Дипломная работа
«Әдәбиятта синестезия күренеше һәм аны өйрәнү тарихы»
- 62 страниц
КЕРЕШ….….…
ТӨП ӨЛЕШ
I бүлек.
Әдәбиятта синестезия күренеше һәм аны өйрәнү тарихы…
II бүлек.
ХХ нче гасыр татар әдәбиятында синестетик бизәкләр….…
Әдәби әсәрләрдә төсле тавыш символикасы …
Кешенең күрү сәләтенә бәйле синестетик сурәт тудыру чараларының идея-эстетик вазыйфасы….
Тою, тәм һәм ис сизү кушылмасында барлыкка килгән синестетик бизәкләр….
Абстракт синестезияләр (синестемияләр)….
Мәктәптә синестезия күренешен өйрәнү буенча методик күрсәтмәләр….
ЙОМГАК.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ….
КУШЫМТА…
Соңгы еллар әдәбият гыйлеме яңа күренешләрне өйрәнүгә, моңа кадәр өйрәнелмәгән мәсьәләләрне тикшерүгә, аларның табигатен ачыклауга аеруча игътибар итә башлады. Бу уңайдан әдәбият һәм психология фәне кисешендә торган синестезия күренеше дә үзенчәлекле. Бүгенге көндә бөтен җир шарында «төсле ишетү»не яки, гомум әйткәндә, «синестезия»не («кушып тоемлау»ны, тагын да төгәлрәк булырга тырышып карасак – «тоемлауны күзаллау») тикшерү аеруча кызыксыну уята. Бу уңайдан Интернет челтәрендә берничә тематик «битләр» ачылган, Америка һәм Халыкара синестезия җәмгыятьләре оештырылган.
«Синестезия» термины фәнни әйләнешкә йөз еллап элек кергән һәм бүген дә психологиядә, филологиядә һәм эстетикада шактый актив кулланыла. Синестезия мәсьәләсенә галимнәр күптәннән игътибар итеп киләләр, шулар арасында бөек акыл иясе Аристотель, философ А.Лосев, психолог А.Бине һ.б. исемен атау да җитә.
Шуңа карамастан, татар һәм төрки телләрендә бу проблема бөтенләй диярлек тикшерелмәгән. Соңгы елларга кадәр «синестезия», «синестетик троп» кебек сүз һәм сүзтезмәләр күпчелек татар тел белгечләрен, филологларны аптырата, югалып калырга мәҗбүр итә иде. Моның сәбәбе шунда: беренчедән, алар «синестезия» терминын филологиягә бөтенләй кагылышсыз, психологик яки медицина термины дип карыйлар. Икенчедән, барысы да аркылы һәм буйга тикшерелгән, дип санаган тел һәм әдәбият белгечләре беренче тапкыр «поэзиядә синестезия», «синестетик троп» кебек әйләнмәләрне очратканда, аларны бөтенләй исәпкә алмыйлар.
Синестезия мәсьәләләрен, аның әдәбияттагы, сәнгатьтәге чагылышын тикшерү Казанда 1960 нчы еллардан башлап үткәрелеп килгән конференцияләрдә башкарыла.
Татар сүз сәнгатендә синестезия мәсьәләләрен тирәнтен тикшерү белән философия фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты Б.М.Галеев шөгыльләнә. Галимнең бу проблемага кагылышлы кайбер хезмәтләрен атап үтәргә кирәк. «Төсле тоемлау» – могҗизамы, әллә гадәти бер «күз буумы»?», «Литература как «полигон» для изучения синестезии», «Светомузыка в системе искусств», «Содружество чувств и синтез искусств», «Синестезия – чудо поэтического мышления». Профессор Б.М.Галеев үзенең укучыларын да бу эшкә җәлеп итә. Шулар арасында Г.Сафина: «Татар шигъриятендә синестезия күренешенә кайбер мисаллар», «Синестезия в татарском языке», «Можно ли «видеть» звуки и «слышать» запахи?», И.Л.Ванечкина: «Цветной слух»: Чудо или юдо?», «Цветной слух и светомузыка», «Поэма огня», А.Ф.Лосева: «История античной эстетики: ранняя классика», «Античная музыкальная эстетика» һ.б мәкаләләрен әйтеп үтәргә кирәк.
Алдан әйтеп үтүебезчә, синестезия мәсьәләсе әдәбият гыйлемендә яңа, өйрәнелмәгән проблема, шуңа күрә дә инде ул игътибарны җәлеп итте. Квалификацион чыгарылыш эшенең актуальлеге тикшереләсе мәсьәләнең татар әдәбият нәзарәсендә әлегәчә тиешле өйрәнелмәвендә. Синестезия язучыларга тел чаралары ярдәмендә кызыклы, төгәл, художество ягыннан тулы ачылган образлы күренеш-вакыйгаларны тудыруга ярдәм итә. Шул сәбәпле, синестезия мөмкинлекләрен тирәнтен һәм күпкырлы өйрәнү зарур.
Татар әдәбият гыйлемендә синестезия мәсьәләсен тикшерү һәм проза әсәрләре мисалында синестетик табышларны барлау чыгарылыш эшенең максаты булып тора.
Билгеләнгән максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны хәл итү карала:
1. тормышта синестезия күренешенең барлыкка килү сәбәпләрен һәм аның фәндә тикшерелү тарихын өйрәнү;
2. «синестезия» төшенчәсен тулы ачыклаучы сыйфатларны билгеләү;
3. ХХ нче гасыр татар әдәбиятында синестезия күренешенең үзенчәлекләрен барлау;
4. татар прозасында, аеруча хәзерге чәчмә әсәрләрдә, синестетик табышларның идея-эстетик функциясен анализлау.
Чыгарылыш эшенең тикшерү объекты булып ХХ нче гасыр татар әдәбиятында синестезия мәсьәләсе килсә, өйрәнү предметы булып аерым авторларның әсәрләрендә чагылыш тапкан синестетик табышларның идея-эстетик функциясен барлау тора.
Чыгарылыш эшенең тикшеренү материалы булып хәзерге чор татар язучылары Т.Галиуллин, Ф.Латыйфи, Ф.Бәйрәмова, А.Гыйләҗев, И.Салахов, Ә.Сәлах һ.б. әсәрләре алынды. Шуны да аерым искәртергә кирәк, алда билгеләнгән авторларның әсәрләре хәзерге татар әдәбиятында синестезия мисалларының иң бай чыганагы булып тора.
Чыгарылыш эше кереш, ике бүлек, методик өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият исемлеге һәм кушымтадан гыйбарәт.
Ι БҮЛЕК. ӘДӘБИЯТТА СИНЕСТЕЗИЯ КҮРЕНЕШЕ ҺӘМ АНЫ ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫ
«Синестезия психология белән тыгыз бәйләнештә булган, чынбарлыкны кабул итүдә ассоцияләргә таянган, тәңгәл куеп булмаслык хис-кичерешләр нигезендә оешкан тоемлауны күзаллау күренеше ул» [52; 78].
Бирелгән билгеләмәдән кала, әлегә синестезия күренешенә тик психологик сүзлекләрдә генә аңлатма табарга мөмкин, чөнки синестезия фәндә иң беренче «психологик феномен» буларак тикшерелә башлаган. Синестезия нинди дә булса ярсыткычның (раздражительнең) теге яки бу тоемлау органына кагылып, субъектның ихтыярыннан тыш бу тоемлау органына гына түгел, ә икенче тоемлау органына хас булган өстәлмә хис-тойгылар яки күзаллаулар уятуыннан гыйбарәт. Синестезия тоемлауга бәйле барлыкка килгән тәэсирләнүнең бер модальлектән икенче модальлеккә күчүе белән бәйле. Мәсәлән, «кара авазлар», «якты тавыш» кебек синестетик метафора-символлар тойгыны гына түгел, ә үзләре тудырган психологик халәтне дә күрсәтәләр.
Белүебезчә, метафора кыскартылган чагыштыру гына түгел, ул кыскартылган каршы кую да. Бер-беренә каршы куелган билгеләр никадәр ерак торса, шулкадәр «метафорик көтелмәгәнлек» чагурак, диләр тел белгечләре. Димәк, бер-берсеннән ерак торган предмет яки күренешләрне янәшә кую (алар нигезендә охшашлык тудыру – Л.С.) – художестволы сөйләмнең төзелеш принципларының иң мөһименең берсе. Һәр чорның үз «метафорик фонды» бар, ул поэзиядә генә түгел, бөтен төр сәнгатьтә дә күзәтелә. Тупланган метафорик сурәт чаралары гасырдан-гасырга янәшә куеп булмаган әйберләрне яңа, көтелмәгәнчә чагыштыру нәтиҗәсендә үсә, катлаулана. Вакыт үтү белән бу аптыраткан, хәтта «мөмкин булмаган янәшәлек» гадәтигә әверелә, яңалары барлыкка килә.
Күрүебезчә, мондый «мәгънәсез сүзләр тезмәсенең» гадәти түгеллеге махсус «буталган хисләрдә» тора. Мондый хисара кисешләр психологлар телендә «синестезия» дип атала. Тел белемендә һәм поэтикада синестезия дип төрле хисара янәшә куеп чагыштыру булган тропларны һәм стилистик фигураларны атыйлар.
Синестезиянең иң киң таралган чагылышы – төсле ишетү. Бу очракта тавыш ишетү хисен генә түгел, төсне күзаллауны дә чагылдыра. Тел гыйлемендә синестезия – метафорик фикерләү дигән гомум билгеләмә бирелә [15; 123]. Һәм бу метафорик фикерләү нәкъ менә ассоциацияләр механизмына нигезләнә дә инде.
Ассоциацияләр нәрсәгә бәйләнгән соң? Профессор Х.Госман «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Яшьләр һәм остазлар» мәкаләсендә (1978, №5) болай дип яза: «Хәзерге фән кеше мие унбиш миллиард күзәнәктән – нейроннан тора. Алар сабый бала чагыбыздан алып, безнең барлык кичергән, күргән, ишеткән, сизгән, тойган нәрсәләребезнең сурәтләрен аңыбыз рөхсәте белән дә, аңардан рөхсәтсез дә үзләрендә беркетә баралар һәм гомергә саклыйлар. Без аларны «онытабыз» гына. Безнең кайсыдыр бер нейронда бер сурәт, кайсындадыр икенче сурәт ята. Аларны бер-берләренә ялгандыру беркемнең дә уена килмәгән. Элек һәркайсы бүтән нейроннар белән багланып хәрәкәт иткән. Шушы ике сурәтне берләштерү белән ике тарафта гомер сөргән ике нейронның һәр икесе сискәнеп, уянып китә дә, һәрберсе икенчесенә таба дулкын җибәрә. Дулкыннар очрашып бергә кушыла һәм шушы кушылудан хис туа, хыялда теге яки бу күренеш ачылып китә. Боларның үз гомерләре эчендә бер-берләренә таба беренче башлап дулкын җибәрүләре булганга, ике араны тоташтырган юл юк. Дулкыннар ике арада яткан бүтән нейроннар катламын ера-ера, аларны да уятып, кузгатып, тәшвиш тудырып, үзләренчә көч-куәт җыя-җыя, өстәмә төсләр, моңнар ала-ала тәгәриләр. Шуңа күрә кушылу процессы да аерата тәэсирле, кабынып чыккан хис очкыны да аеруча нурлы була, күрәсең, ул рухка ләззәт китерә» [22; 154].
Әлеге хисара күчешләрне төрлечә аңлатып карыйлар. Иң элек аны тавыш белән төснең физик охшашлыкларына нигезләнеп «кушып хис итү» ягъни «соощущение» дип карыйлар. Моннан тыш синестетик табышларның барлыкка килүен анатомия, медицинага да бәйлиләр («бәлки, күз белән колакның нерв күзәнәкләре буталгандыр»). Өченчеләр, бәлки, бу патологик атавизм, файдалы булса да, барыбер психик авыру, («беренчел тәэссоратлардан сакланып калган сенсорлык синкретизмының кабатлануы») чагылышыдыр, диләр. Чыннан да, тавыш кисә дә алмый, нәзек тә була алмый, яна да алмый, бу мөмкин түгел. «Төсле ишетү»не Көнбатышта психоделика формасы дип санау популярлашкан иде. Бүген Көнбатышта да, Русиядә дә синестезияне гади генә итеп психиканың ниндидер бер эзотерик үзенчәлеге дип аңлаталар. Синестезия тик аерым «сайланган», «серле гыйлемгә» ия булган кешеләргә генә аңлаешлы дип карала.
Үзенең психологик статусы буенча синестезия хисара ассоциация булса, тел ягыннан караганда ул – метафора (хисара күчерү ясаган метафора), әдәбият яссылыгыннан фикер йөреткәндә – образ тудыру чарасы. «Ассоциация», «метафора», «синестезия» сүзләре этимологик яктан «бәйләнеш» сүзенә кайтып кала. Нинди системада да элемент, компонентларга караганда әнә шул бәйләнешләрне табу һәм өйрәнү кыенрак та инде.
Синестезия төрлемодаль тәэсирләрне үзеннән-үзе килеп чыккан яки максатлы янәшә куеп чагыштыру, чагыштыру юлы белән булдырылган вербаль булмаган фикерләүнең үзенчәлекле чагылышы, дип карый Б.М. Галиев [11; 56]. Синестезия – социаль, мәдәни феномен. Нәкъ менә тел һәм сәнгатьтә синестезия формалаша һәм иң актив кулланыла.
Казан синестезия мәктәбе вәкилләре бөек немец психологы һәм музыка белгече А. Веллеком артыннан синестезияне телдә һәм сәнгатьтә яшәгән хисара ассоциацияләр дип карыйлар. Мондый синестезия очраклы характердагы «клиник» һәм «невротик» синестезиядән аерыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, рус тел гыйлемендә берничә йөз синестетик характердагы метафоралар табылган. Моннан тыш, күпчелек телләрдәге синестетик метафоралар якын, хәтта кабатлана. Димәк, алар онтологик яктан гомуммәгънәле һәм асылы белән кешегә карый дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Лексик «синестетик фонд»ның акрын булса да үсүе, баюы табигый хәл, һәм гомуммәгънәле синестезияләрне аерып чыгару өчен төрле телләрдә чагыштырма анализ үткәрү бик файдалы булыр иде. Шунысын истән чыгарырга ярамый, телдә вербаль синестезия барлыгына борынгылар ук игътибар итә. Мәсәлән, Аристотель авазларның «яктылыгы» һәм төсләрнең «нечкәлеге» хакында уйланганда «тел образлары ярдәмендә хисара күчереш бар дип фаразлый» [34; 85], – ди философ А.Лосев.
Йөз ел тирәсе инде «синестезия» термины фәнни телдә кулланылып килә, тик һаман да аның асылы һәм әһәмияте турында бәхәсләр кимеми, әлеге төшенчәнең өйрәнү предметы һәм чикләре төгәл билгеләнмәгән.
Әлеге ситуациянең үзенчәлеге шунда: мондый интермодаль бәйләнешләр вербаль булмаган, тойгылы фикерләүнең системалы чагылышы буларак күпчелеге түбән акыласты дәрәҗәсендә формалаша һәм аң дәрәҗәсенә күтәрелеп сүзләрдә, шул исәптән поэтик сүздә дә, теркәлеп таныла.
Әдәбияттагы синестетик фигуралар еш кына сүз уйнату буларак карала. Әлбәттә, моны бөтенләй кире кагып булмый. Шуңа карамастан, сөйләм телендә ничәмә гасырлар буе җыелып килгән киң таралыш алган синестетик метафоралар фонды һәм тагын да синестетик тропларның поэзиядә художестволы сөйләм агышында мөмкин булулары һәм яшәп килүләре бу тропларның шулай ук гомумәһәмиятле психик нигезле икәнен раслый. Бу дәлилләрдән баш тарту дөнья төзелешен тел үзенчәлекләре белән бәйләп аңлатырга омтылган лингвистик фәлсәфәнең, ягъни «психофизик», бу очракта, дөресрәге «лингвопсихологик», параллелизмның тел белән психиканың үзара бәйләнешләрен инкар иткән ниндидер яңа бер төренең өскә чыгуын белдерә.
Психолог А.Бине поэтик синестезияләрне аерым бер төр метафоралар – «зәгыйфь-метафоралар» [12; 67] дип карый. Һәрбер метафораның образлы киная буларак психологик нигезендә ассоциация (безнең очракта хисара) ятканын исәпкә алып, синестезиянең үзенчәлеге икеләтә кинаялелектә дигән фикердәбез, чөнки бу очракта мәгънә күчерү икенче хисләр сферасына кереп башкарыла. Шушы моментны аңлаганда синестезия гамәлдә булган поэтик чаралар системасына җиңел генә кереп урнаша.
Поэтик синестезиягә образлылыкның барлык гомум билгеләре хас: «уйлар тынгысызлыгы» уяту, иҗатта катнашу шатлыгы, кабул итүнең күтәренке күпмәгънәлелеге, мәгънә «үстерү», хәтта үзгәртү, әйтелмәгәннән яңа (иң мөһим) мәгънәне чыгару, бердән гомумгә кушылу, – болар барысы да фикерләүнең бөтенлеген генә түгел, тирәнлеген тәэмин итә.
Синестетик тропларда бу билгеләр мөмкин кадәр куертылган. Чөнки, бер яктан, модальлекнең гетерогенлыгы аң эшчәнлеген активлаштыра һәм тропны барлыкка китергән ноктаны табу өчен «мәгънәләр дөньясы» дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә мәҗбүр итә. Икенче яктан, әлеге логик операция хислелекнең икеләнү формасында һәм күпчелеге иң түбән сенсор дәрәҗәдә башкарыла. Синестетик троп – беренче һәм икенче сигналь системаларының күптөрле дәрәҗәләрнең (антагонистик) капма-каршы кушылуларына китергән (бер яклап аңның, икенче яклап хислелекнең) гармоник хәрәкәте нәтиҗәсе.
Әдәби синестезияне анализлау художестволы фикерләүнең вербаль булмаган формаларын ачыклауга җиңеллек китерә. Моннан тыш мондый анализ синестезиянең үзенең нюансларын психик феномен буларак өйрәнүгә хезмәт итә.
Безнең көндәлек сөйләм телебез синестезиягә бик бай, аны чын мәгънәсендә «синестетик метафоралар каберлеге/зираты» [11; 64] дип атарга була. Мәсәлән, якты тавыш, җылы төс, салкын төс, җиңел көй, үткен сүз һ.б.
Нәкъ менә сөйләм телендә синестезияне киң куллану аның этимологик билгеләмәсе «кушып/бергә тою/сизү» түгеллеген раслый. Чынында синестезия – ул «кушып күзаллау», «кушып хис итү». Үзенең психологик халәте буенча синестезия – ул ассоциация, анык кына әйткәндә - хисара ассоциация (еш кына күпдәрәҗәле, системалы). Синестезия – ул метафорик фикерләү чагылышы, ә метафорик аң үзе ассоциацияләр механизмына нигезләнә.
Шулай итеп, сүз метафора, ассоциация, чагыштыру, янәшә куеп чагыштыру, кинаяләп әйтү турында бара. Шулай да, «кыз – лилия чәчәге» дигән метафорада күз белән күрелгән әйбер күрелгән нәрсә белән янәшә куелса, кызны курай авазлары белән чагыштыру синестетик характерда. Фәндә билгеле булганча, метафора килеп чыгышы ягыннан «охшашлык» ассоциацияләренә нигезләнгән. Ә синестезия беренче карашка янәшә куеп булмаган, төрле хисләрнең (мәсәлән, күрү һәм ишетү) «охшашлыгы»на бәйле формалаша. Бу очракта охшашлык эчтәлек (мәгънә, эмоциональ тәэсир) ягыннан я форма (төзелеш/структура) ягыннан булырга мөмкин. Хисара күчерү, синестетик чагыштыру теләсә нинди «охшашлык» ягыннан янәшә куеп чагыштыру кебек үк – болар барысы да аң, фикерләү эшчәнлеге. Тик бу очракта фикерләү сенсор-хисле сфера кысаларыннан чыкмый, ягъни бу төр фикерләү үзенчәлекле вербаль булмаган, образлы-хисле фикерләү була. Синестезиядә вербаль булмаган фикерләү гади визуаль яки музыкаль фикерләүдән катлаулырак, чөнки ул вербаль булмаган фикерләүнең әлеге формалары арасында барлыкка килгән бәйләнеш яки ассоциацияләр дәрәҗәсендә тормышка ашырыла.
Күп кенә тел белгечләре төрле хис-тойгылар – күрү һәм ишетү, тәм сизү һәм ишетү, ишетү һәм ис сизү һ.б. – кисешендә барлыкка килгән метафорик гыйбарәләрнең татар телендә булу мөмкинлеген аңлап, кабул итеп җиткерми. Әмма махсус тикшеренүләрнең нәтиҗәсе татар әдәбиятында синестетик метафорага бихисап мисаллар барлыгын раслый. Аларның бер өлеше күрү һәм ишетү: яшел тавыш, көмеш тавыш; икенчеләре – тәм сизү һәм ишетү: тәмсез сүз, ачы сүз, тозлы сүз, баллы тавыш; өченчеләре – тәм сизү һәм ис сизү: тәмле ис; дүртенчеләре ишетү һәм тоемлау, сиземләү тойгылары кисешендә оешкан – коры тавыш, сыек аваз, йомшак тавыш, салкын сүз һ.б.
Мәшһүр каләм остасы Лев Николаевич Толстой сәнгатьнең асыл нисбәтенә карата бик тә гыйбрәтле мондый сүзләр әйтеп калдырган: «Сәнгатьнең төп максаты – әгәр ул бар икән һәм аның максаты бар икән, шуннан гыйбарәт – гади сүзләр белән генә әйтеп бирә алмый торган серләрне ачу. Чөнки сәнгать үзе дә шуннан башлана. Сәнгать – ул сәнгатькәрнең үз күңеле катламнарына юнәлдерелгән микроскобы һәм шуның аша бөтен кешеләргә уртак булган серләрне тасвирлый» [47; 150].
Метафора көтелмәгән вә кабатланмас образлар тудыру ягыннан телнең иң үтемле чараларыннан саналырга хаклы. Нәкъ менә метафорик күзаллаулар аша язучы теге яки бу күренешләрнең һәм вакыйгаларның, әсәрдә сурәтләнгән геройларның асыл мәгънәләрен ачып бирә, аларга төсмерләр өсти. Алай гына да түгел, метафоралар – алар чынбарлыкның каршылыклы бербөтенлеген ачып бирердәй, бер ноктага кысылган моделе.
Халык күңеленең биниһая киңлекләрен үз эченә сыйдырган татар әдәби әсәрләренә килсәк, ул метафорик гыйбарәләргә шактый бай. Алар, нигездә, «катып калган» метафоралар; озак еллар куллану нәтиҗәсендә аларның күчмә мәгънәләре шулкадәрле стандартлашкан, без аларны баштарак метафора буларак та кабул итмибез: «китап бите», «тау түбәсе», «өстәл аягы», «көймә койрыгы», «сәгать суга», «сәгать йөри», «җылы сүз», «якты бәхет», «каты сүз», «татлы өмет», «якты теләк» – саный китсәң, туган телебез тоташ метафоралардан тора дип уйларсың.
Әдәби әсәрләрнең арсеналында мондый саллы коралларның куәтлерәк тә, катлаулырак та формалары киң кулланыла. Әйтик, «мәхәббәт уты», «дуслык бакчасы», «каеннарның ак күлмәге», «сүз тәме», «уктай кара кашлар», «күзләрнең йолдызлардай януы» әнә шундыйлардан.
Алда санап үтелгән гомуми сөйләм теленә караган һәм әдәби әсәрләрдә кулланылган метафоралар арасында чынбарлыкны тоемлау – кичерешләр аралыгында туганнары да очрый, алар фәндә синестезияләр дип аталалар. Синестетик фикерләүнең кабатланмас асылы шуннан гыйбарәт, ул арадашчы ассоциацияләр җирлегендә, кешенең ике төр тоемлау берлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Соңгы дәвердә дөньяның төрле почмакларында «төсле тоемлау»ны ягъни «синестезия» күренешен, ниндидер бер ашкынып мавыгу дәрәҗәсендә өйрәнү башланды. Әле анда, әле монда шушы мәсьәләгә караган Халыкара конференцияләр уздырыла, күпсанлы диссертацияләр яклана, алай гына түгел, соңгы вакытта синестезиянең Халыкара һәм Америка Кушма Штатларында җәмгыятьләре барлыкка килде.
Синестезия мәсьәләсенә галимнәр күптәннән игътибар итеп киләләр, шулар арасында бөек акыл иясе Аристотель, философ А.Лосев, психолог А.Бине һ.б. исемен атау да җитә.
Аристотель авазларның «яктылыгы» һәм төсләрнең «нечкәлеге» хакында уйланганда «тел образлары ярдәмендә хисара күчереш бар дип фаразлый» [34; 85]. Психолог А.Бине поэтик синестезияләрне аерым бер төр метафоралар – «зәгыйфь-метафоралар» дип саный [12; 67].
Академик Б.М.Галиев сүзләре белән әйтсәк: «Метафора, фәндә кануни хакыйкать булып расланганча, генетик – килеп чыгышы ягыннан «охшашлык ассоциацияләренә» нигезләнгән; синестезиягә килгәндә исә, мондый «охшашлык» бөтенләй дә тәнгәл куеп булмаслык хис-кичерешләр (мәсәлән, күрү һәм ишетү аша туган тәэссоратлар) нигезендә оеша, шуңа күрә дә ул, тыштан караганда, кичерешләрнең парадоксаль оеткысы буларак кабул ителә. Әйтергә кирәк, «охшашлык» биредә яки эчтәлек буенча, яки форма (структура) буенча барлыкка килергә мөмкин. Хис-кичерешләр арасындагы мондый күчеш – синестетик чагыштыру – теләсә нинди охшашлык буенча тәңгәлләштерү кебек үк, аңлашылса кирәк, фикерләүнең үзенчәлекле нәтиҗәсе. Тик фикерләү бу очракта сенсорлык – сиземләү кысаларыннан читкә чыкмыйча хәрәкәт итә; ягъни ул сүзсез – вербаль булмаган – хиссеми, сурәтле фикерләү төренә карый. Алай гына да түгел, әйтик, гадәти күреп торудан туган яки музыкаль фикерләүдән аермалы буларак, ул сүзсез – вербаль булмаган – фикерләүдән югарырак баскычта тора, чөнки ул чынбарлыкны төрледән-төрле полимодаль бөтенлекле кабул итү системасы югарылыгында башкарыла. Ә инде мондый синестетик фикерләү аңның тирән вә яшерен чоңгылларында туа дип фараз кылсак һәм тышка аның нәтиҗәсе генә саркылып чыгуын тәкърарласак, болар барысы да аңа серлелек төсмерен өсти» [16; 149].
Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшендә күп галимнәрне кызыксындырган һәм кайберләрен хәтта куркыткан синестезия мәсьәләсе бүгенге чор татар прозасы мисалында карала. Тикшеренү материалы итеп хәзерге чор татар язучыларының проза әсәрләре алынды: Т.Галиуллинның «Сәет Сакманов» трилогиясе, Ф.Латыйфиның «Хыянәт» тарихи романы, Ф.Бәйрәмованың «Кырык сырт», «Караболак» романнары, «Кыңгырау» повесте, А.Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога» роман-хатирәсе, И.Салаховның «Колыма хикәяләре» романы, Ф.Садриевның «Таң җиле» романы, Р.Мөхәммәдиевнең «Кенәри – читлек кошы», «Утлы таба өстендә» романнары, З.Хәкимнең «Кишер басуы» сатирик повесте, Ә.Салахның «Каеннар юлы» повесте, һәм чагыштыру өчен XX нче гасырның беренче яртысында дөнья күргән Г.Бәшировның «Җидегән чишмә» романы, Ф.Әмирханның «Хәят» повесте.
Шуны билгеләргә кирәк, атап үтелгән әсәрләр синестетик бизәкләргә шактый бай булып чыктылар. Калганнарга караганда Т.Галиуллин «Сәет Сакманов» трилогиясендә синестетик метафораларны иң күп кулланган. Тикшеренү нәтиҗәсендә барысы өч йөз сиксән бер синестезия мисалы табылды. Шуларның йөз дә кырык тугызы «Сәет Сакманов» трилогиясеннән. Мәсәлән, җылы сүз; тәмсез сүз; тәмләткечсез сөйләшү; соры тавыш; тоссыз тынлык; кара тавыш; йөгәнсез, тезгенсез уйлар; йомры уйлар; калын, ачы тавыш; тозлы-борычлы сүзләр; пычак күзләр; пычрак караш; сасы хәбәр һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, синестезияләр төрле хис-тойгылар – тоемлау һәм ишетү; тәм сизү һәм ишетү; күрү һәм ишетү; күрү һәм абстракт кичереш; күрү, тәм сизү һәм ишетү; ис сизү һәм абстракт кичереш – кисешендә барлыкка килгән. Шулай итеп, бу анализдан чыгып шундый нәтиҗәгә килдек, ишетүгә һәм күрүгә нигезләнгән синестетик метафоралар язучылар тарафыннан ешрак кулланылган.
XX нче гасырның беренче яртысында дөнья күргән Г.Бәшировның «Җидегән чишмә» романында, Ф.Әмирханның «Хәят» повестында да синестетик бизәкләр табылды, алар сан ягыннан азрак. Бу хәзерге чор татар әдәбиятында киң таралган синестезия бизәкләре язучылар тарафыннан күптәннән кулланылган сурәтләү чарасы икәнлегенә ишарәли.
Чыгарылыш эшендә куелган максатка ирешү юлында шундый нәтиҗәләргә килдек:
1) синестезия – ул бернинди дә аномалия түгел, ә язучының образ, сурәт тудыруда бер чарасы булып тора;
2) синестетик гыйбарәләр кеше табигатенә хас булган биш төп тоемлау органнарының – күреп белү, ишетеп белү, ис сизеп белү, тәм сизеп белү һәм тоеп белү – үзара тыгыз бәйләнү һәм өзлексез аралашып тору нәтиҗәсендә барлыкка киләләр. Мәсәлән, баллы яңгыр; лайлалы бушлык; күмер күз; салкын, сасы исле күзләр һ.б.;
3) биш төп тоемлау органнарының берсе яисә икесе абстракт кичереш (хиссемият) белән кисешеп шулай ук синестетик метафора барлыкка китерә ала. Мәсәлән, кара сакаллы фикер; сасы хәбәр; кайнар, сагышлы моң һ.б.
4) синестезия ярдәмендә авторлар укучыга геройның иң беренче чиратта аның психик халәтен, холык-фигылен, эчке дөньясын, теге яки бу моментта булган кичерешләрен, шулай ук кайвакыт тышкы портретын, хәтта чорны тирәнтен һәм күпкырлы итеп ачып салуга ирешә. Ягъни синестетик бизәк язучы тудырган дөньяны күз алдына бастырырга ярдәм итә.
5) синестезияләр аша язучыларның дөньяны сурәтле, хисси, төсле кабул итү, тормыш күренешләрен үзенчә тою, кичерүен, тел белән сурәт ясау, ясаган сурәтне тыгыз мәгънәләр белән үрү, рухи-әхлаки кыйммәтләрне нечкә бәяләү маһирлыгы күренә.
Әлеге чорда синестезия мәсьәләсе күпләрнең игътибарын җәлеп итә һәм киләчәктә дә тирәнтен өйрәнүне сорый.
1. Аристотель. Риторика: «Об ораторском искусстве». – М: Лабиринт, 2000. – 221 с.
2. Бәйрәмова Ф. Күңел карлыгачларым: Повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.
3. Бәйрәмова Ф. Кырык сырт: Романнар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.
4. Бәширов Г. Бүген дә, иртәгә дә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 271 б.
5. Бәширова И. Сәнгатьле чәчмә әсәрләр теле. Татар прозасында хикәяләү стильләренең үсеше һәм аның әсәр теленә тәэсире. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 96 б.
6. Бәширова И. Сүз белән сурәт ясау. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 176б.
7. Ванечкина И.Л. Цветной слух и светомузыка. – В кн.: Языки науки – языки искусства. – М., 1999.
8. Ванечкина И.Л., Галеев Б.М. «Цветной слух»: Чудо или юдо? //Человек. – 2000. – №4.
9. Ванечкина И.Л., Галеев Б.М. Поэма огня. – Казань: Таткнигиздат, 1981.
10. Виноградов В. О языке художественной прозы: Избранные труды. – Москва: Наука, 1980. – 360 с.
11. Галеев Б.М. Литература как «полигон» для изучения синестезии. //Междисциплинарные связи при изучении литературы. – Изд-во КГУ, 2003.
12. Галеев Б.М. Светомузыка в системе искусств. – Казань, 1991.
13. Галеев Б.М. Синестезия в мире метафор. – В кн.: Синтез в русской и мировой художественной культуре. – М., 2004.
14. Галеев Б.М. Синестезия и музыкальное пространство. – В кн. Музыка, культура, человек. – Вып.2. – Свердловск, 1991.
15. Галеев Б.М. Содружество чувств и синтез искусств. – М.: Знание, 1982.
16. Галиев Б.М. «Төсле тоемлау» – могҗизамы, әллә гадәти бер «күз буумы»? //Казан утлары. – 2003. – №6.
17. Галиуллин Т. Тәүбә: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.
18. Галиуллин Т. Төнге юллар: Роман. – Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 2003.
19. Галиуллин Т. Элмәк: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.
20. Галиуллин Ф. Безнең заман кешесе //Мирас. – 1998. – №7.
21. Герой. Стиль. Осталык. (Татар совет әдәбиятының кайбер мәсьәләләре). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 272 б
22. Госман Х. Яшьләр һәм остазлар //Казан утлары. –1978. – №5.
23. Әдәбият белеме сүзлеге /Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 238 б.
24. Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 нче том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.
25. Әхмәдулин А. Төнге юлларда ниләр булмас? //Галиуллин Т. Төнге юллар. – Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 2003.
26. Әшрәфҗанов Х. Гаделлек эзләүчеме, әллә мафияме? //Галиуллин Т. Тәүбә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.
27. Җәләлиева М. Әдәбиятта тойгы катламнары: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.
28. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. – Казан: Мәгариф, 2001. – 128 б.
29. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004. – 274 б.
30. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.
31. Заһидуллина Д. Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр //Казан утлары. – 2004. – №10.
32. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык) – Казан: Мәгариф, 2006.
33. Курбатов Х. Сүз сәнгате: татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 с.
34. Латыйфи Ф. Хыянәт: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.
35. Литературный энциклопедический словарь /Под общ. ред. В.М.Кожевникова, П.А.Николаева. Ред. кол.: Л.Г.Андреева, Н.И.Балашов, А.Г.Бочаров и др. – М.: Советская энциклопедия, 1987. – 752 с.
36. Лосев А. Античная музыкальная эстетика. – М., 1960.
37. Лосев А. История античной эстетики: ранняя классика – М.: Высшая школа, 1963.
38. Мөхәммәдиев Р. Кенәри – читлек кошы: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.
39. Мөхәммәдиев Р. Утлы таба өстендә: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.
40. Поварисов С. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. – Уфа: Китап, 1997. – 224 б.
41. Потебня А. Мысль и язык. – Киев: СИНТО, 1993. – 191 б.
42. Садриев Ф. Таң җиле: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.
43. Салах Ә. Каеннар юлы: Повесть //Казан утлары. – 2003. – №3.
44. Салахов И. Сайланма әсәрләр. – Казан: Хәтер, 2002.
45. Сафина Г. Можно ли «видеть» звуки и «слышать» запахи? //Идель. – 2001. – №12.
46. Сафина Г. Синестезия в татарском языке. – В кн. Прометей-2000. – Казань: Фэн, 2000.
47. Сафина Г. Татар шигъриятендә синестезия күренешенә кайбер мисаллар //Казан утлары. – 2003. – №6.
48. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда. Т. III. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 831 б.
49. Тимофеев Л.И. Основы теории литературы. – М.: Просвещение, 1971. – 464 с.
50. Тресиддер Д. Словарь символов. – М.: Гранд, 2001. – 443 с.
51. Фатхрахманов Р.Г. Творческая лаборатория прозаика (на материале произведений А.Еники, М.Магдеева, А.Гилязова, Н.Фаттаха и др.). Автореф. диссерт. канд. фил. наук. – Казань, 2000. – 32 с.
52. Хаков В. Стилистика һәм сүз сәнгате. Укытучыларга ярдәмлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 158 б.
53. Хализев В.Е. Теория литературы. – М.: Высшая школа. 1999. – 398 с.
54. Халиуллина А.Г. Заман һәм герой – Уфа: БДПУ нәшр-ты, 2007.
55. Халиуллина А.Г. Әдәби әсәрдә төсле тавыш символикасы //Преподавание родных языков в Башкортостане (в рамках Государственной программы «Народы Башкортостана»). Материалы круглого стола. – Уфа: Издательство БГПУ, 2007.
56. Хатипов Ф. Прозада психологизм турында //Казан утлары. – 1973. – №6.
57. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 351 б.
58. Хафизов С. Әдәбиятта базар заманы //Казан утлары. – 1998. – №8.
59. Хафизов С.Х. Әдип шәхесе һәм иҗат психологиясе мәсьәләләре. – Уфа: БДУ нәшр-ты, 2001. – 27 б.
60. Хәким З. Агымсуда ни булмас… Сатирик роман һәм повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.
61. Хөсни Ф. Карурманга керәм. Иҗат психологиясе һәм иҗатның кайбер башка мәсьәләләренә кагылышлы эпизодлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 256 б.
62. Хөсни Ф. Уйланулар: (Әдәби осталык мәсьәләләре). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 222 б.
63. Храпченко М.Б. Творческая индивидуальность писателя. Изд-е 4-е. – М.: Худ. лит., 1977. – 446 с.
Тема: | «Әдәбиятта синестезия күренеше һәм аны өйрәнү тарихы» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 62 | |
Цена: | 2100 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика