Дипломная работа
«Ризван Хәмид драматургиясендә милләт язмышы проблемасы»
- 54 страниц
I. Кереш. 3
II. Төп өлеш.6
1 бүлек. Ризван Хәмид драматургиясендә милләт язмышы проблемасы
1.1. “Хан кызы” тарихи драмасында милләт язмышы мәсьәләсе. 6
1.2. Р.Хәмиднең “гаилә драмаларында” милләт язмышы проблемасын сурәтләү үзенчәлеге. (“Олы юлның тузаны”, “Җиде баҗа”, “Ак тамырлар иле” әсәрләре мисалында). 14
2 бүлек. Р.Хәмид драматургиясендә милли тормыш картинасын тудыру чаралары. 30
III. Методик бүлек
Драматург Ризван Хәмиднең тормыш юлы һәм иҗаты (ХI сыйныфта
дәрес)….…. 40
IV. Йомгак. 49
V. Библиография. 52
Бүгенге татар драматурглары алдынгы традицияләрне уңышлы дәвам итәләр. Ә безнең сәхнә әдәбиятындагы мондый традицияләр иҗтимагый мәсьәләләрне кыю хәл итүгә, заманның әйдәүче идеяләрен чагылдыруга, замандашларның гүзәл образын тудыруга һәм боларның барысын да сәнгатьчә сурәтләүгә нигезләнгән. Югары гражданлык хисе, социаль үткерлек, югары сәнгатьчелек безнең көннәрдә татар сәхнәләрендә барган күпчелек пьесаларның төп үзенчәлеген тәшкил итә. Соңгы унбиш-егерме елны үз эченә алган хәзерге татар драматургиясенең үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре, беренче чиратта, сиксәненче еллар уртасында җәмгыятьтә башланып киткән үзгәртеп кору процесслары белән бәйле. Демократиянең бер чагылышы буларак, хәбәрдарлыкка, сүз ирегенә, фикер төрлелегенә юл ачылу халыкның иҗтимагый активлыгына, үзаңы үсешенә китерә. Милләтнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләре алгы планга куела. Татар телен саклау һәм үстерү, рухи мирасны бөтен тулылыгында халыкка кайтару, традицияләрне, йола-гадәтләрне саклап калу өчен чаралар күрелә башлый.
“Хәзерге татар драматургиясендә яңалыклар тема, жанрлар төрлелегендә дә, әдәби сурәтләү алым-формаларында да күзәтелә. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә милли үзаң үсү, дәүләтчелекне торгызу идеясенең киң яклау табуы әдәбиятта милли тематиканың киң чагылуына китерде. Милләтебезне инкыйраздан ничек коткарырга? Аның телен, менталитетын, яшәү рәвешен, традицияләрен ничек саклап калырга? Әлеге сораулар бу чор драма әсәрләренең күпчелеген иңләп үтә” - дип билгели галим һәм тәнкыйтьче Ә. Закирҗанов.
Т. Миңнуллин, И. Юзеев, А.Гыйләҗев, Р. Хәмид, Ф. Бәйрәмова, М. Гыйләҗев кебек язучылар заман үзгәрешләренең еш кына шәхеснең рухи кыйбласын югалтуга, әхлакый түбәнлеккә төшүгә, күңел катылыгына китерүенә тирән борчылу белдерәләр, гасырлар дәвамында милләтне саклап килгән әхлакый кыйммәтләрне сакларга чакырып чаң кагалар. Бу темаларны аеруча үткен һәм эзлекле рәвештә сурәтләгән язучыларның берсе – Ризван Хәмид.
Ризван Хәмид (Ризван Мирхәбибулла улы Хәмидуллин) 1941 елның 24 октябрендә Башкортстаннның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында туа. 1963-1971 елларда Казан педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1971 елда “Чаян” журналы редакциясендә фельетончы, соңрак хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1978-1979 елларда А.В.Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтында берьеллык Югары курсларда укый. 1981-1983 елларда Чаллы язучылар оешмасын җитәкли. 1985-1987 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары вазифасын башкара. Җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына килгән Р. Хәмиднең беренче җитди әсәре – “Синең урыныңа кайттым.” драмасы 1978 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела. Татар сәнгатенә беркемне дә кабатламый торган үзенчәлекле характерлар алып килгән драматург үзенең пьесаларында көнүзәк проблемаларны кыю рәвештә күтәрергә, күренеш вакыйгаларының асылына төшенергә омтылуы белән аерылып тора. Әдипнең утыздан артык әсәрләре арасында актуаль мәсьәләләрне яктырткан “Кайтыр идем” (1979), “Каен җиләге” (1981), “Китәм инде” (1981-82), “Майның унбишләрендә” (1984), “Олы юлның тузаны” (1986), “Җиде баҗа” (1988) һ.б. пьесалары татар театр сәхнәләрендә лаеклы урын алды. XX гасыр ахыры – ХХI гасыр башында иҗат ителгән “Ак тамырлар иле” (1989-1990), “Хушлашырга безгә иртә әле” (1991), “Хан кызы” (1993-1994) әсәрләре дә хәзерге татар драматургиясенең казанышы буларак бәяләнде.
Чыгарылыш эшенең үзәгендә Ризван Хәмиднең драма әсәрләрендә милләт язмышы мәсьәләсе чагылышын тикшерү максаты тора. Тикшерүнең актуальлеге нәрсәдә соң? “Татар милләте – кешелек тарихында тирән эз калдырган халык. Аның бай тарихы, күп гасырлар буена тупланган кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияте, асыл гореф-гадәтләре, күпкырлы педагогикасы бар” , - дип язды Ш. Җәләлиев “Милли тәрбия нигезләре” исемле хезмәтендә. Р. Хәмид әсәрләрендә исә бу тема төп урынны алып тора. Галимә Г. Каюмова әдипнең иҗатын тикшереп болай дип яза: “Драматург үзенең пьесаларында татар халкының көчле халык булуын күтәреп чыга, үз халкыннан, үз теленнән йөз чөереп, башкаларга иярүне хурлык һәм ахмаклык билгесе булуына төшендерә” .
Тәнкыйтьче Ә. Закирҗанов Р. Хәмид иҗатын тикшереп: “Р. Хәмид җәмгыятебезгә килеп кергән рухи бушлык, миһербансызлык, байлык артыннан куу кебек әхлаксыз күренешләр өчен тирәнтен борчыла. Мондый хәлнең шактый тирәнгә җәелүен, милләтнең киләчәгенә янавын искәртеп үтә” , - дип яза.
Тикшерү өчен әдипнең “Хан кызы”, “Ак тамырлар иле”, “Җиде баҗа”, “Олы юлның тузаны” исемле пьесалары алынды. Төп максаттан чыгып түбәндәге сорауларны ачыклау мөһимлеге күзалланды:
- Р. Хәмид драматургиясендә милли тормыш картинасын тудыру үзенчәлекләрен анализлау;
- “Хан кызы” драмасында милли тарихның катлаулы вакыйгаларын, тарихи шәхесне сурәтләү үзенчәлекләрен өйрәнү, Сөембикә образында милли эстетик идеалның чагылышын күрсәтү;
- Р. Хәмиднең хәзерге заман чынбарлыгын сурәтләгән “Олы юлның тузаны”, “Җиде баҗа”, “Актамырлар иле” әсәрләрендә милләт язмышы проблемасын тикшерү;
- Язучы иҗатының әдәби алымнарын өйрәнү.
Хезмәтнең теоретик һәм методологик нигезен А. Әхмәдуллин, Й. Нигъмәтуллина, Г. Гачев, А. Есин, Ф. Хатипов, Д. Заһидуллина, Ә. Закирҗанов, Г. Каюмова, А. Саттарова хезмәтләре тәшкил итте.
1 бүлек. РИЗВАН ХӘМИД ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ ПРОБЛЕМАСЫ
1.1. Р. Хәмиднең “Хан кызы” тарихи драмасында милләт язмышы мәсьәләсе
Хәзерге заман татар әдәбиятында милли тарихның идеологик чикләүләр көчле булган заманнарда мәгълүм була алмаган яңа битләре ачыла бара. Татар язмышындагы иң фаҗигале дәверләрнең берсе булган ХVI гасыр вакыйгалары, Казан ханлыгының үз дәүләтчелеген югалтуы, аннан соңгы елларда халыкның милли азатлык хәрәкәте төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләрнең үзәк темаларына әйләнде. Әлеге чор вакыйгаларын сурәтләгән әсәрләрнең күпчелегендә үзәк урынны татар ханбикәсе Сөембикәнең трагик язмышы алып торды. Мәгълүм булганча, Казан ханлыгы һәм аның соңгы ханбикәсе турында тарихи документлар һәм белешмәләр аз сакланган. Татар халкы Сөембикәнең якты образын гасырлар дәвамында риваятьләрендә, бәетләрендә саклап калган.
Фәндә Сөембикә образын өйрәнүдә Ф.Урманче, Н.Ханзафаров, Ф.Хатипов, Х. Әшрәфҗанов, Ф.Галимуллин, шулай ук чит ил галимнәре Я.Лурье, М.Тугай, Н.Бинарк, А.Арат һ.б. башка белгечләр үз өлешләрен кертте . Тарих фәннәре докторы Сәлам Алишев болай дип яза: “Сөембикә 1535 елда Мәскәү кенәзе тарафыннан Казан ханы Җангалигә кияүгә бирелә. Ул чагында һәр икесенә дә 16 яшь. Әмма яратышмыйча яшиләр. 1536 елда Җангали үтерелә. Сөембикәне 24 яшьлек Сафагәрәй хатынлыкка ала. Аңардан Сөембикәнең Үтәмеш улы туа. Сөембикә язмышы тулысынча билгеле түгел, бик күп яклары сер булып кала. .”
Татар әдәбиятында бу олы шәхескә багышланган әсәрләр элегрәк тә иҗат ителә. Һ. Атласи, Р. Фәхретдин, Ф. Әмирханнарның Сөембикә-ханбикә турындагы тикшеренүләре һәм әсәрләре әле 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр үк дөнья күрәләр. Әмма совет чорында татар тарихын объектив нигездә өйрәнү мөмкинлеге чикләнә. Сиксәненче еллар ахырында җәмгыятьтә башланган үзгәртеп кору милли тарихка караган архивларны фәнни нигездә өйрәнү мөмкинлеген ачты. Нәтиҗәдә, соңгы еллар татар әдәбиятында тарихи тема әйдәүче темаларның берсенә әверелде. Әлбәттә, тарихның әдәби сурәтен тудыру белән язучылар икенче мөһим максатны да күзалладылар - тарихи материал аша укучыны милләтнең киләчәге турында уйланырга чакырдылар, хәзерге заманда татарны берләштерерлек милли идея, эстетик идеал турында уйландылар. Р.Батулланың “Сөембикә”, М.Хәбибуллинның “Сөембикә-ханбикә һәм Иван Грозный”, Ф. Бәйрәмованың “Сөембикә каргышы”, К. Латыйпның “Сөембикә трагедиясе”, З. Мансуровның “Ике еглау” кебек әсәрләрендә нәкъ шушы фикерләр үзәктә тора. Сөембикә образы әдәби әсәрләрдә татар халкының сөекле кызы, йөз аклыгы, аның азатлык өчен көрәше символы, шул ук вакытта, драматик тарихын ачкан төзәлмәс ярасы да буларак сурәтләнә.
Татар драматургиясендә Сөембикә шәхесенә багышланган беренче әсәрне Ризван Хәмид иҗат итте. “Хан кызы” дип аталган бу драма әсәре 1995 елда дөнья күрде. Бу тарихи драманың үзәгенә 1551-1553 елларда булган реаль вакыйгалар салынган. Пьесада Сөембикә татар милләтенең язмышын ачуда фәлсәфи юнәлеш бирүче трагик образ, көчле шәхес буларак гәүдәләнә.
Сөембикә - үз баласын өзелеп яраткан сизгер ана, шул ук вакытта таләпчән һәм җитди илбашы. Ул бар күңеле белән үз илен сөюче һәм аның киләчәген кайгыртучы милләт анасы. Болар барысы да образның социаль-сәяси, әхлаки-этик эчтәлеген көчәйтә.
Пьесада милләтнең горурлыгы, акылы, гүзәллек символы булган Сөембикәне Мәскәү патшасына сатуны язучы милләтне, илне сатуга тиң фаҗига итеп күрсәтә. Әлбәттә, язучының максаты 1552 елдагы трагедияне яктырту белән чикләнми, әсәр укучыны тамашачыны үткәнне аңлау белән бергә татар милләтенең киләчәге турында уйлануга да этәрә.
“Казан ханлыгының ханбикәсе Сөембикәнең үлеме турында миф һәм легендаларга таянып, шулай ук тарихи фактларны кулланып Ризван Хәмид неомиф иҗат итә” . Миф – грекча сүз, хикәят дигәнне аңлата, борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар турындагы хикәятләре. Нео – яңа дигәнне белдерсә, неомиф (яңа миф) мәгънәсен белдерә. Сөембикә образын иҗат иткәндә, Р. Хәмид халыкта киң таралган ханбикәнең үз-үзен үтерүе турындагы легенданы файдалана. Сөембикә Мәскәү патшасының колы булудан котылуның башка юлларын күрмичә, хан сараендагы мәчет манарасыннан сикереп һәлак була. Әмма авторга тарихи дөреслекне бозмау өчен Явыз Иванга тоткынлыкка кемне алып баруларын аңлату мөһим. Шушы максаттан әсәрдә Сөембикә образы белән беррәттән аңа ике тамчы су кебек охшаш игезе Язгөле образы тудырыла.
Сөембикәдән тыш авторның игътибары башка тарихи шәхесләргә дә юнәлтелә: Явыз Иван, Елена Глинская, илче Адашев һ.б. образларның һәрберсенең әсәрдә үз вазифасы бар. Беренче сюжет сызыгында 1552 елда Мәскәүдә барган вакыйгалар сурәтләнә. Драматург игътибарны Явыз Иван һәм аның якыннары арасында барган сөйләшүгә юнәлтә. Алар рус дәүләтенең сәяси һәм икътисади үсеше өчен үтә алмаслык “төер” булып торучы Казан ханлыгын әлегәчә кулга төшерә алмауларының сәбәпләрен эзлиләр. Алар илче Адашевның сәер төшен юрыйлар. Төшендә Адашев дошманыннан үч алырга теләүче кешене күрә: “Имеш, ниндидер бер кеше үзенең дошманыннан үч алырга тели, ләкин үз көченә ышанып бетми. Шуннан ул нишләде, дисез? Тотты да берничә кешене үзенең дошманына каршы котырта башлады: янәсе, теге адәм берсен халык арасында мыскыллы сүзләр белән сүккән, икенчесенең шәп атына кызыгып йөри, өченчесенең хатынына оятсыз рәвештә күз ата, фәлән дә төгән. Иң кызыгы да шунда: тегеләр барысы да аның дошманын дус кеше дип саныйлар! Тегеләр, ике дә уйлап тормастан, сүз берләштерәләр дә моның кан дошманын, үз дусларын үтереп тә ташлыйлар”.
Адашев Иван патшага Казанны аның төшендәгечә кулга төшерергә киңәш итә. Беренчедән, Көнбатыш христиан дәүләтләре белән берләшеп, хәрби көчне арттырырга, икенчедән, Казанның үзендә тәхет өчен эчке көрәшне көчәйтергә, ә моның өчен ханлыкның дәрәҗәле кешеләрен бер-берсенә каршы куярга кирәклеге турында әйтә. Ил язмышындагы иң катлаулы вакытта Сөембикәгә терәк булырга тиешле кешеләр тәхет бүлешәләр, мәкер, хөсет эчендә кайнашалар. Ә дошманга исә шул гына кирәк тә. Чынбарлыкны сүрәтләгәндә автор метафора куллана. “Сөембикә төрле урындагы чишмәләрдән бер елга ясарга тели”, – ди Мәскәү вельможасы. Елга – бөек дәүләт булса, чишмәләр – төрле ил морзалары. Бу әсәрнең икенче сюжет сызыгында аеруча калку ачылачак илнең дәрәҗәле кешеләре, морзалары образларына ишарә булып тора. Язучы игътибар үзәгенә һәлакәтнең төп сәбәпчеләре булган морза һәм бәкләрнең хыянәтчел мөнәсәбәтен күрсәткән күренешләрне куя. Драмада шундый типлардан аеруча калку эшләнгәне булып Камай морза образы тора. Камай морза Сөембикәне вакытлыча булса да тәхеттән алып тору Казан тәхетен Кырым ханнары варисларыннан азат итәргә җай тудырачак дип исәпли, югары власть турында хыяллана һәм үзенең күптән көткән максатларын тормышка ашыру өчен бик җентекле план төзи. Бу Камай, Нургәли, Чапкын морзаларның сөйләшүләрендә ачык күренә:
“Нургәли. Эшләр начар, Камай дус! Кәнчәк углан без күкрәк көче белән тапкан дәүләт байлыгын күмәртәсе белән Кырымга озатып ята, дигән сүзләр еш ишетелә башлады! Сөембикә аның авызына гына карап тора.
Камай. Ул гынамы әле, Нургәли бәк! Кая барып төртелмә, бөтен нәрсәнең рәте-чираты китеп бара. Бер генә мисал алыйк: кая булдылар ел саен уздырыла торган бай базарлар?! Хан болынындагы сабантуйлар. Сәүдә базары булмаган дәүләт нинди дәүләт ул?!.
Нургали. Алары да мөһим, әлбәттә. Ләкин, кабатлап әйтәм, сүз Идел – Йортыбызның адәм мәсхәрәсенә әйләнеп баруы турында бара.
Камай. Безнең бурычыбыз – кырымчакларны куу.
Нургали. Ә Сөембикә тәхеттә чакта бу мөмкин эш түгел.”
Үзенең мәкерле ниятен тормышка ашыру уе белән ул ханбикәгә ике тамчы су кебек охшаган Язгөле исемле кызны алдап тәхеткә утыртырга тели. Язгөле Камайның Сөембикәгә каршы планнар корганын аңлап кала һәм уңай вакытны туры китереп качып китә. Язгөле үзенең сөйгәне Танай белән Сөембикәнең манарадан ташланып үлүенә шаһит булалар. Ханбикәнең гәүдәсен ышанычлы җиргә яшереп, кыз аның үлеме өчен үч алырга ант итә.
Әсәрдә төн образы зур мәгънәгә ия. Бөтен яшерен очрашулар, килешүләр төнен уза. Нәкъ шул төн вакытында Сөембикә иренең кабере янында соңгы тапкыр бөек шагыйрь Мөхәммәдъяр белән сөйләшә. Аларның әңгәмәсендә милләтенең аянычлы киләчәге һәм бүгенгесе чагыла:
“Сөембикә. Кем бар монда?
Ир. Курыкма, ханбикәм: мин угры да талаучы да түгел. Мин – бер гади дәрвиш. Исемем - Мөхәммәдъяр, Мөхәммәт Әминнең төрбәсен саклыйм.
Сөембикә. Мөхәммәдъяр?! “Күңелләр нуры” поэмасының авторымы?
Ир. Әйе, Ханбикәм, бу мин.
Сөембикә. Караңгы төндә нәрсә эшлисең син монда?
Ир. Бөтен Казан йоклаганда кемдер уяу булырга тиеш бит.
Сөембикә. Югарыдан нәрсә күренә?
Ир. Юлбарыска охшап Казан тыныч түгел, матур төшләр күрмидер ул. Үзенең иртәгәдән юлбашчысыз калырын сизмидер.
Сөембикә. Сиңа тагын бер соравым бар: халкы үз куллары белән юлбашчысын дошман кулына биргән илне ничек атарга?
Ир. Сорауга сорау белән җавап бирәм: шагыйрь булып кабер саклаган кешенең иленең юлбашчысын ничек атарга соң?”
Үз халкының язмышы өчен кайгырган Мөхәммәдъяр, алда булачак һәлакәтне сиземләп, болай ди: “Миңә озын гомер теләмә, ханбикәм, чөнки, мин бүген үлгәннәрдән көнләшәм” .
Поэмаларында оптимизмга, тугрылыкка, батырлыкка дан җырлаган шагыйрь үз халкының бердәм булмавына, коткыга бирелеп, дошманнар кулында җиңел генә үз-үзенә каршы коралга әверелә баруына әрни, әлеге катлаулы хәлдән котылу юлын күрә алмыйча гаҗиз кала. XVI гасырның бөек шагыйрьләренең берсе тарафыннан бирелгән бәя пьесаның трагик пафосын тагын да көчәйтә.
Ризван Хәмид – хәзерге татар драматургиясен әйдәп баручы язучыларның берсе. Аның иҗатында хәзерге заманның катлаулы мәсьәләләре күтәрелә, рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм шәхес өчен борчылу язучы иҗатының төп юнәлеше булып тора. Чыгарылыш эшендә Р. Хәмид драматургиясенең үзәгендә торган мөһим проблематик юнәлешне – милләт язмышы проблемасын тикшерү максаты куелган иде. Тикшерү барышында язучының татар әдәбиятындагы традицион теманы сурәтләүдә идея-сәнгатьчә табышлары ачыкланды.
1. Р.Хәмид үзенең пьесаларында милли тарихның төрле чорларына мөрәҗәгать итә, персонажлар характеры белән тарихи һәм социаль чынбарлыкның бәйләнешен күрсәтә. Драмаларда шәхес белән тирәлекнең бәйләнеше бик көчле, шәхес мохитны чагылдыручы көзге кебек тоела.
2. Драмаларда конфликт – кискенлеге, характерлар – кырыслыгы, еш кына хәтта рәхимсезлеге белән аерылып тора. Конфликтларның сәбәпләре күп очракта иҗтимагый корылыш нигезендә ята. Андагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә килеп чыккан тормыш авырлыклары, әйләнә-тирә – болар барысы да кешеләрнең характерларына, үз-ара мөнәсәбәтләренә бик нык тәэсир итә. Аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләре диалог-көрәш, диалог-бәхәс рәвешендә бирелә. Әлеге диалогларда индивидуаль йөзләр, рухи кичерешләр, дөньядан канәгатьсезлек күренә.
3. Нечкә психологик сызыклар ярдәмендә драматург хатын-кызның рухи дөньясын, характер оешу юлларын ачып бирә. Драмаларда хатын-кыз язмышы еш кына милләт язмышын чагылдыра, һәм хатын-кыз бәхете өчен көрәш халык бәхете өчен көрәшкә тиңләштерелә. Тарихи фактлар һәм халык легенда-риваятьләреннән килгән уйдырмага таянып иҗат ителгән “Хан кызы” әсәрендә язучы ил бәхете, милләт язмышы өчен көрәше белән халык күңелендә тирән эз калдырган Сөембикә образы аша халкының зирәк, акыллы, гүзәл, батыр, гадел вәкилләрен данлый. Язучы тарихны барлауны гына максат итеп куймый, беренче чиратта, укучы игътибарын милләтебезнең бүгенге хәленә юнәлтә, тарихи хаталарның нәтиҗәләре киләчәк өчен гыйбрәтле кисәтү булуын аңлата. Сөембикә яшәгән дәвердә татар җәмгыяте өчен әһәмиятле булган мәсьәләләр бүген дә актуаль булуын ассызыклый.
4. Язучының хәзерге заман чынбарлыгын сурәтләүче “гаилә драма”ларында буынара мөнәсәбәтләрнең катлаулануы, татар авылларының юкка чыуы, милли рухи традицияләрдән йөз чөерү, гаилә тәрбиясенең роле зәгыйфьләнү, көчләп тагылган идеологиянең кешеләрне инициативасыз, ваемсызга әйләндерүе сурәтләнә, алар татарның бүгенгесен драматик, хәтта трагик халәттә күрергә мәҗбүр итә. “Олы юлның тузаны”, “Җиде баҗа”, “Кайтыр идем” һ.б. әсәрләрдә язучының сәнгатьчә позициясе социализм дәверенә канәгатьсезлек белән сугарылган. Драматург кискен каршылык, контраст күренеш аша рухи кыйммәтләр девальвациясен бирә, мещанлык күренешләре булган икейөзлелек, ясалмалылык, бюрократлыкны фаш итә.
Әсәрләрдән күренгәнчә, язучы чынбарлыктан канәгать түгел. Кырыс тирәлекнең яшьләргә, үсмерләргә тәэсире бигрәк тә көчле, алар да өлкәннәр кебек кырыс, усал, үпкәчел. Тәрбиянең тамырсызлыгы, битарафлык, өлкән буын белән яшь буын мөнәсәбәтендәге бәйләнешләр үзгәрүе, өлкәннәрнең яшьләргә булган ышанычы акланмау милләтнең киләчәген шик астына куярга мәҗбүр итә.
Драматург, әхлакый камиллек турындагы эстетик идеал югарылыгыннан торып, мораль түбәнлек билгесе булган рухи гариплек, әхлаксызлык, оятсызлык күренешләрен фаш итә. “Актамырлар иле” әсәрендә Мөштәри картның милли рухны яклап хәзерге чынбарлык белән көрәше – бүгенге көндә татар милләтен таркалуга китергән конфликтлы ситуацияләрнең чагылышы булып тора. Мөштәри көрәше хәл ителмәслек фаҗига төсен ала. Балалар язмышына, алар тәрбиясенә битараф, үзе алардан өркеп торучы улы Мәрәс, дөньяның тоткасын акчада күрүче, әхлаксыз, дорфа, үз телендә сөйләшмәүче килене Кифая, акча колы булган, урлап мал җыючы Борһан, акыллы кешеләргә хас түгел гамәлләр кылучы Гәрәй – барысы да хәзерге җәмгыятьнең рухи-әхлакый йөзен билгеләүче персонажлар буларак күрсәтелә.
5. Р.Хәмид өлгергән рәссам буларак образлар үсешен нечкә сиземли, вакыйгаларны ышандыргыч итеп сүрәтләр өчен гади булмаган ситуацияләр тудыра. Милли тормыш картиналарын тудыруда, характерларны ачуда традицион сәнгатьчә чаралар белән беррәттән модернистик әдәбиятта актив кулланылган абсурд театры, гротеск элементларын, дини-мифик, фантастик образлар, метафоралар, образ-символлар, гиперболалар, акылдан язу алымнары һ.б. куллана. Болар барысы да драматургның чынбарлык һәм кеше сурәтен бирүдә үзенчәлекле сәнгатьчә дөньясын күзаллауга ярдәм итә, заман билгеләрен сәнгатьчә тулы яктыртырга мөмкинлек бирә.
6. Драматург заманның үткен проблемаларын кыю күтәрә, аның һәр әсәренә выкыйгалылык, тыгызлык һәм хәрәкәтчәнлек хас. Шулай ук ул үзенчәлекле хәтерләү, фәлсәфәгә корылган алымнарны да уңышлы куллана. Иң мөһиме Р.Хәмид геройлары тормышта үз юлларын эзлиләр, аның дөреслеге яки дөрес түгеллеге хакында уйланып яшиләр.
Шулай итеп, Р.Хәмид үзенең әсәрләрендә кеше язмышы, милләт язмышы проблемаларын кыю күтәреп чыкты, аларның әһәмиятлелеген раслады. Милләтне инкыйразга илтүче сәбәпләрне читтән генә эзләү хата булуын, халыкның һәм милләтнең киләчәге аның һәрбер вәкиленең үз җаваплылыгына бәйле булуын кабат-кабат ассызыклады.
1. Арбузов А. Драмы. – М.: Сов. писатель. – 1983.
2. Атласи Һ. Сөембикә. – Казан: “Җыен” фонды. – 1992.
3. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз. ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр. – 1990.
4.Әдәбият белеме. Терминар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф. – 2007.
5. Әхмәдуллин А.Г. Бүгенге драматургиядә конфликт һәм характер. // Герой, стиль, осталык. – Казан: Тат. кит. нәшр. – 1972.
6. Әхмәдуллин А.Г. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. – Казан: Тат. кит. нәшр. – 1980.
7. Әхмәдуллин А.Г. Горизонты татарской драмы. – Казань: Таткнигоиздат. – 1983.
8. Әхмәдуллин А.Г. Үзгәртеп кору һәм драма. Мәкаләләр. – Казан: Тат. кит. нәшр. – 1993.
9. Әхмәдуллин А. Офыклар киңәйгәндә. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр. – 2002.
10. Әмирханов М. Хәтер. // Сөембикә. – 1992. – № 8.
11. Батталова А. Татар драматургиясендә Йорт образы (Образ Дома в тат. драматургии)// Сәхнә. – 2006. – №4.
12. Батталова А. Образ Дома в татарской литературе. Учёные записки. КГАВМ им Н.Э.Баумана. – 2006.
13. Гачев Г.Д. Национальные образы мира. – М.: AcademiA. – 1998.
14. Галимуллин Ф. Сөембикә һәм Каракош шәүләсе // Шәһри Казан. - 1993. – №75.
15. Гаязова М. Халык бәгырендәге ханбикә // Сөембикә. – 1997. – № 6.
16. Глинка С.Н. Суюмбека или Падение Казанского ханства: Трагедия в пяти действиях. – М.: тип. П. Бекетова. – 1990.
17. Гыйләҗев А. Үз урынына килде. // Социалистик Татарстан. – 1982. – 26 сентябрь.
18. Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. – М.: Богород. Печатник. – 1998.
19. Гыйләҗев А. Драматургиябез ни хәлдә? // Социалистик Татарстан. – 1986. – 11октябрь.
20. Гыйләҗев А. Шифалы җил. (“Китәм инде.” пьесалар җыентыгына кереш мәкалә). – Казан: Тат. кит. нәшр. – 1991.
21. Гыймранова Д. Театрга гашыйк булыгыз! // Казан утлары. – 2003. – № 2.
22. Данилова И.Л. Стилевые процессы развития современной русской драматургии: Автореф. дис. док-ра филол. наук. – Казан. – 2002. 23. Данилова И.Л. Модерн – Постмодерн? О процессах развития драматургии 90-х годов. – Казань.: Фэн. – 1993.
24. Есин А.Б. Принципы и приёмы анализа литературного произведения. Учеб. пособие – 4-е изд., испр. – М.: Флинта. – 2002.
25. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. – Казан: Алма лит. – 2003.
26. Заһидуллина Д. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф. – 2005.
27. Закирҗанов Ә. Заман белән бергә: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр. – 2004.
28. Закирҗанов Ә. Сәхнә әдәбиятында – замандаш. // Казан утлары. – 2004. – № 12.
29. Золотарёв Е. О драматургии Р.Хамида. Очерки. - Казань. – 1989.
30. Каюмова Г.И. Тынгысыз йөрәк, яки күңелләр чыңын кагучы. // Мәдәни җомга. – 2002. – 13 август.
31. Каюмова Г.И. Заманның әйдәүче драматургы. // Милли мәдәният. – Казан: Тат. дәүләт гуманитар инст. нәшр. – 2004. – № 6.
32.Каюмова Г.И. Художественный мир драматургии Р.Хамида в воплощении концепции личности. / Учёные записки КГАВМ им. Н.Э. Баумана. – Казань: КГАВМ. – 2006.
33. Каюмова Г.И. Бусагасына чиксез Галәм сыйган нигез. // Идел. – 2006. – № 9.
34. Каюмова Г.И. Талантлы драматург // Мирас. – 2007. – № 1.
35. Каюмова Г.И. Талантлы драматург // Мирас. – 2007. – № 2.
36. Нигматуллина Ю. Национальное своеобразие эстетического идеала. – Казань: изд-во КГУ. – 1970.
37. Нигматуллина Ю. «Запоздалый модернизм» в татарской литературе и ИЗО. – Казань: Фэн. – 2002.
38. Саттарова А. Р.Хәмиднең “Ак тамырлар иле” трагедиясендә чор һәм герой концепциясе. // Милли Мәдәният. – 2002. – №2.
39. Саттарова А.М. Современная татарская драматургия : 1985-2000 г: Автореф. дис. канд. филол. наук: Тат. гос. гуманит. пед унив-т. – Казань. – 2004.
40. Сохряков Ю.И. Природа и человек. – М.: Знание. – 1990.
41. Татар драматургиясе (1960-1980) Сайланма пьесалар./ Төз. һәм кереш мәкалә авт. А.Саттарова. – Казан: ТаРИХ. – 2003.
42. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Том 6: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: “Раннур”. – 2001.
43. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программасы: 5-11 сыйныфлар / Төз. Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. – Казан: Мәгариф. – 2005.
44. Урманче Ф. “Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә.” – Казан: Тат. кит. нәшр. – 1997.
45. Хализев В. Теория литературы. – М.: Высшая школа. – 1999.
46. Халипов В. Постмодернизм в системе мировой культуры. – М. – 1994.
47. Хәлиуллина Р. Каты бәгырьле кешеләр. // Казан утлары.– 1991.–
№ 5.
48. Хәмид Р.М. Олы юлның тузаны : Пьесалар. – Казан: Тат. кит. нәшр. – 1989.
49. Хәмид Р.М. Ак тамырлар иле. // Казан утлары. – 1991. – №10. 50. Хәмид Р. Хан кызы. // Мирас. – 1995. – №1.
51. Хәмид Р. Хан кызы. // Мирас. – 1995. – №2.
52. Хәмид Р. Хан кызы. // Мирас. – 1995. – №3.
53. Хәмид Р. Хан кызы. // Мирас. – 1995. – №4.
54. Хәмид Р. Хан кызы. // Мирас. – 1995. – №5.
55. Хатипов Ф. Романнарда Сөембикә образы. // Казан утлары. – 2000. - № 3.
56. Шәфигуллин Ф. Хәбировлар характеры. // Соц. Татарстан. – 1978. – 24-26 май.
57. Шәфигуллина Р.Ф. ХХ гасыр татар әдәбиятында йорт-нигез образы һәм милли эстетика. // Казан утлары. – 2003. – № 10.
58. Юзеев И. Ризван Хәмид. // Казан утлары. – 1981. – № 10.
59. Юзеев И. Китмәскә килгәннәрнең берсе. // Казан утлары. – 2001. –№ 10.
60. Юнг. К. Воспоминания. Сновидения. Размышления. – Киев: Наукова думка. – 1994.
61. 1980-2000 еллар татар әдәбияты (проза һәм драматургия): Программа / Төз. А.А.Шамсутова. – Казан: ТДТИ нәшр. – 2002.
Тема: | «Ризван Хәмид драматургиясендә милләт язмышы проблемасы» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 54 | |
Цена: | 1900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика