Дипломная работа
«Татар әдәбияты үсешендә мөһим роль уйнаган буын вәкиле - Нурихан Фәттах»
- 63 страниц
Кереш.3
Төп өлеш
Беренче бүлек
Татар әдәбияты үсешендә мөһим роль уйнаган буын вәкиле - Нурихан Фәттах. Аның тормыш юлы һәм иҗаты.
1.1. Татар әдәбияты язучысы Нурихан Фәттахның тормыш юлы.6
1.2. Язучы Нурихан Фәттах иҗатында “Ител суы ака торур” романының урыны.8
Икенче бүлек
Искергән сүзләр турында кыскача мәгьлумат
2.1. Тарихи сүзләр турында төшенчә һәм аларның тематик төркемнәре.15
2.2. Архаизмнар турында төшенчә һәм аларның төрләре.19
2.3. Н. Фәттахның “Ител суы ака торур” романында
искергән сүзләр.21
Өченче бүлек
Урта мәктәптә туган тел дәресләрендә лексиканы өйрәнү методикасы һәм күнегү үрнәкләре
3.1. Урта мәктәптә татар теле укыту программасына анализ.36
3.2. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә искергән сүзләр темасын өйрәнү методикасы һәм бу теманы өйрәнү өчен күнегүләр.43
Йомгак.55
Файдаланылган әдәбият исемлеге.57
Галимнәр сүзнең искерүе, искерү дәрәҗәләре, сәбәпләре белән күптәннән бирле кызыксынганнар. Искергән сүзләр турында рус тел белемендә шактый зур күләмле фәнни мәгьлүмат тупланган.
Рус телчеләре искергән сүзләрне төрлечә төркемлиләр, шулар арасында Н.М. Шанский классификациясе гомум кабул ителгән санала. Н.М. Шанский архаизмнарны лексик һәм семантик төрләргә бүлә. Лексик архаизмнар саф лексик, лексик-сүзьясалыш һәм лексик-фонетик архаизмнарга аерып тикшерә [49, 158-161]. Ул искергән сүзләр турында шулай ди: “ носителям современного русского литературного языка известны, но находятся в составе его пассивного словаря и употребляются лишь определенными стилистическими целями” [16, 98].
Л.И. Баранникова, А.В. Калинин, А. Махмутов лексик-фонетик һәм лексик-сүзьясалыш архаизмнарын мөстәкыйль төр буларак лексик һәм семантик архаизмнар белән беррәттән карарга кирәк, диләр [24, 65] М.И. Фомина искергән сүзләргә шундый төшенчә бирә: “ устаревшими называются слова, которые вышли из активного словоупотребления и в современном языке, как правило, не встречаются” [16, 119]. А.Н. Кожин фикеренчә, искергән сүзләр бик сирәк кулланыла торган, яисә пассив сүзлек составына күчеп, бөтенләй төшеп калган сүзләр.
Төрки телләрдә искергән сүзләрне тикшерү гасырның 50-60 елларында башлана. Төрки тел галимнәре рус тел белемендәге архаик лексиканы тикшерү алымнарына нигезләнеп эшлиләр, ягьни бу проблеманы өйрәнү рус тел белемендәге карашлар тәэсирендә бара.
Н.А. Баскаков һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә төрки телнең искергән лексикасына кагылышлы фикерләр тупланган [38, 31].
Казак галиме А. Махмутов болай яза: “Устаревание многих слов объясняется связью их значений с какой-либо прошлой эпохой отжившей общественной формацией” [16, 84]. Ул искергән сүзләрнең килеп чыгылышы сәбәбе социаль һәм лингвистик характерда, ди. Э. Киличев та А. Махмутов билгеләгән сәбәпләр белән риза [20, 70].
Г. Ибраһимов беренчеләрдән булып 20 гасыр башында алынма сүзләрнең искерүенә фәнни яктан аңлатма бирә. Аның хезмәтеннән соң татар теле лексикасын тикшерүгә бик озак вакытлар игьтибар ителми. Бары тик 1930 еллар ахыры 1940 еллар башында Ш. Рамазанов телнең сүзлек составын тикшерә башлый. Ул искергән сүзләр турында мәгьлүматлар җыя һәм аларның беренче гомуми классификациясен бирә. Ш. Рамазанов хезмәтеннән соң 1966 елда басылган “Хәзерге татар әдәби теле” коллектив хезмәтендә генә тарихи сүзләр һәм архаизмнар турында мәгьлүмат бирелә (1966, 60-64). 60 нчы еллар ахырыннан татар теле лексикасының төрле өлкәләре интенсив өйрәнелә башлый.
Ф.С. Сафиуллина хезмәтләрендә тарихи сүзләр һәм архаизмнар хакында бай фәнни мәгьлүматлар китерелә [29, 288].
“Сүз – бер көнлек, тел гомерлек”. Телнең сүзлек хәзинәсендә туктаусыз бара торган үзгәрешләрне мәкальгә әверелдереп, халык шулай дигән. Аерым сүзләрнең искереп төшеп калулары, яңа сүзләр барлыкка килү, искеләренең мәгьнәләре яңару, алынмалар кабул итү нәтиҗәсендә тел һаман үзгәреп тора. Халыкның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышындагы зур үзгәрешләр телдә, бигрәк тә аның лексик составында чагылыш таба. Бик күп сүзләр актив кулланылыштан төшеп кала, шуңа күрә пассив сүзлекне тикшерүнең фәнни һәм гамәли кыйммәте бик зур. Архаик лексикада ерак үткәннәр чагыла, һәм ул һәр телнең үсешен, аның килеп чыгышын дәлилләргә мөмкинлек бирә.
Архаик лексиканы өйрәнү тел һәм халык тарихын, тарихи лексикология, грамматика, диалектология, стилистикага караган бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Шуңа күрә татар тел белемендә искергән сүзләрне тикшерү хәзерге көндә дә актуаль булып тора.
Моңа кадәр татар телендә Н. Фәттахның “Әтил суы ака торур” тарихи романында искергән сүзләр диплом эше дәрәҗәсендә махсус, системалы өйрәнелмәде. Бу диплом эшенең яңалыгы булып тора.
Диплом эшенең төп максаты Н.Фәттахның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләрне тикшерү.
Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күз уңында тотылды:
Фәнни чыганакларга таянып искергән сүзләргә аңлатма бирү, архаизмнар һәм тарихи сүзләр төшенчәләренә ачыклык кертү;
Татар язучысы Нурихан Фәттахның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү һәм аның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләрне аерып чыгару;
Н. Фәттахның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләрнең кулланылу үзенчәлекләрен ачыклау;
Н. Фәттахның “Әтил суы ака торур” әсәрендәге искергән сүзләрне татар теле дәресләрендә куллану мөмкинлеген ачыклау һәм бу максатта куллану өчен күнегүләр системасын булдыру.
Хезмәтнең өйрәнү предметы Н. Фәттахның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләр.
Искергән сүзләрне кулланганда тел стильләренә бәйле рәвештә стилистик максатлар күз уңында тотыла. Матур әдәбиятта мондый төр сүзләр күп кулланылалар: шул чор кешеләренең карашларын, гадәтләрен, үзенчәлекләрен күрсәтү кирәк була. Бигрәк тә Н. Фәттахның әсәрләре игьтибарга лае. Шуңа күрә диплом эшенең тикшеренү обьекты буларак Н. Фәттахның “Ител суы ака торур” әсәрендә кулланылыш тапкан искергән сүзләр сайланды.
Хезмәтнең методологик һәм теоретик нигезе. Диплом эшен башкару өчен искергән сүзләрне өйрәнүгә кагылышлы фәнни тикшеренүләр, теоретик кулланмалар, мәкаләләр, сүзлекләр, җыентыклар файдаланылды. Матур әдәбият әсәрләренең телен В.Х. Хаков, С.Ш. Поварисов һәм татар телендәге искергән сүзләрне өйрәнүгә багышланган Ф.С. Сафиуллина һ.б. галимнәрнең хезмәтләре диплом темасына ярашлы турыдан-туры файдаланылды.
Хезмәтнең теоретик һәм практик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Хезмәттә урын алган теоретик фикерләр һәм тупланган фактик материал искергән сүзләрне өйрәнү буенча киләчәктә үткәреләчәк тикшеренүләрдә кулланыла ала. Аларны туган телнең сүзлек составын үзләштерүдә, аерым әдипләрнең иҗатын өйрәнүдә урта мәктәптә уңышлы файдаланырга мөмкин.
Хезмәт эшенең метод һәм чыганаклары. Хезмәтне язу барышында куелган максатларга ярашлы рәвештә фактик материалларны туплауда күзәтү, тикшерү, чагыштыру, анализлау кебек метод һәм алымнар кулланылды. Җыелган фактик материал күзәтү методы нигезендә туплана һәм анализлана. Фактик материал туплау өчен төп чыганак буларак Нурихан Фәттахның 1980 елда басылып чыккан “Ител суы ака торур” романының тексты файдаланылды. Әсәрне җентекләп уку барышында искергән сүзләр сайлап алу юлы белән бүлеп алынды. Шулай ук фактик материалны анализлау өчен татар теленең аңлатмалы, тарихи-этимологик, диалектологик сүзлекләре кулланылды.
Эшнең төп нәтиҗәләре студентларның еллык фәнни конференцияләрендә, татар теленең төрле гамәли дәресләрендә апробацияләнде
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
ИСКЕРГӘН СҮЗЛӘР ТУРЫНДА КЫСКАЧА МӘГЬЛУМАТ
2.1. Тарихи сүзләр турында төшенчә һәм аларның тематик төркемнәре
Искергән сүзләр бер-берсеннән искерү дәрәҗәсе һәм искерү сәбәпләре белән аерылып торалар [20, 59]. Искергән сүзләр арасында архаизмнарны һәм тарихи сүзләрне аерып карарга кирәк. Архаизмнар стилистик чара буларак хәзерге телдә сакланалар, ә тарихи сүзләр халык тормышында инде кулланылмый торган предметлар, төшенчәләр аңлатучы сүзләр дип карала [15, 186]. Халык тормышындагы үзгәрешләр иң беренче чиратта телнең сүзлек составында чагылалар. Бер-бер әйбер яки күренеш искереп юкка чыга икән, аларны белдергән сүзләр дә төшеп кала; аерым очракларда, әйбер яки күренеш үзе калса да,аны атаган сүз урынына яңасы бырлыкка килә. Картайган сүзләр искерү сәбәпләре, искерү дәрәҗәсе, аларны куллану мөмкинлеге һәм характеры ягыннан төрле булалар.
Кайбер төшеп калган сүзләрне инде хәзер белгечләрдән башка берәү дә белми. Бикасап (тукыма), арзу (теләк), балпан (лачын), барымта
(талау походы) барнагыл (акча берәмлеге), иравыл (авангард гаскәр), иге (яхшы), багбан (бакчачы) баек (һичшиксез), балга (хәрби балта), бетек (язу), кебек сүзләр хәзерге татар телендә, мәсәлән, бөтенләй кулланылмыйлар. Андый сүзләр рус телендә дә шактый: стрый (атасы ягыннан ага кеше), резана (акча берәмлеге), рамо (җилкә), сквара (ут , ялкын), тети (кыйнау),торопь (һөҗүм) һ. б.
Искерүе аркасында хәзерге татар телендә сөйләшүчеләргә бөтенләй таныш булмаган сүзләрне очратабыз. Алар я телдән инде төшеп калганнар, я берәмлекләр составында гына кулланылалар [25, 11-12]. Искергән сүзләр-актив кулланылыштан төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр. Мәсәлән, чирү (гаскәр), икән (и–тамыр), сөмсере коелган. Алар хәзерге телнең пассив сүзлегенә дә керми һәм аларны искергән сүзләр дип тә атарга туры килә. Мондый сүзләргә бетү (язу), ту (байрак) , агырлау (хөрмәтләү), тархан, ботман, бизмән, кәнизәк, бәрмәче кебек сүзләр керә.
Тел белемендә, шундый төшеп калган сүзләрдән бигрәк, телдә сакланып та, аерым очракларда гына, билгеле бер максат белән кулланылган сүзләр өйрәнелә. Мондый сүзләрнең искерү сәбәләре төрлечә була. Әйбер-зат яки күренешләргә бәйле төшенчәләр искерү, юкка чыгу, кулланылыштан төшеп калу сәбәпле ,аларны бедергән сүзләр дә тарихи сүзләр дип аталалар. [25, 14]. Алар белдергән төшенчәләрнең башка исемнәре юк: ярлык, айбалта, морза, алпавыт, тархан, ясак, становой, бояр, урядник, пристав, жандарм. Куп телләрдә тарихи сүзләр уртак була, Әйтик, рус һәм татар телләрендә шундый сүзләр шактый: приказчик, крепостной, барщина, оброк, фабрикант.
Лексик-фонетик архаизмнарга тарихи үзгәрешләр йогынтысында төрле фонетик үзгәрешләргә дучар булган сүзләрне кертергә кирәк. А.В. Калинин фикеренчә, лексик-фонетик архазмнар хәзергеләреннән бер аваз белән генә аерылып тора [57, 104]
Лексик-сүзьясалыш архаизмнары дип морфологик яктан искергән сүзләргә әйтәләр[58, 105].
Н.М. Шанский : “ все эти слова выпали из лексики языка и в настоящее время прочно забыты, никакого отношения к лексической системе современного русского литературного языка они не имеют и не входят даже в его пассивный запас. Все они, наконец, являются фактами предшествующих, достаточно отдаленных эпох развития русского языка. В отличие от устаревших слов они являются “старинными словами” [16, 45].
1917 Октябрь борылышыннан соң яңа иҗтимагый тормышка бәйле рәвештә йөзләгән яңа сүзләр-советизмнар туды. Әмма хәзер алар да шул чор өчен генә хас тарихи сүзләргә әйләнеп калдылар: кызыллар, аклар, нэп, нэпман, кызыл гвардияче, губерна комитеты, чека, эшчеләр факультеты, продразверстка, коммуна һ. б.
Тарихи сүзләр беренче чиратта тарихи хезмәтләрдә урын ала. Тарих дәреслекләрен алардан башка гына язу мөмкин түгел: ыруг, кабилә, патша, хан, тархан, ясак, мәзин, имам. Мондый сүзләр, чорның үзенчәлеген, колоритын, сурәтләү өчен, әдәби-тарихи әсәрләрдә кирәк була [27, 50].
А.С. Зинина: “многие древнетюркские слова, выступающие как историзмы, были совершенно забыты и появились вновь лишь с открытием тюркской рунической письменности и интенсификацией изучения древнетюркского периода 53, 122] Зинина тарихи сүзләрне иске төрек, октябрьга чаклы һәм октябрьдан соңгы төрләргә бүлә [53, 121]. Аның фикеренчә, иске төрек тарихи сүзләр тормышның төрле өлкәсенә бәйле сүзләрне үз эченә кертә. Мәсәлән, каган- “руководитель страны”, шад- “принц”, Умай – “ женское божество”, алпагу –“ чин”, айгучы –“советник”, ябгу-“титул”, элтебер – “титул у народа азов”, тигин – “принц”, буркан- “божество”, кунгуй – “принцесса”, уар – “ знатный”, огя – буюрюк – “приказчик”, йалабач – “посол”, чур – “титул”, тоньа – “титул”.
Октябрьга чаклы тарихи сүзләр: ибадат – “служба(богу)”ахун- потомник лиц духовного звания” , супы- “монах, суфий”, наиб-“ потомок пророка Мухаммеда”, батыр-мурза-“глава знати”, “койбаши-“дворянин”, асламбек- “дворянин”, оьзден- “мелкий дворянин”
Октябрьдан соңгы тарихи сүзләр: ак гвардия-“белая армия”, кызыл аьскер- “ красноармеец”, зелоьн- “ представитель банды зеленых”, губурне-“губерния”, жармоне-“манифест”, нэпман, батраклар комитеты –“комитет батраков”, комбед- “комитет бедноты”.
О.С. Ахматова: “ историзмом является слово, вышедшее из живого слово употребления вследствие того, что обозначаемый им предмет уңе не известен говорящим как реальная их повседневного опыта” [16, 85]
Ю.С. Маслова: “ историзмы- это уходящие лексические единицы.
З.Ф. Белянская тарихи сүзләр турында яза: “Говоря об историзмах современного языка, необходимо иметь в виду,что исчезновение актуальных для различных исторических периодов реалий и понятий приводит к переходу их обозначений из активного словарного состава в пассивный, тем самым ограничивается степень употребительности слов, но историзмы современного языка – это отнюдь не исчезнувшие из языка слова, а лексические единицы, продолжение употребляться, хотя и с известными функциональными ограничениями” [16, 32].
С.Д. Жордания: “Историзмы – слова, которые перестали употребляться в связи с исчезновением обозначавшихся ими реалий, но которые воспроизводятся для того, чтобы придать жизненность прошлым.” [16, 51].
Тарихи сүзләрне тематик яктан берничә төркемгә бүләләр:
1. Элекке иҗтимагый-сәяси тәртипләргә бәйләнешле һәм хәзерге телдә кулланылыштан төшеп калган тарихи сүзләр: хан, ханыш, солтан, әмир, карачы, император, вәзир, ярлык.
2. Иске җитештерү мөнәсәбәтләре, авыл хуҗалыгы, эш, һөнәрләргә бәйле тарихи сүзләр: имана, лашманчылык, кызау, кисап, тәбәлдерек. Алар арасында хәзерге вакытта юкка чыккан һөнәр һәм һөнәрче атамалары шактый күзәтелә: дисәтник, бурлак, йомышлылар, писыр, лашман, йәмшик, тылман, канагун, извозчик, ударник, чабан, коллаучы, башмакчы, чабатачы, насбайчы, бүзче, куйчы, күрекче, укчы, чыракчы, имче, яучы, чичән.
3. Сугыш, гаскәр, хәрби тормышка караган сүзләр: кистән, ук, көбә, сөңге, никрут, ту, айбалта, алтатар, наемщик һ. б.
4. Элек кулланылган үлчәү берәмлекләренең атамалары: илле (өч бармак илле), батман (биш кадак), түтәрәм, теллә, дисәтинә, мыскал, сөям.
5. Ата-бабаларның рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе халык киеме. Элек киң кулланылып , хәзер кулланылыштан чыккан кием-салым атамалары: чикмән, җөббә, камзул, казаки, җилән, күкрәкчә, камка, мескен бүрек, кафтан, хәситә, кыптыр тун, ычкыр, чаба һ.б.
6. Ел, ай, көн исемнәре: елан елы, куян елы, баш көн, буш көн атна арасы көн һ. б.
7. Сәүдә өлкәсенә караган сүзләр: сарраф, осламчы , базар, кертү, таразы, толыкман, алыкман, төя йөге (ягьни зур) һ.б.
2.2. Архаизмнар турында төшенчә һәм аларның төрләре
Архаизмнар. Алар нинди дә булса төшенчәнең, күренешнең искергән атамалары. Мондый искергән сүзләр урынына яңа сүз йөри башлый. Димәк, бу очракта төшенчә югалмый, бәлки бүтән сүзләр белән генә белдерелә башлый. Мәсәлән, төрки телләрдә ут үлән төшенчәсен белдергән. Хәзер татар телендә бу сүз, архаизмга әйләнеп, аны үлән сүзе алыштырган. Әмма ут сүзе үлән мәгьнәсендә әле дә булса башка сүзләрдә сакланган: утлык, утлап йөрү, сарут, сарут, кузлут, алабута. Исем мәгьнәсендә ат сүзе дә-архаизм, аның урынына кубесенчә исем сүзе кулланыла. Әмма ат сүзе элекке мәгьнәсендә хәзер дә аерым тезмәләр эчендә очрый: атказанган, атаклы, атау, яманатын сату.
С.Ф. Белянская : “во-первых, историзмы это слова, обозначающие предметы, явления, понятия, ушедшие из обихода народа, общества, в тот время как архизмы- это слова, обозначающие явления и понятия, которые бытуют, являются ңизненно важными и в настоящее время получили другое наименование. Во-вторых, историзмы являются единственными названиями изучаемых предметов и явлений действительности и выполняют главным образом номинативную функцию. Архаизмы же не являются единственными названиями соответствующих понятий, используются в языке как важное стилистическое средство. В-третьих, историзмы не имеют параллелей в современном русском языке, а архаизмы имеют синонимы” [16, 24]
Синоним архаизмнар: дала – “поле, открытое место, степь”, кыр- “степь, поле, нива”, шьол- “пустыня, безводная степь”, шоьллик-“пустынная местность” , язы- “степь” , япан- “степь”.
Архаизмнар семантик, морфологик, фонетик, төрләргә бүленәләр.
Семантик архаизмнарның бер генә мәгьнәсе искергән була, мәсәлән, остаз сүзендә баш мулла мәгьнәсе искергән, шәкерт сүзендә-мәдрәсәдә укучы дигән мәгьнә искергән иде, хәзер алар яңара башлады. Ярык сүзенең беренче мәгьнәсе искерде: ул яктылык мәгьнәсен инде белдерми, бәлки агач әйберләрдәге аралыкны-ачыклыкны белдерә. Аерым төрки телләрдә бу мәгьнәсендэ хәзер дә кулланыла. Бездә көн сүзе тәүлекнең якты өлешен һәм тәүлек мәгьнәсен белдерә. Әмма көнчыгыш, көнбатыш, көнбагыш сүзләрендә кояш мәгьнәсен әле сиземләп була.
Татар теленең бай тарихлы язма язма әдәбиятында сүзләрнең искергән мәгьнәләрен күп табарга мөмкин. Безнең телдә югалган мәгьнәләр кайбер башка төрки телләрдә яисә диалектларда, сөйләшләрдә яшиләр һәм семантик диалектизмнар дип каралалар.
Күп кенә гарәп, фарсы, телләреннән алынган исемнәрнең денотатив мәгьнәләре югала бара: Әлфия – меңенче, Рабига – дуртенче, Кәбир – бөек, Шәрәф – олылау, Маһруй – ай йөзле, Галим – укыган.
Морфологик архаизмнар дип формасы искергән сүзләргә әйтәләр: бармак (барырга), язмак (язарга), өйләмеш (сөйләгән), килмеш
(килгән).
Фонетик архаизмнар аваз составы ягыннан аерылып торалар: егьлау– елау, үлтер – үтер, багла – бәйлә, тулуг – тулы, углым – улым, сыгыр – сыер, сарыг – сары, уйку – йокы, угырлау – урлау, кәлмеш –килү.
Архаизмнар кулланганда, тел стильләренә бәйләнешле рәвештә стилистик максатлар күз алдында тотыла. Матур әдәбиятта архаизмнар куп кулланылалар: шул чор кешеләренең карашларын ,гадәтләрен ,үзенчәлекләрен күрсәту кирәк була. Гарәп– фарсы алынмаларының искергән төрләре тантаналы, дулкындыргыч, югары стильдә “стилизация” чарасы буларак та кулланылалар.
Төрки телләрдәге архаизмнарның берничә өлешен гарәп – фарсы сүзләре тәшкил итә: ризаият – математика, эслүб – стиль, һәндәсә – геометрия һ. б. Архаизмнарның бер төрен топонимика күрергә мөмкин. Элек, мәсәлән, Санкт–Петербург, Питер, Петроград,Ленинград рәвешендә йөргән (хүзер яңадан Санкт– Петербург). Иделнең (Волга) бик борынгы исеме Ра булган; Казанның Кремль урамы элек Воскресенская дип аталган (аңа кадәр бу урам Чернышевский һәм Ленин урамы дип аталган); Каманы Чулман дигәннәр:
Минем исемем Чулман иде,
Хәзер Кама.
Үзгәрә дә тора заман–
Барсы яңа.
Архаизмнар төрле сәбәпләр җирлегендә барлыкка килә. Иҗтимагый фактор зур роль уйный. Телнең үз законнары да тәэсир итә. Мәсәлән, чит сүзне ана теле сүзе белән алыштырырга теләү яисә киресенчә булырга мөмкин. Тормыш барышында суз, телдәге башка сүзләр белән элеккеге бәйләнешләрен, мәгьнәсен югалтырга һәм искергән сүзләр рәтенә күчәргә мөмкин.
Галимнәр сүзнең искерүе, искерү дәрәҗәләре, сәбәпләре белән күптәннән бирле кызыксынганнар. Искергән сүзләр турында рус тел белемендә шактый зур күләмле фәнни мәгьлүмат тупланган.
Рус телчеләре искергән сүзләрне өйрәнүнең төрле классификациясен бирәләр, шулар арасында Н.М. Шанский классификациясе гомум кабул ителгән дип санала. Н.М. Шанский архаизмнарны лексик һәм семантик архаизмнарга бүлә. Лексик архаизмнар саф лексик, лексик-сүзьясалыш һәм лексик-фонетик архаизмнарга аерып тикшерә.
Төрки телләрдә искергән сүзләрне тикшерү гасырның 50-60 нчы елларында башлана. Төрки тел галимнәре рус тел белемендәге архаик лексиканы тикшерү алымнарына нигезләнеп эшлиләр, ягьни бу проблеманы өйрәнү рус тел белемендәге карашлар тәэсирендә бара.
Г. Ибраһимов беренчеләрдән булып, 20 гасыр башында алынма сүзләрнең искерүенә фәнни яктан аңлатма бирә. Аның хезмәтеннән соң татар теле лексикасын тикшерүдә бик озак вакытлар игьтибар ителми. Бары тик 1930 еллар ахыры – 1940 еллар башында Ш. Рамазанов телнең сүзлек составын тикшерә башлый. Ул искергән сүзләр турында мәгьлүматлар җыя һәм аларның беренче гомуми классификациясен бирә. Рамазанов хезмәтеннән соң 20 нче елда басылган “Хәзерге татар әдәби теле” коллектив хезмәтендә генә тарихи сүзләр һәм архаизмнар турында мәгьлүмат бирелә. 60 нчы еллар ахырыннан татар теле лексикасының төрле өлкәләре интенсив өйрәнелә башлый.
Ф.С. Сафиуллина хезмәтләрендә тарихи сүзләр һәм архаизмнар хакында бай фәнни мәгьлүматлар китерелә [29, 288].
“Сүз бер көнлек, тел гомерлек”. Телнең сүзлек хәзинәсендә туктаусыз бара торган үзгәрешләрне мәкальгә әверелдереп, халык шулай дигән . Аерым сүзләрнең искереп төшеп калулары , яңа сүзләр барлыкка килү, искеләренең мәгьнәләре яңару, алынмалар кабул итү нәтиҗәсендә тел һаман үзгәреп тора . Халыкның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышындагы зур үзгәрешләр телдә, бигрәк тә аның лексик составында чагылыш таба. Тормышның, яшәешнең үзгәрүе, әйләнә-тирә белән телнең, кеше аңының тыгыз бәйләнештә заманча формалашуы нәтиҗәсендә кайбер сүзләр я пассив кулланылышка күчә, яисә телнең сүзлек составыннан бөтенләй төшеп кала. Алар татар лексикасының билгеле бер катламын тәшкил итә. Шуңа күрә пассив сүзлекне тикшерүнең фәнни һәм гамәли кыйммәте бик зур. Архаик лексикада ерак үткәннәр чагыла, һәм ул һәр телнең үсешен, аның килеп чыгышын дәлилләргә мөмкинлек бирә.
Архаизмнар саф лексик, лексик-фонетик, лексик-морфологик, лексик-семантик тәрләргә аерып анализланды. Алар телнең үсеш динамикасын кузалларга мөмкинлек бирәләр.
Тарихи сүзләр зур бер лексик катламны тәшкил итәләр. Аларның түбәндәге тематик төркемнәрне тәшкил итүе билгеле булды. 1) Элекке иҗтимагый-сәяси тәртипләргә иске җитештерү мөнәсәбәтләренә бәйле, 2) хәрби тема, 3) сәүдә өлкәсенә караган сүзләр, 4) кием-салым, 5) ашамлык, 6) үлчәү берәмлекләре атамалары.
“Ител суы ака торур” романында да шундый бик күп пассив, телдән төшеп калган искергән сүзләр шактый күп очрады.
Бу сүзләр аша, без, милләтебезнең үткәне, борынгысы белән якынрак таныша алабыз. Романда тикшерелгән искергән сүзләр халыкның тормыш-көнкүреше, яшәеше, киемнәре, ризыклары, кораллары турында күп мәгьлүмат саклый. Тупланган фактик материалны архаизмнарга һәм тарихи сүзләргә аерып тикшерү үзен һәрьяклап аклады.
1. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теле лексикологиясе. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1979. – 275 б.
2. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1990. – 238 б.
3. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Бөре: Бөре дәүләт пед. инт-ты, 2005. – 233 б.
4. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.
5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.
6. Әхмәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма – Казан: Татар. кит. нәшр, 1995. – 93 б.
7. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.
8. Вәлиева Ф.С. , Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы – Казан: Мәгариф, 2000. – 349 б.
9. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Татар теленнән дидактик уеннар һәм мавыктыргыч күнегүләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 184 б.
10. Галиуллина Г.Р. Лексикология современного татарского языка. – Казань: КГУ, 2002. – 67 б.
11. Дудников А.В. Современный русский язык. – М. Высшая школа, 1990. – 424 б.
12. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 249 б
13. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000. – 368 б.
14. Зинина А.С. Историзмы и их разновидности в татарской лексике. Двуязычие: типология и функционирование. – Казан, 1990. – 125 б.
15. Кодухов В.И. Введение в языкознание – М. Просвещение, 1987. – с. 286.
16. Каракаев Ю.И. Лексика пассивного употребления в ногайском языке. – Карачаевск, 2006. – с. 130.
17. Мөгьтәсимова Г.Р. Татар халык мәкальләренең лексикасы – Казан: КДУ, 2005. – 192 б.
18. Максимов В.В. Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе: 5-7 сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2000. –
175 б.
19. Маслов Ю.С. Введение в языкознание. – М., 1975.
20. Перетрухин В.М. Введение в языкознание. Курс лекций. – Белгород, 1968. – 359 с.
21. Реформатский А.А. Введение в языковедение. – М., 1967. – 640 с.
22. Розенталь Д.Е., Голуб И.Б., Теленкова М.А. Современный русский язык. – М: Айрис, 2003 – 434 б.
23. Розенталь Д.Е. Современный русский язык. – М: Айрис, 1999 –
236 б.
24. Русча-татарча тарих терминнарының аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2006. – 263 б.
25. Сафиуллина Ф.С. Тел белеменә кереш. – Казань: Хәтер, 2001. –
383 б.
26. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге әдәби татар теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. – 287 б.
27. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар теле. – Казан: Мәгариф, 2006.
28. Сафиуллина Ф.С. Иҗтимагый тормыш һәм хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 1998.
29. Сафиуллина. Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002 – 407 б.
30. Соссюр де Ф. Труды по языкознанию. – М. 1977.
31. Татар теле: Мавыктыргыч лексикология – Казан: Мәгариф, 2001. – 221 б.
32. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1977. – 1 том. – 475 б
33. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979, – II том. – 726 б.
34. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981 – III том. – 831 б.
35. Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа. – Казан: Мәгариф, 2003. – 25 б
36. Татарча-русча сүзлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 462 б.
37. Татар әдәбияты тарихы. – Казан: “Раннур” , VI том. 2001 – 642 б.
38. Торопцев И.С. Лексическая мотивированность – Т. 22. – Орел, 1964.
39. Урта мәктәп өчен татар теле һәм әдәбияты программасы. – Казан: Тат. кит. нәшр. 1991. – 64 б.
40. Фазлуллин М.А. Татар теле методикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 502 б.
41. Фәттах Н. Ител суы ака торур. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. –
399 б.
42. Фәттах Н. Сайланма әсәрләр XXV том. – Казан: Тарих, 2003. – 493 б.
43. Фомина М.И. Современный русский язык. Лексикология. – М: Высшая школа, 2003. – 380 б.
44. Хафизов С.Х. Хәзерге татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре. – Уфа, Баш ДУ нәшр., 1986 – 80 б.
45. Хаков. В.Х. Татар әдәби теле тарихы. – Казан, 1993 – 324 б.
46. Хайруллин М.Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка – Казань, 2000 –202 с.
47. Хабибов Л.Г. Бишенче сыйныф “Татар теле” дәреслегенә методик кулланма. – Уфа: Зәйнәб Биишева ис. кит. нәшр, 2011. – 124 б.
48. Шанский. Н.М. Лексикология современного русского языка. – Москва: Просвещение, 1972 – с. 327
49. Шанский Н.М. Лексикология современного русского языка. – М: Высшая школа, 2007. – 304 б.
50. Шавапалова Г.Р. Краткая литературная энциклопедия: В 9 т. 9 т. – М, 1968.
51. Щерба Л.В. Очередные проблемы языковедения // Изв. АН СССР. – 1945.
52. Юсупова Ә.Ш., Нәбиуллина Г.Ә., Денмөхәммәтова Э.Н., Мөгьсимова Г.Р. Татар теленнән практикум: гомуми мәгьлумат, күнегүләр, коммуникатив биремнәр, контроль текстлар. – Казан: Мәгариф, 2009. – 167 б.
53. Языковая номинация: Общие вопросы. – М.: Наука, 1977.
54. Языкознание. Большой энциклопедический словарь. – М., 1999.
Тема: | «Татар әдәбияты үсешендә мөһим роль уйнаган буын вәкиле - Нурихан Фәттах» | |
Раздел: | Иностранные языки | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 63 | |
Цена: | 1900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика