Дипломная работа
«Татар телендә җөмлә кисәкләренең аналитик һәм синтетик бәйләнеш чаралары»
- 53 страниц
Кереш.3
Төп өлеш
I бүлек
Аналитик һәм синтетик килешләр.7
II бүлек
Аналитик һәм синтетик төзелмәләр.19
§1. Синтетик төзелмәләр мәсьәләсе.28
§2. Бәйләүче чараларны төркемләүгә карата кайбер фикерләр.39
§3. Аналитик-синтетик төзелмәләр мәсьәләсе….42
Йомгак.46
Кыскартылган исемнәр.48
Библиография.49
Билгеле булганча, хәзерге тел белеме фәнендә төрки телләр агглютинатив телләр буларак карала. Ләкин кайбер телчеләр фикеренчә, төрки телләрне классик агглютинатив-аналитик телләр итеп карау дөресрәк булыр иде, чөнки анда грамматик мәгънәләрнең яртысы аналитик чаралар ярдәмендә белдерелә. Традицион грамматикада төрки телләрне тик агглютинатив телләр дип билгеләү аркасында аларның аналитизмына бик аз игътибар бирелде.
Төрки телләрдә аналитик һәм синтетик төзелмәләрне өйрәнү мәсьәләсендә галимнәр арасында бердәм караш юк. Аналитик төзелмәләрне өйрәнү грамматиканың башка мәсьәләләрен өйрәнүгә караганда соңрак башланган. Аналитик бәйләнешне өйрәнүгә тоткарлык ясаучы сәбәпләрнең иң зурысы шунда: бүгенге көнгә кадәр аналитик төзелмәләр төрки телләр өчен бөтенләй хас түгел дигән фикер яшәп килгән. Татар телендә дә бу шулай ук.
Н.И.Ильминский татар теле өчен мөнәсәбәтле сүзләр хас түгел, татарлар рус телендәге мөнәсәбәтле сүзләр аркылы булган бәйләнешне сыйфат фигыль белән белдерәләр дип яза. Ул татар теле өчен синтетик бәйләнешне генә ала, ә аналитик төзелмәләрне кире кага. Икенче бер хезмәтендә галим төрки телләрнең башкалары да мөнәсәбәтле сүзләрне бөтенләй кулланмыйлар дигән тезисны куя. Ф.Е.Корш төрекләр һәм татарлар аналитик төзелмәләрдән качарга тырышалар ди.
Татар телендә аналитик төзелмәләрне аерым карарга омтылу М.Иванов тарафыннан ясала. Ул синтетик бәйләнеш җирлегендә барлыкка килгән иярченле кушма җөмләләрне аерым алып карый. Шулай да телче аналитик төзелмәләр татар теленә хас түгел дигән ялгыш фикердә тора.
М.Корбангалиев белән Хуҗа Габделбадигъ татар телендә аналитик төзелмәләрне таныйлар, аны төп чаралардан да саныйлар, әмма бу төзелмәләрне синтетик төрләреннән аерып карамыйлар, барысында беррәттән генә теркәп үтәләр. Алар татар телендә аналитик бәйләнешне белдерүче чаралар булуын күрсәтәләр, тик шул чаралар белән бәйләнешкә кергән төзелмәләрне башкаларыннан аерып карамыйлар.
Г. Ибраһимов аналитик төзелмәләрне синтетик төзелмәләр белән бутап йөртми, аналитик төзелмәләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә.
Җ.Вәлиди кушма җөмләләрне үзара ничек бәйләнүенә карап төркемли. Бер җөмлә икенчесенә синтетик юл белән бәйләнсә, Җ.Вәлиди андый кушма җөмләләрне ияртү юлы белән ясалган кушма җөмләгә кертә, аналитик бәйләнештәге һәм тезү юлы белән бәйләнешкә кергән җөмләләрне бәйләү юлы белән ясалган кушма җөмләләр дип ала. Профессор Г.Алпаров та җөмләләр арасындагы бәйләнешне нигездә шушы принциптан чыгып карый.
Синтетик һәм аналитик төзелмәләргә төрки телләрне тикшерүче чит ил галимнәре дә игътибар иткәннәр, шулар арсында Жан Дени. “Төрек теле грамматикасы”нда ул синтетик бәйләнештәге җөмләләрне аерым алып, җөмләсыманнар дип атый. Мондый әйләнмәләрне Ж.Дени квази җөмләләр дип кенә карый. Ул синтетик бәйләнешне белдерүче чараларның һәркайсын берәм-берәм тикшерә. Төрек теле синтаксисы синтетик төрдә дип билгеләгәнгә күрә, Ж.Дени үзенең хезмәтендә бу бәйләнештәге төзелмәләрне өйрәнүгә зур урын бирә.
Соңгы елларда тел белеме фәнендә төрки телләрне, шул исәптән татар телен агглютинатив-аналитик телләр итеп карау тенденциясе өстенлек ала башлады. Бу мәсьәлә буенча М.З. Зәкиев, С.М. Ибрагимов, Ф.А. Ганиев һәм И.Г. Мифтахова, Р.Ф. Зарипов һәм Е.И. Урбятова хезмәтләре дөнья күрде.
Ф.А. Ганиев, мәсәлән, сигез аналитик килеш китерә һәм аларның функцияләре ягыннан күпмәгънәле булуларын күрсәтә. Телче килешләр системасына каләм белән, алтын турында, яшьләр өчен, юлбарыс төсле (сыман, кадәр һ. б.), җир астында, туфрак астыннан, вагон астына, кыюлыгы аркасында кебек сигез төзелмә тибын кертә. Бу төзелмәләрне ул аналитик килешләр дип атый.
Шулай итеп төрки телләрдә аналитизм һәм синтетизм мәсьәләсе бүгенге көнгәчә тиешле фәнни дәрәҗәдә өйрәнелеп бетерелмәгән проблемалардан санала. Бу татар теленә дә кагыла. Диплом эшенең темасын сайлау һәм аның актуальлеге шуның белән билгеләнә.
Диплом эшенең төп максаты: татар телендә аналитиклык-синтетиклык мәсьәләсенә карата галимнәр арасындагы карашларны дискуссион планда тикшерү, уңай һәм кимчелекле якларын билгеләү, проблеманың куелышын ачыклау. Максатыбызга ирешү өчен без алдыбызга түбәндәге бурычларны куябыз: 1. Татар телендә аналитик һәм синтетик килешләргә гомуми-тарихи күзәтү ясау, аларның нинди чаралар ярдәмендә ясалуын өйрәнү; 2. Татар телендә аналитик һәм синтетик төзелмәләрнең өйрәнүенә карата булган фикерләрне карап чыгу, кыскача анализ ясау һәм бу мәсьәләгә карата бүгенге көндәге тенденцияләрне билгеләү.
Диплом эшенең төп чыганаклары булып төрле телләр материаллары нигезендә башкарылган фәнни-теоретик һәм методик тикшеренүләр, дәреслекләрдә урын алган практик материаллар, иң мөһиме, татар матур әдәбият әсәрләрендә кулланылган, сүзлекләрдә теркәлгән күркәм тел үрнәкләре хезмәт тора.
Чыгарылыш квалификацион эшенең теоретик әһәмияте теоретик һәм методик тикшеренүләрдәге фәнни фикерләрне тәртипкә салуда, барлауда чагыла.
Анализланган материаллар һәм ирешелгән нәтиҗәләр «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле», «Борынгы телләр» курсларының гамәли дәресләрендә рефератив планда уңышлы файдалану мөмкинлеге эшнең практик әһәмиятен билгели. Барлык тупланган материал татар телендә аналитизм һәм синтетизм мәсьәләсен югарырак фәнни дәрәҗәдә өйрәнү юнәлешендә нигез булып тора ала.
Эшебезнең төп нәтиҗәләре «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле», «Борынгы телләр» курсларының гамәли дәресләрендә, студентларның еллык фәнни конференцияләрендә, Башкортостан Республикасы югары уку йортлары студентларының фәнни эшләре конкурсларында апробацияләнде. Тема буенча авторның ике фәнни басмасы, гомумән биш фәнни публикациясе дөньяга чыкты. Киләчәктә дипломда куелган проблема өйрәнелүен Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы каршында фәнни эш буларак дәвам итү планлаштырыла.
Хезмәт студентларның фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр кысаларында башкарыла һәм соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъвә итми.
Диплом эшебез керештән, төп өлештән һәм йомгактан тора. Төп өлеш ике бүлектән тора: беренче бүлек – аналитик, синтетик килешләр; икенче бүлек – аналитик, синтетик төзелмәләр. Икенче бүлек үз эченә өч параграфны ала: 1§ синтетик төзелмәләр мәсьәләсе, 2§ бәйләүче чараларны төркемләүгә карата кайбер фикерләр, 3§ аналитик-синтетик төзелмәләр мәсьәләсе. Диплом эшебездә, шулай ук, йомгак, кыскартылмалар исемлеге һәм библиография бирелә.
Төп өлеш
Беренче бүлек
Аналитик һәм синтетик килешләр
Төрки телләрдә килеш категориясен тикшерүнең бай тарихы бар. Төрки телләрнең беренче грамматикалары гарәп галимнәре һәм кәнбатыш европа миссионерлары тарафыннан язылган. Алар үз хезмәтләрендә гарәп һәм европа телләренә таянып эш иткәннәр. Күп очракларда төрки телләр схемасына туры килгән мәсьәләләр исәпкә алынган, ә кайчакта, туры килмәсә төшеп калган. Моңа ачык дәлил Ибн–Муханна һәм Ф.Менинский грамматикалары.
Килешләрне өйрәнү тюркологияга рус теле грамматикалары аша керә. Рус телендә чыккан беренче татар грамматикаларында килешләр төрле исемнәр астында йөрегәннәр. Бүгенге көндә танылган килешләр системасы рус телендәге килеш мәгънәләрен белдерә алган формаларны эзләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шуңа күрә озак вакыт татар грамматикаларында килеш формалары бәйлекле һәм ымлыклы аналитик төзелмәләр буларак каралганнар.
И. Гиганов, И. Хальфин, А. Троянский кебек галимнәр синтетик килешләрдән башка татар телендә аналитик килешләр булуын күрсәтәләр (нуль кушымчалы исем + бәйлек). И. Гиганов тарафыннан язылган татар грамматикасында китерелгән килешләр системасы аеруча кызыклы. Галим “Российская грамматика”дагы килешләр системасын механик рәвештә татар теленә күчерми, ә татар теле өчен хас үзенчәлекләрне карап үтә. И. Гиганов фикеренчә татар телендә рус телендәге кебек җиде килеш түгел, ә өч – баш килеш, иялек килеш һәм төшем килеш; башка килешләр турында ул болай дип яза: “.а прочия – дательный,творительный и предложный означаются послеположениями”. Шулай итеп, И. Гиганов татар телендә килеш формалары итеп синтетик килешләрне генә карый, ә бәйлек һәм ымлыклар булган төзелмәләрне аналитик форма итеп билгели.
Тора бара килешләр системасы татар теленең грамматик структурасына нигезләнеп камильләшә. И. Хальфин грамматикасында төшем килеше берлән, илә бәйлекләре белән генә түгел, ә -дан кушымчасы ярдәмендә дә күрсәтелә. Троянский грамматикасының беренче басмасында без урын-вакыт килешен тапмыйбыз. И. Хальфиннан соң тел белгечләре -дан/-дән формасын да килешләр системасына кертәләр.
Соңрак тел белгечләре кем хакында, кем белән аналитик формаларын килешләр системасына кертми башлыйлар. М.Иванов килеш формаларының барлыкка килүе турында болай дип яза: “Татар телендә килешләр кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә, чыгыш килешен белдергән кисәкчәләрдән башка алар бернинди дә мәгънә белдермиләр”. Күрүебезчә, автор кушымча һәм бәйлекләрне белдерүдә бер термин куллана – кисәкчә.
К.Насыйри үзенең хезмәтләрендә татар телендә алты килеш бар ди: кул, кулның, кулны, кулга,кул белән, кулда. Аның эшләрендә без чыгыш килешен тапмыйбыз. Әмма ул бер аналитик килешне күрсәтә: нуль кушымчалы исем + белән бәйлеге [31: 65]. XX гасыр башында чыккан грамматикаларның барсында диярлек традицион алты синтетик килеш күрсәтелә. Г. Начиз грамматикасында исемнәрнең килешләр буенча үзгәрүе бөтенләй күрсәтелми. М. Өметбаев исемнәрнең төрләнешен калькалаштырылган күндерү термины астында атый һәм җиде килеш формасын күрсәтә: баш килеш (кул), иялек килеш (кулның), юнәлеш килеш (кулга), төшем килеш (кулны), чыгыш килеш (кулдан, кул берлән) урын-вакыт килеш (кул хакында). Чыгыш килеше тагын ике форма белән күрсәтелгән – белән конструкциясе һәм -дан кушымчалы форма; урын-вакыт килеше тик хакында бәйлеге белән күрсәтелгән; -да формасы М. Өметбаевның килешләр системасында бөтенләй юк.
М. Ахундов, шулай ук, алты килеш күрсәтә: алма, алманы, алмага, алма илән, алманың, алмасы. Ләкин без монда чыгыш һәм урын-вакыт килешләрен тапмыйбыз.
Октябрь инкыйлабыннан соң чыккан грамматикаларда, мәсәлән В.И.Хангильдин һәм Д.Г.Тумашева грамматикаларында тик синтетик килешләр генә күрсәтелә. Мәктәп грамматикаларында шулай ук алты килеш кенә күрсәтелә.
Тик М.З.Зәкиев “догматик” схемаларга каршы чыгып, татар теленә күпкилешлек хас дигән фикер әйтә. Аныңча, татар телендә килешләр саны 11 чаклы җитә[11: 23].
Башка төрки телләрдә дә килеш мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Әмма, татар телендәге кебек үк, аларда да синтетик телләр йогынтысы нык сизелә. Шулай да килеш категориясенә карата каршылыклы фикерләр дә күзәтелә.
Беренчедән, кайбер телләрдә (мәсәлән, казах һәм чуваш телендә) чыгыш килеше аерылып чыга, ул белән бәйлегенең (менән → мэн; белән → па – пә) нуль кушымчалы исемгә кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә (мәсәлән, тау + мэн, трактор + па). Башка төрки телләрдә бу формалар килеш формалары булып танылмыйлар. Мәсәлән, төрек һәм әзербайджан телләре грамматикаларында аларны килеш системасына кертмиләр.
Икенчедән, кайбер галимнәр баш килеше мәгънәсенә кыек килеш мәгънәсен һәм функциясен кертәләр. Мәсәлән, Л.А.Покровская баш килеше иялек килеше мәгънәсендә кулланыла дип яза: кыш авшамы (зимний вечер), кардаш йардамы (братская помощь); төшем килеше мәгънәсендә: Иванжек горер бер мавы (Иванушка видит огонёк; урын килеше мәгънәсендә: О вакытлар турклар кайларда Болгари, Молдавиен һәм башка җирләре дә (в те времена турки завоевали Болгарию, Молдавию и другие земли).
Өченчедән, кайбер тикшерүчеләр төрки телләрдә формалашмаган иялек килешен табалар. Казах теле белгече В.А.Исенгалиева болай дип яза “. Иялек һәм төшем килешләре ике төрле була алалар, формалашкан - кушымчалы, формалашмаган – кушымчасыз. Мәсәлән, институт касындә, институтның касындә.” Шул ук фикердә телче Г.А.Мейрамов тора, казах телендәге кала халкы сүзтезмәсендә исем “кала” формалашмаган иялек килеше була ди.
Шундый ук карашта башкорт теле белгече Р.Ф.Зарипов та тора. Ул: “. Башкорт телендә һәм башка төрле телләрдә ике тартым килеше бар – билгеле һәм билгесез,”– дип яза[13: 45].
Ләкин татар телендә һәм башка телләр грамматикаларында изафет тезмәләрнең беренче компоненты (мәктәп бакчасы) баш яки чыгыш килеше итеп карала.
Дүртенчедән, Е.И. Урбятова билгеләвенчә, “чуваш теле фактлары ышандыргыч дәлил бирә, төрки телләрдәге учун бәйлегенә тәңгәл булган шан бәйлеге килеш кушымчасына әйләнгән; бәйлек тә, шан килеш кушымчалары да синтаксик мөнәсәбәт белдерәләр.” Шуңа карамастан, чуваш грамматикалары бүгенге көнгә кадәр бу форманы килеш системасына кертмиләр.
Югарыда әйтелгәннәр барысы да тюркологиядә килешләрне өйрәнүдә бәхәсләр күп булуын күрсәтәләр.
Сорау туа: татар һәм башкорт телендәге килешләр системасы традицион алты-җиде килеш белән генә чикләнәме икән?
Бу сорауга Ф.А.Ганиев “юк” дип җавап бирә, чөнки татар телендә, башка төрки телләрдәге кебек кайбер исемнәрнең формалары мәгънә һәм структура ягыннан килешләр кебек. Әмма бер грамматика да аларны килеш формасы буларак карамый. Мондыйларга –дай, –дәй (–тай, –тәй), –лы, –ле, –сыз, –сез, – дагы, –дәге (–тагы, –тәге) кушымчалы исемнәр керә. Бу кушымчалар барлык исемнәргә диярлек кушылалар. Үзләренең функцияләре һәм мәгънәләре белән алар традицион килеш кушымчаларыннан бернәрсә белән дә аерылмыйлар.
Кушылу урыннары белән алар шулай ук аерылмыйлар. Боларны мисалларда күрергә була.
–Лы/–ле кушымчалы мисаллар: Безнең теләк башка, ярлыны атлы итү, сыерлы итү - менә безнең теләк (И.Г.). Кайткач, исән булсак, икмәкле дә, сыерлы да итәрбез (А.Ш.). Мә ал, без яшь кәләшле булыйк, син акчалы бул (Т.Г.).
–Сез/–сез кушымчалы мисаллар: Безнең актык бияне фидиягә бирү турында сөйләшәләр, ләкин кайбер кешеләр: “Дүрт җан бер атсыз ничек каласыз”, - дип, бирмәскә димлиләр иде (М.Г.). Җыен бер иш, анда – монда сугылып, уф орабыз, атсыз булганга (Ш.М.).
–Дай/–дәй кушымчалы мисаллар: Аюлардай карап утыралар офык буйларында куе болытлар (Ф.К.). Хәлфәләре генә түгел, хәтта мөдәрисенә кадәр карт аюдай тупас, песи башы ябалактай томана (Т.Г.). Акбүз яраланган бүредәй көрәшеп яткан хәшәрәтнең өстеннән төште дә, ярсып өрә - өрә, карсак кеше артыннан китте (Г.Г.).
–Дагы/–дәге (–тагы/–тәге) кушымчалы мисаллар: Хатын өйдәге җиһазларга, стенадагы плакатларга, пычрак тәрәзә төпләренә күз төшереп алды (А.Ш.). Өйдәге эшләрне карарсың, абзардагы тиресләрне түгәрсең (Т.Г.).
Югарыда күрсәтелгән кушымчаларның исемнәргә кушылуы яңа лексик мәгънә һәм сүз барлыкка китерми. Мәсәлән, “Безнең актык бияне фидиягә бирү турында сөйләшәләр, ләкин кайбер кешеләр: “ Дүрт җан бер атсыз ничек каласыз”, – дип, бирмәскә димлиләр” җөмләсендә “сыз” кушымчасы яңа лексик мәгънә барлыкка китерми, ә “ат” исеменең яңа формасын гына ясый.
Е.И.Урбятова болай дип яза: “Чуваш телендә бу кушымча (сар кушымчасы, татар телендә сыз кушымчасына тәңгәл) килеш кушымчасына әйләнгән, чөнки хәзерге телдә ул синтаксик мөнәсәбәтне белдергән чыгыш килешенә туры килә, әмма кире аспектта: тракторпа ↔ тракторсар”.
Югарыда китерелгән мисаллардан күренүенчә, без карап киткән кушымчалар исемне башка сүзләргә бәйләүдә катнашалар, ягъни килеш функциясен башкаралар. Татар телендә Аю (?) карап утыралар офык буйларында кара болытлар дип әйтеп булмый. Аю сүзен карап утыру фигыленә бәйләү өчен килеш кушымчасын кулланырга кирәк, безнең очракта –дай кушымчасын: Аюлардай карап утыралар офык буйларында куе болытлар. Күрсәтелгән кушымчалардан башка җөмләдәге синтаксик бәйләнеш булмас иде. Бөтен әйтелгән буенча нәтиҗә ясарга була: –дай/–дәй (–тай/–тәй) кушымчалары һәм башка кушымчалар бер сүзнең икенче сүзгә мөнәсәбәтен белдерүдә катнашалар, бу кушымча ярдәмендә ясалган форма килеш формасы була ала.
Башка кушымчалар (–дагы/–дәге, –сыз/–сез, –лы/–ле) бер сүзнең икенче сүзгә грамматик мөнәсәбәтен белдерүдә катнашалар һәм шулай итеп килеш кушымчаларын тәшкил итәләр.
Монда бер искәрмә ясарга кирәк. Каралган кушымчаларның кайберләре, мәсәлән, –сыз/–сез һәм –лы/–ле сыйфатларда сүзясагыч булалар. Мәсәлән, Ләкин аның бу тоссыз, зарарлы сүзләреннән көлүчеләр түгел, елмаючы да табылмады (К.Т.). Ташла шул, тоссыз такмазаларыңны (Ш.К.). Дивизиягә атлы элемтәчеләр җибәрсен (Г.Б.). җөмләләрендә –сыз/–сез һәм –лы/–ле кушымчалары сүзясагыч.
Шулай итеп, тел материалын тикшерү татар телендә түбәндәге синтетик килешләрне аерып чыгарырга мөмкинлек бирә:
1. Баш килеше (таш, урман).
2. Иялек килеше (ташның, урманның).
3. Юнәлеш килеше (ташка, урманга).
4. Төшем килеше:
а) билгеле төшем килеше (ташны, урманны).
б) билгесез төшем килеше (таш, урман).
5. Чыгыш килеше (ташатан, урманнан).
6. Тиңләштерү килеше (уподобительный: таштай, урмандай).
7. Юклык килеше (лишительный: ташсыз, урмансыз).
8. Барлык килеше (обладательный: ташлы, урманлы).
9. I Урын - вакыт килеше (ташта, урманда, минутта, вакытта).
10. II Урын - вакыт килеше (таштагы, урмандагы, вакыттагы).
М.З.Зәкиев -ча, -чә кушымчасын сүзясагыч кушымчасы итеп карый, бу кушымча ярдәмендә барлыкка килгән сүзләрне рәвеш дип саный. -Ча, -чә кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзләр татар телендә аз.
Башка төрле килеш кушымчалары барлык исемнәргә кушыла ала, чөнки алар грамматик абстракция белдерүче грамматик чара булып саналалар.
Синтетик килешләр турында әйтелгән фикерләргә нәтиҗә ясап, Ф.А. Ганиев төрек һәм әзербайджан телләрендәге исемнәргә кушылган бәйлекләрне килеш категориясенә кертергә кирәк дип саный, чөнки мондый күренеш казах һәм чуваш телләрендә күзәтелә.
Татар телендә һәм башка төрки телләрдә изафет төзелмәләрнең беренче компонентын кыек килешләргә кертү авыр. Төрки телләрне өйрәнүчеләр Мейрамов һәм Зарипов аларны формалашмаган иялек килеше дип билгелиләр.
Алтын балдак, алтын балдакка, алтын балдакның, мәктәп бакчасы, мәктәп бакчасына, мәктәп бакчасының кебек изафет төзелмәләрендә беренче компонентларын Ф.А. Ганиев формалашмаган иялек килеше итеп ала. Бу очракта без нуль кушымчалы исемне күзәтәбез. Изафет төзелмәләрнең беренче компонентлары үзгәрми һәм төрләнми.
Татар телендә синтетик килешеләрдән башка аналитик килешләр бар. Бүгенге көндә аналитик килешләр төрки телләрдә аерым алып өйрәнелмәгәннәр. Моның сәбәбе – синтетик телләрдәге килеш категориясе төшенчәләрен механик рәвештә аналитик телләргә күчерү.
Кайбер телләрдә килешләр исем формасы үзгәреп һәм кушымча өстәлеп кенә түгел, ә ярдәмче сүз төркемнәре белән белдереләләр. Мәсәлән, Е.П. Мартьянова болай дип яза: “Француз телендә исемнәрнең килеш кушымчалары булмаганлыктан, синтаксик мөнәсәбәтләр анда предлог һәм артикль ярдәмендә белдерелә”.
Немец теле грамматикаларында артикль килеш белдерүче чара булып санала.
Кайбер телләрдә килешләрнең ярдәмче сүз төркемнәре белән белдерелүе гадәти күренеш. Бу телләргә төрки телләр дә керә, чөнки монда килешләр кушымчалар белән генә түгел, ә бәйлекләр белән дә белдерелә.
Беренче булып моңа И. Гиганов, И. Хальфин, А. Троянский, К. Насыйри игътибар итәләр. Нуль кушымчалы исем + бәйлек төзелмәсен алар килеш формалары итеп карыйлар.
Совет чорында төрки телләрнең бу үзенчәлегенә В.А.Богородицкий игътибар иткән. В.А.Богородицкий татар телендә “килешләр килеш кушымчалары яки бәйлекләр белән белдерелә, алар рус теле предлогларына тәнгәлләр”, – ди. Әмма В.А.Богородицкийның бу кызыклы фикеренә галимнәр игътибар бирмәгәннәр.
Төрки телләрдә нуль кушымчалы исем + бәйлек тезмәсе киң таралган. Мәсәлән: Батальоннан шалтыраттылар: алар да фланг өчен борчылалар икән (И.Г.). Мәликә Рәүфә турындагы бу сүзләрнең дөрес түгеллеген үзе дә белә иде (А.Ш.). Әхмәт аяк белән бераз ярны җимерде (М.Г.).
Билгеле булганча, барлык тюркологлар фланг өчен, аяк белән кебек тезмәләрне баш (төшем) килеш + бәйлек комбинациясе итеп карыйлар.
Ләкин, без шундый нәтиҗәгә килдек, югарыда күрсәтелгән тезмәләр баш (төшем) килеш + бәйлек комбинациясе түгел, ә кыек килешләренең аналитик формалары булып торалар.
Бу күренеш өлешчә немец телендәге исемнәрнең төрләнүен хәтерләтә. Мәсәлән, Frau сүзен төрләндергәндә исем үзе үзгәрми, ә аның артикле үзгәрә. Немец теле грамматикалары Frau формасын нинди синтаксик мөнәсәбәт белдерүенә карап төрле килешләргә кертәләр.
Шундый ук күренеш татар телендә дә күзәтелә. Мәсәлән, Әхмәт аяк белән бераз ярны җимерде җөмләсендә исем аяк баш килешендә түгел. Билгеле булганча, бер гади җөмләдә ике төрле баш килеше була алмый, җөмләдә баш килеше белән белдерелгән ике субъект булмый.
Югарыда китерелгән җөмләләрдә аяк сүзен төшем килеше итеп кенә карарга ярамый, чөнки ул формаль караш кына була.
Нуль кушымчалы исем + бәйлек тезмәсенең формаль билгесен һәм грамматик мөнәсәбәтләрен исәпкә алу гына аның әһәмиятен күрсәтә.
Китерелгән җөмләдә белән бәйлеге аяк сүзен җимерде фигыленә бәйләп килә. Белән бәйлеге кулланылмаса, сүзләр арасында бәйләнеш булмас иде. Шулай итеп, бу бәйлек килешләрнең специфик функциясен башкара, ягъни бер сүзне икенчесенә бәйли.
Билгеле ки, төрле телләрдә грамматик мәгънәләр төрле чаралар ярдәмендә белдерелә, хәтта ярдәмлек сүзләр белән дә. Ф.А. Ганиев фикеренчә, аяк белән формасы аналитик ысул белән белдерелгән типик корал килеше.
Тезмә үзенең грамматик мөнәсәбәтләре һәм структурасы ягыннан француз телендәге aves un crayon һәм aves staylo формаларыннан аерылмый. Француз грамматикаларында crayon һәм staylo сүзләре кыек килеш формалары буларак карала.
Ф.А. Ганиев та татар телендәге аяк белән тибындагы формаларны кыек килеш итеп карый. Әмма телнең үзенчәлегенә нигезләнеп бу формалар бәйлек ярдәмендә беледерелә.
Татар телендә килешләрне кушымчалар ярдәмендә белдерүдән башка, бәйлек сүзләр формалары белән дә белдерелә, икенче төрле әйткәндә, татар телендә килешләрнең аналитик һәм синтетик төрләре бар.
Исем + бәйлек тибындагы бу тезмәләрнең барысы да аналитик килешләргә карый дигән сүз түгел. Кайбер очракларда кыек килеш белән белдерелгән бәйлекләр грамматик мәнәсәбәтне төгәлләп киләләр (мәсәлән, урманга таба рус телендә в лесу). Бу очракта килеш кушымча һәм бәйлек сүз белән белдерелә, ә килеш үзе аналитик-синтетик дип атала.
Башка очракларда килеш формалары бәйлек белән белдерелә. Ф.А. Ганиев татар телендә нинди аналитик формалар бар дигән сорау куя һәм түбәндәге аналитик килешләрне күрсәтә.
1. Социатив (корал – бергәлек килеше). Нуль кушымчалы исем + белән бәйлеге ярдәмендә формалаша (каләм белән, көрәк белән һ. б.). Ул бергәлек һәм корал мәгънәсен белдерә: Сәлих әвәл калын тавыш белән сөйләгән иде (Ф.Ә.). Беркөнне дуслар белән мәҗлес корып, утырдык рәт – рәт булып өй тутырып (М.Г.). Таягы белән шакылдатып килеп керүгә карт алдына менә шундый сорау куелды (Г.И.).
2. Дестинатив (сәбәп – максат килеше). Нуль кушымчалы исем + өчен бәйлеге ярдәмендә формалаша. Сәбәп һәм максат мәгънәсен белдерә: Гомерен бирде Ватан өчен, Азат халкы өчен Исмагыйль (Ш.М.). Мәктәп чирәм җирләрдәге яшьләр өчен йөзләп китап, күп кенә шахмат, шашка, домино җыйды (А.Ә.). Батырлыгы өчен командование Хайдуллинны III дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләде (Ә.А.).
3. Тиңләштерү-чагыштыру килеше. Нуль кушымчалы исем + кебек, шикелле, кадәр, төсле, сыман, хәтле, тикле, чаклы бәйлек һәм бәйлек сүзләр кулланыла: Төсе балавыз кебек саргайган (Ш.К.). Кыз шәм кебек иде, хәзер шәүләсе генә калды (А.Ш.). Хәким белән Талип тезгенсез җибәрелгән ат шикелле аңардан калыбрак атлыйлар (Ә.Е.). Мусаның кулыннан кылычы төшеп авырга торганда, минем өстемә котырган юлбарыс төсле Бикморза ташланды (Ф.Б.). Аю кадәр булып үсеп килә (Һ.Т.). Үзенең матур язуы белән танылган Шәпи ярма төягән вагоннарның капка чаклы ишекләренә матур итеп язып куйды (Г.Г.). Ферма эче күркә хәтле зур – зур тавыклар белән тулган (А.А.).
Аналитик тиңләштерү-чагыштыру килеше мәгънәсе буенча синтетик тиңләштерү килешенә туры килә: бүректәй, төенчектәй, аюдай һ. б.
4. Изъяснительный падеж. Нуль кушымчалы исем + турында яки хакында бәйлеге ярдәмендә формалаша. Сөйләм объектының затын, предметын яки күренешен белдерә: Хәсән карт хакында әбинең күңелендә бик күп яхшы хатирәләр калган (М.Г.). Ат башыдай алтын хакында сүз бара (М.Г.). Бу дуслар турында сүз кузгаткач, аның кашы җыерылды (Г.И.). Менә бүгенге кичне дә сүзләренең дөрес түгеллеген үзе дә белә иде (А.Ш.).
5. Урын килеше. Нуль кушымчалы исем + буенча, буйлап, өстендә, өстендәге яки астында, астындагы бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә формалаша: Уралдан үзилләре Кара юргага кайтып җиткәнче юл бунча Мәрхәбә белән Шәйхел киңәш корып килделәр (Г.И.). Тавышы Идел дулкыннары өстендә чайкала – чайкала шаулап бара (Г.Б.). Алар да ат өстендәге кешене шулай зурлап каршы алганнан соң, дивизия башлыгы губернаторының солдатларга карата язган фәрманын укырга кереште (М.Г.). Монда җир астында һәр станциядә байлык сизелә (Г.Г.). Гафият атын җитәкләп, сары яфраклы агачлар астындагы куышка таба килгән чакта Якуб белән Васильев янәшә басып нәрсә турындадыр сөйләшәләр (И.Г.).
6. Чыгыш килеше. Нуль кушымчалы исем + астыннан һәм өстеннән бәйлек сүзләр ярдәмендә формалаша: Бодай җиренең бер почмагында туфрак астыннан кечерәк кенә чөйләр тартып чыгарды (Г.Б.). Болыт астыннан айның кырые күренде (И.Г.). Ә каршында Волга өстеннән күтәрелгән рәшә төсле сыек томан аркылы Казан Кремле, бистәләр, заводлар күренәләр иде (К.Н.).
7. Юнәлтү килеше. Нуль кушымчалы исем + өстенә, астына бәйлек сүзләре ярдәмендә формалаша: Кеше янәшә торган вагон астына керде (Г.Г.). Җәрәхәт өстенә тоз сибәләр (М.Г.).
8. Сәбәп килеше. Нуль кушымчалы исем + аркасында, сәбәпле бәйлек сүзләре ярдәмендә формалаша: Сәбәп мөнәсәбәтен белдерә: Карлыгачсылу бик зур кыюлыгы аркасында, бер – ике минут аулак заман таба алды (Г.И.). Атказанган артистка М.Сульева симезлеге аркасында кемгә йөрүен оныткан, аю адымы комсыз тутакайны күз алдыбызга бастырды (М.Җ.). Корректорның игътибарсызлыгы аркасында афишада зур хата киткән (Ш.К.).
Татар телендә тагын нуль кушымчалы исем + аша, аркылы, саен бәйлекләре ярдәмендә ясалган төзелмәләр дә очрый: Ул – кызның секунд саен алмашып торган һәр хәрәкәтен күзәтә (Г.Ә.). Җил йорт саен, эшле кешедәй, тукталып, тикшереп йөри (Һ.Т.). Күпер аркылы качып барганда, утызлап фриц түшәлеп калган (И.Г.).
Китерелгән җөмләләрдә бәйлекләр ярдәмендә төгәлләнгән төшем килешен күзәтергә була.
Ф.А.Ганиев 8 аналитик килеш китерә һәм аларның функцияләре ягыннан күпмәгънәле булуларын күрсәтә.
Татар телендәге килешләр системасы рус телендәге килеш мәгънәләренә туры килгән формаларны эзләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Беренчегә татар грамматикалары авторлары рус теле грамматикаларының килеш системасын үзләренең хезмәтләренә күчергәннәр. Әмма, тора-бара килешләргә карата татар теле үзенчәлекләре дә исәпкә алынган.
Рус теле йогынтысында язылган грамматикаларда килешләр исемнәргә, сыйфатларга, саннарга хас күренеш дигән фикер әйтелә. Беренче тапкыр алты килешеле системаны без “Алтай теле грамматикасында” күзәтәбез, ә татар телендә чыккан граматикалардан – Ш. Иманаев хезмәтләрендә. Бу система XX йөзнең 30-нчы елларында камильләшә һәм соңрак чыккан грамматикаларда күрсәтелә.
Татар телендә төзелгән граматикаларның авторлары килешләр системасына -ча/-чә, -дай/-дәй һәм өченче зат тартым кушымчаларын да керткәннәр.
Шулай итеп, XIX – XX йөз татар грамматикаларында барлык традицион килеш формалары күрсәтелә. Алардан башка, галимнәр килешләр системасына өстәмә формалар да кертәләр. Хәзерге татар тел белемендә шундый фикер бар: алты килешеле система татар теленең барлык формаларын үз эченә ала алмый. М.З. Зәкиев фиекренчә татар телендә килешләр саны 11 чаклы җитә. Традицион кушымчаларга ул -лы,-сыз,-ча,-дай,-дагы кушымчаларын кертә. Ф.А. Ганиев та бу кушымчаларны килешләр системасына кертә (-ча/-чә кушымчаларыннан башка) һәм аларны синтетик килешләр дип билгели. Ул килешләр системасына каләм белән, алтын турында, яшьләр өчен, юлбарыс төсле (сыман, кадәр һ. б.), җир астында, кыюлыгы аркасында кебек сигез төзелмә тибын кертә. Бу төзелмәләрне галим аналитик килешләр дип атый.
Татар телендә синтетик төзелмәләр белән беррәттән, аналитик төзелмәләр дә киң кулланылалар. Төрки телләрдә аналитик төзелмәләрне куллану бик борынгыдан ук килә. Орхон-Енисей язмаларында ук мөнәсәбәтле сүзләр белән төзелгән, шулай ук компонентлары интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән конструкцияләр еш кына очрыйлар. Татар телендәге борынгы язма истәлекләрдә ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр, интонация ярдәмендә төзелгән кушма җөмләләрнең булуы бу төзелмәләрнең бик күптәннән кулланылып килүен күрсәтә. Хәзерге әдәби телдә аналитик төзелмәләрне куллану исә артканнан-арта бара. Мондый төзелмәләр матур әдәбиятта да, публицистик хезмәтләрдә дә, халык иҗаты әсәрләрендә дә бик күп кулланыла. Шуңа карамастан, бүген дә безгә төрки телләр өчен мондый төзелмәләр хас түгел дигән сүзләр ишетергә туры килә. Аналитик төзелмәләрне кире кагу ул – телебезнең үсешен, андагы үзенчәлекләрне ныклап өйрәнмәүнең нәтиҗәсе.
Аналитик төзелмәләрнең хәзерге сөйләм телендә дә, язма әдәби телдә дә активлашуы телебезнең кайсы юнәлештә үсүен билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Соңгы вакытта бигрәк тә ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр белән төзелгән, шулай ук интонация аша гына бәйләнешкә кергән җәмләләрне куллану арта бара. Аналитик төзелмәләрнең телебездә тулы яңгыраш табуы һәм рус телендәге кушма җөмләләр белән якынлыгы – мондый үсеш өчен яхшы җирлек тә ул. Ә аларны танымау, кире кагырга тырышу тел үсешенең перспективасын юкка чыгара, шуңа күрә мондый карашның яшәп килүе әдәби телебез өчен зарарлы.
Телдә аналитиклык һәм синтетиклык күреннеше мәсьәләсендә төрле карашлар яшәп килә. Бу терминнар белән морфологиядә, синтаксиста һәм лексикологиядә аерым формаларны, синтаксик төзелмәләрне билгеләп йөртәләр. Иң катлаулы мәсьәләләр синтаксиска кайтып кала.
Синтаксиста аналитик һәм синтетик төзелмәләрне төп өч юнәлештә алалар: 1) җөмләдә иянең аерым сүз белән бирелү - бирелмәвеннән чыгып, 2) кыек сөйләмнең ничек төзелүеннән карап, 3) иярчен җөмләләрнең баш җөмләгә ничек һәм нинди чаралар белән иярүенә карап. Һәр өч юнәлеш диплом эшебездә тикшерелде.
Югарыда карап үткән материалга нигезләнеп шундый нәтиҗәләр ясарга мөмкин:
1.Тюркологиядә, шул исәптән татар телендә, аналитик һәм синтетик төзелмәләргә карата галимнәр арасында бердәм караш юк. Берәүләр төрки телләрдә аналитик төзелмәләр булуын конкрет мисаллар белән дәлиллиләр, ә икенчеләре төрки телләнең специфик үзенчәлеге итеп синтетик төзелмәләрне генә таныйлар.
2. Тикшерелгән материал анлитик төзелмәләрнең сөйләмдә, телдә активлаша бару тенденциясен билгеләргә һәм телебезнең кайсы юнәлештә үсүен билгеләргә мөмкинлек бирә.
3. Тикшерелгән материалга нигезләнеп диплом эшебездә телдә бу мәсьәләнең бүгенге көндә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлеге ачыкланды.
Шулай итеп төрки телләрдә аналитизм һәм синтетизм мәсьәләсе бүгенге көнгәчә фәнни дәрәҗәдә өйрәнелеп бетерелмәгән проблемалардан санала. Аны якын киләчәктә тикшерү һәм тиешле нәтиҗәләр ясау татар грамматикасының мөһим бурычы булып тора.
I. Әдәби әсәрләр.
1. Бәширов Г. Гыйбрәт: Тәмамланган роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.- 367 б.
2. Думави Н. Тормыш сәхифәләре: Шигъри әсәрләр һәм проза. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.- 384 б.
3. Еники Ә. Җиз кыңгырау: Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.- 224 б.
4. Ибраһимов Г. Әсәрләр. – 3 т. – Казан: Татар. кит. нәшер., 1975.
5. Ибраһимов Г. Әсәрләр. – 4 т. – Казан: Татар. кит. нәшер., 1976.
6. Исәнбәт Н. Кырлай егете: Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 328 б.
7. Исхакый Г. Повестьлар һәм хикәяләр (1899- 1908) / Төзүче Л. Гайнанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 1 Т.
8. Исхакый Г. Әсәрләр, 15 томда. 3 Т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 448 б.
9. Исхакый Г. Әсәрләр, 15 томда. 8 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 447 б.
10. Камал Ш. Бәхет эзләгәндә: Хикәяләр, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 159 б.
11. Кәрим Ф. Морза кызы Фатыйма: Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.
12. Кутуй Г. Тапшырылмаган хатлар: Повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 80 б.
13. Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 Т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.
14. Нәҗми К. Язгы җилләр. – Казан: Таткнигоиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1955.
15. Сарьян Х. Повесть хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшер., 2000.
16. Такташ Һ. Әсәрләр. 3 томда: – 3 Т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.
17. Такташ Һ. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1952.
18. Тукай Г. Әсәрләр. – 1 т. Шигырьләр. Поэмалар (1901–1908). – Казан: Татар. кит. нәшер., 1985.
19. Тукай Г. Әсәрләр. – 1 т. Шигырьләр. Поэмалар (1909–1913). – Казан: Татар. кит. нәшер., 1985.
20. Туфан Х. Истәлекләр, шигырьләр. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2000. – 152 б.
21. Хәким З. Сайланма әсәрләр, 1 Т: Гөнаһ. Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 399 б.
II. Фәнни һәм тәнкыйди әдәбият.
1. Абдурахманов Г.А. Основы синтаксиса сложного предложения современного узбекского языка. Автореферат докторской диссертации. –Ташкент, 1960.
2. Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр. – Казан, 1945.
3. Байчура У.Ш. О словосочетаниях и так называемых аналитических формах. Тезисы докладов. – Чебоксары, 1975. – С. 10-11.
4. Балакаев М.Б. Современный казахский язык. Синтаксис. – Алма-Ата, 1959.
5. Богородицкий В.А. Введение в татарское языкознание. II изд., - Казань, 1957. – 147с.
6. Вәлиди Җ. Татар теленең грамматикасы. - Казан, 1919.
7. Ганиев Ф.А. О синтетических и аналитических падежах в татарском языке // Вопросы тюркологии. – Казань, 1970. – С. 74-84.
8. Ганиев Ф.А. Образование сложных слов в татарском языке. – Казань: Печатный двор, 2002.
9. Ганиев Ф.А. К вопросу о сложных словах в современном татарском языке // Советская тюркология. – 1979. – №1. – С. 12-38.
10. Горский С.П. Аналитические и синтетические тенденции в чувашском языке // Записки ЧНИИ. – Вып.1. – Чебоксары, 1941. – С. 69-107.
11. Закиев М.З. К проблеме падежа в тюркских языках // Проблемы тюркологии. – Казань, 1960.
12. Закиев М.З. К вопросу о категории падежа в тюркских языках // Проблемы тюркологии и истории востоковедения. – Казань, 1964. – С. 207-219.
13. Зарипов Р.Ф. О притяжательных падежах в башкирском языке // Во-просы методологии и методики лингвистических исследований. – Уфа, 1966. – 210 с.
14. Закиев М.З. Татар грамматикасы. – Т. III. – М.: Инсан. Казань: Фикер. 1991.
15. Закиев М.З., Зиннатуллина К.З., Ибрагимов С.М. Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков. – Часть III.: Сложное предложение. Казань, 1977.
16. Зәйнуллин М.В. Хәзерге башкорт телендә модальлек категорияһы. Өфө: БГУ, – 1975. – 162 б.
17. Ибрагимов С.М. Изучение синтетического строя татарского языка. // Вопросы татарского языкознания. Казань, 1971. – С. 108-119.
18. Ибрагимов С.М. Некоторые проблемы изучения аналитических конструкций в татарском языке // Аспирантская конференция за 1962г. – Казань: КГУ, 1962. – С. 58-60.
19. Ибрагимов С.М. Аналитические конструкции с относительными словами // Итоговая конференция КГУ за 1962г., Казань: КГУ, 1963. – С. 79-80.
20. Ибрагимов С.М. Послеслоги как средство синтетического способа связи // Аспирантская конференция за 1963г., Казань: КГУ, 1963. – С. 166-169.
21. Ибрагимов С.М. Бессоюзные аналитические конструкции в татарском языке // Итоговая конференция КГУ за 1963г., Казань: КГУ, 1964. – С. 88-92.
22. Ибрагимов С.М. Аналитические конструкции в синтаксическом строе тюркских языков (на материале татарского языка) // Вопросы татарского языкознания. – Казань: КГУ, 1965. – С. 270-276.
23. Ибрагимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан, 1976.
24. Ибрагимов С.М. Татар телендә аналитик төзелмәләр. – Казан, 1964. – 133 с.
25. Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 8 том. – Казан, 1917.
26. Кононов А.Н. О природе агглютинации // Вопросы языкознания. – 1976. – №4. – С.3-17.
27. Курбатов Х. Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре. –Казан, – 1956.
28. Корбангалиев М., Хисмәтуллин Х. һәм Шакирова Р. Татар теле грамматикасы. Синтаксис, җиденче басма. – Казан, 1961.
29. Минниахметов Р.Г. Модальные слова в татарском языке: Учебное пособие / Издание Башкирского университета. – Уфа, 1999. – 84 с.
30. Мифтахова И.Г. История татарских грамматик: исследование именных частей речи (XIX – начало XX вв.). Часть I. – Казань: Хәтер. 1998. – 162 с.
31. Насыйри К. Әнмүзәҗ. – Казан, 1975.
32. Петрова Н.В., Пиотровский Р.Г. Некоторые теоретико-информационные оценки аналитизма // Аналитические конструкции в языках различных типов. Тезисы докладов. – Л., 1963г.
33. Поцелуевский А.П. Основы синтаксиса туркменского литературного языка. – Ашхабад, 1943.
34. Сәйетбатталов Г. Башкорт теленең кушма һөйләм синтаксисы. – Өфө, 1961.
35. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча тел белеме терминнары сүзлеге. – Казан: Хәтер. – 1998.
36. Сафиуллина Ф.С. Развитие синтаксического строя татарского языка в советский период. – Казань, 1990.
37. Севортян Э.В. О некоторых вопросах сложноподчинённого предложения в тюркских языках // Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. Часть третья. Синтаксис. – М., 1961.
38. Сибагатов Р.Г. Теория предикативности (на материале татарского языка) – Саратов,1984. – 206 с.
39. Сибагатов Р.Г. Основные признаки предложения. − Уфа: БГУ, 1980. − 84 с.
40. Татар грамматикасы. − Т. III. − М.: Инсан, Казань: Фикер. 1999. − 512с.
41. Татарская грамматика. Т. II. Морфология. – Казань: Татарское кн. изд-во, 1993.
42. Татар теле грамматикасы. II кисәк, синтаксис. VI-VIII класслар өчен дәреслек. – Казан, 1963.
43. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. – Казан, 1964. – С. 56-57.
44. Фатихов Ә.Х. Хәзерге татар телендә мөнәсәбәле сүзләр белән килгән иярченле кушма җөмләләренең үзенчәлекләре // Татар филологиясе мәсьәләләре. Уч.зап. БГУ. – Вып.1. – Уфа, 1959. – С. 5-18.
45. Хальгидин В.Н. Грамматика татарского языка (очерки по морфологии). – Казань: Таткнигоиздат. 1954.
46. Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы. – Казань: 1959. – С. 85-86.
47. Шәйхәйдарова Д. Синтетик иярчен җөмләләренең кайбер төрләре. – Совет мәктәбе 1980. – № 3. – С. 39-40.
48. Юлдашев А.А. Аналитические формы глагола в тюркских языках. – М.: Наука. 1965.
49. Юлдашев А.А. К характеристике тюркских сложных слов // Вопросы языкознания – 1969. – № 5. – С. 60-68.
Тема: | «Татар телендә җөмлә кисәкләренең аналитик һәм синтетик бәйләнеш чаралары» | |
Раздел: | Разное | |
Тип: | Дипломная работа | |
Страниц: | 53 | |
Цена: | 1800 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Удобный личный кабинет
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
У нас можно заказать
(Цены могут варьироваться от сложности и объема задания)
682 автора
помогают студентам
42 задания
за последние сутки
10 минут
время отклика