Дипломная работа
«Ренат Харис әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре»
- 58 страниц
Кереш. 3
Төп өлеш.5
Беренче бүлек. Стильләр системасында матур әдәбият стиле.5
1.1. Язучының индивидуаль стиле.6
1.2. Ренат Харисның тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат.11
Икенче бүлек. Ренат Харис әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре.15
2.1. Сәнгатьле сөйләмне барлыкка китерүче стиль алымнары.15
2.2. Сүзләрнең күчерелмә мәгънәсе һәм сәнгатьчә кулланылышы белән бәйләнешле чаралар.23
2.3. Ренат Харис әсәрләрендә төсләр бирелеше.43
Йомгак.53
Кулланылган әдәбият исемлеге.55
Сәнгатьчә сурәтләү алымнары, сөйләмдә югары яңгырашка ирешүдә, аның аһәңлелеген күтәрүдә матур бизәкләр һәм нәфис чигешләр – орнаментлар итеп кенә каралмыйча, әйтелә торган фикерне фәлсәфи юнәлештә әдәби тел белән аңлатырга мөмкинлек тудыра торган чара итеп тә бәяләнергә тиеш. Аларның бер максатка ярашлы кулланылуы нәкъ шуның белән аңлатыла да. Музыкада тормыш күренешләре, вакыйгалар тыңлаучыга үзенчәлекле итеп, үзенә хас чаралар белән җиткерелгән кебек, матур әдәбиятта да тормышны, чынбарлыкны чагылдыру махсус кануннарга нигезләнә. Тел, элекке традицияләр җирлегендә өзлексез үсеп һәм яңарып тора. Яңа формалар, телдәге сурәтләү чаралары белән тыгыз бәйләнешкә кереп, сөйләмне тагы да баета һәм камилләштерәләр. Сурәтләү-тасвирлау алымнары әсәрнең идея эчтәлеге, төзелеше һәм анда катнашучыларның характерын ачу белән тыгыз бәйләнгән була.
Минем фәнни эшем дә сүз-сурәт белән нәкышләү остасы – Ренат Харис әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләрен тикшерү белән бәйләнгән. Ренат Харисның шигырьләрен башка берәүнеке белән һич кенә дә бутап булмый. Чөнки аларны укып, тыңлап һәм күреп була. Нинди генә темага иҗат итсә дә, оста рәссам кебек, буяу-сүзләрне, төс-хисләрне бик җентекләп, игътибар белән сайлый ул. Шуңадыр, күрәсең, беренче карашка гап-гади тоелган күренеш-картинада (шигырьдә) тормыш яме, яшәү гаме, фәлсәфә тулып ята. Ренат Харисның шигырьләрен укыйсың да, шагыйрь ясаган ачышка сөенеп, аңа теләктәшлек күрсәтеп, үзең дә дөньяны аныңча күрә башлыйсың. Шагыйрьнең ике дистәдән артык шигъри җыентыкларындагы һәр әсәре укучыны шулай уйландыра, сискәндерә, сөендерә, яшәтә. Ул хисләрен, кичерешләрен сүз белән нәкышьләп, аларны күз белән кабул итәрдәй күренешләр, сурәтләр халәтенә күчерә, сурәтләү чараларының кабатланмаган буяуларын таба, сүз-хис сурәтләренең гармониясенә ирешә.
Минем фәнни эшемнең максаты булып Ренат Харисның әсәрләрендә тел-сурәтләү чараларын, стиль үзенчәлекләренең чагылышын һәм аларның әсәрдәге ролен, әһәмиятен билгеләү тора. Шул җәһәттән, Р.Харис шигъриятендә булган тел-сурәтләү чараларын билгеләп, бер системага салырга кирәклеге мәгълүм. Бу куелган максатлардан чыгып чыгарылыш эшенең бурычлары билгеләнә:
1) Ренат Харис әсәрләрендә сурәтләү чараларының телдәге әһәмиятен билгеләү;
2) Ренат Харисның тормыш юлына, иҗатына күз салу, язу теленә (стиленә) игътибар итү;
3) Ренат Харис иҗатында сурәтләү чараларын системалаштыру, аларның әсәрдәге ролен анализлау.
Куелган максатларга ирешү, бурычларны үтәү, гомумән, чыгарылыш эшен башкару берничә этапны тәшкил итәргә тиеш:
1) Фәнни чыганаклар, гыйльми материалларны өйрәнү. В.Хаков, Х.Курбатов, Т.Галиуллин, С.Поварисов һ.б. тел белгечләренең хезмәтләренә таянып фәнни эшемне башкару;
2) Ренат Харисның шигырьләрен һәм поэмаларын уку, аларның стиль, тел үзенчәлекләрен тикшерү;
3) Ренат Харис әсәрләрендә сурәтләү чараларын билгеләү, төркемнәргә бүлеп карау.
Чыгарылыш эше керештән, төп өлештән, йомгактан, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
ТӨП ӨЛЕШ
Беренче бүлек. Матур әдәбият стиле турында
Матур әдәбиятта төзү материалы булып сүз хезмәт итә, ягъни әсәр сүз ярдәмендә барлыкка килә.
Матур әдәбият теле тәүге карашка күзгә бәрелеп торган өч стильгә - драма, проза, шигырь стиленә бүленә. Фәнни эшем Ренат Харис әсәрләрендә тел-стиль үзенчәлекләре турында. Шуңа күрә лирик әсәр телен тикшереп китәм.
Җанлы сөйләмнән аеруча нык аерылып торган мәгълүм кагыйдәләр таләбенә туры китереп оештырылган тел – ул шигъри стиль.
Строфада юллар саны гына түгел, тезмә эчендә ритмик буыннар, иҗекләр дә мәгълүм бер нормада килгәнлектән, өстәвенә аваздаш яңгыраш таләбендә дә буйсынганлыктан, шагыйрь биредә шәрехләү, бөртекләүне артык кирәксенми. Детальне ул күпләр арасыннан, вәкил кебек, сайлап, берәмтекләп кенә кертә.
Шигырь – билгеле бер ритмга корылган тәэсирле сөйләм.
Гадәттә, олы мәгънә сыйдырышлы, хәтта күпмедер дәрәҗәдә гомумиләштереп белдерердәй төс-бизәкләр белән эш итә. Бу ягы белән шигъри сөйләм фәнни фикерләүгә дә якынаеп-якынаеп алгалый. Ләкин монда уй-кичерешкә предметлылык бирүче образлы күчерелмә сурәтләр шактый ирекле кулланыла.
Матур әдәбият әсәренең стилен тикшерү – фикер йөртүнең гадәттәге алымнарын барлап чыгу гына түгел, бәлки тормыш күренешләрен бу язучының үзенә генә хас күңел күзе белән күрү үзенчәлекләрен, алай гына да түгел, шул күңел күзенең әсәрдәге билгеле бер төп образны барлыкка китерү өчен тормыштагы нәрсәләргә игътибар итүен, аларны бер-берсе белән ни рәвешле бәйләнешкә кертүен һәм билгеле инде бу төр иҗат эшендә тел мөмкинлекләреннән ничек файдалануны өйрәнү дигән сүз һәм тагын да аныграк итеп әйтсәк, сәнгатьле сөйләм стиле матур әдәбиятның үз төзелешенә хас махсус әдәби алымнар белән берлектә, шулар белән бәйләнештә өйрәнелсә генә дөрес ачып бирелә ала. Әгәр шулай булмаса, сөйләмнең коры схемасына гына игътибар итү (сөйләмне оештыруда фигыльнең тоткан урыны һ.б. фикер йөртүләр) белән чикләнеп калыр идек, иң кирәге – матур әдәбият әсәренең сәнгать әсәре икәнлеге онытылыр, аның җаны, аңа хас төп үзенчәлек ачыла алмас иде.
Чын матурлык әйбәт күңелле кешеләр йөрәгенә тирәнрәк үтеп керә.
Бер үк нәрсәне күз алдына китерү төрле кешедә төрлечә.
Матур әдәбият стиле экспрессив стильләр белән сугарылу гына түгел, турыдан-туры шул стильләрнең берсенә (юмор яки сатира стиленә, күтәренке стильгә һ.б.) нигезләнергә мөмкин, һәм бу очракта, ул әсәрнең жанр үзенчәлеген билгели. Матур әдәбият стилендә күп төрле жанр стильләре аерылып чыга, һәм, әлбәттә, аларның үз лексик, грамматик (һәм әсәрнең жанрына карап фонетик та) үзенчәлекләре һәм поэтик алымнары бар.
Әдәбият белеме стиле фән белән матур әдәбият стиле арасында уртадарак тора, мисаллар белән иллюстрацияләү үзәккә куела, шул ук вакытта телнең җиңел аңлаешлы, җанлы, кирәгенчә сурәтле булуына игътибар ителә. Әдәбият белеме стиле укучыларны фикер агымы белән ияртеп, мавыктырып бара. Әдипләрнең үз чыгышларында, хезмәтләрендә образлылык шактый ачык күренә.
1.1 Язучының индивидуаль стиле
Беренче адымнарыннан ук үз сөйләү формасын, үз уйлау формасын тапкан шагыйрь. Эзлекле рәвештә үзе, үз принципларын ахырынча турылыклы формада, стильдә, фикер-хис тыгызлыгында, фәлсәфи конкретлыкта, образлы сүрәтләүдә. Аның эшләп беткән үз шигъри формасы бар.
Ренат Харис – эчтәлек, сурәт үзенчәлеге, форма төгәллеген, аларның аерылгысызлыгын тоеп, шуны кайгыртып иҗат итүче автор. Р. Харис яңача фикерләве һәм язуы белән аерылып тора. Һәм, әйтергә кирәк, яңалыкка ул аңлы рәвештә омтыла.
Һәрбер сөйләм тибы һәм стиле – композицион бөтен, ә ул композицион бөтеннең һәркайсы үзенең барлыкка килү процессында телдәге лексик һәм грамматик чараларга үз “мөһерләрен” сугып калдырган, ягъни сүзнең, әйтелмәнең һәм җөмлә төренең билгеле бер стилистик төсмерләре хасил булган. Стиль сүзе, гадәттә, билгеле бер чордагы язучының, рәссамның иҗат эшчәнлегендә нинди дә булса идея-эстетик максаттан чыгып сәнгатьле тасвирлау чараларын куллану рәвешенә карата әйтелде.
Теге яки бу шагыйрьнең, язучының теле дигән төшенчә яши. Тел – шагыйрь өчен төзү материалы да, фнудамент та. Шул фундаментта шагыйрь поэтик әсәр төзи, ул әсәрнең үзенә генә хас теле була, һәм ул тел музыка әсәре “теле” кебек үк катлаулы һәм үзенчәлекле.
Ренат Харис поэзиясе – үзенчәлекле поэзия. Аның әсәрләренә философик тирәнлек хас. Р.Харис шигырьләрен аңлар өчен бөек һәм катлаулы фикер процессына керә белергә кирәк. Аның поэзиясенә фикерне әйтеп бирү генә түгел, ә фикерне тудыру да хас.
Ренат Харис шигърияте – ул новатор, авангард, яңа фикри киңлекләрне ачучы шигърият. Үз кабыгында яшеренеп, йомылып калмас өчен, татарга мондый шигърият тә кирәк. Дөрес, шигырь язып кына дөньяны үзгәртә алмыйсың. Әмма кешенең күңел дөньясын үзгәртергә бары шигъриятнең генә көче җитә бугай. Ә Р.Харис шигърияте – шундый шигърият.
Ул сәнгатьле сөйләмне барлыкка китереп төрле стиль алымнарын кулланып язган.
Сәнгатьле сөйләмдә дә тотрыклы жанр формасы юк. Ләкин алда әйтергә теләгән фикерне анык чагылдыруга гына бәйле булмаган өстәмә бер катгый закончалык бар: әсәрнең чыннан да сәнгатьлеме, түгелме икәнлек дәрәҗәсе – сәнгатьлелек таләбе. Менә шул сәнгатьлелек таләбе матур әдәбият әсәрләренең чын структур төзелешле булуын китереп чыгара.
Сәнгатьтә матурлык мәҗбүри. Ә сүз сәнгатендә матурлык чынбарлыкны сәнгатьле тасвирлауда чагыла. Матурлыкны бирә алуда әдипнең осталыгы, талантының көче күренә. Шуңа да әдәбият кешедә эстетик зәвык тәрбияләү, матурлыкны танырга өйрәтү чарасы булып тора.
Поэтик фикерләү өчен әдип тормышны күзәтә, яшәеш тәҗрибәсеннән үзенә материал җыя һәм, шуны нигез итеп алып, яңа дөнья – әдәби әсәр тудыра.
1. Әхмәдуллин А.Г., Галиуллин Т.Н., Юзиев Н.Г. Татар әдәбиятыннан хрестоматия: Унберъеллык мәктәпнең 11-нче сыйныфы өчен. – Казан: Мәгариф, 1996. – 415 б.
2. Әхмәдуллин А.Г., Галиуллин Ф.Г., Галиуллин Т.Н. Әдәбият (ХХ йөзнең 30 – 90-нчы елларда татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем мәктәбе 11-нче сыйныфы өчен дәреслек. Тулыландырылган, икенче басма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.
3. Әхмәтов Ш.Ә. Галимҗан Ибраһимов мәктәптә. Әдәбият укытучылары өчен кулланма. Тулыл., икенче басма. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1997. – 104 б.
4. Галиев М. Догалы еллар // Казан утлары. – 1996. – № 9. –135 б.
5. Галиуллин Т. Чишмәләр тирәннән күтәрелә // Илһам чишмәләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – 9 б.
6. Галиуллин Т. Татар поэзиясе тарихын яңача өйрәнү мәсьәләләре // Мәгариф. – 1996. - № 7. – 14-19 б.
7. Галиуллин Т. Фикер һис бердәмлеге. // Мәгариф. – 1997 – № 6. – 21 б.
8. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2002. – 109-117 б.
9. Галиуллин Т.Н. Шәхесне гасырлар тудыра // Әдәби тәнкыйть, хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003. – 192 б.
10. Галиуллин Т. Бизмәндә – шигъри роман // Казан утлары. – 2005. – №11. – 101-109 б.
11. Гыйльманов Г. Образ. Символ. Рухи кодлар // Казан утлары. – 1999. – № 4. – 143-155 б.
12. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре (Библиографик белешмәлек) Беренче китап. – Казан: Мәгариф, 2006. – 181-186 б.
13. Закиров Г.Р., Гыйззәтуллина Л. Ә. Хәзерге татар әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2008.
14. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.
15. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.
16. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш., Йосыпов Н.М. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Тулыландырылган икенче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.
17. Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистика системасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1971. – 192 б.
18. Курбатов Х.Р. Татарская лингвистическая стилистика и поэтика. – Москва: Издательство “Наука”, 1978. – 217 с.
19. Курбатов Х.Р. Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә? – Казан: “Фикер”, 2002. – 158 б.
20. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.
21. Мансуров З. Ренат Харис турында // Мәдәни җомга. – 2001. – 4 май.
22. Мирзагитов А.Г. Татар әдәбиятыннан хрестоматия. 5 – 8 нче сыйныфларда дәрестән тыш уку өчен. – Казан: “Яңалиф” нәшр., 2003.- 410 б.
23. Поварисов С.Ш. Тел – күңелнең көзгесе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982. – 158 б.
24. Поварисов С.Ш. Поэтика художественной прозы Г. Ибраһимова. Учебное пособие. – Уфа: издание Баш. гос. унив-та, 1987. – 72 с.
25. Поварисов С.Ш. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. Укытучылар, укучылар, студентлар, аспирантлар, язучылар һәм журналистлар өчен теоретик - методик кулланма. – Уфа: Башк. “Китап” нәшр., 1997. – 224 б.
26. Поварисов С.Ш. Моң эчендә асылташ. // Казан утлары. – 2003. – №1 –56-58 б.
27. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – 167 б.
28. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – 3-нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006 – 407 б.
29. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. Том 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. –354 б.
30. Хаков В.Х. Тел һәм стиль мәсьәләләре. – Казан: КДУ, 1961. – 160 б.
31. Хаков В.Х. Матур әдәбият стиле. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1967. – 53 б.
32. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. Укытучыларга ярдәмлек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – 158 б.
33. Хаков В.Х. Татар теле стилистикасы. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1980. – 142 б.
34. Хаков В.Х. Грамматик стилистика мәсьәләләре // Мәгариф. – 1996. – № 8 – Б. 16-18.
35. Харис Ренат. Бизәк: шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974. – 155 б.
36. Харис Ренат. Яфраклар: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980. – 112 б.
37. Харис Ренат. “Алтын төрән”. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1983. – 168 б.
38. Харис Ренат. Яктылык тәме. Шигырьләр. – Уфа: Башкортостан “Китап” нәшр., 1999. – 336 б.
39. Харис Ренат. Бизәк: шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974. – 230 б.
40. Харис Ренат. Хәл - әхвәл: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001. – 208 б.
41. Хәсәнова Ф.Ф. Ренат Харис шигърияте. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005. – 260 б.
42. Шәрапова Й. Ренат Хариска – 60 яшь // Сабантуй. – 2001. – 30 май. – 4 б.
43. Юзиев Н.Г. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1969. – 273 б.
44. Юсупов Р.А. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков. – Казан: Тат. кн. изд., – 225 с.
45. Яхин А. Әсәргә ничек анализ ясарга? // Мәгариф. – 1999. – № 9, 10.
Тема: | «Ренат Харис әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 58 | |
Цена: | 1900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика