәлеген аңлау кыен яисә мөмкин дә түгел.

Әйтергә кирәк, ономастика – бик күп фән өлкәләре белән тыгыз бәйләнештә тора: ул когнитив кырлы фән, тарих, культурология, краеведение, филология, археология һәм лингвистик дисциплиналар булган семантика һәм семиотика белән арадаш. Бүген ономастика тел белеменең бик әһәмиятле өлкәсе, комплекслы фәнни лингвистик дисциплина. Ул гомуми фәнни, гомуми тел һәм үз терминологик аппараты, үз тикшеренү метод алымнары, проблемалары белән коралланган фән өлкәсе. Ономастиканың тикшеренү объектының катлаулылыгы һәм күптөрлелеге аның меңдисөиплинар характерын билгели. Шуңа кайбер галимнәр (О.Н.Трубачев, В. Ташицкий, мәсәлән) аны гуманитар фәннәр, шулай ук Җир һәм Галәм турындагы фән өлкәләре белән тыгыз бәйләнешле мөстәкыйль фән өлкәсе итеп билгеләп, тел белеме составыннан чыгарырга тәкъдим дә итәләр [Гарипова 1998, 10].

Ничек кенә булмасын, нинди генә фәннәр белән тыгыз бәйләнештә тормасын, ономастика тел белменең мөстәкыйль тармагы булып санала, чөнки теләсә кайсы атама, теләсә кайсы исем – ул беренче чиратта сүз. Ә сүз тел системасы берәмлеге, аның законнарына ярашлы яши, җанлы сөйләмдә кулланыла, төрле үзгәрешләргә дучар була.

Ономастика дисциплинарара белем өлкәсе, аның нәтиҗәләре бик зур теоретик һәм практик әһәмияткә ия. Аның үсеше бик күп гуманитар фәннәр, шулай ук практик максатлы картагорафия, библиография кебек өлкәләргә дә йогынты ясый.

Ономастика тикшеренү объекты һәм максат-бурычларына ярашлы бик күп төркемнәргә, төркемчекләргә һәм бүлекләргә бүленә. Алар арасында ике зур бүлекне – антропонимиканы һәм топонимиканы күрсәтергә кирәк. Аның мәгълүматын бәяләп бетергесез, чөнки күп кенә очракта аның нәтиҗәләре, кеше исемнәре һәм географик атамалар тарихы вакыйгаларның бердән–бер шаһитлары һәм бердән-бер тарихи информция чыганаклары.

Шулай итеп, ономастика – лингвистиканың бик әһәмиятле һәм хәзерге заманда зур үсеш алган мөстәкыйль тармагы.

§ 2. Халык географик терминологиясе турында төшенчә.

Һәр фән өлкәсенең үз махсус терминологик системасы була. Бу яктан ономастика фәне дә читтә калмаган. Хезмәтнең беренче параграфында без ономастиканың кайбер терминнарын карап, аларга аңлатма биреп үттек. Чыгарылыш квалификацион (диплом) эшенең темасына бәйле «халык географик терминнары» сүз тезмәсе эчтәлегенә дә кагылып үтү сорала.

Халык географик терминнар русчага «народные географические термины» дип тәрҗемә ителә һәм үз эчтәлегенә географик номенклатур сүзләрне ала – ул ономастикага (топонимикага) караган ялгызлык исемнәрне түгел, ә гомум географик номенклатур, уртаклык сүзләр буларак күзаллана. Мондый сүзләр бар телләрдә дә күзәтелә, мәсәлән, татар телендә ялан, кыр, елга, тау, мәгарә, болын, ялан һ.б., рус телендә гора, хребет, долина, лощина, степь, тундра һ.б.

Рус халык географик терминологиясен өйрәнүнең тарихына бәйле кайбер фикерләрне әйтеп үтү максатка ярашлы булыр. Рус халык географик терминологиясен системага салу һәм сүзлектә бирү эше 1847 елда Я.В. Ханыков исеменә бәйле. Ул шул елны рус халык географик терминологиясе сүзлеген төзү эше кирәклеге мәсәләсен Рус географик җәмгыяте советына кертә. Аның тәкъдимен Н.И. Надеждин, Н.А Милютин хуплыйлар. Мәслән, Н.И. Надеждин болай ди: «В простом обыкновенном употреблении во всех краях и у всех народов находится много слов для обозначения географических объектов, т.е. вида, объема, состава, качества и вообще всех свойств местностей, коих исследованием занимается география» [Мурзаев 1984, 5]. Андый сүзләр арасында галим дол, суходол, буерак, гора, угор, холм, высь, курган, предместье, местечко, посад кебек сүзләрне күрсәтә.

Бу чорда Я.В. Ханыковның тәкъдиме тормышка ашмаса да, рус халык географик терминологиясе өлешчә булса да төрле сүзлекләрдә урын ала. Бу эш белән төрле вакытта Н.С. Щукин, П.Ф. Кузьмищев, В.И. Даль, Е.И. Ламанский, В.В. Ламанский, Л.С. Берг, П.Я. Черных, Н.И. Толстых, М.Ф. Розен, Э.А. Григорян, И.Я. Яшкин һ.б. галимнәр шөгыльләнә.

Иң билгеле тулы һәм бүген дә классик саналаган хезмәт – Э.Р. Мурзаевның «Словарь народных географических терминов». Галимнең бу сүзлеге уникаль, ул рус халык географик терминологиясен генә түгел, Советлар Союзында яшәүче бик күп халыкларның халык географик терминнарын системага салып бирә. Ул бигрәк тә фәнни терминологиягә аңлатма бирү һәм СССР халыкларының географик лексикасына тарихи–чагыштырма анализ ясау ягыннан отышлы. ХХ гасырда гына да сүзлек бик зур тиражлар белән берничә мәртәбә басылды.

Безнең диплом эшендә дә бу сүзлек бик актив кулланылды. Без сүзлекнең Мәскәүдә «Мысль» нәшриятендә 1984 елда басылган чыгарылышыннан файдаландык.

Татар халык географик терминологиясе татар ономастикасы буенча фәнни хезмәтләрдә урын алды. Бигрәк тә татар географик терминологиясен фәнни эшкәртүгә Г.Ф. Саттаров һәм Ф.Г. Гарипова зур өлеш кертте. Татар әдәби телдә һәм берникадәр матур әдәбият әсәрләрендә урын алган, кайбер җирле сөйләшләрдә кулланыла тогрган, ләкин пассив сүзлек составы сүзләре булган татар халык географик терминологиясе өч томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (өч томда, Казан, 1977, 1979, 1981) бирелә. Бу яктан бу сүзлек бик бай һәм әһәмиятле чыганак булып тора.

Татар халык географик терминнары төрле елларда басылган ике телле тәрҗемәи сүзлекләрдә дә урын ала.

«Татар теленең диалектологик сүзлеге» (Казан, 1969, 1993), «Татар теленең зур диалектологик сүзлеге» (Казан, 2005) безнең чыгарылыш квалификацион (диплом) эшенә материал туплау һәм анализлау өчен төп чыганаклар булды. Аларда бай материал урын ала. Бу бигрәктә «Татар теленең диалектологик сүзлеге»нең икенче чыгарылышына карый (Казан, 1993), чөнки анада тепекәй сөйләшенең лексик материалы урын алган. Халык географик терминнары нигездә җирле сөйләшләрдә саклана да инде. Мондый атамаларны туплау һәм тикшерү гомуми терминологик, шул исәптән географик терминологияне тулыландырырга ярдәм итә, халык теленң сүзлек составын баету чаганагы булып тора.

Халык географик терминнарының фәнни теримнология системасына күчү процессы өзлексез һәм бу бүгенге көндә дә дәвам итә. Кайбер очракларда алар географик объектларны, табигать күренешләрен, процессларны дөрес һәм төгәл характерларга мөмкинлек бирә.

Халык географик терминнары өзлексез һәм даими законлы рәвештә ялгызлык атамаларны – топонимнарны формалаштыруда актив катнаша. Җирле географик терминологиядә күп архаик сүзләр сакланган. Алар арасында шул сөйләш яки диалектта гына очрый торганнары да бар. Алар нигезендә телнең тарихи үсешен, тел контактларын, термин ареалын, мәгънәви үзгәрешләрне күзәтеп була.

§ 3. Татар ономастикасы тарихына кыскача күзәтү.

Төрки ономастика XX гасырның 40 нчы елларында формалаша башлый. Ләкин төрки-татар ономастикасы татар теле белмендә мөстәкыйль фән тармагы буларак тик 70 нче елларда гына үсеш ала.

XX гасырның 70 нчы елларыннан башлап бүгенге көнгәчә төрки-татар ономастикасы буенча бик күп монографик хезмәтләр, фәнни-теоретик характердагы аерым китаплар, җыетыклар басылды, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләр якланды. Аларда ономастик берәмлекләрне семантик һәм тематик классификацияләү мәсьәләре каралды, аларның структур типлары, ясалыш-төзелеш үзенчәлекләре, тононимнар ясалышында лексик-грамматик ысуллар билгеләнде, тел составы һәм этнолингвистик катламнар, фонетик процесслар ачыкланды, топонимиканың халык авыз иҗаты, этнография, тарих, география белән бәйләнеше тикшерелде, географик терминологиянең топосистемада урыны күрсәтелде, җирле географик атамларны транскрипцияләү һәм дөрес язу кагыйдәләре төзелде һ.б. бик күптөрле мәсьәләләр чишелде.

Тюрки-татар ономасиология озак гасырлар аралыгында һәм чал тарих вакыйгаларына бәйле барлыкка килде һәм ныгыды. Аның формалашуына этногенез һәм этник тарих үзенчәлекләре, татар халкы тормышындагы хәлиткеч социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни вакыйгалар йогынты ясады.

1970 елда Г.Ф. Саттаровның «Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики» китабы дөнья күрә. Автор бу хезмәтендә татар топонимикасы һәм антропонимикасы яралу, ныгу һәм үсеше тарихын яктырта. Бу өлкәдә галимнең озак еллар алып барган тикшеренүләре нәтиҗәсендә аның фундаменталь хезмәтләре барлыкка килә, аларда татар ономастикасының фәнни-теоретик нигезләре салына. Филология фәннәре докторы профессор Г.Ф. Саттаров казан ономастика мәктәбенә нигез салды дип әйтү хаклы булыр.

Г.Ф. Саттаров татар антропонимясен системалы тикшерә, аның төп үзенчәлекләрен ачыклый. Татар антропонимясенә галим бик күп хезмәтләрен багышлый, ул татар исемнәре (фамилияләре, кушаматлары) буенча бик кыймәттле бай материал тупланган сүзлекләр бастыра. Татар исемнәре дөньясын җентекләп өйрәнгән галим киң җәмәгатьчелеккә «Исемең матур, кемнәр куйган?», «Татар исемнәре ни сөйли?», «Атамалар дөньясына сәяхәт», «Татар исемнәре сүзлеге» китаплар, фәнни хезмәтләр аша яхшы таныш. Аның китаплары зур тиражлар белән чыгарыла һәм шактый кыйммәткә сатыла. Балага исем эзләгәндә бик күпләр шул хезмәтләргә таяна. Галим 15 меңнән артык татар исемен барлап, аларның мәгънәләрен ачыклаган.

Г.Ф. Саттаров бай фактик материал нигезендә тарихи-лингвистик апектта татар топонимиясен системалы-комплекслы метод белән беренчеләрдән булып тикшерә. Ул татар топонимиясен татар теленең, татар халкы тарихының, тарихи географиясенең, этнографиясенең һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булуын күрсәтә. Аның күпсанлы хезмәтләрендә татар тпонимиясенең этнолингвистик катламнары ачыклана, эзмә-эзлекле тәртиптә, җентекләп һәм күпьяклы (топонимика междисциплинар характерда булганлыктан. тарихи, этнографик, археологик, фольклор, географик һ.б. фән өлкәләре фактларын да файдаланып) мөһим топонимик категорияләр тикшерелә. Алар арасында татар халыкының гидронимик, гидрографик, орфографик, ойконимик, геоботаник, зоонимик терминнары һәм апелятивлары, күпсанлы татар географик атамалардан ясалган топонимнары – гидронимнар, ойконминар, оронимнар, микротопонимнар һәм татар телнең башка онимнары бар.

Галимнең хезмәтләрендә татар халык географик терминологиясенең структур-ясалыш үзенчәлекләренә, генезисына һәм стратиграфиясенә зур игътибар бирелә. Аның китапларыннын татар теленең тарихи лексикологиясе, терминологиясе һәм топонимикасы, лингвотарихы һәм этногенезы, этнографиясе, туган якның географиясе турында кыймәтле фәнни мәгълүмат алырга мөмкин [Саттаров 1998].

Шунысы мөһим, галимнең фәнни кызыксынуы Татартстан Республикасы җирлеге белән генә чикләнми, ул татарлар яшәшәгән бар төбәкләргә дә үтеп керә – үзе булмаса, бу эшне шәкертләре башкара. Ул 50 дән артык фән кандидаты, 8 фән докторы үзерләгән: аның эшен дәвам итүчеләр арасыннан Фирдәвес Гарипова, Флүрә Мәҗитова, Зифа Әхәтова, Миләүшә Вәлиева, Зилинә Хөснуллина һ.б. атарга мөмкин. Шәкертләре арасында Казахстаннан, Тывадан килүчеләр дә бар.

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты татар филологиясе кафедралары татар һәм төрки ономастиканы өйрәнү үзәгенә әверелде. ХХ гасырның согы чиреге һәм XXI гасыр башында КДУда (бүген – КФУда) бик күп кандидатлык (Е.Б. Акиндиков, Х.Ч. Алишина, З.Ф. Ахатова, Г.В. Косточаков, Н.А. Прманова, Р.И. Куряева, Г.Р. Галиуллина, Р.Х. Гаррапова, Р.И. Хаҗиева, А.Р. Биктимерова, В.М. Гарипова-Хәсәншина, Г.Ф. Тимканова, Г.Х. Зиннәтуллина һ.б.) һәм докторлык (Х.Ч. Алишина, Г.Р. Галиуллина һ.б.) диссертацияләр якланды.

Төрки-татар ономастикасын өйрәнү буенча Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты планлы эш алып бара. Бу фән йортында озак еллар татар ономастикасы өлкәсендә филология фәннәре докторы профессор Ф.Г. Гарипова уңышлы тикшеренүләр ясый. Ул үзенең фәнни хезмәтләре белән Татарстан Республикасы гидронимик системасын тикшерүгә зур өлеш кертә. Галимә ономастика фәнен популярлаштыручы, экологик проблемаларны кыю күтәрүче буларак та титаник эш башкара [19975, 1991, 1994, 1998 һ.б.]. Башкортстан татар ономастикасын тикшерүгә Стәрлетамак ДПА татар һәм чуваш филологиясен кафедрасы, Бөре ДСПА төрки һәм фин-угор филологиясе кафедрасы галимнәре дә зур өлеш кертә [Труды учёных 2010].

Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында ономастика буенча кандидатлык (Р.Х. Субаева, Ф.Г. Гарипова, З.А. Мухаева) һәм докторлык (Ф.Г. Гарипова) диссертацияләр якланды.

Төрки-татар ономастикасын өйрәнү эше татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә үсеш алды. Уфа бу эш А.Г. Шәйхулов һәм аның шәкертләре эшчәнлегенә бәйле. Филология фәннәре докторы профессор А.Г. Шәйхулов Башкорт дәүләт университетында татар филологиясе һәм мәдәнияты кафедрасын җитәкли, Идел-Урал этнолингвистик регионында яшәүче төрки, монгол, фин-угор һәм һинд-европа (славян) халыкларының рухи мәдәниятын өйрәнү лабораториясе мөдире. Ул Идел-Урал регионы антропонимиясе һәм топонимиясен тарихи-лингвистик аспектта тикшерүгә күп көч салган галим [1978, 1976].

Ульяновск өлкәсе төрки-татар ономастикасы Ульяновск дәүләт педагогия университеты татар бүлеге укытучысы Р.К. Садыкова тарафыннан тикшерелде. Ул 2003 елда Казанда «Историко-лингвистический анализ тюрко-татарской топонимии Ульяновской области Российской Федерации» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. Хезмәттә Ульяновск өлкәсе төрки-татар топонимикасы тикшерелә, топосистеманың формалашу үзенчәлекләре, этногенетик катламнары ачыклана, топоберәмлекләргә лексик-семантик, фонетик-грамматик һәм этимологик анализ ясала [h**t://w*w.dissercat.com/content/istoriko–lingvisticheskii–analiz–tyurko–tatarskoi–toponimii–ulyanovskoi–oblasti–rossiiskoi–f].

Себер-татар ономастикасы өйрәнү эше Төмән дәүләт университеты һәм Д.М. Менделеев ис. Тубыл дәүләт социаль-педагогика академиясе татар бүлекләрендә алып барыла. Ономасиологик тикшеренүләр, беренче чиратта, филология фәннәре докторы профессор Х.Ч. Алишина исеме белән бәйле. Ул

1992 елда Казан университетында «Говоры сибирских татар юга Тюменской области» дигән темага кандидатлык, 1999 елда «Историко-лингвистическое исследование ономастикона сибирских татар (на материале Тюменской области)» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

Х.Ч. Алишина 324 басма хезмәт авторы, аларның күбесе себер-татар ономастикасын өйрәнүгә багышланган. Бигрәк тә «Ономастика сибирских татар» исемле ике томлы фундаменталь монографиясе аерым игътибарга лаек (1999). Монография дөнья топонимикасында себер-татар ономастиконын комплекслы тарихы-лингвистик өйрәнүнең беренче тәҗрибәсе санала. Автор онимнарның семантикасын, сүзъясалышын, грамматикасын төрлесистемалы телләрнең күренешләрен гомумтөрки планда чагыштырып тикшерә. Хезмәттә ономастик берәмлекләренең лингвистик һәм экстралингвистик факторлар белән бәйле типологик охшашлыклары һәм аермалары ачыклана. Көнбатыш Себер топонимиясенең кайбер актуаль проблемалары археология, этнография, диалектология фактлары белән бәйле өй рәнелә, урта гасыр татар һәм урыс язма һәйкәлләре ономастикасы анализлана, татар ойконимик системасы реконструкцияләнә.

Х.Ч. Алишина ономастика буенча яшь кадрлар өзерләү эшенә дә өлеш кертә [h**t://w*w.antat.r*/index.shtml?568].

Г.Ф. Тимканова «Историко-лингвистический анализ личных имен татар г. Тюмени XX века» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады [2005] Анда архив материаллары нигезендә төмән татарларының исем-фамилияләре анализлана, антропонимнарның формалашуына йогынты ясаган лингвистик һәм экстралингвистик факторлар исәпкә алына.

Төрки-татар ономастикасы буенча Татарстанда һәм башка регионда халыкара, бөтенроссия (элек – бөтенсоюз), региональ һ.б. статусларга ия фәнни конференцияләр, симпозиумнар һәм семинарлар уза. Мәсәлән, 2010 елда «Ономастика Поволжья» XII халыкара конференция Казанда Казан (Идел буе) федераль университетта уздырылды. Конференция Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Волгоград дәүләт университеты, РФА Н.Н. Миклухо-Маклай ис. Этнология һәм антропология институты берлектә оештырылды. Аның эшендә Төркия, Германия, Әзербайҗан, Казахстан, Эстония, Чехия, Украина һәм Россиянең 27 шәһләреннән галимнәр катнашты.

Төрки-татар ономастикасы бүген татар тел белеменең зур үсеш алган мөстәкыйль өлкәсе, ул үз үсешен дәвам итә.

Заключение

Ономастика – ялгызлык атамаларны, ягъни топоним, гидроним, антропоним, этнонимнарны һ.б. өйрәнә торган тел гыйлеменең мөстәкыйль тармагы. Географик терминнар (атамалар) ономастиканың аерылгысыз өлеше һәм телнең лексик системасының специфик өлкәсе буларак күптөрле һәм кыйммәтле лингвистик, этнографик һәм тарихи-географик мәгълүмат бирә.

Ономастика – тел гыйлеменең мөстәкый тармагы буларак фәненең күптөрле фән өлкәләренең тикшеренү объекты булып тора. Аның белән телчеләр, географлар, тарихчылар, этнографлар, психологлар, әдәбиятчылар кызыксына. Ул комплекслы лингвистик фәнни дисциплина, аның үз тикшеренү метод һәм алымнары бар. Аның тикшеренүләрнең аспектлары күптөрле (тасвирлама ономастика, теоретик ономастика, гамәли ономастика, әдәби ономастика, тарихи ономастика, этник ономастика). Максат-бурычларына бәйле рәвештә, тикшерү материалына карап күптөрле гамәли эчтәлеге булган тармаклары бар (антропонимика, топонимика һәм аның төркемчекләре). Бу фән өлкәсе тел гыйлемендә бик әһәмияте урын тота.

Башкортстанда югары Агыйделнең сулъяк бассейны Җигән елгасы буенда бер төркем татар авыллары халкы теле татар диалектлар системасында урта диалектка карган мөстәкыйль сөйләш булып тора. Тартыклардан д, б, г, авазларын яңгыраулаштырып сөйләүләре өчен (тэ–пэ–кэ), аларны күрше-тирә авыллар тепекәйләр дип атыйлар. Бу сөйләш үз төп фонетик, лексик-грамматик үзенчәлекләре булу белән характерлана.

Тепекәй сөйләше зонасында топонимик система бик үзенчәлекле. Бу төбәктә гомумтөрки топонимик терминнар күзәтелә, ягъни татар һәм башкорт топонимик системасына хас булган терминнар урын алган. Сөйләшкә хас булган терминнардан йырын кргл., абдл., тпк. ераган, ермак, ерынты (промоина, рытвина, канава, овражек); қапқа минз., кргл., тпк. хуҗалык, йорт (хозяйство, дом); сирәм тпк. ищек алды (двор); тирәйақ тпк ишек алды (двор); төйәк тпк. көтү ята торган җир, туплау (лежбище, место отдыха скота, обычно у водопоя); уйбат тпк. түбән ѕир, иңкү җир (низменность, низина) кебекләр анализлана. Аз санлы үзенчәлекле топонимик терминнарның теркәлүе – бу төбәк топонимик системасының ярлы булуын күрәсәтә дигән сүз түгел. Киресенчә, сөйләш таралган зонада гомумтатар һәм гомумбашкорт терминнар урын алган. Шуңа алалрны гомумтөрки дип билгеләргә кирәк. Бу үзенчәлек тепекәй сөйләшенең татар әдәби теленнән бик нык аерымланмавы белән дә аңлатыла дип билгеләргә мөмкинлек бирә.

Тепекәй сөйләше зонасында таралган топонимнарны төркемнәргә бүлеп тикшергәндә ойконимнарны, гидронимнарны, оронимнарны, миркротопонимнарны аерып чыгарып була. Тасвирланган материал бу төбәк халкының озын һәм катлаулы тарихы юл үтүен дәлилли. Аларда этник багланышлар һәм телнең үсеш динамикасы һәм тенденцияләре ачык гәүдәләнә. Топонимнар барлыкка килү, формалашу, үсү-үзгәрү процессы җәмгыятьнең социаль-тарихи һәм мәдәни-идеологик эволюциясенә, иҗтимагый-икътисадый үгәрешләр белән тыгыз мөнәсәбәттә тора.

Список литературы

Айтбаева Л.Х. Историко-лингвистическое исследование антропонимии татар междуречья нижней Оби и Иртыша: Дисс. на соиск…к.ф.н. – Тюмень, 2004. – 183 с.

Акиндинов Е.Б. Тюркская топонимия Ростовской области: Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – Казань, 1986. – 28 с.

Алишина Г.Ч. Ономастикон сибирских татар (на материале Тюменской области). В 2-х частях. – Ч. 1. – Тюмень: Тюменский ГУ, 1999. – 240 с.

Алишина Г.Ч. Ономастикон сибирских татар (на материале Тюменской области). В 2-х частях. – Ч. 2. Приложения. – Тюмень: Тюмен. ГУ, 1999. – 216 с.

Арсланов Л.Ш. Исследования по финно-угорской и тюркской ономастике. – Елабуга: ЕГПИ, 2005. – 224 с.

Галиуллина Г.Р. Антропонимия татар г. Казани в ХХ веке. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2001. – 16 с.

Гарипова Ф.Г. Авылларны сөям жаным-тэнем белэн. – Казан: Татар. китап нәшр., 1994.

Гарипова Ф.Г. Гидронимы Заказанья Татарской АССР (Бассейнов рек Ашит, Казанки, Меши, Шошмы): Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – Казань, 1975. – 36 с.

Гарипова Ф.Г. Исследования по гидронимии Татарстана. – М.: Наука, 1991. – 294 с.

Гарипова Ф.Г. Татарская гидронимия. (Вопросы этногенеза татарского народа по данным гидронимии).– Казань: ИЯЛИ, 1998. – Кн. 1. – 571 с.

Гильфанова Ф.Х. Антропонимия тобольских и тюменских татар середины ХVIII-ХIХ вв. (к проблеме этнической истории): Монография. – Тюмень, 2005. – 112 с.

Әхмәтҗанов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Бирск: БГСПА, 2005. – Т. I. – 233 б.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге– Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.;

Закирова Г.К. Историко-лингвистический анализ ойконимии Казанского ханства: Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – Казань, 1998. – 25 с.

Залялиева М.А. Историко-лингвистическое исследование татарских личных имен русского и западноевропейского происхождения: Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – Казань, 1985. – 21 с.

Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 208 б.

Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. – М.: Инсан, РФК, 1998. – 624 б.

Камалетдинова З.С. Тюркско-татарская географическая терминология и топонимия Томской области РФ: Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – Казань, 1997. – 18 с.

Камалов А.А. Башкирская топонимия. – Уфа: Китап, 1994. – 304 с.

Камалов А.А. , Камалова Ф.Ү. Башкорт теленең тарихи-этимологик топонимик һүзлеге. – Өфө: Китап, 2007. – 332 б.

Каримуллин А.Г., Каримуллин Ш.А. Указатель авторефератов и диссертаций по татарской филологии по состоянию на 1998 год. – Казань: Фикер, 2000. – 157 с.

Куряева Р.И. Тюркский пласт русской ойконимии Среднего Поволжья: Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – Казань, 1992. – 25 с.

Мазитова Ф.Л. Историко-лингвистический анализ татарских фамилий: Автореф. дис. . канд. филол. наук. – Казань, 1986. – 27 с.

Мирхайдарова А.Х. Семантико-стилистическое пространство антропонимии в художественной прозе Я.К. Занкиева: диссертация . кандидата филологических наук: 10.02.01. – Тюмень, 2005. –237 с.

Мурзаев Э.М. Словарь народных географических терминов. – М.: Мысль, 1984. – 653 с.

Никонов В.А. Имя и общество. – М.: Наука, 1974. – 278 с.

Никонов В.А. Нерешенные вопросы ономастики Поволжья // Ономастика Поволжья. – Вып. 1. – Ульяновск, 1969. – С. 3-5.

Ономастика Поволжья. – Вып. 2. – Горький, 1971. – 373 с.

Ономастика Поволжья. – Вып. 3. – Уфа, 1973. – 431 с.

Ономастика Поволжья. – Вып. 4. – Саранск, 1976. – 309 с.

Ономастика Татарии. – Казань: ИЯЛИ, 1989. – 119 с.

Подольская Н.В. Словарь русской ономастической терминологии. – М.: Наука, 1988. – 187 с.

Рамазанова Д. Б. К вопросу формирования татарских говоров на западе Башкирии (с учетом архивных и исторических данных) // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. – Казань, 1982. – С. 88-97.

Рамазанова Д.Б. Тепекеевский говор татарского языка // МТД.– Вып. 6.– Казань, 1988.– С. 20-43.

Садыкова З.Р. Историко-лингвистический анализ тюрко-татарской топонимии Ульяновской области Российской Федерации. – Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – Казань, 2003. –

Сатаров Г.Ф. Татарстан АССРның антропотопонимнары. – Казан: Ун-т нәшр., 1973. – 282 б.

Саттаров Г.Ф. Антропонимия Татарской АССР: Автореф. дис… д-ра филол. наук. – Казань, 1975. – 90 с.

Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт . – Казан: Татар. китап нәшр, 1992. – 182 б.

Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: Ун-т нәшр., 1990. – 280 б.

Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли. – Казан: Раннур, 1998. – 486 б.

Саттаров Г.Ф. Татарская антропотопонимия и этнолингвистические связи // Советская тюркология. – 1978. – № 3. – С. 22-32.

Саттаров Г.Ф. Татарская топонимия. – Казань: Изд. Казан. ун-та, 1998. – 438 с.

Саттаров Г.Ф. Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики. – Казань, 1970. – 87 с.

Саттаров Г.Ф. Этнотопонимы в топонимии и антропонимии Татарии // Исследования по татарскому языку. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1977. – С. 20-63.

Саттаров Г.Ф. Этнотопонимы Татарии // Советская тюркология. – 1980. – № 1. – С. 32-49.

Саттаров Г.Ф. Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики. – Казань, 1970.

Тимканова Г.Ф. Историко-лингвистический анализ личных имен татар г. Тюмени XX века. – Казань, 2005. – 252 с.

Труды учёных Института языка, литературы и искусства им. Г.Ибрагимова: 1939-2009: Библиографический указатель. – Казань: ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова, 2010. – 208 с.

Хаҗиев Р.И. Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш Кама аръягы ойконимиясенә тарихи-лингвистик анализ. – Казан, 2005.

Хисамитдинова Ф.Г. Башкирская ойконимия XVI–XIX вв. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1991. – 304 с.

Хисамитдинова Ф.Г. Географические названия Башкортостана: Материалы для историко-этимологического словаря. – Уфа: Гилем, 2006. – 132 с.

Шагиев Р.Ш. Историко-лингвистический анализ микротопонимии Юго-Восточного Закамья Татарстана: Автореф. дисс. канд. филол. наук. – Казань, 2001. – 21 с.

Шайхулов А.Г. Татарские и башкирские личные именатюркского происхождения: Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – М., 1978. – 23 с.

Шайхулов В.Г. Семантика личных прозвищ в татарских диалектах // Ономастика Поволжья. – Саранск, 1976. – С. 57-60.

Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л., Изд-во Акад. наук СССР, 1960. – 165 с.

Интернет чыганаклар

h**t://ru.wikipedia.org/wiki

h**t://w*w.antat.r*/index.shtml?568

h**t://w*w.dissercat.com/content/istoriko-lingvisticheskii-analiz-tatarskikh-prozvishch

h**t://w*w.dissercat.com/content/istoriko-lingvisticheskii-analiz-tyurko-tatarskoi-toponimii-ulyanovskoi-oblasti-rossiiskoi-f

h**t://w*w.dissercat.com/content/istoriko–lingvisticheskii–analiz–tyurko–tatarskoi–toponimii–ulyanovskoi–oblasti–rossiiskoi–f

h**t://w*w.dslib.net/jazyki-rosii/ahmetzjanov.html

h**t://w*w.lib.ua-ru.net/diss/cont/222106.html

h**t://w*w.onoma.newmail.r*/onomastika.htm

h**t://w*w.referun.com/n/istoriko-lingvisticheskoe-issledovanie-tyurko-tatarskih-geograficheskih-nazvaniy-v-russkih-letopisyah

h**t://w*w.tggpu.r*/f11/index.php?id=9&idm=8

Электронный каталог авторефератов диссертаций, защищенных в Диссертационном совете Д.212.081.12 // h**t://w*w.tggpu.r*/f11/index.php?id=9&idm=8

Чыганаклар кыскартылмалары

БТДҺ – Башкорт теленең диалектологик һүзлеге. – Уфа: Китап, 2002. – 432 с.

БТҺ 1 – Башкорт теленең һүзлеге: Ике томда. – М.: Русский язык, 1993. – Т. I. – 861 б.

БТҺ 2 – Башкорт теленең һүзлеге: Ике томда. – М.: Русский язык, 1993. – Т. II. – 814 б.

ДТС – Древнетюркский словарь. – М.: Наука, 1969. – 676 с.

СТ – Словарь топонимов Башкирской АССР. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1980. – 200 с.

СТ – Словарь топонимов Республики Башкортостан. – Уфа: Китап, 2002. – 256 с.

ТТАС – Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – Т. I. – 475 б.

ТТАС – Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – Т. II. – 724 б.

ТТАС – Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – Т. III. – 831 б.

ТТДС – Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казань: Татар. кит. нәшр., 1969. – 643 с.

ТТДС – Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казань: Татар. кит. нәшр., 1993. – 459 с.

ТХС 1 – Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. – Беренче китап. – Казан: Мәгариф, 2008. – 357-372 б.

ТХС 2 – Татарско-русский словарь: В 2-х т. – Казань: Магариф, 2007. – Т. I . – 726 с.

ТРС – Татарско-русский словарь: В 2-х т. – Казань: Магариф, 2007. – Т. II. – 726 с.

Покупка готовой работы
Тема: «Ономастика фәне һәм аның тармаклары. Татар диалектлар системасында тепекәй сөйләше»
Раздел: Иностранные языки
Тип: Дипломная работа
Страниц: 82
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы

У нас можно заказать

(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)

Контрольная на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Решение задач на заказ

Решение задач

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Лабораторная работа на заказ

Лабораторная работа

от 200 руб.

срок: от 1 дня

Доклад на заказ

Доклад

от 300 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

42 задания

за последние сутки

10 минут

время отклика


Возможно Вас заинтересует