Дипломная работа
«Татар сәхнә әсәрләрендә М.Җәлил образын гәүдәләндерү чаралары»
- 76 страниц
КЕРЕШ….…
ТӨП ӨЛЕШ
I бүлек.
Татар сәхнә әсәрләрендә Муса Җәлил образы….
1.1. Р.Ишморатның «Үлмәс җыр» героик драмасында һәм Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясендә шагыйрь образы ….
1.2. И.Юзеевның «Соңгы төн» трагедия-легендасында Муса Җәлил образы ….
1.3. Т.Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» пьесасында Муса Җәлил образы.
II бүлек. Татар сәхнә әсәрләрендә М.Җәлил образын гәүдәләндерү чаралары…
МЕТОДИК БҮЛЕК .….….….
ЙОМГАК.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ….
Кешелек тарихында югалмаска туган исемнәр, югалмаска туган җырлар бар. Аларның үлемсезлеген, тарихтагы урынын Вакыт билгели. Муса Җәлил исеме дә халкыбыз тарихына якты легенда булып кереп калды, шуңа да аның шәхесенә һәм иҗатына карата булган кызыксыну беркайчан да тынып тормады.
Муса Җәлил – фаҗигале язмышлы, үзеннән тормаган иҗтимагый явызлык өчен газиз гомере белән түләгән, әмма нинди генә кыен шартларда яшәмәсен, сыкранмаган, өмет нурын сүндермәгән, изге теләкләрен, рухи-фәлсәфи эзләнүләрен нечкә тоемлы нәфис шигъри әсәрләрендә халкына, киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган, үткән һәм киләчәк гасырларның бөек шагыйре .
Кешелек сыйфатлары белән дә ул гаҗәеп шәхес буларак ачыла. Тоткынлыкта 791 көн уздыруга карамастан, рухи яктан сынмаган, фашистлар алдында баш имәгән, илен сатмаган. 1943 елның июнендә үлемгә хөкем ителеп һәр сәгате, минуты белән әҗәл көткәндә дә иленә, язмышына ләгънәт, бәддога укырга ашыкмый. Мондый вакыт өчен күз яшенә буылу, пессимизмга бирелү хас булса да, Җәлил үзенең рухи ныклыгы белән тетрәндерә. Шуңа да Җәлил батырлыгын белгән төрле милләт вәкилләре үлемне җиңгән шагыйрь дип әйтәләр.
Батырлык юлы . Муса Җәлилнең гомер юлын әнә шулай атап булыр иде. Моңа шагыйрь махсус әзерләнеп килмәгән, билгеле. Ул аның яшәү рәвеше, тормышы белән бәйле. Бу кеше ныклыгын, иҗатчы рухының көчен үзенең яшәве, эшчәнлеге һәм үлеме белән раслады. Аның бөтен тормышы – халыкка һәм туган илгә хезмәт итүнең, чын намус һәм керсез күңел белән яшәүнең үрнәге.
Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты. Шагыйрьнең татар мәдәниятында аерым урын алып торуын танырга, укыту-тәрбия эшендә файдаланырга кирәк.
Каһарман шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатының әдәби-эстетик үзенчәлекләрен тикшерү, новаторлык һәм традицияләр яссылыгыннан чыгып бәя бирү, филологик анализ ясау эшендә зур казанышлар бар. Атап әйткәндә, Г.Кашшаф, Р.Бикмөхәммәтов, Н.Юзеев, З.Мәҗитов, М.Гайнуллин, Р.Мостафин, Х.Госман, М.Фәйзуллина, М.Маннурова, Ш.Хамматов, Х.Курбатов, Ф.Ибраһимова, К.Барская, Н.Исәнбәт, Ә.Мәхмудов һ.б. гыйльми эшләре шагыйрь иҗатына карата тәфсилле анализ бирде. Бу хакта рус язучылары һәм галимнәре В.Воздвиженский, Ю.Корольков, К.Симонов, К.Зелинский, В.Альтов, Л.Шилов, Б.Невская зур эш башкаралар. Бөек әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын хәзер безнең илдә генә түгел, Россиядән читтә дә өйрәнәләр. Мәсәлән, француз язучысы Луи Арагон, немец язучылары Леон Небельцаль, Франц Лешнитцер, Эрих Мюллер, бельгиялы Роже Бодар, ирак әдәбиятчысы Җ.Камалетдин. Бөтен дөньяны таң калдырган бөек шәхеснең һәр адымы кешелек өчен кадерле булуы табигый хәл булып тора.
Нәтиҗә ясап, шуларны әйтергә кирәк, Җәлилнең данлы тормыш юлына, иҗади уңышларына багышланган меңнәрчә гәзит хәбәрләре, йөзләрчә журнал, фәнни җыентыкларда басылган мәкаләләр, күпсанлы китап һәм гыйльми монографияләр, романнар, пьесалар, повестьлар, кинофилмьнар, телевизион һәм театр спектакльләре, музыкаль әсәрләр, рәсемнәр һәм башкалар иҗат ителде. Шулар рәтеннән, «Өзелгән җыр эзеннән» (Р.Мостафин), «Не пропавший без вести», «Жизнь – песня», «Через сорок смертей» (Ю.Корольков), «Муса Джалиль» (Э.Давыдов) дигән һәм башка документаль повестьларда татар шагыйренең сугышчан батырлыгы бөтен тулылыгында сурәтләнде.
«Муса Җәлил» (Н.Исәнбәт), «Үлмәс җыр» (Р.Ишморат), «Соңгы төн» (И.Юзеев), «Моңлы бер җыр» (Т.Миңнуллин), «Канат җәйгәндә» (Н.Асанбаев), «Хөкем» (Ә.Гаффар), «Шартлы көн» (Д.Вәлиев) әсәрләре – М.Җәлилнең яшьлек чорын, сугыш кырында күрсәткән каһарманлыгын сурәтләү ягыннан кыйммәтле сәхнә әсәрләре. Шулай ук, «Кызыл ромашка» телевизион фильмы, «Кызыл ромашка» һәм «Ана бәйрәме» мултипликацион фильмы, «Моабит дәфтәре» кинофильмы, «Муса» исемле дүрт серияле телевизион спектакль шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатыннан чыгып эшләнгән чаралар булып торалар.
Җәлил феноменының билгеләнгән һәм ачылмаган яклары белән бүгенге галимнәр, педагогларның игътибарын җәлеп итүе һәм яңа геополитик шартларда, идея-эстетик үзгәрешләр яктылыгында актив өйрәнелергә тиешлеге бәхәс уятмый .
Күп еллар дәвамында әдәби тәнкыйть М.Җәлил иҗатына, аның шәхесенә игътибарлы булса да, татар драматургиясендә М.Җәлил образын гәүдәләндергән әсәрләргә гомуми күзәтү ясаган, системалы һәм тулы итеп тикшергән хезмәтләр юк. Әлеге мәсьәләнең комплекслы бәяләмәдә чагылыш тапмавы драматургиядә М.Җәлил образын тикшерүнең актуальлеген билгели.
Чыгарылыш эшенең максаты булып татар сәхнә әсәрләрендә М.Җәлил образының гәүдәләнешен тикшерү тора.
Куелган максатны тормышка ашыру барышында түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1. Муса Җәлил образын гәүдәләндерү мәсьәләләренә багышланган фәнни-методологик хезмәтләрне өйрәнү;
2. Трагедия һәм драма төшенчәләренә салынган мәгънә төсмерләрен ачыклау, сәхнә әсәрләрендә шагыйрьнең трагедик яисә драматик шәхес буларак чагылдырылуын билгеләү;
3. Муса Җәлил образын яктырткан татар сәхнә әсәрләрен тикшерү, шагыйрьне гәүдәләндерү чараларын барлау.
Тикшерү объекты булып Риза Ишморатның «Үлмәс җыр», Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасы, Илдар Юзеевның «Соңгы төн» трагедия-легендасы, Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмасы, истәлекләр, мәкаләләр тора.
Тикшерү предметы – билгеләнгән әсәрләрдә Муса Җәлил образы, аның бирелеше.
Тәкъдим ителгән чыгарылыш эше структур яктан керештән, М.Җәлил образының бирелешен һәм М.Җәлил образын гәүдәләндерү чараларын барлауга багышланган ике бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
ТӨП ӨЛЕШ
I БҮЛЕК. ТАТАР СӘХНӘ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ
МУСА ҖӘЛИЛ ОБРАЗЫ
Тарихи шәхес образын гәүдәләндерү 60-80нче еллар татар драматургиясенә хас күренеш. Сугыштагы кеше характерын, рухи дөньясын тулырак гәүдәләндерү белән бергә, хәзерге әдипләр аңа авыр сынауларны уңышлы үтәргә булышкан социаль-әхлакый көч чыганаклары белән дә кызыксыналар. Бу батырлыкның рухи чыганакларын авторлар геройның югары гражданлык хисләрендә, күңел байлыгында, халык рухына нык таянуында һ.б. күрәләр.
Бөек Ватан сугышы һәм сугышның соңгы елларында драматургиядә төп иҗат көчен җәмгыятебездәге уңай сыйфатларны, алдынгы кешеләрне, каһарманлыкны, сугыштагы кешенең рухи ныклыгын, бернинди кыенлыкларга да бирешмәүче оптимистик табигатен гәүдәләндерүгә сарыф ителә. Һәм бу – табигый хәл. Билгеле булуынча, Ватан сугышында социализм шартларында җәмгыять белән сәнгатьнең бердәмлеге, алар арасындагы тыгыз бәйләнеш үзенчә бер көч белән чагылды. Күпмилләтле совет сәнгате вәкилләре туган халыкларының азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшендә катнашуны үзләренең җәмгыять алдындагы изге бурычы итеп санадылар. Сугышның беренче көннәрендә үк Мәскәүдә митингка җыелып, язучылар «Ватаныбыз дошманнарына каршы изге халык көрәшенә үзләренең бөтен көчләрен, бөтен тәҗрибәләрен һәм талантларын, кирәк булса, гомерләрен дә бирергә әзер булуларын» белдерәләр .
Шул дәһшәтле заманны поэтик яктыртуда күркәм уңышларга ирешү белән бергә татар әдәбияты зур югалтуларга да дучар була. Милли поэзиянең алтын фондына кергән Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Рәхим Саттар һәм башкалар сугыштан әйләнеп кайтмый. Мондый шагыйрьләрнең тормышы да, иҗаты да батырлыкка әверелгән легендага әйләнә. Нәкъ шуның белән алар хәзерге әдипләр игътибарыннан төшмиләр. Х.Туфан, С.Хәким, И.Юзеев һәм башкаларның шигырь-поэмаларында, бердән, әлеге шәхесләрнең батырлыгы шигъри планда гәүдәләндерелсә, икенчедән, аларның шундый сыйфатлары белән киләчәк буыннарга шагыйрь һәм гражданлык үрнәге булып торуларын күрсәтүгә басым ясала .
Күрүебезчә, шагыйрь-геройлар рәтендә лаеклы урынны Муса Җәлил дә алып тора. Илебезнең азатлыгы, халкының бәхете өчен көрәшеп һәлак булган геройның исеме һичкайчан онытылмый. Г.Кашшаф, Р.Бикмөхәммәтов, Н.Юзеев, Т.Галиуллин һәм башка бик күп әдипләр әлеге эшкә үз өлешләрен керттеләр. Муса Җәлил турында татар драматургиясендә иҗат ителгән әсәрләр арасында Р.Ишморатның «Үлмәс җыр», Н.Исәнбәтнең « Муса Җәлил», И.Юзеевның «Соңгы төн», Т.Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмалары, Н.Җиһановның «Җәлил» операсы бар. М.Җәлил образын, шулай ук, Ф.Халитов, А.Аббасов, И.Ишбүләков, Р.Тәҗетдинов, Х.Бегичев һ.б. иҗат иткәннәр.
Характер буларак ул гаять үзенчәлекле. Аңа шундый сыйфат хас: гомерен хезмәт иясенең азатлыгы һәм бәхете өчен януга багышлау, кешенең изге бурычы шунда булуын тирән аңлау һәм үзенең көрәше белән шуны раслау. Әлеге сыйфатлары белән ул образ буларак гәүдәләндерерлек каһарман. Шуңа да бу әдәби образ гүзәл һәм рухландыргыч сыйфатка ия, үзенең прототибын дөрес һәм тулы чагылдыра .
Шуны да аерып әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышында катнашкан героик шәхесләрнең әдәби образлары илленче елларда ук тудырыла башлый. Мондый әсәрләр арасында М.Җәлилгә багышланган беренче әсәрләрдән булып Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил» (1956) исемле трагедиясе һәм Р.Ишморатның «Үлмәс җыр» (1955-56) дип аталган героик драмасы тора. Боларда башлыча М.Җәлилнең дошман тылында күрсәткән батырлыгы һәм төрмәдә уздырган соңгы көннәре тасвирлана. Фашистларга каршы алып барган яшерен көрәш вакытында, аннан соң кулга алынгач булган вакыйгаларда татар кешесенең ныклы ихтыяры, туган иленә ахыргача бирелгәнлеге гәүдәләнә. Һәр ике драматург Ватан сугышы чорында халкыбызны тиңдәшсез батырлыкларга рухландырган эчке көчләрне нәкъ менә шунда күрәләр.
Дәһшәтле сугыш еллары ерагайганнан ерагая бара, ләкин безнең әдипләр татар кешеләре каһарманлыгы әхлакый нигезе турында ешрак уйланалар. Хәзерге вакытта шагыйрь һәм аның көрәштәшләре турында үзеңнең сүзеңне әйтү бик авыр һәм җаваплы эш. Соңгы вакытта Т.Миңнуллин, Д.Вәлиев, И.Юзеев драмалары барлыкка килә. Монда М.Җәлил батырлыгы замандаш күзлегеннән карала. Р.Ишморат, Н.Исәнбәт үзләренең әсәрләрендә яшәешнең вакыйгалыгына күбрәк игътибар иткән булсалар, яңа буын драматургларының пьесаларында милли-тарихи проблема философик дәрәҗәдә гомумиләштерелә .
Муса Җәлил дөньяның һәр мәдәниятле кешесенә дә билгеле шәхес ул. Аны фашизмга каршы көрәштә гадәттән тыш батырлык күрсәткән патриот шагыйрь дип беләләр.
Бөтен халык бәйрәм иткән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 62-еллык юбилей тарихыннан күренгәнчә, җәмгыятьтә солдат-патриот каһарманлыгына карата булган игътибар әдәбият, сәнгать өлкәсендә дә үзенең көчен югалтмый. Күптән түгел булып үткән сугыш вакыты эзләре буенча бик күп драматик әсәрләр барлыкка килә. Монда төрле конфликт ситуацияләрдә җиңүче характерының үзенчәлекләре ачыла. Муса Җәлил исеме сатылмас намус, нык ихтыяр һәм Ватанга мәхәббәт символы булып тора. Муса Җәлилнең гражданлык һәм иҗади каһарманлыгы чын мәгънәсендә легендар булып китте.
«Моабит дәфтәрләре»нең Туган якка кайтуыннан соң һәм аларның авторының каһарманлыгы турында хәбәр таралганнан соң, М.Җәлил шәхесе һәм иҗаты миллион кешеләрнең игътибары объектына әйләнә. Шагыйрьне яхшы белгән язучылар, бигрәк тә татар язучылары, һәлак булган тугандашы истәлегенә әдәбиятта аның үлмәс образын гәүдәләндерүнең зарурлыгын аңлыйлар. Беренчеләрдән драма була. Монда эш жанрның өлгерлегендә түгел, дип билгели әдип М.Шарипов. Әдәбият белгече фикеренчә, беренчедән, шагыйрь язмышы, бигрәк тә тоткынлык чоры, кешелеккә каршы булган көч һәм идеология белән бәрелешкә керүе, чынбарлык героикасы уңайлы драматик материалга нигез була.
Икенчедән, М.Җәлилнең сугыш елларында язылган һәм шагыйрьнең язмышына алыштыргысыз аңлатма булып торган әсәрләр пьеса өчен иң яхшы чыганак булып торалар. «Моабит дәфтәрләре»н игътибар белән укыган вакытта сюжет-композицион нигезен – бу циклның драматургиясен табуы авыр түгел. Монда героизм һәм драматизм, лирик геройның хисләре һәм дәрте органик рәвештә үрелгән .
Аңлашылуынча, элекке чорлардан алып хәзерге вакытка кадәр шагыйрь образы сүз осталарының игътибарын җәлеп итеп торган. Һәр яңа әсәр шушы образны ачуга һәм баетуга зур адым ясый. Шагыйрь һәм поэзия темасына багышланган драма әсәрләренең озын рәтендә (Р.Ишморат «Үлмәс җыр», Н.Исәнбәт «Муса», Т.Миңнуллин «Моңлы бер җыр», Д.Вәлиев «Шартлы көн» һ.б.) И.Юзеевның «Соңгы төн» трагедия-легендасы герой-шагыйрь образына эмоциональ-психологик яктан тирән үтеп керүе белән аерылып тора.
Шагыйрь гомеренең соңгы елларына мөрәҗәгать итеп, драматург Риза Ишморат «Үлмәс җыр» исемле героик драма иҗат итә. Шушы беренчеләрдән булган М.Җәлил турындагы художество-документаль әсәрдә автор аны герой-көрәшче буларак кына түгел, ә үзенчә гадәттән тыш какшамас рухлы, куркусыз, чынбарлыкны поэтик сизгер рәвештә үзләштергән иҗади шәхес итеп сурәтләргә тырыша. Документаль фактлар белән беррәттән автор драмада тарихи дөрес характерда булган сәнгати уйланма да куллана.
Шул ук вакытта, драмада М.Җәлил образын ачуда рәсми төсмер дә бар. Бу өлешчә, пьеса язган вакытта, Җәлил гомеренең соңгы еллары турында фактик мәгълүмәтләрнең җитмәве, романтик тасвирлау, зарыгып көтелгән һәм капылт кабынган горурлык хисе белән дә аңлатыла.
Безнең тарафтан сәхнә әсәрләрендә Муса Җәлил образының бирелеше һәм аны гәүдәләндерү чаралары анализланды. Бу максаттан Р.Ишморатның «Үлмәс җыр», Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил», И.Юзеевның «Соңгы төн», Т.Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» әсәрләре тикшерелде.
Әлеге дүрт әсәрне чагыштырып килгәндә, Муса Җәлил образы турында түбәндәгене әйтеп үтәргә кирәктер:
- әсәрләрдәге үзәк геройлар бер-берсенә охшаган: аларда батырлык, көчле рух кебек сыйфатлар аеруча ачык итеп бирелә;
- әсәрләрнең уртак булган ягыннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк: әлеге дүрт әсәрдә дә Муса Җәлилнең иҗади шәхес булуына басым ясала;
- Р.Ишморатның «Үлмәс җыр» героик драмасында, Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясендә һәм Т.Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмасында Шагыйрь кеше заты тарафыннан итеп, реаль җирлектә гәүдәләндерелсә, И.Юзеевның «Соңгы төн» әсәрендә ул әкияти, фантастик, ягъни өстен көчкә каршы торырга мәҗбүр шәхес итеп тәкъдим ителә;
- Р.Ишморат һәм Н.Исәнбәт әсәрләрендә Шагыйрьнең гаиләле кеше булуы искә алына, аның шәхси тормышына якынаю сизелә, ә калган ике әсәрдә бу хакта әйтелми;
- И.Юзеев трагедиясендә гәүдәләндерелгән Шагыйрь образы вакытлы ләззәтләргә, рәхәтлекләргә бирелеп хыянәт чатында торганда хатасын аңлап, дөрес юлны сайлый;
- Р.Ишморат, Н.Исәнбәт, Т.Миңнуллин әсәрләрендә Муса үз принципларыннан читкә тайпылмыйча көрәш юлын дәвам итә һәм калган колларны да үзе артыннан әйди. Ләкин китерелгән дүрт әсәрдә дә уртак чишелеш, тарихтан билгеле булган вакыйга сурәтләнә - Муса Җәлил гомере палач балтасыннан өзелә.
Шуны да аерым билгеләргә кирәк, әсәрләр үзләренең тональ бирелеше ягыннан да аерылалар. Р.Ишморат әсәрендәге горур Җәлил инде мәңгелек һәйкәл буларак гәүдәләнә. Аны шул хәлендә киләчәк буыннар истә тотачак, аның гомере «үлмәс җыр» булып дәвам итә.
М.Җәлил факел-йөрәк булып күренә, үзенең янып-ялкынланып торган йөрәген сугышның барлык дәһшәте аша югары күтәреп алып чыккан Данко булып күз алдына килеп баса. Ул үзе – лирик. Һәм шушындый халәттә лирик булып калу өчен никадәр көч-куәт кирәк! Ул сагыш – сагыну хисләре белән яза, әмма батырлык сыйфаты аннан беркайчан да аерылмый. Кызы турында сөйләгәндә ул Ватаны турында сөйли, сөеклесе турында сөйләгәндә ул Ватаны турында сөйли. Һәм ул тагын җәлләд балтасы астында да Ватаны турында уйлавын әйтә. Ул һаман үсә бара, батырлыгы арта һәм бөек эшләр башкаручы кеше биеклегенә күтәрелә.
Н.Исәнбәт трагедиясе оптимизм белән сугарылган әсәр. Муса Җәлил уңай герой буларак, безнең фикеребезчә, рухи азатлыклы, гуманлы, горур шәхес булып күрсәтелгән. Ә инде икенче чиратта аның героизмы, көрәшкә омтылышы тора. Әмма Җәлил образы кайбер урыннарда сентиментальлеге белән дә аерылып тора, җир кешесе буларак аны шәхси проблемалары да борчый.
Нәкый Исәнбәт, шул ук вакытта, Муса Җәлилне символ итеп тә күрсәтү дәрәҗәсенә дә ирешә. Моның аша трагедиянең яңгырашы көчәя бара. Ә икенчедән, Н.Исәнбәт шагыйрьнең иҗат үрнәкләрен дә оста файдалана, ягъни М. Җәлилнең шигырьләре дә шагыйрьнең табигый талантын күрсәтеп кенә калмыйлар, ә Җәлилнең символлыгын калкытып күрсәтәләр һәм әсәрнең идеясен тагын да көчәйтүгә ярдәм итәләр.
И.Юзеев шагыйрь образында Туган илен яратучы һәм аның өчен канының соңгы тамчысына кадәр көрәшүче кеше сыйфатларын чагылдыра. Ул әлеге әсәрендә какшамас кыюлык, ихтыяр көче, сатылмас намус кебек сыйфатларга хас нык шәхесне сурәтли. Әсәр мәңгелек философик проблемаларга кагыла, шул уңайдан шагыйрь һәм поэзия проблемасына да. Шулай ук, ул үзенең көчле милли характерда булуы белән башка әсәрләрдән аерылып тора. Шагыйрь образы аркылы драматург рухи кыйммәтләрнең материаль кыйммәттән өстен булуын ачып сала.
Т.Миңнуллин героен алганда, ул – оптимист, киләчәк буынның тынычлыкта, иреклектә яшәвенә өмет белән карый. Әмма язучы бу характерны материалист буларак та ача, ягъни ул фашистның үз-үзләрен исән калдыруына ышанмый һәм үзен юк өметләр белән юатмый. Әсәрдә аның характерының кырыслык чаткылары да чагылып китә. Шулай ук, автор аның көчле рухлы, батыр йөрәкле булуына басым ясап күрсәтә.
Гәүдәләндерү чараларына килгәндә, И.Юзеев трагедиясе тел-сурәтләү чараларына бик бай әсәр. Моңа аның шигъри стильдә язылган булуы да нигез булып торадыр. Әлеге чаралар арасыннан язучы эпитет һәм чагыштыру кебек художество детальләрен күбрәк куллана. Бу әсәр шартлылыкка һәм күпмәгънәле символикага корылган. Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясендә сүзләр дә, аларның әйтелеш формасы да гади, тормышчан. Ләкин, шуңа карамастан, тел-сурәтләү чаралары әсәрнең эмоциональлеген билгеләүдә һәм Муса образын тудыруда зур роль уйныйлар. Әсәрдә символизм уңышлы куллана. Төгәлрәк әйткәндә, елмаю һәм җыр символлары аерым әһәмияткә ия. Р.Ишморатның «Үлмәс җыр» әсәре, шулай ук, гади тел белән язылган. Шулай да эпитет, метафора, чагыштыру кебек һәм башка поэтик детальләргә урын бирелә. Т.Миңнуллин драмасы тулысынча диалогка корылган. «Моңлы бер җыр» драмасында да җыр символына зур урын бирелә. Ул, шулай ук, гәүдәләндерү чараларына бай әсәр. Монда ул поэтик детальләрдән бигрәк тә эпитетларга күп тапкыр мөрәҗәгать итә.
Шулай итеп, тарихи шәхес образын гәүдәләндерү 60-80 еллар драматургиясенә дә хас күренеш. Сугыш елларында әдәбият дөньясы зур югалтуларга дучар була һәм мондый шагыйрьләрнең тормышы да, иҗаты да батырлыкка әверелгән легендага әйләнә. Шушы җәһәттән әдәбиятта бердән, әлеге шәхесләрнең батырлыгын күрсәтергә булса, икенчедән, аларны шундый сыйфатлары белән киләчәк буыннарга шагыйрь һәм гражданлык үрнәге итеп мәңгеләштерү бурычы килеп баса. М.Җәлилгә багышланган әсәрләр шулар рәтеннән була.
Муса Җәлил образын ачкан әлеге әсәрләр сәхнә әсәрләре арасында мөһим урын алып торалар.
1. Ахмадуллин А. Татарская драматургия. – Казань, 1983.
2. Әдип һәм галим ( Драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатының белгече Н.Исәнбәтнең 70 ел тууына карата мәкаләләр җыентыгы). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1969. – 124 бит.
3. Әдип һәм галим: Нәкый Исәнбәтнең 100 еллыгына багышланган җыентык. – Казан: Милли китапханә, 2000. – 56 б.
4. Әдәбият белеме сүзлеге. Төз.ред.: А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1996 – 238 б.
5. Әхмәдуллин А. Бүгенге драматургиядә конфликт һәм характерлар // Герой, стиль, осталык. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1972. – Б.85-111.
6. Әхмәдуллин А. Гасырны үзенә сыйдырган иҗат // Мәгариф – 1999. – №12. – Б.26-27.
7. Әхмәдуллин А. Дөреслеккә ирешү юлында. Мәкаләләр: – Казан: Тат.кит.нәшр., 1993. – 255 б.
8. Әхмәдуллин А. Драматург һәм аның геройлары // Совет әдәбияты. – 1964. – №12 – 136 б.
9. Әхмәдуллин А. Офыклар киңәйгәндә: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2002. – 240 б.
10. Әхмәдуллин А. Хәзерге татар драматургиясенең жанр һәм стиль үзенчәлекләре // Метод, стиль, жанр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1976. – Б.104-124.
11. Әхмәдуллин А. Драматург уйлана, эзләнә // Казан утлары. – 1969. - №8.
12. Әхмәдуллин А. Бүгенге драматургиядә конфликт һәм характер. Китапта: Герой, стиль, осталык. – Казан: ИЯЛИ АН СССР, 1972.
13. Әхмәдуллин А. Халыкчан характерга омтылганда. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.
14. Әхмәдуллин А., Ханзафаров Н. Әсәрләрендә халык язмышы: Н.Исәнбәт драматургиясе турында. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1995. – Б.3-12.
15. Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.Ә. Әдәбият: Унберьеллык урта мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия / А.Г.Әхмәдуллин ред. – Үзгәртелгән икенче басма. – Казан: Мәгариф, 1997. – 319 б.: рәс.белән.
16. Бәширова Б. Сүз белән сурәт ясау. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1974.
17. Бикмөхәммәт Р. М.Җәлил /Дошманны җиңгән җырлар турында. – Казан: 1985.
18. Вәлиев Д. Язмышның чарасы бер генә. Сәхнә әсәрләре. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1982.
19. Виноградов В. О языке художественной литературы. – М.: Мысль, 1959.
20. Винокур Г. О языке художественной литературы. – М., 1991.
21. Галиуллин Т. Шигырь әсире / /Мәдәни җомга. – 2006. – 10 февраль.
22. Гаффар Ә. XX гасыр уллары: «Моңлы бер җыр» әсәре. Татар дәүләт академия сәхнәсендә // Социалистик Татарстан. - 1981. - 10 март.
23. Гуляев Н. Теория литературы. – М.: Высшая школа, 1977. – С. 166.
24. Гыйззәт Б. Р.Ишморат һәм аның геройлары. – Совет әдәбияты. - 1963. - №12. – 143-147б.
25. Җәлил М. Әсәрләр. Дүрт томда. Т.4. – Казан, 1976. – 253 бит.
26. Җәлилиәна үсештә: Герой-шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты, атаклы «Моабит дәфтәре» авторы Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган вузара гыйльми-гамәли конференция материаллары. – Уфа: БДПУ нәшр-ты, 2006. – 124 б.
27. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.
28. Заһидуллина Д. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004 – 367 б.
29. Зөлкарнаев Ф. Чакма чакмый ут чыкмый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1991. – 184 бит.
30. Ибраһимов Ф. Олы драматург. – Совет мәктәбе. - 1973. - №10. – 40-41б.
31. Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. – К.: Тат.кит.нәшр., 1964.
32. Иделле Г. Данлы чор турында үлмәс җыр // Социалистик Татарстан. 25 октябрь. - 1963.
33. Исәнбәт Н. Әсәрләр. Дүрт томда. Том II: Трагедияләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 416 б.
34. Исламов Ф. Якты образы – күңелләрдә // Мәдәни җомга. – 2006. – №5.
35. Ишморат Р. Килер ул якты көн. Пьесалар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1993. – 251 бит.
36. Кашшаф Г.С. Муса Җәлил. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1961. – 542 бит.
37. Кашшаф Г.С. Муса турында истәлекләр. – Казан: Тат.кит.нәшр.,, 1964. – 263 бит.
38. Кильмухаметов Т. Поэтика башкирской литературы. – Уфа: Китап, 1995.
39. Кәрим М. Урал буйларыннан килсәң дә син // Әдип һәм галим (Драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатының белгече Н.Исәнбәтнең 70 ел тууына карата мәкаләләр җыентыгы). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1969. – 14 б.
40. Лотман Ю. Анализ художественного текста. – Л., 1972.
41. Миңнуллин Т. Кырларым-тугайларым. Пьесалар җыентыгы. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1982.
42. Муса Джалиль. К 60-летию со дня рождения поэта-героя. – Казань, 1996.
43. Мәхмүтов Һ. Нәкый Исәнбәт трагедияләре //Драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатының белгече Н.Исәнбәтнең тууына карата мәкаләләр җыентыгы). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1969. – Б.15-36.
44. Мәхмүтов Һ. Заман белән бергә. – Казан утлары. – 1973. - №10. – 128-133б.
45. Мостафин Р. Җәлилчеләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1988.
46. Муса Җәлил. Фотоальбом. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1976.
47. Мустафин Р. Джалиль и Мефистофель //Дружба народов. – 1970. – №5.
48. Новиков Л. Художественный текст и его анализ. – М., 1988.
49. Русские писатели о литературном труде: в 4-х томах., Т.I, - Лен.: Издательство «Советский писатель», 1954. – 759 с.
50. Русско-татарский словарь. / Э.М.Ахунзянов, Р.С.Газизов, Ф.А.Ганиев и др.; Под ред. Ф.А.Ганиева. – 2-е изд., стереотип. – М.: Рус.яз., 1985. – 736 с.
51. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: Раннур, 2001. – 544 б.
52. Татар совет әдәбияты: 10 класс өчен дәреслек / Н.Юзиев ред. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987.
53. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2005. – 848 б.
54. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары: 5-11 сыйныфлар. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2005.
55. Тимофеев Л. Основы теории литературы. – М.: Просвещение, 1979.
56. Ушинский К.Д. Педагогические сочинения: В 6т. – Т.1. – М.: Педагогика, 1988.
57. Хализев В.Е. Теория литературы. – М.: Высшая школа, 2002. – 437 с.
58. Ханзафаров Н. Драматургия Н.Исанбета и фольклор //Тезисы научной конференции молодых ученых ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова КФ АН СССР. – Казань, 1974. – С.120-123.
59. Ханзафаров Н. Н.Исәнбәт драматургиясе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1982.
60. Ханзафаров Н. Нәкый Исәнбәт драматургиясе (жанр, конфликт һәм герой проблемалары). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1982. – 192 б.
61. Ханзафаров Н. Пьесаларның жанр аныклыгы // Метод, стиль, жанр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1976. – Б. 203-211.
62. Харисов М. Шагыйрь безнең белән // Cоциалистик Татарстан. – 23 февраль. – 1981.
63. Харисов М. Үлмәс җыр. («Моңлы бер җыр» Мәскәү сәхнәсендә)// Cоциалистик Татарстан. - 5 март. - 1981.
64. Хатипов Х.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002.
65. Хафизов С. Шагыйрьләр һәйкәле // Казан утлары. – 1985. - №7.
66. Хәйри Х. Драматургиябызның зур остасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1960.
67. Хәким С. Кирәк җирдә, бик тиешле төштә // Әдип һәм галим (Драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатының белгече Н.Исәнбәтнең 70 ел тууына карата мәкаләләр җыентыгы). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1965. – Б.12.
68. Хәким С. Мусаның үзе кебек. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1969.
69. Хөсни Ф. Уйланулар: (Әдәби осталык мәсьәләләре) – Казан: Тат.кит.нәшр., 1961 – 222 б.
70. Шамуков Г. Н.Исәнбәт: язучының тормыш һәм иҗаты турында монография. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1959 – 76 бит.
71. Юзеев И. Мәхәббәт китабы. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. «Шигырь китапханәсе» сериясе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1982.
72. Юзеев И.Г. Мәңгелек белән очрашу: Шигырьләр, поэма, трагедияләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985. 255 бит.
73. Юзеев Н. Хәзерге татар поэтикасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1973 – 354 б.
Тема: | «Татар сәхнә әсәрләрендә М.Җәлил образын гәүдәләндерү чаралары» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 76 | |
Цена: | 2100 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика