Дипломная работа

«Татар телендӘ ст (сузык+тартык) тибындагы тамыр-нигезлӘрнеҢ фонологик комбинаторикасы»

  • 46 страниц
Содержание

КЕРЕШ.3

ТӨП ӨЛЕШ

БҮЛЕК I. Татар телендә бер иҗекле тамыр-нигезләрнең сан ягыннан характеристикасы, фонологик комбинаторикасы.

БҮЛЕК II. Борынгы төрки телләрдә СТ тибындагы иҗекләрнең фонологик комбинаторикасы.

БҮЛЕК III. Хәзерге татар телендә СТ тибындагы иҗекләрнең фонологик комбинаторикасы.

3.1.Мәктәптә тамыр темасын өйрәнү.

ЙОМГАК.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЕГЕ.

Введение

Тамыр – кардәш телләрнең лексик системасының үзәк өлешен тәшкил итә. Лексикология өлкәсендә ретроспектив юнәлештә алып барылган эзләнүләр, төрки телләрнең агглютинатив төзелешен күрсәткән һәрбер күзәтү тарихи тамырлар мәсьәләсе белән бәйле.

Тюркологиядә, кызганычка каршы, “тамыр” төшенчәсе әле булса бер төрле генә караштан чыгып аңлатылмый. Мәсәлән, Н.К.Дмитриев “тамыр” һәм “нигез” төшенчәләрен тиңләштереп карый, кыргыз галиме Б.М.Юнусалиев “тамыр” төшенчәсен тарихи яктан аңлата. Шулай ук, тамыр структурасы һәм бер иҗекле тамыр нигезләр проблемасы күп кенә галимнәр исеме белән бәйле: О.Бетлингк, Г.Вамбери, К.Гренбек, В.Банг, А.Габен, Г.Рамстедт, Җ.Г.Киекбаев, А.Зайончковский, К.Менгес, В.Котвич, Г.Дерфер, Н.И.Золотницкий, В.В.Радлов, Б.М.Юнусалиев, А.Н.Кононов, Н.А.Баскаков, Б.А.Серебренников, А.М.Щербак, И.В.Кормушин, Э.В.Севортян, Т.М.Гарипов, А.Т.Кайдаров, Е.Кажибеков, А.Г.Шайхулов һ.б. Сүзнең тамыры иң гади, кыска һәм шул ук вакытта мөһим тел элементы буларак, тел феноменының үзе кебек үк, бик борынгы катламны тәшкил итә. А.Т.Кайдаров фикеренчә, “Төрки тамыр – телнең агглютинатив үсеш нәтиҗәсендәге фоно-морфо-семантик үзгәрешләргә карамастан, үзенең асылын саклап калган реаль берәмлек. Ул структур яктан бер иҗектән артмаса, беренчел сүз белән тәңгәл килә. Калган очракларда тамыр телнең ясалма берәмлеге була, анда тамыр статиканы, ә сүз динамиканы күрсәтә” [Кайдаров, 1986, 24]. Димәк, төрки телләрдә беренчел (этимологик, тарихи) тамырларга нигезләнеп ясалган күпсанлы икенчел тамырлар табыла.

Төрки тел белемендә тарихи тамырларның табигате турында фикерләрнең каршылыклы булуы, тамырны һәм нигезне аңлата торган күптөрле терминнарның яшәп килүе бүгенге көндә бу мәсьәләнең актуальлеге турында сөйли. Мәсәлән, фәнни әдәбиятта сүз тамыры, тамыр морфема, тамыр сүз, беренчел сүз, төп морфема, тамыр нигез, сүзнең ясагыч формасы, ясагыч нигез, беренчел нигез һ.б атамалары кулланыла. Тамырларның таркалуы, үзаллылыгы, бер иҗекле булуы турында сүз барганда А.Т.Кайдаров тамыр-нигез терминын куллана.

Диплом эшенең максаты – борынгы язма истәлекләрдәге һәм татар телендәге СТ иҗек тибына караган тамырларның фонологик комбинаторикасын тикшерү. Максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычларны үтәү күз уңында тотыла:

- Сузык һәм тартык авазларның тарихи чиратлашуы нәтиҗәсендә яңа лексик берәмлекләр буларак тамыр-нигезләрнең барлыкка килүен татар теле материалында ачыклау;

- сузык+тартык (СТ), тартык+сузык+тартык (ТСТ) тибындагы гомумтөрки тамыр-нигезләрне эчке (мәгънәви) уртаклыгы нигезендә семантик оялар эчендә карау, хәзерге татар телендәге лексик параллельләре белән янәшә куеп анализлау.

Бер иҗекле СТ тибындагы гомумтөрки гомоген тамыр-нигезләр тәкъдим ителгән хезмәтнең объектын тәшкил итсә, аларның семантик уртак компонентын билгеләү, хәзерге татар телендәге материаллар белән янәшә куеп карау, аларның фонологик комбинаторикасын билгеләү фәнни эшнең предметы булып тора.

Диплом эшенең методологик нигезен галимнәрнең (Б.М.Юнусалиев, Э.В.Севортян, А.Т.Кайдаров, А.Зайончковский, И.В.Кормушин, Э.Кажибеков, Т.М.Гарипов, А.Г.Шайхулов, Н.У.Халиуллина һ.б.) төрки тел белемендә тарихи тамырларны тикшерүгә багышланган хезмәтләре тәшкил итә.

И.Г.Рамстедт, В.Л.Котвич һәм Ж.Дени тарихи беренчел тамыр бериҗекле булган дип билгелиләр. Ватаныбыз галимнәре дә бу фикер яклы. “Төрки телләрдә иң беренче барлыкка килгән гади формалар, сүзләр – барысы да бер иҗекле булганнар. Ә инде сүзлекнең калган өлеше шушы бериҗекле сүзләр байлыгының озынаюы юлы белән барлыкка килгән дип әйтергә мөмкин” – дип яза Дж.Клосон [Кажибеков, 1986, 7-9]. Ләкин төрки тамырларның күбесе бериҗекле булуына карамастан, барлык моносиллаблар да (этимологик яктан) тамыр була алмыйлар. Мәсәлән, *art- ↔ *art < *ar- ↔ *ar, *bek- ↔ *bek < *berik- ↔ *berik һ.б. Чынлап та, бериҗекле тамыр-нигезләрнең беренчеллеген билгеләгәндә бик сак булырга кирәк, чөнки бериҗекле тамыр-нигезләрнең күбесе ясалма дип исбатланырга мөмкин. Һәм киресенчә, Дж.Клосон билгеләвенчә, икеиҗекле формаларының күбесе тарихи-этимологик анализ барышында бүленми торганнар рәтенә кертелергә мөмкин. Шулай итеп, гомоген тамыр-нигезләр бөтен яктан да төрле булган өлешләргә бүленергә тиеш, мәсәлән, *a:t “имя” ↔ *ajt- “называть”. “нарекать” кебек, һ.б. Т.А.Бертагаев фикеренчә, тамыр дериватлар гомоген комплексының гомум, үзәк, оя мәгънәсен үз эченә ала [Кажибеков, 1986, 10].

Тамыр-нигезләрнең фонологик комбинаторикасын тикшерү гомумән төрки телләрнең тарихи-чагыштырма грамматикасы өлкәсендәге эзләнүләрдә, татар теленең этимологик, идеографик сүзлеген төзүдә, шулай ук сүзлек байлыгын системалы сурәтләүдә әһәмиятле булачак.

Структур яктан хезмәт Кереш, Төп ике бүлек, Йомгак һәм Кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Борынгы төрки теленә караган берәмлекләрне күрсәтүдә “Борынгы төрки сүзлеген”дә кабул ителгән транслитерация кулланылды:

а – а, ä – ә, i – и, ï – ы, э – е, о – о, ö – ө, u – у, ü – ү;

b – б, v – [w], γ – [ғ], g – г, d – д, z – з, δ – з, q – [қ], k – к, l – л, m – м, n – н, r – р, s – с, š – ш, č – ч, t –т, f – ф, ҳ – х, һ – һ, j – й, ž – җ, η – ң.

Фрагмент работы

БҮЛЕК I

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕР ИҖЕКЛЕ ТАМЫР-НИГЕЗЛӘРНЕҢ

САН ЯГЫННАН ХАРАКТЕРИСТИКАСЫ, ФОНОЛОГИК КОМБИНАТОРИКАСЫ

Егерменче гасырның алмышынчы елларында күренекле тел белгече, тел белемендәге дискриптивистик юнәлешнең теоретигы Леонард Блумфильд әйтүенчә, телне өйрәнүне фонологиядән башларга кирәк, ә сүзнең мәгънәсеннән түгел “авазларны аның мәгьнәсеннән аерып өйрәнү – ул абстракция” [Блумфилд 1968, 129-141]. Өйрәнелә торган тамырларның комбинатор үзенчәлекләрен, фонологик структурасын өйрәнү алдыннан, иң башта тикшерелә торган телнең сүзлек байлыгына таянып сан ягыннан һәм сыйфаты ягыннан үзенчәлеген билгеләргә кирәк. Хәзерге кыпчак телләренең сүзлек байлыгын татар теленең аңлатмалы сүзлегендә (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.Өч томда. Казан: Татарстан китап нәшрияты. I – 1977, II – 1979, III – 1981, 832 б.), башкорт теленең аңлатмалы сүзлегендә (“Башкорт теленең һүҙлеге”. Ике томда. Мәскәү, “Русский язык” нәшрияты. I – 1993, 860 б.; II – 1993, 814б.), татар теленең диалектологик сүзлегендә (“Татар теленең диалектологик сүзлеге”. Ике томда. Казан, Татарстан китап нәшрияты, I – 1969, 642б.; II – 1993, 458б.), башкорт теленең диалектологик сүзленендә (“Башкорт һөйләшләренең сүзлеге”. Өс томда. Өфө: СССР Фәндәр академияһы Башкортостан филиалының Тарих, тел һәм әҙәбиәт институты.I – 1967, 299.; II – 1970, 326 б.; III – 1987, 231 б.), татар теленең орфографик сүзлегендә (“Татар теленең орфографик сүзлеге”, Казан, 1983) һәм башкорт теленең орфографик сүзлегендә (“Башкорт теленең орфография һүҙлеге” Өфө, 1998) башкорт теленең кире сүзлегендә (М.Х. Әхтәмов. Башкорт теленең кире һүҙлеге. Өфө, 1999) һәм кайбер башка (терминологик сүзлекләр) лексикографик белешмәләрдә, авторның үзенең картотекасын да кертеп, якынча 250 мең реестр сүзләр тулыландыра. Шулар арасыннан, бер иҗекле тамыр нигезгә якынча 4 мең (4165) берәмлек туры килә, шул исәптән үзаллы 711 һәм 345 үзаллы булмаган ачык аңлаешлы яңартылган берәмлекләр. Татар һәм башкорт теленең үзеннән килеп чыкканнары күпчелеген тәшкил итә, шул исәптән кайбер башка телләрдән үзләштерелгәннәре (семит-хамит, иран, урал,матий, удмурт) һәм алтай (монгол, тунгус-маньчжур) башка телләр элементлары.

Алда әйтелгәннәрне исәпкә алып, шуны әйтергә була, теләсә нинди төрек (тюркский) теленең лексик байлыгын, сүзләр запасын, лексик берәмлекләрне, беркем дә төгәл генә билгели алмый. Шул рәттән икесенә бик якын телләр татар һәм башкорт – төрки телләр гаиләсенең кыпчак-болгар подгруппасына керә.

Шуны әйтергә кирәк, кызганычка каршы хәзерге вакытта бер төрек телендә дә сан ягыннан бер иҗекле тамыр нигезләр нисбәте билгеләнмәгән.

Алда әйтелгәннәрдән чыгып, шуны әйтергә була, теге яки бу сан ягыннан күпчелекне тәшкил итү нинди дә булса төрек теленең үзенчәлеген билгели алмый һәм борынгылыгын яки яшьлеген, байлыгын яки үсешен билгеләүче критерий да булалмый.

Күрәсең, туган ил һәм чит ил авторлары эшләгән барлык төрки хезмәтләре арасында, бер иҗекле тамыр морфемаларның (исем һәм фигыль) эволюцион үсешен сүрәтләнә багышланган, ташка язылган материаллар нигезендә, шулай ук кайбер хәзерге төрки телләр арасында. Барлык төрки телләргә хас бер иҗекле тамыр сүзләр үзләренең тулылыгы белән аерылып торалар.А.М. Щербакның “Сравнительная грамматика тюркских языков” (Л.,1970, 201 с) хезмәтләрендә күренә, кайда алар проязык дәрәҗәсендә яңартылалар, VII-VIII йөз еллыкларга – беренче ташка язылган хезмәтләргә карый.

Алда әйтелгән исемлектә автор барлыгы 532 бер иҗекле тамыр морфема берәмлеге билгели, инициаль сузыклар [ а//ā], [ä// ǟ],[Ï//]

Тикшерүчеләр билгеләвенчә, бу барлык тамыр сүзләр составлары ягыннан фонемаларга карап сан ягыннан 9 тип һәм подтипларга бүленәләр:

I нче тип: [СТТ] - 4: äлт - (нести,тащить); ант (клятва)

II нче тип: [СС] – 6: _ (растение, үсемлек) _ (ис,запах)

III нче тип: [ТССТТ] 9: к_рт (ястреб); кȳрт (червь)

IV нче тип: [ТСТТ] – 13: кïрк (сорок,кырык); корк (бояться, пугаться,курку)

V нче тип: [ТСС] – 25: кā (сундук); пā (связывать, завязывать)

VI нчы тип: [СТ] – 47: ïч – (пить,эч); ај – (говорить, сөйләү)

VII нчы тип: [ССТ] – 69: āң (дичь); āр – (уставать, худеть)

VIII нче тип: [ТССТ] – 169: к_ш (зима); кōр (вред,ущерб)

IX нчы тип: [ТСТ] – 190 кöм – (закапывать); кöп* (много).

А.Т.Кайдаров (1986, 38) язуынча, бу статистикадан, борынгы төрки бер иҗекле тамыр сүзләренең фонологик картинасы әйбәт күренә. Иң беренче чиратта күзгә чагыла: а) бер сузыклы тамырлар булмавы; б) күпчелек тамырлар озак (долгие) сузыклар барлыкка китерә; в) ТСТ (190) һәм ТССТ (169) тамырлары типик булалар.

“Борынгы төрки сүзлектән” (“Древнетюркском словаре”) барлык төп тамыр морфемаларны сайлап алып (М, - Л.,1969) барлыгы 709 тамыр, Н.А. Баскаков (1979,с. 146) шуны билгели, үзләренең фонетик төзелеше белән түбәндәгечә бүленәләр:

I нче тип [ТСТ] – 540 – 76,3%

II нче тип [(Т)СТ] – 170 – 15,1%

III нче тип [ТСТТ] – 25 – 3,6%

IV нче тип [ТС(Т)] – 18 – 2,5%

V нче тип [(Т)СТТ] 14 – 2,0%

VI нчы тип [(Т)С/Т] – 5 – 0,5%

Барлыгы: 709 – 100%

Шулай итеп, алда әйтелгәннәрне исәпкә влып әйтергә була, борынгы вакытта ук бер иҗекле тамырлар төрки телләр өчен “классик алты”: [С], [ТС], [СТ], [ТСТ], [СТТ], [ТСТТ], озынлык белән һәм озынлык белән булмаган.

Башка тикшерүчеләр билгеләвенчә, иҗекләрнең килеп чыгышы һәм тамырларның саны төрки телләрнең тамырларының үсеше бөтен тарих буена күзәтелә, борынгы орхон-енисей,таласс, борынгы уйгур (Айдаров, 1971,47-57; Ахметов, 1978, 13-17; Баскаков, 1979, 145-146; Кононов, 1980,76-79) башлап, шуннан кире урта гасыр гарәп язмаларында (Нигматов, 1967, 39-43; Ибатов,1983, 66-72), хәзерге язмалар белән тәмамлана (Харитонов, 1954, 120-124;Орузбаева,1964,78;Орузбаева,1975;Тенишев,1976,86-88; Ишбердин,1986,46-50; Ахтямов,1996,41; Кадыраджиев,1999, 19-35һ.б).

Ә хәзер, хәзерге төрек телендәге бер иҗекле тамыр нигезенең үсешен билгеләү, бер-берсенә бик якын һәм кайбер тюркологлар билгеләвенчә (Р.Әхмәтьянов) терроториаль яктан ерак торган башкорт һәм татар теленә мөрәҗәгать итик. Тамыр морфема казах теленең сүз ясаугыч модельләре оешуы нигезендә А.К.Калыбаева (1971, 17) бер иҗекле тамыр нигезен 6 типологик төрләр билгели һәм аның тарафтан 230 берәмлек түбәндәге модельләргә бүленә: [ТСТ] – 179, [(Т)СТ] – 39; [ТСТТ] – 4, [ТС(Т)] – 4, [(Т)СТТ] – 3 һәм [(Т)С(Т)] – 1. Ләкин бу мәгълүматлар, башка казах тикшерүчеләре билгеләвенчә (Кайдаров, 1986,40), билгеле сферада яшәүче бер иҗекле тамыр нигезләрне генә чагылдыралар, шуңа күрә өйрәнә торган типның барлык казах нигезенең үз эченә алалмый.

Кыргыз теле материалында бер иҗекле тамыр һәм нигезнең сан ягыннан характеристикасын Б.О.Орузбаева (1975) үткәрә, 1212 сүзләр берәмлеген бу тел өчен бигрәк типик дип киләсе структур типларны билгели: [ТСТ] 728 (бас “давить”); бек “крепкий”); [ТСТТ] – 207(тарт – тянуть; кайт – возвращаться); [СТ] – 172 (ач – открывать; ач – голодный); [ТСС] – 71 (боо – верёвка, буу – связывать); [СТТ] – 34 (урк – пугаться, өрт – пожар).

Кыргыз телендә бер иҗекле нигезнең күп өлеше (60%) ТСТ структур тибына төшә. Тикшерүчеләрнең мәгълүматлары нигезендә кыргыз телендә (Дыйканова, 1983, 110) 16 төр ОКО структур типлары аерыла (рус теленнән алынган сүзләр дә кертеп): [С] – а (межд.); [СС] – ЭЭ (хозяин; хуҗа), уу (яд;агу), уу (охота;ау); [СТ] – ат (лошадь), иш (работа, дела; эш); [СТТ] – айт (скажи; әйт) арт (задняя сторона); [ССТ] – уул (сын), ээн(пустынный); [ССТТ] – уурт (сердина щеки); [ТСТ] нан (хлеб,ипи), бак (сад); [ТСТТ] – кайт (возвращаться), дарт (печаль, болезнь); [ТССТ] – зээн (способность), кооз (привлекательный); [ТССТТ] – каарк (тууранда сөз); [ТТСТТ] – пресс; [ТСТТ] – центр, тембр; [ТТТСТ] – взвод; [ТТСТ] – драп һ.б.

Салар телендә тикшерүчеләр 1000 берәмлек бер иҗекле лексема табалар, алар түбәндәге иҗек типларына бүләләр: а) ачык иҗеклеләр: [С] – 50 (ө – таким образом; шулай итеп; о – тот, та,шул, теге); [ТС] – 300 (ри – этот, эта, бу, шушы; sи – вода, су; те – я, мин); [ТСС] – 10 (dога – молитва, дога; tаи – остров, тау); б) ябык иҗекләр: [СТ] – 170 (аt – конь,ат; аi – месяц, ай; ах – белый,ак); [ТСТ] – 437 (раr – богатый, бай, раš – голова, баш; реš – пять, биш); [ТСТТ] – 23 (кi_n – жена, ко_n – обьятия,кочак; qy _z – девушка,кыз)һ.б.

Моннан күренә, Ә.Р.Тенишев (1976,88 һ.б) яза, иң зур функциональ нагрузка салар һәм башка төрек, алтай телләренең [ТСТ], [ТС], [СТ] тип иҗекләренә төшә (Котвич, 1962, 23 – 35; Зайончковский, 1961, б.35 һ.б.).

Алда бирелгән мисаллардан чыгып, теоретик яктан бөтен төрек телләре, шул исәптән өйрәнелә торган татар һәм башкорт телләре, сузык һәм тартык фонемалар санының бертигез булуына карап бер иҗекле тамыр морфемалар ясауда бер төрле мөмкинлекләре бар.

Күпчелек тикшерүчеләр билгеләвенчә, һәрбер телдәге сузык һәм тартык фонемаларның ([С],[ТС],[СТ], [СТТ], [ТСТ] һәм [ТСТТ]) структур типлары, теоретик яктан төрле структурадагы бер иҗекле тамыр һәм нигезне ясауда катнашалар. Ләкин кайсыбер өлеше генә тел өчен реалҗ була. Икенче төрле әйткәндә, реаль тел берәмлекләре булып, алар семантик эчтәлек белән тулыланганда һәм лексик мәгънә белдергәндә генә барлыкка киләләр.

Әлеге бүлектә без бурыч һәм максатлардан чыгып, аваз комбинаторикасының модельләреннән алда әйтелгән “классик” типлпр бер иҗекле тамыр нигезләренең, семантик яки фонологик берәмлекләрнең санын чыгарырга татар һәм башкорт телләрендә үзаллы кулланылышын тикшерергә (якынчы 479) бер төрле берәмлекләрне ике телдә дә, 174 – татар һәм 58 берәмлек – башкорт телләрендә) телдә еш кулланылуы һәм очравын билгеләү һ.б.

Алты структуралы бер иҗекле тамыр нигез, арифметик каноннар буенча зур үлчәмнәргә җитә.

Заключение

Борынгы төрки телләрендә һәм хәзерге татар телендә СТ(сузык+тартык) тибындагы сүзләрне тикшерү аларның төгәл санын ачыкларга ярдәм итте. Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләрен түбәндә күрерсәтеп китәбез:

- Борынгы төрки телдә СТ(сузык+тартык) тибында барлыгы 85 сүз.

Шулар арасында сузыкка башланган сүзләрне түбәндә күрергә мөмкин:

“а” авазына башланган 12 сүз;

“ә” авазына башланган сүзләр юк;

“э” авазына башланган 16 сүз;

“и” авазына башланган 9 сүз;

“ы” авазына башланган 7 сүз;

“о” авазына башланган 12 сүз;

“ө” авазына башланган 11 сүз;

“у” авазына башланган 12 сүз;

“ү” авазына башланган 6 сүз.

Шулай ук тартыкка беткән сүзләр янында ничә сузык килгәнен күрергә мөмкин:

“б” тартыгы янында килгән сузыклар юк;

“в” тартыгы янында килгән сузыклар: э, о, ү (еv,ov, üv);

“г” тартыгы янында килгән сузыклар: и, ө, э (ig, ög,eg);

“ғ” тартыгы янында килгән сузыклар: а (aγ);

“д” тартыгы янында килгән сузыклар: а, э, ы, ө, у (ad, ed, ïd, öd, ud);

“й” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, ы, о, у, ү (aj, ej, їj, oj, uj, üj);

“з” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, ы, о, ө, у, ү (az, iz, ïz, oz, öz, uz, üz);

“з,” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, ы, ө, у (аδ,иδ, ыδ, өδ, уδ);

“к” тартыгы янында килгән сузыклар: а, э, о, ө, у (ak, ek, оk, ök, uk);

“л” тартыгы янында килгән сузыклар: э, и, о, ө, у, ү (el, il, ol, öl, ul, ül);

“м” тартыгы янында килгән сузыклар: а, э, и, ө, у (am, em, im, öm, um);

“н” тартыгы янында килгән сузыклар: э, и, о, ө, ү (en, in, on, ön, ün);

“ң” тартыгы янында килгән сузыклар: а, э, о, ө (aŋ, eŋ, oŋ, öŋ);

“п” тартыгы янында килгән сузыклар: а, о (ap, op);

“р” тартыгы янында килгән сузыклар: э, и, ы, о, ө, у, ү (er, ir, or, ör, ur, ür);

“c” тартыгы янында килгән сузыклар: а, э, у (as, es, us);

“т” тартыгы янында килгән сузыклар: а, э, и, ы, о, у (at, et, it, ot, ut);

“ф” тартыгы янында килгән сузыклар: э (ef);

“х” тартыгы янында килгән сузыклар юк;

“һ” тартыгы янында килгән сузыклар юк;

“ш” тартыгы янында килгән сузыклар: а, э, и, ы, о, у (aš, eš, iš, їš, oš, uš);

“ч” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, ө, у, ү (ač, ič, öč, uč, üč);

- Татар телендә СТ (сузык+тартык) тибында барлыгы 69 сүз.

Шулар арасында сузыкка башланган сүзләр:

“а” авазына башланган 13 сүз;

“ә” авазына башланган 4 сүз;

“э” авазына башланган 8 сүз;

“и” авазына башланган 10 сүз;

“ы” авазына башланган 8 сүз;

“о” авазына башланган 5 сүз;

“ө” авазына башланган 5 сүз;

“у” авазына башланган 10 сүз;

“ү” авазына башланган 6 сүз.

Шулай ук тартыкка беткән сүзләр янында ничә сузык килгәнен күрергә була:

“б” тартыгы янында килгән сузыклар юк;

“в” тартыгы янында килгән сузыклар юк;

“г” тартыгы янында килгән сузыклар юк;

“ғ” тартыгы янында килгән сузыклар юк;

“д” тартыгы янында килгән сузыклар юк;

“й” тартыгы янында килгән сузыклар: а, о, у, э, ә, ө (ай, ой, уй, эй, әй, өй);

“з” тартыгы янында килгән сузыклар: а, э, ә, ү (aз, эз, әз, үз);

“з,” тартыгы янында килгән сузыклар юк;

“к” тартыгы янында килгән сузыклар: а, у, ү (aк, ук, үк);

“л” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, у (ал, ил, ул,);

“м” тартыгы янында килгән сузыклар:и, о, ы, э (им, ом, ым, эм);

“н” тартыгы янында килгән сузыклар:о, у, ө (он, ун, өн);

“ң” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, у (aң, иң, уң);

“п” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, ү (aп, ип, үп);

“р” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, у, ә, ү (ар, ир, ур, әр, үр);

“c” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, ы, ө (aс, ис, ыс, өс);

“т” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, у, э, ү (aт, ит, ут, эт, үт);

“ф” тартыгы янында килгән сузыклар: у, ы, ө (уф, ыф, өф);

“х” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, о, у, ы, э, ә (ах, их, ох, ух, ых, эх, әх);

“һ” тартыгы янында килгән сузыклар: а, ы, э (аһ, ыһ, эһ);

“ш” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, ы, э, (аш, иш, ыш, эш);

“ч” тартыгы янында килгән сузыклар: а, и, о, у, э, ө, ү (aч, ич, оч, уч, эч, өч, үч).

Список литературы

1. Асланов В.И. К проблеме реконструкции корневых морфем // СТ, 1971, №2.

2. Ахтямов М.Х. Структура слова в современном башкирском языке. Диссертация в виде научного доклада на соискание ученой степени д-ра филол. н. – Уфа, 1996.

3. Баскаков Н.А. Историко-типологическая фонология тюркских языков.- М.:Наука, 1988

4. Басырова Ф.А., Гарипов Т.М., Доброгост Л.А. Семантическое развитие корневой морфемы // Germanica, Slavica, Turkica. К 60-летию профессора Рахима Закиевича Мурасова. Сборник научных статей. – Уфа, 2000

5. Ганиев Ф.А. Некоторые итоги исследования словообразования в современном татарском языке и задачи его дальнейшего изучения // Вопросы татарского языкознания. – Казань, 1971.

6. Гарипов Т.М. Кыпчакские языки Урало-Поволжья: Опыт синхронической и диахронической характеристики. – М.: Наука, 1979.

7. Древнетюркский словарь. – Л.: Наука, 1969.

8. Зайончковский А.К. К вопросу о структуре корня в тюркских языках: Глагольные основы моносиллабического (односложного) типа С+Г (согласный+гласный) // СТ. 1961. - №2.

9. Зубкова Е.А. История лексики с этимологическим корнем *sta: *stə в русском языке // Автореф. дисс. … канд. филол. наук. – Уфа, 2000

10. Кажибеков Е.З. Глагольно-именная корреляция гомогенных корней в тюркских языках (явление синкретзма). – Алма-Ата, 1986.

11. Кажибеков Е.З. Фоно-семантическая характеристика пратюркого корня // Проблемы этимологи тюркских языков. – Алма-Ата, 1990.

12. Кайдаров А.Т. Структура односложных корней и основ в казахском языке. – Алма-Ата: Наука, 1986.

13. Кормушин И.В. Лексико-семантическое развитие корня *qa в алтайских языках // Тюркская лексикология и лексикография. – М.: Наука, 1971.

14. Котвич В. Исследование по алтайским языкам. – М., 1962.

15. Манкеева Ж.А. Реконструкция первичных корней глагольных основ казахского языка. – Алма-Ата: «Гьлым», 1991.

16. Махмуд Кашгари. Девану лугат ит турк, Индекс. – Тoшкент, 1967.

17. Русско-татарский словарь/ под ред. Ганиева Ф.А./ – Москва: Инсан, 1997.

18. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков: Общетюркские и межтюркские основы на гласные. – М.,1974.

19. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Фонетика. – М.: Наука, 1984.

20. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Лексика М.: Наука, 1997.

21. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т. I-III. – Казан, II-1979. – 726 б., III-1981.

22. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005

23. Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан, 1963.

24. Трегубов А.Н. Эволюция звукового состава русских корневых слов от праязыкового состояния до современного функционирования (Славянские языки Республики Башкортостан). – Уфа, 1996 .

25. Халиуллина Н.У. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества. – Уфа, 2003. – Ч. I.

26. Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического словаря): Словарь. Ч. I, II. – Уфа: Восточный университет, 2004.

27. Шайхулов А.Г. Односложные корневые основы в кыпчакских языках Урало-Поволжья (опыт синхронической и диахронической характеристики). – Уфа: Восточный университет, 2000. – Ч. I. -240 с.; Ч. II.

28. Юнусалиев Б.М. Киргизская лексикология. Ч. I – Фрунзе, 1959.

Покупка готовой работы
Тема: «Татар телендӘ ст (сузык+тартык) тибындагы тамыр-нигезлӘрнеҢ фонологик комбинаторикасы»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 46
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы

У нас можно заказать

(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)

Контрольная на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Решение задач на заказ

Решение задач

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Лабораторная работа на заказ

Лабораторная работа

от 200 руб.

срок: от 1 дня

Доклад на заказ

Доклад

от 300 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

42 задания

за последние сутки

10 минут

время отклика


Возможно Вас заинтересует