Дипломная работа
«Татар прозасында караклык, бурлык күренешләренең әдәби чагылышы»
- 58 страниц
КЕРЕШ….….….
ТӨП ӨЛЕШ
I бүлек. Татар прозасында караклык, бурлык күренешләренең әдәби чагылышы.
II бүлек Татар прозасында ат караклары образын гәүдәләндерү үзенчәлеге.
Методик бүлек
ЙОМГАК ….….….
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.….….
Татар милләте – кешелек җәмгыяте тарихында тирән эз калдырган халык. Аның гаҗәеп гыйбрәтле бай тарихы, дистә гасырларга сузылган биниһая кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияте, күркәм гореф-гадәтләре бар. Безнең халык – искиткеч тырыш, эшчән, каһарман, киң күңелле халык. Шулай ук татар халкының күркәм сыйфатларының берсе булып кунакчыллык тора. Элек-электән татарның йорты юлчыларга, адашып йөрүчеләргә, хәерчеләргә һәрчак ачык булган, ягъни ул үзен ярдәмчел халык буларак та таныткан. Милләтебезнең тагын ихтирам тудыра торган уңай сыйфатларының берсе – аның һәр җирдә тәртип яратуы, чисталыгы, пөхтәлеге.
Бүгенге татар прозасында, капиталистик мөнәсәбәтләргә күчеш чорында яшәүче халыкның көндәлек тормышын, омтылыш-хыялларын чагылдырган күп кенә әсәрләргә хас булганча, башка халыклар өчен дә уртак булган ситуацияләрдә татар милләтенең характер үзенчәлеге, аның рухы гәүдәләндерелә. Урыс язучысы С.Т.Аксаков та үзенең истәлекләрендә Уфага бер кайтуларында әнисенең татарлар йортында тукталырга теләвен әлеге халыкның чисталыгы, пөхтәлеге белән аңлата [1; 79]. Югарыда санап үтелгән сыйфатлар безнең татар халкының милли характеры турында фикер йөретергә мөмкинлек бирә.
Милли характер – ул аерым милләткә хас, аның холык үзенчәлеген билгеләүче сыйфатлар җыелмасы гына түгел, ә халыкның гасырлар буена тупланып килгән тәҗрибәсенә нигезләнгән эстетик караш, тарихи һәм психологик яктан диференциацияләнгән милли холык күрсәткече [52; 101].
Татар халкының милли характеры итеп без аның кунакчыл булуын, пөхтәлеген, горурлыгын, эш сөючәнлеген, батырлыгын, сабырлыгын һ.б. алып карыйбыз. Татар кешесенең иң күркәм сыйфатларының күбесе гасырлар сынавын үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм милләтнең «үз асылын» саклап калырга ярдәм иткән.
Шуны да аерым билгеләп үтәргә кирәк, татар халкының уңай сыйфатлары турында инде күп тапкырлар язылды, сөйләнелде. Ә менә аның кире саналаган сыйфатлары ниндиләр икән соң? Ни өчен андый сыйфатлар турында күпчелек очракта сөйләнелми? Ә бит милли характер сыйфатларын барлау кешенең кире саналган күрсәткечләрен чагылдыру аша да башкарыла.
Татар характерындагы кире сыйфатларның берсе хакында заманында Г.Исхакый язган иде. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә язучы милләтенең бетүенә, югалуына сәбәпче булачак берничә сыйфатны күрсәтә. Шуның бишенчесе – «эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, әсәссыз булуыдыр. Безнең һәммә эшемез – бу ел булса, киләсе елга юктыр» [24; 158], – ди язучы. Чыннан да, күп кенә татар кешесенең характерында башлаган эшен ахыргача җиткермәү, нәтиҗәсе озак көттергән эшләрне ташлау өстенлек итә.
Татарларда бер-берсен күрәлмау, көнчеллек кебек сыйфатлар да бар һәм аларның ачык мисалын әдәбиятыбызда да таба алабыз. Совет заманында М.Гафуриның «Кара йөзләр» әсәрендәге чишелешкә, бер-берсенә гашыйк яшьләрнең битләренә кара ягып урамда адәм көлкесенә калдыруда муллаларның артта калганлыгын, диннең хаксызлыгын фаш иткән дип анализ биреп килсәк, хәзер килеп Галимәне аяныч язмышка китергән ситуацияләр нигезендә бөтенләй башка сәбәпләр ятканлыгын ачыклый төшәбез. Егет белән кызның очрашуын иң беренче үз яшьтәшләренең күрүе, аларның муллага барып әйтүе милли характерның кайбер яклары турында уйланырга урын калдыра.
Татар характерындагы тискәре сыйфатлар хакында немец табибы К.Фукс та язган: «Татары хитры, плутоваты и удивительно наклонны къ воровству; нигдѣ нѣт столько воровъ, какъ между ними, а въ судебныхъ мѣстахъ уголовного дѣла всего болѣе о Татарахъ» [43; 42]. Димәк, татарның бер-берсен күрәлмау, көнчеллек кебек тискәре сыйфатлары белән беррәттән караклык, бурлык кебек характер күрсәткечләре дә теркәлгән. Татар прозасында караклык, бурлык күренеше Г.Ибраһимовның «Карак мулла» хикәясендә, З.Хәкимнең «Агымсуда ни булмас?» романында, шулай ук «Кишер басуы», Ә.Еникинең «Саз чәчәге», Х.Сарьянның «Нокталы өтер» повестьларында, З.Зәйнуллинның «Ат караклары» романында һ.б. чагылыш тапкан. ХХ гасыр ахырында илдә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә соңгы елларда бурлык, караклык күренешләре тагын да ешайды. Илдә алып барылган сәясәт, бер-бер артлы кертелгән үзгәрешләр «финанс махинацияләре, коррупция, алдашу, урлашу галәмәтләрен үрчетүдә яңа русларга (шул исәптән «яңа татарлар»га да – Г.Р.) дәүләт биргән дәрес буларак хезмәт итте» [48; 132]. Чыннан да, бездән милләт буларак үзебезнең позитив асылыбызны саклап калу, кешелек тарихында уңай яктан гына бәяләнергә омтылу сорала. Ә моның өчен, һичшиксез, «үз рух-менталитетыбыз һәм милли омтылышларыбызны чагылдырган идеология кирәк» [48; 130]. Җәмгыятьтәге сәяси зилзиләләргә, әдәбиятның үсеш-үзгәреш тарихындагы идеологик үзгәрешләргә, соңгы елларда әдәбият тарихында барган дискуссияләргә тукталып тормыйча, чыгарылыш эшендә хәл итү өчен алынган мәсьәләгә янәдән әйләнеп кайтыйк.
Татарның кеше әйберенә, милкенә кул сузарга ярату гадәте дә барлыгы хакында, аларның әдәби әсәрләрдә чагылышы турында әлегәчә әллә ни сүз әйтелмәгән, куелган мәсьәлә фәнни тикшеренү объекты булып тормаган. Әлеге факторлар хезмәтнең актуальлеген билгели дә инде.
Чыгарылыш эшенең максаты булып татар прозасында караклык, бурлык күренешен гәүдәләндерүнең иң чагу мисалларын тикшерү тора.
Максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куелды:
– татар прозасында чагылыш тапкан караклык, бурлык күренешләренең классификацияләргә омтылу;
– Ә.Еникинең «Саз чәчәге», Ә.Баяновның «Урланган ай», А.Гыйләҗевның «Балта кем кулында?» романнарында дәүләт милкен талау, урлау күренешләренең әдәби чагылышын өйрәнү;
– Х.Сарьянның «Нокталы өтер» сатирик повестында интеллектуаль урлашу сәбәпләрен барлау;
– татар прозасында ат караклары образын гәүдәләндерү үзенчәлекләрен тикшерү.
Чыгарылыш эшенең структурасы куелган максатка һәм материалны өйрәнү буенча ачыкланган бурычларга нигезләнеп билгеләнде. Хезмәт керештән, ике бүлектән, методик күрсәтмәләрдән, йомгак һәм библиографиядән тора.
ТӨП ӨЛЕШ
I БҮЛЕК. ТАТАР ПРОЗАСЫНДА КАРАКЛЫК, БУРЛЫК КҮРЕНЕШЛӘРЕНЕҢ ӘДӘБИ ЧАГЫЛЫШЫ
Халык психологиясендә шундый үзенчәлек саклана: кешенең нинди дә булса байлыгы яки кыйммәтле әйбере бар икән, аны урларга яки «чәлдерергә» кирәк.
Урлашу гадәте, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә һәрбер халыкта да күзәтелә. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында да әлеге күренеш чагылыш тапкан. Йосыф үз янында калдырыр өчен туганы Мөхәммәтәмингә: менә мин сиңа кәсә бирәм, сине урлаучы дип белдереп үз янымда калдырырмын ди. Мөхәммәтәминнең, үзе урламаса да, абыйсының киңәше буенча, «карак» дигән даны тарала. Күрәсең, башка җиргә барып үз нәселен хурлап кәсебен дәвам итмәсен өчен аны үз гаиләсендә калдыралар. Шуның нәтиҗәсендә ул Йосыф янында кала. Бу борынгы язма әдәбиятта бурлык мотивының беренче чыганакларыннан.
Г.Тукайның «Су анасы» поэмасында да малайның тарак урлап качканлыгын күрәбез.
Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.
Бөек шагыйрь бу кәсепнең балага ярамаганлыгын да әйтеп бирә. Сабый эшләгән эшенә үкенә һәм әсәр азагында лирик герой мондый юллар әйтә:
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» – дип, әйберләргә тими башладым.
Шул рәвешле, Г.Тукай су анасы турындагы мифологик сюжетны яңа җирлеккә күчерә һәм алтын таракны урлау вакыйгасы аша поэманың дидактик максатына ирешә. ХХ гасыр ахырында исә З.Хәким әлеге вакыйгаларны үзәккә алып иҗтимагый эчтәлекле “Агымсуда ни булмас” исемле повесть яза. Әсәрнең үзәк герое Мәрданша су кызына гышыйк була һәм аның тарагын урлый. Вакыйгалар әсәр ахырына кадәр урланган алтын тарак тирәсендә бара.
Югарыда билгеләп үтелгәнчә, кешеләр арасында караклык электән күзәтелгән күренеш һәм карак, бур кылган эше өчен тиешле җәзасын ала.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә каракны «урлау белән шөгыльләнүче кеше, урлашучы; кеше әйберен, милкен үзләштерүче» [37; 52] дип бирелә. Урлашучыларны элек-электән кылган гамәлләре өчен җәзага тарттырганнар. Бер шаһитнең безнең көннәргәчә сакланып калган язмаларында менә ниләр бәян ителә: «Каракларның һәм кеше талаучыларның кул һәм аяклары тәгәрмәч белән тапталып сындырыла иде. Кызыл мәйданда казакларга кадап куелган шул тәгәрмәчләр өстенә салынган җәзаланучылар бик озак газапландылар һәм указ буенча шуларның берсе атып үтерелде» [9; 2].
Шулай ук каракларның кулларын, бармакларын, буыннарын, борын һәм колакларын кисү очраклары да теркәлгән. Бу, бигрәк тә, урта гасырларда киң таралган күренеш булган.
ХХ-ХХI гасырларда җәмгыятьтә караклык бигрәк тә үсеп китә. Моның сәбәпләре төрле: революцияләр, гражданнар сугышы, егерменче еллардагы ачлык, Бөек Ватан сугышы, халыкның үзенең якты киләчәге өчен ышанычның бетүе, кыйбласызлык һ.б. Тарихтагы әлеге киеренке вакыйгалар караклык, бурлык күренешен үстереп кенә җибәрә. Урлашуның сәбәпләре күптөрле булган кебек урланган әйберләр дә төрле була, аласы әйберне кулга төшерү ысуллары да бихисап. Шуңа да без урланган әйбернең асылы һәм урлау ысулыннан чыгып әлеге күренешне классификацияләп карарга омтылдык.
1) Татар халкының традицияләрендә дә урлашу элементы сакланып килә. Мәсәлән, килен йортыннан бәхеткә дип мал, бәлеш урлау очраклары бүген кызык тоелса да, элекке чорда бу күренеш аерым эчтәлекле функция үтәгән. Хәтта кызның үзен дә урлап алып кайту халыкның яшәү рәвеше, ышанулары белән генә аңлатылып калмый, ә характер сыйфатын биләүче күрсәткеч булып та тора. Шуның белән бергә кыз урлау егетнең булдыклыгын, чаялыгын да күрсәтә.
2) Совет власте елларында ярлы халык кулаклар һәм байлар милкен үзенеке итә. Бөек Ватан сугышы вакытында караклар бернинди сыйнфый каршылыклар куймыйча, нәрсә урлый алалар, нәрсәдән керем таба алалар шуны урлап көн күрәләр. Партия көче какшый башлагач Дәүләт милкен, партия алтынын урлау тенденциясе алга чыга. Әлеге күренешләр Ә.Еникинең «Саз чәчәге», Ә.Баяновның «Урланган ай», А.Гыйләҗевның «Балта кем кулында?» һ.б. әсәрләрдә чагылыш таба.
3) Шунысы үзенчәлекле, урлашу һәрвакытта да материаль байлык белән генә хисапланмый. Татарлар арасына гыйлем, мәгърифәт ныклап үтеп керә барган саен әлеге «байлыкка» кызыгучылар да ешайган. Кайберәүләр башканың иҗади һәм интеллектуаль эшчәнлеге нигезендә туган нәтиҗәләрне урларга да чирканып тормаганнар. Бу төр урлашуны «интеллектуаль урлашу» дип атарга да була. Чөнки бу очракта кешенең интеллекты, аң-белеме, таланты урлана һәм аңардан нинди дә булса файда чыгарыла. Рус телендә иҗат итүче татар Р.Мирхәйдәровның «Пешие прогулки», Х.Сарьянның «Нокталы өтер» әсәрләрендә әлеге күренеш ачык сурәтләнә.
4) Дәүләт милкен үзләштерү һәм интеллектуаль урлашудан тыш кеше «энәдән башлап дөягә кадәр» урлаган. Алар арасында кесә караклары да, затлы әйберләрне урлаучылар да, ат караклары да булган. Бу төр караклардан татарлар арасында ат караклары зур урын алып тора. Г.Ибраһимовның «Карак мулла», З.Зәйнуллинның «Ат караклары» һ.б. әсәрләрдә без моны ачык күрәбез.
Күптән түгел Русия телевидениесендә күрсәтелгән В.Мережконың «Сонька – Золотая ручка» фильмы ХХ йөз башында зиннәтле әйберләр урлау белән шөгыльләнгән София Блюфштейн исемле хатынның язмышын чагылдыра. Шулай ук урыс әдәбиятында В.Гуровның ун китаптан торган «Мин – законлы карак» әсәре дә урлашуны үзенең яшәү рәвеше итеп алган җинаятьче турында сөйли.
Алда саналганнар белән шуны әйтергә була: һәр чорда караклар, бурлар өчен урларга әйбер табылып торган. Алар материаль яктан килем китерерлек бар әйберне дә үз иткәннәр: акча, шәхси милеккә караган әйберләрне, дәүләт байлыгын пыран-заран китерергә дә күп сорамаганнар.
Татар тормышында йола гына булып калган кыз урлау һәм аның башка атрибутларына туктап тормыйча, дәүләт милкен, кулаклар байлыгын талау күренешләренә тукталып китик. Әлеге күренешнең чагу мисалы булып Ә.Еникинең «Саз чәчәге» повесты тора. Әсәр 1955 елда языла. Күп еллардан бирле партия эшендә эшләп йөргән, райкомның икенче секретаре булган Шакир Мостафинны конференциядә кабат үз урынына сайламыйлар. Әсәр шушы вакыйгадан башланып китә. Әсәрдә тасвирланган чорда коммунистларның ышанычын югалту – җитәкче кеше өчен яман хәл. Ләкин «тау ишелә башласа, аны ничек туктатасың?» [15; 118]. Әсәрдә әнә шул сорау куела. Нинди тау, нинди ишелү турында сүз бара, бу кадәр җимерелеп төшүнең сәбәпләре нинди соң? Һәм, повестьның исеменнән күренгәнчә, нинди саз чәчәге турында сүз барачак?
Хатыны Мәрьям һәм кызы авариягә очрап һәлак булганнан соң, Шакир Мостафин моннан өч ел элек үзе сорап икенче районга күчеп килә. Үзен беренче секретарь итеп куймаганнарына хәтере калып, шактый кәефе бозылса да, бу кимсенүләргә кул селтәп, артык ватылмыйча, тынычрак җан белән эшкә керешә. Вакыт үтү белән ялгызлык үзен сиздерә башлый, бу ятим, моңсу тормыштан ул котылырга – өйләнергә була. Менә ул саклык кассасында эшләүче Наҗия исемле кызны очрата. «Барысыннан да элек Наҗия туташ шәһәрчә нәфис кыз иде. Аннан үзен бик сөйкемле итеп тота да белә. Бөтен килеш-килбәтеннән, тотыш-кыланышыннан, шулай ук шактый фасонча киенгән өс-башыннан аның җитеш тормышта, оста кулда пешеп җитешкән кыз булуы әллә каян күзгә бәрелеп тора иде» [15; 121].
Наҗиянең әти-әнисе, чыннан да, ни җитте кешеләрдән түгел, Байгузиннар дип яхшы исәптә йөргән төпле һәм ныклы оя бу. Әтисе Идият абзый озак еллар база директоры булып эшли, әнисе Майпәрвәз ханым гаять үткер, акыллы һәм уңганлыгы белән райүзәктә дан алган хатын. Аның уңганлыгы аш-суга, өй җыештыруга оста булуда гына түгел әле, аның «ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын» дип башлана торган тулы бер үз фәлсәфәсе бар. Наҗияне дә ул ир дигән бәндәне ничек сихерләүнең серләренә төшендереп, бернинди оят киртәләренә сыймаган киңәшләрен тыңларга мәҗбүр итә. Бу сүзләрне баштарак хурланып һәм чирканып тыңлаган Наҗия, тора-бара үзе үк аларга күнегә башлый, алай гына да түгел, әнисенең шул «политикасын» яшәү кагыйдәсе итеп ала. Саф күңелле кыз, ир белән торуны шактый мәкерле исәпләргә корып, иренең эше, абруе турында түгел, ә аннан ничек файдалану турында уйлап яши башлый. Әйтерсең лә, ул күрер күзгә матур, нәфис чәчәк-тамырлары белән сазлыкта утырган, сазлык һавасын сулап агуланган чәчәк булып чыга. Мостафинга моның мәгънәсен табигать күренеше дә раслап тора: «юлдан сул якта, сазлыкка әйләнгән бер кечкенә уйсулыкта, күче белән сары чәчәкләр үсеп утыра. Ялгыз үзләренә бер семья булып үсеп утырган бу озын сабаклы һәм бармак бите хәтле кечкенә чәчәкләрнең сары төсе искиткеч ачык, якты иде. Эретеп тамызган гәрәбә тамчысыдай янып торалар иде алар» [15; 166]. Халыкта аларны ачык төсенә карап кына түгел, бик зәһәр булганнары өчен «ут чәчәк» дип тә йөртәләр икән. «Менә син аны тотып иснәсәң, төчкертә ул, капсаң – авызны уттай яндыра, ышкынсаң тәнне боза. Алама нәрсә, шуңа күрә мал да ашамый аны» [15; 166].
Татар прозасында ат каракларын гәүдәләндергән әсәрләрне тикшереп чыкканнан соң берничә сорау туа. Ә ни өчен соң кеше караклык юлына баса? Аны моңа нәрсә этәрә? Минемчә, моның сәбәпләре берничә һәм алар әдәби әсәрләрдә дә шактый тулы чагылдырылган.
1. Кешенең үзенең финанс һәм материаль мөмкинлекләре чикләнгән булу. Кеше җан асрар, исән калыр өчен, ничек тә булса тереклек итәр өчен урлашуга бара, кеше милкенә кул суза. Мәсәлән, З.Хәкимнең «Кишер басуы» повестенда авыл халкы тамагын туйдырыр өчен колхоз байлыгын үзенеке итәргә тырыша.
2. Кешедә булган әйбергә кызыгып, аны кулга төшерү нияте белән урлашуга бару очраклары. «Аңарда бар, миндә дә булсын» дигән принциптан чыгып эшләнелгән эш. (Мәсәлән, Г.Тукайның «Су анасы» поэмасында малайның таракны урлау вакыйгасы).
3. Урлашу психологик чир буларак кешенең характерына гына түгел, ә акылына да үтеп керә. Бу очракта бурлык канга сеңгән һәм герой урлашмыйча түзә алмый, яки кеше әйберенә кул сузу хаҗәте «канга сеңгән» була. Бу очракта караклык нигездә нәселдән килгән күренеш буларак тасвирлана. Г.Ибраһимовның «Карак мулла», З.Зәйнуллинның «Ат караклары» әсәрләрендә әлеге күренеш нәкъ психологик аспектта ачыла бара.
Соңгы елларда әдәбиятта караклык, бурлык күренешләрен чагылдыру тагын да активлаша төште. Моның сәбәпләрен ачыклау чорның иҗтимагый, сәяси үзенчәлекләре белән характерлана һәм күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирә. Борынгыдан килгән кәсеп буларак караклыкның 80-90нчы елларда янәдән әдәбият мәйданына әйләнеп кайтуы сүз сәнгатенең ирек алуы белән генә аңлатылырга тиеш түгел. Билгеле, әлеге фактор да әһәмиятле роль уйнады. Аның белән беррәттән җәмгыятьнең капиталистик мөнәсәбәтләргә күчә баруы, шәхси хуҗалыкларда да мал санының артуы, ат ише эре хайваннарның күпләп асранылуы, шул вакыттагы хокукның таләпләре үтәлмәү караклык күренешенең янәдән килеп чыгуына сәбәпче булдылар.
Шулай итеп, татар прозасында, гомумән әдәбиятта, караклык, бурлык күренешләре чагылыш тапты һәм караклар образын художестволы гәүдәләндерүдә аерым үзенчәлекләр барлыкка килде. Әсәрләрдә кеше милкенә кызыгуның, кул сузуның башкарылу процессы белән янәшә әлеге күренешкә саналган менталь үзенчәлекләр дә ачыла бара.
1. Арсланов Г. Кишер басуы // Ватаным Татарстан. – 1994. – 26 март. – 4 б.
2. Аксаков С.Т. Детские годы Багрова-внука. – Чебоксары: Чувашское кн. изд-во, 1978.
3. Әдәби әсәргә анализ ясау: урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.
4. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 238 б.
5. Әхмәд ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1999. – 112 б.
6. Баянов Ә. Урланган ай. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1997. – 230 б.
7. Вәлиев М. Тормыш дулкыннары: Эссе, язмалар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2005. – 287 б.
8. Борев О. О комическом. – М.: Искусство, 1957.
9. Газизова А. Тарих битләре ни сөйли? // Тәтешле хәбәрләре. – 2006. – 7 октябрь. – 2 б.
10. Галиуллин Т. Тәүбә. Роман. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1997. – 125 б.
11. Герой. Стиль. Осталык. (Татар совет әдәбиятының кайбер мәсьәләләре). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 272 б.
12. Гизатов К. Диалектика национального и интернационального в советском искусстве. – М.: Знание, 1982. – 64 с.
13. Гребенникова Н.С. Функции аллюзий и реминисценций в современном романе. Зарубежная литература. ХХ век: Учебное пособие для вузов. – М.: Владос, 1999.
14. Гыйлђҗев А. Яра. Повесть, роман. – Казан: Татар. кит. нђшр., 1992. – 416 б.
15. Еники Ә. Әсәрләр. Биш томда. Т.2: Повестьлар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001. – 447 б.
16. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. – Казан: Мәгариф. – 2001. – 128 б.
17. Җђлђлиева М. Тойгы катламнары // Казан утлары. – 2002. – №11. – 160-169 б.
18. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2004. – 247 б.
19. Зәйнуллин З. Ат караклары. Роман // Казан утлары. – 1996. – №11.
20. Зәйнуллин З. Ат караклары. Роман // Казан утлары. – 1996. – №12.
21. Зөлкарнәев Ф. Чакма чакмый ут чыкмый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.
22. Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. Т.I. Хикәяләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1974.
23. Исмәгыйлов Ә. Комедиянең жанр үзенчәлеге. Икенче басма. – Казан, 1995. – 238 б.
24. Исхакый Г. Әсәрләр. 15 т., Т. II. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1999. – 185 б.
25. Кон И. К проблеме национального характера // История и психология. Под ред. Б.Ф.Поршнева и Л.И.Анцыферовой.– М.: Наука, 1971. - 122-158 с.
26. Конфликт и характер. – В кн.: Новые тенденции в литературе социалистического реализма. Под ред. Савельевой Л.И. – Казань: изд-во КГУ, 1981. С. 143.
27. Краткая литературная энциклопедия. Гл. ред. А.А.Сурков. Т.7. – М.: Советская энциклопедия, 1966.
28. Литературный энциклопедический словарь / Под общ. ред. В.М.Кожевникова, П.А.Николаева. Ред. кол.: Л.Г.Андреева, Н.И.Балашов, А.Г.Бочаров и др. – М.: Советская энциклопедия, – 1987. – 752 с.
29. Макарова В. Характер тудыруда тирәлекнең роле. // Фән һәм әдәбият. – 2003. – №1.
30. Максуди С. Миллият тойгысыныž социологик ђсаслары // Мирас. – 1994. – №№4, 5, 6, 10, 11-12; – 1995. – №№1-2, 3, 4, 5-6, 7-8, 10.
31. Национальное и интернациональное в литературе и искусстве. Отв. ред. М.Н.Пархоменко. – М.: Мысль, 1964. – 262 с.
32. Нефагина Г.Л. Русская проза второй половины 80-х – начала 90-х годов ХХ века. Учебное пособие для студ. фил. фак. вузов. – Минск: Экономпресс, 1998.– 231 с.
33. Нигъмәти Г. Татар совет әдәбиятында реализм мәсьәләләре. // Совет әдәбияты. – 1933. – №11-12. - 81-84 б.
34. Психологический словарь. Под ред. В.П.Зинченко, Б.Г.Мещерякова. 2-е изд., перераб. и доп. – М., 1971. – 156 с.
35. Сарьян Х. Нокталы өтер. Повестьлар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990. – 416 б.
36. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. Т.6: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: Раннур, 2001. – 544 б.
37. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. I том. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. – 476 б.
38. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда.II том. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979. – 726 б.
39. Тимофеев Л.И. Основы теории литературы. – М.: Просвещение, 1971. – 464 с.
40. Томашевский Б.В. Теория литературы. Поэтика. – М.: Аспект Пресс, 1999. – 334 с.
41. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы (Рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик ярдәмлек). – Казан: Яңалиф, 2005. – 220 б.
42. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003. -408 б.
43. Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Репринтное воспроизведение с приложением – Казань: Фонд ТЯК, 1991. – 210 с.
44. Фуксон Л.Ю. Комическое литературное произведение. – Кемерово, 1992.
45. Хализев В.Е. Теория литературы. – М.: Высшая школа. 1999. –398 с.
46. Ханзафаров Н.Г. Татарская комедия (Истоки и развитие). – Казань: Фән. – 268 с.
47. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, пед учил-ры, колледж студетлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 351 б.
48. Хафизов С. Кайда безнең рыцарьлар? // Казан утлары. – 2005. – №4.
49. Хәким З. Агымсуда ни булмас: Сатирик роман һәм повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 248 б.
50. Хђким З. Сайланма ђсђрлђр. Љч томда. Т. I: Гөнаһ. Роман. – Казан: Татар. кит. нђшр., 1997. – 399 б.
51. Хәмидуллин Л. Үз кыйбласын тапкан шәхес // Казан утлары. – 2000. – №3.
52. Хәлиуллина А.Г. Заман һәм герой (хәзерге татар прозасында герой һәм тип тудыру мәсьәләләренә карата). – Уфа: БДПУ нәшр-ты, 2007. -206 б.
53. Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов (тормыш һәм иҗат юлы). – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1964. -330 б.
54. Эльсберг Я. Вопросы теории сатиры. – М.: Сов. писатель, 1975. – 427 с.
55. Эльсберг Я.Е. Сатира, комическое, юмор. // Литература в школе. – 1954. – №6. С. 3-12.
56. Юдкевич Л. Проблема национального характера в литературе. // Гуляев Н.А., Богданов А.Н., Юдкевич А.Г. Теория литературы в связи с проблемами эстетики. – М.: Высшая школа, 1970. – 380 с.
57. Юсифли В.А. Проза: конфликты и характеры. – Баку: Язучы, 1986. – 164 с.
Тема: | «Татар прозасында караклык, бурлык күренешләренең әдәби чагылышы» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 58 | |
Цена: | 1900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика