Дипломная работа
«Аяз Гыйләҗевнең сөйләмият шәхесе портреты»
- 60 страниц
I. КЕРЕШ.3
II. ТӨП ӨЛЕШ. А.Гыйләҗев иҗатында дөнья тел-әдәби картинасы.7
1нче бүлек. «Дөнья тел әдәби сурәте» проблемасы һәм аның А.Гыйләҗев иҗатында чагылышы. .7
1.1. Лингвокогнитив категория буларак дөнья тел әдәби сурәте.7
1.2. Дөнья тел әдәби сурәтенең тикшеренү объекты буларак әдәби текст.11
2нче бүлек. Аяз Гыйләҗевнең сөйләмият шәхесе портреты.15
2.1. Аяз Гыйләҗев иҗатына күзәтү.15
2.2. Гыйләҗевнең сөйләмият шәхесе портреты.19
2.2. Аяз Гыйләҗевнең фразеологик дөнья картинасы.24
23. Метафоралар белән дөнья картинасын модельләштерү….37
III. ЙОМГАК.47
IV. КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.50
ХХ гасырның 50нче елларында дөнья картинасын өйрәнү антропология фәненең төп юнәлешләреннән берсенә әверелде. Аңардан эзлекле рәвештә когнитив антропология үсеп чыкты. Антропологиянең мөһим бер бурычы – кешене иҗатчы һәм мәдәният вәкиле буларак тасвирлаучы теория төзүдән гыйбәрәт. Ләкин дәнья картинасын өйрәнү буш урында тумый, телдә ул язучының тел-сурәтләү чаралары белән каралган булса, әдәбиятта ул милли характер белән аңлатыла иде. Дөнья картинасын өйрәнү билгеле бер мәдәният вәкиленең тышкы дөньяга карашын өйрәнүне күз алдында тота. Димәк аерым бер мәдәниятне өйрәнү өчен, тикшерүче аңа шул мәдәният вәкилләре күзлегеннән карарга һәм бу мәдәниятнең аерым элементларына хас булган бәхәссез мәгънәләрен, бу элементлар арасындагы мәгънәләрне күрергә, мәдәният турында сүз алып барганда, шул мәдәният вәкилләре өчен гадәти булган категорияләрдән файдаланып, нәкъ алар шикелле сөйләргә тиеш.
Татар тел гыйлемендә дөнья тел картинасы терминының бер-ничә синонимы яши:
1. дөнья тел күренеше – Р.Р.Җамалетдинов тәкъдим итә;
2. дөнья тел сурәте – Д.Заһидуллина кертә;
3. дөнья тел картинасы – күпчелек фәнни мәкаләләрдә кулланыла.
Безнең хезмәттә бу терминның төрле синонимнары кулланылачак, ләкин дөнья тел сурәте терминын без дөресрәк дип кабул итәбез.
Дөнья тел сурәте объектив чынбарлык турындагы белемнәрне тәртипкә салу ысулларының берсе булып тора. Кешенең дөнья турында бөтен гомере буена тупланган белемнәре аның аңында дөнья күренеше (картина) буларак яши, кешенең чынбарлыкка мөнәсәбәтен билгели, үз-үзен тоту рәвешенә, кыйммәтләр системасы, социаль яктан билгеләнгән кагыйдәләр һәм тыюлар урнашуга, кешенең субъективлыгын төшенү ысулларына йогынты ясый.
Тел, хакыйкый чынбарлык турындагы үзенчәлекле сигналлар системасы буларак, төшенчәләр белән аларның тәгаен бер предметлардан һәм вакыйгалардан аерымланган хәлендә эш итәргә мөмкинлек бирә; тел танып-белү, социаль яктан әһәмиятле тәҗрибәне саклау һәм тапшыру, кешенең үз-үзен тотышы белән идарә итү чарасы булып тора. Дөнья күренешен өйрәнгәндә, төрле фәннәр мәгълүматлары файдаланыла. Алар мәсьәләнең үзен ачыкларга һәм шулай ук аны чишү юлларын табарга мөмкинлек бирә. «Дөнья күренеше» төшенчәсе категория мәгънәсенә ия булырга һәм кешелекнең билгеле бер тарихи дәвердәге барлык белемнәре белән үзара бәйләнештә торырга, кеше мөмкинлекләренең, фән һәм техника прогрессының чиксез үсеш юлында кешенең дөньяны танып-белүе этабы буларак каралырга тиеш [34,6].
Хәзерге фәндә дөнья картинасын төшенү фән казанышлары нәтиҗәләренә анализ ясау аша һәм семиотик, культурологик, лингвистик һәм лингвокультурологик анализлар юнәлешендә, фольклор, мифология, тел материалларын өйрәнү аша бара.
Шәхеснең эчке һәм тышкы дөньясын сурәтләү, кешенең тышкы тирәлеккә мөнәсәбәтен ачыклау – әдәби текстның ахырдагы максаты ул. Әдәби әсәрдә авторның субъектив тормышы, кеше фикерләвенең рәвеше, билгеле бер дәвер, җәмгыять, милләт вәкиле буларак кешенең дөньяга карашы чагылыш таба. Әсәрдәге структур һәм мәгънәви тукымада гәүдәләнә торган тормыш моделе текстны милли мәдәният, иҗтимагый фикер җимешенә әверелдерә, аның чор һәм милли әдәби барыш белән бәйләнешен тәэмин итә [35,5].
“Дөнья картинасы” төшенчәсе бүген татар тел гыйлемендә аеруча киң кулланыла. Фундаменталь төшенчә буларак дөнья картинасы кеше һәм дөнья арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Кеше дөньяны үзенең милли мәдәнияте, тормышы, тәҗрибәсе аша чагылдыра. Шуң күрә дә дөнья картинасы телдән башка яши алмый, чөнки тел чынбарлыкны, дөньяны кабул итүдә төп чара функциясен башкара.
Дөнья тел ксурәтенең бер тармагы – дөньяның тел сәнгати сурәте (языковая художественная картина мира), ягъни дөньяның сәнгатьчә сурәте дөнья тел картинасында чагылыш таба.
Өстә әйтелгәннәр барысы да бу теманың актуальлеген чагылдыра.
Тикшерүнең объекты. Чыгарылыш квалификация эшенең тикшерү объекты итеп язучы Аяз Гыйләҗевнең проза һәм драма әсәрләре алынды. Әлбәттә, әлеге хезмәт өчен күп материал каралды, күп фәнни әдәбият укылды, алар барысы да үзара чагыштырылды, тикшерелде. Билгеле, барлык әсәрләрне карау, тикшерү, алар хакында фикер йөртү өчен куп вакыт, көч, зур мәйдан кирәк. Шунлыктан без әлеге хезмәттә аларның кайберләренә генә махсус туктала алабыз, алар ярдәмендә теманы ачарга тырышырбыз.
Белүебезчә, Аяз Гыйләҗев иҗаты да күпкырлы һәм мул уңдырышлы. Бу хезмәттә без Аяз Гыйләҗевнең проза әсәрләрен өйрәнү белән генә чикләндек. Тикшерү материалы буларак түбәндәге әсәрләрне кулландык:
«Уналты яшь» (1993) хикәясе, «Өч аршын җир» (1962), «Әтәч менгән читәнгә» (1980) повестьлары, «Йәгез, бер дога!» (1990), «Балта кем кулында?» (1989) романнары.
Тикшерүнең предметы. Хезмәтнең предметы – язучының әсәрләрендә чагылган сәнгати дөнья тел күренеше.
Тикшерү методлары. Диплом эшендә фәнни эзләнүләр түбәндәге методлар белән тормышка ашырылды: фәнни-методик мирасны өйрәнү, филологик һәм лингво-стилистик анализ, концептуаль анализ, күзәтү, тасвирлау.
Чыгырылыш эшененең максаты итеп атаклы халык язучысы Аяз Гыйләҗев иҗатында дөнья тел сәнгати күренешен өйрәнү билгеләнде. Максатка түбәндәге бурычларны чишү юлы белән ирешәбез:
– лингвокогнитив категория буларак дөнья тел сәнгати күренешенә аңлатма бирү;
– дөнья тел-әдәби сурәтенең тикшеренү объекты буларак әдәби текст төшенчәсенә аңлатма бирү;
– Аяз Гыйләҗевнең сөйләмият шәхесе портретын бирү;
– Аяз Гыйләҗевнең фразеологик дөнья картинасын өйрәнү;
– метафоралар белән дөнья картинасын модельләштерүне ачыклау.
Тикшерү эшенең методологик нигезе буларак, Ю.Н.Караулов, З.Х.Бижева, Р.Р.Җамалетдинов, Р.Х.Хайруллина хезмәтләренә таяндык.
Хезмәтнең структурасы. Фәнни эшебез кереш, төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт. Төп өлеш ике бүлектән тора. Беренче бүлек ««Дөнья тел әдәби сүрәте» проблемасы һәм аның А.Гыйләҗев иҗатында чагылышы» дип атала. Монда дөнья күренеше (сурәте, картинасы), дөнья тел күренеше, дөнья тел сәнгати сурәте төшенчәләренә аңлатма бирелә. Икенче бүлек «Аяз Гыйләҗевнең сөйләмият шәхесе портреты» дип атала. Бу бүлек үз эченә ике бүлекчәне ала. Беренче бүлекчәдә язучының фразеологик дөнья куренеше өйрәнелә. Икенче бүлекчә «Метафоралар белән дөнья сүрәтен модельләштерү» дип атала һәм анда язучының әдәби дөнья картинасы ачыла. Фәнни хезмәт йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлеге белән төгәлләнә.
ТӨП ӨЛЕШ
А.ГЫЙЛӘҖЕВ ИҖАТЫНДА ДӨНЬЯ ТЕЛ ӘДӘБИ СУРӘТЕ
1нче бүлек. «Дөнья тел әдәби сурәте» проблемасы һәм аның А.Гыйләҗев иҗатында чагылышы
1.1. Лингвокогнитив категория буларак дөнья тел әдәби күренеше
Дөньяны танып-белү проблемасы күптәннән кешеләрне кызыксындырып килгән. Кешелек мифология, дин, табигать турындагы фәннәр аркылы гына түгел, ә сүз белән чынбарлыкның бәйләнешен аңлау, сүз белән предмет арасындагы мөнәсәбәтләрне төшенү юлы аркылы да дөньяны танып белергә омтыла. Шул рәвешле тел гыйлемендә дә төрле халыкарның дөньяны күзаллау үзенчәлекләрен, менталь прроцессларны тел аркылы ачыклауны максат итеп куйган когнитив лингвистика, телне мәдәният белән бәйләнештә караучы лингвокультурология кебек тармаклар үсеш алды.
Соңгы вакытта тел белемендә күп кенә төшенчәләрне дөнья тел картинасына бәйләп тикшерү өстенлек итә башлады. Ниндидер бер төшенчәгә милли характеристика бирү, аның специфик үзенчәлекләрен ачу, тел берәмлекләрен анализлауда халык тормышына, мәдәниятенә игътибар итүне, тел үзенчәлекләрен милләт тормышы җирлегендә ачу – актуаль юнәлешләрнең берсе булып китте.
Тел, мәгълүм булганча, мәдәният белән тыгыз бәйләнештә тора: телдә билгеле бер этник төркем вәкилләренә хас булган чынбарлык сыйфатлары чагылыш таба. Тел белән мәдәниятнең үзара мөнәсәбәт мәсьәләсе хәл ителеше күп очракта төрле милләт һәм мәдәни төркем вәкилләренең чынбарлыкны кабул итүдә универсальлеккә һәм үзенчәлеккәлеккә омтылышы белән бәйләнгән. Бу уңайдан дөньяда телне мәдәният феномены буларак өйрәнүнең киң колач җәя баруынтатр тел гыйлемендә дә күзәтергә була.
Соңгы берничә ел дәвамында русларга гына хас булган милли-мәдәни үзенчәлекләрне чагылдырган, бу телнең этномәдәният лексикасын өйрәнүгә багышланган бик күп фәнни-гамәли хезмәтләр дөнья күрде. Монда бигрәк тә Н. Д. Арутюнова, В. И. Карасик, О. А. Корнилов, Д. С. Лихачев, Ю. С. Степанов, А.Д.Шмелев һ. б. ш. хезмәтләрне әйтеп китәргә була. Төрки телләре материалында мондый тикшеренүләрне БДПУ университеты профессоры Р.Х.Хайруллина, Казанда КДГПУ профессоры Җамалетдинов Р.Р., шулай ук З.Х.Бижева, Р.М.Вәлиева, А.И.Гиляева алып бара.
Дөнья тел күренеше объектив чынбарлык турындагы белемнәрне тәртипкә салу ысулларының берсе булып тора. Кешенең дөнья турындагы бөтен гомере буена тупланган белемнәре аның аңында дөнья күренеше буларак яши, шул кешенең чынбарлыкка мөнәсәбәтен билгели, үз-үзен тоту рәвешенә, рухи кәйммәтләр системасы, социаль яктан билгеләнгән кагыйдәләр һәм тыюларга йогынты ясый.
Дөнья күренеше, концептуаль яктан, кешенең тормыш эшчәнлеге нигезендә формалашкан дөнья образларын төшенү һәм объективлаштыру, предметлаштыру аша, кешенең гамәли эшчәнлеге һәм объектив чынбарлыкны рефлексияләү (анализ ясау) барышында дөньяның яңа образларын тудыру нәтиҗәсендә барлыкка килә. В.Г.Гак әйтүе буенча, дөнья күренеше ул – үз үзенчәлекләрен аңсыз рәвештә әйләнә-тирә чынбарлыкка күчереп караучы кеше тарафыннан тудырылган һәм зиһенгә алынган дөнья моделе ул. Һәр субъектның үз дөнья моделе бар, һәм аны ясауда, аеруча зур роль шул индивидны урап алган мәдәнияткә бирелә [13,47].
Дөньяның телдәге моделе телдә, аның лексикасында һәм грамматик категорияләрендә чагылыш табу сәбәпле, теге яки бу телнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен семантик яктан анализлау әлеге объектны тасвирлау методы булып тора. Объектив чынбарлык индивидта иҗтимагый тәҗрибәгә бәйле рәвештә кабул ителүгә һәм калыплаштырылуга (модельләштерелүгә) карамастан, һәр индивидның үз дөнья күренеше бар. Җәмгыять әгъзасы буларак, ул әзер матрицаларга иярә, аның дөньяны күрү-аңлавы шулар буенча бара, әмма кеше дөньяга карашын үзе формалаштыра һәм камилләштереп тора, аңа үз белеме, эшчәнлек өлкәсе, яшәү рәвеше, гаилә традицияләре, үз шәхесе үзенчәлекләреннән бәйле булган анализ һәм синтез ысуллары һәм алымнарын кертә. Индивидуаль дөнья күренеше күп төрле факторлар йогынтысында барлыкка килә, алар арасында яшь үзенчәлекләре, профессиональ әзерлек, шәхси эмоциональ тәҗрибә аеруча әһәмиятле урын алып тора [67, 1984].
Дөнья күренешен өйрәнгәндә төрле фәннәр мәгълүматлары файдаланыла: философия, культурология, мифология, семиотика, лингвистиика, әдәбият белеме һ.б.
Шулай итеп, дөнья күренеше — катлаулы интегратив төзелмә ул, анда төрле баскыч элементлары (гомумкешелек характерындагылардан алып индивидуальләренә кадәр) катлаулы иерархик мөнәсәбәтләрдә торалар.
Дөньяның милли модельләре үзенчәлеген төшенү, мондый модельләштерү закончалыкларын ачыклау дөнья күренешенең телдә чагылыш тапкан гомуми якларын һәм милли үзенчәлекләрен аңлауга гына түгел, ә кеше аңы формалары, гомумән, фикер йөртүнең төп закончалыклары һәм ничек баруы турындагы күзаллауларыбызны тирәнәйтүгә дә ярдәм итәр иде.
Димәк, дөнья тел күренеше төзелешен, ягъни структурасын тасвирлау ике баскычтан торырга тиеш була: беренчесе, тел тамгаларының (билгеләренең) гомумкешелек, универсаль эчтәлеген яки инде дөнья тел күренеше компонентлары буларак, концептларны ачыклаудан, ә икенчесе, билгеле бер этномәдәният гомумилегенең дөньяны танып-белү тәҗрибәсен беркетү ысулы буларак, милли тел үзенчәлеген сыйфатлаудан гыйбарәт.
Күрүебезчә, дөнья тел күренеше, тел, мәдәният иң тыгыз бәйләнештә тора. Дөнья сурәтенең мәдәният белән бәйләнешен без индивидның шул конкрет җәмгыятьтә нәрсә уйлавында һәм эшләвендә күрәбез, ә менә дөнья сурәтенең тел белән бәйләнеше – аның ничек уйлавында күренә. Бу фикерне Э. Сепир үзенең бер хезмәтендә китерә [64, 193].
Дөнья тел күренешен өйрәнү мәсьәләсенең күптәнге тарихы бар. Хәзерге вакытта әлеге тарих кысаларындагы яңа юнәлешләр турында әйтергә мөмкин, мәсәлән, дөнья тел картинасының бер тармагы – дөнья тел әдәби картинасын өйрәнү.
Дөнья тел күренешенең бер төре дөнья тел әдәби/ сәнгати/ нәфис /сәнгатьчә күренеше (сурәте) тора, ягъни дөньяның сәнгатьчә яки нәфис сурәтенең дөньяның тел сурәтендә чагылышы. Дөнья тел сәнгати сурәтен гомуми дөнья сурәте типологиясеннән аерып чыгаруның нигезендә, бер яктан, дөнья күренешен тасвилау (сурәтләү) булса (тел ярдәмендә), икенче яктан – индивид тарафыннан дөньяны үзенчәлекле аңлап төшенү, кабул итү (авторское осмысление) (сәнгати кабул итү) тора. Әдәби дөнья сурәтенә мөрәҗәгать итү тикшерүчене еш кына образлар дөньясына алып керә, ә монда инде милли мәдәниятнең аерым бер этаптагы төп закончалыклары ачык чагыла.
Дөнья тел күренеше бер яктан – тел универсалийлары ярдәмендә чагылдыручы тел чаралары белән, икенче яктан теге яки бу халыкның дөньяны күрү-аңлавы үзенчәлекләрен беркетүче тел чаралары белән формалаштырыла. Универсаль дөнья күренеше юк, ә күп төрле милли характердагы дөнья күренешләре генә бар. Бу фикерне Р.Х.Хайруллина [74], хезмәтендә дә, Р.Р.Җамалетдинов хезмәтендә дә күрәбез [34]. Аларның уникаль һәм үзенчәлекле булуын төрле телләрдә сөйләшкән төрле халыкларның дөньяны күрү-аңлауларын чагыштырып караганда гына күрергә мөмкин.
Ләкин һәр әдәби, сәнгати материал үз эченә милли төшенчәләрне дә, дөнья мәдәниятендә булган универсаль төшенчәләрне дә сыйдыра. Бу исә текст тукымасына төрле катлам буенча тел әдәби анализы үткәрергә мөмкинлек бирә:
- идея һәм тематик катламда;
- тел чаралары катламында (үзәк лексемаларны, фразеологизмнарны, грамматик үзенчәлекләрне анализлау и т.д.);
- дөнья тел әдәби картинасы катламында.
«ЯХКМ представляет собой художественную модель мира, создаваемую средствами языка определенной нации. Это не отражение мира, а воплощение результатов деятельности человека в языке художественного произведения. Это не столько образ мира, сколько образ отношения человека к миру, отражение его эстетической и ценностной ориентации, представляющий собой результат его художественной деятельности, воплощенной в языке» [41: 46].
Татар халкы язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты А. Гыйләҗев – татар әдәбиятының күренекле бер шәхесе. Ул – татар милләтенең талантлы, көчле рухлы икәнлеген бөтен дөньяга раслаучыларның берсе. Аның иҗаты киң тематикасы, проблема үткенлеге, характерлар төрлелеге, идея-эстетик үзенчәлеге белән хәзерге татар әдәбиятында аерым урын алып тора.
Аяз Гыйләҗев – әдәбиятыбызның төрле тармакларында ут уйнаткан кеше. Ул күренекле прозаик, үзенчәлекле драматург, үткен каләмле публицист һәм очеркист, ниһаять, «усал телле тәнкыйьтче» [48, 332]. Әдип хезмәтләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Беренчедән, алар – милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Икенчедән, язучы сәнгатьчә сурәтләү чараларының бик күп төрләрен кулланып, татар теленең киң мөмкинлекләреннән оста файдалану үрнәген бирә. Ләкин шунысын әйтеп үтәргә кирәк, А. Гыйләҗев – әлегә чын-чынлап, тирәнтен өйрәнелмәгән, әзер кысаларга, кабул ителгән атамаларга сыешып бетми торган зур иҗат мирасы калдырган әдип. Аның проза, драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләренә керткән яңалыгын бәяләү, аңлау һәм аңлату хәзерге әдәбият фәне алдында торган изге бурычларның берсе. Әлегә аның иҗаты турында Әхмәт Сәхаповның кандидатлык диссертациясе якланды, шуның нигезендә эшләнгән китабы чыкты. Аерым мәкаләләр генә язучының фәлсәфи концепциясен, фикерләү рәвешен, сурәтлелек байлыгын ачып җиткермиләр. Аяз Гыйләҗевнең сәнгатьчә осталыгын, теле һәм стиле мәсьәләләрен яктырткан хезмәтләр исә бөтенләй юк диярлек. Шушы фактны исәпкә алып, без Аяз Гыйләҗевнең прозасында дөнья тел әдәби картинасын өйрәнү эшен башкарып чыктык.
Белүебезчә, күп кенә гуманитар фәннәрнең тикшерү объекты булып шәхес тора. Ләкин һәрбер фән шәхескә үзенчә аңлатма бирә. Әйтик, психологиядә: «шәхес – гомум үсеш феномены, аң һәм үзаңга ия булган конкрет тере кеше» [56, 215]. Философия шәхес төшенчәсенә түбәндәге билгеләмә бирә: «Шәхес – эшчәнлекнең тарихи конкрет төрләре һәм җәмгыяви мөнәсәбәтләр процессында формалашучы иҗтимагый сыйфатлар аспектындагы кешелек индивиды» [72, 238]. Соңгы елларда бу күп кенә фәннәр, шул исәптән антропология, лингводидактика фәннәре шәхесне тел белән бәйләп өйрәнүгә алындылар. Нәтиҗәдә, фәндә сөйләмият шәхесе (языковая личность) дигән яңа термин барлыкка килде.
Сөйләмият шәхесе Аяз Гыйләҗевнең дөнья тел әдәби картинасын без түбәндәге тәртиптә тикшердек:
- дөнья картинасы, дөнья тел картинасы, дөнья тел-әдәби картинасы төшенчәләренә аңлатма бирелде.
- язучының дөнья тел-әдәби картинасы әдәби текстларда өйрәнелде, шул исәптән, текст һәм әдәби текст төшенчәләренә аңлатма бирелде.
- А.Гыйләҗевне без «сөләмият шәхесе» буларак карыйбыз, шуңа күрә бу төшенчәгә дә аңлатма бирелде.
- язучының дөнья тел-әдәби картинасын без метафорик һәм фразеологик дөнья сурәтен тикшерү аша аңлатырга тырышабыз.
Мәңгелек категориясе А.Гыйләҗев иҗатында аерым бер тирән һәм киң мәгънәгә ия. Автор аңламында ул абстракт категория түгел, ә пространствода чиксез киңлеккә җәелгән, кеше зиһене тарафыннан җанландырылган вакыт. Кешенең тамыры булырга тиеш, әгәр дә ул үзенең тормышында менә шул җепләрне күрә һәм саклый белә икән, димәк ул мәңгелектә калачак.
Гыйләжевның әдәби дөнья картинасын эпоханың гомум мәдәни контекстныннан аерым карап булмый, чөнки ул рәссам буларак, үзе яшәгән илнең, дөнья сәнгатенең бер, кечкенә булса да, өлеше булып тора. Язучы үзенең әсәрләрендә Вакыт сиземләвен аерым детальләр аша гына бирми, ә атмосфераны тудыру аша да бирә. Аның әсәрләре тоталитар системаның елларын да, аның артыннан калгән «җепжек»ләнү чорын да, үзгәртеп кору чорын да ала. Ләкин язучы һәрвакыт чын рәссам булып калды, үз чоры системасына каршы ачык сүз әйтмәсә дә, ул үзенең хикәяләренең, роман һәм повесть теле аша шушы сәясәтне кабул итә алмавы турында, бу сәясәтнең Кеше рухын сындыруын, кинаяләп әйтеп бирә. Язучыны җәмгыятьнең яңарышы, стереотипларның сынуы, җәмгыять психологиясенең үзгәрүе дә борчый. Экология һәм сәнагать проблемалы да аңардан читтә калмый.
Шулай итеп, А.Гыйләҗевның әдәби дөнья картинасы катлаулы эстетик феномен. Аның әсәрләрендә сурәтләнгән әдәби дөнья, ХХ гасыр әдәби юнәлешләрнең бер өлеше, шуңа күрә Гыйләҗевнең дөньяны күрүе, сиземләве аның нечкә һәм үткен теле аша, шәхси әдәби тел дөнья картинасын тудыра. Бу картина бер яктан үз эченә дөнья мәдәнияте күренешләрен алса, икенче яктан ул оригиналь һәм үзенчәлекле күренеш.
1. Абдуллин И. Г. Камал драмаларының теле. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1968.
2. Ахунов Г. Язучы һәм заман. //Казан утлары. – 1998. – № 1.
3. Әдәбият белеме: Терминнар hәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.
4. Әдәбият (ХХ йөзнең 30-90 нчы елларында татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем мәкт. 11 нчы с-фы өчен д-лек) А. Г. Әхмәдуллин, Ф.Г. Галимуллин, Т.Н. Галимуллин һ.б.; А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. –Казан: Мәгариф, 2000.
5. Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.Ә. Әдәбият: Унберьеллык урта мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1993.
6. Бабенко Л.Г., Казарин Ю.В. Лингвистический анализ художественного текста: Учебник ;практикум. 3-е издание, испр., –М.: Наука, 2005.
7. Бәширова И. Хәзерге татар прозасында әдипнең сүз белән тасвирлау үзенчәлеге // Метод, стиль, жанр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.
8. Белянин В.П., Психолингвистические основы художественного текста.– М., 1988.
9. Бижева З.Х. Язык и культура.– Нальчик: Изд-во Кабдино-Балкар. ун-та, 2000.
10. Бондалетов В.Д . Социальная лингвистика.– М.: Наук, 1987.
11. Вежбицкая А. Понимание культур посредством ключевых слов.– М.: Языки славянской культуры, 2001.
12. Виноградов В. О языке художественной прозы. – М., 1930.
13. Гак В.Г.Истина и люди// Логический анализ языка: Культурные концепты.– М.: Наука, 1991.
14. Галиев М. Догалы еллар. - Казан: Татарстан газета-журнал нәшр., 1998.
15. Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
16. Галимуллин Ф. Таза орлыклар //Казан утлары. – 1996. – № 2.
17. Гальперин И.Г. Текст как объект лингвистического исследования, М., 1981.
18. Геймбух Е.Ю. Языковая личность и маска // Основы лингвокультурологии. – Ростов-на-Дону: Феникс, 1999.
19. Гумбольдт В. Язык и философия культуры. – М.:Прогресс, 1985.
20. Гыйләҗев А. Әмирхан Еникигә хатлар // Идел. – 2004. – №4.
21. Гыйләҗев А. Әсәрләр. 4 томда.3 том. Повестьлар. Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.
22. Гыйләҗев А. Гомеремнең бер елы. //Казан утлары. – 2008. – № 1-4.
23. Гыйләҗев А. Истәлекләр / Төз. И.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
24. Гыйләҗев А. Йәгез, бер дога! – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.
25. Гыйләҗев А. Ибраһим Сәлаховка хатлар // Идел. – 2004. - №7.
26. Гыйләҗев А. Мөхәммәд Мәһдиевка хатлар // Казан утлары. – 1997. -№10.
27. Гыйләҗев А. Мөхәммәт Мәһдиевкә хатлар // Казан утлары. – 1997. – № 11.
28. Гыйләҗев А. Пакь кеше, ак кеше // Казан утлары. – 1999. – №10.
29. Гыйләҗев А. Күңелем серләре (Куен дәфтәрләреннән) // Казан утла-
ры. – 2000. – № 12.
30. Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр. 5 томда.1 том – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.
31. Гыйләҗев А. Тынычсызлану зарарлы // Казан утлары. – 1983. -№2.
32. Гыйләҗев А. Тәүфыйк Әйдигә хатлар, рецензия //Идел. – 2004. - №5.
33. Даутов Р. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Беренче китап. – Казан: Мәгариф, 2006.
34. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2006.
35. Заһидуллина Д.Ф. Дөнья сурәте үзгәрү.– Казан: «Мәгариф» нәшр., 2006
36. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.– Казан: «Мәгариф» нәшр., 2005.
37. Зәйнуллина Г. Ахырзаман билгесеме? //Идел. – 2000. - №9.
38. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.– Казан, 1997.
39. Карасик В.Н. Языковой круг: личность, концепты. – М., 2004.
40. Караулов Ю.Н. Русский язык и языковая личность. – М., 2002.
41. Корнилов О.А. Языковые картины мира как производные национальных менталитетов. – М.: ЧеРО, 2003.
42. Курбатов Х. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002.
43. Лихачев Д.С. Заметки о русском.- М.: Совр.Россия, 1984.
44. Леонтьев А.А. Психология общения. – М.: Учпедгиз, 1976.
45. Ляпон М. В. Оценочная ситуация и словесное моделирование. // Язык и личность. – М.: Наука, 1989.
46. Маслова В.А. Лингвистический анализ экспрессивности художественного текста.– М.: Наука, 1998.
47. Маслова В. Лингвокультурология.- М.: Академия, 2004.
48. Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.
49. Мостафин Р. Әдәбиятыбызның имән баганасы //Казан утлары. – 2008. – № 1.
50. Мостафин Р. Юкәдә икән чикләвек! // Мәгариф. -1991. - №5.
51. Низамов И. М. Уем тел очында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.
52. Ольшанский И.Г. язык и языковая личность в условиях совр. соц. контекста // Ученые записки РГСУ. – 2004. – №1.
53. Поварисов С. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. – Уфа: Башкортстан “Китап” нәшрияты, 1997.
54. Потебня А.А. Из записок по русской грамматике. – М.: Учпедгиз, 1958.
55. Потебня А.А Слово и миф. – М.: Правда, 1989.
56. Психологический словарь / Авт. Сост. Копорулина В. Н., Смирнова М.Н. – Ростов-на-Дону: Феникс, 2004.
57. Ростова А.Н. Метатекст как форма экспликации метаязыкового сознания. – Томск, 2000.
58. Саплин А.Ю. Астрологический энциклопедический словарь. – Тула : НПП “Русская историческая энциклопедия”, 1994.
59. Сафиуллина Ф.С. Сүз иясе белән йөри.– Казан:ТКН, 1985.
60. Сафиуллина Ф.С. Текст төзелеше. – Казан: Казан университеты нәшрияты, 1993.
61. Сәхапов Ә. Хакыйкать йөзе. – Казан: Мәгариф, 2005.
62. Сәхапов Ә. Кырыс чынбарлык. // Мирас. – 2003. – №1.
63. Сәхапов Ә. Милләт язмышы // Мирас. – 2004. – №6,7.
64. Сепир Э. Избранные труды по языкознанию и культурологи.– М.: Прогресс, 1993.
65. Сергеева Л.А., Хисамова Г.Г. Анторпосфера дискурса. – Уфа: Гилем, 2007.
66. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. – М.: Языки русской культуры, 1997.
67. Тарланов З.К. Язык и культура.– Петрозаводск: изд-во ПГУ, 1993.
68. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: Раннур, 2001.
69. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда.– Т.3.– Казан: ТКН, 1981.
70. Татары. – М.: Наука, 2001.
71. Телия В.Н. Метафоризация и ее роль в создании языковой картины мира.– Роль человеческого фактора в языке: язык и картина мира.– М.: Наука, 1988.
72. Философский словарь / под ред. И.Т. Фролова. – М.: Политиздат, 1987.
73. Хаков В.Х. Мәктәптә татар язучыларының тел-үзенчәлекләрен өйрә-
нү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.
74. Хайруллина Р.Х. Картина мира в русской фразеологии.– Москва: «Прометей», 1996.
75. Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
76. Шойсоронова Е.С. Языковая личность. Этнический аспект.–Автореф.канд. филолог. Наук. – Улан-Удэ, 2006.
77. Языковая личность. Лингвокультурология. Лингводидактика. Лексико графия / Под ред. В.В. Воробьева, Л.Г. Саяховой. – Уфа: Изд-во БГУ, 2001.
78. Язучы. Заман. Герой. ( Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев белән язучы А. Гыйләҗев әңгәмәсе) // Казан утлары. – 1973. – №11.
Тема: | «Аяз Гыйләҗевнең сөйләмият шәхесе портреты» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 60 | |
Цена: | 1700 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика