Дипломная работа
«Әсәрләренең сюжет-композициясен оештыруда язучы осталыгы»
- 76 страниц
Э Ч Т Ә Л Е К
Кереш….
I бүлек. Поэтика турында төшенчә.
II бүлек. Әсәрләренең сюжет-композициясен оештыруда язучы осталыгы.
III бүлек. Р.Сибат прозасы һәм аның поэтик үзенчәлеге.
2.1. Р.Сибат әсәрләрендә урын һәм вакыт берлеге.
2.2. Әсәрләрдә табигать күренешләрен сурәтләү әһәмияте.
2.3. Геройларның портретын бирү осталыгы.
2.4. Р.Сибат прозасында символлар.
а) Әсәрләрдә символик образлылык.
б) Саннар символикасы.
2.5. Р.Сибат әсәрләрендә аллюзия һәм реминесценциянең әдәби-эстетик вазыйфасы.
IV бүлек. Р.Сибат прозасын мәктәптә өйрәнү буенча методик күрсәтмәләр.
Йомгак.
Файдаланылган әдәбият исемлеге.
Шагыйрь һәм прозаик Рафаэль Сибат (Хужин) Шәйхуҗа улы татар әдәбиятына 70-нче елларда килеп керә. Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Вятка аланы) районына караган Түбән Шөн авылында 1946 елны дөньяга килгән язучы әдәбиятта үз сүзен әйтеп калдырды. Жиде ел буена Малмыҗ районының «Дуслык» гәзитендә эшләү дәверендә үк татар халкының иң кызыклы әдипләре, шагыйрьләре хакында эсселарын бастыра. Биш роман, унбишләгән повесть, эссе hәм йөзләгән шигырьләр авторы халык күңеленә бик тиз үтеп керә. Язучының М.Мәhдиев, Р.Гатауллин, М.Әгъләмов, Зөлфәт h.б. иҗаты хакында булган уйланулы язмалары эчтәлеге һәм бирелеше белән дә кызыклылар. Болар – үзләренчә бер әһәмиятле, мәгънәле әдәби әсәрләр. «Казан утлары»нда Р.Сибатның «Ике гашыйк hәм җыр тыңлаучы ат», «Текә күтәрелеш», «Исабәт» исемле зур әсәрләре, йөзләгән шигырьләре басылып чыга. Ә инде шушы ук журналда чыккан «Югалтулар табышы» повесте роман булып житә hәм икенче кисәге «Идел» журналында дөнья күрә.
Прозасына җитди рухта язылган лирик повестьлар, романнар керә. Язучының геройлары барысы да диярлек авылдан чыккан, аларның рухлары көчле, күңелләре саф. Күп әсәрләренең үзәгендә җәмгыятьтәге тәртипләргә каршы булган, тормышта үз урынын эзләүче кеше образы тора. Бу уңайдан «Ялгызак», «Инабәт», «Атлар рәнҗеше» романнарын санап үтәргә була.
Рафаэль Сибатның «Ялгызак» китабы (аңа әдипнең шул исемдәге романы, «Яулар кичкән кульяулык» повесте кертелгән була) дөньяга чыга, укучыларның мәхәббәтен казана. 2001нче елның иң яхшы әсәре булып танылып, Гаяз Исхакый исемендәге бүләкне яулады. 2005нче елда бастырылган өч романнан торган «Кайту» дигән китабы да язучының зур казанышы булып тора.
Авторның төрле елларда чыккан «Көлдән күтәрелгән гөлләр» трилогиясе (2002) hәм «Без дә җирдән күтәрелдек.» роман-монологы (2003) авыл эшчәннәренә багышланган. Р.Сибатның әлеге әсәрләре Татарстан Авыл хужалыгы hәм азык-төлек министрыгы үткәргән иҗади бәйгедә ике мәртәбә лауреат дипломына hәм акчалата бүләккә лаек булды. Алар Р.Сибатның киңкырлы, бай иҗатына бирелгән олы бәя иде. Әсәрләре язучыны җитди иҗтимагый- фәлсәфи, әхләкый мәсьәләләрне калкытып куярга сәләтле язучы итеп раслады.
Иҗат үзенчәлеге булып яшәү кагыйдәсен, яшәү формуласын эзләүче герой тәкъдим итү, кешене хисләр байлыгы, уй hәм омтылышлар чисталыгына карап бәяләү, тормышка, башкаларга мөнәсәбәттә гайре табигыйлек чигенә җиткән хисле, нечкә күңелле идеал тудыру тора. Кешенең эчке дөньясын, рухи үсеш-үзгәрешләрен сурәтләүдә яңа мөмкинлекләр ачып, Рафаэль Сибат ижаты татар әдәбиятында психологик реализм агымын үстерүдә зур урын алды.
Р.Сибат колхозлашу чорын, Бөек Ватан чорын хәзерге чор биеклегеннән чыгып яза, төрле-төрле катламнары кеше хәтере ярдәмендә җыелып киң колачлы, кабатланмас язмышлар аша тасвирлый. Язучы үз иҗатында кешенең бай табигатьтән, туган яктан аерылмаска, киресенчә, алар белән органик, тыгыз бәйләнештә яшәргә тиешлегенә басым ясый, шушы идеяне төрле алымнар hәм чаралар ярдәмендә тормышка ашыра. Гомере буена туган авылына тугры булуы Р.Сибатны әдәбиятнең зур юлына алып чыга . Әдәбият галиме Ф.Галимуллин «искиткеч талантлы каләмдәшебез үзе дә, үлемсез әсәрләре дә халкыбыз йөрәгендә мәңге яшәр», – дип Р.Сибат иҗатына уңай бәя бирде .
Язучы туган жир, шәхес, милләт язмышы өчен янган гуманист-патриот буларак ачыла. Сәнгатьчә сурәтлелек ягыннан метафора, символ, чагыштыру, җанландыруларны иркен куллана. Әсәрләрендә тирән уй, фәлсәфи олы фикер өстенлек итә, ирек рухы, иркенлек, тормыш сулышы көчле. Тере рухлы характерлар, зур шәхесләр, киң масштаблылык, монументальлек, вакыйгаларның киң агымы hәм тирәнлеге күңелләрне үзенә тарта.
Р.Сибат иҗатында поэтик материал итеп үзе даhи, талант ияләре, шигъри сүз осталары дип санаган шагыйрьләр ижатының, халык авыз ижатының гүзәл үрнәкләрен куллана hәм шулар ярдәмендә әсәрләренә үзенчәлекле яңгыраш кертә. Мәсәлән, Һади Такташ, Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр язучы тарафыннан әсәр тукымасына алына. Геройларының хис-кичерешләргә бай рухи дөньясын ачуда үзенчәлекле юл таба.
Р.Сибатның прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәрне сәнгатьчә сурәтләү алымнарына гаять үзенчәлекле якын килүче язучы. Безнең карашыбызча, Р.Сибат әсәрләре сәнгатьчә эшләнеше ягыннан әдәбият югарылыгында торырга лаеклы. Ләкин тәнкыйди әдәбиятта Рафаэль Сибат прозасының поэтикасын өйрәнүче, иҗатын фәнни тикшерүчеләр юк диярлек, аның әдәби эшчәнлеге, эстетик мирасы аз өйрәнелгән хәлдә кала бирә. Ф Галимуллин, М.Мәһдиев, Л.Ихсанова, Зөлфәт, Ш.Мостафин тарафыннан берникадәр күзәтүләр генә булды. Чыгарылыш эшенең актуальлеге мәсьәләнең бүгенге көнгәчә фәнни тикшерелмәве белән аңлатыла.
Шуннан чыгып язучы иҗатының индивидуальлеген күрсәтүче поэтик сурәт тудыру үзенчәлекләрен өйрәнү, тикшерү чыгарылыш эшенең максатын билгели.
Шул максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны чишү күз уңында тотыла:
1. «Ялгызак»романының композиция үзенчәлекләрен ачыклау;
2. Р.Сибат әсәрләрендә герой hәм автор мөнәсәбәтен барлау;
3. Хронотоп бирелешен тикшерү;
4. «Ялгызак»романының, «Кайту» трилогиясендә кулланылган поэтик чараларны күрсәтү.
Р.Сибатның «Кайту» трилогиясе, «Ялгызак» романы китаплары алынды, мәкаләләре өйрәнелде, теоретик әдәбият белән танышу булды. Тикшеренүнең объекты итеп, прозада «Исабәт» трилогиясе, «Ялгызак», «Атлар рәнҗеше», «Инабәт» романнары карала. «Ялгызак» романы белән «Кайту» трилогиясе беренче карашка бер- берсеннән аерым, ерак торган кебек тоелса да, аларның һәр икесендә дә тормышта үз урынын табарга омтылган кеше язмышы сурәтләнелеп, бер-берсен тулыландырып киләләр һәм бергә тикшерелергә тиешләр дип уйлыйм.
Квалификацион чыгарылыш эше керештән, төп өлештәге ике бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
ТӨП ӨЛЕШ
I БҮЛЕК. ПОЭТИКА ТУРЫНДА ТӨШЕНЧӘ
Әдәбият теориясенең мөһим баганасын поэтика мәсьәләре тәшкил итә. Матур әдәбият әсәрләренең җанр төрләрен, сюжет hәм фабула төзелешен, персонажларны hәм вакыйгаларны тасвирлау алымнарын h.б. өйрәнү – болар барысы да әдәбият поэтикасына карый. Гадәттә, поэтиканың бу тармагы әдәбият теориясе карамагына калдырыла, чөнки өйрәнү объектлары уртак, теге яки бу әдәби күренешне тулысынча яктырту өчен аның hәр ягына игътибар итәргә туры килә. Әмма әдәби әсәр идея hәм эчтәлеген игътибар читендә калдырмыйча, форма ягыннан да аерым алып тикшерелә, язучының профессиональ осталыгы, ул иҗат иткән әсәрнең ни дәрәҗәдә сәнгатьле булуы, идея-эстетик кыйммәте нәрсәдә икәнлеге тулырак ачыла.
Поэтика мәсьәләләрен өйрәнү ул актуаль күренеш. Ә нәрсә соң ул поэтика? Поэтика (гр. poietike techne – иҗади сәнгать) – әдәби әсәрләрнең төзелеше hәм аларда файдаланылган эстетик чаралар системасы хакындагы фән. Поэтика составында теоретик (гомуми) hәм тарихи поэтикаларны аералар. Теоретик поэтика әдәби әсәрнең төзелеш законнарын hәм әдәби чараларны өйрәнү белән шөгыльләнә. Аның кысаларында фонетика, стилистика hәм топика яшәп килә. Фонетиканың өйрәнү предметы булып әдәби әсәрнең аваз составы тора. Стилистика – поэтик лексика, морфология hәм синтаксисның; топика исә образлар, мотивлар, сюжетларның үзенчәлекләрен өйрәнә.
Антик чорда поэтика дип, гомумән, матур әдәбият турындагы тагълимәт аталган. Соңрак сәнгатьнең асылы, аның чынбарлыкка мөнәсәбәте, аның максат hәм бурычлары турында фикер йөртүчеләр философиягә, аңардан аерылып чыккан эстетикага күчәләр.
Теоретик поэтика, фән буларак, антик чордан – Аристотельнең «Шигърият сәнгате хакында» (б.э.к. IV г.) трактатыннан үсеп чыга. Соңрак (иҗади аңның традиционалистик тибы кысаларында) төрле халыклар әдәбиятларының үз поэтиклары булдырыла, алар шагыйрьләрнең иҗади эшчәнлегенә юнәлеш бирерлек hәм аларны тотрыклы поэтик кануннарга иярергә мәҗбүр итәрлек кагыйдәләр җыелмасы тудыралар .
Поэтика борынгы чорда әдәбият теориясенә синоним булып торса, алга таба поэтика сүзе башка мәгьнә алып әсәрдәге образлылык өчен, лирика байлыгы һәм әдәби традициялардан файдалану куәте кебек мәгънәләрне бирүгә катнаша. Проза әсәрләре поэтикасы, яисә традицион поэтика тармакларны тикшеренүне дә аңлаткан.
Поэтика үз эченә поэзия hәм проза поэтикасын ала. Поэзия поэтикасы шигырьнең төзелешен, рифма проблемалары, троп үзенчәлекләренә игътибар юнәлтсә, прозада исә идея, сюжет, композиция корылышын тикшерүне үз эченә ала.
Егерменче гасырның беренче яртысында әдәбият галиме Б.Томашевский әдәбият теориясендә поэтиканы яңа нигездә аңлату мөмкинлеген таба, ягъни әсәрне кору, формалаштыру, шул ук вакытта иҗат итү алымнары системасын өйрәнүне ул поэтика вазифасы дип саный.
Бер генә язучы да тормыш вакыйгасын натуралистик хәлдә бирми. Экспозиция, үстерелеш, төенләнеш, чишелеш – сюжет элементларын язучы зәвыгына карап корыла, димәк сюжет тулысынча иҗади күренеш булып тора.
Сюжет үзенең корылышы белән композициягә бәйле. Композиция ни чаклы камил булса әсәрнең поэтикасы да югары. Композиция элементларына лирик-публицистик чигенешләр, хронотоп, монолог, диалог, психологик тасвир (җан хәрәкәте), хикәяләү формасы, геройның эчке кичерешләрен хатлар формасы аша, көндәлекләр аркылы бирү, интерьер керә.
Поэтика hәм стилистика мәсьәләләрен өйрәнүне активлаштыруны фәннең актуаль бурычларыннан санаган әдәбият галиме В.Виноградов әйткәнчә, поэтика сүз сәнгате әсәрләре төзелешенең төрле типлары формалашуындагы тарихи закончалыкларны өйрәнә . Шулай ук «поэтиканы әдәби әсәрләрнең оешу алымнары, чаралары, төрләре, формалары, жанрлары турындагы тәгълимат» – дип тә билгели.
Әдәбият галиме Роман Ингарден поэтиканың күп төрле билгеләмәләре булуын, шулай да аларның түбәндәге дүрт пунктта бергә килүләрен күрсәтә:
1. Поэтика теләсә нинди язма әдәбият әсәрен түгел, бары тик сәнгатьле язма әдәби әсәрләрен генә өйрәнә.
2. Ул сәнгать әсәренең үзенә генә хас индивидуаль hәм гомуми үзенчәлекләрен тикшерү максаты белән иҗат итү барышында кулланылган гомуми алым hәм чараларны эзли.
3. Сәнгать әсәренең эстетик әhәмиятен тәшкил иткән гомуми алымнарга төп игътибарын юнәлтә.
4. Үзенең эзләнүләрендә статистик күренешләр белән генә чикләнеп калмый, теге яки бу сәнгать төренә генә хас булган үзенчәлекләрнең ни дәрәҗәдә еш очравын тарихи яктан чыгып бәяли .
Әдәбият галиме Н.Юзиев «Хәзерге татар поэтикасы» дигән китабында поэтикага тубәндәге анлатма бирә: «Поэтика – әдәбият белеменең әдәби әсәр структурасын, әсәрнен оешу алымнарын, чараларын, рәвешләрен өйрәнә торган өлкәсе» . Әдәбият галиме М.Б.Храпченко язганча: «Матур әдәбият файдалана торган тәэсир итү чараларын киңрәк hәм тирәнрәк өйрәнергә кирәк. Поэтиканың hәм стилистиканың сурәтләү чараларын өйрәнү мәсьәләсе, аларга кызыксыну артуга карамастан, фәнни тикшеренүләрдә hаман да тиешле урынны алмыйлар әле» .
Поэтика мәсьәләләрен Хәсән Туфан да күтәреп чыккан. Шагыйрь: «Поэтика төбәге тикшерелмәгән тау, руда тавы булып ята. Бу тауның инженерлары лингвистика факультетында укучы иптәшләр hәм аннан тыш әдәбият культурасын өйрәнүчеләр арасыннан килерләр» , - дигән фикере белән уртаклаша. Поэтиканы өйрәнүнең актуальлеге әдәбиятның идея-сәнгатьчә дәрәҗәсен күтәрү, язучының әдәби осталыгын күтәрү, аны камилләштерү бурычына барып тоташа. Без дә Р.Сибат прозасы мисалында язучының әдәби әсәр төзү, оештыру талантын ачып китәрбез.
Гомәр Бәширов та: «Безгә, әдәбият кешеләренә, сүзләрнең мәгънәсен тирән аңлап язарга, hәр сүзне урынлы куллана белергә кирәк. Нәкъ шул чакта гына сүз бөтен нурлары белән балкый, музыка булып яңгырый», – ди.
Татар поэтикасы фән буларак һәртөрле трактатлар рәвешендә формалашудан күп элек халыкның үзендә җанлы һәм тулы поэтика рәвешендә яшәп килгән. Шушы «җанлы поэтика» халык иҗат иткән әсәрләрдә – дастаннарда, җырларда, бәетләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә, табышмакларда, шагыйрьләрнең поэзия әсәрләрендә шул дәвернең әдәби кануннары һәм өлгеләре булып беркетелеп калган. Шагыйрьләрнең эшчәнлеге шул язылмаган кануннарны һәм өлгеләрне танудан, өйрәнүдән һәм иҗат практикасында файдаланудан башланган. Талантлы әдип үзе дә яңа өлгеләр тудырган. Шундый өлгеләр халыкның җанлы поэтикасын баета һәм тулылындыра килгәннәр. Шул рәвешчә поэтика иҗат практикасында яшәп килгән санлы поэтикага нигезләнә.
Татар әдәбият белемендә поэтика үзенчәлекләрен чын мәгънәсендә фәнни өйрәнәнә башлау XIX йөз ахырларына, ХХ йөз башларына туры килә.
Татар поэтикасының нигез ташларын «Әдәбият кануннары» дигән китабы белән Г.Ибраһимов нигез салды . Аның бу өлкәдәге эстафетасын соңрак әдәбият галимнәре. тәнкыйтьчеләр, галимнәр дәвам иттеләр. Хәзерге әдәбият гыйлемендә исә поэтика актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала.
Шулай итеп, поэтика әдәби әсәрнең катлаулы төзелешен, аның образлы катламын өйрәнүче фән.
Р.Сибат татар әдәбиятына тирән фикерле, мавыктыргыч әсәрләре, үзенчәлекле иҗаты белән килеп керде һәм шунда ук укучыларның җылы карашларын яулап алды. Ул чынбарлыкның, яшәешнең катлаулы якларын, кешеләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне җанлы итеп, сәнгать камиллегенә җиткереп яктырта белү сәләтенә ия булган, кабатланмас стильдә иҗат итүче талантлы автор булып укучылар алдына килеп басты.
Р.Сибат әсәрләре үзенең музыкальлеге, гаҗәеп бер эчке гүзәллек, төгәллек, гармонияле булуы, гомумән, сурәт тудыру үзенчәлеге белән укучыны җәлеп итә. Әдип һәр картинаның табигый, тормышчан, ышандыргыч булуына нык игътибар бүлә, аз гына ясалмалылыкка да урын калдырмаска тырыша. Язучы тарафыннан кулланылган һәр бизәк, һәрбер үзенчәлекле чагыштыру, образлы метафора, эпитет һ.б. сурәтләү чаралары, язучының тел байлыклары белән урынлы һәм оста эш итүен күрсәтеп тора. Ул халык сүзләренең матурлыгына, яңгырашына игътибар итә. Язучы образларны җанлы итеп гәүдәләндерергә ярдәм иткән күп төрле сурәт тудыру чараларын уңышлы куллана. Ул телдәге чын матурлыкка, телнең худоҗестволы hәм халыкчан булуына, фикер төгәллегенә, сурәтләү чараларының поэтик hәм конкрет булуына омтыла. Алар әсәрләрнең идея-эчтәлеген, геройларның эчке дөньясын ачуга, төп фикерне үтемлерәк итеп әйтүгә ярдәм итә. Р.Сибатның «Ике гашыйк hәм җыр тыңлаучы ат», «Текә күтәрелеш», «Исабәт», «Ялгызак», «Инабәт», «Атлар рәнҗеше», «Югалтулар табышы», «Көлдән күтәрелгән гөлләр», «Без дә җирдән күтәрелдек.» әсәрләре әлеге фикерне тагын бер кат дәлилли.
Сюжет сызыкларының күп тармаклы булуы, киң планлылык, күп геройларның катнашуы Р.Сибат романнарының композициясен катлуландырып жибәрә, әсәрләренә яңа сыйфат алып килә.
Авторның киңкырлы иҗаты поэтик корылышы, образлылыгы ягыннан бик кызыклы. Йомгаклап шуны әйтәсе килә – төрле елларда язылган бу повестьлар, романнар бер-берсен тулыландырып үзенә генә хас бер система тәшкил итәләр. Табигать серләре, аның төрле бизәкләре, сурәтләү чарасы булып, язучы иҗатына җанлылык өсти, аз гына сүз белән күп мәгънәлелеккә, сурәтләнгән хәл-вакыйгаларны тулыландыруда, образлылыкка ирешергә ярдәм итә.
Язучының поэтикасын тикшергәннән соң түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарып була:
– Р.Сибат әсәрләрендә чынбарлык хәрәкәтен сәнгатьчә бирүгә хезмәт иткән сюжет сызыгын үзенчәлекле кору осталыгына ия. Мисал итеп «Инабәт»романының кульминацион ноктадан башлануын алырга була. Вакыйгалар шул ноктага ничек килеп җителгәнлекне ачу максатында агыла.
– Хикәяләү автор тарафыннан башкарылуы укучыга мөмкин кадәр якын торырга, алар белән җанлы бәйләнештә торырга ярдәм итә, хикәяләү барышында заман hәм шәхес, кешенең тормыштагы урыны, позициясе турында уйлана, бу мәсьәләләргә үз карашын чагылдыра.
– Р.Сибатның образлы фикерләү рәвеше, язу юнәлеше халкыбызның авыз иҗаты әсәрләренә бик тә якын тора.
– Иҗатында геройлар саф, нечкә күңелле, олы җанлы, гадел, һәрберсе кабатланмас образлар булып торалар. Мөхәммәт, Заһидулла, Габдулла кебек үзенчәлекле образлары аеруча истә кала. Автор геройларнын каршылыклы язмышларын кызыклы сюжет җебенә тезә, герой сулышын заман сулышы аша чагылдыра.
– Кешенең тормышта үз урынын эзләве, шуңа бәйле төстә кешенең яшәешне hәм үз-үзен танып белүе, кеше гомеренең кыйммәтен күрсәтеп бирә. Һәр кеше үз язмышы хуҗасы, дигән фикерне күтәрә.
– Автор вакыйгаларны һәм образларны үзара үрелеп баручы тармаклар рәвешендә бирә. Әсәрләрендә авыл тормышын, авыл кешеләрен сурәтләү хас. Авыл кешеләрен сурәтләгәндә дә геройларын сыйнфый көрәштә күрсәтүдән бигрәк, бу көрәшнең алар язмышына, уй-кичерешләренә, психологиясенә ничек тәэсир итүен гәүдәләндерүгә игътибар бирә. Тормышта яңалык белән искелек көрәше геройның каршылыклы уй- кичерешләре аша, аның күңелендә капма- каршы уй- омтылышлар бәрелеше аша күз алдына бастырыла.
- Р.Сибат прозасында образлылыкка ирешүдә табигать күренешләренә гаять зур игътибар бирүе ачыкланды. Әдип әсәрләрендә кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт тирән, эчке бәйләнештә бирелә.
Беренчедән, язучы табигать күренешләрен әсәр тукымасында кеше сыйфаты кыяфәтенә кертеп, сынландырып, сүз белән сурәт ясап, тирән мәгънә аңлатуга ирешә.
Икенчедән, табигать күренешләрен биргән хикәяләрнең һәрберсендә язучы тарафыннан пейзажның аерылмас детальләре аерымачык бирелә: җил, ат, ярымай һ.б.
– Психологизмның бер чагылышы булган символларны герой холкын, авторның халәтен, хис-кичереш алмашынуын, әдип әйтергә теләгән фикерне, геройларнын кәефен, рух үзенчәлеген чагылдыру максатында файдалана.
Әдәби категория буларак, символ үзендә билгеле бер мәгънәви йөк йөрткән образ. Ул, нигездә, «ике күренеш арасындагы охшашлыкка, туганлыкка» корыла. Символның нигезендә күчерелмә мәгънә ята. Р.Сибат прозасында символларның традицион мәгънәдәгеләрен дә, автор тарафыннан махсус иҗат ителгәннәрен дә күпләп очратырга мөмкин. Аның традицион символларга нигезләнгән повестьлары эмоциональ яктан көчле булулары белән аерылып торалар. Борынгыдан килгән ат, алмагач, сандугач, ярымай һ.б. сурәтләрнең традицион мәгънәсенә тугрылыклы калып, әдип аларны яңа эчтәлек белән баета. Яңартылган символика бүгенге заманның актуаль мәсьәләләрен, яшәеш хакыйкатен тулырак ачарга ярдәм итә.
Язучы иҗаты махсус тудырылган образ-сурәтләргә дә бай. Автор табышлары дип әйтерлек символлар рәтенә йорт һ.б. образларны кертергә мөмкин. Алар тирән мәгънәле, реаль эчтәлекле булулары белән игътибарны җәлеп итәләр. Укучыга автор фикерен җиткерүдә зур роль уйныйлар. Тормыш хакыйкатен тагын да ачыграк, үтемлерәк һәм тәэсирлерәк итеп расларга мөмкинлек бирәләр.
- Р.Сибат уз иҗатында поэтик материал итеп үзе даhи талант ияләре, шигъри сүз осталары дип санаган шагыйрьләрнең иҗатын киң куллана. Һади Такташ, Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр язучы тарафыннан бер очракта үзгәртелми, икенчесендә берникадәр үзгәрешләр кертеп, әсәр тукымасына алына.
Гомум алганда, Р.Сибат әсәрләре уй-фикерләр hәм хис-кичерешләргә бик тә бай. Тагын шунысы бик тә истә кала: автор үзе дә, аның каhарманнары да чын табигать баласы булып, яшәеш гүзәллеген бик тә нечкә, бик тә тирәннән тоеп баралар. Алай гына да түгел, бу роман заманча, иң актуаль фикерләргә дә бик бай.
Кешенең эчке дөньясын, рухи үсеш-үзгәрешләрен сурәтләүдә яңа мөмкинлекләр ачып, Рафаэль Сибат ижаты татар әдабиятында психологик реализм агымын үстерүдә зур урын алды. Мәсәлән, кешене хисләр байлыгы, уй hәм омтылышлар чисталыгына карап бәяләү, тормышка, башкаларга мөнәсәбәттә гайре табигыйлек чигенә җиткән хисле, нечкә күңелле, тормышның көрәш булуын инкарь итүче идеал тудыру язучы иҗатына хас күренеш.
Р.Сибатның прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәрне сәнгатьчә сурәтләү алымнарына гаять үзенчәлекле якын килүче язучы.
Шулай итеп, Р.Сибат иҗаты татар әдәбиятында үзенә генә хас сәнгати мөмкинлекләре, образлы фикерләве һәм поэтик гомумиләштерүләре белән аерылып тора. Бу иҗат лирик хасиятләре, образ-характер тудыру, сюжет-композиция оештыру ягыннан да игътибарга лаек.
1. Абдуллин А.Р. Культура hәм символ. –Уфа: Гыйлем, 1999.
2. Аристотель. Поэтика. М.:Академия, 1991.
3. Әдәбият белеме сүзлеге. Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.
4. Әдәбият белеме сүзлеге. Төз.-ред. Н. Гыйззәтуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958.
5. Әдәбият белеме: терминнар hәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан. Мәгариф, 2007.
6. Әйди Т., Сибат Р. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – № 2.
7. Әхмәтьянов К. Әзәбият теорияһы. – Өфө: Башк. кит. нәшр.,1985.
8. Бахтин М. Вопросы литературы и эстетики. – М., 1988.
9. Бәшир Ф. Сөйлә, каләм! ( әдәби уйланулар). – Казан, 2001.
10. Вәли-Барҗылы М. Тормыш дулкыннары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.
11. Вәлиев М. Каһарманнар кирәк. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1990.
12. Веселовский А.Н. Психологический параллелизм и его формы в отражениях поэтического стиля / Историческая поэтика. – М.: Высшая школа, 1989. – С. 107-117.
13. Виноградов В.В. Стилистика. Теория поэтической речи. Поэтика. – М., 1963.
14. Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Татар әдәбияты. XX йөз. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1954.
15. Ганиев В. ХХ йөз әдәбияты // Казан утлары. – 2001. – №5.
16. Ганиева Р. Поэтика современной татарской прозы. – Казан.: изд- во КГУ, 1984.
17. Гегель Г. Лекции по эстетике. – Соч. Т. XII, – М., 1968.
18. Гребенникова Н.С. Зарубежная литература. XX век. Учебное пособие. – М.: Владос, 1999.
19. Гуляев Н., Картатова Н. Введение в теорию романтизма. – Тверь, издательство ГГУ, 1991.
20. Гыйльманов Г. Образ. Символ. Рухи кодлар // Казан утлары. – 1999. – № 4.
21. Дәүләтшина Һ. Ыргыз. Роман. – Өфө: Башкит.нәшр., 1984.
22. Заhидуллина Д.Ф. Әдәбият кануннары hәм заман. Татар әдәбият нәзариясенең барлыкка килүе hәм үсеш баскычлары. – Казан, Татар. кит. нәшр., 2000
23. Заhидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006.
24. Заhидуллина Д.Ф., Әминева В.Р., Ибраhимов М.И. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез hәм анализ ясыйбыз: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар, укытучылыр, педагогика колледжлары hәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2007.
25. Заһидуллина Д. Мәктәптә татар әдәбиятың укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
26. Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2006.
27. Изв. АН СССР. Серия литературы и языка. 1996, в 25 томах Т.25, вып.4.
28. Камал Ш. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2004. – 56 б.
29. Квятковский А. Поэтический словарь. – М.: Советская энциклопедия, 1966. – С.263.
30. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы hәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002.
31. Литературный энциклопедический словарь. Под общ. ред. Кожевникова В.М. и др. – М.: Советская энцеклопедия, 1987.
32. Мәҗитов З. Әдәбият теориясенә кереш. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1987. – 113 б.
33. Надриев И. Татар халык җырлары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.
34. Нигъматуллин Ә. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни- методик нигезләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.
35. Поварисов С. Милләтнең алтын баганасы // Кызыл таң. – 1997 – 12 март.
36. Поварисов С. Сүз hәм сәнгатьле сөйләм. Укытучылар, студентлар, аспирантлар, язучылар hәм җурналистлар өчен теоретик-методик кулланма. – Уфа: Китап, 1997.
37. Потебня А. – Теоретическая поэтика. – М.: Высшая школа, 1990.
38. Разумный В.А. О природе художественного обобщения. – М.: 1960.
39. Резников Л. Гносеологические основы семиотики. – М.– Л., 1967.
40. Резников Л. Гносеологические основы семиотики. – М.-Л., 1967.
41. Рикер П. Существование и герменевтика // Феномен человека. – М., 1993. – с.327.
42. Сәгъди Г. Символизм турында. – М.: Центриздат, 1932. – 123 б.
43. Сибат Р. Атлы- затлы, тәхетле бәхет // Татар иле. – 1997. – № 8.
44. Сибат Р. Әдәбият hәм . күсәк // Мәдәни җомга. – 1998. – № 46.
45. Сибат Р. Без – 68 ел балалары. //Мәдәни җомга. – 1997. – 16 май
46. Сибат Р. Кайту. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. – 352 б.
47. Сибат Р. Күкләр дәшсәләр // Мирас. – 1999. – № 7.
48. Сибат Р. Өч кушаматлы әдип // Татар иле. – 1999. – № 7.
49. Сибат Р. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – № 8.
50. Сибат Р. Талның нигә теле юк // Ватаным Татарстан. – 1997. – 18 июль.
51. Сибат Р. Тәрәзәмне каерып җил ача // Мәдәни җомга. – 1999. – №22.
52. Сибат Р. Шәүкәтлелек // Мирас. – 1998. – №11.
53. Сибат Р. Ялгызак. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – 272б.
54. Сибат Р. Яңа ел // Ватаным Татарстан. – 1997.– 1 январь.
55. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. Т. 6. – Раннур, 2001.
56. Томашевский Б.В. Теория литературы. Поэтика. – М., 1999.
57. Туфан Х. Яңа шигырь техникасы турында. Безнең юл. – 1928. – №6-7.
58. Хализев В.Е. Теория литературы. – М.: Высшая школа, 1999.
59. Халит Г. Иҗат методы һәм стиле мәсьәләләре // Метод. Стиль. Жанр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1976.
60. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002.
61. Хафизов С. Хәзерге татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре. – Уфа: БДУ, 1985.
62. Хәбибов Л., Хәлиуллина А. Квалификацион чыгарылыш эшен башкару буенча методик күрсәтмәләр. – Уфа: БДПУ нәшр-ты, 2007.
63. Хисамов Н. Бөек язмышлы әсәр. – Казан: Татар.кит.нәшр.,1984.
64. Храпченко М. Семиотика и художественное творчество. – М.: Наука, 1973.
65. Юзиев Н. Хәзерге татар поэтикасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1973.
66. Юзиев Н., Мусин Ф. СССР Фәннәр Академиясенен Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты. – Казан.: Татар. кит. нәшр., 1976.
Тема: | «Әсәрләренең сюжет-композициясен оештыруда язучы осталыгы» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 76 | |
Цена: | 1900 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика