Дипломная работа
«Антропонимы в татарских народных дастанах»
- 70 страниц
КЕРЕШ 3
ТӨП ӨЛЕШ
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
ОНОМАСТИКА ФӘНЕ ҺӘМ АНЫҢ БЕР ТАРМАГЫ БУЛАРАК ӘДӘБИ ОНОМАСТИКА
§ 1. Фән буларак ономастика 6
§ 2. Әдәби ономастика 14
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
ДАСТАННАРДА АНТРОПОНИМНАР
§ 1. Жанр буларак дастаннар һәм татар дастаннарының үзенчәлекләренә кыскача күзәтү 19
§ 2. Татар халык дастаннарында антропонимнар 24
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
УРТА МӘКТӘПТӘ ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ УКЫТУДА ӘДӘБИ ОНОМАСТИКА МАТЕРИАЛЫН ФАЙДАЛАНУ
§ 1. Урта мәктәптә туган тел һәм әдәбият укытуда әдәби ономастика материалын файдалану методикасы 46
§ 2. Урта мәктәптә туган тел һәм әдәбият укытуда әдәби ономастика материалын күнегү үрнәкләрендә файдалану 53
ЙОМГАКЛАУ 64
БИБЛИОГРАФИЯ 66
«Исемең җисемеңә туры килсен!» – дигән татар халкы. Чыннан да, һәрбер халыкның кызыклы, бай тарихлы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү – кушылу йола мотивлары булган кеше исемнәре бар. Тарихта булган лингвогенетик һәм этник бәйләнешләр, Идел буе татарларының күрше халыклар белән этнокультур арадашлыгы татар антропонимиконында да чагылыш таба.
Антропонимнар галимнәрнең игътибарын күптәннән җәлеп итеп килгән, чөнки исем үзенчәлекләрендә халыкның табигый яшәү шартлары һәм рухи дөньясы чагылган. Телнең лексик системасында антропонимнарны төрле аспектта гыйльми өйрәнү мәсьәләсе гомуми тел белеме өчен актуаль санала. Антропонимнарга бәйле мәсьәләләрне тикшерү теоретик һәм практик яктан зур әһәмияткә ия. Төрки антропонимика үсешенә Г.Р.Алиев, М.И.Әхмәтҗанов, Н.А.Баскаков, А.Г.Гафуров, А.В.Суперанская, Г.Ф.Саттаров һ.б. зур өлеш керткәннәр.
Кеше исемнәрен тикшерүне халыкның мәдәниятенең үсеше, аның үзаллы этнос буларак формалашуының төрле этапларында башка халыклар белән тарихи-мәдәни, икътисади бәйләнешләргә керүе белән тыгыз бәйләнештә карарга кирәк. Чөнки антропонимнар халыкның мәдәнияте, йолалары, традицияләре, көнкүреше, уй-карашлары белән тыгыз бәйле. Аларны өйрәнү халыкның тарихын, этнографиясен тикшерүчеләр өчен әһәмиятле.
Соңгы вакытларда татар халкының тарихи үткәне аеруча интенсив тикшерелә башлады. Җыеп әйткәндә, XX гасыр азагында җәмгыятьтә татар теленә карата кызыксыну арта, аның абруе күтәрелә башлады. Татарстан республикасында туган якны өйрәнү юнәлешендәге фәнни эзләнүләр еш күзәтелә, чөнки туган як тарихын өйрәнмичә торып, тарих, тел һәм мәдәният буенча тулы мәгълүмат бирердәй хезмәтләр әзерләп булмый.
Диплом эшенең темасы бик актуаль, чөнки тема бүгенге көнгә кадәр югары уку йорты студентларының диплом эше дәрәҗәсендә өйрәнелмәгән, һәм киләчәктә аны тагын да югарырак дәрәҗәдә җентекле фәнни өйрәнү бик кирәкле. Антропонимика мәгълүматлары (ономастика фәненең башка өлешләре мәгълүматлары белән берлектә) тел тарихы, диалектология, тарихи лексикология, этнолингвистика, халык тарихы, крайны өйрәнү һәм башка фәннәр өчен кыйммәтле чыганак булып торалар, бу фәннәрне тагын да үстерүдә шактый зур роль уйныйлар.
Кешеләргә исем бирү йоласы элек-электән килә. Антропонимнар, буыннан-буынга күчә килеп, төзелеш-ясалышлары ягыннан әллә ни үзгәреш кичерми безгә килеп җиткәннәр. Шуңа күрә исемнәр теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматлар бирүче “тарих хәбәрчеләре” булып санала.
Антропонимияне күпьяклы һәм тирән итеп өйрәнү кирәклеге һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды. Ономастик тикшеренүләрнең тел тарихы, аның иҗатчысы булган халык тарихы һәм этногенез мәсьәләләрен өйрәнү өчен зур ярдәме, сизелерлек булышлыгы һәм фәнни-теоретик әһәмияте бар. Шуның өчен ономастика мәсьәләләренә соңгы елларда игътибар артуы күзәтелә.
Татар халык дастаннарындагы антропонимнар диплом эшенең тикшерү объекты булып тора. Эшебезнең яңалыгы – татар халык дастаннарындагы антропонимнарны күзаллау һәм аларга лингво-структур анализ ясау, чөнки антропоним сүзьясалыш, грамматик, лексик-семантик яктан күпьяклы һәм үзенә генә хас булган специфик үзенчәлекләргә ия.
Билгеле галимнәр хезмәтләренә, теоретик тәгълимәтләренә таянып татар халык дастаннарындагы антропонимнарның лингво-структур үзенчәлекләрен фәнни тасвирлау диплом эшенең төп максаты итеп билгеләнде.
Бу максатка ярашлы без түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүне бурыч итеп алдык:
1. Тема буенча фәнни әдәбият туплау, аны өйрәнү һәм теманың өйрәнелү тарихын ачыклау;
2. Татар халык дастаннарындагы антропонимнарны барлау;
3. Татар халык дастаннарындагы антропонимнарга лексик-семантик анализ ясау.
4. Тупланган материалны мәктәптә өйрәнү күнекмәләре системасын булдыру.
Куелган бурычларны хәл итү өчен «Татар халык иҗаты. Дастаннар» (Казан 1984), Г.Ф.Саттаров һ.б. галимнәрнең хезмәтләре төп чыганак буларак кулланылды.
Хезмәтнең практик әһәмияте – тупланган материалны югары уку йортларында һәм урта мәктәпләрдә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерүдә, сүзлекләр төзегәндә, чыгышлар ясаганда файдалана алу мөмкинлеге. Дәресләрдә антропонимика материалларын (гомумән алганда ономастика материалларын) куллану укытуның эчтәлеген баета, аны кызыклы итә.
Чыгарылыш квалификацион эшебез БДУның Стәрлетамак филиалында үткән “Молодежь. Прогресс. Наука» фәнни-гамәли конференциясендә апробацияләнде. Эшебезнең темасы буенча фәнни мәкалә тезислары басмага тапшырылды.
ТӨП ӨЛЕШ
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
ОНОМАСТИКА ФӘНЕ ҺӘМ АНЫҢ БЕР ТАРМАГЫ БУЛАРАК ӘДӘБИ ОНОМАСТИКА
§ 1. Фән буларак ономастика.
Ономастика (грек теленнән onomastikos – исемгә бәйләнешле) ике мәгънәдә йөри: 1) ялгыз исемнәрне аңлата һәм 2) ялгыз исемнәрне өйрәнә торган лексикология фәне бүлеге.
Ономастика – тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган махсус тармагы. Ономастика фәне үз эчендә географик атамаларны өйрәнә торган топонимиканы (топонимиканың су чыганакларының исемнәрен тикшерә торган бүлеге гидронимика дип, ландшафт-рельеф атамаларын өйрәнә торган бүлеге оронимика дип, торак пункт исемнәрен тикшерә торган бүлеге ойконимика дип, зур булмаган җирле географик объектларының атамаларын өйрәнә торган бүлеге микротопонимика дип атала), шәхесне атау категорияләрен (кеше исеме, әтисенең исеме, фамилия, псевдоним һәм кушамат) өйрәнә торган антропонимиканы, ыруг-кабилә, халык һәм милләт исемнәрен өйрәнә торган этнонимиканы, кош-корт һәм хайван кушаматларын тикшерә торган зоонимиканы, күк җисемнәренең исемнәрен өйрәнә торган космонимиканы һәм төрле әйбер, товар билгеләрен-исемнәрен, маркаларын тикшерә торган прагматонимиканы, матур әдәбият әсәрләрендәге барлык төр ялгызлык исемнәрен (поэтонимнарны) өйрәнә торган поэтик ономастиканы эченә ала.
Шулай итеп, барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә-тикшерә торган ономастика фәне үз эченә берничә тармакны алып, шактый катлаулы структура-төзелеш тәшкил итә. Ул сүз белән тәгъбир ителә торган исемнәр һәм атамалар турындагы фән буларак, лексикологиянең аерым бер тармагы булып санала.
Ономастика тел белеменең (үзенә иң якын торган тармагы диалектология белән бергә) халык (этнос) һәм тел тарихын тикшерә торган бүлеге этнолингвистиканың состав өлешен тәшкил итә һәм бу гаять мөһим, яңа тарихи-лингвистик фәнне (этнолингвистиканы) тудыруда һәм үстерүдә ифрат зур роль уйный.
Топонимияне һәм антропонимияне тирән һәм күпьяклы итеп өйрәнүнең зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды. Танылган рус язучысы К.Паустовский сүзләре белән әйткәндә: «Урын исемнәре – халыкның үз илен шагыйрәнә бизәве ул. Аларда – халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре».
Күренекле рус ономасты В.А.Никонов хәзерге вакытта махсус тикшеренү көтеп ята торган ифрат мөһим һәм кичектергесез проблемаларга: татар һәм башкорт халыкларының кеше исемнәрен, кушаматларын һәм фамилияләрен өйрәнүне, Идел буе топонимиясенең төрле төрки телләргә караган барлык катламнарын аеруны, фин-угыр топонимиясен өйрәнүне һәм башкаларны кертә. Татар теле тарихын (борынгы татар теленә хас булган фонетик, лексик һәм грамматик күренешләрне) чагылдыра торган язма истәлекләр безнең көннәргәчә аз сакланган. Аерата татар теленең тарихи лексикологиясе (тюркологиядә, гомумән, тарихи лексикологиянең антропонимика һәм топонимика тармаклары) әлегә аз эшкәртелгән. Шуңа күрә татар теле тарихын өйрәнү, борынгы тел күренешләрен ачу өчен ономастика фәненең роле зур.
Г.Ф.Саттаров ономастика фәненә киңрәк карый. Ул аны экстралингвистик күренешләр белән бәйли. Аның фикере буенча, “ономастика – тел белеменең (үзенә иң якын тармагы – диалектология белән бергә) тел тарихын, халык тарихын, аның этник тарихын һәм этногенезын тикшерә торган бүлеге этнолингвистиканың состав өлешен тәшкил итә һәм бу гаять мөһим өлкәнең тарихи-лингвистика фәнен (ягъни этнолингвистиканы) тудыруда һәм үстерүдә ифрат зур роль уйный”.
Бу яктан тикшергәндә, атамалар дөньясы халыкның, үткәнен, тарихын гына билгеләми. Ул аның рухын, гореф-гадәтләрен ачыкларга ярдәм итә. Моның турында Ф.Г.Гарипова болай ди: “Авылларыбыз, шәһәрләребез атамалары – безнең үткән тарихыбыз, ата-бабаларыбыз тарафыннан калдырылган газиз мирасыбыз. Атамаларны үзгәртмичә, яңа куелган колхоз яки совхоз исемнәре белән алыштырмыйча, үзгәртелгән тарихи исемнәрне кире кайтарып, күз карасы кебек кадерләп саклау – һәрберебезнең намус эше” [Гарипова, 1994, б. 6].
Бүгенге көндә татар теленең ономастикасы аеруча зур үсеш алды. Бу өлкәдә күп кенә галимнәр һәм тикшерүчеләр эшләп килә. Ономастиканың үсеше халыкның тарихи аңы уяну белән бәйле. Г.Ф.Саттаров, Ф.Г.Гарипова һәм башкаларның эшчәнлеге нигезендә географик атамалар өлкәсендә күп кенә кызыклы һәм мөһим ачышлар ясалды. “Шулай итеп, татар халык географик терминнары һәм барлык төр ялгызлык исемнәрнең (ономастиканың) йөз меңгә якын берәмлеген үз эченә алган махсус банкы булдырылды”, – дип яза Г.Ф.Саттаров үзенең хезмәтендә.
Татар телендәге ялгызлык исемнәрен һәм аларның килеп чыгышын ныклап өйрәнү XIX йөзнең икенче яртысыннан башлана. Бу өлкәгә Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри, Г.Әхмәров, В.В.Радлов, Н.И.Ашмарин, Г.Тукай һәм башка күренекле галимнәр үзләренең саллы өлешләрен кертәләр.
Октябрьдән соңгы чорда ономастик материалны җыю дәвам итә. “Татарстанны өйрәнү җәмгыяте”, татар диалектларын өйрәнүче галимнәр аерым географик атамалар, авыл исемнәре, кеше исемнәре буенча шактый мәгълүмат туплауга ирешә.
60 нчы еллардан башлап ономастик эзләнүләрнең чикләре киңәя; төрле фәннәргә бәйләнешле рәвештә өйрәнү нәтиҗәсендә, фәнни яктан тагын да тирәнәя. Г.В.Йосыповның “Болгар-татар эпиграфикасына кереш” (1960) китабында, мәсәлән, болгар кеше исемнәре һәм топонимнары да анализлана. Р.Х.Субаева Татарстан топонимиясенә караган күп санлы хезмәтләр яза. 1963 елдан башлап татар ономастикасын Г.Ф.Саттаров өйрәнә башлый һәм аның бу өлкәгә караган дистәләрчә мәкаләләре, китаплары дөнья күрә. Аның “Ни өчен шулай аталган?” (1971), “Татарстан АССРның антропотопонимнары” 1973), “Татар исемнәре сүзлеге” (1983), “Татар исемнәре ни сөйли?” (1998), “Татар антропонимикасы” (1990) китапларында Татарстан район һәм авылларының атамалары, кеше исемнәреннән ясалган географик атамалар, татарларда кеше исемнәре тикшерелгән.
Диплом эшенең темасына бәйле рәвештә, ономастика фәненең зур бер тармагын тәшкил иткән антропонимиягә җентеклерәк тукталу сорала.
Һәрбер телдә кешегә эндәшү, атап әйтү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропонимик категорияләр бар. Антропоним термины кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата торган билгеле бер телдә кешеләрне тулаем атау ситемасының теге яки бу категориясенә караган конкрет берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә. Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү категорияләренә исем, кушамат, атасы исеме (отчество) һәм фамилия керә, ягъни боларның һәрберсе кешене атауның аерым номинатив категорияләре булып санала. Әлеге номинатив категорияләренең (антропонимнарның) килеп чыгышы, ягъни генезисларын һәм этимологияләрен, төзелеш-ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә. Топонимика белән антропонимика ономастиканың ике иң мөһим бүлекләрен тәшкил итәләр. Антропонимия белән топонимиянең чал тарих дәвамында, тыгыз бөйләнеше җирлегендә ономастиканың арадаш тармагы антропотопонимия барлыкка килгән [Вәлиева, Саттаров, 2000, б. 347].
Элек-электән кеше исемнәре фән дөньясында зур игътибарга лаек булганнар. Исемнәрнең серен төшенергә теләгән борынгы философлар, аларның рух көченә, магиясенә, хикмәтенә ышанганнар. Ислам дөньясында исем кеше күңеленең көзгесе дәрәҗәсендә кабул ителгән.
Хәзерге татар антропонимнары – күпгасырлык халык иҗаты, иҗатлар синтезы, төрки-татар нигезенең дәвамы. Телдә барган үсеш-үзгәрешләрнең тәэсире антропонимик системада да чагылыш таба. Телнең яңа сыйфат туплавы аның борынгы элементлар белән бәйләнеше арасында өзелү процессына китерә. Татар антропонимиясендә дә шул ук күренеш күзәтелә. Кеше исемнәре, телебездәге башка исемнәр кебек үк, лингвистик законнарга буйсыналар. Хәзерге антропонимиконыбызның үзенә генә хас булган закончалыклары бар.
Татар антропонимиконы һәм антропонимик системаның формалашу тарихы тирән чал тарихка киткән хәлдә, татар халкы һәм теленең формалашу тарихы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Кеше исемнәренең килеп чыгышын, этнолингвистик катламнарын, төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү халкыбызның тарихи үткәнен һәм телебезнең тарихи үсешен, аның закончалыкларын ачыкларга ярдәм итә.
Антропонимик лексика күмәклек сүзләр кебек үк, фонема һәм морфемалардан формалаша һәм төрле синтаксик бәйләнешләрдә килә ала. Нигездә, ялгызлык исемнәре күмәклек лексикасыннан барлыкка килгән. Тик күзәтүләргә караганда, ялгызлык исемнәре белән апеллятив лексика арасында шактый аерма бар. Бу аерымлылык структур – ясалышта һәм функциональлектә.
Соңгы елларда антропоним лингвистик объект буларак галимнәрнең игътибарын җәлеп итә. Моңа үзенең җавабы да бар: антропоним сүзьясалыш, грамматик, лексик-семантик яктан күпьяклы һәм үзенә генә хас булган специфик үзенчәлекләргә ия.
Антропонимнарның семантикасы телнең структурасына нигезләнә. Мәсәлән, күпчелек халыкларда ир-ат исемнәре батырлык, кыюлык, хакимият сүзләренә тиңдәш булса, хатын-кыз исемнәре матурлык, гүзәллек, сафлык сүзләрен аңлаталар.
Күренекле ономаст В.А.Никонов фикеренә караганда, антропонимиканың һәм гомумән ономастиканың беренче законы – тарихилык булырга тиеш. Исем системасы мәңгелек түгел: социаль-икътисадый үзгәрешләр кичерү антропонимик системаны читләтеп узмый. Бу күренеш аерым антрополексемаларның кулланыштан төшеп калуы һәм аларның урынына яңа антрополексемаларның барлыкка килүе белән генә чикләнми. Ә антрополексемалар арасында булган мөнәсәбәтләрнең үзгәреше белән дә игътибарга лаек. Хәзерге заман кешесенә бу үзгәрешләр сизелми, алар бары тик вакытлар узу белән чагылыш таба. Шуңа күрә антропонимик системаны билгеле бер тарихи үсештә төрле материал һәм чыганаклар файдаланып билгеләү зарур.
Төрки антропонимика үсешенә Г.Р.Алиев, М.И.Әхмәтҗанов, Н.А.Баскаков, А.Г.Гафуров, А.В.Суперанская, Г.Ф.Саттаров һ.б. зур өлеш керткәннәр. Татар антропонимикасы үзенең өйрәнелү тарихын XIX йөзнең икенче яртысыннан ук башлап җибәрә. Бу өлкәгә Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри, В.В.Радлов, Г.Тукай һ.б. үзләренең өлешен керткәннәр. 60 нчы еллардан башлап антропонимик эзләнүләр тагын да киңәя һәм фәнни яктан тирәнәя. Бүгенге көндә татар антропонимиясен өйрәнүгә зур өлеш керткән Г.Ф.Саттаров, Р.Х.Субаева, А.Г.Шәйхулов, Г.В.Юсупов, М.А.Җәләлиева кебек галимнәрне атарга була.
Профессор Г.Ф.Саттаров хәзерге татар исемнәре хәзинәсен берничә саф этнолингвистик катламга һәм катнаш исемнәрдән торган катламга аерып карый:
I. Гомумалтай катламы. Бу катлам алтай телләре дип атала торган төрки, монгол, тунгус-маньчжур телләренең күпчелеге өчен уртак булган, бик борынгыдан килгән кеше исемнәрен һәм кушма төзелешле исем компонентларын эченә ала. Мәсәлән, татарларда – Алтын, Алтынбай; Бурятларда – Алтан, Алтан Хайша; борынгы төркиләрдә – Алтун каган.
II. Борынгы торки катлам. Бу катламга хәзерге төрки телләрнең барысы өчен дә уртак булган борынгы төрки кеше исемнәре керә: Биктимер, Котлыбикә,Тимербай, Хантимер һ.б.
III. Иске татар катламы. Бу катламга карый торган исемнәр килеп чыгышларының төрлелеге белән аерылып торалар. Аңа генезислары борынгы төрки тел (мәсәлән, Айсылу, Таңсылу, Ханбәк һ.б.), болгар-татар теле (мәсәлән, Балкыш, Мәмил, Туктар, Чалмай һ.б.), кыпчак теле (мәсәлән, Айдар, Ишбикә, Сөембикә, Чулпан һ.б.), беркадәр өлеше угыз (мәсәлән, Абас, Аслан, Кортай) һәм аерым кыйпылчыклар рәвешендә, монгол телләре (мәсәлән, Бату, Нугай, Саин, Чыңгыз һ.б.) белән мөнәсәбәтле кеше исемнәре карый.
IV. Гарәп теленнән кергән исемнәр катламы. Татар антропонимиконында гарәп исемнәре (мәсәлән, Асия, Габдулла, Нурия, Сабир, Сания, Фатыйма, Фәрит, Әлфия, Һади һ.б.) сан ягыннан иң зур күпчелекне тәшкил итә һәм бүгенге көндә дә актив кулланыла.
V. Фарсы теленнән алынган исемнәр катламы (мәсәлән, Бану, Гәүһәр, Гөлнара, Зифа, Нияз, Рушан, Рөстәм, Җиһангир һ.б.). Татар антропонимиконында меңнән артык ел дәвамында (X гасырдан башлап) саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән алынган исем компонентларының үзара кушылуы аркасында катнаш төзелешле кушма исемнәр барлыкка килгән һәм алар үзләре берничә катнаш катлам тудырган.
Катнаш катламнарны барлыкка китергән гибрид исемнәр түбәндәге лексик-генетик калыплар белән ясалганнар:
а) «төрки-татар исем компоненты + гарәп компоненты»: Ишморат, Миңлегаян, Тимергали һ.б.
б) «гарәп компоненты + төрки-татар компоненты»: Гайшәбикә, Муллагол, Нурсылу, Әмирхан һ.б.
в) «төрки-татар компоненты + фарсы компоненты»: Айназ, Илназ, Миңлегөл, Чалморза һ.б.
г) «фарсы компоненты + төрки-татар компоненты»: Гөлүсә, Морзахан, Җантимер, Җиһансылу һ.б.
Татар антропонимиконында саф алынма гибрид исемнәр дә күп. Алар түбәндәге лексик-генетик калыпларга салынып ясалганнар:
а) «гарәп компоненты + фарсы компоненты»: Закирҗан, Зәкиябану, Нурзадә, Фаягөл, Хәсәншә һ.б.
б) «фарсы компоненты + гарәп компоненты»: Бибинур, Маһикамал, Ниязгали, Таҗетдин һ.б.,
Төрки телләрдәге (шул исәптән татар телендәге) ике компонентлы исемнәр системасы кеше исемнәрен чиксез төрләндерегә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, тасвирлап әйтү-атау формасын барлыкка китерә, мәсәлән, Әхмәт, Миңлеәхмәт, Галиәхмәт һ.б.
VI. Рус теленнән һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән интернациональ исемнәр катламы: Айвар, Венера, Ландыш, Лилия, Радик, Светлана, Флера һ.б. Мондый исемнәр Октябрь революциясеннән соң алындылар һәм актив кулланыла башладылар.
VII. Октябрь революциясеннән соң барлыкка килгән яңа татар исемнәре катламы: Айназ, Гөлназ, Илдус, Илшат, Ирек, Очкын, Чәчәк, Энҗе һ.б. [Саттаров, 1981, б. 9-13].
Телебездә гарәп, фарсы исемнәренең һәм кушма төзелешле гибрид исемнәрнең таралышы һәм кулланылышы төрле дәвердә төрлечә булган. Болгар-татар теленә 922 елда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәннән соң алына башласалар да, XIX йөзгә кадәр халыкта популярлыкка ия булмаганнар. Бу чорга кадәр татарларда борынгы төрки-татар кеше исемнәре күбрәк кушылган. Болгар-татар кабер ташларындагы, сан алу кенәгәләрендәге һәм башка тарихи чыганаклардагы татар кеше исемнәре шуны раслыйлар. XIX йөздә бу хәл үзгәрә. Татарлар арасында ислам дине белән бәйләнешле гарәп һәм фарсы исемнәре киң тарала. Алар башлыча ислам динен, Мөхәммәт һәм башка пәйгамбәрләрне, Алланы олылауга, аларның илаһи сыйфатларын атауга нигезләнгән (Гаффар, Каюм, Мостафа, Рәхимулла, Саттар, Хәлиулла һ.б. кебек) исемнәр була [Саттаров, 1981, б. 14]. Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәт пәйгамбәрнең йөздән артык исемен алыштырып килүче эпитетлары һәм исемнәре булган. Аларга гарәп һәм фарсы генезислы антрополексемалар ялганып күп кенә кушма төзелешле исемнәр барлыкка килгән, мәсәлән, Мөхәммәтзакир, Мөхәммәтҗан һ.б.
Татар антропонимиясендә гарәп һәм фарсы телләреннән алынган күп кенә берүк мәгънәдәге исемнәр ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә исем булып йөри. Аларда гарәп һәм фарсы телләренә хас булган род категориясе чагылыш таба: Зәки – Зәкия, Хәлим – Хәлимә, Ислам - Исламия һ.б.
Татар антропонимиясе – халыкның гасырлар буе үзенә туплап килгән иҗаты, анда халыкның уй-фикерләрен, карашын нигез итеп алган традицияләр урын алган. Бик күп еллар дәвамында исем табигать, халыкның мәдәнияте һәм көнкүреше белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Борынгы бабаларыбыз исемгә тирән мәгънә салырга тырышканнар. Ономастларны исем бирү мотивлары күптәннән кызыксындырган. Әйтик, татар антропонимикасында бу мәсьәләгә Г.Ф.Саттаров күп игътибар биргән.
Гомәр Фаиз улы Саттаров «Татар исемнәре сүзлеге»н төзи. Әлбәттә, кеше исемнәрен җыю җиңел эш түгел, чөнки исем кушу принциплары да, исем кушуга булган карашлар да үзгәреп тора, шуңа күрә һәр чорның үзенә хас исемнәре була, бер чорда кулланылган исемнәрнең күбесе икенче чорга барып җитмиләр, югалалар. Шулай да аларның кайберләре төрле язмаларга кереп кала, башка халыкларга күчеп саклана яисә, топонимнарга, космонимнарга, зоонимнарга әйләнеп, безнең көннәргә килеп җитә. Татар исемнәрен туплаганда Г.Ф.Саттаров боларның барысын да исәпкә алып эш иткән, бу эш үзе генә автордан зур хезмәт таләп иткән. Сүзлектәге исемнәрнең этимологиясен, аңлатмасын бирү автордан тагын да зуррак җаваплылык таләп итә, чөнки теге яки бу сүзнең этимологиясенең төрле вариантлары булырга мөмкин [Саттаров, 1981, б. 5].
§ 2. Әдәби ономастика
Поэтик ономастика төрле гуманитар фәннәр нигезендә барлыкка килгән. Әдәби әсәрләр геройларының исемнәрен өйрәнүче фән тармагы булган поэтик ономастика лингвистика һәм әдәбиятны өйрәнү фәннәре чигендә тора. Матур әдәбият текстларындагы ялгызлык исемнәрне өйрәнү мәсьәләсе мөһим һәм актуаль. Ул галимнәрнең зур кызыксынуын уята, чөнки әдәби әсәр текстындагы ялгызлык исемнәр язучының уйдырмасына гына түгел, әсәрдә яктыртылган чынбарлык тормышка да бәйле.
Сөйләшкәндә без, башка сүзләр белән беррәттән, ялгызлык исемнәрдән дә файдаланабыз. Алар кешеләрне, географик объектларны һәм күк җисемнәрен, төрле матди һәм мәдәни объектларны атау өчен хезмәт итәләр. Ялгызлык исемнәргә без чынбарлыктагы (яисә кайчандыр яшәгән, булган) кешеләр, шәһәрләр, елга-күлләр, таулар, йолдызлыклар һ. б. исемнәрен генә түгел, кеше фантазиясе ярдәмендә барлыкка килгәннәрен дә (мәсәлән, әдәби әсәрләр геройлары яисә башка ялгызлык атамалар) кертәбез. Соңгы вакытларда әдәби әсәрләрдә кулланылган ялгызлык исемнәргә карата игътибар арта башлады.
Әсәрләр текстларындагы поэтонимнарны тикшергәндә лингвистика, социология, тарих, психология һ.б. фәннәрнең методик алымнарына барып тоташучы метод һәм алымнардан файдаланалар. Мондый метод һәм алымнар кушылмасы белән эш итү поэтик ономастиканың үзенчәлеге белән билгеләнә.
Барлык матур әдәбият әсәрләрендә дә исемнәр “кычкырып” тора. Әдәби әсәрләрдә кулланылган исемнәрнең стилистик функциясе, гомумхалык телендәге белән чагыштырганда, күпкә киңрәк һәм төрле. Гомумхалык телендәге исемнәр, кагыйдә буларак, шул исемне йөртүченең шәхси сыйфатлары белән тәңгәл килеп бетмәскә мөмкин.
Сүзнең әдәби әсәр тукымасын барлыкка китерүдә образ – сурәт рәвешен алу очраклары аның күпмәгънәлелек нигезендә булган үзгәрешләре белән генә чикләнми. Гади сүзнең сурәткә әверелүе, сурәтле сүз тәшкил итүе башка җирлектә дә булырга мөмкин. Шуларның берсе – әдәби контекстта сүзнең этимологиясен ачыклау мәсьәләсе. Бу алымны шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлеп карарга була. Шулардан исем этимологиясе, ягъни кеше исем-фамилиясенең, географик атамаларның беренче, лексик мәгънәләренә ишарәләп сурәт ясау киң таралган күренеш. Бу алым язма әдәбиятның барлык төрләрендә дә кулланыла һәм аның тамыры борынгыдан ук килә. Болардан тыш әдәби әсәрләрдә еш кына кеше исемнең төп мәгънәсе белән генә түгел, ә аның яңгырашы белән дә персонаж характерының билгеле бер ягын тасвирлап күрсәтүләр очрый. Бу очракта әдипләр герой исемнең тирәнгә яшерелгән ассоциацияләре белән эш итә. Шуларга бәйле рәвештә ономастика фәненең мөһим бер тармагы – поэтик ономастика барлыкка килә. Поэтик ономастика дип, матур әдәбият әсәрләрендәге барлык төр ялгызлык исемнәрне, аларның барлыкка килү принципларын, стилистик функцияләрен өйрәнә, авторның дөньяга карашын чагылдыра торган термин атала.
Поэтик ономастика үз эченә берничә мөстәкыйль тармакны ала:
1. Поэтик антропонимика – матур әдәдбият әсәрләрендә антропонимик категорияләрнең (исем, фамилия, атасының исеме, кушамат) функц- ияләрен, кулланыш үзенчәлекләрен өйрәнә.
2. Поэтик топонимика – матур әдәбият әсәрләрендә топонимик категорияләрнең (гидроним, ойконим, ороним, микротопонимнар) вазыйфасын, бирелү мотивларын, кулланыш үзенчәлекләрен тикшерә.
3. Поэтик псевдономастика – әдәби псевдонимнарны өйрәнү белән шөгыльләнә.
4. Поэтик зоонимика – матур әдәбият әсәрләрендә зоонимнарның (кош-корт, хайван кушаматлары) бирелү сәбәпләрен, поэтик максатларда кулланыш мөмкинлекләрен тикшерә.
Матур әдәбият әсәрләрендә геройларга исемнәр сайлап кую җиңел түгел. Ул геройның характерына, холык-фигыленә, яшәешенә тәңгәл килергә һәм хәтердә сакланып калырлык булырга тиеш. Шул максаттан Х.Сарьянның “Исемең кем синең?” хезмәтеннән фикерләре белән танышыйк. “.әдипләребез үз әсәрләрендәге һәр кешене – персонажны үз баласы, үз нәселе санап, берсенең исемен икенчесенә кушмаганнар. Шулай ук үзенә кадәр икенче бер әдип язган әсәрдән дә алмаганнар. Чөнки халык карамагына тапышырылачак әсәрдә, буыннан буынга күчеп, “җиде ят”тан соң да онытылмаска тиешле булганлыктан, мәңгелек бер кавем төсле, адаш персонажларга юл куймаганнар. Ф.Әмирханның Фәтхулла хәзрәт, Хәят, Хәсән, Арслановлары; Г.Ибраһимовның Зыя, Шаһбаз, Карлыгачсылу, Фәхри, Гөлбану, Гөлбикәләре; Ш.Камалның Газизә, Гариф, Каюм, Мостафалары – үзәк герой буларак бер-берсен һич кабатламаган исемнәр. Шуңа күрә алар безнең хәтергә буталмыйча сеңгән дә”.
“Бөек рус язучыларының әдәби геройларга нинди исем сайлаулары безгә аеруча үрнәк булырлык. Алыгыз Пушкинның Онегинын, Тургеневның Базаровларын, Достоевскийның Раскольников, Мышкиннарын, Толстойның Болконский, Карениналарын, Горькийның Фома Гордеев, Матвей Кожемякиннарын – һәммәсендә исем-фамилияләр, нинди сүздән ясалуларына кадәр, бик тирәнгә киткән мәгънәдән чыга. Бу җәһәттән аеруча Антон Паволович Чеховның иҗат тәҗрибәсен әйтеп узасым килә. Ул, гадәттә, үзенең куен дәфтәренә үзе ишеткән кызыклы һәм оригиналь фамилияләр язып барган.”
Иҗат итүче үзенең әсәрен язганда тормышны төрле яклап күзәтә, шул исәптән фамилияләрне, исемнәрне, кушаматларны да игътибарыннан читтә калдырмый. Үзе тудырган әсәр чынбарлык тормышка мөмкин кадәр якын булсын өчен, автор һәр персонажына җәмгыятьтә биләгән урынына ярашлы исем бирергә тырыша. Әгәр ул исем гадәти булмаса, автор, кагыйдә буларак, аның ни өчен шулай булуын текст тукымасында аңлатып үтә.
Ономастика – барлык төр ялгызлык исемнәрне, аларның үсеш һәм яшәеш закончалыкларын өйрәнүче фән. Менә инде берничә дистә ел ономастика, үзаллы фән буларак, тел белемендә яшәп килә: конференцияләр һәм конгресслар үткәрелә, төрле халыклар һәм илләрнең ялгызлык исемнәрен өйрәнү буенча зур эш алып барыла.
Матур әдәбияттагы поэтик исем әсәр телендә атау функциясеннән тыш, геройны тасвирлаучы, стилистик һәм идеологик функцияләрне дә үти. Кагыйдә буларак, алар уйдырма исемнәр була, әмма еш кына язучылар чынбарлыктагы кеше исменәреннән дә файдаланалар. Теләсә кайсы поэтоним әдәби әсәрне тәшкил итүче компонентлар белән өзелгесез бәйләнештә тора һәм хикәяләүнең бербөтенлеген булдыруга ярдәм итә. Поэтонимнар әдәби текстка очраклы рәвештә килеп керми. Алар матур әдәбият текстының эчтәлегенә үрелеп бара.
Диплом эшендә без татар халык дастаннарындагы антропонимнарны аерып чыгару, фәнни-теоретик фикерләргә таянып анализлау һәм шул антропонимнарны урта мәктәптә татар телен укытуда куллану методикасын эшләү, өйрәнү күнекмәләре системасын булдыруны максат итеп куйдык.
Төп материал “Татар халык иҗаты. Дастаннар” (Казан: Татар. кит. нәшр., 1984), “Ул дәрья да бу дәрья” (Казан, 1999) китапларыннан алып анализланды. Анализ өчен без “Исемнәр дөньясында. Башкорт исемнәре сүзлеге” (Уфа, 1991), “Татар исемнәре сүзлеге” (Казан, 1981) китаплары һәм башка галимнәр хезмәтләрендәге практик һәм теоретик материалларны кулландык.
Исемнәр – универсаль күренеш, алар җәмгыять үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Антропонимик мәгълүматларга таянып, шул исемнәргә ия булган халыкның милли үзаңы хакында сүз йөртергә мөмкин.
Исем кушу, исемгә бирелгән мәгънә һәр халыкның үзенә генә хас үзенчәлекләре белән характерлана. Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән.
Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү-кушылу йола мотивлары бар. Татар халкының рухи һәм матди ягын тәшкил иткән мәдәнияте телгә, аның антропонимикасына турыдан-туры тәэсир иткән.
Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән татар теленең дә, башлыча Ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануында урта гасырларда фарсы теле шактый нык булышлык-арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Көнчыгыш илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм мәдәният багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре килеп кергән.
Татар дастаннарындагы исемнәрне тикшергәндә, без күрәбез: элек-электән татар халкы исем кушуга бик җитди караган. Балага исем кайсы айда, нинди көндә, гаиләдә ничәнче булып тууына һ.б. күптөрле сәбәпләргә карап бирелгән. Һәрбер исемнең бурычы – кешенең индивидуальлеген билгеләү. Исем төрки халыкларда баланың алдагы язмышын билгеләүче магик көч булып торган. Борынгы кеше өчен исем зур әһәмияткә ия булган һәм аның илаһи көчләр белән бәйләнешен билгеләгән. Рух һәм исем тигезлеге күп дини ышануларга хас күренеш.
Исемнәр телдә үзләре аерым бер система тәшкил итә. Телдәге гомум закончалыклар, антропонимиядәге специфик законнар белән баетыла төшә. Шул ук вакытта антропонимиягә генә хас законнар формалаша. Бу законнар антропонимиконга яңа исемнәр килеп кергәч, тагы да катлауланалар. Алынма исемнәрнең үзләренә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә татар антропонимиконы алынмалар кабул иткәндә, фонетик һәм грамматик үзгәрешләр кичерә. Бу үзгәрешләр телләр арасындагы аваз системасының, грамматик структураның туры килеп бетмәве белән аңлатыла.
Исемнәрнең семантикасы татар халкының гореф-гадәтләре, ышану-инанулары, халыкның көнкүреше, кешенең рухи дөньясы белән тыгыз бәйләнгән. Моны без дастаннардан алып тикшергән исемнәрдә аерымачык күрәбез.
Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкәре, хатирәсе. Татар теле – бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе булып тора.
Ономастик тикшеренүләрнең тел тарихы, аның иҗатчысы булган халык тарихы һәм этногенез мәсьәләләрен өйрәнү өчен зур ярдәме, сизелерлек булышлыгы һәм фәнни-теоретик әһәмияте бар. Шуңа күрә ономастика мәсьәләләренә соңгы елларда игътибар артканнан-арта бара.
1. Атамаларда – ил тарихы // Тулпар. 2003. №4. – 40 б.
2. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М., 1989. – 250 с.
3. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.
4. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Бирск: Бирск. гос. пед. ин-т, 2005. – 233 б.
5. Бакиров М.Х. Татар фольклоры. – Казан: Мәгариф, 2008. – 360 б.
6. Барашков В.Ф. Монголизмы в топонимии Среднего Поволжья // Ономастика Поволжья. Вып. 3. – Уфа, 1973. – 252 с.
7. Бухарова Г.Х. Башкирская ономастика в контексте духовной культуры: Словарь мифотопонимов. – Уфа: Гилем, 2006. – 116 с.
8. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 424 б.
9. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә. – Казан: Мәгариф, 2007. – 95 б.
10. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 264 б.
11. Гафурова Ф.А., Сәлимгәрәева Б.С. Татар теле. 2 нче сыйныф. Башкортстанның башлангыч мәктәпләре өчен дәреслек. – Уфа: “Китап” нәшр., 2002. – 120 б.
12. Зинин С.И. Введение в русскую антропонимию. – Ташкент, 1972. – 278 с.
13. Краткий топонимический словарь Урало-Поволжья. Материалы и методические указания к спецкурсу “Ономастика в краеведении Волго-Камско-Уральского этнолингвистического региона” / Сост. Шайхулов А.Г., Равилова Г.Р. – Уфа: БГУ, 2005. – 148 с.
14. Кусимова Т. Исемдәр дөньяһында. Башкорт исемдәре һүзлеге. Башкорт һәм рус телдәрендә. – Өфө: Башкорт. кит. нәшр., 1991. – 192 б.
15. Мәҗитова Ф. Исемең матур, кемнәр куйган // Мәгариф. – 1995. – №11. – 21-22 б.
16. Мазитова Ф. Учащимся об антропонимике // Совет мәктәбе. –1985. – №6. – 27-28 б.
17. Миңнеәхмәтов Р.Г., Миңнеәхмәтова Т.Ф. Татар теле: 6 нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен дәреслек. – Уфа: “Китап” нәшр., 2004. – 272 б.
18. Насипов И.С. Татар диалектологиясе: Библиографик белешмә. – Стәрлетамак: Стәрлетамак дәүләт пед. ин-ты, 2004. – 156 б.
19. Русско-башкирский словарь: В 2 томах / Под ред. З.Г.Ураксина. – Уфа: Башкир. энцикл., 2005. – т. 1. А-О. – 806 с.
20. Русско-башкирский словарь. В 2 томах / Под ред. З.Г.Ураксина. – Уфа: Башкир. энцикл., 2005. – т. 2. П-Я. – 677 с.
21. Русско-татарский словарь / Под ред. Ф.А.Ганиева. – М.: Инсан, 1997. – 718 с.
22. Русча-татарча сүзлек. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 752 б.
23. Рәхмәтулла С. Очлытау итәгендә. – Уфа: Китап, 2004. – 80 б.
24. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 240 б.
25. Саттаров Г.Ф.Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 256 б.
26. Саттаров Г.Ф.Татарская ономастика за 50 лет // Вопросы татарского языкознания. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. С. 52-66.
27. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.
28. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге әдәби теле: күнегүләр. Югары һәм урта уку йортлары өчен. – Казан: Мәгариф, 2002. – 344 б.
29. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. – Казан: Мәгариф, 1998. – 176 б.
30. Семантика личных прозвищ в татарских диалектах / А.Г.Шайхулов // Ономастика Поволжья. – Саранск, 1976. – Вып. 4. – С. 57-60.
31. Суперанская А.В. Общая теория имени собственного. – М.: Наука, 1973. – 324 с.
32. Сөләйманова Р.А. Хәзерге башкорт телендәге антропонимдар һәм уларзың үсеш тенденцияләре. – Өфө: Гилем, 2006. – 148 б.
33. Татар халык иҗаты. Дастаннар / Төзүче Ф.В.Әхмәтова – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 384 б.
34. Татарско-русский словарь / И.А.Абдуллин, Ф.А.Ганиев, М.Г.Мухамадиев, Р.А.Юналеева; Под ред. Ф.А.Ганиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 462 с.
35. Идегәй // Ул дәрья да бу дәрья / Төзүче Л.Г. Шәрифуллина – Казан: Мәгариф, 1999. – 287 – 328 б.
36. Шайхулов А.Г., Раемгужина З.М. Башкирские и татарские имена собственные / Под ред. Суперанской А.В. – Уфа: ИЦ “Аэрокосмос и ноосфера”, 2006. – 92 с.
37. Шайхулов А.Г., Раемгужина З.М. Башкирские и татарские личные имена тюркского происхождения. Учебное пособие. – Уфа: ИЦ “Аэрокосмос и ноосфера”, 2006. – 72 с.
38. Шәкүр Р.З. Исемдәрзә – ил тарихы. – Өфө: Китап, 1993. – 256 б.
39. Юсупов Ф.Ю. Татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ф.Ю.Юсупов, З.А.Казыйханова, Р.Х.Мөхиярова. – Казан: Мәгариф, 1997. – 238 б.
Тема: | «Антропонимы в татарских народных дастанах» | |
Раздел: | Иностранные языки | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 70 | |
Цена: | 2100 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика
Островные татарские говоры южного Приуралья: кугарчинский говор
Дипломная работа:
Островные татарские говоры южного Приуралья: кугарчинский говор
Курсовая работа:
Анализ антропонимов в тексте перевода
Магистерская работа:
Роль башкирских народных игр в духовно-нравственном воспитании детей
ВКР:
Типы и виды заимствований в татарском языке