Дипломная работа

«Ә.Еники хикәяләрендә образлылыкка ирешү чарасы буларак»

  • 88 страниц
Содержание

I бүлек. Сурәтлелек турында төшенчә ….….

II бүлек.

III бүлек.

IV бүлек.

V бүлек

Ә.Еники хикәяләрендә ассоциатив сурәт тудыру чаралары.….

Чагыштырулар….

Метафоралар…

Метонимия, синекдоха, перифраз…

Эпитетлар….…

Оксюморон….

Сынландыру…

Ә.Еники хикәяләрендә образлылыкка ирешү чарасы буларак ….

Образлылыкка џђм ђсђрнећ эмоциональ тђэсиренә ирешүдә халык авыз иҗаты үрнәкләрен файдалану…

Ќыр…

Афористик жанр үрнәкләре ярдәмендә сурәт тудыру.….

4.2.1. Мәкаль-әйтемнәр….….

4.2.2. Фразеологик әйтелмәләр.…

Ђ.Еники хикәяләрендәге сурәт тудыру үзенчәлеген мәктәптә өйрәнү буенча методик күрсәтмәләр….

ЙОМГАК ….….….

БИБЛИОГРАФИЯ ….

Введение

Ә.Еники үткән юл – күркәм иќат юлы. Ул татар прозасында дөнья классикасыныћ күренекле традицияләрен дәвам иткән язучыларыбызныћ берсе. Күпсанлы сәнгатьчә югарылыкта язылган әсәрләре кешеләр арасындагы төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне чынбарлык рухында яктыртуы һәм заманны борчыган әхлаки-этик мәсьәләләрне кыю рәвештә күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклар. Аныћ яћалыгы – әдәби әсәрнећ структурасы, композициясе яисә башка төрле тышкы форма алымнарына гына кайтып калмый, ул халыкны, күпләрне кызыксындырган, борчыган тормыш проблемаларын күтәрергә, куярга омтылуда, әсәрнећ әдәби-эстетик юнәлешен билгеләүгә үтә ќаваплы карауда, образлы сурәт функцияләрен мөмкин кадәр кићәйтеп, арттырып, укучы күћеленә эмоциональ тәэсир итүнећ яћа чараларын эзләүдә дә чагыла.

Ә.Еникинећ әдип буларак үзенчәлеге хакында шактый фәнни хезмәтләр, мәкаләләр бар. Г.Халит «Кешеләр һәм язмышлар» мәкаләсендә әдип иќатыныћ үзенчәлекле якларын билгели, аерым алганда аныћ әсәрләрендәге образлар системасын ќентекләп тикшереп чыга. Шул ућайдан язучыныћ хәзерге татар әдәбиятында тоткан урынын да ачыклый. Н.Гыйззәтуллин исә Ә.Еникинећ характер тудыруда әдәби детальдән файдалану осталыгына игътибар итә. Шул ук вакытта әсәрләрендә әдәби характер үзенчәлекләрен ачу өчен сюжет-композиция, конфликт, тел-стиль чараларыныћ бирелешен өйрәнә [25]. Әдип иќатыныћ стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә Р.Сверигин да берникадәр өлеш керткән. Ул Ә.Еники әсәрләрендәге психологик характерларны Ф.Хөсни, Г.Бәширов кебек әдипләрнећ геройлары белән чагыштырма планда карый.[75].

М.Җәләлиева исә Ә.Еникинећ психологизм остасы булуына басым ясый. Язучы әсәрләрендә психологизмныћ өч нигезен, сәбәбен аерып чыгара: «1. Әдәби герой бирелешендәге беренче үзенчәлек бер персонажныћ үз эчендә күп тавышлар тудыра алу сәләте…» «2. Ә.Еники геройларыныћ эчке тавышы нигезендә антитеза алымы белән, ягъни герой хисләренећ мохит белән каршылыкка керүе…» «3. Бер әйбернећ яки күренешнећ үз эчендә каршылыгы» [35; 55-57]. М.Җәләлиева күзәтүләре Ә.Еники психологизмын аћлауда билгеле бер алга китеш иде.

Ә.Еники иќатын өйрәнүче әдђбиятчы Д.Ибђтуллина әсђрнеž поэтик структурасы нигезендђ укучы белђн язучы арасындагы бђйлђнеш ята һәм шушы бђйлђнеш поэтиканыž өлешлђрен билгели дип исђпли. Ул түбђндђгелђрдђн гыйбарђт [41; 3]: 1. ђсђрнеž жанр, сюжет-композиция үзенчђлеклђре, 2. герой һђм авторныž аžа мөнђсђбђте, 3. хронотоп, 4. художестволы гомумилђштерү чаралары, 5. художестволы поэтик чаралар.

Башка галимнәр дә язучыныћ иќат алымнарын һәм принципларын ќентекләп өйрәнделәр, индивидуаль стилен тикшерделәр, аныћ әсәрләрендәге идея, проблема, образ мәсьәләләренә тукталдылар.

Алда әйтелгән мәсьәләләр белән беррәттән Ә.Еники иќатында мөһим урын алып торган мәсьәләләрнећ берсе – идея-проблеманы ачуда сурәтлелекнећ роленә, гомумән, сурәт тудыру үзенчәлекләренә тиешле игътибар бирелмәде. Бу мәсьәлә бүгенге көндә дә ачык булып кала. Юкса, тормыштагы реаль картиналарныћ ќанлы сурәтләнүе Ә.Еники иќатында сурәт тудыру үзенчәлекләренећ урынлы кулланылуы белән билгеләнә. Әдип һәр күренешнећ, һәр вакыйганыћ табигый, тормышчан, ышандыргыч булуына нык игътибар итә, аз гына ясалмалылыкка да урын калдырмаска тырыша. Язучыныћ художество осталыгы хакында халык шагыйре Н.Нәќми: «Ә.Еники – минем өчен тере классик, матур сүз остасы. Аныћ әсәрләре – кеше йөрәгенә ята торган әсәрләр», – дип билгеләде. Ф.Мићнуллин исә: «Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аныћ әсәрләре… Гүяки алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моћга-сагышка манып язылганнар», – дигән фикер әйтә [51].

Ә.Еникинећ прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәрне сәнгатьчә сурәтләү алымнарына гаять үзенчәлекле якын килүче язучы. Безнећ карашыбызча, Ә.Еники әсәрләре сәнгатьчә эшләнеше ягыннан дөнья әдәбияты үрнәкләре югарылыгында торырга лаеклы. Шућа карамастан, безнећ әдәбият белемендә язучыныћ сурәт тудыру чаралары махсус тикшерелмәде. Чыгарылыш эшенећ актуальлеге мәсьәләнећ бүгенге көнгәчә фәнни тикшерелмәве белән аћлатыла.

Тикшеренү объекты итеп, Ә.Еникинећ иќат йөзен билгеләүче, шул ук вакытта сурәт тудыру үзенчәлеге ягыннан тиешенчә тикшерелмәгән, «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1942), «Ялгыз каз» (1942), «Мәк чәчәге» (1944), «Кем ќырлады?» (1956), «Төнге тамчылар» (1964), «Матурлык» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965) хикәяләре алынды.

Тикшеренүнећ предметы булып Ә.Еники иќатындагы ассоциатив сурәт тудыру чаралары, сурәтлелеккә ирешүнең башка алымнары карала.

Әлбәттә, бу хезмәттә дә әлеге олы мирасныћ, үзенчәлекле иќатныћ барлык аспектларын карау мөмкинлеге юк. Шуннан чыгып язучы иќатыныћ индивидуальлеген күрсәтүче сурәт тудыру үзенчәлекләрен өйрәнү, тикшерү чыгарылыш эшенећ максатын билгели.

Шул максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны чишү күз ућында тотыла:

1. Ә.Еники хикәяләрендә сурәт тудыру, күчерелмә мәгънәле сүз-тәгъбирләр ярдәмендә образлылыкка ирешү чараларын барлау;

2. хикәяләрдә образлылыкка ирешүдә табигать күренешләренең әһәмиятен өйрәнү;

3. язучыныћ стиль индивидуальлеге нигезендә үзенчәлекле образлы фикерләвен, сурәтлелеккә ирешүдә традициялђр йогынтысын џђм язучыныћ њз табышларын ачыклау;

4. язучы хикәяләре нигезендә бер үк сүзгә салынган мәгънә төсмерләрен төрле вакыйгалар һәм геройлар бирелешенә бәйле тикшерү;

5. сурәт тудыру чараларына салынган әдәби-эстетик йљкнећ Ә.Еники әсәрләрендә концептуаль чагылышын исбатлау.

Хезмәтнећ структурасы куелган максатка һәм материалны өйрәнү буенча ачыкланган бурычларга нигезләнеп билгеләнде. Чыгарылыш эше керештән, биш бүлектән, йомгак һәм библиографиядән тора.

Фрагмент работы

I БҮЛЕК. СУРЂТЛЕЛЕК ТУРЫНДА ТЉШЕНЧЂ

Матур әдәбият үрнәкләренең үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Ул барыннан да бигрәк сурәтле, бизәкле, ќанлы, образлы булуы белән аерылып тора. «Матур әдәбият хәятне үз яшәешендә, үз барышында тасвир итә, ягъни ул тоташ тормыш күренешләре, чынбарлык мисаллары белән эш итә, мәгыйшәт агышын аерым кешеләр язмышы аша күрсәтә, хәл-вакыйгаларны, мөнәсәбәт-кичерешләрне, кыскасы, кешенећ тормыштагы яшәешен сурәтли», [87; 75] – дип билгели әдәбиятчы Ф.Хатипов.

Сәнгать төре булган әдәби әсәр укучы тарафыннан төрлечә кабул ителү, аңлау-шәрехләү мөмкинлегенә ия булса да, бер нәрсә үзгәрешсез кала, ул – образлылык, аңа ирешү чаралары. Художник үзенећ әсәрендә теге яки бу күренешнећ эчтәлеген хәбәр итеп кенә калмый, лексик, грамматик чаралар булышлыгы белән аныћ характерын, колоритын тойдыра, гүяки битенә бөркелгәндәй була, укучы аны үзенећ тойгы-кичерешләре белән кабул итә.

Образлылыкны өйрәнүгә В.Гумбольт, А.Потебня зур көч салалар. А.А.Потебня фикеренчә, «в поэтическом, следовательно вообще художественном произведении, есть те же самые стихии, что и в слове: содержание (или идея), соответствующее чувственному образу или развитию из него понятию; внутренняя форма, образ, который указывает на это содержание, соответствующий представлению (которое тоже имеет значение только как символ, намек на известную совокупность чувственных восприятий или на понятие), и, наконец, внешняя форма, в которой объективируется художественный образ» [68; 12]. Сүз һәм аның мәгънәсен тикшерүче галим образның эчтәлектән (мәгънә), эчке формадан (яңгыраш), тышкы формадан (образны күзаллаудан) гыйбарәт булуын гына билгеләп калмый, аның сүздә яшәвен дә аерым өйрәнә.

Образлылык теориясе турында мөһим лингвистик концепцияне академик В.В.Виноградов хезмәтләрендә очратабыз. Аның фикеренчә: «словесный образ – это образ, воплощенный в словесной ткани литературно-эстетического объекта, созданный из слов и посредством слов. Образность – это прежде всего совокупность различных видов переносного употребления слов, разных способов образования переносного значения слов и выражений» [14].

Башкорт әдәбияты белгече З.Я.Шәрипова образлылыкның төп чарасы итеп телне саный һәм: «Язучы ић башта үзе телнећ барлык нечкәлекләрен белергә, милли телнећ лексик байлыгын яхшы үзләштерергә, тел-сурәтләү чаралары белән иркен эш итәргә тиеш, – дип билгели. Шуныћ нәтиќәсендә «әсәрләрендә фикер тирәнлеге, сәнгатьчә образлылык көчле булырга тиеш» [100; 13], – дип әйтә. «Әдәби әсәр теле башка язмаларныћ теленнән үзгә, халыкныћ ќанлы сөйләменә якын булырга тиеш» [60] дигән фикер башлап Каюм Насыйри тарафыннан күтәрелә.

Сурәтләү мөмкинлекләренећ искиткеч күп төрлелеге, сыгылмалылыгы таћ калдыргыч һәм һәр кешенећ йөрәгендә туган телгә сөю һәм олы хөрмәт уятырга сәләтле. Шунлыктан да әлеге чыгарылыш эшендә нигездә ассоциатив сурәтләү чараларына һәм әдәби әсәрдә образлылыкка ирешүдә мөһим роль уйнаган табигать күренешләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре кебек компонентларга тукталынды.

Иќат процессында һәр язучы үзенә кадәр файдаланылган сурәтләү чараларын үзләштерә, шулар аша сүз сәнгатенећ серләренә төшенә, үзе дә яңадан-яңа сүз-сурәтләр, образлылык чараларын баетуда эш алып бара. Шунлыктан биредә сурәтләрнең индивидуальлеге дә бик мөһим роль уйный. Индивидуальлек дигәч тә, художник һәр җөмләсендә моңарчы билгеле булмаган яңа чаралар куллана икән, дип фараз кылырга ярамый. Бик гади, таныш сүзләр дә билгеле конструкциядә көтелмәгәнлек эффекты тудыра алалар. Џәрбер күренекле әдипнең теле, сүзлек составы, җөмлә төзелеше, интонацион яңгырашы белән бүтәннәрнекеннән аерылып тора. Њзенчәлекле сурәтләү чаралары да кабатланмас аһәң тудыруга хезмәт итә. Кыскасы, индивидуальлекнең нигезендә үзенчәлекле образлы фикерләү ята. Шул ук вакытта бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк. «Индивидуальлек – ул гомумилек, уртаклык кысасындагы үзенчәлек. Сурәтләү чараларын куллануда да типиклык кануны төгәл саклана» [89; 78], – дип билгели әдәбият галиме Ф.Хатипов. Ягъни әдип һәр күренешне барча кешеләргә җиңел аңлашыла, төгәл, нәкъ шул урында кулланыла торган сүз белән тасвирлый, шул ук вакытта аңа үзенчәлекле яңгыраш бирә.

Сурәтләү чараларын белү язучы өчен дә, әдәбият гыйлемен өйрәнүче өчен дә бик әһәмиятле. Чөнки бу чаралар әдәбиятның табигатенә тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлек бирәләр. Шуның белән бергә әдәби әсәрне аларның җыелмасы итеп кенә карау дөрес булмас иде. Чын әдип укучыларны әдәби алымнар белән шак катыруын бер вакытта да максат итеп куймый. Аның бөтен игътибары – әсәрнең эчтәлегендә, шул эчтәлекне укучыга мөмкин кадәр образлырак итеп җиткерүгә тырышуда. Художество чаралары, образлылыкның табигый нәтиҗәсе рәвешендә, булачак әсәрнең төп идеясен әдәби яктан реальләштерү вакытында туа. Поэтик алымнар күпчелек очракта әсәрнең идея-эчтәлегенә буйсынулы рәвештә килеп чыга, ә киресенчә түгел. Ђдәбиятчы К.Ђхмәтҗанов: «Поэтик образлылык өлкәсендәге иң мөһим кануннарның берсе – «кыек атып, туры тидерү», ягъни әйбер һәм кешеләрне, аларның хәлен, эш-хәрәкәтләрен турыдан-туры үз исеме белән түгел, бәлки аларга бәйләнешле булган башка күренешләр аркылы атау» [5; 149], – дип билгеләде. Болай эшләү сүз бара торган кеше яки әйбергә өстәмә мәгънә бирергә, аның теге яки бу үзенчәлегенә игътибар тупларга мөмкинлек бирә.

Ләкин сурәт тудыру чаралары катып калган нәрсә түгел, алар тормыш белән бергә үзгәрәләр, тулыланалар, заман таләбенә ќавап бирә алмый торган искергән сүзләр телдән төшә, яћалары туа бара.

К.Әхмәтќанов: «Сурәтләү чаралары дип телнећ әдәби әсәр эчтәлеген образлы итеп ачучы конкрет алымнарын әйтәләр», [5; 126] – ди. Чыннан да, бөтен кыяфәте, сыйфатлары, хәрәкәте белән ќанлы күз алдына килерлек образ тудыруда тел-сурәтләү чаралары ярдәм итә. Олы художник тасвирында гади сүз дә яћа нурлары белән балкып китә, музыкаль аһәћле яћгырый башлый.

Рус галиме Б.Томашевский тел-сурәтләү чараларын өч төркемгә бүлеп карый:

1. Художестволы сөйләмгә керүче сүзләрнећ сайлануы поэтик лексикага керә. Бу бүлек әсәр телендәге сүзләрнећ төрле мәгънәләрен, автор тарафыннан ничек куллануын тикшерә.

2. Поэтик синтаксис ќөмләдәге сүзләрнећ үзара мөнәсәбәтләрен, урнашуларын өйрәнә.

3. Сәнгатьле сөйләм аерым авазлар ќыелмасыннан да оешырга мөмкин. Сүзләрнећ мәгънәсеннән башка, авазныћ ниндидер күренешне бирә алуын эвфония фәне тикшерә [78].

Ясалу үзенчәлекләренә карап К.Әхмәтќанов шулай ук сурәтләү чараларын берничә төркемгә бүлә.

Язучы үзенећ әсәренә төзү материалын халыкныћ ќанлы тел байлыгыннан сайлап ала. Тел – әдәби әсәрнећ халыкчанлыгын тәэмин итүче факторларныћ берсе. Халык теле хәзинәсеннән тиешле энќеләрне сайлый белгән язучы гына тормыш күренешләрен реалистик сурәтли ала. Халык сөйләмендә образлы сурәтләү чараларыныћ барлык төрләрен дә очратабыз. Џәм әдипләр образлы сурәтләү чараларын үзенчәлекле, кабатланмас бизәкләр, табышлар белән ишәйтәләр, ќанлылыкка, сурәтлелеккә ирешүнећ яћа мөмкинлекләрен ачалар.

Сүз белән сурәт ясауныћ бик күп юллары, чаралары бар. Прозада ясалышларына карап бүлгән сурәтләү чараларыныћ икесе аеруча мөһим. Беренче төркем сүзләрнећ лексик мөмкинлекләре белән ясала, мәгънә ягыннан охшашлыгына карап без аларны лексик сурәтләү чаралары дип әйтәбез. Икенче төркем ассоциатив ысул белән ясалган сүз-сурәт, ягъни без аларны ассоциатив троплар дип атыйбыз. Ассоциатив сурәтләү чаралары үзләренең көтелмәгән табышлары, фәлсәфи тирәнлеккә ирешү мөмкинлеге белән аерылып тора, шуңа да алар бездә аерым кызыксыну уятты. Гомумән, метафоризмны (ягъни ассоциативлыкны), бер күренешне икенче күренеш аркылы чагылдыруны Ю.Борев образлылыкка хас гомум билге дип карый [12; 188-189].

Әдәбият галиме С.Хафизов: «Ассоциативлык – дөньяны танып-белүнећ, фикерләүнећ катлаулы бер формасы ул, – дип билгели. – Баш миенећ ућьяк ярымшарында бара торган бу психофизиологик процесс сүз сәнгатенећ төп хасиятләренә бик туры килә. Џәм нәкъ ассоциатив фикерләүгә нигезләнеп, бик күп сурәтләү чаралары – троплар ясалаган» [94; 31].

Күчерелмә мәгънә ясалуның берничә төрен аерып чыгарырга мөмкин. Метафора, эпитет, аллегория, метонимия, чагыштыру, синекдоха, гипербола кебек образлылыкны, әсәр поэтикасын, аныћ сәнгатьчә көчен билгеләүче чаралар шундыйлардан.

Ассоциатив сурәтләү чаралары арасында аеруча эпитет һәм чагыштырулар күп кулланыла. Талантлы язучылар милли телнећ барлык мөмкинлекләрен тулы файдаланырга тырышалар. Синтаксик фигураларга да мөрәќәгать итмичә калмыйлар. Фикерне, сурәтне сәнгатьчә йогынтылы итеп әйтү нияте белән ќөмлә төзелешенә үзенчәлекләр дә кертәләр, аны төрле фигуралар белән баеталар. Прозада ић еш очраган фигураларга кабатлаулар, риторик сорау, риторик эндәшләр, эллипсис, антитеза, инверсия һ.б. керә.

Ђдәби әсәр теле – ул эмоциональ сөйләм, ягъни мәгълүмат бирү белән генә чикләнми, укучының хисенә дә йогынты ясый. Андый тәэсир күренеш, картинаны конкрет сурәтләп бирүдән барлыкка килә. Хис, мөнәсәбәтләрне белдерү чаралары гаҗәп күп төрле. Кайчак әдипләр ул хакта турындан-туры әйтмиләр дә, тик шуңа ишарә ясап кына куялар. Еш кына хәтта кәеф-халәткә бөтенләй бәйләнешсез тоелган, тик әле очраклы рәвештә генә янәшә туры килгән гамәлләр дә ахыр чиктә ассоциатив юл белән персонажның ерак яшерелгән уй-кичерешләрен сиздерү өчен кулланылган булып чыга.

Шулай итеп, образлылык әдәбиятның төп күрсәткече булып тора. Образлылыкка ирешүдә һәр язучының үз стиле, үзе яратып кулланган чаралары була. Алдагы бүлектә Ђ.Еники хикәяләрендә образлылыкка ирешүнең үтемле чараларын карап үтәбез.

Заключение

Ђ.Еники әсәрләре үзенең музыкальлеге, гаҗәеп бер эчке гүзәллек, төгәллек, гармонияле булуы, гомумән, сурәт тудыру үзенчәлеге белән укучыны җәлеп итә. Ђдип һәр картинаның табигый, тормышчан, ышандыргыч булуына нык игътибар бүлә, аз гына ясалмалылыкка да урын калдырмаска тырыша. Язучы тарафыннан кулланылган һәр бизәк, һәрбер үзенчәлекле чагыштыру, образлы метафора, эпитет һ.б. сурәтләү чаралары, язучының тел байлыклары белән урынлы һәм оста эш итүен күрсәтеп тора. Ул халык сүзләренең матурлыгына, яңгырашына игътибар итә. Ђдип образларны җанлы итеп гәүдәләндерергә ярдәм иткән күп төрле сурәт тудыру чараларын уңышлы куллана. Ђ.Еникинең хикәяләрендә сурәт тудыру үзенчәлеген тикшереп чыккач түбәндәге нәтиҗәләргә киленде:

1.Ђ.Еники – чагыштырулар остасы. Язучы чагыштыруларга табигать күренешләрен, кешенең йөз-кыяфәтен, хис-тойгыларын, рухи дөньясын сурәтләгәндә мөрәҗәгать итә. Ђ.Еники хикәяләрендә гади генә предметлар да чагыштыру барышында яңа яктан ачыла, кабатланмас образ тудырыла. Хикәяләрендә юл – дилбегә, елан, җеп; уйлар – аяз күктә йөзгән вак-вак болытлар; йөрәк әрнүе – утлы күмергә өргән акрын җил; югалган бәхет – елмаерга өлгермәгән кояшның кара болыт артына яшеренү белән чагыштырыла. Бал кортларын, күбәләкләрне, кошларны туйга ќыелган кунаклар, ќырчылар, биючеләр белән чагыштырып, Ә.Еники укучыныћ аңында яңа ассоциацияләр тудыра.

Предметларны тышкы форма, төсе, күләме, эчке халәте буенча чагыштырганда күбрәк форма һәм тышкы охшашлыкка мөрәҗәгать итүе билгеләнде. Бу чараларның ясалышы ягына килгәндә, Ђ.Еники –дай/-дәй, -рак/-рәк аффикслары, кебек, шикелле, төсле бәйлекләре, гүя, әйтерсең лә теркәгечләре ярдәмендә ясалганнары еш куллануы исбатланды.

Ђ.Еники хикәяләрендәге чагыштыруларның бер өлеше геройларныћ авыр ситуациядә калуларын, аларныћ бәхет-шатлыгы тормышка аша алмавын күрсәтсә, икенчеләре, киресенчә, күћелле, шатлыклы минутларын күрсәтәләр, укучы күңелендә яңа хисләр уяталар.

Гомумән, чагыштырулар язучының стилен баета, образлы, җанлы картина тудыруга булышлык итә.

2. Язучы тарафыннан кулланылган эпитетлар кабатланмаслыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып тора. Ђ.Еники иҗатында бу троплар яңа төсмерләр, яңа бизәкләр белән бирелүе, әсәрләрдә аларның кулланылышына зур игътибар ителүе ачыкланды. Ђдип кулланган «ак күңелле, пакъ күңелле әсәй», «сүзсез, моңсу һәм назлы караш», «серле, рәхимсез сәгать» һ.б. эпитетлар игътибарга лаек.

Эпитетлар ярдђмендђ Ђ.Еники сурђтлђнђ торган ђйбернеž, күренешнеž теге яки бу үзенчђлегенђ укучыныž игътибарын юнђлтђ. Эпитетлар белђн эш итү катлаулы тормыш картиналарын бөтен нечкђлеге һђм конкретлыгы белђн сурђтле итеп күз алдына китерергђ булыша, ђсђрнеž сђнгатьчђ эшлђнеше күтђрелђ.

3. Язучы әсәрләрендә үзенчәлекле метафораларның да зур урын алуы, алар ярдәмендә геройларның эчке кичерешләре, рухи халәте, тормыштагы урыны образлы итеп тасвирлануы билгеләнде. Энесенең үлемен ишетеп Рәхиләнең тамагында «хәтер сызлавыклы бер төер» тоюы («Ана һәм кыз»), Гомәр киткәч Заһидә «бугазына күтәрелгән төерне йота алмавы» («Бер генә сәгатькә»), яралы солдатның «эссе томан эчендә» йөзүе («Кем җырлады?»), Ләйләнең Хәлилгә «чәчәк йөрәген ачуы» («Төнге тамчылар») һ.б. моны тагын бер кат исбатлыйлар.

Безнең карашка, Ђ.Еники кеше күзләрен яңача, үзенчәлекле мәгънә төсмерләре белән сурәтләүгә ирешә. «Аз гына җылына төшкән күзләр», «айнык тере булып ачылган күзләре», «зураеп ачылган сыңар күз» һ.б. моңа ачык мисал булып тора.

Шулай ук бу бүлектә синестетик метафоралар да тикшерелеп үтелде. «Кем җырлады?» хикәясендә бу төр чаралар еш очрыйлар: яктылыкны язучы зәгыйфь, сары, тонык дип төсләр ярдәмендә бәяли, йокыны татлы, тавышны иркен, тынлыкны тирән дип ачыклый төшә.

Безнеңчә, синестетик метафоралар – Ђ.Еники каләменең төп күрсәткече һәм уңышы. Чөнки «җан диалектикасы»н ачучы әдип предмет һәм күренешләрне кешенең психо-физиологик процессларының асылын белеп бар тулылыгында сурәтли.

Ќыеп әйткәндә, метафоралар әдәби сөйләмнең яңгырашын көчәйтәләр, образларны тормыш күренешләре кебек кыска, җыйнак һәм көчле итеп сурәтләргә ярдәм итәләр. Образларны алар тирәнрәк аңларга һәм кешенең күңел халәтен, хис-кичерешләрен ачык итеп төшенергә мөмкинлек тудыралар.

4. Ђ.Еники хикәяләрендә образлылыкка ирешүдә табигать күренешләренә гаять зур игътибар бирүе ачыкланды. Ђдип әсәрләрендә кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт тирән, эчке бәйләнештә бирелә.

Беренчедән, язучы табигать күренешләрен ђсђр тукымасында кеше сыйфаты кыяфђтенђ кертеп, сынландырып, сњз белђн сурђт ясап, тирән мђгънђ аћлатуга ирешә. Мәк чәчәге, ала каз күзлегеннән сурәтләнгән сугыш алып килгән кыенлыклар, кайгы-газапларны тирәнрәк аңларга булышлык итә.

Икенчедән, табигать күренешләрен биргән хикәяләрнең һәрберсендә язучы тарафыннан пейзажның аерылмас детальләре аерымачык бирелә: җил, дала, кылган, чәчәк, яңгыр тамчылары, кош-кортлар һәм бар тереклекнең башлангычы, туфрак үзе. Чыгарылыш эшендә әлеге табигать элементлары һәрбересе аерым тикшерелеп үтелде.

5. Халык авыз иҗатына, фольклор мотивларына, милли музыка үзенчәлекләренә таянуы, моңның, көйнең кеше күңеленә ясаган тәэсирен аңлавы, тоюы Ђ.Еники прозасын тирән мәгънәле итә. «Ќиз кыңгырау», «Кем җырлады?», «Курай», «Матурлык» әсәрләре милли моң белән сугарылган әсәрләр. Ђ.Еники иҗатында җыр-моң күңел дөньясын ачу чарасы да булып торуы билгеләнде.

6. Язучы хикәяләрендә геройның хосусый сыйфатларын, эчке кичерешләрен ачу максатыннан халыкчан фразеологизмнардан, афоризмнардан, мәкаль-әйтемнәрдән урынлы файдалануы исбатланды. Язучы кулланган «илдә чыпчык үлми», «оста барда кулың тый» гыйбарәләре яңа мәгънә төсмере кушылып әйтелгән. «Џич йомылмас яшьле моңсу күз шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе» кебек мәкаль, «эчкә кереп оялаган куян һаман калтыранып утыра әле», «талган, инде бу дөньядан китә башлаган күзләре» кебек фразеологизмнар язучы табышы дип каралырга хаклы.

Шулай итеп, Ђ.Еники иҗатында ассоциатив сурәтләү чаралары, башка сурәт тудыру чаралары уңышлы кулланыла.

хикәяләр чагыштырулар эпитетлар метафоралар

“Ана һәм кыз” 7 51 13

“Бер генә сәгатькә” 6 53 15

“Ялгыз каз” 6 22 10

“Мәк чәчәге” - 11 5

“Ђйтелмәгән васыять” 24 78 21

“Кем җырлады” 7 18 6

Күрүебезчә, Ђ.Еники ешрак эпитетларга, метафораларга мөрәҗәгать итә. «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ђйтелмәгән васыять» хикәяләрендә эпитетлар башка әсәрләренә караганда күбрәк кулланылган. Хикәяләрдә шулай ук оксюморон, метонимия, синекдоха, перифраз һ.б. чаралар да актив эшкә җигелә.

Кыскасы, Ђ.Еники геройларның кайгы-хәсрәтләренә, кичерешләренә, хис-тойгыларына битараф булып кала алмый. Шунлыктан да хикәяләрендәге сүз-тәгъбирләргә тирән тойгы салынган. Нәтиҗәдә язучы укучыга эмоциональ тәэсир ясый, әсәрнең камиллегенә, эчтәлек һәм форма гармониясенә ирешә. Язучы фикеренчә, сәнгать әсәренең һәр өлешендә ышандыру көче, тормышчанлык ачык сизелеп торырга тиеш.

Гомумән, Ђ.Еники иҗаты үзенчәлекле сурәт тудыру чараларына бай.

Список литературы

1. Абрамович Г.Л. Введение в литературоведение. Учебник для студ. филол. спец. пед. ин-тов. Изд. 6-е, испр. и доп. – М.: Просвещение, 1975. –352 с.

2. Аристотель. Поэтика. – Л.: Academia, 1927. – 120 с.

3. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 238 б.

4. Ђхмђдуллин А. Офыклар киžђйгђндђ. – Казан: Татар. кит. нђшр., 2002. – 240 б.

5. Ђхмђтйђнов К. Ђ6ђбият теорияһы. – Љфө: Китап нђшр-те, 2004. –392 б.

6. Бахтин М.М. Проблемы поэтики Достоевского. – Изд. 3-е. – М.: Художественная литература, 1972. – 470 с.

7. Бахтин М.М. Эстетика словесного творчества. –М.: Искусство, 1979. – 424 с.

8. Бәширов Г. Бүген дә, иртәгә дә. – Казан: Таткитнәшр., 1974. – 271 б.

9. Бәшир Ф. Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. – Казан: Таткитнәшр., 2001.

10. Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау. – Казан, 1974.

11. Белинский В.Г. Собрание сочинений. В 9-ти т. – М.: Художественная литература, 1976. – 370 с.

12. Борев Ю. Эстетика. – М.: Искусство, 1988.

13. Бушмин А.С. Методологические вопросы литературных исследований. – М.: Наука. 1969.

14. Виноградов В.В. О языке художественной литературы. – М.: Мысль, 1959.

15. Волков И.Ф. Теория литературы. Учебное пособие для студентов и преподавателей. – М.: Просвещение: Владос, – 1995. – 256 с.

16. Гази И. Ђ.Еники хикђялђре // Казан утлары. – 1963. – №2.

17. Галиев Б, «Төсле тоемлау» – могҗизамы, әллә гадәти бер «күз буумы?» // Казан утлары. – 2003. – №6. – 148-150 б.

18. Галиев Б. Человек – искусство – техника: Проблемы синезтезии в искусстве. – Казань: Изд-во КГУ, 1987. – 264 с.

19. Ганиева Р. Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1988. – 172 с.

20. Герой. Стиль. Осталык. (Татар совет әдәбиятының кайбер мәсьәләләре). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 272 б.

21. Голайденко Л.Н. Средства художественной выразительности: тропы и фигуры. – Уфа, 2001.

22. Горький М. О литературном труде. – М.: Советский писатель, 1953.

23. Гәрәева Р.Р. Поэтик текстка лексик-стилистик анализ. – Уфа, 2001.

24. Гусев В.И. Герой и стиль. К теории характера и стиля. Советская литература на рубеже 60-70-х гг. – М.: Художественная литература, 1983. – 186 с.

25. Гыйззђтуллин Н. Ђ.Еники повестьларыныž сюжет-композиция үзенчђлеклђре // Герой. Стиль. Осталык. – Казан: Татар. кит. нђшр., 1972.

26. Гыйззәтуллин Н. Тормыш чынлыгына тугрылык. // Әдәбият һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. 3-22 б.

27. Гыймадиев Њ. Диплом эшен ничек язарга? – Уфа: БДУ, 1976.

28. Гыймазова В., Идрисов Р. Иќат шәхестән башлана // Өмет. – 1999. – № 24.

29. Гыймазова В., Идрисов Р. Олуг әдибебез бар // Казан утлары. – 1999. – №3.

30. Еники Ә. Әсәрләр. Өч томда. Т.3. Хикәяләр. – Казан: Таткитнәшр., 1991.

31. Еники Ђ. Ђсәрләр. Љч томда. Т.2. Повестьлар. – К.: Тат. кит. нәшр., 1991.

32. Еники Ә. Хәтердәге төеннәр: Мәкаләләр, очерклар, истәлекләр. – Казан: Таткитнәшр., 1983.

33. Ефимов А.И. Стилистика художественной речи. – М., 1961.

34. Җђлђлиева М. Тойгы катламнары // Казан утлары. – 2002. – №11. – 160-169 б.

35. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. – Казан: Мәгариф. – 2001. – 128 б.

36. Ќәләлиева М. Ә.Еники прозасында әдәби герой // Совет мәктәбе. – 1986. – №6.

37. Ќәләлиева М., Хөснетдинов З. Сүз һәм образ // Татар совет әдәбиятында образлар һәм характерлар. – Казан: КДПИ нәшр-ты, 1981.

38. Заһидуллина Д. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.

39. Заһидуллина Д. Мђктђптђ татар ђдђбиятын укыту методикасы. – Казан: Мђгариф, 2004.

40. Зөлкарнәев Ф. Чакма чакмый ут чыкмый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.

41. Ибәтуллина Д.Э. Ә.Еникинећ иќат дөньясы // Идел. – 1990. – №4.

42. Исђнбђт Н. Татар халык мђкальлђре. – I том. – Казан: Тат. кит. нђшр., 1959.

43. Йосыпова Ќ. Матурлык күлмәк белән сәдәфтә генә түгел, оят белән әдәптә («Матурлык» хикәясе) // Фән һәм мәктәп. – 2002. – №3.

44. Камал Ш. Сайланма әсәрләр. – К.: Тат. кит. нәшр., 1951.

45. Кожинов В.В. Об изучении Художественной речи. – М., 1975.

46. Краткая литературная энциклопедия. Гл. ред. А.А.Сурков. Т.7. – М.: Советская энциклопедия, – 1966.

47. Кузьмина Х. «Кыйссаи Йосыф»ныћ тел-сурәтләү чаралары // Мәгариф. – 1998. – №11.

48. Курбатов Х. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.

49. Курбатов Х. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1971, б.

50. Литературный энциклопедический словарь / Под общ. ред. В.М.Кожевникова, П.А.Николаева. Ред. кол.: Л.Г.Андреева, Н.И.Балашов, А.Г.Бочаров и др. – М.: Советская энциклопедия, – 1987. – 752 с.

51. Миžнуллин Ф. Затлылык. – Казан: Татар. кит. нђшр., 1989. – 144 б.

52. Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. – Казан: Татар. кит. нђшр., 1994.

53. Мићлебаева Л. Ә.Еникинећ «Матурлык» хикәясен өйрәнү // Мәгариф. – 1997. – №7.

54. Мотигуллина Ә. Ә.Еники прозасында геройларның характерлары. Фил. фән. канд. диссерт. – Казан, 1999. – 240 б.

55. Мусин Ф. Көмеш көзге. – Казан: Тат. кит. нђшр., 1989.

56. Мусин Ф. Чор белђн аваздаш. Ђдђбият фђне һђм тђнкыйть мђкалђлђре. – Казан: Татар. кит. нђшр., 1983. – 240 б.

57. Мустафин Р. Образ времени: Статьи. – Казань: Таткниздат., 1981.

58. Мустафин Р. Чудодейственное озеро. – А.Еникеев. Глядя на горы. – М.:Современник, 1974.

59. Мөхђммђдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белђн. – Казан: Татар кит. нђшр., 1983. – 216 б.

60. Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Т.1. – Казан, 1974.

61. Нигматуллина Ю.Г. Национальное своеобразие эстетического идеала. – Казань: изд-во Казанского ун-та, 1970. – 212 с.

62. Ногманова А. Фигыль метафораларныћ ясалу һәм кулланылу үзенчәлекләре // Башкортостан укытыусыһы. – 2006. – №4.

63. Нуруллин И. Әдәбият теориясе. Әдәби процесс. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 144 б.

64. Нуруллин И. Путь к зрелости. О зарождении и развитии критического реализма в татарской литературе. – Казань: Татар.кн. изд. – 352 с.

65. Нуруллин И. Џәр хикәясе – роман: Язучы Ә.Еникигә 85 яшь // Шәһри Казан. – 1994. – 3 март.

66. Поварисов С. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. – Уфа: Китап, 1997.

67. Поварисов С.Ш. Әдәби әсәрләр теле. – Уфа, 1991.

68. Потебня А.А. Теоритическая поэтика. – М.: Высшая школа, 1990.

69. Русские писатели о литературном труде. В 4-х т. Т.I. – Л.: Советский писатель, 1954. – 759 с.

70. Сайади. Бабахан дастаны. – Казан: Раннур, 1998.

71. Сафиуллина Ф. Татар прозасында хикђялђү // Казан утлары. – 1980. – №5. 166-174 б.

72. Сафиуллина Ф.С. Рухи матурлык ќырчысы: Ә.Еники поэтикасына кайбер күзәтүләр // Казан утлары. – 1979. – №3.

73. Сафиуллина Ф.С. Сүз иясе белән йөри. – К., 1995.

74. Сверигин Р. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №5.

75. Сверигин Р.Х. Фатих Хөсни һәм Ә.Еники прозасында сурәтләү чаралары // Татар әдәбияты мәсьәләләре. 8 ќыентык. – Казан: КДПИ нәшр-ты, 1978.

76. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. Т.6: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: Раннур, 2001. – 544 б.

77. Тимофеев Л.И. Основы теории литературы. – М.: Просвещение, 1971. – 464 с.

78. Томашевский Б.В. Теория литературы. Поэтика. – М.: Аспект Пресс, 1999. – 334 с.

79. Фазлуллин И. «Әйтелмәгән васыять» әсәренећ сәнгатьчә эшләнеше // Башкортостан укытыусыһы. – 2002. – №3.

80. Фатхрахманов Р.Г. Творческая лаборатория прозаика (на материале произведений А.Еники, М.Магдеева, А.Гилязова, Н.Фаттаха и др.). Автореф. диссерт. канд. фил. наук. – Казань, 2000. – 32 с.

81. Фәизов Р. Ак каз. Повестьлар, хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001.

82. Фәррахова Ф. Ә.Еникинећ «Кем ќырлады?» әсәрен өйрәнү // Башкортостан укытыусыһы. – 2006. – №4.

83. Хализев В.Е. Теория литературы. – М.: Высшая школа. 1999. –398 с.

84. Халит Г. Кешегђ һђм чынлыкка мђхђббђт белђн. – Казан: Татар. кит. нђшр., 1975.

85. Халит Г. Татар ђдђбиятында реализм мђсьђлђлђре. Критик очерклар. – Казан: Татгосиздат., 1948. – 215 б.

86. Хамитов М. Әмирхан Еники хикәяләре // Совет әдәбияты. – 1954. – №3.

87. Хатипов Ф. Әдәби осталык серләре // Мәгариф. – 2002. – №8.

88. Хатипов Ф., Сверигин Р. Рәшәле дөнья // Мирас. – 1999. – №4.

89. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, пед учил-ры, колледж студетлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 351 б.

90. Хатипов Ф.М. Күžел дөньясы // Метод, стиль, жанр. – Казан: Татар. кит. нђшр., 1976. 177-189 б.

91. Хатипов Ф.М. Күžел дөньясы һђм иҗтимагый тормыш // Татар ђдђбияты мђсьђлђлђре. – Казан: КДПИ нђшр-ты, 1976. 3-30 б.

92. Хатипов Ф.М. Прозабыздагы психологизм турында // Казан утлары. – 1976. – №6. 129-136 б.

93. Хатипов Ф.М. Эпик жанрлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 143 б.

94. Хафизов С. Әдип шәхесе һәм иќат психологиясе мәсьәләләре. – Уфа, 2001.

95. Хафизов С.Х. Хәзерге татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре: Махсус курс буенча кулланма. – Уфа: БДУ нђшр-ты, 1986. – 80 б.

96. Хәйри Х.Ф. Язучы һәм тормыш. Ђдәбият теориясе, әдәби хәрәкәт мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 288 б.

97. Храпченко М.Б. Творческая индивидуальность писателя. Изд-е 4-е. – М.: Худ. лит., 1977. – 446 с.

98. Хөсни Ф. Уйланулар: (Әдәби осталык мәсьәләләре). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 222 б.

99. Шђрђфиев Р. Ак казлар чакыруы // Казан утлары. – 2002. – №12. – 151-155 б.

100. Шарипова З.Я. Башкорт әдәбиятында сурәтләү чаралары. – Љфө: БашДУ нәшр-те, 2003.

101. Юзиев Н.Г. Хәзерге татар поэтикасы.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 351 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Ә.Еники хикәяләрендә образлылыкка ирешү чарасы буларак»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 88
Цена: 2100 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы

У нас можно заказать

(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)

Контрольная на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Решение задач на заказ

Решение задач

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Лабораторная работа на заказ

Лабораторная работа

от 200 руб.

срок: от 1 дня

Доклад на заказ

Доклад

от 300 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

42 задания

за последние сутки

10 минут

время отклика


Возможно Вас заинтересует